Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИ ҮЗЕНЧӘЛЕ ҺӘМ ГОМУМ ИНТЕРНАЦИОНАЛЬ

Татар халкы үзенең бай культурасы, матур әдәбияты, гүзәл музыкасы, рәсем, театр һәм хореография сәнгате белән горурланырга хаклы. Һәм бу патриотик хисләрнең матбугатта да, телдән чыгышларда да көчле чагылуы табигый. Ләкин милли культура, әдәбият, сәнгать турында сүз йөрткәндә берьяклылыкның да сизелүенә игътибар итмәү ярамас иде. Аларны башлыча «татар дөньясы» чикләрендә генә карау, культураның милли формасына, мөстәкыйльлегенә басым ясап та, аның башка культуралар белән бәйләнешенә, интернациональ эчтәлегенә, күп милләтле совет культурасының состав өлеше булуына әһәмият биреп җиткермәү, кызганычка каршы, күренә әле. Татар халкының рухи тормышына башка халыкларның һәм аеруча рус культурасының гаять уңай йогынтысы турында бездә әле җитди фәнни хезмәтләр дә, популяр китаплар да юк диярлек. Ана телен үзләштерүгә һәм үстерүгә хаклы рәвештә әһәмият биреп һәм бу хакта артык төчеләнеп сөйләп тә, рус телен үзләштерүне, ничектер, икенче дәрәҗәдәгерәк бу- рычсыман аңлау фактлары да булды. Милли сәнгатькә чикләнгән караш татар музыкасы турында сүз йөрткәндә тагын да ешрак очрый. Безнең композиторларыбыз, халыкның бай җыр иҗатына таяну һәм шуннан илһамлану белән бергә, татар җырларының традицион бертавышлылыгы рамкаларында чикләнеп калмадылар, бәлки рус һәм башка халыклар музыка культурасы казанышларыннан файдаланып, милли музыка аһәңен бик нык киңәйттеләр. Кайбер иптәшләргә исә бу «милли традицияләргә» хыянәт итү, татар моңын бозу, «руслаштыру» булып күренде. Әнә шундый ялгыш карашлар һәм берьяклылык совет җәмгыяте үсешенең объектив законнарына, прогрессив культура хәрәкәте юнәлешенә каршы килә. Идеологии хаталар, нинди генә төстә булмасын, ничек кенә һәм кайда гына (махсус җыелыштамы, тар мәҗелестә, кулуардамы, матбугаттамы — барыбер) әйтелмәсен, хезмәт ияләрен коммунистик интернационализм рухында тәрбияләү эшенә зыян китерәләр, милли культураның тагы да уңышлырак үсүенә, халык көнкүрешенә тирәнрәк үтеп керүенә комачаулыйлар. Культурабызны үзбашына гына аерып карау, башка милли культуралар белән тугандашлыгына, тыгыз мөнәсәбәтенә, бердәмлегенә әһәмият биреп бетермәү — аның үсеш мәйданын тарайту, иҗтимагый ролен киметү бер халык традицияләре һәм тормышы белән генә чикләү булыр иде. Әлбәттә, башка халыклар культуралары шикелле, безнең культурабыз да — мөстәкыйль, милли, оригиналь культура. Аның үзенә генә хас социальэкономик җирлеге, бик күп матур үзенчәлекләре, зур тарихы һәм традицияләре бар. Ләкин шул Т 123 ук вакытта ул интернациональ культура, чөнки аның эчтәлеге, чыганагы, сыйнфый табигате, иҗтимагый функциясе башка халыклар культураларыныкы кебек. Ул башка .милли культуралар белән бердәм социаль туфракта көчле тамырлар җдеп чәчәк ата. Татар культурасында милли үзенчәлек белән интернациональ гомумилек гармоник рәвештә бәйләнгән. * Эксплуататорлардан азат ителгән совет туфрагында, бер яктан, социалистик милләтләрнең искиткеч яңа күтәрелеше һәм милли культураларның тиңдәшсез чәчәк атуы, икенче яктан, милләтләрнең бер-беренә якынлашуы һәм культураларының үзара багланышы процессы бара. Ике яклы бу диалектик хәрәкәт социализмнан коммунизмга күчү чорында аеруча көчәя. Гаять прогрессив бу күренешнең тамырында экономик тормыш гомумилеге, коммунизмның материаль-техник нигезен төзү өчен халыкларның бердәм көрәше ята. Татар хезмәт ияләре СССРның барлык халыклары белән бер семья- ла, туганнарча дуслыкта һәм хезмәттәшлектә яшиләр. Бу дуслык социалистик производствоның, экономик һәм политик теләкләрнең гомумилеге, совет кешеләрен оештыручы һәм рухландыручы Коммунистлар партиясе идеологиясенең интернациональ характеры нигезендә формалаша һәм ныгый. Татар халкының рус, украин, үзбәк, белорус, әрмән, эстон, башкорт, чуваш һәм башка халыклар интересларына каршы килә торган уй-теләкләре юк, аның эстетик идеалы да бөтен совет халкы идеалыннан аерылмый. Шуңа күрә татар милли әдәбиятының, сәнгатенең эчтәлеген дә интернациональ элементлар тәшкил итә. Демократик татар культурасы һәрвакыт башка халыклар культуралары һәм барыннан да элек рус культурасы белән тыгыз багланышта үсте. Аның уңышларын башкача күз - алдына китерү мөмкин түгел. Рус белән тормыш кичердек сайрашып. Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып >, — дип язды интернационалист Тукай. Бу процесс, әлбәттә, җиңел генә бармады. Патша Россиясендә хакимлек иткән изүче сыйныфлар төрле милләт халыкларын таркау хәлендә тотарга, милли гореф-гадәтләрнең кысынкы калыпларында яшәтергә бик нык тырыштылар, аларның рухи дөньясын чикләделәр. Мәгълүм булганча, татарларга үзләренең олы туганының телен өйрәнү, рус мәктәпләрендә уку, рус гыйлемен үзләштерү генә түгел, хәтта түбәтәйдән, камзулдан, читеккәвештән һәм мескен бүректән башканы кияргә дә рөхсәт ителмәде, күрше халыклар көнкүрешеннән ни дә булса күчереп алу тыелды. «Татар киртәсен» атлап чыгарга теләгән кеше «кафер», «урыс» исеме белән каһәрләнде. Төрле милли культуралар арасында бәйләнеш урнаштыру, аларның бербереннән өйрәнүе Октябрьга кадәр әнә шундый каршылыклар белән көрәштә генә мөмкин иде. Байлар һәм руханилар корган ясалма киртәләрне ватып, буржуаз милләтчеләргә, пантюркистларга һәм панисламистларга кискен отпор биреп, татар халкының алдынгы уллары «яктылык һәм белем чишмәсе» булган рус культурасына үрелделәр, аннан илһам һәм иҗат көче алдылар. Рус әдәбиятының, музыкасының, рәсем һәм театр сәнгатенең реалистик юнәлеше һәм революцион демократик эчтәлеге барлык халыклар культуралары эшлеклеләрен үзенә җәлеп итте. А. С. Пушкинны һәм М. Ю. Лермонтовны Тукай кояшка тиңләде. В. Г. Белинскийны Г. Ибра- һимов «иң беренче буларак, әдәбият, сәнаигы нәфисә, художество хакында рус дөньясында туры юл күрсәтүче» дип атады һәм татар әдәбияты белгечләре «Белинскийны укый төшсәләр яхшы булыр иде» дигән теләк белдерде. Г. Коләхме- тов бөек рус әдибе М. Горькийның таланты каршында баш иде, 1 Г. Тукай, Әсәрләр, 2 том, 243 бит, Казан, 1955 ел. 124 Г. Камал исә Островский һәм Чехов иҗатын сокланып өйрәнде. Каюм Насыйридан башлап татар язучылары, үзләре өйрәнү белән бергә, бөек рус классиклары әсәрләрен тәрҗемә итеп үз халкына җиткерү юлында күп эшләделәр һәм бу телләр безгә якын башка халыкларның культуралары үсешендә уңай йогынты ясады. Таҗик язучылары өчен, дип яза Б. Г. Гафуров «башлыча Габдулла Тукай, Абай, Фа- тали Ахундов тәрҗемәләре аркылы рус әдәбияты белән танышу бик зур әһәмияткә ия булды»1 . Бу факт үзе генә дә демократик милли культураның бер үк вакытта интернациональ характерда булуы, аның әһәмияте мәгълүм бер халык- . ның тормышы белән генә чикләнмәве турында сөйли. Татар халкының демократик культурасы Көнчыгыш халыклары культурасы белән дә тыгыз бәйләнештә үсте. Аларның әкиятләре һәм иң яхшы әдәбият үрнәкләре татарларга күптән таныш һәм аһәңдәш. Тагор, Руставели, Низами, Фирдәүси, Нәваи, Әбүгалисина кебек бөек шагыйрьләрне һәм акыл ияләрен татар халкы һәм аның интеллигенциясе бик яхшы белә, хөрмәт итә, алар иҗатында булган алдынгы традицияләрдән файдалана. Үз нәүбәтендә татар әдәбияты да тугандаш халыклар күңелендә күптән инде лаеклы урын тапты. Күренекле төркмән язучысы Берды . Кербабаев, мәсәлән, Татарстан язу- чыл арының IV съездында чыгышында болай диде: «Мин революциядән элек тә, аннан соң да зур татар әдәбиятын күп укыган идем һәм хәзер дә укыйм. Толстой, Горький, Шолохов белән беррәттән Тукайны һәм Ибраһимовны мин үземнең чын остазларым саныйм, мин алардан күп нәрсәгә өйрәндем»2 3 . Үз халыклары әдәбиятына татар әдәбиятының уңай йогынтысы турында шундый ук җылы сүзләрне үзбәк, азербәйҗан, казакъ, кыргыз, башкорт, чуваш, удмурт, мари культурадарының вәкилләре дә әйтәләр 4 . Шулай итеп, Бөек Октябрьга кадәр үк милли культуралар, бер-бер- сенә 2 Б. Г. Гафуров, История таджикского народа, Госполитиздат, 1952 ел, .435 бит. 3 «Совет әдәбияты», 1958 ел, 7 сан, 114—115 битләр. якынлашып, үзара азыкландылар. Бу закончыл тенденция царизм һәм «үз» байлары тарафыннан изелгән халыкларның тормыш шартлары охшашлыгының, социаль һәм милли изелүгә каршы көрәшкә туплануларының, революцион омтылышлары һәм эстетик идеаллары гомумилегенең табигый чагылышы иде. һәрбер халык культурасының идея эчтәлегендә дә, милли формасында да барлык милләтләрнең хезмәт ияләренә уртак, ә феодаль- дини һәм буржуаз культурага капма-каршы элементлар, сыйфатлар, тенденцияләр булмый мөмкин түгел. Хезмәт кешеләре һәрвакыт дуслыкка, туганлыкка, бәхет өчен көрәштә бердәмлеккә омтылалар һәм бу милли культураларның гомуми демократик һәм социалистик элементларында, аларның бер-беренә йогынтысында, язучыларның һәм сәнгать хезмәтчеләренең иҗади тыгыз элемтәсендә, хезмәт-производство тәҗрибәсе белән дә, милли характерның иң яхшы сыйфатлары белән дә уртаклашуда гәүдәләнми калмый. Халыкларның үзара мөнәсәбәтләренә, милли аң һәм культура үсешенә зур зыян китергән, милли культурада булган социалистик, интернациональ тенденцияләрнең үсешен тоткарлап торган патшалар, алпавытлар, буржуаз милләтчеләр һәм динчеләр хакимлеген җимереп. Бөек Октябрь барлык халыкларның политик, хуҗалык һәм культура үсеше өчен моңарчы күрелмәгән чиксез киңлек ачты. Тугандаш милләтләр белән бергә татар халкы да гомуми- кешелек культурасы хәзинәләреннән файдалану, үзенең талантын ирекле һәм даими үстерү, ана телен, әдәбиятын