БӨЕК ҺӘМ ЯКТЫ КИЛӘЧӘК ТИРӘН ЭЧТӘЛЕКЛЕ КИТАП
S «Правда» газетасында һәм башка үзәк, шулай ук респуб- / лика, край һәм өлкә партия газеталарында Советлар Союзы > Коммунистлар партиясе Программасы һәм Уставы проектла- ' ры игълан ителде. $ Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Программасы £ һәм Уставы проектлары КПСС Үзәк Комитетының июнь Пле- ; нумы тарафыннан бердәм рәвештә яхшы дип табылды. Пле- £ нум карары нигезендә КПСС Программасы һәм Уставы \ проектлары КПССның барлык членнары, кандидатлары, ( барлык хезмәт ияләренең киң тикшерүенә чыгарылды. \ Партиянең яңа Программасы һәм Уставы Советлар Союзы ? Коммунистлар партиясенең XXII съезды .каравына (һәм рас- ч лавына кертеләчәк.
БӨЕК ҺӘМ ЯКТЫ КИЛӘЧӘК ТИРӘН ЭЧТӘЛЕКЛЕ КИТАП
Бервакыт А. М. Горький, язучыларга мөрәҗәгать итеп, болай дигән иде: — дөньяда төрле китаплар — зур һәм бәләкәй китаплар була, ләкин китапны аның күләме түгел, ә бәлки эчтәлеге бизи; кайбер бәләкәй генә китап та уннарча, хәтта йөзләрчә калын китаплардан әһәмиятлерәк була. Алексей Максимовичның бу сүзләре матур әдәбият әсәрләренә карата әйтелсәләр дә, алар әле яңа гына басылып чыккан һәм күләме ягыннан әллә ни зур булмаган бер тарихи документка бик кулай киләләр. Ул үзенең эчтәлеге һәм әһәмияте ягыннан бик күп калын китаплардан искиткеч югары тора. Анда.гы фикерләрне, идеяләрне, нәтиҗәләрне тиешенчә ачып, аңлатып җиткерү өчен әллә нихәтле зур-зур монографияләр язылачак. Күләме ягыннан зур булмаган бу документта билгеләнгән бурычларны һәм максатларны тормышка ашыру буенча алып барыла торган иҗади хезмәт процессларын яктырту өчен том-том басмалар кирәк булачак. Ләкин (болар әле «Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Программасы проекты» дип бик садә итеп исем куелган ул документның искиткеч көченең фәкать бер ягын гына сыйфатлыйлар. В. И. Ленин Маркс һәм Энгельс язган «Коммунистлар партиясе манифесты»н «һәрбер аңлы эшченең 135 өстәл китабы»1 дип атаган иде. Ленинның шул бәяләвен КПССның яңа Программасына карата куллану һич тә арттыру булмас иде. Әле проект хәлендә дә, i6y гүзәл документ коммунизм өчен .көрәшүчеләрнең өстәл китабы дәрәҗәсендәге зур көчкә ия булды инде. Чыннан да, моннан йөз елдан артык элек, «Коммунистлар партиясе ма- нифесты»н'да Маркс белән Энгельс коммунизм хакында Европада йөри торган шәүлә дип язсалар, хәзер инде, коммунизм, КПСС Программасы проекты күрсәтеп үткәнчә, заманыбызның иң зур .көченә, планетабызның гаять зур киңлекләрендә төзелә торган җәмгыятькә әйләнде. Безнең буын - инде коммунизмда яшәячәк! Болар барысы да Коммунистлар партиясе Программаларының тормышка уңышлы ашырылуы нәтиҗәсе. Бердәм Программасы һәм ныклы Уставы булмый торып, партия хезмәт ияләренең политик юлбашчысы ролен үти алмаячак, дигән иде Владимир Ильич Ленин. Партия өчен, аның бөек бурычларын тормышка ашыру өчен барган көрәшнең барлык этапларында да В. И. Ленин партиянең һәрвакытта көрәштә ачык максаты, хәрәкәттә конкрет планы -булуын, алга куелган максатка дөрес юл белән баруын кайгыртып килде. Билгеле булганча, -безнең партиябезнең бер ен ч е П р огр а м м а сы 1903 елда кабул ителгән иде. Ул вакытта Ватаннан еракта, Лондон чиркәүләреннән берсендә, РСДРПның икенче съезды булды. 