Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛ СССР ХАЛЫКЛАРЫ ҺӘМ ЧИТ ИЛ МАТБУГАТЫНДА

Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең данлыклы тормышы һәм иҗаты белән күп милләтле Совет иленең һәм чит илләрнең меңнәрчә укучылары кызыксына. Патриот шагыйрьнең әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, аның тормышы һәм әдәби эшчәнлеге турында дистәләгән истәлекләр, тикшеренүләр басылып чыкты һәм чыга килә. Муса Җәлил татар телендә чыга торган уннарча газета-журналларда, төрле әдәби җыентыкларда һәм альманахларда 20 нче еллардан башлап актив катнашып килә. Бөек Ватан сугышына кадәр үк аның шигырьләре, поэмалары татар телендә 9 тапкыр аерым китап булып чыга, аларның тулай тиражы 38.290 данәгә җитә. Муса Җәлилнең татар телендә аерым китап булып чыккан әсәрләренең тулай тиражы хәзер 145.360 данәдән арта. 30 нчы елларда ЛАуса Җәлил әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителә башлый. 1935 елда Гослитиздат нәшрияты, А. Миних тәрҗемәсендә, аның шигырьләрен аерым җыентык итеп чыгару Патриот шагыйрьнең әсәрләре рус телендә 294.116 данәдә 11 тапкыр аерым китап булып басылды. Муса Җәлил әсәрләрен рус укучысына җиткерү эшенә күренекле . рус шагыйрьләреннән С. Маршак, Э. Багрицкий, М. Светлов, М. Исаковский, А. Ахматова, И. Френкель, П. Антокольский, М. Львов, М. Лисянский һ. б. катнаштылар. Шагыйрьнең әсәрләре рус теле аркылы илебезнең бүтән халыкларына һәм чит илләргә киң таралды. Патриот шагыйрьнең «Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр» җыентыгы, М. Бабаев тәрҗемәсендә, 1956 елда Ташкентта 10000 лек тираж белән, ә 1959 елны шушы ук тәрҗемәдә «Моабит дәфтәре» исеме астында 25.000 лек тираж белән икенче тапкыр чыгарылды. Үзбәк телендә чыга торган газета һәм журналларда шагыйрьнең әсәрләре, аның тормышы һәм нҗаты турында мәкаләләр даими рәвештә басылып килә. 1958 елда Үзбәкстан ССРның Политик һәм фәнни белемнәр тарату җәмгыяте К. Р. Җаманаклының «Муса Җәлил — Ленин премиясе лауреаты» исемле брошюрасын массовый тираж белән бастырып таратты. Муса Җәлил шигырьләре Азербәйҗан дәүләт нәшриятында «Героик җыр» исеме белән басылды. Азербәйҗан телендә чыга торган «Әдәбият һәм сәнгать», «Азербәйҗан яшьләре». «Азербәйҗан пионеры» газеталары һәм «Азербайҗан» журналы һәрвакыт Муса Җәлил әсәрләренең яңа тәрҗемәләрен биреп киләләр. Азербәйҗан дәүләт университетының филология факультеты студентлары өчен чыгарылган «СССР халыклары әдәбиятыннан хрестоматия» китабына шагыйрьнең күп кенә шигырьләре, аның тормышы һәм иҗаты турында зур күләмле мәкалә урнаштырылган. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» җыентыгы 1957 елда, 8000 лек тираж белән, украин телендә чыкты. Муса Җәлил шигырьләре әрмән телендә зур тираж белән берничә тапкыр басылды. Әрмәнстанда чыга торган вакытлы матбугат битләрендә Муса Җәлил турында язылган мәкаләләргә һәм аның шигырьләренең яңа тәрҗемәләренә киң урын бирелә. Муса Җәлил әсәрләре авар (Н. Абига- сәнов тәрҗемәсе, Махачкала, 1958 ел), башкорт (Уфа, 1954 ел), казакъ (Алма-Ата. 1955 ел), кара-калпак (Нукус, 1958 ел), кыргыз (Т. Шамшиев һәм К. Җунусов тәрҗемәләре, Фрунзе, 1957 ел), латыш (А. Веян тәрҗемәсе, Рига, 1958 ел), төркмән (Б. Кербабаев тәрҗемәсе, Ашхабад, 1955 ел), удмурт (Т. Сабитов тәрҗемәсе. С Ижевск, 1960 ел), хаккае (М. Одаев һәм Ф. Чукрай тәрҗемәләре, Абакан), молдовап (Кншенев, 1958 ел) һәм чуваш (Чабоксар, 1956 ел) телләрендә аерым китап булып басылып чыкты Эстон, якут, таҗик, мари, литва, коми, бурятмонгол, белорус телләрендә чыга торган газетажурналларда Муса