Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОМЕДИЯ... КӨЛКЕ КАПЧЫГЫ ТҮГЕЛ

XII (Бер дуска ачык хат) өрмәтле дускай! Без күп тапңыр бәхәсләштек. Очкыннар чәчрәде, әмма икебез өчен дә уртак хакыйкать тумады: син үз фикереңдә, мин үз фикеремдә калдым. Хәзер инде бу бәхәсне җәмәгатьчелек хөкеменә куймый чара юк. Дөрес, бәхәсләшә торган мәсьәләбез карап торышка алай зур түгел: нәрсә ул. комедия? Драма сәнгатенең бүтән жанрларыннан ул кай ягы белән аерыла? Аны жанр иткән асыл сыйфат нидән гыйбарәт? Мәсьәләнең гомуми теоретик ягына килгәндә, безнең фикерләр бер эздән бара кебек. Комедия комедия булсын өчен, дисең син, баш персонажлар һәм аларны хәрәкәт иттерә, үзара билгеле бер мөнәсәбәткә кертә торган ситуация комедиячел характерда булырга тиеш. Мин дә моңа каршы түгел, мин дә моны яклыйм. Ә инде аерым бер әсәргә килеп төртелгәч, аңа жанр ягыннан бәя бирә башлагач, без аерылабыз да китәбез. Син, мәсәлән, Н. Исәнбәтнең «Зифа»сы — драма, автор гына аны, ялгышып, «комедия» дип атаган, дисең. Мин исә автор хаклы, «Зифа», чыннан да, комедия, дим. — Әсәр «Зифа» дип исемләнгән, димәк төп герой — Зифа. Ә соң бу күркәм хатын комедия персонажымыни? Ә семья таркалу? Ирнең дә, хатынның да авыр кичерешләре? Болар соң комедия калыбына сыямыни? — дисең син. Фикеремне- исбатлау өчен мин сине А. П. Чеховның «Чия бакчасы»на алып кердем, дистәләгән комедия авторы Островскийны шаһитлеккә чакырдым. Чынлап та, А. П. Чеховның «Чия ■ бакчасы»нда драматизм аз түгел бит. Бөтен бер семьяның тормышы җимерелә, соңгы юанычы булган гүзәл XII Мәкалә фнкер алышу тәртибендә басыла. Р е д а к ц и я. чия бакчасы табыш артыннан гына куа торган надан һәм дорфа купец кулына күчә. Островский комедияләрен берәмберәм күздән кичерсәк тә, шул ук хәлне күрәбез. «Гаепсездән гаеплеләр» пьесасының бөтен дәвамында, мәсәлән, Кручинина һәм Незнамов азмы ачы минут кичерәләр, азмы ут йоталар? Ә бит бу әсәр, «Чия бакчасы» кебек үк, комедия дип аталган. Моңа каршы син ул вакытта заман башка, терминнарны куллану бүтәнчә иде, дигән төслерәк җавап бирдең. Хәер, бу соңгысы турында сөйләшүне ахырга калдырып, хәзер бернәрсәне ачыклап китик. Биредә сүз пьесаның маңгаена этикетка ябыштырып кую турында түгел, бәлки жанр аныклыгы турында бара. Драма икән ул—драма, комедия икән комедия булсын. Кыскасы, без ни комедия, ни драма, ни водевиль, ни мелодрама булган төссез, чыра й- сыз пьесаларга каршы килеп, комедиялеге яисә драмалыгы йөзенә чыккан төгәл һәм анык әсәрләрне яклап сөйлибез. Укучы бәлки канәгатьләнеп җитмәс: — Формализм түгелме бу?—дияр. — Чынбарлык тулы һәм тирән чагылса, шул җитмиме? — Әйе, безнең максатыбыз — чынбарлыкны тулы һәм тирән гәүдәләндерү. Ләкин бит чынбарлык үзе гаять бай, катлаулы һәм күпьяклы. 