57 делегат катнашкан әнә шул съезд ни барысы алты битлек кечкенә генә бер документны — РСДРПның Программасын кабул итте. Ләкин гаҗәп әһәмиятле документ иде ул. Соңыннан Владимир Ильич аның турында: «Без марксистик программада пролетариатның партиясен тәрбияләп үстердек...»3 4 — диде. Ул Программа төп максат итеп самодержавиене бәреп төшерүне, социалистик революциянең җиңеп чыгуын һәм пролетариат диктатурасын ныклап урнаштыруны куйган иде. Партиянең беренче Программасы 3В. И. Ленин, Әсәрләр, 19 т., 4 бит. 4В. И. Л е н н н, Әсәрләр, 29 т 170 бит. кабул ителгәннән соң ундүрт ел үткәч, башында эшчеләр сыйныфы торган һәм большевиклар җитәкчелегендәге Россия халкы 1917 елның язында патша самодержавиесен бәреп төшерде. Ә сигез ай үтүгә В. И. Ленин юлбашчылыгындагы К о м м ун и с тл а р партиясе р у х л а н- дырган һәм оештырган Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңеп чыкты. Партия алдына социалистик җәмгыять төзү бурычы килеп басты. Бу шартларда партиягә капитализмнан социализмга күчү чоры бурычларын билгели торган яңа Программа кирәк булды, һәм В. И. Ленин шул документны эшләде. 1919 елның мартында РКП(б)- ның VIII съездында кабул ителгән Программа намус белән үтәлде. «Котылгысызлыгы Маркс һәм Энгельс тарафыннан фәнни нигездә алдан күреп . әйтелгән социализм, планын Ленин эшләгән социализм,— диелә КПСС Программасы проектында, — Советлар Союзында реаль чынбарлыкка әйләнде». Социализмның гүзәл җимешләре колач җитмәслек киң социалистик Ватаныбызның һәр почмагы шаулап чәчәк атуда бик ачык күренә. Автономияле Татарстан республикасы— моның ачык мисалы. Партиянең ихтыяры белән, илебезнең барлык халыклары, һәм иң элек бөек рус халкы ярдәме белән, Татарстан нефть, химия, машина төзү, җиңел һәм азык промышленносте, механикалаштырылган эре социалистик авыл хуҗалыгы республикасына әйләнде. 1913 елгы белән чагыштырганда, Татарстанда промышленность продукциясе җитештерү 147 тапкыр артты. Республика кырларында 20 меңгә якын трактор, 7500 дән артык комбайн, 8 меңләп автомашина һәм башка бик күп техника эшли. 1913 елгы белән 136 чагыштырганда, чәчү мәйданы 30,7% ка артты. Терлекчелек продуктлары җитештерү соңгы җиде ел эчендә генә дә ике ярым тапкырдан артыкка үсте. КПССның январь Пленумының тарихи карарларын тормышка ашыру авыл хуҗалыгын тагын да югарырак баскычка күтәрде. Республиканың культура төзелешендә дә бик зур һәм кискен үзгәрешләр булды. Социализмның җиңүе нәтиҗәсендә формасы белән милйи, эчтәлеге белән социалистик культура чәчәк атып үсә. Әгәр Казан губернасы халкының укый-яза белүе ягыннан патша Россиясендә 44 нче урында торса, хәзер Татарстанда укый-яза белмәүче бер генә кеше дә юк. Татарстанда 3500 дән артык мәктәп булып, аларда 460 мең бала укый. Әгәр дә Казан университетының революциягә кадәрге 113 ел яшәве чорында аңарда бай катлаудан чыккан ни барысы 6 татар егете белем алса, соңгы алты ел эчендә генә дә Казан университетын татар хезмәт ияләреннән 1 меңнән артык кеше тәма1млады. Хәзер анда 5500 студент, 130 аспирант укый. Татарстанда 12 югары һәм 36 махсус урта уку йорты бар. '650 меңгә якын халык яши торган бер Казан шәһәрендә генә дә халкы 25 миллионга җитә торган бөтен Төркиягә караганда да