һәм сәнгатен баету хокукына ия булды. Культураның, әдәбиятның, сәнгатьнең иҗтимагый-эстетик әһәмия3 «С о в е т әдәбияты», 1958 ел 7 сан һәм 1961 ел, 4 сан. 125 те, тәрбияви роле, таиып-белү көче адея эчтәлеге белән дә, массаларга аңлаешлы булуы, үзе чагылдырган конкрет тормышка якынлыгы, ягъни милли җирлеге, колориты, оригинальлеге белән дә билгеләнә. Шуңа күрә күп милләтле социалистик культурадагы интернациональ эчтәлек милли үзенчәлектән башка яшәми, бәлки милли төстә туа һәм үсә. Интернациональ культураның милли формасы аны үзләштерүне җиңеләйтә, халыкка якынрак итә, аны баетуда һәм камилләштерүдә төрле милләт кешеләренең активрак һәм күбрәк катнашуы өчен киңрәк мөмкинлек ача. Халык иҗаты чишмәләре белән сугарылган, милли традицияләргә тамырланган һәм милли буяуларның һәммә матурлыгын үзенә җыйган сәнгатьнең генә эмоциональ көче һәм кешеләргә эстетик йогынтысы зур була ала. Ләкин милли культура бер милләт хәзинәсе генә булып калса, аның иҗтимагый әһәмияте азрак булыр иде. Алай гына да түгел: культу-* раның форма элементлары, күп төстәге буяулары да социалистик җәмгыятьтә бер милләтнеке генә булып кала алмый, һәрбер чәчәк үзенчә матур, ләкин букет, күбрәк төсле, төрле-төрле чәчәкләрдән җыелса, гүзәлрәк һәм хуш ислерәк була һәм букеттагы һәрбер чәчәк тагы да матуррак күренә. Элек заманнарда бер халык сәнгатендә булган бик күп специфик үзенчәлекләр башка халыкларга бөтенләй билгесез яки бик аз таныш иде. Социалистик мөнәсәбәтләр исә бу йомылып торуны бетерә, милли үзенчәлекләрне бөтен халык хәзинәсенә әйләндерә. Һәрбер милләт теленең, көнкүрешенең, психика калыбының, художество аңының сыйфат үзгәлекләре аның культурасына билгеле бер төс, оригиналь нәфислек һәм сөйкемлелек бирәләр. Социалистик культураның гаять зур байлыгы, халыкчанлыгы, буржуаз культурадан чагыштыргысыз өстенлеге шуннан гыйбарәт ки, ул культураларның милли үзенчәлекләрен инкарь итми, читкә ташламый, бәлки милли төсмерләрнең, оттенокларның чәчәк бәйләме булып, халыкларның иң яхшы традицияләрен бергә туплап үсә. «һәрбер халыкта булган яхшы, прогрессив һәм матур нәрсәнең барысы да интернациональ совет культурасында лаеклы урын алып кына калмый, бәлки гомуми культурага 5 XX съезд КПСС, Стенографический отчет, рус телендә, II том, 422 бит. 6 Г о м ә р Галинең «Пролетариат әдәбияты өчен көрәштә» исемле китабыннан, 29 бит, Казан, 1931 ел. башка халыклар керткән өлеш белән тыгыз бәйләнештә тагы да ныграк камилләшә» Милли культураларның гомуминтериациональ берләшүе милли үзенчәлекләрне юкка чыгармый. Киресенчә, социализм шартларында яңа эчтәлек белән сугарылган милли үзенчәлекнең гөрләп чәчәк атуы өчен чикләнмәгән мәйдан ачылды. Билгеле булганча, буржуаз милләтчеләр: «Милли культура бетә», «большевиклар милләтләрнең культурасына нивелировка ясыйлар», дип бик күп кычкырдылар. Мәсәлән, ак эмигрант Әмин бәк Рәсуль- задә: «большевизм ул милли мәдәният, милли әдәбият, милли сәнгать мәсьәләләрендә шул ук монархия юлын — шул мәдәниятләрне бетерү, йоту юлын тота» дип чыкты 5 6 . Мондый провокацион чыгышларның мәгънәсе ачык иде. Халык дошманнары пролетариат революциясенә, совет властена, Коммунистлар партиясенә теләсә нинди яла ягып, массаларны буржуаз милләтчелек йогынтысына тартырга, социалистик культура төзелешен өзәргә маташтылар. Ләкин аларның бу пычрак эшләрен хезмәт ияләре кире кактылар, татар интеллигенциясенең иң зур күпчелеге җиң сызганып, пролетар интернационализм рухы белән сугарылган яңа, социалистик культураны, сәнгатьне, әдәбиятны үстерү эшенә кереште. Күренекле тәнкыйтьче Гомәр Гали, антимарксистик карашларга отпор биреп, болай язды-’ «Пролетариат революциясе, пролетариат диктатурасы чорындагы иҗтимагый шартлар пролетариат идеологиясе 126 нигезендәге культураларны, милли әдәбият, милли сәнгатьләрне бетерүгә таба түгел, көчәйтүгә, үстерүгә таба алып баралар, ул шартлар шул кул ьту р а н ы ң, ә дә б ңя тл а р н ы ң үсү - ләренә, ныгуларына ярдәм итәләр» Г Пролеткультның вульгар социологиясе рухындагы кайберәүләрнең: «Милли культура, милли әдәбият, милли сәнгать дип баш катырып торасы юк, алар турында сөйләүнең мәгънәсе, кирәге юк» дигән үтә сул, нигездә гаять дәрәҗәдә зарарлы фикерләренә каршы төшеп, Г. Гали: «милли культура, милли әдәбият сүзләреннән курыкмаска, шул арны үстерү юлында җиң сызганып эшләргә кирәк... Ләкин мондагы һәрбер эштә эчтәлекнең интернациональ булуы беренче шарт», — дип раслады 7 . Эксплуататорларны бетерү һәм социаль-экономик тормыш шартларының тамырдан үзгәрүе нәтиҗәсендә Совет иленең күп милләтле халыкларында гомуми карашлар, мораль-политик бердәмлек, уртак идеология тантанага иреште һәм бу культураның интернациональ эчтәлегендә үзенең матур чагылышын тапты. Илебезнең башка халыклары кебек үк, татар халкы да милли культурага буржуазия, байлар, ишаннар салган агуны читкә алып ташлады. Гасырлар буенча тупланган, ягъни үсеше изүче сыйныфлар тарафыннан бик нык чикләнгән халыкчанлык, хаклык, иҗтимагый прогресс идеяләре, тормыш гүзәллеге, иҗади хезмәт һәм бәхет өчен көрәш шатлыгы тойгылары совет шартларында бөтен көченә җәелде, яңача, якты нур булып балкыды һәм хәзерге татар культурасының төп эчтәлегенә һәм эстетик принципларына әверелде. * * Милли культураның хәлиткеч төп билгеләреннән берсе — тел. Шуңа күрә дә демократик культура өчен. 1 Гомәр Галинен «Пролета- риат әдәбияты өчен көрәштә» исемле китабыннан, 29 бит, Казан, 1931 ел. 2 Шунда ук. ’Леонид Леонов, Слово ю Толстом, «Правда» газетасы, 21 ноябрь. 1960 ел. 9 Г. T у к а й, Әсәрләр, 4 том, 118 бит. сәнгатьнең халыкчанлыгы өчен көрәшчеләр һәрвакыт милли телләрнең гражданлык хокукын яклап чыктылар. Халыктан читләшкән, рус телен оныткан һәм аңа кимсетеп караган, немец яки француз телендә генә сөйләшеп маташкан һәм моны «ин югары культуралылык» дип санаган космополит-дворяинарга каршы бөек Пушкин рәхимсез көрәш ачты һәм «безгә туган телнең сихерле музыкасын ачып бирде»8 . Милләтче татар буржуаз идеологлары һәм мөселман руханилары да татар халкын үзенең ана теленнән мәхрүм итәргә, аңа чит булган төрекләштергән жаргонны көчләп тагарга бик иык тырыштылар. Татар халкының культурасын үстерү турында кайгырткан демократик язучылар, әлбәттә, мондый хәл белән килешә алмадылар, ана телебезне инкарь итүгә каршы чыктылар. Каюм Насыйри халыкка аңлаешлы телдә китаплар язды, татар теленең фәнни нигезләрен эшкәртә башлады, аның беренче сүзлеген төзеде. Ана телен популярлаштыру теләгеннән чыгып, ул беренче тапкыр халык җырларын, әкиятләрен, мәкальләрен, бәетләрен җыеп бастырды. Габдулла Тукай телнең гаять зур ролен, кешеләрнең үзара мөнәсәбәте чарасы, культура һәм алдынгы фикер үсеше коралы икәнлеген бих яхшы аңлады, татар теленең сафлыгы һәм аны баету өчен көрәшнек башында торды, Казан татарлары телен ул «әдәбиятыбызның асылы, җәүһәре» дип атады 9 . Тукайның гүзәл поэзиясендә ана теленең барлык буяулары сокландыргыч фейерверк кебек балкыды, барлык авазлары тылсымлы моң булып яңгырады. 1900 елда Галиәсгар Камал, «милләтнең рухани аталары»нып хурлавына карамастан, үзенең әсәрләрен гади халыкның җанлы телендә язуы белән горурланып, «шундый бар кеше дә аңларлык, урам 127 телендә булган китаплар булучы- лыгы насыйп булсын» \ диде. Халыкның рухи тормышында, бер милләт кешеләренең үзара багланышында, аларның 1идея-политик һәм эстетик тәрбияләнүендә, мәктәп, әдәбият, театр, музыка-җыр, матбугат үсешендә ана теленең әһәмияте бик зур. Милли телләрнең күп төрлелеге интернациональ гомуми культураның социалистик эчтәлеген киңрәк, тирәнрәк, тулырак һәм һәрбер халыкка аңлаешлырак итеп чагылдырырга һәм аңларга ярдәм итә. Телнең сүзлек составы, сөйләмнең специфик төзелеше, интонация төрлелеге, билгеле бер халыкка гына хас әйтемнәр, мәкальләр, сүз тезмәләре поэзиягә, прозага, драматургиягә аерым милли колорит бирәләр, социалистик культураның характерлы сыйфатын — күркәм буяулар күплеген тәшкил итәләр. һәрбер художник билгеле бер милли җирлектә яши һәм иҗат итә. Интернациональ эчтәлекле әсәрләр тудырганда ул конкрет халыкка характерлы булган күренешләрне һәм образларны бирә һәм шул халыкның теленнән файдалана. Авылны күмәкләштерү темасына багышланган бик күп әсәрләрдән Шәриф Камалның «Матур туганда» исемле романы татар телендә язылган булуы белән аерылып тора, анда татар халкы тормышыннан алынган реалистик күренешләр һәм образлар тасвирлана, романдагы персонажларның сөйләү теле татарларга гына хас әйтемнәргә, сүз тезмәләренә бай. Драматургларыбыздан Т. Гыйззәт, Н. Исәнбәт, М. Әмир һ. б. әсәрләре турында да шуны ук әйтергә кирәк. Ә инде поэзиягә килсәк, аны һәрбер халык телендә булган үзенчәлекле яңгырашка ия булган барлык гүзәл элементларның күркәм концентрациясе дип атарга мөмкин. Милли телнең чын халыкчан элементлары, матур үзенчәлекләре тәрҗемәдә дә саклана һәм укучыларга ләззәт бирә ала. Бер телдәге 1 Г. К а м а л, Әсәрләр, 1 том, 409 бит. художество әсәрләрен икенче телләрдә бастырып тарату, халык җырларының милли чикләрне үтеп чыгуы телләрнең йомылып торуын бетерә, аларның аралашуына, берсенең (икенчесе хисабына баетылуына, үсүенә ярдәм итә. 40—50 ел элек әле татарларның <иң зур күпчелеге грузин, әрмән, латыш, якут, туваларның һ. б. күп халыкларның теле, әдәбияты, культурасы турында берни дә белми иде. Ә хәзер болар турында без яхшы ук хәбәрдарлар, һәм безнең телнең үзенчәлекләре, культурабыз казанышлары аларга билгеле, һәрбер милл.