140 Әнә шул катлаулылык әдәби жанрларның күплеген һәм төрлелеген китереп чыгарган. Билгеле бер тормыш материалы үзенең эчтәлеге һәм характеры белән ниндидер бер жанрга тартымлык күрсәтә, шул жанр рамкасында гына үзендә булган потенциаль мөмкинлекне тулырак ачып бирә ала. Чөнки жанр законнары да бит күктән төшмәгән, катлаулы чынбарлыкны кушуы буенча меңнәрчә даһи һәм талант ияләренең гасырлар дәвамында туплаган тәҗрибәсеннән үсеп чыккан. Димәк, жанр таләпләрен искә алмадыңмы, аның законын боздыңмы, ул синнән үч ала. Мисал өчен ерак барасы да түгел. Менә Фатих Хөснинең «Еллар һәм юллар» пьесасы. Бу әсәр моннан 4—5 ел элек сәхнәгә менгән иде, ләкин уңыш казана алмады. Әлбәттә, сәбәпне зур сүз художнигы Фатих Хөснинең осталыгы җитмәүдән дә, тәҗрибәсезлегеннән дә эзләргә туры килми. Пьеса, оста кулыннан чыккан чигү кебек, нечкә һәм нәфис. Андагы тапкыр репликаларга, мәгънәле детальләргә, психологик нечкәлекләргә сокланмый мөмкин түгел. Соң ник спектакль кыска гомерле булды? Кайберәүләр моның сәбәбен рольләрне башкаручы актерларның дөрес сайланмавында яисә режиссерның пьесага тиешле ачкыч таба алмавында күрмәкче булдылар. Минемчә исә, бәла әсәрнең үзендә. Драматург тормыш материалына лаеклы жанр сайлауда хата җибәргән. Автор пьесаны «драма» дип атый, һәм баштагы ике картина бу атамага каршы килми дә кебек. Менә әсәрнең үзәк персонажларыннан берсе Фоат. Ул, авыл хуҗалыгы институтын яңа гына «бик яхшы»га бетереп, диплом алган. Билгеле, егет шат, күңеле күтәренке, зур эшләр башкарырга җыена. Өстәвенә ул, апасы әйтмешли, «турыдан гына очарга» яратучан кеше дә'икән. Кыскасы, бу образда безнең заман яшь кешесенең типик вәкилен чамаларга мөмкин. «Агроном чынчыннан агроном булсын, кулны балчыкка тыгып эшләүдән курыкмасын өчен» тост күтәрүе тамашачыны ышандыра, тамашачы моңа кул чаба. Медицина институтын тәмамлап аспирантурага кергән Зөбәйдә дә Фоатка тиң. Чибәр, нәфис, тыйнак, акыллы. Иң әһәмиятлесе — ул да идея кешесе. Кыскасы, тамашачы икесен дә яратып өлгерде. Инде ул көтә: менә хәзер аларның киләчәктәге матур, бәхетле тормышын куркыныч астына куя торган ниндидер бер җитди хәл килеп чыгачак. Пьесаның икенче картинасында моңа ишарә дә бар. Фоат Зөбәйдәгә башына килгән «котырган фантазия»сен сөйли: арыш кырыннан икәүләп баралар икән, кинәт «әллә кайдан кара болыт чыгып, давыл күтәрелә, яшен яшьни, күк күкри, коеп яңгыр да ява башлый». Әйе, тиздән бу ике күркәм кешенең баш өстендә яшен яшьнәячәк, күк күкрәячәк, алар фаҗига кочагында калачаклар. Ләкин сыгылып төшмәсләр, җан-фәрманга көрәшерләр, һәм көрәш процессында аларның гүзәл сыйфатлары тагын да мулрак булып ачылыр... Драма шуны сорый, тамашачы шуны көтә. Ләкин үкенеч, Фоат — карьерист, Зөбәйдә исә авырлыклар алдында бик тиз кулларын күтәрә торган зәгыйфь мәхлук икән. Дәлил кирәк булса, ул җитәрлек. Менә Фоат, кызмача кайткач, күңелендә булганны каенатасына әйтеп ташлый: «Киявең синең аз дигәндә замминистр булачак кеше иде». «Аз дигәндә»!.. Күрәсез, аның хыялында — министрлык креслосы, аннары, җил арттан иссә, югарырак үрмәләү, торабара, ихтимал, Мәс- кәү... Мондагы эшләре чуалып китеп, тәртәне авылга боруы да бер маневр гына. Аягы сынып, больницага кергәч, үз-үзен^ ул менә нәрсә ди: «Ә син, Фоат дус, мәңге шулай колхоз тузанында батып калырсыңмы икәнни?!» Бу адәм актыгы шулкадәр түбән төшә ки, Зөбәйдәне аерып, аның ук квартирында торып калу нияте белән Казанга кайта. Күренә ки, Фоат образында драматизмның исе дә юк. Ул чын-чыннан комедиячел персонаж. Образның эчке пружинасы, автор телиме, юкмы, Фоатның язмышын комедия 141 планында хәл итүгә этәрә. Хәтта авыштүеш китереп яши торган бабасы Алкин да аңардан көләргә үзен хаклы саный: «...