Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫСКА ХИКӘЯЛӘР

ТИРӘН ЕЛГА ллә нинди таулы-ташлы җирләр, борылып чыга алмаслык куе чытырманлыклар, түмгәклекләр, сазлыклар аркылы үтеп, ераклардан агып килә бу елга. Ләкин син бу елга белән кайда гына очрашма, аның искиткеч саф, чиста сулы икәнлеген күреп гаҗәпләнәсең. Менә аңа кереп коенып чыккан берничә кеше текә яр башында хәл җыеп утыралар. Алар, ни өчендер, елгага таш ыргыталар, аның өстенә зур-зур кәсләр ишеп төшерәләр. Ләкин күпме генә ташлар атмасыннар, ничаклы гына зур-зур кәсләр ишеп төшермәсеннәр, елга ичмасам аз гына да болганмый, уймактай кечкенә, түгәрәк авызлары белән чибәр кызлар ничек матур итеп елмайсалар, бу елга да шул чибәрләрнең юка иреннәре кебек матур боҗралар ясый һәм, яр башындагы кешеләрдән көлә-көлә, алар ыргыткан ташларны үзенең төбенә ала, ' каядыр яшерә. Яр буендагылар аңа тагы таш ыргыталар, тагы кәсләр ишеп төшерәләр. Юк, ул барыбер төсен үзгәртми. Чөнки аның төбе тирән. Ә тирән елгалар беркайчан да болганмый! Сай елгалар гына болгана!.. САБАННЫҢ ТӨРӘНЕ КАЙЧАН ЯЛТЫРЫЙ? Егет өстән-өстән генә эшләп күбрәк акча алуны ярата торган булса кирәк. Колхоз аңа ферма каралтылары өчен багана чокырлары казуны йөкләгән. Егет, ашарга кайткач, битен-кулын юган чакта, шул тУРЬ1да әтисенә мактанып сөйли: — Анда бит гел тиреслек. Өч-дүрт көрәк алып ыргыттың — багана чокыры әзер! Әтисе сорау бирә: — Катыга төшмәдеңмени? — Юк, ярты метрдан артыграк казырга куштылар, шулай казыйм. — Йомшакка утыртылган багана тормый инде ул, ава. —- Ауса тагын. Карт аңа чын күңеленнән әйтә: — Сабанның төрәне тыгыз, авыр туфраклы җирне сөргәндә генә* ялтырый. Кеше дә шулай бит, улым. Нигә болай ансат эшне генә эзләп йөрисең икән? Ярамый алай. Ә ТУФРАКНЫ ТАНУ Тимер юл станциясе урнашкан ике катлы'таш бина. Аның алгы ягында аксыл койма белән әйләндереп алынган бакча. Бакчада эскәмиядә берничә кеше утыра. Поезд килгәнне көтәләр. Сөйләшүләренә һәм өс киемнәренә караганда, алар тимер юл эшчеләре булса кирәк. Бакчаның урта бер җирендә чит-чнтләренә кызыл кирпеч кисәкләре тезеп зур гына йолдыз ясалган. Аның нәкъ уртасына түгәрәк түтәл күтәрелгән һәм бу түтәлнең туфрагы йомшартып куелган. Тик бу туфрак бакчаның үз туфрагы түгел. Эскәмиядә утыручылар шул турыда сүз йөртәләр: — Каяндыр китергәннәрдер, — дн берсе. — Шулайдыр. Я зират туфрагыдыр, — дип куя икенчесе. — Түгел. Монда зират туфрагы көл төслек Минем күргәнем бар. Ә бу чем-кара бит. — Әллә чирәм туфрагы микән? — Чирәм юк ич биредә. — Нинди туфрак икән соц бу? Бигрәк әйбәт. Кулына чыбыркы тоткан һәм әле сүзгә катнашмыйча гына утырган бер кеше, мәсьәләне ачыклый: — Бу, — ди, — басу туфрагы, күрмисезмени? — Нәрсәне? — Әнә бит, өстендә иске камыллар тырпаеп тора. — Алай икән шул, — диләр тегеләр. — Ә без шуны күрмәгәнбез. Күзегез бик очлы икән. Бер карау белән күреп алдыгыз. — Икесе дә исән -булса, тагын да яхшырак күрер идем дә, — ди кулына чыбыркы тоткан әлеге кеше. Тегеләр текәлебрәк аңа карап алалар. Карасалар... аның бер күзе пыяла икән. ТРАКТОРЧЫ ҺӘМ кош ОЯСЫ Биш төрәнле сабан таккан трактор пар басуы буйлап бара. Тракторчыга сабанчы кычкыра: — Чи калдырдың ич! — Чи түгел ул, кош оясы, аны тузгытып үтиммени! — ди тракторчы аңа. Сабанчы бик тиз генә артына борылып карап ала һәм сөрелми калган урында, кура төбендә берничә кош йомыркасы күрә. — Алай икон шул, син әйткәч кенә абайладым, әле яхшы, күреп өлгергәнсең... — ди.