и телдә башка телләрдән алынган элементлар торган саен күбәя бара. Бердәм экономика һәм интернациональ идеология нигезендә социалистик милләтләрнең рухи якынлашуы милли характерның һәм культурадагы милли формаларның гомуми сыйфатларын тудыра, үткән заманнан калган, милли культураларның социалистик һәм коммунистик эчтәлеге үсешен тоткарлаучы иске хасиятләрнең һәм моментларның бетүенә китерә. Бу гореф-гадәтләргә, көнкүрешкә, җыр-биюгә генә түгел, бәлки телгә дә, милли культураны чагылдыручы башка чараларга да кагыла. Әлбәттә, тел — милли культураның иң тотрыклы элементы, ләкин культураның яңа эчтәлегенә җавап бирми торган иске элементларның юкка чыгуы, заманга лаеклы, прогрессив, яңа элементларның тууы телдә дә бара. Татар теле, башка милли телләр кебек үк, үзенең нигез байлыгында яңа сүзләр ясалу юлы белән дә, башка телләрдән, барыннан да элек рус теленнән, кергән сүзләр хисабына да даими үсә һәм байый. Телнең камилләшүе, яңа сүзләрнең, сүз тезмәләренең тууы тормышыбыздагы яңа күренешләрне, кешеләр арасындагы урнашкан яңа мөнәсәбәтләрне, аларның мораль-политик йөзләрен, уйларын һәм хисләрен, бик нык үскән рухи дәрәҗәләрен дөрес, төгәл һәм ачык итеп чагылдыру хосусиятеннән килеп чыга. Октябрь революциясенә кадәр «җитештерү көчләре», «үзкыйммәт», 128 «техника прогрессы», «танып-белү», «объектив хакыйкать», «диалектика», «реализм», «эстетика», «яшәеш», «атеизм», «рационализация», «өскорма», «халык хуҗалыгы», «патриотизм», «совет», «культура», «ударник», «новатор» кебек сүзләр татар телендә юк иде. Хәзер исә мондый төшенчәләрне чагылдыру өчен кирәкле сүзләр яки ана теленең үз эчендә ясалды, яки рус теленнән кабул ителде. Милли телнең үсүе, камилләшүе, чын-чыннан халыкчан булуы, әдәбиятның һәм гомумән культураның гаять мөһим коралына әверелүе белән бергә, һәрбер милләт кешеләренең тугандаш халыклар телләрен дә үзләштерүгә омтылышы торган саен көчәя. Алдынгы культураны, фәнне, техниканы, иҗтимагый фикерне үзләштерү өчен бер ана теле генә җитми. Үз милләтеңнән, ана телеңнән башканы белмичә, аң-белемеңне бары тик татар әдәбияты һәм сәнгате белән генә чикләп, илебез халыклары дуслыгын беркетүче җитәкче милләтнең телен һәм культурасын үзләштерми торып Коммунистик җәмгыятьнең актив, аңлы, культуралы төзүчесе булу мөмкин түгел — моны безнең совет кешеләре бик яхшы аңлыйлар. Татар хезмәт ияләренең рус телен өйрәнергә теләкләре гаять дәрәҗәдә көчле, һәм бу бик табигый, чөнки рус теле аларның тормыш эрудициясен киңәйтә, башка м-илләтләр белән аралашырга, бөтен дөнья культурасы байлыгын үзләштерергә тагы да зуррак мөмкинлекләр ача. Шуңа күрә, рус теле илебезнең барлык халыклары өчен икенче ана теленә әверелде. һәрбер халык культурасының милли үзенчәлекләрендә аның та бигый тормыш шартлары, географик мохиты чагыла, һәм шул ук мохит төрле халыкларның үзенчәле рухын, аңын, милли характерын күп яктан берләштерә, культураларының интернациональ эчтәлеген һәм формасының да гомуми сыйфатларын 10 «Совет әдәбияты», 7 сан, 1958 ел, 118 бит. 11 Шунда ук, 119 бит. билгели. Рус, татар, чуваш, башкорт, удмурт, мари, мордва халыкларының экономик һәм рухи тормышы бердәм территориаль-географик шартларда ага. Шуңа күрә бу халыкларның телләрендә, әдәбиятларында, җырларында, музыкаларында, биюләрендә, архитектураларында охшашлыкның көчле булуы очраклы хәл түгел. «Татар халкы белән удмурт халкы элек-электән үзара якын дус булып, бер-берсе белән аралашып яшәгәннәр. Менә шуңа күрә «халык», «сәлам», «яратам», «матур» кебек күп кенә сүзләр һәр ике телдә дә уртак мәгънәне аңлата» ’, — ди удмурт язучысы Трофим Архипов. Мари язучысы Әхмәт Асылбаев, рус һәм татар халыклары белән дуслык идеясенең мари культурасында зур урын алуын күрсәтеп, болай яза: «Бу бик табигый, чөнки мари халкы рус һәм татар халыклары белән бергә яши. Мари әдәбияты үсеше белән татар әдәбияты һәм Идел буенда яшәүче башка халыклар әдәбияты үсешендә күп кенә уртаклыклар бар» 10 11 . Идел-ана турында руслар, татарлар, чувашлар ничаклы гүзәл җырлар иҗат иткәннәр! Татарлар һәм башкортлар Агыйделгә һәм Уралга үз телләрендә дан җырлыйлар. Бөек рус рәсемчесе, якташыбыз Шишкин традицияләрен үстереп, хәзерге рус, татар, чуваш, удмурт, мари художниклары Идел, Кама буйлары табигатенең матурлыгын тасвирлый торган, кешеләрдә туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләүче картиналар иҗат итәләр. Шундый интернациональ гомумилек белән беррәттән һәрбер милли культурада конкрет бер халык тормышына аеруча хас булган табигый күренешләр бигрәк тә көчле чагыла. Татар сәнгатендә Зәй, Ык, Минзәлә, Шушма, Зөя елгалары, яшел болыннар, киң далалар зур урын били. Мәһабәт