Логотип Казан Утлары
Роман

УТЫЗЫНЧЫ ЕЛ

 ике кисәктән

БЕРЕНЧЕ КИСӘК

ЯЗУЧЫДАН

Бу романның бүгенге киң катлау укучыларга мәгълүм булмаган үз «тарихы» бар. Иң элек шуны ачыклап үтмәсәк, кайбер нәрсәләрнең аңлашылмый калуы мөмкин. Миңа унтугыз-егерме яшь тирәләре иде. Авылдан соңгарак калып килгән, соңгарак калып укый башлаган һәм, гомумән, бөтен нәрсәгә соңгарак калып өлгерә торган кеше — мин, үземнән бишалты яшькә кече балалар, шәһәр малайлары арасында, кара каргалар өеренә эләккән ак чәүкәдәй, тузгыган башымны кая куярга белмичә, урта мәктәпнең соңгы классларында укып йөргән була идем. Ярты күңелем авылда калган иде. Шуның өстәвенә тагын, җәйге каникул вакытларында авылга кайтып, июнь, июль, август айларында — игенчелек эшенең иң кызган бер чагында — кыр һәм ындыр эшләрендә катна- .шып, яшьләрнең кичке уеннарында «гуляйть» салып, кыскасы, яңадан авылның үз тумасына әйләнеп, кышын йоккан шәһәрне күңелдән тәмам «юып» килә торган идем. Шул ук вакытта, Такташ мәрхүм әйтмешли, «бунтарь йөрәк»нең авылга гына сыеп каласы да килми, революция биргән мөмкинлектән файдаланасы: укыйсы, халык өчен файдалы кеше буласы да бик килә иде. Әнә шулай, берсенә сыймыйча, икенчесенә ияләшә алмыйча, авыл белән шәһәр арасында буталып йөргән бер вакытта, безнең иләс-миләсрәк торган күңелләрне магниттай үзенә тартып һәм гомумән барыбызны да, бөтен илне аякка бастырып, колхозлашу хәрәкәте кузгалды. Без, яшь-җилкенчәк, ул чагында бу зур хәрәкәтнең төп аелын тиешенчә белеп тә җиткермәгәнбездер, һәрхәлдә, минем үземә аның күп кенә яклары томанлы иде әле. Тик шулай да бу яңа хәрәкәт безне бөтереп алды. Аның без белеп җиткермәгән, әмма яшь күңелне өзлексез үзенә тартып торган романтикасы бар иде. Без, үзебез рәтләп төшенеп тә җитмәгән килеш, ул хәрәкәтне яклап кычкырырга, кул чабарга, көчебез җиткәнчә аның файдасына агитация алып барырга тотындык. Каникул вакытларында, беркем дә кушмаган килеш, колхозга керергә өндәп ясаган озын-озың докладларыбыз, шау-шулы җыелышлар, комсомол райкомы оештырган культбригада составында Актаныш волостена китеп, андагы беренче колхозларда башкарган эреле-ваклы эшләребез әле дә булса күз алдымда. Б Әле урта мәктәпне дә бетермәгән, күңеле ныклап бернәрсәгә дә утырмаган иләс-миләс авыл егете — мин — әнә шул бөек халык кузгалышының эчке романтикасы белән рухланып, колхозлашу хәрәкәте турында роман, язарга тотындым. Вакыйгаларга һич суынырга ирек бирмичә, шундук ? та бетереп, 1931 елны, мин ул романны «Җир тыңлый» дигән исем астында бастырырга да өлгердем. Әсәр гаҗәп каршылыклы язмышка дучар булды. Берәүләр аны күкләргә чөеп мактап каршы алдылар (үзеннән-үзе аңлашыла: ' әгәр шундый дәррәү мактаулар булмаган булса, ул алай тиз басыла да алмаган булыр иде). Икенче берәүләр, сагая төшеп читтән-чаттанрак кызыксынып көтеп тору юлына бастылар. Әдәбият эшен — зур эш, халык эше, партия эше дип санаучы һәм азмы- күпме каләм сәләте булган яшь язучыны саташтырырга теләмәгән өченче берәүләр шундук, үз фикерләрен ачыктан-ачык әйтеп, романны каты тәнкыйтьләп чыктылар. Мин бу урында моннан утыз ел элек булган ул тәнкыйть фикерләрен яңадан күтәреп, бәйнә-бәйнә сөйләп торуны кирәкле тапмыйм. Нәрсә генә булмасын, китап нинди генә рәхимсез язмышка дучар ителмәсен, мин аңардан бөтенләй үк кул селтәмәдем. «Әдәби сабыйлык»ның күләгәле яклары — җитди иҗтимагый вакыйгаларның эчке пружинасын тиешенчә күреп җиткермәү, сыйнфый көчләрне җитәрлек дөрес төсмерләмәү, тасвирлана торган вакыйгаларның логик һәм психологик дәлилләрен кирәгенчә ачмау кебек кимчелекле яклары булу белән бергә, яшьлеккә хас матур яклар да юк түгел иде анда. Утыз еллап вакыт узганнан соң, 1958 елны, мин ул әсәргә яңадан әйләнеп кайтып, бөтенләй яңабаштан эшләргә керештем. Бик әһәмиятле ике сәбәп мине бу «иске» темага яңадан әйләнеп кайтырга мәҗбүр итте. Беренчедән, илебездәге халыкның барлык катлауларын диярлек кузгаткан, зурлыгы, халыкның катнашуы, тарихи әһәмияте һәм эчке драматизмы ягыннан Бөек Октябрь революциясе вакыйгаларына тиң булган колхозлашу хәрәкәте безнең татар совет әдәбиятында ачылмаган бер сәхифә булып кала килде, әле дә шулай диярлек. Ә халык массаларының киң катнашы белән ясалган, халык тормышының алга барышында борылыш ноктасы булган һәм күп төрле кешелек язмышларын мәйданга ташлаган андый зур вакыйгалар һичбер вакытта да искермиләр, андый вакыйгаларны һәр яңа чор үзенчә «укый», яңача ача. Теләгемә ни дәрәҗәдә ирешкәнмендер, ләкин мин, үземә калса, бу тарихи эпопеяны үземчә, бүгенге карашлар югарылыгында торырга тырышып, яктыртырга теләдем. Шул чорның драматик вакыйгаларын логик дөреслек нигезендә күзәтү белән бергә, алардан да бигрәк мине кешеләр, язмышлар, аларның үзара үрелеше: көрәш, якага-яка килү, ялгышлар һәм күз яшьләре, кыскасы, җанлы кешеләр, аларның язмышлары кызыксындырды. Үзегез уйлап карагыз, ахыр чиктә, барсы да кешеләр өчен һәм барсы да кешеләр тарафыннан эшләнә түгелме соң! Икенчедән, бусы беркадәр профессиональ сер булса да, әйтмичә кала алмыйм: мин, язучы буларак, үземнең иҗат кырымда, сөрелә башлап та, сөрелеп бетмичә ташланып калдырылган һәм файдасыз эрем үсеп утыра торган кишәрлекләр булуын теләмәдем, хәзер дә теләмим. Әнә шул ике мотивны күздә тотып, мин бу темага яңадан әйләнеп кайттым. Әлбәттә, элеккеге китаптан монда таш өстендә таш та калмады. Ләкин шул ук вакытта искене сүткәндә шундый ташлар да килеп чыккалады, мин аларны бүген, андый чын җемелдәүләре белән, белмим, таба алган булыр идемме икән? Андый «ташлар», әлбәттә, бүгенге төзелешкә дә бик ярап куйдылар. Кыскасы, кулымнан килгәнне эшләдем, хәзер менә аны, тәвәккәлләп, уку- чыларымның гадел хөкеменә чыгарам. Автор. 12 Шаулы давыл безне кинәт бөтереп алды... Ишкәкчебез, коерыкчыбыз батып калды. Атты ярга дулкын мине, ялгыз башым. Сузам иске гнмн, янда юк юлдашым. 4* \ Керешәм шунда яңабаштан иске җырга, * Карап яңа серләр тулган иске кырга. Янымдагы кыяны кыздыра кояш, Кибә судан манма юеш чыккан өс-баш. А. С. Пушкиннан 1 Кышның беренче ае терлекләрне тинтерәтә торган салкын җилләре,, явымсыз-чәчемсез кырыс болытлары белән крестьянны тәмам аптыратып узганнан соң, январь башыннан кинәт карлы-буранлы, сулышка- җиңел һәм күзнең явын ала торган йомшак ак кыш керде. Чана юллары тәмам утырды, кешеләр барасы җирләренә гамьсез чыгып китә башладылар. Иң рәхәте бигрәк тә кыз-кыркын өчен иде: әтиләре кая булса да юлга чыгып киттеме, алар, мең төрле хәйләләр белән әниләрен ничек тә күндереп, кич утырулар, аулак өйләр ясарга тотыналар, шул аулак өйләрдә күрәсе кешеләрен күреп, сөйләшәсе серләрен сөйләшеп, җырлашып һәм колак тонганчы гармонь уйнатып, үзара бер ябага коеп алалар, шул арада тагын, җаен туры китереп, яннарында сөйгән егетләрен кундырып чыгарырга да өлгерәләр иде. Тик тау башындагы мәктәп бинасының тәрәзәсендә күренә торган ялгыз бер ут кына, авылның борынборыннан килгән шул кыргый гореф-гадәтләре белән бәхәскә кергәндәй, төн урталарына кадәр җемелдәп янып тора да, аннары ул да сүнә. Әле күптән түгел генә бу Әтәчле авылына уку өе мөдире итеп җибәрелгән Котдус Вафин янына кереп караучы булмый, ялгыз баш утырып тәмам аптыраган Вафин борынын салындырып өенә кайтып китә, авылга буранлы төн хуҗа булып кала, әлләнидә бер ялкау гына өреп куючы этләр кала, капка башларында, лапас түбәләрендә малайлар ясап куйган һәм чак кына җилгә дә куштанланып җырлап торучы җиңел канатлы «җил тегермәннәре» кала... Кичтән үк үзенең гадәттәге тоныклыгына һәм котырып кузгалган буранга күмелгән Әтәчле авылында ул төнне, башка төннәрдән үзгә буларак, бик яман тавыш белән эт улаганы ишетелеп торды. Төн урталары авышкач, эт өзгәләнеп чиный-җылый башлады. Галләм хаҗиларның төнгә карый торган өске өйләрендә ут алдылар. Хуҗа карт, иңенә тунын салып һәм кулына янган фонарь тотып, ишек алдыннан, каралты-кура арасыннан бер әйләнеп керде. — Юк, талау да тимәгән, эткә пычак булсынмыни, — дип авыз эченнән генә мыгырданып куйды ул, өстен салып. Хатыны Хәзинәбикә кыр- нына килеп яткач, шулай да өстәмичә тынычлана алмады: — Эт нәрсә- ул? Ходаның гөнаһсыз бер мәхлугы. Син менә кешеләрдән курык, анасы. Кешеләр котырса — яманрак. Шулай да этнең өзгәләнүе тиккә булмаган икән. Иртәгесен лапас астыннан Актырнакның, телен аркылы тешләп, кәкерәеп катып калган гәүдәсен таптылар. Көчек чагыннан ук үзләрендә үскәнгә, этнең кинәт кенә болай үлүе өйдәгеләрнең барсын да аптырашка калдырды, төрлечә фараз кылулар, сорашулар китте. Бигрәк тә хаҗиның, элекке хатыныннан калып, үги ана типкәсе астында үскән кызы Наҗия, бу хәлне ничек тә башына сыйдыра алмыйча, тәмам йөдәп чыкты. Буй җитеп килә торган бу .кыз, әлеге серле вакыйгадан соң, бала-чага кебек, әле бер кешегә, әле икенчесенә шул турыда сөйләргә тотына һәм, теге кеше кызыксынса да, кызыксынмаса да, аңардан, этләрнең шулай кинәт үлүләре дә мөмкииме икәнни дип, зур бер кызыксыну белән сораштыра башлый иде. 13 Кызының болай төпченүе Галләм хаҗига бер дә ошамады һәм ул урамга карый торган өендә торучы укытучы Шамкина’мәктәпкә киткәнче тавыш күтәрмичә ничек кирәк алай чыдашса да, теге киткәч, берьюлы кабынып, кызына ташланды. — Эшең бер дә юкмыни соң синең, бала-чага кебек сантыйланып йөрмәсәң, — дип башлады ул һәм, бер кызып киткәч аны-моны уйлап тормыйча, теленә нәрсә килә — шуны коярга тотынды, — алайга китсә, бар, урамга чыгып кычкырып йөр, әти эткә энә биргән, этнең башына әти җитте, диген. Шулай бит сез, хәзерге яшьләр. Сезнең өчен хәзер табып үстергән әти-әни сүзе сүз түгел, әнә теге,—ул укытучы торган урам як өйгә ымлады, — кырыкмыш тайлар сүзе генә сүз. Әйткәннәр сиңа, ходайдан вакыт җиткәндер, дип. Артыгын төпченергә ничу. Әлбәттә, шулайдыр. Әти чаклы әти шулай дип әйтеп торгач, шулай булмыйча соң! Әмма, ничек кенә булса да, кечкенәдән үзе ашатып- эчертеп үстергән, «кызлар эт ияртеп йөрмиләр» дип гел колак итен ашап торуларына да карамастан, өйдәгеләр күрмәгәндә генә үзе белән бозау, каз карарга ияртеп йөртә торган һәм шунда, бергә йөргәндә, бераз эч серләрен бушатыр өчен дә яраган һәм бервакытта да, беркем алдында да Наҗиянең эч серен кешегә чыгармаган бичара Актырнак- ның кинәт болай телен аркылы тешләп катып калуы кызны бик аптыраткан иде. Ул, әтисенең сүзенә каршы килергә ярамаганлыгын белсә дә, шулай да, авызына су капкандай, сүзсез генә кала алмады. — Аның бит балалары да бар, мунча алачыгы астында. Аларны хәзер нишләтәбез? — дип сорап куйды, курка-курка гына. Бу алай, әтисе әйткәнчә, төпченүдән дә, нидән дә булса шикләнүдән дә түгел, бу — әле үзе дә балалыктан чыгып җитмәгән йомшак күңелле кызның аптырап әйткән бер сүзе иде. Әмма әтисе алай нечкәртеп тора алмады, корырак булу өчен әтисенең, күрәсең, үз сәбәпләре булгандыр. Менә ул бер мәл, күзенең агы белән генә диярлек, кызына текәлеп карап торды, аның күз карашларыннан нәрсәдер алмакчы булды, ала алмагач, кинәт аеруча җене чыгып, ләкин акырып-бакырып түгел, авыз эченнән генә пышылдап, буыла-буыла сөйләнергә тотынды. — Шулаймыни әле? Балалары да бармыни әле аның? Мунча алачыгы астында дисеңме? — ул, өсте-өстенә сораулар биреп, кызына якынлаша төште һәм, борын төбенә үк килеп, тагын бер мәл сүзсез генә карап торганнан соң, бераз йомшагандай булып, ләкин тавышын киметергә дә, үстерергә дә һич ашыкмыйча, өстәде, — ай, күпне белә башладың син, бәбкәем. Ходай ахырын хәерле кыла күрсен, кыз баланың болай күпне белүе хәерлегә булырмы икән? Аннары ул, кызга