болай ычкына алмагач (авылдан. — И. Н.), аякны сындырып булса да сыздым диген». Зөбәйдәгә килик. Капитуляция артыннан капитуляция ясап, ниһаять, үзенең тынчу бүлмәсенә кереп бикләнгән камыр буынлы тәти хатын образында драматизм бармы? Тамашачы аның кайгысын уртаклашып, газапларына ачынып утыра аламы? Әлбәттә, юк. Чөнки Зөбәйдә моңа лаек түгел, чөнки ул кыенлыкларны җиңү өчен берни эшләмәде. Менә сезгә, йөзенә ялвару кыяфәте чыгарып, тротуарда утырган килеш үтеп баручыларга кул суза торган бер мәхлук һәм Алексей Маресьев. Кайсының язмышы безнең күңелне тетрәтә, кайсында драматизм? Билгеле, соңгысында. Шуның шикелле, Зөбәйдәнең бер флакон агу саклавы да безнең йөрәккә тими генә үтеп китә. Сиңамы соң үз-үзеңә кул салу, Зөбәйдә, — дибез без. — Агу йөртүең— бер кыланчыклык кына. Җитмәсә, андый адым ясарга сәбәп тә кечкенә. Ярый, каенана урынындагы Кадрия сине хурлады, балаң да үлеп китте, ди. Җиңел түгел, әлбәттә. Ләкин син шул фаҗигане булдырмас өчен көрәшсәң, һәм фаҗигадән соң да бөгелми, сынмый калсаң, без синең газапларыңны үзебезнеке кебек кабул итәр идек, сиңа сокланыр идек, теләктәшлек белдерер идек. Инде Фоатны югалттың. Тик бусы зур югалту түгел. Аңардан арынуың хәерлерәк. Шулай икән, кайда соң монда драматизм? Фоат белән җиңелчә мавыгып алган һәм бу тойгыдан җиңел генә аерылган Фәсәхәт язмышында шулай ук бернинди драматизм юк. Соңгы картинада мондый эпизод бар. Ярык тагарак янында калган Фоат «...ичмасам, берәр нәрсә шартлап куймый, җиңелрәк булып китәр иде», — ди. Моңа каршы Зөбәйдә «Хәзер инде ачыкланды, хәзер инде узды диярлек: бернинди дә шартлау булмаячак», ди дә агулы флаконны ачык тәрәзәдән тышка ата. Әйе, бернинди шартлау, бернинди күкрәү юк, һәм ул була да алмый. Җиргә күләгә төшерүдән башкага ярамаган кысыр болытларда нинди шартлау булсын да, нинди күкрәү булсын! Мин биредә Зөбәйдәне кимсетергә, аның матур сыйфатларын юкка чыгарырга, аны бөтен асылы белән комедиячел характер итеп күрсәтергә һәм, димәк, авыр кичерешләрен инкарь итәргә теләмим. Хикмәт пьесаның төп ситуациясендә. Кемне сөйде ул? Без белгән Фоатнымы? Түгел, әлбәттә. Ул, Фоат кабыгына салып, икенче бер Фоатны, үзенең идеалын сөйде, аның белән язмышын бәйләде. Ахырда күзе ачылды: бу һич аның Фоаты түгел икән. Менә нәрсә Зөбәйдәне комедиячел характерга әверелдерә. Моны күз алдына китерү өчен кечкенә генә бер чагыштыруда җитсә кирәк. Әгәр берәү, ялгышып, бөтенләй таныш булмаган кешене барып кочакласа, шактый ук җайсыз һәм комик хәлдә кала түгелме? Шулай итеп, «Еллар һәм юллар» пьесасының материалы