студентлар күбрәк укый. Татарстанда дәүләт консерваториясе, музыка һәм художество училищелары, дистәләрчә музыка һәм художество мәктәпләре эшли. Композитор Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты Европа илләрендә дан казанды, ерак Канадада аны яратып карыйлар, композитор Нәҗип Җиһановның татар халкының батыр улы, талантлы патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Җәлил» операсы хәзер, СССР чикләрен үтеп, чит илләрдә куела. Татар совет язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләре социалистик лагерьның күп кенә илләрендә танылды Һәм кабат-кабат басылып тарала. Совет Татарстанының күп кенә уллары Һәм кызлары үзләренең фидакарь хезмәтләре белән бөтен Ватаныбызда дан казандылар. Алардан, мәсәлән, Социалистик Хезмәт Геройлары Мех-комбинат эшчесе.. Никитинаиы, авыл хуҗалыгы алдынгысы Минһаҗованы, төзүчеләр бригадиры Хабаровны, атаклы нефтьче Гриньне, Вәлиевне һәм башка бик күпләрне -күрсәтергә була. Коммунистик г хезмәт коллективлары һәм ударниклары дигән бөек исемгә лаеклы булу өчен көрәш республикабызда көннән-көн киңәя. Бу патриотик хәрәкәткә хәзер Татарстанның шәһәрләре һәм авылларыннан 200 меңгә якын хезмәт иясе катнаша. КПССның XXII съездын лаеклы каршылау өчен башланган социалистик ярыш илебездә коммунизм төзү өчен көрәшүче хезмәт ияләренең политик һәм п р о из© од ств о а кти в л ы гы н бермә- бер күтәрде. Безнең Ватаныбыз беренче буларак социализмга төп юл салды. Бу юлдан инде бик күп халыклар бара, бу юлдан иртәме-соңмы барлык халыклар барырлар. БӨТЕН КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫНЫҢ ЮЛЫ Илебезнең иң яхшы скульпторлары һәм архитекторлары, менә берничә ел була инде, бик мактаулы һәм бөек бурычны хәл итү өстендә: бөек Ленинга лаеклы һәйкәл иҗат итү өстендә эшлиләр. Совет хөкүмәтенең карары буенча, бу монументаль һәйкәл Мәскәүдә, Ленин тауларында салыначак. Гаҗәп зур ул һәйкәл Ленин идеяләренең бө.ек- леге, мәңгелеге һәм тантанасы символы} буларак ерактан күренеп торачак. Әмма скульпторлар һәм архитекторларның бу монументаль иҗаты социализм һәм коммунизм төзүчеләрнең, Ленин идеяләренең планетабызның барлык җирләрендә тантанага ирешүе өчен фидакарь көрәшүчеләрнең героик эшләре белән В. И. Ленинга булдырыла торган, җанлы, дөиьякүләм-тарихи һәйкәл белән һич тә чагыштырыла алмый. Әйе, бу шулай! 137. Монан утыз сигез еллар элек булган чорны күз алдыбыздан үткәрик. 1922 елның көзендә В. И. Ленин Глухово мануфактура эшчеләре делегациясен кабул итте. Бу очрашу юлбашчының эшчеләр белән соңгы очрашуыхушлашуы булды. Владимир Ильич карт эшче Кузнецов белән аеруча әсәрләнеп аерылыша. Алар, кочаклашкан хәлдә, бер-ике минут басып торалар. Карт эшче күз яшьләре аша: «Владимир Ильич, мин тимерче,—дип кабатлый. — Без син билгеләгән һәрнәрсәне эшләрбез», — ди. Гади рус эшчесе искиткеч садә һәм дөрес итеп әйткән. Без чыннан да, Ленин билгеләгән һәрнәрсәне эшлибев һәм эшләрбез! Көрәш һәм хезмәт белән төзелгән коммунизм Ильичка иң «яхшы һәйкәл булыр. КПСС Программасы проекты коммунизмның төп сызыкларын һәм бөтен күренешен бик ачык сурәтли. Бу Программа совет халкының коммунизмга — бөтен кешелек дөньясының бәхетле киләчәгенә баруының конкрет бурычларын күрсәтә. Исеме мәңге .