җавап биреп түгел, аны бөтенләй бар дип тә белмичә, үзенә-үзе сөйләнгәндәй, авыз эченнән генә мыгырданырга тотынды. — Ул анасыз көчекләр белән нишләмәк кирәк, җан көекләре белән... Алайса, без аларны болай итик... аналары киткән җиргә китсен балалары да... Хода гафу итәрмен дигән андый эшләрне. һәм ул лапас-кура артындагы мунча ягына таба китеп озак та тормады, тун итәгенә төяп, әле рәтләп күзләре дә ачылмаган, шуңа да карамастан үзара кыймылдашып, ахактай алсу телләре белән шушы кырыс дөньяның тәпиен яларга әзер торган көчекләрне утын бүкәне янына китереп койды. Тегеләр, үзара әүмәкләшеп, кайсы кая таралышып та өлгермәделәр, Галләм карт, бүкәнгә чабылган балтаны алып, кызының нәкъ күз алдында, берсе артыннан икенчесен бүкәнгә куеп, көчекләрнең башларын чапты. һәм бу эш әлләни озакка да бармады. Биш-ун минут үттеме икән, җил дә кермәслек итеп кирпечтән-таштап катырган лапас астында, шул ук ике кеше — ата һәм аның кызы — басып калды. Аннары тагын: 14 бүкәннең төрлесе төрле ягында канлы башлар аунап яталар иде. Беразга икесе дә әйләндереп сүз әйтә алмыйча тордылар. — Син әле һаман монда катып торасың икән, — дип, авыр гыиа эндәшеп куйды, ниһаять, әтисе. Ул беленер-беленмәс кенә калтырана һәм, калтырануын кызына ничек тә сиздермәс өчен, үтә кырыс күренергә тырыша иде, — алайса, әйт, тагын кайда нәрсәләр бар? Кыз бер сүз белән дә җавап кайтармыйча, өермә кузгатып алып киткән гөнҗәләдәй, кинәт урныннан купты, як-ягына да карамыйча, өйгә йөгерде. Дөресен әйткәндә, ул, яшь булуына карамастан, байтак кына нәрсәне белә, белмәгәннәрен күңеле белән сизенә, чамалый, әйтсә — тел очында гына әйтердәй сүзләре дә бар иде. Ләкин әйтмәде һәм әнә шулай каршы бер сүз дә әйтмичә йөгереп кереп китүе белән ул әтисен тагын да ныграк хафага салды: «эт баласы түгел... үз балаң... башын чабып кына котылып булмас» дип уйлады карт, үзенә үзе акыл бирергә тырышкандай. 2 Наҗия капка төбенә чыкты һәм кинәт кая барырга да белмичә тукталып калды. Шул ук вакытта кире борылып өйгә дә керәсе килми иде аның. Булса да булыр икән шундый мәзәк хәл. Бөтен кешенең үзенә күрә эше бар, ә менә Наҗиянең бер эше дә юк: капка төбендә багана саклап тик басып тора. Югыйсә, өйдә, абзар-кура арасында эшнең бетәсе юк, ләкин Наҗиянең өйгә керәсе килми. Үпкәләүдән дә түгел, сүз итеп әйтерлек хәтерен дә калдырмадылар кебек, ә менә керәсе килми. Гел генә капка төбе дә саклап булмый, менә ул урам буйлап Тегермән очына таба атлады. Нишләп ул очка таба китүен үзе дә рәтләп белми, ул очта кызның әнисе белән бертуган түтәе, ул түтәенең Наҗия яшьләрендә Нәфисә исемле бер кызы бар. Дөрес, туганнан-туган гына булуларына карамастан, бу ике кыз берберсен бик алай өнәшеп бетермиләр, тагын да дөресрәге, Нәфисә Наҗияне өнәп бетерми. «Безнең очта кеше кара керле, сезнең очта бар да эчсерле» дип Нәфисәнең берничә тапкыр җыр белән төрттереп тә куйганы бар. Шуның янына тагын, болай да җанны кая куярга белмәгән бер минутта, әллә кайчан, әллә кемнәр авызыннан ишетелгән икенче бер җыр кисәге дә исенә төшеп тора: Байның кызы бай кебек, өйрәнмәгән тай кебек, Ярлы кызы — җанкисәгем йомарлаган май кебек, — дип җырлаганнар иде шикелле. Кереп калган бит шул колакка. Җитмәсә тагын кирәк-кирәкмәс бер вакытта искә төшеп торуын кара әле. Үзенә, үзенең авылда бер Галләм хаҗи кызы булып тууына ачуы килгәндәй булды Наҗиянең. Үз уйларына шулай күмелеп, түбән генә карап атлап барганда: — Нәрсә югалттың, чибәр кыз? Избач абыеңа юл да бирмичә үтеп барасың, килешмәгәнне, — дип шаулап эндәшкән тавышка күтәрелеп карады. Каршында ачык йөзле, авызы гел ак тештән генә тулган, күңелле бер егет басып тора иде. Әллә үз күңеле кара мунча кебек караңгы булганга, бу таныш түгел егетнең Наҗиягә иң элек көләчлеге, ерылган авызы, ап-пак тешләре ошады. Култыгында китаплары да бар, «Берәр яңа укытучы булса кирәк... әллә контор кешесе микәй?» дип тә уйлады Наҗия. Шундук хәтеренә төшереп, «Авылга яңа избач килгән дигәннәр ие... ЛАөгаен, шулдыр әле» дип кистеребрәк тә куйды. — Әллә кайдан килгән кешеләрнең барсына да юл биреп бетереп булмас инде, гаеп итмәссез, абый җаным. 15 Нажия шулай дип узып китә башлаган иде дә, кул? <гына китап кыстырган әлеге укымышлы «абый» аның юлына аркыл төште. — Әллә кайдан килгән булсам да, ят кеше түгел, — Дип тезә башлады егет, бу юлы инде яхшы ук җитдиләшә төшеп: — шушы авылда эшләргә тиешле кеше. Таныш булыйк: исемем Котдус, фамилиям Вафин була. Сезне кем дип атыйк икән? Егетнең Наҗия белән сөйләшәсе килгәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде. Шулай да Наҗия урам уртасында, көпә-көндез, бу таныш түгел егет белән озак сайрашып торуны яхшысынмады, кыска щна итеп өзеп куйды: — Без алай исемле кешеләр түгел, абый. Күрше-күлән кем икәнлегебезне белсә, килгән-киткән кешеләр белмичә калсалар да дөнья җимерелмәс. һәм ул, каршында басып торган «китаплы абый»ны җиңел генә уратып, тизтиз атлап китеп барды. Бераз киткәч шулай да борылып карамыйча булдыра алмады. Егет, култыгындагы китапларын рәтләгән булып, кыз киткән якка таба карап торган икән, кыз да борылгач, алар- ның күз карашлары янә очрашты. — Абый, сездә кызык китаплар бармы? — дип сорады Наҗия, ара ераклашкач бераз батырая төшеп. — Бездә кызык булмаган берни дә юк, сеңлем. Кил генә. Сезнең ише яшьләр өчен избач ишеге һәрвакыт ачык. Избачы һәрвакыт ачык та булмасын, ди. Әмма таныш түгел бу егетнең чырае ачык булып, үзе белән әнә шулай күңелле итеп сөйләшеп китүе ошап калды Наҗиягә. Юк, дөнья сөремле кара мунча гына булмаска тиеш. Дөньяда шулай ук чабып ташлаган көчек башлары гына да тәгәрәшеп ятмый торганнардыр. Әгәр дә, әйтик, кеше-кара күрмәгәндә генә шул «Избач» дигәннәренә барып, аннан кызык-кызык китаплар алып кайтып булса... Әй, исе киткән (икән, үзе бара алмаса,. аларда укытучы Сәрвәр апасы тора, Сәрвәр апасы алып кайтып бирер. Ничек кенә булмасын, яныннан «Избач абый» үтеп киткәч ничектер күңеллерәк булып калды Наҗиягә. Бервакытта да, бервакытта да сизелмәгәнчә булып бит алмалары кыза башлады. Бу — салкынныкы түгел, салкынныкы болай кычыттырып, рәхәтләндереп янамыни! Аннары тагын, төн буенча буран уйнаганнан соң, җил басылган, көн дымыкланып, тынычланып калган, урамга малайлар чыккан, хәтта бик сирәк күренә торган зыяндашлы Коттыбый да чыккан, капка төбендә узган- нан-барганнан сәлам алып, хәл-әхвәл сорашып кала. Шундый йомшак,, ап-пак карга күмелгән, җылы, дымык көндә дә сиздереп бит очлары янып тора икән, әллә ходаем, бу Наҗия дигән кызга искәртмәстән генә берәр чир килә инде! Наҗия кинәт кире борылып өенә кайтырга булды. Аның хәзер күңеле беркадәр тынычланган, Тегермән очындагы Тудык апаларга барып, Нәфисәнең киреле-морлы сүзләрен тыңлап утырмаса да үләрлек түгел иде. Шулай да кыз, килгән урамы буйлап сузылып кайтуны яхшысынмыйча, ындыр артлатып кына кайтырга булды. Аннан тынычрак, кеше- карага күренеп йөрисе түгел, шулай ук әлеге теге култыгына китаплар кыстырган «Избач абый» да әлбәттә очрамаячак, әмма барыбер, очрамаса да, үзе күз алдында булмаса да, кыз аның турында уйланып кайта: «Кара әле син аны, кил, дигән була... бик тиз генә килер дип белә торгандыр. Көтеп тор... килерләр синең избачыңа аулак өй калдырып». Шулай үзе белән үзе әрепләшеп, әле күңеленнән избач егетне үртәп, әле яклап кайта торгач, ул үз турыларына кайтып җиткәнен сизми дә калды. Арт капкадан гына кермәкче иде дә, әтисенең артта — мунча тирәсендә — нидер кыштырдап йөрүен күргәч, тыкырыктан әйләнеп, урам капкадан керергә булды. 16 Ләкин УР'Ум капка эчке яктан бикләнгән иде, шакыганчы беравык вакыт куркынып, тукталып калды кыз. Тиздән алар икәү бул дылар, На^^йя янына капка төбенә җыйнак кына итеп оек-чабата, өстенә кыска бишмәт кигән, итәген кыстырган һәм, шунлыктан булса кирәк, биле аеруча спай сыгылып торучы, яртылаш артка шуган шәлъяулыгы астыннан ике якка майлап тарап салган кара чәче, чәч юлы, тигез ак маңгае аеруча күзгә бәрелеп торган, утыз-утыз биш яшьләр чамасындагы хатын — Җаббар Гайниясе килеп басты. «Сорый килгән булса кирәк... Көне түгел, апа җаным, әтинең кире ягы белән торган чагы» дип уйлап куйды Наҗия, Җаббар Гайниясенең култыгында буш капчык күреп. — Кертмиләр мәллә? — дип, шаярткан булды Гайния, авызын ерып, һәм кинәт аның матур кара күзләреннән беркадәр үлчәүсез- рәк, ләкин чагып ала торган чая нур уйнап узды: — Көндез капка бикләп утырырга, теге ни...Илдә юкны дигәндәй... Гайния кычкырып сөйләнә-сөйләнә, Наҗиядә билгесез хәвефләнү уятып, ике йодырыгы белән берьюлы капканы төйгечли башлады. Авыл читендәге өендә, менә ничә еллар инде, бердәнбер кәҗәсе белән ялгыз үзе генә торганлыктан һәм кайбер азгын кешеләр, кул салырга чамалап та, бозык ниятләре барып чыкмагач, ачудан «Бичура Гайния», «Кәҗә Гайниясе», «Тутырган тавык» дигән кушаматлар таккан Җаббар Гайниясе, асылда, бик тәвәккәл, бәхетсез яшьлеге өчен бетмәс- төкәнмәс ачулы, шул ук вакытта авыл хатыннары арасында сирәк очрый торган матур, бер дә таушалмаган, табигый бизәкләре үзендә сакланып калган, шушы бөтен күркәмлекләре өстенә тагын, килеп бәрелгән капкасыннан керми калмый торган үзсүзле бер хатын иде. Аңа, әлбәттә, капканы ачмыйча булдыра алмадылар. Шул бер ачылган капкадан Наҗия дә мыштым гына шуып эчкә үтте. 3 Капканы куш йодырык белән бик каты шакып керүенә дә карамастан, Гайния белән Галләм хаҗи арасында сүз көтелмәгән рәвештә җайлы акты. Ник дисәң, сәбәбе бар: Гайния сорарга килгән, сорарга килгән вакытта иелмәс җирдән баш иелә, ә Галләм хаҗи, авылда эшләрнең кай якка таба борылырга торуын чамалап, ак җәймә-камыр булып җәелергә әзер иде. — Бурада тарткан он булса, — дип башлады ул җайлап кына, — онын анысын алып китәрсең, үз мөселманыңнан җәл түгел, китап та шулай кушкан, кабасы ризыгыңны мохтаҗлар белән бүлешеп кап, дигән. Беренче сүздән үк келәт ишекләрен болай киң ачуның астында нәрсә ятканлыгын ачык кына белмәсә дә, шулай да Гайния төшеп калганнардан түгел, Галләм абзасы белән бүген генә эш итмәгән, соңыннан моны бише белән кайтарып алачагын белә, шуңа күрә картның болай, китап сүзләре кыстыргалап, юхаланып азаплануын бер дә яратмый. Әйтсен иде әйтер сүзен такыр идәнгә атылып төшкән борчак кебек итеп. Әйе, яратуын яратмый, әмма хаҗи абзыйсына каршы килеп авыз ачарга да кыймый. Соңыннан алсын, бише белән генә түгел, уны белән алсын, ничек тә рәтләр, җәен көнлеккә йөреп урагын урыр, әвен сугарга йөрер, казы бәбкә чыгарып аларны исән-сау үстерсә, каз бәбкәләре сатып түләр, елы килешсә чикләвек сатып та бурыч^ түләрлек кенә әмәлләргә булыр, әмма ирсез хатын өчен бүгенгесе кыйбат: тышта буран котырып кар өелә барган саен, Гайниянең җилпуч төбе такырая төшә. Шундый чакта ярлы тәкәббер булып торып буламы^соң! — Бер килгән җиргә киләсең, гаеп итмә инде, Галләм абзый, дип, тегенең юхалануына каршы үзе дә юхаланырга тотынды ул бер аздан, — дөньяныкы дөньяда бетәр, ничек тә бәхилләше^Р^з. Җәренгә азмыкүпме чәчеп калдырганым да бар, булмый икән, хулым-аягым сау, эшегезне эшләп түләрмен. — Куйсана, Гайния килен, — дип кул гына селтәде Галләм; исе китмәгән бер кыяфәт белән. Кырпулы бүреген тиз генә башына чәпәде дә, өстенә бишмәтен кияргә дә онытып, кыска җиңле камзулдан гына, җил-җил басып келәткә таба атлады. Култыгына капчыгын кыстырган Гайния аның артыннан ничек кирәк алай гына өлгерә алды. һәр кешенең үз аршины дигәндәй, картының өстенә дә кимичә болай егетләнеп чабуын һәм аның артыннан Җаббар