тулысынча комедия жанрын сорый һәм драматург үзе күтәргән мәсьәләне комедия планында хәл иткән булса, әлбәттә, әсәр отар иде, спектакльнең гомере, ихтимал, бермә-бер озаер иде. Бу хәлендә пьеса ни комедия, ни драма түгел. Тамашачы үзәк персонажларга үзенең мөнәсәбәтен билгели алмый аптырый. Көләр, нәфрәтләнер иде, автор, бу «герой»- ларын драматик хәлләргә куярга тырышып һәм драмага хас буяулар салып, кызгандырырга тели. Алар- ның кичерешләрен йөрәгенә якын алып, кызганып утырыр иде, кешеләре андый түгел. Кыскасы, Фатих Хөсни комедия материалын драма юлыннан алып бармакчы була. Материалның исә үзенең карышу сәләте бар, ул комедия юлыннан китмәкче. Нәтиҗәдә пьеса ике юлның берсеннән дә бара алмыйча эре кантарлы басу юлыннан даңгырдоңгыр тәгәри башлый. Тамашачыга кыен була, һәм ул бу арбадан төшеп калырга ашыга. Мәсьәлә шаять аңлашылгандыр. Жанр аныклыгы идея ачыклыгы дигән сүз бит ул. Инде бәхәсебезгә кире кайтыйк. 142 Комедиячел характер, комедиячел ситуацияне икебез ике төрле аңлавыбыз мәсьәләсенә килеп туктаган идек. Чынлап та бит, син Островский белән Чеховка килгәндә бор- малабрак җибәрсәң дә, тел төбеңнән «Чия бакчасы» һәм Островский- ның күп пьесалары жанр ягыннан дөрес исемләнмәгән, алар чынлыкта драма, дигән мәгънәне аңларга мөмкин. Әмма, комедияләреннән башка, аларның үзләре үк «драма» дип атаган пьесалары да бар бит. «Гроза», «Бирнәсез кыз» һәм Чеховның «Иванов»ын хәтерлик. Димәк, бу ике бөек драматург комедия белән драманы аерып карый белгән. А. Н. Островский, язар өчен, комедия драмага караганда читенрәк, дигән фикер әйтә1 . Икенче урында: «Тамашачыда трагедиягә һәм көчле драмага ихтыяҗ бар һәм һәрвакыт булачак; драма — театрның җаны; комедиянең нечкәлекләре исә белемле кешеләр өчен аңлаешлы һәм кыйммәтле», — дип тә өсти13 14 . Күрәсең, бөек драматург бу ике жанрның «холкын» тоеп, тирән аңлап эш иткән, комедияне ул күңел ачу чарасы итеп кенә түгел, бәлки җитди жанр итеп караган. Яисә «Чия бакчасы»ның язылу тарихына бер күз ташлыйк. 1903 елның 2 сентябрендә язган бер хатында Чехов үзенең яңа пьеса өстендә эшләгәнен әйтә һәм «Пьесаны комедия дип исемләячәкмен» 15, ди. 15 сентябрь. «Драма түгел, бәлки комедия, урыны-урыны белән хәтта фарс килеп чыкты...»16 21 сентябрь. «Соңгы акт көлкеле булачак, хәер бөтен пьеса җиңел һәм көлкеле булырга тиеш»17 . Әсәр театрга тапшырылгач та, Чехов пьесаны драма итеп күрергә теләүчеләргә кат-кат аның /комедия икәнен тукып тора. К. С. Станиславский да бу турыда әйтеп китә: «Ул аның («Чия бакчасы»ның. — И. Н.) күңелле комедия, хәтта водевильгә якын торганлыгына чын күңелдән ышанган иде» 6 . Чехов хаклы идеме соң? Әлбәттә,, хаклы иде. Марксның мондый сүзләре 13 Русские писатели о литературном творчестве, рус телендә, 3 том, 57 бит. 14 Шунда ук, 26 бит. 15 А. П. Чехов о литературе, рус телендә, 1955, 262 бит. \ Шунда ук, 263 бит. 17 Шунда ук, 263 бит. 1 А. С. П у ш к и н, П о л н о е собрали е, рус телендә, 6 том, 1948, 169 бит. бар: «Дөнья-күләм тарихи форманың