Поэзия
РӘШИТ ГӘРӘЙ
БОЛЫНДА
Хисләрем белән бу җиргә Бик күптән бәйләнгәнмен. Яратам туган ягымның Язларын, бәйрәмнәрен. Шаулап үтте сабан туйлар Яшәртеп күңелләрне; Мәхәббәт белән бүләкләп Оялчан сеңелләрне. Кунак егетләре китте Гыйшык утында янып; Авылның уртак ямьнәрен Үзләре белән алып. ...Мәйдан тоткан таза ирләр Ял итеп өлгермәде: Кабат дугаларга урап Чигүле сөлгеләрне — Колхозлар төшә печәнгә, Әле таң беленмәгән... Җиңгиләр көтү куалар Иртәнге киемнәрдән. Толымнар, калын толымнар Иңнәргә төшкән тузгып. Көтүче егет быргысын Уйнады сузып-сузып. — Болынчыларның хисләре Көчлерәк дөрләсеннәр. Малкайларым кыш көне дә Ябыга күрмәсеннәр... Шулай дип озаткандыр ул Дусларын-якыннарын. Тойдым шунда бу таңнарның Елмаеп балкыганын. Тирбәлеп торды тугайда Кыңгырау тавышлары,— 90 Уятып юл буендагы Талларны, арышларны. Тыңладым, оеп тыңладым, Уйларым ерак акты. Моңнарга ияреп бардым Ык буйларына чаклы. ...Кузгалак үскән болыннар Яшәреп, җәйрәп ята. Балыкчы өе янында Тирәкләр тора сакта. Кузгалмый басып торалар, Алҗып та беткәннәрдер. Колхозчыларның килүен Зарыгып көткәннәрдер. Килделәр колхоз яшьләре, Чыкларда эзләр калды... Ык ярларын палаткалар, Шалашлар сырып алды. Әй, туган җир, матур да соң Болының, урманнарың! Кирәкми йомшак түшәгең, Кирәкми юрганнарың. Үләнгә ятып аунасаң Көч арта беләкләрдә. Көч артканда беләкләрдә Дәрт тула йөрәкләргә. Эшкә керешер алдыннан Шаяру гаепмени? Чапкычын көйләгән егет Кемнедер үртәп йөри: —Сүзләремне күңелеңә Авырга алма, Нияз. Сабан туенда өйләнеп, Ялгышып куйдың бераз. Сагынганда яшь киленне Ничек күрми торырсың... Болын эшләре беткәнче Саргаерсың, корырсың. Алып килик мәллә үзен Вертолет белән генә. Ык суларын сибеп торыр Ут капкан йөрәгеңә. Нияз да җавап-сүз эзләп, Күршегә йөрми кереп: — Чапкычыңның урагы, —ди,— Үткенме телең кебек? 91 Үткен, димсең... Карап карыйк— Ничек чабарсың икән. Ким-хур булсаң, өйләнергә Кызлар табарсың микән... Көлешүләр дулкыныннан Гөр килде елга яры... Тракторларга тагылды Чабу машиналары. Атлы чапкычлар келтерәп Кузгалды бер-бер артлы. Хуш исле үлән җай гына Покослар булып ятты. Печәне, әй, бигрәк калын, Кибәннәре мул чыгар. Ык буйларының печәнен Мактап уза юлчылар. — Бу печәнне күргәзмәгә Төяп алып китәрлек. Бәрәкәте белән тотсаң, Ике кышка җитәрлек. Колхоз маллары тук кышлар Азыклы абзарларда. Терлекченең даны яңгырар Мәскәүдә, Казаннарда. Рәхмәтен әйтеп ашар ил Итен дә, катыгын да. Ил рәхмәте — иң зур бүләк, Тора мең алтыныңа. Эш яраткан егетләрнең Отып кал гадәтләрен: Тауны күтәреп бирерләр, Чыдаса сәнәкләрең. Эре, авыр чүмәләләр Өелә кибәннәргә... Аккошлар куя кычкырып Камышлар тирбәлгәндә. Аккошлар моңын тыңларга Вакытның кысан чагы. Болында хәзер көннең дә, Эшнең дә кызган чагы. Кояш баеп, кичке ялга Туктарга кая әле! Алай да печән җыючы Сеңелләр чая әле. Кызык итеп, бер егетнең Сөяләр аркасыннан. 92 Сөяләр дә... печән ваклап Салалар якасыннан. Егет елмая... Имеш, ул Кызларны якын итә. Уйнапкөлеп, эштә янып Яшәүләргә ни җитә! ...Хезмәттә үтә озын көн, Ык өстен сара томан. Тирәкләр, ялга чакырып, Кул изәп торасыман. Кайталар дуслар эңгердә, Яшьлек бизи аланны... Карлыганлы чәй кайнатып, Яшь кыз көтә аларны. ...Ай нуры сибелә тугайга Вак таллар арасыннан. Каурый болытлар артында Маяклар янасыман. Яшьлектәй якты йолдызлар Йөзеп йөри күлләрдә. Шундый чакта ничек инде йокы керсен күзләргә! Җаны бар кеше бу кичтә Ятырмы шалашында... Кайнар хисләр бөркеп тора һәркемнең карашында. Ясанып, матур киенеп Чыкты яшьләр уенга. Кичен күңел ача алар Камышлы күл буенда. Гармоньчы озак көттереп Теләми сынатырга: Тальянын күтәреп килә Дусларын җырлатырга. Башлап җырлыйлар егетләр Җырлыйлар салмак кына. Җырга салынган сүзләрнең Мәгънәсен аңлап кына. Көчәя дә тарала җыр йөрәктән-йөрәкләргә... Таң алдыннан гына куна Талларга-тирәкләргә. Җыр кешенең канаты ул, Җыр безне көчле итә. Хезмәттә җырлап менәбез Өр-яңа биеклеккә.
НӘҖИП МАДЪЯРОВ
КАРАМАЛЫ КЫРДАН КИЛЕШЕМ /
диңгез кебек җәелеп киткән кыр бу, Шул киңлекне иңләп килешем. Адымнарым акрынайган саен Кызулана йөрәк тибешем. Бу җирләрдә без бит сука белән Сугыш вакытын йөрдек күмдереп. Кабат-кабат тырмаладык җирне Туфрагына җырлар сеңдереп. Монда үстек, монда чыныктык без һәм түзәргә монда өйрәндек. Юк, сабанны түгел, тормышны без Шушы кырда йөреп көйләдек. Карт карама безнең ул эшләрнең Бер шаһите, Әнә күр әле: Бары да дөрес, Әйе, дигән кебек Бизәп утыра сөзәк үрләрне.