Гайниясенең, кыстырган итәге астыннан кызыл ыштанын балкытып, келәткә йомылып кереп китүен аш өе тәрәзәсеннән күреп калган Хәзинәбикә моны үзенчә юрады: «Нишләп йөри тагын бу Җаббар Гайниясе? Койрыгы пешкән мәчедәй... Тегесен кара тагын, карт җенне... Тәмам очынган, өстенә дә кимичә чаба» дип, вәсвәсәләнеп, уйлап куйды, һәм озак уйлап торырга чыдамлыгы да җитмәде, тегеләр келәттә он тутырып кайнашканда, тавыкларга болгатырга көрпә, казларга сибәргә солы алып чыккан булып, берничә тапкыр келәттән җәһәт кенә уратып чыкты. Әмма Гайния дә, Галләм карт үзе дә Хәзинәбикәнең мондый тилелегенә игътибар итәрлек дәрәҗәдә түгел иделәр. Гайния, тау чаклы вәгъ- дәләрбиреп булса да, хәзергә теш арасына кыстырырлык икмәкле булуы өчен куанып бетә алмыйча, картка рәхмәт артыннан рәхмәт яудыра, ә Галләм карт, шушы форсаттан файдаланып, «Бу Бичураны әкренләп җимгә ияләштерергә, илдә шаукым кузгалып торган арада аңарда артык-портык әйберне саклап калырга булмасмы?» дип эченнән план корып азаплана иде. Шулай да Галләм карт бер мәсьәләне Гайниягә ачык әйтеп җибәрүне кирәк тапты. — Иллә-мәгәр рәнҗеш булмасын, Гайния килен, — диде ул, тегесе китәргә дип капчыгын җилкәсенә күтәргәч, — алдан әйтеп куюым шушы: быел чәчүеңне, сукаңны миңа ышанып торма. — Кара әле, хаҗи абзый, — дип, кинәт башына сугылган кебек, аптырап калды Гайния һәм иңендәге капчыгын «лап» итеп җиргә төшерде, — кайдан килеп чыккан сүз булды инде бу? Истә-оста юк чагында. Бер бүген генә уйлап чыгарган эш түгел ләбаса. Ничә еллар-, дан бирле уртагына игеп киләсең, сүзгә килешкәнебез булмады, моннан соң да, шәт, рәнҗетешмәбез. Чынлап та, шулай. Менә ничә еллардан бирле инде, Гайниянең ире Җаббар күкрәк бакасы белән вакытсыз кара җир астына кергәннән бирле, Галләм хаҗи бу тол хатынның бер имана җирен уртагына игеп килә, нинди шартларда икәнлеген берәү дә белми, чәчү-сөрү вакытларында хаҗиның ялчысы ике төрәнле сабан белән, бер уңайдан, Гайния җирен дә әйләндереп сала, шуның бәрабәренә Гайния ел буе диярлек боларда, җыен калдык-постыкка, бил бөгеп эшли. Җитмәсә тагын әнә үз теле белән «моңарчы сүзгә килешкәнебез булмады, моннан соң да рәнҗетешмәбез» дип сайрап тора. Кыскасы, ал капкадан кертмәсәң, арт капкадан үзе бәреп керә торган аяклы бәхет иде, югыйсә. Шулай да хаҗи быел бу мәсьәләдә Гайния белән ике араны өзәргә булды. Ник дисәң, сәбәбе бар: хаҗига җиткерделәр; телгә кертә башлаганнар. — Син инде, кем, Гайния килен, әнә халхозга бар, шуның өчен халхоз дигәннәре чыкты, — дип, кистереп әйтеп куйды Галләм һәм, шуның белән сүзне беткәнгә санап, ишекнең тышкы ягына ымлады. Гайния эчке бер җенләнү белән капчыкны җәлт кенә күтәреп яңадан җилкәсенә куйды, әмма ләкин бу хәбәрдән аптырабрак калган иде ул. «Халхозга бар», имеш. Әгәр ул «Халхоз» дигәннәре теге Китек колак Сәүбән оештырып йөри торган нәрсә булса, ишеткәне бар Гайниянең 2. ул турыда, кадрга шул атлы-тунлы кешеләр генә бата, ди. Кыскасы, Гайниянең оп“‘& тиенү шатлыгы, бер үк вакытта, «җиремне ничек сөрдерим?», «ке^гә барып егылыйм?» сорауларыннан килеп туган кара кайгы беләм аралашты. Ләкин, тулаем алганда, бик ул чаклы коелып төште дип тә әйтеп булмас иде аны. Чөнки, бүген-иртәгә ашый торырга азыгы булды, язга әле ерак, кичәге эшләр бүгенгә ярамыйча болай болганып торсалар, язга чаклы әллә ниләр кыланып бетүләре бар. Инде бернәрсә дә булмыйча, гел шулай искечә кала икән, ул чагында төкерергә иманасына. Күрше Мыек Якуплар кебек, бөтенесен ташлап, тотарга да китәргә Урал ягына. Бер башы да бер авызы, кайда да тамак туйдырыр. Гайния әнә шулай карый, кыскасы, Гайниянең тормыш сөючән җаны алай бирешергә җыенмый, киресенчә, Галләм хаҗи алдында әле түбәнәеп, әле юхаланып торуы өчен соңыннан хурланып бетә алмый, үзенә- үзе ачулана һәм кемгә булса да мыскыл сүзе әйтәсе килә иде. Туры килде, хәер, кешесе дә. Үз очларына җитәрәк, Мүкләк Гайфул очрады аңарга. Тегесе, балтыры яртылаш янган иске итекләрен көч-хәл белән генә өстерәп, малахай колакларын җилфердәтеп, урам буенча көнбагыш чиертеп килә иде. Гайниянең капчыклы он күтәреп кайтуын күргәч, сакал-төк баскан йөзенә кинәт җан керде. — Әҗәткәме? — дип сорады ул, теш арасыннан бүтән сүзләрне ничек тә казып чыгара алмаган кебек. Гайниянең мыскылга сусап килгән чая җаны кинәт котырып куйды. — Юк, бушлай бирделәр. Галләм хаҗиның күңеле йомшарган бүген, кем сораса, шуңа бирә. Бар, йөгер. Гайниянең шаяртып әйткән сүзе дөрес чыккандай булды, гаҗәпкә каршы, Мүкләк Гайфулны да бик ипле каршы алды Галләм хаҗи. Ләкин аңарга шул минутында ук капчыгы белән он күтәртеп җибәрергә шулай да ашыкмады. — Тау тишегеннән чыккан зыяндашлы гарәп кебек йөрмә, сакал- мыегыңны кырып кил, оныткан булсаң, исеңә төшерим: җомга көн бүген, җомга намазына керербез, алла боерса, — дип үгет-нәсихәттән башлады да, соңыннан берьюлы әйтеп салды. — Онны бура төбен кырып булса да бирермен, ходай тәгалә мөэмин-мөселманнан кызганмаска кушкан, иллә-мәгәр күз бәйләнгәчрәк кил, сиңа сөйлисе сүзләрем дә бар, кайнаган самовар янында рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырырбыз, алла насыйп итсә. Он һәм он янына тагын кайнаган самовар да вәгъдә ителгәч, Мүкләк Гайфул дигәнең, әлбәттә, бик канәгать кайтып китте. Шулай ук хаҗи үзе дә алай караңгы чырайлы түгел иде. Тик кызы Наҗия генә әтисендәге бу алмашынуларны төшенә алмыйча азаплана: иртән ничек кире ягы белән торган кеше, хәзер әнә нинди изге бәндәгә әверелде: сорап килгән кешегә онын биреп җибәрә, кырынмаган булсалар, кырынырга куша, җомга икәнлекне искә төшерә. 4 Ничаклы гына исе китмәгән кебек күренергә тырышмасын, шулай да уйланмыйча булдыра алмый Гайния: шул бер имана җирен сөрдереп чәчтерү өчен тагын кемгә барып йөз суы түгәргә инде аңарга? Язга чыгу алдыннан атсыз крестьяннар өстенә кара сөрем булып куна торган борчу Гайния өстенә дә төште. Кичтән бик иртә ятканлыктан, йокысы туйган, күзе шар булып ачылган, ләкин торырга иртә, тышта зарыгып хуҗаны көтеп торучы әлләни терлек-туары да юк, кичтән эшкә әйткән кеше дә булмады, шулай икән, өнендә тәпиен кабып яткан аю кебек, өстеңә кояш төшкәнче аунап ята бир. Ләкин күңелдә борчу-кара песи тырнашканда бик алай тәпи җылытып ятып та булмый икән шул. Торды, сукыр лампаны кабызды, өй таракан катырырлык салкынайган, 19 әллә ишек ябылып җитмичә калганмы, дип үзалдына се/м, м>сөйләнә, салкын идәнгә лач-лоч басып, ишекне карап килде. Буәсу'4 чаклысы барсы да үз урынында иде. Тәне чирап киткәндәй булып',*яңадан урынына менеп юрган астына чумды. Мич буенда сукыр лампа янып калган иде, беравык шул нурсыз утка карап, уйланып ятты. Дөресен әйткәндә, артта әлләни уйланып карар нәрсәсе дә юкг туган нужа эчендә, үскән нужа эчендә. Кайчандыр балачак дигән бер вакыт булган, ямаулы күлмәк эчендә ул үтеп киткән. Берсенә берсе охшаган көннәр, шулар арасыннан шаярган кебек кенә җемелдәп Җаббар атлы бер ябык егет килеп чыга. Бик алай счынмыйча гына яратышып йөргән булалар, тәкәллефсез генә өйләнешәләр. Бала-чагалары булмый, шуңа күрәме, Җаббары үзенең Гайниясен баласы кебек кадерли. Ягъни булган чаклысын кызганмый. Әмма булган чаклысы бик чамалы була шул. Авыл башындагы шушы кечкенә өй дә, саулыкка туймаган чирләшкә ир. Шушы да булдымы артка карап сокланып уйланыр нәрсә. Алдагысы турында, төрлечә фараз кылып, хыял белән тукланып йөрүчеләрдән түгел Гайния. Моның өчен аның башы да җитми һәм, гомумән, андый коры куык кеше дә түгел. Алда кешегә ни булса, шул. Аңарга менә бүгенгесе мәсьәлә. Ә бүгенгесе күз алдында: таракан катырырлык салкын өй, нуры үз төбеннән китми торган сукыр лампа, ялгыз баш толлык һәм баш очында бозау чаклы сорау галәмәте: язга менә җирне кемнән һәм ничек сөрдерергә? Бу бәйләнчек уйлардан тизрәк котылырга теләгәндәй, өстенә кыска бишмәтен киеп, ашыгып тышка чыкты Гайния. Тышта буран эш ясаган, баскыч төбеннән тотынып, кәҗә абзарына чаклы сыртлап кар өеп киткән иде. Җиң сызганып тотынырга эш табылуы өчен шатлангандай, бишмәтен җәлт кенә салып атып, җенләнеп көри башлады. Ишек алдын көрәде, абзар алдын чистартты, утынлык сукмагын арчыды, шулай да әле бик иртә, таң беленеп кенә килә, җитмәсә тагын кулның да кызып кына барган чагы, шундый чакта Гайнияне туктатырмын димә инде. Бер кызып киткәч, ул су юлын да көрәп, тау астындагы чишмәгә чаклы юл ясап төште. Инде юк-бар уйлар коелган, инде таң атып, авыл өстенә яшь көннең кершәнле бите күренә башлаган. Хәйдәр картның килене мунча ягып җибәргән булса кирәк, Гайниянең бор- нына әчкелтем төтен исе килеп бәрелде. Кемнеңдер чиләкләрен шыгырдатып суга төшеп килгәне күренде. Куштабан хатыны икән, Гайниянең болай таң тишегеннән көрәк тотып су буеннан менүен күреп, вәсвәсәчел хатын бераз шикләнебрәк калды. — Бик иртәләгәнсең, Гайния, — диде ул, тегене башыннан аягына- ча энә күзеннән үткәргәндәй итеп. Узып киткәч, борылып, янә бераз- карап торды һәм Гайния артыннан, бу юлы инде шактый турыдан суктырып, кычкырып калды, — кеше аягы кузгалганчы берәрсенең эзен себереп йөрүең түгелдер ич? Каһәр суккан, ялгызлык! Бер яктан дөнья нужасы җанны кыйнаса, икенче яктан әнә шундый озын телле, эчке явызлыкларыннан көйгән көнче хатыннарның урынлы-урынсыз ташлаган нахак сүзләре үтерә. Гайниянең сәламәтлеге ташып торганны, күз төшәрдәй чибәрлеген, җиңел сынлы, ачык йөзле булуын күрә алмыйлар. Шуның өстенә тагын • Гайниянең өе дә читтә. Ул гайбәтче хатыннарның көнчелектән бозылган фантазияләре буенча, Гайниясеберке үзенең шул авыл читендә-1 ге әрбәлегендә аларның ирләрен әфсөнләп ятмыймы икән? Куштабан хатыны әйткәнне башта, ничектер, игътибар итмичәрәк уздырган Гайния, соңыннан бу мыскыл сүзенең утына кинәт һәм бөтен тәне белән берьюлы пешкәндәй булып, сискәнеп куйды, кинәт эссе-суык- лы булып китте һәм,мич ягарга дип чыра телгән җиреннән чыра-пыча- гын ташлап, сәкегә йөзтүбән авып төште, озаклап, ярсып-ярсып елады..