соңгы фазасы — аның комедиясе»7 . «Чия бакчасы» язылган чорда дворян катлавының яшәеш рәвеше феодализм һәм крепостнойлык стройның пыскып яткан кисәү башы, нәкъ менә соңгы фазасы иде. Шул катлауның типик вәкилләре булган Раневская һәм Гаевларның тормыш аренасыннан китүендә дә драматизм юк. Атабабаларыча яшәргә, аларча кыланырга тырышулары, алтмыш яшьлек карчыкның яшь кызларча киенүе кебек, көлке генә тудырырга мөмкин. Килик Островскийга. Менә аның «Талантлар һәм баш иючеләр» исемле комедиясе. Актриса Негина сәнгатькә чын күңелдән хезмәт итәргә, гомере буе аңа турылыклы булып калырга тели. Ләкин акча капчыгы хакимлек иткән җәмгыятьтә бу мөмкинме? Негина да ике юл чатында кала: яки, калын кесәле берәүнең сөяркәсе булып, зур театрда үзәк рольләрне башкарырга, ефәккә чумып, бал- май эчендә йөзәргә; яки, провинциаль театрларда калып, ачлытук- лы уйнап йөрергә. Негина, шуннан театрны ташлап, бай алпавыт Паратовның гүзәл утарына китеп бара. Ничек булды соң әле бу? Ул бит үзенең намусына сузылган оятсыз кулларны кагып-ка- гып җибәргән иде, язмыш белән тартышып караган иде, изге сәнгать турында зур сүзләр сөйләп йөргән иде. Күрәсез, биредә — каршылык, Негинаның идеалы белән аның табигате, характеры, мөмкинлеге арасында каршылык. Ул идеал аның бөтен барлыгын биләп алмаган, бәлки тышкы бизәк булып кына торган икән. Биредә эчтәлек белән форма каршылыгы. Әнә шул каршылык Негинаның һәм, димәк, пьесаның комедиячел асылын билгели. Катеринаны искә төшерик. Ас. кис ° Шунда ук, 306 бит. 7 К. Маркс и Ф. Энгельс об искусстве, 1957, 1 том, 53 бит. 143 син аны, үзенең азатлык сөючән табигатенә хыянәт итмәс ул. Сынса, сынар, әмма бөгелмәс. Үлемгә барса барыр, ләкин намусын таптатмас. Үзәгендә шушы характер торган «Гроза» пьесасы, әлбәттә, чын мәгънәсендә драма. Бәлки син әйтерсең, комедия дип исемләнгән «Талантлар һәм баш иючеләр» спектаклендә тамашачы ичмаса бер тапкыр гына рәхәтләнеп көлсен икән, диярсең. Хикмәт тә шунда шул, син комедияне тулысы белән көлүгә, дөресрәге, тамашачыны көлдерү сәләте булу-булмауга кайтарып калдырасың. Тамашачы туктаусыз хахылдап утырса — бу комедия, юк икән — теләсә ничек ата, әмма комедия түгел. Синең логика эзеннән китсәк, балаган шамакайларының кылануларын яисә цирк клоунының сүз-хәрәкәтләрең дә комедия жанрына кертергә кирәк була. Хәлбуки, беркем дә, хәтта үзең дә, сәнгатьнең ' бу ике төрен бер тактага куярга риза булмас идең. Югарыда әйтелгәнчә, комедиядә төп нәрсә комедиячел характерларны комедиячел хәлләргә куеп, чынбарлыкның тирән закончалыкларын ачып бирүгә, зур проблемалар күтәрүгә кайтып кала. Билгеле, комедиялелекнең дәрәҗәсенә, тормыш материалының характерына, драматургның иҗат үзенчәлегенә бәйләнешле рәвештә әсәр, андагы хәлләр һәм персонажлар тамашачыда елмаю уятырга, тыйнак кына көлдерергә яисә эчен катырырга мөмкин. Аннан килеп, комедия жанры үзе дә коеп куйган, иңебуе үлчәнгән бер бөтен нәрсә түгел. Аның үз эчендә күп кенә жанр төрләре бар. Островский комедияләреннән тыш, «Ревизор» һәм «Мунча» кебек сатирик комедияләрне беләбез без. Лирик комедияләр дә аз түгел. Водевиль, скетч һәм мәзәкләр дә яшәргә хаклы. Әмма шарты бар: тамашачыны көлдерүгә генә исәп тотмасыннар алар, мәгънәле булсыннар, иҗтимагый әһәмиятле мәсьәлә күтәрсеннәр, олы максатка хезмәт итсеннәр. Кыскасы, тамашачыны көлдерү комедиядә төп шарт түгел, бәлки нәтиҗә. Пушкин болай ди: «...