яшәячәк Ленинның бөек даһилыгы кешелек дөньясына коммунизмга бару юлын балкыта. Капитализмнан коммунизмга күчү— бөтен (кешелек дөньясы үсешенең тарих билгеләгән бердәнбер юлы әнә шул. Тарих тәгәрмәчен бернәрсә дә кирегә әйләндерә алмый. Империализм бетү һәм һәлак булуы чорына керде. Монополистик капитал үзенең антидемократик, реакцион йөзен һаман ныграк ача бара. Капитализм z коточкыч җинаятьләр эшли. Бер буынның тормышы дәвамында гына да империализм кешелек дөньясын һәлакәтле ике бөтен дөнья сугышы упкынына тартып кертте. Сиксән миллионга якын кешене кырдырды һәм гарипләндерде, бөтен бер илләрне бушлыкка әверелдерде, күп буыннарның хезмәт ч нәтиҗәләрен юк итте. Капиталистик системаның «мәрхәмәтләре» аркасында хәзер капиталистик илләрдә ■сау-сәламәт һәм хезмәткә сәләтле 20 миллионга якын кеше эшсезлек- кә дучар. Аларның күбесенең семьялары бар. Әгәр дә капиталистик статистиканың 6—8 ай буе эш таба алмаган кешеләрне генә эшсезләр исемлегенә кертүен искә алсак, капитал хөкем сөргән илләрдәге эшсезләр саны бик нык киметелеп күрсәтелүен аңлавы кыен булмас. КПСС Программасы проектында әйтелгәнчә, бөтен эш шунда: һәрбер капиталист үзенең капиталларын теләгәненчә куллана, әгәр ул аңа файда бирсә, эшчеләрне урамга чыгарып ташлый. Социализмга бере.нче башлап юл салган безнең Ватаныбыз да халыкара империализмнан, һәм «иң элек, АКШ империалистларыннан зур исәп-хисап таләп итә ала. Кырык өч елдан артык гомеренең ике дистәгә якынын совет халкы илебез җиренә басып кергән империалистик державаларны тар-мар итүгә һәм сугышларда җимерелгән халык хуҗалыгын торгызуга бирергә мәҗбүр булды. Үткән елда «Новое время» журналы кызыклы гына бер белешмә игълан итте. Бик үк тулы булмаган исәпләүләргә караганда, империалистик агрессияләр һәм блокадалар нәтиҗәсендә безнең илебезгә килгән материаль зарарның һәм илебезнең экономикасын торгызу өчен тотылган средство- ларның сумасы хәзерге Америка Кушма Штатларының барлык материаль б а й л ы к л а р ы н н а и берничә- тапкыр арта икән. Әгәр дә империализм безгә шундый зур зыян китермәгән булса, Ватаныбыз бик күп өлеш баерак, аның материаль ресурслары тагын да күбрәк булыр иде. Әгәр дә империалистлар, үзләренең шашкын планнарыннан ваз кичеп, СССРның гомуми коралсызлану турындагы зирәк тәкъдимен тормышка ашырырга күнсәләр, дөньяның барлык илләре өчен экономик һәм культура прогрессының нинди чиксез мөмкинлекләре ачылыр иде! Ләкин империализмның асылы шундый, ул акыл белән, кешелек дөньясының интересы белән эш итми. Империализм, аның политик идеологлары һәм дәүләт эшлекле- ләре халык язмышы турында уйла- 138 'мыйлар, алар табыш турында гына уйлыйлар. Миллиардерлар һәм миллионерлардан торган бәләкәй генә төркемчек капиталистик дөньяның барлык байлыгына хуҗа булып тора, бөтен бер милләтләрнең тормышын үзенең табышлары өчен алыш-биреш әйбере итеп саный. Монополияләр, яңадан-яңа формалар кулланып, хезмәт ияләрен эксплуатацияләүне көчәйтәләр. Империалистлар техника прогрессын сугыш максатларына файдаланалар. Кешелек акылы ирешкән казанышлар кешелек дөньясының үзенә •каршы, аңа зарар китерүгә тонәл- телә. Империализм яшәгәндә кешелек дөньясы үзенең киләчәге өчен тыныч була алмый. Империалистлар кабызып