* 20 к А Тик шунһң с*г4ң гына бераз тынычлангандай булып, урныннан купты һәм шул бер яктан, үзеннән-үзе көче ташып, кулына эш таба алмыйча очьк лп йөргән, икенче яктан, башына рәхимсез нахак сүз килеп төшкән ә утыргандай, күзеңне тозландырып... Тьфү, атаңа нәләт. — Нәләтсез дә китәрмен, алай ярамагач, — дип шундук урыныннан кузгалды Мәүлиха. Ләкин күренеп тора, баштан ук болай кызык булыр төсле күренеп торган бу җыелыштан аның бер дә китәсе килми иде. Моны Мәүлиханың тавышыннан ук сизеп алган Гафи, шундук йомшый төшеп, өстәде: — Кит дигән кеше юк сиңа. Безнең үзара талашканны тыңлап утырасың килә икән, утыра бир. Үзең дә, малаең Әптери дә безнең эштә актив булырга тиешле кешеләр сез, әгәр беләсегез килсә. — Әптерахман языласы килсә язылыр, ә мин үзем сезнең ул «әктив» дигәнегезгә язылмыйм. Яшең кырыкка җитеп барганда, тиле кеше әйтмешли... Мәүлиха шулай сөйләнә-сөйләнә янә үзенең элекке урынына — азрак чыгыбрак торган мич казнасына килеп утырды. — Языласың килмәсә, болай гына, язылмыйча гына чабарсың. Безнең өчен ботка ни дә боламык ни, икесе белән дә тамак туймый,— дип кеткелдәп көлде Гафи, Мәүлиханың сүзеннән яхшы ук кәефе ачыла төшеп, һәм, җыелган яшь-җилкенчәккә карап, сүзен дәвам итте,— ә чабарга кирәк, чапмыйча әпәй ашатмаслар ахыры рабочий класска. Я әле, Вафин дускай, кемнең кайсы якка таба чабарга тиешлеген укып җибәр әле. Анда синең бар бит, бергәләп чуарлап куйган список. Җыелышны рәсми рәвештә ачып җибәрү булмады. Вафинның «Көн тәртибе» дип матур гына итеп алдан язып куйган кәгазе бер читтә аунап калды. Дәррәү генә тотынып, кемнәр өстендә алынып бетмәгән күпме икмәк бурычы барлыгын, шуны таптырып алып чыгу өчен монда җыелганнардан кайсының кемгә барырга тиешлеген исемлектән укып чыктылар. Дөресен әйткәндә, хәзер инде алай күп кеше белән эш итәсе калмаган, авылның күпчелек крестьяннары үзләренең дәүләт алдындагы бурычларын, бераз сыкраныбрак булса да, түләп бетергәннәр, хәзер авыл өстендә калган ике йөз сиксән потның ике йөзгә якыны, индивидуаль тәртиптә салынган өстәмә задание рәвешендә, авылның биш кулагы өстендә, шул исәптән илле поттан артыгы Галләм хаҗи җилкәсендә иде. Гафи абзый мыекны бик яман утыртып, ачуланып килгән иде бүген, аның әйткәненә каршы чыгучы булмады. Тик ахырдан Латыйп белән Сәрвәр генә үзләренең бригадаларын алыштыруны сорадылар. Сәрвәр, үзе Галләм хаҗи өендә торганлыктан, аны ул бригададан алып икенче бригадага беркетүләрен үтенде. Ә Латыйп исә, киресенчә, болай җае чыкканда, ятып калмыйча, Галләм хаҗи 53 белән күзне күзгә терәп элек ныклап бер сөйләшергә исәп итә, аннары ул карунны кәҗә урынына акыртып, актык җилпучында актык бер соскыч оны калган булса, шуны да кырып-себереп алып чыгарга дип Җиңне сызганып куйган иде. Аларның үтенечләрен искә алып, урыннарын алыштырдылар. Олауларны кемнәрдән алырга, җыелган ашлыкны (кәгазьдә ул җыела башлаган иде инде!) кайда бушатырга, алай-болай кызып китеп кулга ирек бирмәскә (монысы Латыйпка бик үк ошамады, «безнең ишеләргә гел шулай ятып калырга икән инде алайса» дип, җәберсенеп утырды ул) кирәклеге турында сөйләшеп, барысын да ачыклап бетергәннән соң, Вафин көн тәртибенең икенче мәсьәләсен ачыклау өчен сүзне янә Гафи абзыйга бирде. — Нәрсә монда озак көн тәртибе корып торырга, — дип башлады Гафи, аңарга хас кызулык белән. Ахрысы, үзенә иптәш килгәнне сизеп, ул бу мәсьәләне аеруча коры тотмакчы, илле еллык нужасы, битендәге җыерчыклары һәм һаваны җилләндереп уйнаучы кискен кул хәрәкәтләре белән җыен яшь-җилкенчәк арасында очынып торгандай күренә иде, — әгәр устав шулай куша дип, кәгазькарандашлы көн тәртибе корып торабыз икән, мәгәр ул бик кыска булырга тиешле. Эш менә бо- лай тора, егетләр: безнең бер иптәшебез, атап әйткәндә, Вафин Котдус иптәш, бүгенгесе көннән башлап үзен Коммунистлар партиясенә алуны сорап, мин әйтер ием, бик кирәкле вакытта, авылда утырып калган разный контраларның якаларыннан борып алып, аларга кыямәт көне ясарга торган бер чакта, мин әйтер ием, безнең ВКПга өстәмә бер солдат булырга теләп, үз кулы белән гариза язып биргән. Волком Батталов иптәш каршы түгел, мин үзем каршы түгел, менә хәзер шул вопросны ячейка алдына куябыз. Куюын куябыз, мәгәр ячейка да каршы килергә тиеш түгел дип уйлыйм бу эшкә. Үзегез беләсез, Вафин иптәш анда, кәгазь-каләм арасында, волком Батталов иптәшнең борын төбендә эшләп киткән кеше, начар эшләгән булса, волком Батталов иптәшнең талканы бик коры аның. Мин әйтер ием, безнең авылда да ярыйсы гына эшләп килә. Кыскасы, бүгенгесе көндә бик ярый аны ВКП итәргә. Гафи абзый үзенең бу кадәр кызу реченнән соң бернинди сорау да булмас дип уйлаган иде, шулай да кызыксынып сорау бирүчеләр шактый булды. Хәтта, Гафины гаҗәп-хәйранга калдырып, Сәрвәр Шамкина сөйләргә үк теләде. Дөрес, ул Гафи абзыйсының тәкъдимен бераз шомарта төште, ләкин аны яклаганлыгын әйтте һәм ячейканы да шу- ңарга чакырды. Шул ук вакытта ул Вафинның кайбер хәлләрдә үтә кызарып, бүрәнә аша бүре күрергә яратканлыгын, яшь чагында мондый үтә кызыллык бераз килешсә дә, ВКП(б) сафына кергәч, Вафинның бу балалык чиреннән котылырга тиешлеген искәртте. — Казанга салгач әтәчнең пешми хәле юк, казанга эләккәч бик алай сикерә алмас, — дип кенә бетерде Гафи, Сәрвәрнең остарып маташуын бик үк ошатмыйча. Сүзне озакка сузмадылар. Ячейка исеменнән Вафинга бик килештереп уңай характеристика һәм рекомендация язуны, укымышлы кеше итеп, Сәрвәр Шамкинага тапшырганнан соң, утырышны инде ябабыз дигәндә генә җыештыручы Мәүлиха малае Әптери: —- Котдус абый әлеге шул үзе әйткән урынга китсә, аның урыны буш кала ич... шул урынга мине алырга булмас ие микән? — дип сорау бирде. Барысы да рәхәтләнеп бер көлештеләр. — Кара әле тишек борынны... хәзер үк Вафин абыйсы урынына, ячейка башына үрмәләмәкче. Син әле, җаным, бераз ишек төбендә лакан суы түгеп тор, түргә аннары да өлгерерсең, — дип шаяртып маташты кайсыдыр. Әлбәттә, бу мәсьәләне шундук тикшереп хәл итмәделәр, шулай да якында хәл ителәчәк мәсьәләләр янына ул да өстәлде. 54 13 Латыйп, Садри, авыл Советы секретаре Шәмси, Вафинның үзе белән барысы дүрт кеше — Югары оч бригадасы — иртәдән төшкә кадәр байтак кына эш эшләделәр. Берничә кешедән, ай-ваена карамыйча диярлек, йолкып алып чыктылар, Бытбылдык кушаматы белән йөртелә торган урта хәлле Әхмәтҗан хуҗалыгына кергәч бөтен белгәннәрен эшкә куштылар. Шулай да йомшар исәбе күренми иде Әхмәтҗанның, шуннан соң Вафинның башына «келт» итеп бер хәйлә килде. Вак-төяк нәрсәләр язып бара торган куен дәфтәрен чыгарды да, чалма башлы шәмәхә карандашы белән коралланып, туп-туры Бытбылдыкның өстенә китте. — Алай булгач, «Бирә алмыйм, артыгым бер кадак та юк» дип кулыңны куй. — Яшем алтмышка җитеп кулыма каләм алганым юк, яза белмим мин, — дип кырт кисте Әхмәтҗан, укый-яза белмәве белән хәтта бераз горурланган да кебек. Әле ярый, шундый чакта Садри бар. Ниләр генә уйлап чыгармый аның җор башы. .Җитмәсә, гел әнә шулай тар җиргә тана бозау килеп кысылганда. Бытбылдык Әхмәтҗанның алтмышка җитеп кулына каләм алмавы белән мактануы булды, Садриның аңарга очып кунуы булды: — Алай булгач, син әле ликбезга да йөрмисең икән, Әхмәҗҗан абзый, — дип чәчрәп чыкты Садри һәм, Вафинга борылып, бүтәннәргә сиздермичә генә күз кысты,—закон ничек карый бу өшкә, иптәш Ячейка? Икмәк заданиесен дә илтеп бетермәгән, ликбезга да йөрми. Бу бит контр ук булмаса да, шулай да таз өстенә кырчын да өелгән дигән сүз. Закон яхшы карамый моңа, минемчә. — Куй әле бала-чага кебек сөйләнеп торуны, — дип кабынып китте Әхмәтҗан карт, — шушы сәвит влачы өчен сугышып йөреп, кемгә әйтәсең син ул «контр» дигән сүзеңне. «Контр» дигән сүз «Тик утыр!» дигән сүз генә түгел бит ул. Урынлы-урынсыз әйтсәләр, «Тик утыр!» дигән сүзгә дә ачу чыга. — Менә дөрес әйттең, Әхмәҗҗан абзый, — дип яңадан чәчрәп чыкты Садри, — сәвит власы өчен сугышып йөргән кешегә бигрәк тә килешми. Тазы да, кырчыны да килешми. Әмма, авылдашы гына булганлыктан, Бытбылдык Әхмәтҗанның Садри белән хәтта сөйләшеп торасы да килми иде. Шундук Вафинга борылды һәм, читтән килгән кеше булгач, аңардан бик алай кыймыйча гына, сорады: — Ул «ликмиз» дигәнегез нәрсә тагын? — «Ликмиз» түгел, ликбез, Әхмәҗҗан абзый. Әллә язылабызмы? Вафинга кадәр тагын Садри чатылдап куйды һәм, аңарга бик алай буй бирергә теләмәүче бу кире беткән Бытбылдык алдында «тәмам пешеп җиткән комсомол» икәнлеген күрсәтү өчен җай чыкканга бик тә кодрәтләнеп, русчалатып кына ярып салды: — Ликвидация безграмотности дигән сүз була, закончалатып әйткәндә. Менә синең кебек бу дөньяда әлифне таяк дип белмәүче кешеләрне теге дөньяга киткәнче бераз гына язу танытып алу дигән сүз. — Куй әле... теге, ни... бала-чага кебек. Ул арада Садри, ничек тә тегеңәргә башын кашырга ирек бирмичә, куен кесәсеннән урталай бөкләнгән дәфтәрен чыгарып өлгергән иде инде. — Без сакаллылардан да курыкмыйбыз, Әхмәҗҗан абзый, — дигән булып сөйләнә-сөйләнә, дәфтәрен актарырга тотынды һәм, карандашын һавада кылычтай айкап, туп-туры Әхмәтҗанның бәбәгенә кадалды,— утыз тугызынчы кеше буласың как рас. Минем списокта. Иртәгә кичкә 55 чираттагы сабагыбыз. Кара аны, Әхмәҗҗан абзый, башың кенәгәгә кергән, әйтү шушы, оныттым дияргә урын юк. — Анысы инде булмас. — Әхмәтҗан картның чынлап торып җене чыккан иде хәзер, кызып, пулеметтан сиптергәндәй, сөйләп китте. — Үзен әйттең ич, утыз тугыз, дидең. Кырыкка бер тулмаган дигән сүз, значится. Шулай булгач, моңа чаклы кермәгәнне моннан соң гына кертә алмассыз. Инде бик алай ачуымны китерсәгез, әнә келәт, аласы икмәгегезне алып китегез, әмма ул «ликмиз» дигәнегез белән башымны катырасы булмагыз. Алтмышка хәтле каткан кабык булып яшәгәнне алтмыштан соң гына йомшак юкә булып китә алмабыз. Кыскасы, блокнот-каләм чыгарулар ярап куйды, Бытбылдык Әхмәтҗан өстендә коерык булып калган унбиш пот арышны, аның күз алдында тутырып, олауга чыгарып салдылар. Ниһаять, менә Галләм хаҗига килеп җиттеләр. Кече капканы ачуга беренче каршылык: ачык капкадан атылып чыкмакчы булып кара айгыр килеп бәрелде. Җыен ат күрмәгән кеше, Латыйптан башкалары бер якка сөрлегеп калдылар, әмма Латыйп — бу йортта бераз эшләп, кайда нинди хәйлә ятканны белгән кеше — айгырның борыныннан ике куллап эләктереп өлгергән, теге тыпырчынган саен бу аның ике борын тишеге арасын катырак кыса барып, атны абзарга таба чигендерә иде. Ул арада кыска җиңле камзулдан гына Галләм үзе дә йөгереп килеп чыкты, айгырны ничек кирәк алай яптылар. — Кара син аны, җүнсез хайванны. Акылын-фигылен белмәгән кешене бәреп имгәтүе бар, — дип сөйләнеп куйды карт, — әле ярый, алла кушкан, яныгызда менә Латыйп булган. Сатып та котылып булмады шул хәерсез малны. Әмма барысы да сизделәр: Галләм карт аны юри, боларның үзенә керәсен алдан чамалап, усал ният белән үзе чыгарган иде. Әмма карт һични сиздермәде, кунаклар каршылаган кебек, якты чырай күрсәтеп исәнләште, «Кайсыгыз өйдә анда? Кунаклар бар, кая, самовар яңартып җибәрегез» дип, өйдәгеләргә боерык та биреп өлгерде. Латыйпны менә хәзер генә күргәндәй, бераз төсен үзгәртте, ләкин шулай да сиздермәскә тырышты: — Шушы бусагаларда аунап үскән егет бит менәтрәк, борын чөйде хәзер, килеп күренми дә Галләм бабасына. Әниең сау-сәламәт ятамы? Кара син, ә... буй җиткән егет булгансың. Латыйпның берәгәйле итеп бер әйтәсе килгән иде дә, ячейка утырышында ясалган кисәтүне исенә төшереп, үзен ничек кирәк алай тыеп калды һәм, Галләм картның күрәләтә торып юхалануын күзем күрмәсен дигәндәй, артка рак чигенде. — Безнең озак сөйләшеп торырга вакытыбыз юк, Галләм абзый,— дип, кырыс кына итеп сүз башлады Вафин һәм шул арада күзе югары өй тәрәзәсенә килеп сыланган Наҗиягә төште. Наҗия калын кара чәчен, әле яңарак кына тарап булса кирәк, толымлап ике якка үреп салган, бер як толымы иңбашында, үзе яланбаш, йөзе ачык, «кара әле, ишек алдына кергәннәр, өйгә кермиләр» дигән кебек сәер көлемсерәп карап тора, дугаланып килгән кап-кара кашлары, күңелне иләсләнде- реп, тәрәзә пыяласы аркылы да карлыгач канаты кебек елкылдап күренә— шундый җитди эш белән йөргәндә болай тәрәзәгә килеп сыланырга аны кайсы җене котырткандыр. — Без озак сүләнеп торырга килмәдек. — Бу юлы инде тавышын шактый ук күтәрә төште Вафин һәм, игътибарны үзеннән бераз күчерү өчен булса кирәк, авыл Советы секретаре Шәмсигә борылды. — Я әле, Шәмси абый, точно дөресен генә этеп җибәр, күпме бурыч бар бу двор өстендә? Бераз мишәр акценты беләнрәк һәм урынлы-урынсыз рус сүзләре кыстыргалап сөйли башлавыннан ук аның әкренләп градусы күтәрелә 56 барганлыгын сизәргә мөмкин иде инде. Шәмси кенәгәгә карап әйткәннән соң, Вафин шундук, тешләгән җиреннән өзәргә теләгәндәй, ярыл салды — Вот шул безнең йомыш, хаҗи. Теге дөньяга алып китмим дип әйтәсең икән, или бүген үк атыңны җигеп, үзең сельсовет амбарына илтеп бушатасың, <или... Аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмичә, һәрвакыттагы кебек җорлык кыстырып, Садри арага килеп кысылды: — Карт кешегә, мәйтәм, ат җигеп, йөк төяп, йөк бушатып йөрү җиңел булмас, — дип