куе урманнарның сихерле тормышы халыкка гүзәл «Карурман» көен тудырырга ялһам бирде, Г. Тукайны «Шүрәле» поэмасын, ә Ф. Яруллинны балет иҗат итәргә, Н. Җиһановны симфония язарга рухландырды, ул әсәрләрдә милли телнең һәм музыка аһәңенең искиткеч үзенчәле сыйфатлары яңгырады. Мәңге җылы, һич туктамый чылтырап аккан тау чишмәләре хезмәт кешеләренә үзләренең язмышлары турында уйланырга, гомерне заяга уздырмыйча актив хәрәкәткә килергә, азатлык һәм бәхет өчен көрәшкә чыгарга кирәклекне сөйләделәр. Шул нигездә туган гаҗәп матур «Салкын чишмә» көе — халыкның уй-хисләрен, изге теләкләрен бик яхшы чагылдыручы җырларның берсе. Табигатьнең җирле үзенчәлекләре кешеләрнең художество аңына әнә шулай милли колорит бирә, сәнгатьнең эчтәлеген тулырак ачарга ярдәм итә, интернациональ бердәмлекле бик күп төрле төсләр белән бизәкли. Тагын шунысы да кызыклы: табигать серләрен тирәнрәк ачу нәтиҗәсендә пейзажның үзгәрүе сәнгатьнең эчтәлегендә дә, формасында да үзенең урынын тапмый калмый. Әйтик, унбиш ел элек татарлар «нефть исе килгән» җырларны азербәйҗаннардан гына ишетә ала1 лар иде. Нефть чыгаручылар турында әдәби әсәрләрне иҗат итү өчен безнең язучылар (мәсәлән, Рахман Ильяс) башка республикаларга баралар иде. Ә хәзер бездә Шөгер, Баулы, Әлмәт нефтьчеләре турында, нефть вышкалары белән капланган һәм факеллар белән яктыртылган Татарстан җире турында җырламаучы кеше юктыр. Татар сәнгате кара алтын чыгаручыларның данлы хезмәтен һәм республикабызның яңа пейзажын тасвирлаган И. Гази романы, Ш. Маннур поэмасы, А. Әхмәт пьесасы, М. Усманов һәм А. Бур- лай картиналары һ. б. белән баеды. Нефть промышленносте культурабызның гаять көчле күтәрелешенә, яңа шәһәрләрнең һәм эшчеләр поселокларының, күп санда культуракөнкүреш учреждениеләренең, гүзәл архитектура ансамбльләренең тууына зур этәргеч ясады. Уннарча милләт кешеләрен эченә алган нефтьчеләрнең күп меңле коллективы төрле телдә сөйләүче бу кешеләр арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне, техника һәм культура казанышларын уртаклашуны, интернационализм хисләрен тагы да югарырак дәрәҗәгә күтәрде. Татарстан нефть промыселларында эшләүче азербәйҗаннар, украиннар, әрмәннәр, грузиннар, башкортлар һәм башка халыклар вәкилләре безгә үзләренең телләрен, җырларын, иң яхшы милли традицияләрен алып килделәр һәм үз нәүбәтендә безнең телебез, әдәбиятыбыз, сәнгатебез, көнкүрешебез белән дә якыннан танышалар. Алариың культуралары безнең өчен, ә безнең культурабыз алар өчен ниндидер чит бер нәрсә булып күренми. ...Моннан 25 еллар элек Тимәш (Ромашкин) авылына алма сатучы ике грузин килеп чыгып, кунарга калдылар. Авыл халкы өчен бу чиктән тыш кызыклы көтелмәгән вакыйга булды. Йөри алган һәркем бу ике ят кешене карарга килде. Гомере буе авылдан чыкмаган, башка халыклар белән аралашырга өлгермәгән күпләр өчен грузиннарның өс-баш киемнәре, чемкара куе чәчләре һәм ыспай мыеклары, рус сүзләрен дә күршеләребез Саукалар (Савочкино) кебек түгел, ничектер башкача әйтүләре — һәммәсе сәер күренде. Ләкин шаккатыргыч нәрсә алда булган әле. Менә кичке аштан соң грузиннар урамга чыктылар, капка төбендәге бүрәнәгә утырдылар һәм ике тавыш белән моңлы, озын бер көйгә җырлап җибәрделәр. Авылның ни- чәмә йөз еллык тарихында беренче тапкыр грузин җыры яңгырады. Бөтен халык җырлаучыларны авыз ачып, тынсыз калып тыңлады. Җырның сүзләре аңл-ашылмаса да, аның гүзәл моңы йөрәккә якын, мәгънәсе, ничектер, күңелгә ятышлы иде. Еллар үтте. Тимәштә кара алтынның девон фонтаны бәреп чыкты, кечкенә татар авылы нефть чыганагының гаять зур «Ромашкин» районына исем бирде. Хәзер эшчеләр поселогы төсен алган авылда, э. .с. Ә.“ № 7- 129 130 урындагы халык белән бергә, руслар, грузиннар, әрмәннәр, башкортлар, украиннар һәм башка милләт кешеләре яшиләр һәм эшлиләр, алар бергә «Утес»ны, «Уел»ны, «Сулико»ны, «Млсяцю ясний»ны, «Аршин мал-алан»ны, «Салаватны җырлыйлар. «Комаринская»га, «Гопак»ка, «Лезгинкайга, «Гөлназирә»гә, «Әпипә»гә бииләр. Төрле милләтләрнең күп гасырлы тарихи үсеш дәверендә барлыкка килгән психика калыплары үзенчәлекләрен социалистик мөнәсәбәтләр әнә шулай берләштерәләр, якынайталар. Интернациональ совет культурасы халыкларның милли характерында булган иң яхшы сыйфатларны үзенә ала һәм гомумха- лык хәзинәсенә әверелдерә. Төрле милләт хезмәт ияләренең психологияләре, аңнары, характерлары бер-берсеннән ниндидер тирән упкын белән аерылмый. Ләкин марксистикленинчыл эстетиканың көче шунда ки, ул интернациональ культураның аерылгысыз элементы булырга лаеклы милли үзенчәлекләрне күрергә, якларга, үстерергә һәм сәнгать әсәрләрендә дөрес чагылдыра белергә өйрәтә. Беренче карашта М. Әмирнең «Миңлекамал» драмасындагы