югары комедия бары көлүгә генә түгел, бәлки характерлар үсешенә нигезләнә һәм ул еш кына трагедиягә якынлаша» ! . Даһи шагыйрь инде, үзегез беләсез, иҗат дигән нәрсәнең рәтен белгән һәм үлчәмичә сүз әйтергә яратмаган. Бәлки сүзгә бәйләнеп, ул бит ниндидер «югары комедия» турында әйткән, диярсез. Пушкин заманында да укучыны яки тамашачыны көлдерүгә генә исәп тоткан пьесасыман нәрсәләр табадан төшеп кенә торган. Пушкин исә зур осталар тарафыннан иҗат ителгән чын комедияләрне әнә шундыйлардан аеру өчен әлеге. «югары комедия» терминын кулланган. Югарыдагы өзектә тагын комедиянең трагедиягә якынлашуы турындагы фикер гаять кызыклы. Дөнья әдәбиятындагы кайсы гына зур драматургны алма, һәрберсенең мирасы Пушкин фикерен тулысынча раслый. Менә Шекспирның «Венеция купецы» комедиясе. Әгәр Антонио дигән купең бурычын вакытында түли алмаса, ростовщик вексель буенча аның тәненнән бер кадак ит кисеп алачак. Бит ул йөрәктән умырып алырга да хаклы... Антонио бурычын кайтара алмый, ростовщик пычак кайрарга керешә... Менә Мольерның «Тартюф» комедиясе. Изгелек битлеге киеп алган Тартюфның мәкере аркасында Ор- гон йорт-җирсез, мал-мөлкәтсез калырга тиеш. Аны һәм семьясын өйдән сөрергә дип, суд хөкемен тормышка ашыручы чиновник килә... Трагедиядә комизм элементлары булган кебек, комедиядә дә драматизм урын алырга мөмкин икән. Биредә аптырарлык берни дә юк: тормышның үзендә дә кайгы белән көлке, фаҗига белән мәзәк, драматизм белән комизм бер-берсенә керешеп, үзара аралашып яши, вакыт-вакыг берсе икенчесенә күчеп тора. Ләкин бу әле комедия белән драма игез туганнар икән, алар арасында телгә алырлык аерма юк, дигән сүз түгел. Хикмәт төп геройларның хасиятендә, вакыйганың характерында, У44 конфликтның чишелү рәвешендә, кыскасы, әсәрнең гомуми рухында. Бер әсәр, комедия элементларын эченә алса да, саф драма, икенчесе, драматик элементлар очраса да, саф комедия була. Хәзер инде Н. Исәнбәтнең «Зифа» пьесасын жанр ягыннан бәяләү кыен бул м аса кирәк. Әйе, «Зифа» — комедия, Пушкин термины белән әйтсәк, югары комедия. Әсәрнең комедиячел асылы нәрсәдә соң? Әгәр моны «без комедия «герой»лары» дип кычкырып торган Балтаев, Эсмеральда, Бикәмәт һәм Кәләмзәләргә, аларның кыланышларына гына кайтарып калдырсак, әсәрне аңлауда бер карыш та алга китмәгән булыр идек. Чөнки ул чагында пьесаның төп геройлары Зифа белән Айдар Чураев, аларның үзара мөнәсәбәте, семья бозылу куркынычы туып, бәхетсезлек чокырына төшә язулары комедиячел ситуациянең тышында калыр иде, без бу ике шәхесне, бигрәк тә Зифаны, драматик характерлар дип, аларның семья вакыйгасын драматик ситуация дип