башлап китте ул, Галләм хаҗиның сөйләү рәвешен артистларча оста эләктереп алып, — әллә, мәйтәм, кайдан төяргә икәнлеген әйтсә, шушы бер килгән килеш үзебез генә төяп алып китикме? Садрииың артистлыгын мыскылга санап, аңардан да бигрәк, егетләрнең эшне болай дуамал кызу тотуларыннан нишләргә белмичә, бер агарынып, бер күгәренеп торган Галләм, шундый ук дуамаллык белән, берьюлы кире какты: — Юк миндә сез әйтә торган зюрна. Түлисе бурычымны түләп бетердем, артык бер кадак та юк. — Нигә сөйләшеп торырга шул кире тәре белән, — дип бер читтә- ата каз кебек ысылдап куйды Латыйп. Әллә кайдан күренеп тора: аның куллары кычыта башлаган, күрәсең, элекке ачулары да баш калкыткан, хәзергесе дә борын очында гына иде. Бу карт төлкене, кәҗә сакалыннан эләктереп алып, яшь беләгендә бер селкергә рөхсәт итмиләр 'Икән, һич югында менә хәзер, келәтенә басып кереп, шаулатып игенен төйи башларга куллары кымырҗып тора иде аның. Салам кибәне кебек бик тиз кабынып китүнең үзе өчен файдалы түгеллеген шундук сизеп алган Галләм, бераз җайлана төшеп, яңадан тотынды: — Барыгыз да яхшы ата балалары, иманлы авызым белән әйткәнне төшенергә тиешсез, бәбкәләрем: кырып-себереп биреп бетердем, беткәнне инде кайдан алыйм? — Биргәнегез турында сүз бармый, өстәп салынганы... индивидуаль обложение турында бара сүз. Ә Латыйп өчен сүз хәзер чигенә «барып туктаган», ул кеше күрмәгәндә генә китеп, амбар капкасына ук тотынган, ачылса болай ачарга, ачылмаса балта белән каерырга чамалап, шул тирәдә балта каран- галап чуала иде. Хәер, озак чуалырга туры да килмәде аңа. Галләм хаҗи, бер бәйләм ачкыч күтәреп чыгып, үзе үк әле амбар ишеген, әле келәтнекен ачып, кипкән юкә себеркеләреннән, эленгән ит түшкәләреннән, җәйге мәтрүшкәләрдән, берничә тире-ярыдан бүтән әйбер булмаган, буралары бушап калган амбар-келәтләрие күрсәтеп йөрде. — Үз хөкүмәтебез. Әгәренки мөлкәтемдә булса, үз хөкүмәтебездән жәлләгән юк инде ансы, тәңре шаһит. Булган чакта бирдек: малаен сорадылар, — малаен бирдек, атын сорадылар, атын бирдек, — ул кисмәк өсләрен ачыпачып күрсәтә һәм, әгәр артык мал табылса, авызыннан өзеп бирергә әзер торган ходай бәндәседәй күренергә тырышып, сөйләнә-мыгырдана йөрде. Шул ук вакытта, «сүземә ышаналармы?» дигәндәй, сиздермәскә тырышып кына маңгай астыннан әле берсенә, әле икенчесенә карангалап та алгалый иде, — әле бу өстәмәсен дә түләргә ие исәп. Акылы-фигыле дә бик яман, айгыр җигеп әллә кая чабасым да юк, алсалар сатып, шуның акчасына икмәк алып түләмәк- че ием. Көннең көн буе катып тордым үткән базарда, малга кызыгучы бармы соң хәзер, алучы булмагач кире апкайттым. — Бәлки син, колхозга биргәнче, сатып акчага әйләндерим дигәнсең?— Латыйп үзен тыеп тора алмыйча, һич югында сүз белән генә булса да, Галләмгә бер кадап куйды, — югыйсә, мин әйтәм, совет өчен бик алай шакката торганнардан түгел син. Беләбез сине. Кыскасы шул:. 57 әкиятеңне син мәчетеңә баргач сөйлә, без монда әкияткә ышана торганнар түгел. Берсе алдарга, ничек булса да күзгә төтен җибәрергә тырышып, икенчеләре әнә шул төтен арасыннан тулы бер келәт ашлык килеп чыкмасмы, дигәндәй беркатлы өмет белән, киреле-мырлырак сөйләнгәләп, амбар-кура арасында эзләнеп йөргәндә, — кай арада форсат тапкан диген — түбән өй алдында, ачылыр-ачылмас кына калган ишектә, Наҗиянең чәч юлы ялтырап торган яланбашы күренде. — Котдус абый! Кил әле монда, — дип пышылдады ул, арткарак калган Вафинга. Теге борылып караганда, Наҗия инде ишекнең бу ягында иде, тәрәзәләргә бер күз ташлап алды, хәер, тәрәзәләр генә туктата алырлык түгел иде аны бу минутта. Аптырап калырга да, «нәрсә бу?» дигән сорау бирергә дә вакыт булмады. Вафин соңыннан, бөтенесе узганнан соң, салкын акыл белән уйлый ала башлагач, яңадан бер кат бөтен ваклыклары белән күз алдына китерде: Наҗия искиткеч тәвәккәл иде ул минутта. Үзе каушаган,, ничектер суырылып калган, Вафин абыйсын күзләре белән тартып китерергә теләгәндәй күренә, әйе, нәрсәдер бар яки булган иде кызга, баш яулыгы иңбашына төшкән, шәрә колагында бөгәлҗәсе ычкынган алка, йөзенең агы ак, кызылы кызыл һәм, гомумән, инәгә баскан кебек күренә иде. Өзек-өзек итеп нәрсәләрдер әйтте. «Күзәтеп тормыйлармы?» дигәндәй, янә өске тәрәзәләргә күз салды. Кул ишарәләре ясады һәм,, алар белән генә җиткерә алмага.ч, тиз-тиз тезәргә тотынды: «Мунча алачыгының сайгагын ачыгыз. Шуннан аска төшегез. Аида бер ишек булыр. Барысы да шунда», һәм, күз ачып йомганчы, җиңел гәүдәсен ишекнең эчкәреге ягына яшереп тә өлгерде. ...Мунча алачыгының сайгагы астыннан баскычлап җир астына чокып кергән һәм стеналарын буралап ныгыткан киң генә землянкадан Галләм хаҗиның байтак кына яшергән ашлыгын табып чыгардылар. Олау, бер илтеп бушатканнан соң, яңадан әйләнеп килде. Тиешлесен үлчәп төяделәр, тиешсезенә кагылмадылар. Галләм хаҗи башта бик нык ярсыды. Әллә кемнәрне искә алды, волость идарәсендәге, шәһәрдәге таныш комиссарлары белән өркетергә маташты. Сәүбәннеке, колхозныкы, спмәнәгә дигәннәре, закон алдында үзегез җавап бирерсез, дип куркытып та карады. Ләкин егетләр бик ярсыганнар, карт белән сайрашып торырлык хәлдә түгел иделәр, тегенең ун сүзенә бер сүз белән дә җавап кайтармадылар, төялергә тиешлесен төйн бирделәр. Башта бик нык чапаланган Галләм карт, арадан кайсыдыр берсе 107 иче статьяны исенә төшергәч, яшен суккан агачтай торыкта килеш көеп калды — замана аларга бу статьядан нинди ис килгәнлеген төшендергән иде булса кирәк. Бригада, эшен бетереп, капкадан чыгып барганда шулай да телгә килмичә булдыра алмады ул: — Карагыз аиы, болай гына калыр бу дип уйламагыз, бәдбәхетләр. һәм өйгә керде дә, берәүгә бер авыз сүз катмыйча, чормага менеп китте. Өйдәгеләр ишетеп тордылар, хаҗи чормада хәтсез генә вакыт кыштыр-кыштыр нәрсәдер эзләде, актарынды. Аннары кинәт, бик серле рәвештә, тынып калды. Башкалар моңа әллә ни әһәмият бирмәсәләр дэ, эченнән, бик яшертен генә, картының тизрәк теге дөньяга китеп, үзенең йорттагы бөтен мал-мөлкәткә хуҗа булыр көнен түземсезләнеп көтеп йөрүче яшь хатын Хәзинәбикә кызыксынмыйча кала алмады. «Мал ачуы — җан ачуы дигәндәй... Әллә, ходаем, берәр нәрсә булып торамы?» дип сырпаланып өйалдына чыкты ул һәм чорма баскычында, кулына карындыкка төрелгән мылтыксыман бер әйбер тотып, мүкәләп дип әйтерлек, төшеп килүче картын очратты. — Нәрсә бәбәгеңне терәдең? Сиңа ни калган монда?—дип, җен ачуы белән кычкырып җибәрде Галләм һәм, тик шуннан соң гына аңы 58 на килгәндәй, кулындагы әйберен кабаланып артына яшерде. Дөресен генә әйткәндә, бу ярым караңгы өиалдында куркыныч ялтыраучы күзләр Хәзинәбикәнеке түгел, куркыныч ялтыраучы күзләр картның үз күзләре иде. Тагын бу да бар: шул төнне Вафин, икенче әтәчләргә кадәр, йокыга китә алмыйча як-якка әйләнгәләп ятты. Көндезге борчылуларның да тәэсире булды булса кирәк, әмма аны иң аптыратканы Наҗия иде. «Үз атасына... чынлап торып үзенең туган атасына каршы китүе микәнни?». Менә сиңа чандыр гына кыз! Йокы изрәве аралаш бөтенесе берьюлы күз алдында бутала: кызның теге көнне кыяр-кыймас кына сәхнәгә менеп, шаулатып спектакль уйнавы... Галләм хаҗиның таяк тотып аны эзләп йөрүе... Кыйналган кызның йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрүе... Оясыннан бәреп төшерелгән кош баласыдай җылы кул... Наҗиянең бүгенге шаккатыргыч эше: яртылаш кына ачылган ишек. Шул ишектә кинәт кенә аның кысылган башы күренде. Күренде, кешегә күтәрелеп карамады, күтәрелеп карарга вакыты да булмады, ашыкты, кабаланды, курыккан иде, ә үзе шулай да никадәр файдалы эш эшләп ташлады. Шул арада тагын, ачу китереп, кирәкмәгән вак-төяк чүпләр күз алдына килеп тора: бөгәлҗәсе ычкынган алка, кызның бик матур колагы... Нәрсә соң болар? Кайда соң боларның очы? Кем соң әйтеп бирер? Җитмәсә тагын, бөтенесе дә гел Вафин тирәсендә. Бу авылда үзе дә килгән кеше генә бит ул, нигә соң сырып алдылар әле бу Тынгысыз уйлар? Каршылыклы уйлар... Татлы уйлар! 14 Сәрвәр кич кенә, арып-талып, кайтып керде. Дөресен әйткәндә, өенә керергә өлгермәде, фатир хуҗасы Галләм хаҗи, аны капка төбендә туры китереп, ияреп килде һәм «әйдә әле, мөгаллимә, сүзем бар сиңа» дип, үз өенә алып керде. — Утыр, кызым, утыр, — дип урын күрсәтте Галләм һәм, олы башын кече итеп, Сәрвәрнең астына киез салырга да онытмады. Ләкин Сәрвәрнең утырып торырга бер дә нияте күренми иде. Әллә нәрсәдән түгел, беренчедән, көндез рәтләп ашамаган да килеш көн буена шул тынгысыз эштә чабып йөрүдән эт булып арган, икенчедән, иртәгә бирәчәк дәресләрен карап куясы бар иде. Тәкъдим ителгән урынга утырмыйча, һаман шулай, менә чыгып китәм дигәндәй, ишек төбендәрәк басып калгач, Галләм хаҗи яхшы ук үртәнеп, әмма шулай да тышка бик чыгармыйча, җайлап кына әйтеп куйды: — Аргансыңдыр да инде, алайса кыстамыйм, — кыска паузадан соң ул, үзен кызгандырырга тырышкандай, әкрен генә өстәде: — әле болай, укымышлы кеше итеп, әйтәсе сүзем тенә бар ие. Дөрес, иртәгә дә көн бетмәгән алла гомер бирсә, шулай да, кем, Сәрвәрбикә кызым, бик тә рәнҗеттеләр Галләм бабаңны. Сәрвәр эшнең нидә булганлыгын шундук чамалап алган, ләкин нәрсә булса да әйтергә белмичә аптырабрак тора иде. — Шулай көпә-көндез кеше таларга сәвит үзе куша микәнни? — дип, кинәт бәеннән ычкынып киткәндәй, кызу гына бер ташланып алды Галләм. Шундук тагын йомшару күрсәтеп, хәтта изелеп китеп дигәндәй, елак тавыш белән көйләп-көйләп сөйләнергә тотынды. — Әйтче, кызым, менә син минем өемдә торасың, әйтче чын ихлас күңелдән, сәвиткә каршы теш агартып берәр начар сүз әйткәнем бармы минем? Үз вакытында малаемны бирдем, атын-сыерын дигәндәй, бирдем. Җүн- лерәк фатир кирәк дигәч, һич карышусыз, менә сине гүрнәчәдәй кунак өемә керттем, ходайга шөкер, рәнҗетешкәнебез юк кебек. Кулдан килгән 59 ярдәмне күрсәтешеп киләбез, әйтче ходай хакы өчен, кай җирем кулак минем? Нигә көпә-көндез кычкыртып талыйлар? Гасабиланудан картның күзләре яшьләнде, артык чыдап һәм тыңлап тору мөмкин түгел иде. —Минем катнашым юк, Галләм абзый, — диде Сәрвәр, бүтәнчә нәрсә әйтергә дә белмәгәч, — мин укытучы, фәкать укытучы гына. Политикада млнем эшем юк. һәм ул «минем әле иртәгә дигән дәресләремне дә хәзерлисем бар» дип, сизелерлек нервланып, әмма картка өметләнергә һич тә урын калдырмаска тырышып, капылт кына ишеккә борылды. —Син алай берьюлы гына өзеп бетермә әле, кызым. Син яхшы белән яманны аера белә торган кеше, җүнле ата-ана баласы, үзең дә алай кешегә хөсетле түгел, бер җаен туры китереп сөйләшеп бак әле шул эш башындагылар белән. —Сөйләшеп караганнан тел калмый, ләкин, белмим, Галләм абзый, мин катнашудан гына рәт чыгар микән? Шуның белән сүзне бетереп, тизрәк үз өенә чыгып китү ягын карады Сәрвәр. Өенә кереп бикләнгәч, өс киемнәрен салып, түр як стенада — ике тәрәзә арасындагы зур гына көзгедә — үзенең арган-талчыккан шәүләсен күргәч, кинәт аптырап калды. Төсе һич юк, йөзеннән элекке алсулыгы качкан, зур булып ачылган соргылт-кара күзләрендә билгесез бер моң — талчыгу, җитмәсә тагын чәче дә сүтелеп яртылаш таралып төшкән... Болай арып-аптырап калуының икенче сәбәбе, бәлки, тагын шундадыр: юк бит менә, Галләм картка ачык кына итеп җавап бирә алмады. Имеш, «минем бернинди дә катнашым юк». Шушы да булдымы инде сүз? Комсомол сүзе? Менә ул, үз-үзенә ачуланып, тиз-тиз чишенә башлады. Ашарга әзерләп торыр чамасы калмаган, хәер, әзерләп китерүче булса да тамагыннан үтмәс иде. Әле яңарак кына ясалган хатаны, боламыклыкны, сүзне өзеп әйтә алмау чирен, ялган нәзәкәтлелекне ничек тә булса онытып, күңелне бүтән бер нәрсә белән алдалап, җанны бераз тынычландырырга кирәк .иде. Ә менә булмый, һичбер нәрсә белән алдалап та. юатып та булмый. Ахырысы, шул Вафии үртәп әйтә торган сүз дөрестер, «гнилой иителлигент»лыктыр. Югыйсә, әйтергә иде өзеп: — Бар шундый закон, Галләм абзый, артыкны алырга, җитмәгәнгә бирергә! Иң гадел законнарның берсе шул, — дип кенә авызын капларга иде. Әйтә алмады. Менә шул әйтә алмауның, йомшаклыкның ачуын хәзер ул ач куну белән капларга, шулай итеп, үзеннән үч алырга булды. Иртәгә дигән дәресләрен дә карамады, кабаланып чишенде, бүтән вакытта бик җыйнак кеше бүген әйберләрен ничек эләксә — шулай атып бәрде, чәченнән шпилькаларын ала алмыйча янә бер җенләнде. Инде аларны да чүпләп атты, куе коңгырт чәче дулкынланып ялангач иңнәренә таралып төште. Тыгыз итле япь-яшь беләкләр, эчке күлмәгенең челтәре астыннан тулы гына күкрәкләре тертәеп тора... Узышлый үзенең дә күзе көзгегә төште, көзге каршында чак кына тукталып калды. Әлбәттә, фәрештә түгел, канатлар юк, ләкин канатлардан башкалары барысы да үз урынында лабаса! Күңелгә ошаган бер кешене табып алырга иде дә, шуның җылы күкрәгенә сыена биреп, тыныч кына яшәргә иде. Нигә соң... нигә соң аны теге яктан да, бу яктан да алай тинтерәтәләрдер! Болары гына җитмәсә, өстәлендә менә хат көтеп ята, имеш. Сәрвәр бөтен эчке борчуларын һәм, хатын-кызларча үзе белән үзе мавыгуларын берьюлы онытып, конвертны кулына алды. Борчак кебек түгәрәк хәрефләрдән тезелгән матур гына почерк. Печать. Печате Казанныкы. Ә почеркы? Тиз генә аера алмыйча, аптырабрак калды Сәрвәр. «Кемнән булыр?» «Әнидәнме икән әллә?». 60 «Я булмаса?..» Ул бер генә минутка үзенә әнә шул сорауларны бирде. Ләкин берсенә- дә ачык кына җавап таба алмыйча ашыгып конвертны ертты. Эчтән, ярты табак булыр, зур гына хат килеп чыкты. Гарәп хәрефләре белән, юлларны берсен икенчесенә кушып диярлек, тыгыз итеп язылган. Зур табаклы кәгазьнең ике ягы да тулы. Бар икән сүз. Сәрвәр хатны укый башлаганчы имзасына күз төшерде. «Сәлам белән, сезгә бик аз таныш булган: Кара Фәйзи». Хатның ахыры шулай бетә. «Нинди Кара Фәйзи?» «Кем соң ул Кара Фәйзи?» Сәрвәргә хәзер инде әнә шул сораулар килеп сарылдылар. Бер көтү сорау. Тик бераздан соң гына ул хатның авторын күз алдына китерә алды. Ә, Фәйзи!.. Ул икән. Казанның Көнчыгыш педагогия институтында укучы студент. Кайчандыр бер вечерда Сәрвәрнең иптәш кызы Галия таныштырган иде. Әйе, шул. Нәкъ үзе. Озын буйлы егет. Кара тутлы озынча йөзе, сөйкемле генә булуына карамастан, кай ягы беләндер кешене кире кагып, этәреп торгандай. Калын кара чәчле, кара күзле. Сызылып кына киткән нечкә кара мыеклы, һәрвакытта алтын кырыйлы күзлек киеп йөри. Хатның авторы әнә шул. Ләкин ул Сәрвәргә ни өчен хат язарга тиеш? Бигрәк тә инде күпме вакыт үткәннән соң? Ә, әйе... Ул егет, әлеге шул вечердан соң, чынлап торып Сәрвәр артыннан чабарга уйлаган иде. Галия аркылы ничәмә-ничә тапкыр Сәрвәргә, ныклабрак танышырга тәкъдим ясатып карады. Ничәмә-ничә тапкыр урамда очрап, «Электро» кинотеатрында бара торган картинаны мактады һәм Сәрвәрне үзе белән кинога барырга чакырды. Ләкин Сәрвәр бармады, гомумән, күңеле тартмады булса кирәк, «Вакытым юк!», «Ашыгам, гафу итегез!» белән уздыра килде. Әнә шул егет бүген Сәрвәргә, ачуым килмәгәе, ярты табаклы хат язган. Сәбәбе нәрсәдә? Сәрвәр хатны кызыксынып укый башлады: «Сәрвәр иптәш! Үзегезгә саулык теләп калам. Алдан ук әйтеп куям: сез бу хаттан нинди дә булса намёклар эзли күрмәгез. Мин, гомумән, кайчандыр үзем хыялланган андый матур уйларга лаек булмадым ахыры. Нишләп тә булмый. Бәхетнең ул өлешен эләктерергә соңгарак калганмын. Мин бу фактка бары тик шулай дип кенә карый алам. Ә бүген әле болай гына, тукта мин әйтәм, авылда, борынгы греклар әйтмешли, демослар арасында, ялгыз башы ни кырып маташкан була икән бу, дип кызыксынып кына язуым. Минем дус булырга теләмәсә, миңа туган тиешле Галиянең дусты бит, мин әйтәм. Сез тагын, Сәрвәр туташ, «демос» дигәнне мөгезле берәр капиталистик шайтан дип уйлый күрмәгез... Между прочим, сезне андый балалык авыруыгыздан котыла башлагансыздыр дип уйлыйм. Алай кызылланмый торгансыздыр инде. Төсләрне, шәт, аера башлагансыздыр. Шулай бит? Ул бит, Сәрвәр туташ, алай кызылланып азаплану, икенче төрле әйткәндә, балалык чире мәктәптә укыган чакта гына килешә. Ә сез хәзер, ялгышмасам, үзегез укытасыз бугай. Эштә, авылда. Большевиклар ничек әйтәләр әле, социализм төзеп ята торган авылда. Ә ничек соң, Сәрвәр туташ, действительно шулаймы? Политэкономия өйрәткәнчәме? Сыйныфлар мәсьәләсен әйтәм әле. Бармы алар?.. Булса, алар арасындагы столкновениеләрне нәрсә белән үлчисез? Бигрәк тә татар авылларында, революциягә чаклы урыс табаны астында изелеп килгән татар авылларында? Бездә бит шулай диләр, күк шайтанның ак шайтаннан аермасы юк, «барыбер» диләр. 61 Әле шуны әйтәм: урыслар бар. Аларның гасырлар белән үлчәнә торган бөек мәдәниятләре бар. Аларның Пушкин, Толстой, Репин кебек бөек даһилары бар. Аларның ныклы экономик тамырлары бар. Шуңа күрә аларда кристаллашкан сыйныфлар, кристаллашкан сыйнфый столк- новеииеләр дә булуы мөмкин. Революция куйган кайбер кануннар алар- га карата дөрес тә булсын, ди. Ә без?.. Без бит, урысларга караганда, булыр-булмас өч кадак май җыйган кара сарыклар гына. Хәлбуки, әгәр бала-чага булмыйча, күзләребезне ачып якякларыбызга карасак, кара сарык йонын агартырга безгә дә зәмин юк түгел. Үзегез уйлап карагыз, ялгыз гынамы соң без? Түгел. Безнең төсле үк ертылган шөһрәт тотып калган Урта Азия халыклары— үзбәкләр, таҗиклар, кыргызлар бар. Безнең күршебездә генә электән үк безнең кебек изелгән башкорт моңаеп утыра. Янә дә килеп, Кавказ, Кырым мөселманнары бар. Болар барысы да берләшкән вакытта, безнең борынгы дан-шәүкәтебезне кайтарырга мөмкин булмас идеме икән соң? Әлбәттә, моның өчен, мишәр әйтмешли, бер чәк кенә кыюлык кирәк. Сәрвәр туташ! Мин сезне теге вакыттагы балалык авыруларытыздан котылгансыздыр дип уйлап, бу хатымны бераз иркенәебрәк яздым, һәрхәлдә як- ягыма бик каранмаска тырыштым. Базаров әйтмешли, утыз яшь тулганда безгә дә азрак үз акылыбыз белән эш итәргә ярый торгандыр инде. Мин хәзер, Сәрвәр туташ, теге вакытта сезгә ясаган тәкъдимнәрнең авторы түгел. Ул фикерләремнән кайттым. Башта әйткәнемчә, бәхетемнең ул өлешен эләктерергә соңгарак калдым мин. Тик әле... Минем дус булмасагыз, сеңелем дусы идегез бит... Шулар хакына дигәндәй... Тукта, мин әйтәм, мужикның арык кляча- сын социализм арбасына җигеп сәфәр чыккан борынгы дуслар ничек баралар икән дип кызыксынудан. Туктап, ипи чиратында торганда сугышмыйлармы мкән, дим (катылыгым өчен ачулана күрмәгез тагын, йомшак булырлык сәбәпләр булмаганга, шулай катымын. Хәер, большевиклар каты булуны яраталар бит). Шулай дип тоттым да, тора торгач сезгә бер хат язып карарга булдым. Сез әллә нәрсәләр уйлап борчыла күрмәгез тагын. Мин шулай инде: шаригатькә сыямысый- мыймы, үзем баш ватарга яратам. Авызыма кеше чәйнәп салган белән генә тора алмыйм. Ярый хәзергә!.. Вакытыгыз булса һәм бу әче телле кигәвеннән курыкмасагыз, бәлки җавап язарсыз. Мин көтә м!..» Хатның ахыры шулай очлана. Сәрвәр хатны укып чыкканнан соң, карават башына сөялеп, уйга калды. Аның күз алдыннан бик күп картиналар тезелеп үттеләр. Шундук тагын, әлеге дә баягы бер фигура: алтын күзлекле Кара Фәйзи. Озын буйлы егет. Аның нидер әйтәсе килә, ә үзе шулай да ачык кына әйтеп бетерми. Күрәсең, шикләнә, димәк, хаклы түгел. Сәрвәр хатны йомарлап өстәленә ыргытты. Хат белән бергә килгән яңа газетаны кулына алды. Газетаның өченче битендә эре хәрефләр белән язылган кечкенә генә хәбәр аның күз алдыннан алтын күзлекле егетне кинәт куып җибәргәндәй булды. «Кызыл таң» колхозының идарә председателе — актив колхозчы, узган төнгә каршы, кулаклар тарафыннан чәнчеп үтерелде. Кулаклар кулга алындылар...» Сәрвәр йомарлап ташлаган хатны яңадан кулына алып, яңадан бер кат күз йөртеп чыкты. Яңадан йомарлады. 62 Хат берне свили, тормыш чынбарлыгы икенчене. Хат татарлар арасындагы сыйнфый көрәшне шик астына алмакчы, ә тормыш фактын теркәгән газетадан яшь кан исе килә. Газетада <кулак пычагының шәүләсе ялтырагандай. «Бу соң ничек була инде?» Кайчан гына әле хатның авторы бөтенләй икенче төрле сөйли иде бит. Әле кайчан гына, Сәрвәрнең иптәш кызы Галия аның турында бик мактап әйткән иде. «Каты куллы коммунист» дигән иде. Ә бүген ул йомшарган түгелме- соң? Юк, бу йомшару гына түгел, бу бөтенләй башка. Бу бөтенләй әллә нәрсә, чит сүз, ят сүз, кирегә — артка сөйрәү. Фәйзи җавап сорый. «Хат көтәм» ди. «Нәрсә? Ничек язарга соң аңарга?» Болаи да арып-талып кайткан кеше, кызның кинәт бөтенләй зиһене чуалып калды. Хәер, бүген инде соң да, аннары тагын мондый чәбәләнгән мәсьәләләрнең очына чыгарлык баш та калмаган иде. Шунлыктан, бу турыда уйлауны икенче бер вакытка калдырып, ул, башын комга яшерергә маташкан тәвә кошы кебек, тизрәк юрган астына качарга, йокыга китеп тынычланырга ашыкты. 15 Актырнак мунча алачыгы астына кереп -балалагач һәм шул тирәдәге малайлар, тыкырык буе койманың әле астыннан, әле өстеннән үтеп, көчек балалары тирәсендә чуалгалый башлагач, Галләм хаҗи, яшерен склады фаш ителүдән шикләнеп, йортта гомер иткән Актырнакның үзенә, хәтта ике дә уйланып тормыйча, энә бирде. Балаларын берәм-берәм бүкәнгә куеп чабып ташлады. Ул шулай котылмакчы булган иде, барып чыкмады. Яшергән ашлыгын барыбер алып киттеләр. Дөрес, ул, яшергән ашлыгын алып чыкканнан соң бер мәл бик ярсып, карындыкка төреп очырмага яшергән иске мылтыгын кузгаткан иде. Ләкин бу очракта уйланыбрак калды. Хәзергә мылтыкка ук тотынырлык эш күрми һәм: аңа тотынып ялгыз баштан әллә ни кыра алмаслыгын да чамалый иде. Шул ук вакытта йоклап ятыр чак түгеллеген дә сизә иде ул. Тирә-як. авылларда колхоз хәрәкәте яхшы ук җанланып килә, колагына кергәне чын булса, Әтәчле авылындагы Сәүбән колхозын да сүтеп, яңасын оештырачаклар, имеш. Галләмнең борыны сизгер, иснәнгән, ишеткән. Аның өчен иң куркынычы—Галләм ишеләрнең бүрекләрен каккалау белән генә калмаячаклар, шул бер уңайдан, оялары белән үк туздырып, каядыр- Себер хаҗына ук озатачаклар, имеш. Бер үк вакытта, ул үзен бик алай ялгыз утырып калган чакырым баганасы итеп тә санамый. Монда ул үзенең бердәнбер терәге итеп Сәүбәннең үзен күз алдында тота. Элекке кызылгвардеец, аннары кызыл партизан дигән исеме дә бар, авылда гына түгел, бөтен тирә-юньдә даны таралган: күкрәгендә, чын булса, имеш, Буденный үз кулы белән кадаган көмеш ордены бар. Аннары тагын Галләм картның өендә мөгаллимә тотканлыгын да искә алмый калмаслар, янә килеп, ул мөгаллимә кыз белән алдан сөйләшеп тә куйса... Дөрес, бер көн сүз катып караудан бернәрсә дә чыкмады, карт моны исәпкә ала. Шуның белән бергә, Галләм карт икенче нәрсәне дә исәпкә ала: бик ук каты да бәрелмәде. Аннары тагын Сәрвәргә мондагылар кебек каткан сөяк түгелдер дип тә карый. Укымышлы бәндә, чын булса, әтисе дә элеккерәк елларны бакалея кибете тоткан кеше бугай. Бер сөйләшеп эш чыкмаса, икенче сөйләшер, ә ул кыз үз нәүбәтендә эш башындагылар белән сөйләшсә... Шулай да тынычланып ята алмады Галләм. Икенче көнне иртүк торып, өйдәгеләрнең берсенә бер сүз әйтмичә, чыгып китте. Иң элек авыл- 63 ның үзе кебек хәтәр болыт астында калган кешеләре Шакир байда, аннан чыккач кибетче Ярхәмдә булды. Болардан соң, юл уңаеннан, сүз сыярдай берничә ярлыябагайга, шул исәптән Мүкләк Гайфулга да