Маһинур образында, аның теленнән башка, бернинди дә милли үзенчәлек юк кебек, һәрбер милләт шундый намуслы, тыйнак, пөхтә, хезмәт сөючән, кунакчыл хатын-кызлары белән горурлана ала. Шулай да совет хатын-кызларының бу сыйфатлары Маһинурда (бу рольне Татар дәүләт академия театрында Л. Сәлигаскәрова искиткеч оста башкара иде) үзенә бертөрле сөйкемлелек белән, башка халыклар драматургиясендәге шундый ук матур образлардан үзенең бөтен килеше, торышы белән аерым рәвештә күз алдына килеп баса. Бер деталь: сугыш елларында бөтен семьясы белән ризыкка мохтаҗлык кичергән Маһинур аның өенә кергән партия райкомы секретарен сыйлау өчен барын да таба. Өстәлгә ул шомыртлы маен да, җиләк кагын да, төче күмәчен дә куя. Гаҗәпкә калган секретарьга Маһинур болай ди= «Ай, әллә нигә бер килгән кадерле кунакны хөрмәт итәрлек тә рәтең калмаса... Аллам сакласын! Дус бар, дошман бар, дигәндәй, ач торсам торам, кунакка куярлык сыйдан өзелмим. Сер бирәмме соң!» Әйе, теләсә нинди милләт хатынкызы Маһинурча эшләр иде, безнең хатын-кызл арыбызның гүзәл мораль сыйфатларының берсе шунда. Әмма аларның һәрберсенең хәрәкәтендә, торышында, кунакчыллыгында үз милләтенә хас булган үзенчәлекләр булмый калмый. Интернациональ культура шундый чын кешелек сыйфатларының синтезы булып үсә дә. Тулы канлы, тормышчан милли образларны без Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романында да күрәбез. Карт эшчеләр Матвей Погорельцев һәм Сөләйман Уразме- тов — бер буын, бер эш, бер идеал кешеләре, алар бергә гомер иткәннәр, бергә чыныкканнар. Аларда булган туганнарча ихлас дуслык, бер-береңне аңлау, бер-береңә яр* дәмгә килергә һәрвакыт әзер тору— рус һәм татар халыклары арасындагы элек-электән килгән мөнәсәбәтләрнең чагылышы булып тора. Ләкин шуның белән бергә язучы бу ике кешенең характерында, психологиясендә, хәрәкәтендә булган күп кенә аерым үзенчәлекләрне күрсәтә алган. Моны без аларның телләрендә, табигый темпераментларында, семья членнарына мөнәсәбәтләрендә, шәхси мавыгуларында, производствога һәм коллективка икесенә дә хас булган аңлы һәм кайгыртучан карашның төрлечә чагылышында күрәбез. Төрле милләт кешеләренең дусларча тормышы, күмәк хезмәте, иҗтимагый теләкләр бердәмлеге кешеләрнең характерында индивидуаль һәм гомуми сыйфатларның тулырак ачылуын, милли үзенчәлекләргә хөрмәт итеп карауны, традицияләр һәм гореф-гадәт алмашуны, бер-береңнен телен өйрәнүне һәм туганлык-семья элемтәләрен урнаштыруны тәэмин итә. «Сүнмәс утлар»да бу бик ачык тасвирлана. Сөләйман рус телен, рус халкы 131 җырларын һәм шаян мәкальләрен яхшы белә, һәрбер намуслы кешене милләтенә карамастан туган күрә,— шуның кебек Матвей да татарларны тирән хөрмәт итә, аларның телен аңлый, сөйләгәндә еш кына татар мәкальләрен куллана, күршеләрнең нәни кызы Наиләне үзенеке итеп сөя һәм иркәли, семьясында татар егете Хәсән Мортазинны тәрбияләп үстерә... Шулай итеп милли аерымлыклар безнең тормышта интернациональ хисләрнең, чын кешелек әхлагының ныгуына комачауламыйлар, бәлки аларны үстерүгә, баетуга ярдәм итәләр, $ * Социалистик җәмгыятьтә культураның интернациональ характеры эчтәлеге белән генә билгеләнми, аның формасы да, художество чаралары да, традицион милли чикләрне үтеп чыгып, тугандаш халыкларның уртак хәзинәсенә әверелә бара, һәрбер милләт культурасының социалистик эчтәлеге аны башка халыкларга да якын һәм аңлаешлы ясый, милли култураларның бер- берсенә даими уңай йогынтысын көчәйтә. Рус, казакъ, грузин, башкорт, удмурт һәм башка язучыларның, шагыйрьләрнең, драматургларның әсәрләрен татар хезмәт ияләре- яратып укыйлар. Үз чиратында татар әдәбиятының иң яхшы әсәрләре СССР халыклары телләренә тәрҗемә ителеп тарала. Максим Горькийны, Владимир Маяковский- ны һәрбер социалистик милләт үзенеке дип атарга хаклы, чөнки аларның гүзәл әсәрләре коммунизм төзүчеләрнең барысын да, нинди милләтнеке булуга карамастан, бертигез дулкынландыра һәм рухландыра торган бөек идеяләр белән сугарылган. Татар хезмәт ияләренә украин Александр Корнейчук, казакъ Мөх- тәр Ауэзов, башкорт Мостай Кәрим, латыш Виллис Лацис һәм башка милләт язучылары иҗаты кадерле булган кебек, Г. Ибраһимов, һ. Такташ, К. Нәҗми, Г. Бәширов, Ф. Хөсни, X. Туфан, Г. Әпсәләмов, С. Хәким, Ә. Ерикәй әсәрләре дә илебезнең бик күп халыкларына билгеле һәм якын. Татар халкының данлы улы Муса Җәлилнең героик поэзиясе СССР- ның барлык халыклары милкенә әйләнде, чөнки ул күп милләтле совет культурасының иң күркәм, иң кешелекле сыйфатларын гәүдәләндерде. Татар шагыйре социалистик милләтләрнең барысының да социальполитик, мораль йөзләренә һәм эстетик карашларына хас булган гомуминтернациональ тойгыларны — Ватанга кайндр мәхәббәт, аның