Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯШЕН ЯКТЫСЫНДА

 

П аром туктауга ун минут вакыт үтмәгәндер, пристань бушап калды. Соңгы рейста бу як ярга алып чыккан автомашина һәм җигүле атлар да, җәяүлеләр дә каршыдагы үргә менеп күздән югалдылар. Әйләнәтирәгә гадәттә кояш баер алдыннан су буйларында гына була торган кичке моңсу тынлык иңде, хуш исле сал- кынча саф һава таралды. Бүген шимбә көн. Шәһәрдә, Елгачылар клубында, зур кичә буласын көндез үк хәбәр иткәннәр иде. Паромчылар, көндезге эштән бушагач, тиз генә юынып, өс-башларын алмаштырып шунда барырга җыена башладылар. Ә кояшта янып, гарәп кебек кара-кучкылланып беткән койрыкчы егет Илдус, төрле буяу тулы яссы тартмасын, өч аяклы тәбәнәк утыргычын алып, палубада мачта янына чыгып урнашты да үз эшенә чумды. Илдус кечкенәдән рәсем ясарга һәвәс булып үсте. Үзен дулкынландырган нинди дә булса берәр күренешнең яки кешенең рәсемен яса- маса, ничектер, күңеле тынычланмый иде. Аның этюды тәмамланып килә диярлек инде. Тәбәнәк ярга сыенган кечкенә пристань рәсемдә үзенең сыгылмалы такта басмалары белән гаҗәеп матур булып тора, дулкыннар өстендә сизелер-си- зелмәс кенә чайкалгандай күренә иде. Иң алда кечкенә көймәдә бер яшүсмер кыз, башын чак кына иеп һәм кояш нурыннан күзләрен кыса төшеп, хат укып утыра. Уку белән мавыгып, ул бар дөньясын оныткан, хәтта суга төшкән ишкәгенең агып китеп барганын да күрми. Ул— паромда билет сатучы кыз Асия. Илдус аңа эшеннән туктап озак кына карап тора да, күзләре белән генә ничектер уйчан елмаеп куя иде. Хәзер аңа кызның тавышы да колагына чалынып киткәндәй булды һәм ул ирексездән: «Чү, ни булды миңа?.. Өнемдә саташаммы әллә?» — дип гаҗәпләнде. Әмма ул саташмый икән. Әйләнеп караса, ачык иллюминатор аша кубриктан чынлап та Асиянең шаярып көлгәнен ишетте һәм, аңар ияреп, үзе дә елмайды. Кара син аны, әле һаман чыгып китмәгән икән. Аннары кубрикта паром старшинасы Шәрипов ялварып сөйләргә кереште: П 6” 83 — Әйе, әйе, бер дә көлке түгел. Асия җаным, син, зинһар, яхшылап киен инде. Кая барасыбызны беләсең, йөзгә кызыллык китерерлек булмасын... Бу Шәриповны һич тә аңламассың. Башкалар алдында Асия белән рәтләп сөйләшмәс тә. Икәү генә калганда әнә ничек төче телләнә: җаным да бәгърем генә. Асия шуны бер дә сизми микәнни?.. Дөресен генә әйткәндә, Илдус үзе дә Асиягә гашыйк ич. Бакчада көнбагыш табагы көн буе кояшка карап торган кебек, ул да кассир кыздан күзләрен аера алмый. Асиянең көмеш тавышын читтән генә ишетсә дә, йөрәгенә ял була, йөзендә шатлыклы елмаю туа. Шәрипов авызына гына карап торган Асия үзе моны сизми шул. Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе күрми, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр бит. Менә алар, киенеп-ясанып һәм шаян көлешеп, палубага да чыктылар. Шәриповның өстендә җиз төймәләре ялтырап торган өр-яңа ак китель. Ике якка бөтереп җибәргән җирән мыек чылгыйлары, очып китәргә талпынган кош канаты кебек, елмайган саен, әледән-әле селкенеп куялар. Илдусны күрүгә аның кәефе кырылды. Чыраен сытудан каш арасы, борын төпләре агарып җыерылды. — И, Илдус туган, карап торам-торам да, кызганып куям үзеңне,— дип көрсенгән булды ул. — Ни речник, ни