Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИНОГОРСК КЕШЕЛӘРЕ ҺӘМ АЛАРНЫҢ ЭШЛӘРЕ

Ул әзерге Лениногорск шәһә- /А ре урынында моннан унөч ел гына элек Яна Писмән дигән авыл утыра иде. Яна Писмән авылының тарихы кызыклы гына. Бу тирәнең халкы революциягә кадәр бөлгенлектә, ачлы-туклы яшәгән. Үлем-җитем дә бик күп булган. Халык җир идәнле алачыкларда торган. Карындык тәрәзәләрдән алачык эченә яктылык бөтенләй диярлек төшмәгән, кичләрен чыра төтәткәннәр. Мужик җир идәндә туган, мич башында үлгән. Юрган булып өс киеме, урын-җир булып салам хезмәт иткән. Кешеләр йорт терлекләрен, кош-кортларын алачыкларда үзләре белән асраганнар. Крестьяннар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр алпавытларга эшләгәннәр, гаять начар шартларда яшәп, елның ел буена ит-сөт күрмәгәннәр. Бөек Октябрь социалистик революциясе хезмәт ияләренә кешечә яшәү шартлары алып килде. Крестьяннарның хыялы тормышка ашты — алар җиргә-суга үзләре хуҗа булды. Гражданнар сугышы бетеп унбер ел үткәч, хәзерге Лениногорск районына кергән авыллар колхоз булып берләшәләр. Хезмәт кешеләре иркен сулап җибәрә, күмәк басуларга көчле тракторлар, комбайннар һәм бик күп төрле бүтән машиналар килә. Тормыш елдан-ел яхшыра бара. Тирән җир асты катламнарында «кара алтын» табылып, нефть промышленносте барлыкка килгәч, бу тирәдә яшәүчеләрнең тормыш шартлары тагы да матурланды. 1943 елда Шөгер янында нефтьнең беренче тонналары чыгарылды. Бу безнең районда промышленностьның яңа төрен оештыруның беренче адымнары иде. 1948 елда элеккеге Яңа Писмән районының Иске Тимәш авылы янында борау- ланган скважинадан куәтле нефть фонтаны бәреп чыкты. Республикада нефть промышленносте моңа кадәр күрелмәгән темплар белән үсә башлады. Азербәй- җаннан, Башкортстаннан, Сахалиннан, Украинадан, Грозный һәм Майкоп шәһәрләреннән, тирә-якта- гы авыллардан меңнәрчә эшчеләр килде. Бораулау конторалары, юл төзү идарәләре, трестлар оешты. Иске Тимәш мәйданында зур тизлек белән бер-бер артлы нефть вышкалары күтәрелде. Партиябез һәм хөкүмәтебез Татарстанда нефть промышленностеның киң колач белән үсүе өчен бөтен шартларны тудырды. Безнең шәһәребез нефтьчеләре генә дә дәүләттән меңнәрчә машиналар һәм тракторлар, иң камил бораулау җайланмалары, төзелеш механизмнары алды. Хәзерге заман совет техникасын һәм технологиясен, производство новаторларының алдынгы тәҗрибәсен куллану, нефтьле горизонтларга су кудырып даими ясалма катлам басымын тәэмин итү, турбина ысулы белән бораулау, вышкалар төзегәндә эре блоклы индустриаль методларны файдалану һәм башка бик күп яңалыкларны кыю куллану нәтиҗәсендә нефтьчеләребез эш темпын бик нык арттырдылар, ә сыйфатны яхшырттылар. Л1оннан унөч ел элек бер скважина айлар буена бораулана иде. Ста- нокайга 1200 метр бораулап үтү дә ирешеп булмаслык кебек тоела, 1950 елда бер скважинаны бораулау өчен уртача 184 көн вакыт китә иде. Ә 1961 елда бораулаучылар станскайга 2000 метр бораулыйлар инде. КПССның XXII съездына хәзерлек көннәрендә партиянең Лениного рек Шәһәр Комитеты үзенең бөтен эшен җидееллыкның өченче елында хәл ителәсе практик бурычларны тормышка ашыруга буйсындырды. Лениногорскилылар хезмәт җитештерүчәнлегенең һәм производствоның җидееллык күләмен алты елда үтәргә сүз биргәннәр иде. Шәһәребез хезмәт ияләре бу йөкләмәне уңышлы үтиләр. КПССның XXI съезды һәм КПСС Үзәк Комитетының