җибәрергә уйлый торган яңа сугыш кешелек дөньясына моңарчы күрел мәгәнишетел- мәгән корбаннар һәм җимерүләр белән яный. Ул сугышка хәзерләнү үзе генә дә миллионнарча кешеләрне авыр тормышка, хәерчелеккә дучар итә. Менә шуңа күрә дә хәзерге заман - капитализмы барлык кешелек дөньясының тормыш интереслары- • ның, прогрессив омтылышларының иң явыз дошманы булып тора. «Монополистик буржуазия тарихи үсешнең котылгысыз барышыннан хәтта атом-төш коралы белән атып та котыла алмый. Кешелек дөньясы капитализмның чын йөзен танып белде'инде, — диелә КПСС Программасы проектында, — йөз миллионнарча кешеләр капитализмның экономик хаос һәм периодик кризислар строе икәнлеген, даими эшсезлек һәм массовый хәерчелек, җитештерүче көчләрне ерткычларча әрәм-шәрәм итү строе, һәрвакыт сугыш куркынычы тудырып торучы строй икәнлеген күреп торалар. Кешелек дөньясы тарихи яктан инде гомерен кичергән капитализм системасы белән килешеп торырга теләми һәм килешмәячәк». Бөтен дөнья социализм системасының, бөтен дөнья коммунистик эшчеләр һәм милли-азатлык хәрәкәтләре көчләренең үскәннән-үсә баруы халыкка дошман булган капитализм системасының үлемгә дучар икәнлеген бик ачык раслый. Бөек Октябрь алдыннан ук инде Ленин, хәзерге заман капитализмының барлык тәрәзәләреннән -безгә социализм карый, дип язган иде. Бик образлы бу чагыштыруны дәвам итеп, хәзерге дөньяда һәр өч тәрәзәнең берсендә җиңеп чыккан яки җиңеп чыга торган социализм утлары, ә шул өч тәрәзәнең һәрберсендә колониаль коллыктан котылган һәм мөстәкыйль политик һәм экономик тормыш төзү юлына баскан халыкларның утлары балкый дияргә була. Ул тәрәзәләрнең өчтән берсенең бары тик соңгыларында гына инде тарих мәйданыннан китеп барган империализмның тычкан утлары пыокый. Ләкин ул тәрәзәләр өстендә дә халыкның азатлыкка чыгу таңы беленә. ЯШӘҮНЕҢ БӨЕК МАКСАТЫ ҺӘМ КӨРӘШ БАЙРАГЫ К. Маркс белән Ф. Энгельс фәнни коммунизм теориясен эшләгәнгә инде йөз елдан артык вакыт үтте. Ун еллар эчендә яңа иҗтимагый стройның асылы турында бик күн әсәрләр язылды. Ләкин алар арасында иң нигезлеләре, иң әһәмият- леләре — К. Маркс, Ф. Энгельс, В. И. Ленин әсәрләре, безнең Коммунистлар партиясенең съездлары карарлары, материаллары, коммунистик һәм эшчеләр партияләре вәкилләре киңәшмәләрендә кабул ителгән документлар. Коммунистик төзелешнең . төп мәсьәләләренә багышлап СССРда һәм чит илләрдә күп кенә китаплар, хезмәтләр чыгарылды. Бары тик КПССның XXI съездыннан сон гына да безнең илдә коммунизм турында берничә йөз исемдә китап һәм брошюралар чыкты. Коммунизм турында менә тагын бер документ туды һәм шунда ук безнең партиябез һәм халкыбызнын гына түгел, ә бәлки бөтен дөньяның иҗтимагый фикере үзенең барлык игътибарын аңа юнәлтте. КПСС Программасы проекты үзенә җәлеп итә торган әнә шундый көчкә ия ул. 139 Марксизм-ленинизм классиклары, тарихи үсешнең билгеле бер чорын исәпкә алу нигезендә, үзләренең коммунизмның бары тик төп принципларын һәм сызыкларын гына сурәтли алуларын кабат-кабат әйтә киләләр. Л4арксизм-ленинизм классиклары революцион теория догма түгел, бәлки хәрәкәт өчен кулланма, социалистик төзелеш практикасы, - бөтен дөнья революцион хәрәкәте тәҗрибәсе, тормыш үзе коммунизмның детальләрен һәм барлык конкрет сызыкларын