Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

МӨХӘММӘТ САДРИ

БИЕКЛЕКТӘ

Карый-карый йолдызларга, күк йөзенә, Биек-биек баскычлардан менә башлыйм; Җитәр алдыннан верховой бишегенә, Карашымны йолдызлардан җиргә ташлыйм. Тагын атлыйм, менәм тагын биек-биек, Верховойның күрәм тирләп эшләгәнен; Йөрәк тибә без биеккә мендек диеп, Азат хезмәт тиңсез итте Илнең ямен! МӘХӘББӘТ СҮЗЕ ?4к йөзеңнән язгы кояш нуры Сибелгәндәй миңа бел, иркәм! Синең зәңгәр күзләреңә карап Диңгезнең мин үзен хис итәм. Елмайганда, энҗе тешләреңнән Нур коелып, мине яндыра. Карашларың күзнең нурын ала, Телсез итә, сүзсез калдыра. Мин кабатлап әйтәм үз-үземә: — Яныңда бит кояш бара, — дим; Син кояшка карый аласыңмы, Карый алсаң, әнә, кара! —дим. ЙОКЛАМЫЙМ МИН... окламыйм мин, йоклар өчен Ваемсыз булу кирәк. Йокламыйм мин, йоклама, ди, Тынычланма, ди йөрәк. Йокламыйм м»ин, безгә әле Бик зур юл үтәсе бар. Барыр өчен безнең юлдан Балалар үсәсе бар. Йокламыйм мин, зәңгәр күкнең Карыйм аййолдызларын, Ай байрагын, һәм мәңгелек Гагаринның юлларын. йокламыйм мин, Бу гомер бит, Ул болай да кыска, дим: Үземне мин Төнге сакның Солдаты, дим, постта!—дим. 80

РОБЕРТ ӘХМӘТҖАНОВ

КҮГӘРЧЕН ОЧЫП ТУЙМАС КӨН

Аүгәрчен очып туймас көн, һич сулап туймас һава. Мәйданнар буйлап килә көн,— Беркем чик куймас аңа. Көн керә тыныч өйләргә, Нурлары әле кыйгач; Көндәгечә, соңламыйча, Төшлеккә килә кояш. Күрәдер ул биеклектән Киңлеген җиребезнең; Курильдән Карпатка чаклы— Җиңеше илебезнең. Улларын изге хезмәткә Туплаган Ватан-ана Төньяктан Памирга чаклы Бер теләк белән яна. Сискәнми дә бер, ичмасам,— Өрсеннәр, янасыннар. Өрсеннәр дә, бу кояшны Сүндереп карасыннар. ...Мәйданнар буйлап килә көн, Беркем дә тыймас, беләм; Күгәрчен очып туймас көн Расланды кояш белән. Өй ТҮРЕМДӘ ЯФРАК АЛКЫШЛАРЫ Офыкларда—таңның ал төсләре, Болытларда — кояш балкышлары. Хәерле таң, тыныч көннәр! — дия Өй түремдә яфрак алкышлары. Өй түремдә яфрак алкышлары Яшәр өчен тавыш бирәсыман; Куенында җирнең искитәрлек Бер могҗиза туып киләсыман... Яшим! Яшим! дип талпына кошлар, Елгаларда дулкын уяна. Таң уянган гүзәл минутларда Яңа төсләр иңә дөньяга. Әкрен генә йөрәк куана: Шушы таңга син дә бер шаһитсың, — Җаваплысың, димәк, дөньяга... ЯЗ СУЛАДЫ БУГАЙ... Яз сулады бугай тагын Җылы җилләре белән; Умырзаяларга баккан Зәңгәр төннәре белән. Җылы дулкыннар өстендә Талпынган чәчәксыман, Уйларым аша тирбәлеп, Язлар каршына чыгам. Яз сулады бугай тагын Кабатланмас чаклардан. Саф-саф булып кошлар кайтты Кояш чыккан яклардан. Сии биргән гөлләр яшәрде, Син биргән вәгъдә кабат Язгы җил булып исте дә, Яралтты җанга канат. Киңәйде язгы сулардан Без уйнап үскән тугай. Тирәкләр хәтерем күгендә Исемеңне җырлый бугай... Кабынып язгы дәрт белән Исемеңне барлый күңел: Онытыр чаклар түгел бу, Онытыр чаклар түгел!..