печник дигәндәй, гомергә шулай кысыр сурәтче булып калырсың микәнни... Хәер, шулайдыр инде, буяу җене кагылгач, берни дә кылып булмый торгандыр... Ә мин, юләр, тагы сине кеше итим дип тырышып йөргән булам... — Дус кеше, ник син юкка уылдык чәчәсең әле, — диде Илдус. — Эштән буш сәгатьләрдә ярый инде ул. Берәүләр гармоньчы яки скрипкачы була... Башкалар җырчы яки биюче... — Юк, юк, син алай гына түгел. Сиңа буяу җене кагылган, күңелендә гел шул гына... Ике көймәнең койрыгын тотмакчы булган кеше, берсеннән дә колак каккан бит. Шуны онытма, менә мин әйтте диярсең... Мондый әрепләшүгә инде күнегеп беткән Асия аларга борылып та карамады. Рубка тәрәзәсе каршында, әле бер, әле икенче яны белән ашыкмыйча гына борыла-борыла, чәчләрен рәтләде. Аннары берсенә дә атап эндәшмичә: — Я ничек!? йөзгә кызыллык китерерлек түгелме? Берәрсенең башын әйләндерерлекме? — дип шаяртып сорады һәм, биергә керешкәндәй, кулларын җәеп, җиңел генә әйләнеп алды. Асия бүген матросларча киенгән иде. Ачык күкрәкле ак форменка- сының кайтарма зәңгәр якасы иңнәренә яткырылган. Кара клеш юбкасы аның болай да нечкә билен кысып, бөтен гәүдәсенә нәзакәтлек, хәрәкәтләренә җиңеллек биреп тора, чак кына кысыла төшкән соргылт күзләре һәрнәрсәгә, һәркемгә көлемсерәп карыйлар... Палубадан үтеп барганда Илдус ясый торган рәсемгә күзе төшеп, ул тукталып калды һәм, бер мәл гаҗәпләнеп карап торгач, үз күзләренә ышанмагандай әйтеп куйды: — Кара, кара, безнең пристань түгелме соң бу? Бик килештереп ясагансың, молодец, Илдус! — Асия рәсемдә үзен онытылып хат укып утырган хәлдә күргәч, бераз шелтәләп тә алды: — И, кыяфәтсез, оят түгелме сиңа?.. Бу тикле шар күз булырсың икән... II Асия белән Шәрипов пристаньнан чыгып барганда шәһәр ягыннан яр буена бер-бер артлы ике автомашина килеп туктады. Икесе дә яшьҗилкенчәк белән тулган. Эш киемнәре кигән егетләр-кызлар бөтен яр буйларын яңгыратып җырлыйлар. Башына кызыл өрпәген арттан бәйләгән чандыр гына бер кыз алгы машинадан җиңел генә сикереп тө 84 шеп, шлагбаумны ачмакчы булган иде, Шәрипов аны шунда ук коры гына кисәтеп куйды: Әй, чибәр туташ, юкка көчәнмә. Бүген барыбер чыга алмыйсыз... — Ничек инде чыга алмыйбыз?.. — Әйе, чибәркәем, бер дә шаккатма... Үзең, уйлап кара, бу вакытта нинди паром булсын сиңа... ышанмасаң, әнә үзең күр. — Шәрипов ашыкмыйча гына башта беләгендәге сәгатенә, аннары шлагбаум баганасына кадаклап куелган белдерүгә күрсәтте: — Шәһәр советы һәм порт идарәсе тарафыннан расланган расписание ул. Анда әнә акка кара белән язылган: паром иртән сәгать алтыдан кичке алтыга тикле эшли, дигән. Ә хәзер, аллага шөкер, сәгать җиденче белән бара. Димәк, эш вакыты да үткән. Шуның белән вәссәлам. Рәхим итеп, иртәгә иртән килегез... Машинадан сикереп төшеп, алар янына тагын ике егет килеп җитте. Аларның берсе: — Иптәш начальник, без уйнап йөрмибез бит, — дип сүзгә кушылды. — Колхозга ярдәмгә барабыз. Сез моны аңларга, безне аргы якка чыгарып куярга тиешсез. — Менә без эш вакыты беткәнгә карамыйбыз ич. — Теге чандыр кыз тагын да кызып сүзгә кереште: — Хәтта ял көне белән дә исәпләшмибез. Кирәк булгач, барабыз бит..., — Анысын әйбәт итәсез, әлбәттә, һәр аңлы кеше шулай эшләргә тиеш. — Шәрипов нидер эзләгәндәй паром ягына каранып алды, чалбар кесәсеннән кулъяулыгын алып маңгаен сөртте. — Болай булгач, бездән генә эш калмас иде, әлбәттә. Ни әйтсәң дә, моның кирәклеген без дә чамалыйбыз... Тик менә шунысы мөшкел: паромда боцман да, матрос та калмады. Барысы да шәһәргә китте. Аларсыз, телә.