кабул итәр идек. Мондый тенденция үз вакытында матбугатта да күренеп китте. «Зифа» спектакленә язган рецензиясенә И. Ахунҗа- нов, мәсәлән, болай ди: «Зифа»ның төп материалы (семья конфликты) — драматик материал. Ә икенче сызык — кире типларны фаш итү — әлбәттә, комедия формасын таләп итә». Моннан «Зифа» комедия түгел, драма, дигән нәтиҗәгә дә ерак калмый. Әмма, тантана итәргә ашыкма, тәнкыйтьче дә бу очракта каты ялгыша. Әсәрнең төп материалын — семья конфликтын карыйк. Архитектор Айдар Чураев, Эсмеральда исемле бер чытлык кызның рухи бушлыгын, мещанлык табигатен күрмичә, чибәрлегенә һәм үзен тотуындагы ясалма нәзакәтлегенә алданып, «гашыйк» була. Иренең бу эшен сизеп йөргән Зифа, хыянәтне раслаган фактка юлыккач, ике бүлмә арасындагы ишеккә такта кадаклап, Айдарны «аера». Җитдиме бу аерылышу? Бөтенләйгәме? Ниндидер зур принципиаль каршылыклар аркасында туган семья драмасымы бу? Түгел, әлбәттә. Давылның стакан эчендә генә купканлыгын без беренче пәрдәдән үк сизә башлыйбыз. Игътибар итегез, иренең хыянәте ачылгач, Зифа ни үзе күчеп китмәде, ни Айдарны куып чыгармады, ире белән бер үк түбә астында торып калды. Күренеш артыннан күренеш, эпизод артыннан эпизод үтә тора, һәм без зур давылның була алмаганлы- гын, тирән фаҗигага нигез юклыгын күрә барабыз. Чынлап та бит Зифа белән Айдарның карашлары арасында зур принципиаль аерма юк. Икесе дә намуслы кешеләр. Өстәвенә алар бер-берсен хөрмәт итәләр, бер-берсен сөяләр. Тормышларын ямьсезләндергән хәл аларның мәхәббәтен тоныкландырса да, юкка чыгармый. Комедиянең беренче пәрдәсендә үк без Зифаның Айдарны үз-үзен онытырлык дәрәҗәдә сөйгәнлеген, Айдарның да зур мәхәббәте, Эсмеральда белән мавыгуына карамастан, Зифада «икәнен сизәбез. Менә Зифа иренең Эсмеральдага мөнәсәбәтен белмәсә дә, эчке сизенү тәэсирендә бу кыз белән, аның эше белән кызыксына: «Ничек соң синеңчә, — ди ул, — мин шул Эсмеральда урынында аның хәтле генә эшли алыр идемме, юкмы?». «Син... син нәрсә? Үзеңне Эсмеральда белән янәшә куярга!» — дип җавап бирә Айдар. Бу урында ул, гаебенең ачылуыннан куркып, хатынының игътибарын читкә алып китәргә тырышса да, Эсмеральда белән Зифаны янәшә куеп караганда, соңгысының рухи байлык ягыннан чагыштыргысыз өстен торганлыгын аңлап, үзе дә сизмәстән дөресен әйтеп бирә. Икенче пәрдәдә дә — шундый ук янәшә куеп карау. Бу чагыштыруда Зифа файдасына хәл ителә: «Нәрсә ди? Зифаны мещанка ди? Ә үзе? Нәрсә соң аның башында?» Шул ук пәрдәдә Илдерхан Балтаев Зифаны начар итеп күрсәтә башлагач, Айдар үзенең хатынын якларга керешә. Ул гына да түгел, Зифаның авыр кичерешләрен күреп, бәгъре тураклана башлый: «Нишлим? Алдына гына кайтып егылыйм микән әллә? Аңар да авыр бит, Илдерхан абзый...» Ярар, мәсьәлә ачык: Зифа Айдарны сөйгән кебек, Айдар да Зифаны ярата. Шулай икән, чынлап торып аерылышу булырга мөмкинме? Әлбәттә, юк. Айдар Зифаны ташларга теләмәгән кебек, Зифа да ике арага кадакланган тактаны мәңгеләштерергә уйламаган. Зифаның такта кадаклавы башта күңел ярсуыннан