тиешенчә сурәтләргә ярдәм итәр, дип раслыйлар. СССРда социалистик төзелеш тәҗрибәсе, халыкара коммунистик һәм эшчеләр хәрәкәтенең җиңүләре нигезендә бөек марксистик-ленинчыл тәгълиматны иҗади үстергән яңа Программа коммунизмның нурлы бинасын төзеп җиткерүнең конкрет юлларын билгели, илебезнең якындагы 20 ел эчендәге үсеш перспективасын күрсәтә. Билгеләнгән шушы бөек перспективаны үтәү нәтиҗәсендә илебездә коммунизмның экономик базасы төзеләчәк. Аңарда, авыр индустрия- нең үсүе белән бергә, халык ихтыяҗларын турыдан-туры канәгатьләндерә торган җиңел һәм азык промышленностеның бик нык үсүе дә күздә тотыла. Коммунизм ул тоташтан бәйрәм итеп кенә йөрү һәм эшлексезләр җәмгыяте түгел, ул—тормышның төп принцибы хезмәт һәм дисциплина булачак аңлы хезмәт җәмгыяте. Никита Сергеевич Хрущев ВЛКСМның XIII съездында, бу турыда аңлатып: «Коммунизмда ялкаулык һәхМ бәйрәм итүләр хөкем сөрә торган байлар тормышы булмас, бәлки эш, хезмәт белән бара торган культуралы һәм кызыклы тормыш булыр»,—диде. «Коммунизм — сыйныфсыз җәмгыять строе — анда җитештерү средство- лары бердәм бөтен халык милеге була, җәмгыятьнең барлык членнары социаль яктан тулысынча тигез булалар, — диелә КПСС Программасы проектында, — анда кешеләрнең һәрьяклап үсеше белән бергә, туктаусыз үсә баручы фән һәм техника нигезендә, җитештерүче көчләр дә үсәчәк, иҗтимагый байлыкның барлык чыганаклары тулы ташкын булып агачак һәм «һәркемнән— сәләтенчә, һәркемгә — хаҗә- тенчә» дигән бөек принцип тормышка ашачак. Коммунизм — ирекле һәм аңлы, хезмәт ияләренең югары дәрәҗәдә оешкан җәмгыяте, анда иҗтимагый үзидарә урнашачак, җәмгыять файдасына хезмәт барлык кешеләр өчен иң беренче тормыш ихтыяҗына һәм аңланган зарурлыкка әйләнәчәк, һәркемнең сәләте халык өчен иң зур файда белән кулланылачак». Югары коммунистик аңлылык, хезмәтне сөю һәм дисциплиналылык, иҗтимагый интересларга чын күңелдән бирелгәнлек — коммунистик җәмгыять кешесенең аерылмас сыйфатлары менә шулар. КПСС Программасы проекты барлык кешелек дөньясының бәхетле киләчәге өчен — коммунизмны төзү өчен көрәшнең киң фронтын билгели. Безнең илебездә ике дистә ел эчендә нйгездә коммунистик җә м г ы ять төзеләчәк. Ком м у н и з м н ы тулысынча төзү алдагы елларда тәмамланачак. Промышленность продукциясе күләме ун ел эчендә ике ярым тапкыр чамасы, ә егерме ел эчендә ким дигәндә алты тапкырдан артык үсәчәк. Җан башына продукция җитештерү күләме ягыннан Советлар Союзы АКШны күп артта калдырачак. Программа проекты һәр яктан үскән һәм югары продуктлы, чәчәк атучы авыл хуҗалыгын булдыру юлларын билгели. Авыл (хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме ун ел эчендә чама белән ике ярым тапкырга, ә егерме ел эчендә — өч ярым тапкырга үсәчәк. Ленин эшләп калдырган кооперация планын тагын да үстерү һәм баету әнә шундый нәтиҗәгә китерәчәк. Программа проектын укыганда без партиянең «Барысы да кеше өчен, барысы да кеше файдасына» дигән лозунгысының тормышка ашуын бик ачык күрәбез. Капитализмның теләсә кайсы иле белән чагыштырганда да Советлар Союзында иң югары тормыш дәрәҗәсе тәэмин ителәчәк. Егерме ел эчендә 140 безнең илнең милли доходы чама белән биш тапкыр, ә халыкның җан башына реаль доходы өч ярым тапкырдан күбрәк артачак. Халыкның барлык к атл а у л а р ы н а м ате р и а л ь муллык тәэмин ителәчәк. Программа проекты дәүләт төзелеше өлкәсендә дә ачык перспективалар билгели. Пролетариат диктатурасы социализмның тулысыпча һәм тәмам җиңеп чыгуын һәм җәмгыятьнең киң колач белән коммунизм төзүгә күчүен тәэмин итте. Пролетариат диктатурасы буларак барлыкка килгән дәүләт гомум халык дәүләтенә, бөтен халыкның интересларын һәм ихтыярын гәүдәләндерә торган органга әверелде. Безнең илебездә .