июль Пленумы карарларын тормышка ашырып, шәһәр һәм район предприятиеләре коллективлары зур эшчәнлек җәелдереп җибәрделәр. «Бөгелмәнефть» нефтепромысел идарәсендә производство процессларын машинага һәм автоматка көйләү нәтиҗәсендә җидееллыкның ике елында хезмәт җитеш- терүчәнлеге 37,5 процентка күтәрелде, үзкыйммәт 6,2 процентка кимеде, илебезгә планнан тыш нөз меңнәрчә тонна нефть бирелде. Узган елны технологик процессларны камилләштерү буенча шактый эш эшләнде. Җидееллыкның беренче ике елы эчендә «Бөгелмәнефть» идарәсендә генә дә 440 парафиннан чистарту җайланмасы автоматлаштырылды. 629 скважина электрлаштырылды һәм 247 скважина днспетчерлаштырылды. Моннан бер ел, ел ярым элек бер оператор 6—7 скважинага хезмәт күрсәткән булса, хәзер ул 12—14 скважинага хезмәт күрсәтә. 4 куст насос станциясен идарә итү тулысынча автоматка көйләнде, ә 3 электростанциягә телевизион юл белән контрольлек ителә. Болардан тыш та бик күп яңалыкларны санап китәргә булыр иде. «Татбурнефть» бораулаучылары производствоны тагы да камилләштерү, төяү-бушату эшләрен машинага һәм автоматка көйләү нәтиҗәсендә скважина бораулау тизлеген шактый арттыруга ирештеләр һәм җидееллыкның ике елы өчендә планнан тыш 44 500 метр борауладылар. Трест коллективы «БУ-75 БРЭ» маркалы җиңеләйтелгән җайланманы камилләштерү өстендә эшләде һәм аңа шактый яңалыклар кертте. 1960 елда буровойларны индивидуаль электрик казаннар ярдәмендә пар белән тәэмин итүгә күчелде, шуның нәтиҗәсендә буровойларда пар көтеп туктап торулар бетте һәм анда эшләүчеләр саны йөз кешегә кыскартылды. Промышленность предприятиеләре һәм төзү оешмалары производство программаларын үтәүдә быел да уңышлы эшлиләр. Мәсәлән. «Татбурнефть» трестында уртача бер бригадага бораулау быелның дүрт аена 8 106 метр булды. Бу уз 117 ган елны ирешелгән күрсәткечтән 40 процентка артык. Съезд алды көннәрендә новаторлар һәхМ производство алдынгылары, рационализаторлар һәм уйлап табучылар саны күбәйгәннән-күбәя. Лениногорск шәһәрендә һәм районда 2400 рационализатор һәм уйлап табучы эшли. Аларның камилләштерү тәкъдимнәрен производствога кертү нәтиҗәсендә ике миллион сум акча янга калды. Быел «Бөгелмә- нефть» идарәсендә һәм «Татбур- нефть» трестында, 7 нче номерлы төзү, трестында һ. б. промышленность предприятиеләрендә җәмәгать конструктор бюролары оештырылды. Алар составына ике йөзгә якын инженер-техник хезмәткәрләр керде. Шәһәр һәм район промышленность үсешенең үзенчәлекле ягы шунда: предприятиеләрдә эшләүчеләрнең күпчелеге — яшьләр. Мәсәлән, «Бөгел мәнефть» идарәсендәге промыселлар цехларында комсомол яшендәге егетләр һәм кызлар барлык эшчеләрнең 80 процентын тәшкил итә. 7 номерлы төзү һәм «Тат- бурнефть» трестларында эшләүчеләрнең дә яртысыннан артыграгы яшьләр. Эшче яшьләр яхшы эшләү белән генә чикләнмиләр, аларның күбесе урта һәм югары уку йортларында укый. «Бөгел мәнефть» идарәсендә эшләүче яшьләрнең 35 проценты кичке урта мәктәпләрдә, техникумнарда һәм институтларда белем ала. Элегрәк бездә югары техник уку йорты юк иде. Яшьләрнең белемгә омтылуларын искә алып, нефтехимия һәм газ промышленностеның Мәскәүдәге И. М. Губкин исемендәге институтының кичке бүлеге оештырылды. Лениногорскида эшче яшьләр өчен өч кичке урта мәктәп һәм нефть техникумы эшли. Гади эшче булып эшли башлап инженер, цех начальнигы, контора директоры дәрәҗәсенә күтәрелгән кешеләребез белән без чын-чынлап горурланабыз. Шуларның берсе — Григорий Александрович Циберкин. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң ул тракторчы булып эшли һәм читтән торып 1959 елда Мәскәү монтаж техникумын тәмамлый. Хәзер ул Казан төзү инженерлары институтының читтән торып уку бүлегендә белем ала. Иптәш Циберкин тырышлыгы аркасында тимер-бетон әйберләр заводы директоры дәрәҗәсенә күтәрелде. Хезмәт тормышын оператор өйрәнчеге булып башлаган Аклим Мөхәммәтҗанов хәзер 13 нче номерлы автотранспорт хуҗалыгы начальнигы. Ул эштән аерылмыйча урта мәктәпне тәмамлады һәм И. М. Губкин исемендәге нефтехимия һәм газ промышленносте институтында читтән торып укый. 1953 ел — районыбызның авыл хуҗалыгы үсешендә кискен борылыш елы булды. КПСС Үзәк Комитетының тарихи сентябрь Пленумы игенчеләрне канатландырды. Кыска гына вакыт эчендә бездә мең гектардан артык яткын җир сөрелде. Бу, үз чиратында, иген уңышын күтәрергә, бигрәк тә кыйммәтле культура булган бодай уңышын арттырырга мөмкинлек бирде. Безнең районда табигать шартлары күрше районнардагыга караганда кырысрак: әледән-әле бездә корылык була, бу хәл авыл хуҗалыгы эшләрен бик кыенлаштыра. Шулай да районыбыз хезмәт ияләре ел саен югары уңыш җыеп алу өчен зур тырышлык белән көрәшәләр. Агрономия фәненең яңа казанышлары нигезендә эш итү, җир эшкәртү культурасын күтәрү, авыл хуҗалыгы техникасыннан дөрес 118 файдалану нәтиҗәсендә узган ел 1953 елга караганда 2,2 мәртәбә артыграк иген уңышы җыеп алынды. «Ленинский путь», Мичурин исемендәге, «Уңыш» колхозлары һәр гектар җирдән 14,5 центнер бөртекле ашлык җыеп алдылар. Район колхозлары уртача һәр гектардан 400 центнердан артык яшел кукуруз массасы алдылар. Терлекчелектә дә үсеш зур. 1953 елдан бирле колхозларда һәм совхозларда мөгезле эре терлекләр ике ярым, дуңгызлар һәм кошлар өч мәртәбәгә якын артты. Терлекчелектән продукт алу да шактый күтәрелде. Узган елны район дәүләткә 1959 елдагыга караганда 40 мең центнердан артыграк ашлык сатты. Район колхозлары дәүләткә ит сату планын 155 процентка, сөт сату планын 109, йомырка сату планын 116, йон сату планын 114 процентка үтәделәр. Быел- ның беренче кварталы планы да арттырып үтәлде. Колхозчыларның тормыш-көнкүреш шартлары елдан-ел яхшыра. 1953 елда колхозларның кереме уртача 742 мең булса, хәзер дүрт миллион сумга җитә. Бүленми торган фондлар узган ел 50 миллион 649 мең сумга җитте. Артель хуҗалыклары сатып алынган техника өчен дәүләткә булган бурычларны тулысы белән түләп бетерделәр. Хәзер колхозларда биш йөзгә якын трактор, ике йөзләп комбайн һәм башка бик күп авыл хуҗалыгы машиналары бар. Колхоз авылының кешеләре дә үсә. Яшьләр урта мәктәпләрдә укый, алар өчен халык университетлары ачылды. Районның ике колхозында һәм «Лениногорский» совхозында Мичурин университетлары, алдынгы тәҗрибә институтлары эшли. Ленин исемендәге колхоз председателе Әсгат Мөхәмметов һәм «Лениногорский» совхозының бишенче бүлеге управляющие Петр Андреевич Матвеев авыл хуҗалыгы институтын читтән торып тәмамладылар. Колхозчылар арасыннан 180 кеше авыл яшьләре өчен ачылган кичке мәктәпләрдә укый. Алар арасында «Уңыш» һәм «Шушма» колхозларының көтүчеләре Тәлгать Ханиев, Марс Мостафин һ. б. лар бар. Машиналарсыз ерак барып булмаганны хәзер һәркем яхшы аңлый. Шуңа күрә бездә авыл хуҗалыгы механизаторларының саны арта