кереп, хәл-әхвәл сорашып, кылларын тарткалап чыкты. Тулаем алганда, бу сөйләшүләрдән ышанычы бераз ныгыды аның: әле алай бик үк тереләй йотарга бирмәсләрдер, кеше арасында сүзе үтә икән картның. Монда аның ике куллап ябышканы мәчет манарасы булды. Дуамал берьюлы түгел, азлап-азлап кына, шулай да дингә бик нык ышанган карт-корыга шом корты керткәләде: «Болай ул, тик-томалдан гына килеп бервакытта да Җаныңны алмыйлар, Газраиль булып Газра-иль дә бусагаңнан сәлам биреп керер, ди. Әллә сез, мәчет манарасын кыеп төшерерләр дә шуның белән эш бетәр, дип уйлыйсызмы? Бетмичәрәк торсын. Мулла белән мәчет манарасын аудару иң ансаты аның. Менә син, әльгаязе-билла, бөтен авылыңнан берьюлы иманын суырып алганда чыдап кара. Ә болай авызга су кабып торсак, алла сакласын, тәңренең боермыш бер көнендә суыруларын көт тә тор. Элек мәчет манарасы, аннары хаҗи-карига нәүбәт килер. Аннары, колхоз дигән булып, актык, атыңны, никахлы хатыныңны алып китәрләр. Янә бер заман, хәтта синең яныңа да килеп тормаслар, авыл башына ниндидер бер җәһәннәм машинасы китереп туктатырлар да, әлыгаязе-билла, шуның аркылы бөтен авызлардан берьюлы иманнарын суыртырлар да алырлар... Бу килештән эш шуңа таба бара. Эш шуңа таба бармасын дибез икән, йоклап: торырга ярамый. Күршеңә әйт, ул үзенең икенче як күршесенә әйтсен». Бер уңайдан ул Сәүбәнгә дә кагыласы итте. Тегесе балалары белән хатынын кече якка куып, үзе түр якта бер ялгызы табын корып, эидәш- ми-тынмый гына көндезге чәйне чөмереп утыра иде. Картны урыныннан купмыйча гына каршылады, җилкәсе аша гына борылып: «Нишләп йөреш?» дип сорады. Сәүбәннең кәефсезлеген һәм ашау вакыты туры китереп йөрүне яратмаганлыгын шундук сизеп алган Галләм карт, исәнлек- саулык сорашудан соң ук сүзне беткәнгә санап, борылып чыгып китмәк- че булган иде дә, аның бу кыланышы Сәүбәнне тагын да усалландырды. — Утыр и сөйлә, — диде ул кырыс кына, ишек төбендәге бүкәнгә күрсәтеп, — мине син кибәк белән җюрнаны аера белми торган кеше дип исәпләмә. Галләм хаҗи бусаганы атлап кергән икән, сәлам биреп чыгу өчен генә йөрмәс. Сөйләп кара: тагын нинди мөгез чыгарырга йөрисең «икән? —Юк инде, мөгез чыгарыр чаманы калдырмадылар инде, — дип, бераз елаган тавыш беләнрәк, суза башлады Галләм. Ул, күрәсең, бераз әйләнепуратып йөрмәкче иде, әмма Сәүбән аны кыска тотты: — Ватып бир чикләвегеңне, үземнең ватып торырга вакытым юк. Ничә әйткән сиңа, көн яктысында минем капкага килмә, дип. — Килмәс ием дә, дөньясы китерә, Сәүбән олан, — дип суза төшеп әйтеп куйды карт һәм, ашыкмыйча гына атлап, күрсәтелгән бүкәнгә түгел, сәке йөзлегенә, Сәүбәннең нәкъ бәбәге каршына килеп утырды, — әддөнья ул, Сәүбән олан, башың булса үзең дә чамаларга тиешсең* әддөнья колеса, бер әйләнә, бер баса ул. Күренеп тора: бу ике кеше арасында хәзергә өскә калкып чыгарга өлгермәгән, ләкин иртәме-соңмы калкып чыгачак, әмма бу минутта шуны икесе дә эчтәрәк тотарга тырыша торган ниндидер шикле һәм, шуның белән бергә, серле бер төен саклана иде булса кирәк. Алар, бер- берсе белән сөзешергә теләгәндәй, бераз вакыт сүзсез генә карашып тордылар һәм Сәүбән шундук сизелерлек йомшара төште: — Ишеттем, кичә синнән дә алып чыкканнар икән. Борыннары ис сизәме диген. — Алланың дәргяһыинан сөрелгән адәмнәр... кыямәт көнендә гүрдән чучка булып кубарыласы нәмәстәкәйләр... 64 ,. Куеп тор әле кыямәт көнеңне, Галләм абзый, — Сәүбәннең бераз йомшарганлыгы, ләкин бу йомшару астында хәзергә бәреп чыкмаган, ләкин тиздән оәреп чыгачак ачу кабарып килгәнлеге ачыктан-ачык сизелеп тора <иде, кыямәт монда тиздән үзебездә башланачак. Кичә мине чакырып алып, нешатыр кыстырдылар, иртәгә-берсекөнгә Батта- лов үзе киләчәк. Шундый чакта, кешекараның күзенә чалынып, аяк астында син чуалып йөрисең. Әйт: үз астыма су йөгерергә торганда ничек мин сиңа ярдәм итә алам? Алып чыкканнар, то есть, шулай кирәк булган. — Минем белән алай хамсамолларча сөйләшмә син, Сәүбән энекәш.— Галләм мөгерәп кенә әйтеп куйган булды һәм шундук яхшы ук ачык сизелә торган итеп тырнагын күрсәтергә дә өлгерде. — Мин, сүз чыккач әйтүем, синең белән бервакытта да алай мөрәвәтсез кыланмыйм, тиле малай әйтмешли, гәрчә минем дә телгә төер чыкмаган... Шуннан соң хаҗи, инде ачыктан-ачык та мөмкин, дигәндәй, дуамал гына ярды да салды: — Шуны әйтәм, әлеге минем кладовойдан кичә талап алып чыккан ашлыкны, мәйтәм, колхозныкы дип барсак, ә? Ягъни мәсәлән^ колхозның симәнәгә дигән җюрнасын урын җитмәгәнлектән син вакытлыча минем кладовойга куйдырып торган булсаң? Шулай эшләсәк, ә? Яртысы дигәндәй үземә кайтса, яртысын уртак бүләргә дә булыр ие. — Кеше ышанмаслык сүзне сөйләп, минем башны да батырыргамы? Сәүбән капылт кына урыныннан торды да ашык-пошык киенә башлады. Кулын җиңенә тыга алмыйча бераз азаплануына караганда, ул нык кына ярсыган иде. Бер сүз әйтмичә чөйдән бүреген алып киде. Бер сүз эндәшмичә мич куышыннан бияләйләрен алды. Бер сүз кушмыйча ишеккә борылды. «Табынны җыеп алыгыз!» дип кече яктагы хатынына кычкырды. Бары тик шуннан соң, ишек тоткасына килеп тотынгач, кинәт борылып тупас кына әйтте: — Үземнең чабуга ут кабарга торганда, син килеп аякка чалынма әле, хаҗи. Алып чыкканнар икән, значится, шулай кирәк. һәм ишекне каты итеп ябып чыгып китте. Хаҗи өйдә бераз аптырабрак, утыра-калка, торып калды. Ләкин бөтенләй югалып калды дисәк, ялгыш булыр. Чөнки Сәүбән белән аның арасында, күрәсең, ишекне каты итеп ябу белән генә коеп калдырып булмый торган нәрсәдер бар иде. Шул турыда уйлап булса кирәк, мыек астыннан зәһәр көлемсерәгән хәлдә, ниһаять, ул да ишеккә таба атлады. 16 Волком секретаре Батталов катнашында уздырылырга билгеләнгән актив җыелышы кичке алтыда башланырга тиеш иде, җыела-җыела менә җиде була язды. Хәер, Батталов бер дә ашыктырмый, «киләсе кешеләрегез килеп бетсен, бүгенге төн безнеке» дип һаман утыра бирә, утырып арса, торып, ишекле-түрле йөренә, белгән-күргән кешеләре янына туктап, бик үз кешедәй, дөнья хәлләре турында сөйләшкәләп ала, уен-көлке сүзләр кыстыргалый иде. Волком секретареның болай тыныч күренүе бүтәннәргә дә тәэсир иткән, башка вакыттагы кебек авызга ни эләксә шуны сөйләшеп, бака туе ясамыйлар, кирәкле сүзләрен дә әйтергә кыймыйча тыныч кына көтәләр. Кеше телендә йөргән «чышпыш» хәбәрләрдән бик нык колаклары торып килгән һәм, гомумән, соңгы вакытта шау-шулы җыелышларга бик күнеккән кешеләр мондый тынычлыктан хәтта беркадәр аптырабрак калган кебек тә күренәләр иде. Яшел гимнастеркасы өстеннән солдат каешы буып, күкрәгенә орденын һәм берничә значок кадап, кырынып-ясанып килгән Сәүбән Бикчәнтәев шулай да бик тынычлана алмый, «Менә бит ул безнең авыл кешеләре нинди кортлы киезләр. Кара халык — кара сарык» дип сөйләнә-сөйләнә, ризасызлык белдереп, ишек төпләреннән бер әйләнеп керә, аннары тагын секретарьга якынрак елышырга тырышып, түргә уза иде. Җанына урын тапмагандай шулай аяксып йөри торгач, ниһаять, ул бер кырыйда песиемдәй утыручы Мәүлиханы күреп алды. —Син нәрсә монда мичкә аркаңны җылытып утырасың? Кайда кешеләрең? Партия-правительство кушкан эшкә йөгерергә чират җиткәч, әллә чабатаң тишелдеме? Мәүлиха нәрсәдер әйтмәкче иде, Сәүбән аңа авыз ачарга да бирмәде, сыңар кулы белән җилкәсеннән тотып торгызды да тегене ишеккә таба төрткәләде. Янәсе, йөгер тизрәк килмәгән кешеләреңне куарга. Бу «конкретлыкны» кызыксынып карап торган Батталов, Сәүбән үз урынына килеп утырганнан соң, уйный-көлә әйткән булып әйтә куйды: —Карап торам да, сезнең Әтәчле авылында, иптәш Бикчәнтәев, кеше белән эш итүнең гаҗәп сәер юллары табылган икән: йолкып аласың да төрткәләп чыгарасың. Җитмәсә тагын бу партия-правительство исеме белән эшләнә. Сәер, сәер... — Бездә аның моннан сәеррәкләре дә булгалый, сез белмәгәч тә... Шул ук мич аралыгыннан, морҗадан ишетелгәндәй булып, • икенче тавыш та ишетелде. Борылып карадылар, анда әлеге теге кәҗәсе зиратка кереп йөдәтә торган Җаббар Гайниясе телен тыя алмаган икән. Кешеләр берьюлы аңарга борылып карагач, ул уңайсызланып аралык түре- нәрәк шуышты. Колхозга бик керәсе килеп тә, Сәүбән белән булып узган хурлыклы хәлдән соң, яздырган гаризасын бирмичә кесәсендә таушалтып йөртүче Гайния, шул гаризасын бирер көнне көтепме, ялгыз өеннән туепмы, соңгы вакытта җыелышларга бик теләп йөри башлаган һәм, сүз алып сөйләргә булдыра алмаса да, кыек атып туры тидерә торган репликаларны еш кына биргәләп куйгалый иде. Бүген дә ул үзенең шул гадәтеннән котыла алмады һәм болай да чәчәге-күрке коелмый сакланган бу сөйкемле хатын югарыдан килгән кеше алдында тыйнаксызланып сүз кыстыруыннан һәм, аннан да бигрәк, җыелган (ир-атның дәррәү үзенә борылып каравыннан ояла төшкәч, аеруча чибәрләнеп, бите алсу-кызылланып китте. Җитмәсә тагын, бар булганын дигәндәй, пөхтә генә киенеп тә килгән иде ул бүген, шуның өчен дә уңайсызланды булса кирәк. Янәсе: «кеше күзенә чалынырга йөри бу дип уйлаулары бар». —Бездә аның әнә шундыйлары килә,—дип куйды Сәүбән. Ләкин ул инде моннан берничә минут кына элек Мәүлиха алдында әтәчләнгән Сәүбән түгел, нәрсәдер кинәт шиңеп, юашланып калгандай күренә иде. Батталов моңа игътибар итмичә кала алмады һәм бераздан ул, кешегә сиздермичә генә, мич аралыгы ягыннан тагын башы сузылган Гайниягә янә бер карап алды. Тагын берничә кеше килгәннән соң, Гафи: —Киләсе актив килеп бетте шикелле, башласак та ярый, — дип Батталовның исенә төшерде. Секретарь бу тәкъдимгә каршылык күрсәтмәгәч, шундук канат ярып, ишек төбенә чүгәләгән колакчын бүрекле егеткә кычкырды, — өйалды ишеген бикләп кер, Зәкәрия. Без монда әкият сөйләп утырырга җыйналмадык, басынчак итеп, кереп-чыгын йөрүләр булмаска тиеш, конкрет алганда... Зур эш алдына килеп баскандай, барысы да аеруча бер игътибар белән тынып калдылар. Шул форсаттан файдаланып, Сәүбән мич аралыгындагы Гайниягә бүредәй бер карап алды. Бик кыска булды бу караш, шулай да анда әйтеләсе әйтелде. «Әдәм булсаң, телеңне тый. Югыйсә, әдәм булгач әрәм булуың бар» — шулай дигән төсле иде аның бу карашы. —Әтәчле авылының, «Күмәк көч» колхозы белән берлектә, ВКП секретаре иптәш Батталов катнашында уздырыла торган гражданнарын, ягъни гражданнары җыелышын ачык дип белдерәм. 