коммунизм җиңү белән милләтләр бер-берсенә тагын да якынаячаклар, аларның экономик һәм идея гомумилеге артачак, аларның рухи йөзенең гомуми коммунистик билгеләре көчәячәк. Милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең барлык мәсьәләләрен партия киләчәктә дә пролетар интернационализм . позицияләрендә торып, ленинчыл милли политиканы тайпылмастан үтәү нигезендә хәл итәчәк. Партия милли үзенчәлекләрне санга сукмауга да, аларны күпертүгә дә юл куймый. Партия барлык совет милләтләренең экономикасын һәм культурасын һәрьяклап үстерәчәк, аларның туганнарча тагын да якынрак хезмәттәшлеген һәм ярдәмләшүен, тормышның барлык өлкәләрендә туплануын һәм якынаюын тәэмин итеп. СССР халыкларының милли дәүләтчелек формаларыннан тулысын- ча файдаланып һәм аларны камилләштереп, СССРны барлык чаралар белән ныгытуга ирешәчәк. СССР халыклары культураларының социалистик эчтәлеген үстерүгә хәлиткеч әһәмият биреп, партия киләчәктә дә аларның бер-берсен баетуына һәм бер-берсенә якынаюына, аларның интернациональ нигезен ныгытуга ярдәм итәчәк. Бу — коммунистик җәмгыятьнең булачак бердәм гомум кешелек культурасын формалаштыруга бердәнбер дөрес юл. Программа проектында СССР халыклары телләренең киләчәктә дә ирекле үсү, СССРның һәр гражданинына теләсә нинди телдә сөйләүг үз балаларын теләсә нинди телдә тәрбияләү һәм укыту иреген саклау, теге яки бу телләрне куллануда бернинди өстенлеккә, чикләүгә яки мәҗбүр итүләргә юл куймау мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелә. Партия тормышта, туган тел белән беррәттән, ирекле рәвештә рус телен өйрәнү процессы баруның зур әһәмияте булуын әйтә. Ул үзара тәҗрибә алмашуга, һәр милләтнең һәм халыкның СССРдагы барлык башка халыклар һәм бөтен дөнья культурасы казаны ш ларын үзләштерүенә ярдәм итә. Чынлыкта рус теле Советлар Союзындагы барлык халыкларның уртак теленә — милләтләрнең аралашу һәм хезмәттәшлек итү теленә әверелде инде. һәртөрле милләтчелек һәм -шовинизм күренешләренә һәм калдыкларына каршы, милли чикләнгәнлек һәм өстенлек тенденцияләренә каршы, халыклар тарихындагы үткәннәрне идеаллаштыру һәм социаль к а р шыл ыкл арны томалап калдыру тенденцияләренә каршы, гомере беткән гореф-гадәтләргә һәм йолаларга каршы килешмәүчән көрәш алын барганда гына ленинчыл милли политиканы тор м ы шк а а ш ы р уд а уңышларга ирешергә мөмкин. Идеология, тәрбия, мәгариф, фән һәм культура өлкәләрендә партия бик зур чаралар билгели. Барлык совет кешеләрен югары идеялелек һәм коммунизмга ‘бирелгәнлек рухында, хезмәткә һәм җәмәгать хуҗалыгына коммунистик караш рухында тәрбияләү, хорафатларны — искелек калдыкларын, • буржуаз карашлар һәм йолаларны тулысын- ча бетерү, шәхесне һәр яктан гар- мониялё үстерү, чын мәгънәсендә рухи культура байлыгы булдыру идеология эшендә төп урын ала. Хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләүнең әһәмиятле мәсьәләләрен хәл итүдә әдәбият белән сәнгать зур урын тота. Халык тормышы белән элемтәләрне ныгыту, социалиста к ч ы н б а р л ыкн ы ң б а й л ыкл арын һәм күп яклылыгын дөрес һәм художество ягыннан югары сыйфатлы итеп чагылды.