бара. Алар үз эшләренең осталары, алга омтылучылар, иҗат кешеләре. Мичурин исемендәге колхоз тракторчысы Шамил Зәйдуллинны гына алып карыйк. Ул ашлама төягеч җайланма ясады. Аның моннан башка да колхоз хуҗалыгы өчен бик кирәкле булган үзе ясаган механизмнары бар. Шамил Зәйдуллин һәм Василий Игнатьев, Алтай крае механизаторлары үрнәгендә, меха- никалаштырылган звенолар оештырырга тәкъдим иттеләр. «Бөтенесен үзебез эшлибез, бөтенесе өчен үзебез җавап бирәбез, һәр гектардан 90 пот иген уңышы һәм 400 центнер яшел кукуруз массасы алырга сүз бирәбез», — дигәннәр иде алар. Колхозда өч механикалаштырылган звено оештырылды. Механизаторлар сүзләрендә тордылар: узган ел алар икесе бергә 116 гектар мәйданда һәр гектардан 1248 центнер яшел кукуруз массасы алдылар. Терлекчелек буенча эшләүчеләр арасында да энтузиастлар күп. «Дружба» колхозы дуңгыз караучысы Наҗия Шәрәфиева, мәсәлән, узган ел 500 дән артык дуңгыз симертте. Быел ул 1000 баш дуңгыз симертеп, дәүләткә 1G00 центнер дуңгыз ите сатарга, һәр центнер 119 дуңгыз итенең үзкыйммәтен 65 сумга төшерергә йөкләмә алды һәм йөкләмәсен уңышлы үти. «Уңыш» колхозы сыер савучысы, комсомолка Азат Әскәрова фермада өченче елын эшли. Мәктәпне тәмамлап килгәч, ул башта сыерлар фермасында төрле эшләрдә йөрде, аннары сыер савучы булырга теләгәнен белдерде, һәм бу эшне бик тиз үзләштереп, ул узган елны һәр сыердан 3279 литр сөт савып алды. Хәзер ул һәр сыердан көнгә бер потка якын сөт савып ала. Районның промышленность предприятиеләре алдында җидееллык планны срогыннан алда үтәү буенча җитди һәм җаваплы бурычлар тора. Моның өчен күп кенә чаралар үткәрелеп килә һәм үткәреләчәк. Мәсәлән, тимер-бетон әйберләр хәзерләү заводы реконструкцияләү, «Татбур- нефть» трестының беренче бораулау конторасы промышленность базасы нигезендә авыр нефть җайланмаларын ремонтлау заводы оештыру күздә тотыла. Товар паркы төзү, Зәй- Каратай мәйданында тәҗрибә-күр- гәзмә нефть чыгару предприятиесе төзү кызу темплар белән 'бара. Быел «Бөгелмәнефть» идарәсенең электромонтаж цехы өчен промышленность базасы, автомашина цехы 11. б. кирәкле объектларны төзү тәмамлана. Җирле промышленность та бездә кызу темплар белән үсәчәк. Хәзер фарфор, битум заводларын салу эшләренә керештек, көнкүреш комбинаты салу инде тәмамланып килә. Бик табигый, промышленность үскән саен, шәһәрдә һәм эшче поселокларда яшәүчеләр саны да үсә. Әле күптән түгел генә Лениногорск — поселок кына иде, хәзер инде монда 40 меңнән артык кеше яши. Шәһәрнең һәм районның культура дәрәҗәсе элекке еллар белән һич тә чагыштырырлык түгел. Хәзер бездә промышленность предприятиеләрендә меңнән артык техник интеллигенция эшли. Мәктәпләрдә сигез йөзгә якын укытучы бар. Шәһәр һәм авыл хезмәт ияләренә сигез йөз врач һәм урта белемле медицина эшчеләре хезмәт күрсәтә. Шәһәрдә водопровод, канализация бар, урамнарга асфальт җәелгән. Ел саен меңнәрчә төп агачлар утыртыла. Соңгы ике ел эчендә генә дә Лениногорскида 36 мең квадрат метрдан артык торак мәйданы салынды. Авылларда колхозчылар 4 меңнән артык яңа йорт салды. Районда һәм шәһәрдә 5 мәктәп, 300 укучылык мәктәп-интернат, мастерскойлар, спорт залы, 5 ясле һәм балалар бакчасы, зур уку залы булган шәһәр китапханәсе, телеателье, 12 сәүдә бинасы һәм ашханәләр, поликлиника биналары, 200 койкалы больница һ. б. лар салынды. Озакламый тагын бер яңа