сәк тә, мөмкин түгел, чалка бирергә дә кеше юк. Асия, син дә әйт үзләренә: шулай бит, беркем дә юк бит... — Беркем дә юк икәне күз алдында бит инде,—дип Асия дә сүзгә катнашты. Моңарчы бу карулашуны сүзсез генә күзәткән Илдуска колхозга баручы яшьләр алдында бик уңайсыз булып китте. Тегеләр ни эшләргә белмичә аптырап торган арада, ул Шәриповны акрын гына бераз чит- кәрәк дәшеп алды да, пышылдап кына әйтте: — Кара инде, шулай ярыймыни?!. Хәзер үк чыгарып куйыйк үзләрен... — Әйе, әйе, бик кирәк тә бит. Күрмисеңмени, мин дә, Асия дә шуны әйтәбез ләбаса. Әмма ни эшләмәк кирәк? Кеше юк ич. — Анысын гына булдырабыз аның. — Илдусның кара тутлы йөзе яктырып китте, битләрендә кечкенә генә түгәрәк чокырлар хасил булды. Ул, үзенә ярдәмгә дәшкәндәй, күз кырые белән генә Асиягә сораулы караш ташлады. — Боцман урынында мин булырмын. Матрос өчен менә Асия эшләр. Ул моңар үзе. дә каршы килмәс, шулай бит, Асия?.. Без аларны күз ачып йомганчы чыгарып куябыз. Асия инде үзе дә Шәриповның карышып маташуына борчыла башлаган иде, Илдусның бу сүзләре аның күңелен күтәреп җибәрде. — Илдус дөрес әйтә, — диде ул. — Юкка сөйләнеп вакыт үткәргәнче, тиз генә чыгарып куйыйк үзләрен... Клубка өлгерербез әле. Әйдә, хәзер үк төялешсеннәр. Билетны юлга чыккач сатармын... III Ул ике автомашинаны алар аргы якка чынлап та тиз чыгарып куйдылар. Әмма кире кайтканда кисәк кузгалган давыл юлларын бик кыенлаштырды. Бөтен командасы нибары өч кешедән торган бу кечкенә судноны чак кына харап итмәде. 85 Кызу эш арасында Илдус давыл килгәнен абайламый да калды, һич тә уйламаганда-көтмәгәндә кайдадыр, якында гына күк күкрәгәнен ишетеп ул бик гаҗәпләнде һәм, каерылып караса, елга аръягында таулар артыннан ишслеп-ишелеп куе кара болыт килгәнен күрде. Шуйда ук, шәһәр өстендә күк карасын телгәләп, утлы-зәңгәрле яшен яшьнәде, бар дөньяны дөбер-шатыр тетрәтеп, баш очыннан гына тагын күк күкрәп үтте. Каяндыр атылып чыккандай, ачы сызгырып һәм су өстендә ак күбекле дулкыннар кайнатып, күз ачкысыз каты өермә күтәрелде, җылы яңгыр бәреп ява башлады. Әледәнәле ялт-йолт ялтырап торган яшен яктысында тирә-юньдә һәрнәрсә, һәр кеше ничектер үтә күренгәндәй тоела иде. Паромда бер төркем юлчылар: шәһәргә иртәнге базарга төрле җи- ләкҗимеш, яшелчә һәм сөт-катык алып килүче хатын-кызлар бар иде. Ачык палубада түзәрлек хәл калмагач, аларны түбән төшереп, кубрикта урнаштырдылар. Тиздән көн төнгә әйләнде. Әйләнә-тирәне караңгылык басты. Тау- тау тәгәрәп килгән авыр дулкыннар, палубага сикереп менәләр дә, тиз генә агып төшеп бетә алмыйча дөбер-шатыр шаулашып һәм пошкырышып, әле уң, әле сул як бортка ыргылалар, юлларында ни очраса, шуны комсыз телләре белән ялап алып китәләр. Арткы палубада тәбәнәк кенә аслыкка утыртып куелган кечкенә каек бар иде. Котырынган дулкыннар шуны кузгатып, паром кыйшайган якка тәгәрәтә башладылар. Илдус белән Асия