ру, яңа, чын комму- ни стоик нәрсәләрне илһам белән, гүзәл гәүдәләндерү, җәмгыятьнең алга - баруына каршылык күрсәтүче барлык нәрсәне фаш итү — әдәбият һәм сәнгатьне үстерүнең төп линияләре шулар. Коммунистик төзелешнең җиңүле барышы әдәбият һәм сәнгатьнең барлык эшлеклеләре алдында үзләренең шәхси иҗат инициативала- рын, югары осталыкларын күрсәтү өчен, иҗат формалары, стильләр һәм жанрларның күп төрлелеге өчен киң мәйдан бирә. Коммунизм барлык кешелек дөньясының прогрессы өчен бөек перспективалар ача. КПСС Программасы проекты тынычлык һә'М дуслык байрагын бөтен Җир шары өстендә югары күтәрә. Советлар Союзы җәмгыять стройлары төрле булган дәүләтләрнең янәшә тыныч яшәве политикасын эзлекле яклады һәм яклаячак. Программа проекты социализм белән ко MtM у ни зм и ы ң хал ы к л а р арасында тынычлык һәм дуслык икән л е ген, сугы ш ку р к ы н ы ч ы н ы ң бердәнбер чыганагы империализм икәнлеген биң көчле итеп һәм ышандырып раслый.. Программа проектының безнең туган Коммунистлар партиясенең дөньякүләм-тарихи , ролен сыйфатлаган гаҗәп садә һәм күңелгә үтеп керә торган юллары бик тирән тәэсир итәләр. Партиябезнең роле берөзлексез үсә. Социализмның җиңеп чыгуы, совет җәмгыятенең бердәмлеге ныгуы нәтиҗәсендә, эшчеләр сыйныфының Коммунистлар партиясе бөтен совет халкының авангардына әйләнде, ул бөтен халык партиясенә әйләнде, иҗтимагый тормышның барлык якларына үзенең юнәлеш бирү йогынтысын бик нык киңәйтте. Партиябез иҗади марксизмленинизмга бөек өлеш кертте. Хәзер, социализмнан коммунизмга күчү проблемаларын эшләп, партиябез яңа һәм күренекле фәнни фидакарьлек эшләде. Коммунизм төзүнең бөек программасын совет халкы һичшиксез үтәр — башында турылыклы ленинчы Никита Сергеевич Хрущев булган ленинчыл партиябез Үзәк Комитетының зирәк җитәкчелек итүе моның нык терәге. Совет кешеләренең героик хезмәте, промышленность, авыл‘хуҗалыгы, фән һәм культура өлкәсендәге искиткеч гүзәл уңышлар бу ышанычны п;агын да ныгыталар. Меңнәрчә совет кешеләре зур дулкынлану һәм шатлык хисләре белән КПССның яңа Программасы һәм Уставы проектларын тикшергән көннәрдә совет фәне тагын бер дөньякүләм-тарихи җиңүгә иреште. «Восток-2» спутник-кораблендә Советлар Союзы гражданины майор Герман Степанович Титовның җир әйләнәсендә очышы кешелек дөньясына тагын бер кат социализм системасының бөек өстенлеген, җиңелмәс көчен күрсәтә. • «Үзенең партиясен тирәнтен ихтирам итүче совет халкы, — дип яза күренекле совет язучысы Константин Федин, — барлы.к халыкларның Тынычлыгы, Азатлыгы, Тигезлеге һәм Бәхете өчен үзенең барлык җанлы көчләрен аңлы рәвештә иң гадел, коммунистик җәмгыять төзүгә бирәчәк. Программа проекты игълан иткән бөек юлның, совет халкының барлык данлыклы көрәшләре һәм җиңүләрендәге кебек үк, тарихи дөрес һәм туры икәнен белеп яшәүдән дә зуррак рәхәтлек юк». Бик дөрес, бик матур һәм бик көчле әйтелгән бу сүзләр!