мәктәп-интернат, мәктәпләр өчен ике типовой мастерской салынып бетә. Без шәһәр һәм районыбыз кешеләренең шат һәм бәхетле яшәвен телибез. Ә моның өчен, иң элек, аларның көнкүрешен яхшырту турында кайгыртырга кирәк. Без шәһәр транспортын киңәйтү, нефтьчеләрне эш урыннарына йөртүдә шактый кыенлыклар кичерәбез әле. Яшелчәләрне эшкәртү өчен яшелчә заводлары булдыра алганыбыз юк. Шәһәрдә һәм районда телефон элемтәсе һич тә канәгатьләнерлек түгел. Бездә хезмәт ияләренең рухи таләпләрен канәгатьләндерүгә шактый зур игътибар ителә. Культура учреждениеләре челтәре елдан-ел киңәя. Шәһәрдә һәм авылларда хәзер 31 авыл, 9 профсоюз, 18 колхоз клубы, кызыл почмаклар бар. Алар- дан тыш район культура йорты һәм 120 кинотеатр эшли. Культура учаклары каршында йөздән артык үзешчән сәнгать түгәрәкләренә дүрт меңнән артык драма, җыр, музыка һәвәскәрләре йөри. Үзешчән хор, бию коллективлары, кыллы музыка коралларында уйнарга яратучылар, эстрада оркестры әледән-әле клубларда, цехларда, кырчылык бригадаларында концертлар бирә. Политик һәм фәнни белемнәр тарату җәмгыяте һәм фәнни-техник җәмгыять членнары тарафыннан бер быел гына да мең ярымнан артык лекция һәм доклад укылды. Колхозларны шефка алган промышленность предприятиеләре коллективлары колхозчыларга шактый ярдәм күрсәтәләр, клублар каршындагы үзешчән түгәрәк коллективлары колхозларда, кыр станнарында, фермаларда еш кына концертлар бирәләр. Хезмәт ияләренең эстетик зәвыкларын тәрбияләүдә халык культура, техник белемнәр, алдынгы тәҗрибә, сәламәтлек университетларының роле зур. Алар эшендә әдәбият укытучылары, инженер-техниклар, производство алдынгылары, врачлар, сәнгать эшчеләре актив катнаша. Шәһәрдә һәм авылларда, эшче поселокларында 32 киноустановка һәр көн саен 180 меңнән артык тамашачыга хезмәт күрсәтә. Бездә 40 китапханә, аларда 208 мең китап бар. Яна культура учаклары да салына. Мәсәлән, шәһәрдә 500 кеше сыярлык тамаша залы булган зур Культура сарае, киң экранлы кинотеатр, «Шушма» һәм «Уңыш» колхозларында һәрберсенең 400 урынлы тамаша залы, китапханә, түгәрәкләр өчен бүлмәләре, спорт заллары булган клублар салына. Шәһәрдә елдан артык инде телевизион үзәк эшли. Райондашлар һәм тирәкүршедәге шәһәр, авыл хезмәт ияләре атнага өч тапкыр телевизор аша кино, үзешчән сәнгать түгәрәкләре концертын һәм башка төрле җирле тапшырулар карыйлар. Быел шәһәрдә яңа музыкаль-художество училищесы ачыла. Совет кешесендә хезмәткә коммунистик караш тәрбияләү хәзерге заманның иң әһәмиятле проблемаларыннан берсе. Безнең илебездә кешеләр арасында яңача мөнәсәбәт, кеше рухындагы яңа сыйфатлар урнаша. Производствода дисциплинаның кешегә ышану, аның инициативасы, оештыру сыйфатларының үсүе нигезендә саклануы инде хәзер беркемне дә гаҗәпләндерми. Шул уңайдан, «Татбурнефть» трестының 1 нче номерлы бораулау конторасы мастеры Дмитрий Васильевич Королев турында берничә сүз. Бораулау конторасы производство программасын үтәүдә артта кала башлагач, Королев күп кенә практик тәкъдимнәр кертте һәм: — Безгә артта калырга ярамый, без — коммунистик җәмгыять төзүче кешеләр. Мин бу бөек һәм изге эштә һәркем катнашырга тиештер, дип уйлыйм. Артта калучы бригаданы алдынгылар сафына чыгарырга сүз бирәм, — диде. Ул артта калган бригадага күчте, үзе белән эшләүче башкаларны да шуңа өндәде. Бер ел эчендә бу бригада алдынгылар дәрәҗәсенә күтәрелде. Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча бу бригада элек Королев эшләгән алдынгы бригададан инде узып та китте. Бригада членнары биш ай эчендә планнан тыш 800 метр борауладылар һәм төрле материалларга яңа акча белән 16 мең сумлык экономия ясадылар. Акыл хезмәте кешеләренең производствода эшләргә омтылуы — ул бүгенге көннең матур күренеше. Шөгер авылы тормышыннан бер мисал. Берничә ел элегрәк егет яки кыз, урта мәктәпне тәмамладымы, авылдан китү ягын карый иде. Укуларын дәвам иттерә алмасалар да аларга авылга кайтып эшләү ничектер хурлык тоела иде. Шөгер урта мәктәбен тәмамлаучылар хезмәткә дөрес булмаган бу карашка үзләре үк чик куйдылар: өлгергәнлек аттестаты алгач, бөтен кла-сслары белән колхозда эшләргә калырга дигән карар чыгардылар. Соңгы өч ел эчендә алар кырчылыкта, фермада эшләргә дә, машина-трактор йөртергә дә өйрәнделәр. Аларның күбесе инде хәзер хезмәттәге уңышлары белән бөтен районга билгеле. Мәсәлән, прицепщик Атлас Гимаев, сыер савучы Җәмилә Гәрәева, кошлар фермасы мөдире Әнвәр Кашапова, ветсанитар Әнисә Садыйкова шундыйлардан. Аларның күбесе курсларда укып кайтып, колхоз белгече булдылар һәм хәзер читтән торып югары уку йортларында белем алалар. Бездә коммунистларча эшләү һәм яшәү өчен бик күп яшьләр көрәшә. Хәзер шәһәрдә һәм районда 130 бригада, смена, цех һәм участок коллективлары коммунистик хезмәт коллективы, ә Шөгер битум заводы, 1,5 номерлы нефтепромыселлар, автоматика цехы, Мичурин исемендәге колхоз һ. б. лар коммунистик хезмәт предприятиесе исемен алу өчен ярыша. 2 нче номерлы нефтепромысел коллективы КПССның XXII съездын коммунистик хезмәт коллективы исеменә лаеклы каршылау өчен социалистик ярышның инициаторы булды. 22 производство коллективы бу мактаулы исемне инде яулап алды. Социалистик Хезмәт Герое Г. Тимченко, мастерлар Лобанов, Минхәеров, Гнатченко һәм Максимов җитәкчелегендәге коммунистик хезмәт бригадалары үзләренең фидакарь эшләре белән бөтен районда дан казандылар. Авыл хуҗалыгында да бу хәрәкәт киң җәелә. Мәсәлән, Мичурин исемендәге артель членнары бу мактаулы исем өчен көрәшәләр, ә «Уңыш» колхозының Миңзифа Рамазанова җитәкли торган кошчылык фермасы коммунистик хезмәт фермасы исемен яулап алды. Узган ел бу ферма йомырка алу планын 250 процентка үтәде, анда һәр тавыктан 117 йомырка алынды. Колхоз дәүләткә йомырка сату планын 457 процентка үтәде. Промышленность предприятиеләре коллективлары бораулау, нефть чыгару, төзү эшләре буенча үз йөкләмәләрен үтәү белән бер үк вакытта техник прогрессны киң җәелдерергә булдылар, һәр предприятиенең бу өлкәдә бик кызыклы үз планы бар. «Бөгелмәнефть» идарәсе коллективы XXII съезд ачылу көненә 57 скважинаны автоматлаштырырга һәм диспетчерлаштырырга, 13 скважинага бер скважинада икенче пластны эксплуатацияләүне кертергә, 6 куст насос станцияләрен автоматлаштырырга һ. б. яңалыкларны киң файдаланырга планлаштырды. КПССның XXII съезды хөрмәтенә «Татбурнефть» бораулаучылары планнан тыш 10 мең метр борауларга, буровой төзүнең уртача вакытын 20 процентка киметергә, камилләштерү тәкъдимнәрен тормышка ашыру исәбенә 430 мең сум экономия ясарга йөкләмә алдылар. Әлбәттә, съездга бу коллективлар гына түгел, барлык предприятиеләр дә бик нык хәзерләнәләр. Без ышанабыз: илебез тормышындагы данлыклы вакыйганы — партиябезнең XXII съездын алар барысы да хезмәттә яңа уңышлар белән каршыларлар.