аны чак кына бавыннан тотып калдылар һәм, палубага күтәртә алмасалар да, көч-хәл белән кнехтка бәйләп куйдылар. Каек янында маташканда, нәрсәгәдер бәрелеп, Илдусның сул кулы сыдырылган иде. Башта әллә ни авыртмаган кебек булса да, манма су булып чыланган хәлдә рубкага кергәч, үтереп сызлый башлады. Илдус, авыртудан, авыр сулап куйды. — Идел шаярырга яратмый ул, туганкай, — диде Шәрипов. — Бу сиңа буяу белән пычранып утыру түгел. Ачык авыз булсаң, кулсыз гына түгел, башсыз да калырсың... «Баһадир» паромы элек үз вазифасын әйбәт кенә үти, җил-давылларга да бирешми иде. Хәзер, Идел киң булып тугайларга җәелгәч, аның хәле мөшкелләнгән, күрәсең. Вакыт-вакыт ул әз генә дә алга бара алмый, борыны белән ярга терәлгән кебек, гел бер урында тора; котырынган дулкыннар аны әле чөеп уйныйлар, әле упкынга ташлыйлар һәм акрынлап җил уңаена сулга—фарватердан читкә этәрәләр иде. Башлап моны Илдус күреп алды һәм борчылып як-ягына карана башлады. Әйе, давыл паромны иске дамба калдыкларына куа. Гадәттә маяк кебек юл күрсәтеп, туп-туры алда балкып тора торган пристань уты хәзер әнә уң якта — бөтенләй читтә калды һәм яңгыр пәрдәсе аша тонык кына булып күренә. Якында гына котырынган дулкыннар, түземсезлек белән корбан көткәндәй, иске дамба җимерекләре арасында ачулы үкерәләр иде. Бу шомлы шауны тиздән Шәрипов та ишетте. Бер мәл тын да алмыйча тыңлап торганнан соң: — Ишетәсезме? Дамба бит... Китереп бәрә бит... Тизрәк хәбәр итәргә кирәк, — диде һәм ашыгып-ашыгып быргы кычкырта башлады. Аның бу эшеннән Илдус ихтыярсыз көлеп җибәрде: — Мондый давылда безнең быргы тавышы, пристаньга түгел, үзебезгә дә юньләп ишетелми ич... Әллә’ кайдан ярдәм көткәнче, үзебезгә берәр әмәлен табарга кирәк... Машинаны тагын да катырак эшләтеп булмасмы, һич югында, якорьны салыйк, бераз тоткарламасмы... Әмма күпме генә көчәнеп маташса да, «Баһадир» барыбер давылга каршы тора алмады. Якорь салу да ярдәм итмәде, һаман шулай авыша 86 торгач, тиздән паром яны белән җимерек дамба итәгенә килеп бәрелде һәм, тотрыгын капыл югалтып, сул якка янтая башлады. Рубкадагылар өчесе дә чак кына аяктан егылмый калдылар. Караңгыда даң-доң итеп янгын чиләкләре палубага төшеп бәрелгәне, тагын әллә ипләрнең дөбердәп ауганы ишетелде. Нәрсәгәдер бәрелеп ILfopn- повның авызыннан трубкасы төште бугай, аяк астында очкыннар чәчелеп китте. Ә үзе ул кинәт үзгәргән каушаулы тавыш белән: — Нигә тик торабыз?!. Бөтенләй кире капланганчы, ни дә булса эшләргә кирәктер бит, — дип кычкырды да кабаланып рубкадан чыгып китте. IV Башта моңа ничектер беркем дә игътибар итмәде. Караңгыда аның ник чыкканын да, ни эшләгәнен дә белүче булмады. Тик күпмедер вакыт үткәннән соң, Илдус кына үзалдына сөйләнгәндәй: — Бу Шәрипов кая олакты соң әле?