азатлыгын, бәйсезлеген һәм бөек абруен сакларга хәзер тору, Коммунистик партиянең эшенә, идеяләренә, политикасына ахыргача турылыклы булу, халыклар дуслыгын газиз күрү, социализм, тынычлык һәм прогресс дошманнарына карата рәхимсез килешмәү- чәнлек, теләсә нинди сынаулар һәм хәтта үлем каршында да биреш- мәүчән нык ихтыярлы булу хисләрен яклап җырлады. Ә бит шушы сыйфатлардан башка совет кешесенең чын матурлыгын да, шатлык, бәхет һәм ләззәт бирүче тормышы-* бызның гүзәллеген дә күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул сыйфатлар җирдәге барлык намуслы кешеләр омтылган иң югары эстетик идеалны тәшкил итәләр. Шуңа күрә дә Муса Җәлил исеме барлык илләрнең чикләрен үтеп чыкты, үзен үстергән халыкка дан китерде, Коммунистлар партиясе тарафыннан пролетар интернационализм рухында тәрбияләнгән талантның сокландыргыч көчен бөтен дөньяда раслады, немец язучысы Леон Небенцаль әйткәнчә, «солдат һәм патриотның зур фидакарьлеген тәкъдир итте» L Культураның, сәнгатьнең башка өлкәләрендә дә без әнә шундый гомумилекнең торган саен үсә, көчәя баруын күрәбез. Көйләре, ритмнары белән үзенчәле булып та, нигездә татар халык сәнгатендә чагылган тойгыхисләргә якын эмоцияле башка бик күп халыкларның җыр-биюләрен татар хезмәт ияләре яхшы беләләр. Шостакович, Дуна1 Литературная газета», 1959 ел, 10 январь. евский, Новиков, Хачатурян, КараКараев, Исмәгыйлев музыкасын татарлар бирелеп тыңлыйлар, рус, украин, әрмән, үзбәк, мордва художникларының картиналарыннан эстетик ләззәт табалар. Шул ук вакытта татар көйләре Татарстанда гына җырланып калмый, татар биюләре башка республика, край һәм өлкәләрдәге хореография коллективлары репертуарына керә, Татарстан художникларының картиналары илебезнең бик күп залларын бизи. Татар композиторларының әсәрләре өчен аеруча киң юл, «яшел урам» ачылды. Ф. Яруллинның «Шүрәле» балеты, Н. Җиһановнын «Алтынчәч», «Җәлил» опералары, Җ. Фәйзинең музыкаль комедияләре, М. Мозаффаровның, Р. Яхин- ның симфоник әсәрләре һәм романслары, С. Сәйдәшевнең, А. Ключа- ревның, Ә. Бакировның һ. б. җыр- лары төрле милләттәге бик күп совет кешеләре йөрәкләрендә тирән урын табалар. Гаять дәрәҗәдә шатлыклы бу күренеш милли сәнгатебезнең дөрес юнәлештә, социалистик реализм принциплары нигезендә үсүе, интернациональ характер алуы һәм халыкларның рухи якынлашуына зур ярдәм итүе турында сөйли. Шулай итеп, хәзерге татар культурасында аны татар халкының гына түгел, бәлки башка социалистик милләтләрнең дә байлыгы ясый торган барлык элементлар бар. Совет чынбарлыгын дөрес чагылдырып, ул барлык совет халыклары өчен гомуми булган иҗтимагый прогресс идеяләрен алга сөрә. Шул ук идеяләр, шул ук эчтәлек СССРның башка халыклары культураларын да татар хезмәт ияләренең кыйммәтле хәзинәсе итә. Милли культуралар үсешенең бердәнбер дөрес, тормыш сынавын үткән һәм тулысынча акланган юлы әнә шул. һәм бу юлдан аз гына да читкә тайпылу, (интернационалистик позицияләрдән чигенү, нинди дә булса милли чикләнү һәм катып калу — үз халкыңа, аның рухи дәрәҗәсенең тагы да алга үсүенә, дөнья тарихында иң алдынгы, социалистик культураны төзү эшенә хыянәт итү дип танылырга тиеш. Үз милли культурасының чәчәк атуын теләгән һәрбер кеше шуны ачык аңларга бурычлы: телнең, әдәбиятның, музыканың, театрның милли үзенчәлекләре, милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр—болар барысы да бер халыкның гына байлыгы булып кала алмыйлар, алар беркайчан да, һәм бер төсле дә абсолютлаштырылмаска, үз рамкаларында гына чикләнгән аерым бер кыйммәт итеп каралмаска һәм башка халыкларның культура байлыкларына каршы куелмаска тиеш. һәм без горурланып шуны әйтә алабыз: Коммунистлар партиясенең зирәк җитәкчелегендә татар культурасының туфрагы аны совет халыкларының интернациональ культурасы үсешенең олы юлыннан читкә этәрергә тырышкан һәртөрле буржуазмилләтчел пычрактан мәңгегә чистартылды. Бездә барлык халыкларның дәрәҗәсен, тарихи ролен, уңай традицияләрен, оригиналь культураларын чын күңелдән хөрмәтләү хисе хөкем сөрә. Ләкин совет кешеләрен, интеллигенциябезне менә шушы интернациональ юнәлештә тәрбияләү бурычы инде тәмам хәл ителгән дип уйлау дөрес булмас иде. Югарыда әйтелеп үткәнчә, милли культураның эчтәлеге, формасы, үсеш юллары мәсьәләсен тиешле югарылыкта, гомумисоциалистик бурычлар күзлегеннән чыгып карый алмау күренешләренә, азмы-күпме очрый торган милли чикләнү һәм йомыклану калдыкларына каршы көрәшне дәвам итәргә, милли хисләрнең интернационалистик хисләр белән гармоник берлектә, милли культураның һичшиксез интернациональ характерда үсүе һәм дәүләтебезнең какшамас нигезен тәшкил иткән халыклар дуслыгын ныгыту эшенә тагы да активрак булышуы өчен көрәшергә кирәк.