Җәлилнең дистәләгән шигырьләре, аның тормышы һәм иҗаты турында күп санлы мәкаләләр басылды. Муса Җәлилнең ялкынлы шигырьләре, аның героик көрәше һәм тормышы турында язылган мәкалә һәм очеркларны чит ил укучылары да тирән хөрмәт белән һәм яратып укыйлар. СССРда немец, француз, инглиз һәм испан телләрендә чыгарыла торган «Совет әдәбияты» журналы Ю. Корольковның «Җыр булып яңгыраган тормыш» дигән мәкаләсен урнаштырды һәм герой шагыйрь шигырьләренең тәрҗемәләрен бирде. Муса Җәлилнең исеме бөтен дөньяга таралды. Шулай ук немец, француз, инглиз, гарәп, кытай һәм испан телләрендә чыгарыла торган «Совет хатын-кызы», «Советлар Союзы» журналларында басылган материаллар да Муса Җәлилнең исемен җир шарының бөтен почмакларына җиткерде. Татар шагыйренең героик тормышын һәм аның иҗатын Чехословакия хезмәт ияләре аеруча яхшы беләләр. «Свет Совети», «Квети», «Прага— .Москва» журналларында, «Руде Право», «Младо Творби» газеталарында «татар Фучигы»ның героик тормышы һәм иҗаты турында күп кенә мәкаләләр чыкты. Аның шигырьләре күп журналларда басылды. Ә 1958 елда Прага нәшрияты Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре»н чех һәм словак телләрендә аерым китап итеп чыгарды. Демократик Германия Республикасы матбугаты да Муса Җәлилнең фашизмга каршы батырларча көрәшүен, иҗатын пропагандалауга зур урын бирә. Күренекле немец тәнкыйтьчеләре А. Эндлер, М. Гирод, Г. Дейке, Л. Небенцаль һ. б. лар «Форум», «Соннтаг», «Нейес Дейче Литератур» журналларында, «Трибуна», «Вельбюхе», «Националь Цейтунг» газеталарында Муса Җәлилнең фашистлар төрмәсендәге көрәше турында тикшеренүләр, мәкаләләр белән чыктылар. Бу журнал һәм газеталарда. Ф. Лехницер тәрҗемәсендә, Муса Җәлилнең күп кенә шигырьләре басылды. «Моабит дәфтәре» Берлинда аерым китап булып чыкты. Румыния Халык Республикасында да Муса Җәлилнең исеме киң танылды. Румын укучылары Муса Җәлил шигырьләрен үз ана телләрендә укыйлар. Венгрия укучылары Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән 1955 елда ук таныштылар. Муса Җәлилнең аерым шигырьләре албан, болгар, француз һәм башка халыклар телләренә дә тәрҗемә ителде. «Юманите» газетасында Муса Җәлилнең шигырьләре, аның турында мәкаләләр чыкты. Исландиянең «МЕР» журналы (1957 елгы 1 санында) «Муса Җәлилнең батырлыгы» дигән мәкалә, Италиядәге «Аванти» газетасы (1955 елның 18 октябрь саны) «Муса Җәлилнең поэзиясе» исемле тикшеренү урнаштырдылар. Без бу материалларны СССР китапханәләрендә саклана торган чыганаклардан алдык. Болардан тыш герой шагыйрь әсәрләренең 1960 елны Болгариядә аерым китап булып басылуы, Польшада чыга торган «СССР халыклары поэзиясе» дигән җыентыкка кертелүе, гарәп телендә чыга торган газеталарда басылуы билгеле. Кулдагы фактик материалларга караганда, Муса Җәлил әсәрләре СССРда 26 телгә һәм чит илләрдә 10 телгә тәрҗемә ителгән. Соңгы елларда рус, татар, украин, башкорт әдәбияты белгечләренең Муса Җәлилнең иҗаты һәм тормышы турында күп санлы тикшеренүләре, публицистик мәкаләләре чыкты. Билгеле булганча, Муса Җәлил шагыйрь генә түгел, ул — әдәбият һәм музыка белгече дә, күренекле тәрҗемәче һәм балалар язучысы да, комсомол һәм җәмәгать эшлеклесе дә, ялкынлы публицист һәм хикәяче дә... Аның тормышның төрле мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре, әдәби әсәрләргә һәм спектакльләргә язган рецензияләре, төрле шагыйрьләрдәй тәрҗемәләре 1922—1941 елларда чыккан газета һәм журналларда чәчелеп яталар. Әдәбият белгечләре бу материалларны туплау һәм өйрәнү эшенә әле тиешенчә әһәмият биреп җиткермиләр. Бу эшне тизрәк җәелдереп җибәрәсе иде