—дип борчылып куйды. Кыенлык белән булса да, алар шунда ук алгы палубаны һәм тамбур тирәли дә йөреп килделәр. Аптырагач, машина бүлегенә дә иелеп карадылар. Шәрипов беркайда да юк иде. Ахыр чиктә, койрык якка да барып чыктылар һәм күптән түгел генә үзләре бәйләп куйган каек урынында җилдә өзек бау очы гына селкенеп торганын күреп шаккаттылар. Илдуска кинәт бик бөркү булып китте. — Әйе, караңгыда суга таеп егылган, — диде ул. — Бу бер дә гаҗәп түгел, әнә көймәне дә ничек өзеп'алып киткән бит... Алар, үз тавышларыннан үзләре курыккандай, башта ничектер кыюсыз гына, аннары бар көчләренә әле берсе, әле икенчесе шомлы борчылу белән кычкырырга тотындылар. — Әй-й, Шәри-пов-в!.. — Ка-ай-да снн-н?.. Җавап бир-р... Әмма, күпме генә кычкырсалар да, аларга җавап бирүче булмады. Бөтен дөньяны баскан куе караңгыда, өзлексез давыл улаудан башка, берни дә күренми дә, ишетелми дә; вакыт-вакыт, төн карасын ертып, яшен елтыраган минутларда дамба җимерекләре арасында күбекләнеп кайнаган дулкыннар гына күзгә чалынып кала иде. Алар икесе дә бик аптыраган һәм Шәрипов өчен борчылган ^хәлдә, ирексез каушап калдылар. Җитмәсә тагын, котлары очкан пассажирлар, палубага чыгып, зур матавык кузгаттылар. Ни эшләгәннәрен һич тә уйлап тормастан, паром чайкалган саен, әле бер, әле икенче якка ташлана, (кычкырыша башладылар. Берсенең чиләген дулкын тәгәрәтеп алып китте. Аны тот- макчы булып ташланган икенче хатын үзе чак кына суга төшми калды. Үзе дә нык кына каушап калган Илдус: «Бу паниканы хәзер үк туктатмасаң, болар үз башларына үзләре җитәчәкләр, паром да харап булачак», — дип уйлап куйды һәм, җайлап әйтеп-әйтеп тә тынычландыра алмагач, ихтыярсыз иләмсез тавыш белән каты итеп кычкырды: — Их, акылсыз башлар, җәтмәгә эләккән балык булмагыз әле! Әгәр исән калырга теләсәгез, хәзер үк тынычланыгыз һәм мине тыңлагыз: әйдәгез барыбыз да шпильне әйләндерик!.. Бу сүзләрне Илдус болай гына, куркуга төшкән кешеләрне һәм үзен-үзе бераз юату өчен генә әйткән иде һәм аннан ни дә булса чыга- рына үзе дә ышанмый иде. Шулай да җыйнаулашып якорь чылбырын тарттыра торгач, паром кинәт талпынып алды һәм бераз турайгандай булды. Түбәндә моторны да бар куәтенә җибәрткәч, ул, җан кергәндәй, бөтен корпусы белән тагын да катырак калтырый башлады һәм, ниһаять, сай җирдән ычкынды. 87 — Була, дуслар, була... Без кузгатмыйбызмы соң!—дип Илдус күңелләрен күтәреп җибәргәч, пассажирлар да бераз тынычландылар һәм шпильне тагын да җәһәтрәк әйләндерергә керештеләр. Озакламыйча давыл да басыла төште. Дулкыннар, әле һаман дуласалар да, хәзер инде баягы кебек палубага кадәр ыргылып менә алмыйлар, ә үзләренең хәлсезләнүләренә ачынып, бушка гына җикеренгәндәй гоелалар һәм күз алдында басылганы ан-^б а сыла баралар иде. Тиздән дамба итәгеннән тәмам котылган паром да дулкыннар өстендә җай гына чайкала башлады. Паромчылар да, пассажирлар да, баштанаяк манма су булып чыланган һәм бик алҗыган булсалар да, тынычланып, җиңел сулап куйдылар... Шулай да алар шунда ук кайтып китә алмадылар, һич тә уйлама- гандакөтмәгәндә әллә ничек кенә юк булган Шәриповны эзли-эзли, дамба буйлап паромда ары-бире озак йөрделәр һәм караңгыда берничә тапкыр ялгыш тагын чак кына сай җиргә утырмый калдылар. Иртән таң яктысында дамба буйларын янә бер мәртәбә урап чыккач кына алар бик борчылган һәм аптыраган хәлдә, ниһаять, кайтырга борылдылар. V Дөньяга беренче нурларын сирпеп офык артыннан кояш калкыган- да пристаньга кайтып җиткәч, Илдус белән Асия бер мәлгә бик аптырап калдылар. Гадәттә бу сәгатьләрдә әле буш була торган дебаркадер янында кузгалып китәргә әзер буксир пароход һәм озын муенлы йөзмә