5. ,С. Ә." № 7. р* 66 Әнә шулап, үзенчә бик шәп итеп әйтеп тә, волком секретареның күзләрендә бер дә әллә ни ис китү күрмәгәч, Гафи беркадәр җенләнә төшеп һәм, һәрвакыттагы кебек, шулай җенләнгән хәлендә аңарга бик килешә торган дуамаллык белән ярып салды: — Кыскасы, авызга су кабып утырмыйча сөйләшергә, киңәш- табыш итешергә җыелдык. Колхоз турында да, колхоз эшенә мишәйтли торган кешеләр турында да сөйләшәчәкбез. Янә килеп, кортлый башлаган тешләрне суырып чыгарырга да вакыт җитте бугай, алар турында да сөйләшәчәкбез. Батталов тәкъдиме буенча, «Күмәк көч» колхозында эшнең торышы белән танышу өчен, иң элек колхоз председателе Сәүбән Бикчәнтәев- ның информациясен тыңларга булдылар. Сәүбән, үзенә каршы сүз әйтүче булса, очып кунарга әзер торса да, беренче башлап сүз әйтү, бигрәк тә волком секретаре алдында информация ясау өчен һич әзер түгел иде. Нишләсен, шулай кирәк табылгач, торып басмыйча булдыра алмады. Әлбәттә, таркалыбрак калды, иңбашларын сикерткәләп куйды. Тиз генә башлап алып китәрлек материаллар кулында юк, эшнең ничек торганын рәтләп белми, шул ук вакытта болай кырын килә башлагач тиз арада «судан коры чыгу» юлларын табарлык баш та юк иде. Нишләргә дә белмәгәч, ахырда ул үзенең сыналган алымына — берни белән дә төрелмәгән демагогиягә ябышты. — Мин моны аңлап җитмим, егетләр, то есть мин моны болай аңлыйм. Кайбер иптәшләрнең тел төбенә караганда, бу җыелыш, то есть көн тәртибе турыдан-туры мине, ягъни революция юлында хәләл канын коеп сугышып йөргән красный партизанны батыру өчен эшләнгән булырга охшый. Ә мондый эшләр, әйтик, бүгенгесе көндә красный партизанны батыру ни өчен кирәк, дигән сорау куелса, мин анысын сезгә көн кебек ачык итеп әйтеп бирәм: бу эш колхозны таркатырга йөрүче разный паразитларга — авыл кулакларына кирәк. Шулай кызып китәргә иде аның исәбе. Исеме атап әйтелмәгән «разный паразитларга» ул хәтта бик кызып бармак янарга да тотынган иде, Батталов аның үзенә генә ишетелерлек итеп өзеп кенә нидер әйткәч, туктамыйча булдыра алмады. — Колхоз председателе була торып син сөйли алмаганны, алайса, менә мин сөйләп карыйм, — дип, бер дә кызмыйча, хәтта беркадәр шаярткандай көлемсерәп, ниһаять, Батталов үзе аякка басты,— мич аралыгыннан гына булса да әнә теге чибәр апа (ул ияге белән Гайниягә ымлады) дөрес әйтте: сәер эшләр күп булса кирәк сезнең колхозда. Аның иң сәере бигрәк тә шунда: сезнең бу «Күмәк көч» колхозы чикләвек кабыгы эченә кереп бикләнгән дә шунда катып калган. Ә чынлабрак тикшерә башласаң, бу чикләвекнең эчендә төше бармы икән әле? Әллә кортлы чикләвек кенәме ул? Әнә шулай кинәяле образлар белән, читләтебрәк, ләкин шулай да эшнең кай якка таба барырга тиешлеген баштан ук ачык сиздереп сөйли башлаган Батталов, соңга таба ачылганнан ачыла төшеп, «Күмәк көч» колхозының хәзерге торышы һич тә канәгатьләнерлек булмаган- лыгын, авыл ярлыларының күбесе бу колхоздан читтә калганлыгын, «колхоз» дигән зур исем белән аталган бу кәрлә хуҗалыкның чынлыкта исә үз ышыгына кулакларны яшереп ятучы «Мөтәүкә тегермәне» генә булганлыгын әйтеп бирде. Сәүбән утырган урынында чыдап кала алмады, капылт кына торып басты һәм, авыз читләрен күбекләндереп, шундук кызып та китте: — Сез, иптәш Батталов, шулай да сүзләрегезне үлчәбрәк сөйләгез. Кулак белән красный партизанны буташтыра башласагыз, так сказать, сезне дә волком секретаре дип тормаслар. Мин, иптәш, бел- мәсәгез — белеп китегез, шушы хөррият юлында, то есть крестьяннарга җир биргән революция өчен, өч-дүрт ел партизан булып, күкрәк каным 5 ’ 67 ны биреп сугышып йөргән кеше. Менә моны миңа (ул күкрәгендәге орденына төртеп күрсәтте) тикмәгә генә бирмәгәннәрдер, шәт. — Мин хәзергә сезнең турыда сүз кузгатмаган идем, иптәш Бик- чәптәев, үзегез сүз кузгаткач, алайса үпкәләштән булмасын индег сезнең турыда да әйтеп үтим. Каков поп — таков приход, ди урыс әйтә. Шулай сабыр гына башлап китеп, Батталов күп кенә нәрсәләрне, шул исәптән Сәүбәннең авыл өстеннән сыйланып йөрүләрен дә, тупаслыгын да, яшьрәк тол хатыннарны «ауларга» маташуларын да — барысын да әйтте һәм сүзенең ахырын колхозны бу хәлендә, мондый председатель белән калдырырга ярамаганлыгына ачыктан-ачык ишарәләп, ләкин хәлиткеч сүзне колхозчылар, авыл ярлылары үзләре әйтергә тиешлеген сиздереп бетерде. Әмма колхозчылар дип аталып йөри торганнары бик чуар иде, алар арасында, авылның шактый гына хәлле кешеләре белән беррәттәи, Мүкләк Гайфул ише, әтәч булып кычкырырга азапланучы, бозылган тавыклар да шактый иде. Сәүбән үзе сөйләүдән бигрәк алардан көтте, хәер, тегеләр озак көттермәделәр. — Безнең крестьян эш башындагы кеше белән бервакытта да тыныша алмый инде ул, юкны бар итеп, Сәүбән иптәш өстеннән контор ягына гайбәт ташып торучылар тәки табылган икәи, хәер, — дип куйды почмаккарак кысылып утырган Гайфул һәм, бүрек астында тагын шундый берәр түгәрәк акыл качып ятмыймы, дигәндәй, малахаен салып, аның эченә карап торды. Гайфулга ялгап икенчесе, гомере буена Казан белән Теләче базары арасында солы белән сату итеп тә мантый алмаган, калган гомерен Сәүбән канаты астында кырын ятып үткәрергә исәп тотучы Кырчын Миңнулла чәчрәп чыкты. — Менә мин үзем шушы авыл кешесе, пример алып әйткәндә, — дип башлады бусы һәм, шундук кызып китеп, башындагы түбәтәен йолкып алды, — халхоз чыкканчы көне-төне дөнья куып нәрсәгә ирештем? Башымдагы менә шушы кырчынга ирештем. Халхоз миңа ана куены булды, җылынып, рәхәтләнеп, сөякләрем йомшарып китте хал- хозда. Ник дисәң, атым юк урамда, кайгым юк буранда. Әнә Сәүбән бичара чаба бирсен. Озын сүзнең кыскасы, тәнгә халхозның җылысы йөгереп, сөякләр йомшарып барганда гына, мине борчымасагыз икән, туганнар. Кала юлында йөреп болай да йокы калып беткән... Ул, шушы сүзләрдән соң, үз эшен беткәнгә санап тиз генә чыгып китмәкче иде дә, әмма кызган шәптән малахаен каядыр атып бәргән булган «икән, ишеккә җиткәч яланбаш икәнлеге исенә төшеп, янә борылды. Бераз вакыт аның бүреген эзләп кайнаштылар. — Әйдә, исең китмәсен иске бүреккә, Миңнулла абзый. Язга чыккач, күкәй сатып, хатының яңасын алып бирер. — Бүрек аңа хәзер бөтенләй кирәк тә түгел, мич башына үрмәләп, сөякләренә җылы үтә башлагач, бүрексез дә мелким. — Шулай да, кем, Миңнулла кордаш, син үз кырчыныңны үзең капла инде, малай, мә. Кайсыдыр берсе аяк астыннан Миңнулланың малахаен табып алып, аңарга атып бәрде. Инде Миңнуллага чыгып китәргә дә мөмкин иде, ләкин нәкъ менә шушы мыскыллап әйтелгән сүзләр аны тотып калдылар, ул чыкмады. Тагын берәрсе, сүз алып тормыйча гына, тегеләй дә, болай да тартып була торган корама юрган белән өйдә җыелган бөтен чүп-чарны каплап калдырырга маташа башлагач, Җаббар Гайниясе түзмәде, мич аралыгында кыяр-кыймасрак торган җиреннән алгарак | чыга төшеп, кешеләргә кырны беләнрәк басып сүзгә кереште: — Ир-аттан узып остарып тора бу, дип әйтсәгез әйтерсез, илла- мәгәр йөрәгемә кан сава башлаганнан, бичарадан-ничара әйтәм. Әйтмичә кала алмагаилыгымиан әйтәм. Ник дисәгез, контордан килгән з-ур кешеләр булганда белеп каласым килә, алар законны, шәт, безгә 68 караганда яхшырак белә торганнардыр. Нәрсә дигән сүз икән ул «задатка» дигәннәре? Мин колхозга керәсем килеп баргач, Сәүбән абый миннән тотты да задатка сорады. Минем бирә алмаслыкмы белгәч, бер көнне бу...— Гайния бераз уңайсызланып, кызарып торганнан соң, кинәт кызып, йөзе белән үк борылды, — якламагыз зинһар, эш башындагы кеше түгел ул сезнең Сәүбәнегез, мир үгезе ул, әйтеп маташмагыз шуны. Бер авыз ачкач әйтсәм әйтим инде, һич кенә дә тынгы бирми. Эчеп исерә дә төн уртасында минем тәрәзә каршыма килеп, әллә ниләр белән яный, куркыта башлый. Янәсе, мин аны яныма кертергә тиеш. Ирсез хатын дигәч тә... теге, ни... Гайния тотлыгып, сүзен әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте, тагын ниләрдер әйтергә тырышып карады, булдыра алмыйча, йөзен каплап һәм сулкылдап елый-елый, яңадан үзенең элекке урынына — мич аралыгына кереп яшеренде. Шулай да буаның ерылып китүе булды бу. Шуннан соң әле теге яктан, әле бу яктан килеп, Сәүбән Бикчәнтәевның һәм, аның белән бергә, ул җитәкчелек итә торган колхозның байтак кына яраксыз якларын ачтылар. Инде эшне үзгәртеп корырга вакыт җиткәнлеге, бу «чикләвек кабыгы» эченә бикләнеп моннан соң да калырга мөмкин түгеллеге тәмам ачыклана башлагач һәм, шуннан чыгып, үзенең дә имин калмаслыгын төшенеп алгач, Сәүбән икенче яктан мөгез чыгарырга маташып карады. — Булмый! Мин бу җыелышта артык кала алмыйм, —дип, утырган урыныннан сикереп торды ул һәм, үзенә иярүчеләр эзләгәндәй, җыелыштагы кешеләргә бер караш ташлап алды. Әмма берәү дә аңарга иярер төсле күренми иде. Төн урталары якынаеп килүгә карамастан, барысы да урыннарында тыныч кына утырып кала бирделәр, хәтта баянак чыгып китәргә дип малахаен эзләтеп зык купкан Кырчын Миңнулланың да китәргә җыенуы сизелми иде. Бу хәлне күреп тәмам җене чыккан Сәүбән, ишек төбенә җиткәч кире борылып килеп, Бат- талозның каршына басты. — Сезгә дә, иптәш Батталов, колхозны таркатырга ирек бирмәсләр. Мин иртәгә үк контрольный комиссиягә китәм. Юк, мине алай тиз генә юлдан алып ташлый алмассыз, бывший красный партизан Сәүбән Бикчәнтәев диләр мине. Мин Врангель белән сугышып, Перекопны түшем белән шуышып үткәндә, син әле маңкаңны җыя алмыйча йөргән бер малай булгансыңдыр, әйе. Ул берәүгә бер күтәрелеп карамыйча ишеккә омтылды, әмма ишек янындагы аралык авызында басып торучы Гайния турына җиткәч чак кына туктамыйча үтә алмады. — Ә сиңа, ана көчек, белмим, тагын нәстә кирәктер инде? Алдың бит теге вакытта кирәген. Ул моны пышылдап кына әйткән кебек иде, хәттан ашып ярсу аркасында бу оятсыз ишарәләү шактый яңгырап чыкты, барысына да аерым-ачык ишетелде. (Дөресен әйтергә кирәк, кемнең дә булса гайбәтенә килгәндә, безнең — барыбызның да диярлек — колагыбыз тиз тора). Әмма Гайния дә җавапсыз калмады, тел әйләндереп тормыйча, ул бар көченә Сәүбәннең яңагына чалтыратып җибәрде. Аяз көнне суккан яшен булды бу, беравык ни әйтергә дә белмичә аптырашып калдылар. Күзләрен ачканда Сәүбән юк, ул чыгып сызган иде инде. — Сәгать беренче китеп бара, — дип, ниһаять, бу уңайсыз тынлыкны бозды Батталов, — бүгенгә шуның белән җитеп торса да ярый, иртәгә барыгыз да гомуми җыелышка рәхим итегез. Килгәндә бүрекләрегез белән дә, хатыннарыгыз белән дә ныклап киңәш-табыш итеп килегез. Мәсьәлә бик серьезный. Моңа чаклы колхоз члены булмаган кешеләр кесәләренә гариза тыгып килсәләр дә бер дә оят түгел. Партия һәм комсомол членнары хәзергә монда кала. Шулай ук менә бу кәгазьдә исемнәре чыккан иптәшләр дә кала. Аларга йокларга иртәрәк һәм, вообще бу көннәрдә безгә йокы бик эләкмәстер кебек. 69 Гафи өстәл тартмасыннан алып секретарьга тар гына бер кәгазь тоттырды, Батталов исемлекне кычкырып укып чыкты. Исемнәре чыкмаган кешеләр теләр-теләмәс кенә кузгалдылар, авыл Советы йорты яхшы ук бушап калды. Батталов форточканы ачмакчы булып тәрәзәгә үрелеп караса да, «бездә андый кышын да ачып була торган контор тәрәзәләре юк» булып чыкты, һаваны алыштыру өчен ишекне генә ачарга туры килде. Чыгып тәмәке тартып кергәч, барысы да җиңеләеп киткәндәй күренергә тырышып, ара-тирә уен-көлке сүзләр дә кыстыргалап, яңадан өстәл янына, инде куыгын яртылаш төтен баскан асылмалы лампа әйләнәсенә җыелдылар. — Безнең эшнең иң җаваплы, иң читен өлеше әле тик башлана гына, иптәшләр. Бусы моның, кайбер бугаз киерүче кешеләр белән көрәшүгә караганда, күп читен булачак. Безгә сезнең белән чын-чын- лап колхоз төзү, чикләвек кабыгы эченә сыеп бетәрдәй уенчык колхоз түгел, тормышын яңартып кору кирәклеген сизенеп йөрүче, әмма ялгыз баштан моны берничек тә булдыра алмаучы намуслы крестьяннарның барысын да эченә алырлык зур колхоз төзү эшенә керешергә бик вакыт... Күрше-тирә авылларда, күрше-тирә волостьларда бу эшкә инде ныклап керештеләр, шулай булгач... Батталов, кешеләрнең бу минутта ничегрәк уйлаганнарын белергә теләгән кебек, барсына берьюлы, үтә нык текәлеп, карап алды: кешеләрнең күзләрендә йокы түгел, кешеләрнең күзләрендә җитди уйлану чаткысы яна иде. Тышта әтәчләр кычкырганы ишетелде, алар да тынды, бераздан тагын кычкыра башладылар. Ә авыл уртасындагы, урамга яны белән салынган, өйдә ут һаман сүнмәде. Монда бүген, асылмалы җиделе лампа яктысында, иртәгә башланачак һөҗүмнең — иске авылга каршы башланачак зур һөҗүмнең кайбер мөһим мәсьәләләре каралды. Бу төнне монда тешләре-тырнаклары сындырылырга һәм берничәсе авылдан ук сөрелергә тиешле табылган кулакларның Тройка I тарафыннан билгеләнгән исемлеге тикшерелде. Авылдан сөрелергә билгеләнгәннәр арасында Галләм хаҗи да бар иде. Әйе, бу төнне монда сүз дә булды, бәхәс тә булды, кызып китүләр дә булды, тик йокы булмады да, йомшаклыкка урын гына булмады.

(Дәвамы алдагы санда)