кран тора; матрослар пароход палубасына ашыга-ашыга корыч аркан, пластырь һәм капчык-капчык цемент төйиләр иде. Югарыда, капитан күперчегендә, порт җитәкчеләре җыелган, барысының да чырайлары караңгы һәм борчулы иде. Паром янәшә килеп туктауга, алар, моны ничек аңларга дигәндәй, үзара гаҗәпсенеп карашып алдылар. Аннары порт начальнигы — өстенә җиңел плащ кигән юантык гәүдәле кеше— паром туктаган якка чыгып җиз рупордан кычкырып сорады: — Әй, «Баһадир»!.. Сез ничек кайта алдыгыз?.. Без монда ут чыккандай, сезне коткарырга ашыгабыз бит... Нинди тамаша бу?.. — Менә кызык, ничек кайталармыни... Борылдык та кайттык, — дип җавап бирде Илдус. Бераз дәшми торганнан соң, ул, акланырга теләгәндәй, авыр көрсенеп өстәп куйды: — Давылда Шәрипов... һәлак булды, аны эзләп йөрдек. Югыйсә кичтән үк кайтып җиткән булыр идек... Ә безнең турыда сез ничек белдегез соң? — Ничек белмәскә ди... Ә кем әйтте Шәрипов һәлак булды дип. Телефоннан шалтыратып бөтен портның астын-өскә китерде ул. Баягынак көймәдә үзе кайтып кергәч тә, ут капкандай кабалана, бөтенләй һәлак булганчы, тизрәк барыйк дип ашыктыра... Инде хәзер тәмам аптырауга төшкән Илдус, зур ачылган коңгырт күзләре белән бер начальникка, бер Асиягә гаҗәпсенеп карап алды һәм үзалдына сөйләнгәндәй: — Бу ничек була инде? Каекка утырып шылды микәнни? — дип әйтеп куйды. — Без тегендә аны эзли-эзли интегеп беттек. Башыбызга ниләр генә килмәде... Бактың исә, әнә ничек: батмас борын күбеккә тотынмакчы булган икән... Шулчак әллә кайдан гына бик эшлекле чырай белән Шәрипов үзе килеп чыкты да, шатлыклы хәбәр китергәндәй: — Иптәш начальник, ниһаять, барысын да төяп бетердек... Кузгалырга мөмкин, — диде һәм, көтмәгәндә паромны күреп, аптырап телдән язды. Хәзер аның ак кителе дә, сары эмблемалы биек фуражкасы да чыланып тапланып беткән, гадәттә һәрвакыт матур итеп ике якка бөтереп йөртә торган җирән мыек чылгыйлары салынып төшкән. Бөтен кыяфәте кинәт миңгерәүләнеп калган кешегә охшаган иде. Ул, нидер аңлатмакчы булып, авызын ачты, әмма, тел тибрәтеп, берни дә әйтә алмады. Балык кебек, авызын ачып гел сүзсез тора бирде. Начальник аның халәтен аңлады булса кирәк. Ул аңа бер сүз дә әйтмәде, хәтта борылып та карамады. Колхозга китүче яшьләрне аргы якка чыгарып куйган һәм паромны давылдан саклап калган өчен рәхмәт әйтте дә, үз юлына китеп барды. Башкалар да таралдылар. Шәрипов һаман шул хәлендә тора бирде. Бераз вакыт үткәч кенә ул. саташулы авыр йокыдан уянган кебек, кыюсыз гына як-ягына каранып алды һәм, кеше күзенә күренергә базмагандай, кубрикка төшеп китте. Ә Илдус белән Асия палубада икәү генә калдылар. Асия чак кына кысыла төшкән соргылт күзләре белән Илдуска озак кына карап торды да кинәт кычкырып көлеп җибәрде. Илдус аннан: — Аю биетәләрме әллә, син ник авыз ерасың? — дип сорады. Асия һәмишә көлүеннән тукталмыйча: — Ай-хай, малай, үзең болай юаш кына кебек күренсәң дә, усал да була беләсең икән, — диде. — Төнлә белән куркыткан пассажирларга кычкыруыңнан хәтта мин дә сискәнеп киттем... Асия телдән шулай шелтәләгәндәй итсә дә, күзләре белән Илдуска үз итеп, аны әле генә чынлап таныгандай сокланып карый һәм ак тешләрен кояшта җемелдәтеп ягымлы елмая иде.