булып, тора-бара вакытлыча аерым яшәүне ул, ихтимал, Айдарны акылга утырту чарасы итеп карый башлагандыр. Әгәр шулай икән, әлеге тактаның бала кулындагы балта ярдәмендә җиңел генә кубып төшүе, ир белән хатынның семья җепләрен азапланмый гына ялгап җибәрүләре — табигый хәл. Айдарның семьяга кайтуын мотивлаштыру өчен «рецепт» тәкъдим иткән И. Ахунҗанов, әлбәттә, ялгыша. Беренчедән, Айдарның семьядан киткәне юк, аны Зифа «аерды»; икенчедән, югарыда әйткәнемчә, алар аерылышмадылар, тик аерылышу уены гына уйнадылар. Проект табыламы, юкмы, аны конкурска Зифамы тапшыра, Эсмеральдамы,— барыбер ир белән хатын килешәчәкләр. Чөнки ситуация комедиячел характерда. Әгәр драматург тәнкыйтьче әйткән юлдан китсә, әсәрне драмага таба өстерәр иде, һәм нәтиҗәдә «Еллар һәм юллар» белән булган хәл кабатланыр иде. Бәлки син үзәк геройлар комедиячел персонажлармыни? — диярсең. Комедия персонажлары дигәннән тискәре типларны, сатира утында тотуга гына лаеклы әшәке кешеләрне генә аңласак, Зифа белән Айдарны, билгеле, бу категориягә кертеп булмас. Әмма комедиялелекнең сферасы киң, һәм бик әйбәт кешеләрнең дә комик характер алып китүе мөмкин. Дөнья әдәбиятыннан, рус классикларыннан яисә совет язучы- ларыннан моңа әллә ни чаклы мисал китереп булыр иде. Сервантесның үлемсез Дон-Кихоты үзе генә ни тора! «Зифа»га килгәндә, Айдарның, комедия ситуациясенә эләгеп, комик характерга әверелүен исбат итеп тә торасы юк.. Хатынының чәнчә бармагына да тормаслык җилбәзәк, шул ук вакытта ачык бер мещанкага «гашыйк» булуы шактый зур кешене көлке хәлгә куймыймыни? Озын гомерле мәхәббәтме бу? Юк, әлбәттә. Кыскасы, кайчандыр иҗат белән янган горур Айдарның саф намусына обывательлек чебене тап калдырып киткән. Ярый әле эшнең башы гына бу, намус бөтенләй үк каралып бетмәгән, горурлык сынып, иҗат ялкыны да сүнеп җитмәгән. Шуңа күрә Айдар комедиячел персонаж булып кала, югыйсә драма героена әверелер иде ул. Зифа турында да якынча шуны ук әйтергә мөмкин. Ни өчен ул комик хәлдә калды? Чөнки Зифа Айдарга булган мәхәббәте хакына иренең кайбер обывательлек гадәтләре белән килешү юлына баскан, ташлама артыннан ташлама ясаган һәм нәтиҗәдә өйгә батып, үзе әйтмешли, кашаяк мунчаласына әверелгән. Биредә дә каршылык: иҗтимагый тормышта мактаулы урын тотарга сәләтле Зифа — асрау хатын ролендә. Ләкин аның бу хәле төзәтелерлек, һәм шуңа күрә образ драматик характерда түгел. Шулай итеп, ситуация комедиячел булган кебек, «Зифа» пьесасының төп персонажлары да комедиячел образлар. Чынлап та бит ир белән хатын, бөтен шәһәрне шаулатып, аерылыштылар да, беркадәр вакыт эт- ле-мәчеле йөргәч, әллә ни зур эш булмагандай, килешеп тә куйдылар. Курчак уены! Әнә шундый курчак уенын без «Зифа»га кадәр дә, «Зи- фа»дан соң да, җитди тонда язылып, «драма» дип исемләнгән пьесаларда күп мәртәбәләр күреп үттек. Алар- да да ир белән хатын арасында аңлашылмаучылык туа, ахвах килү, чәч йолку, изү ерту башлана. Аннары карыйсың, әхлак буенча берничә дәрес алгач, күздән яшь агызып, кочаклашып кавышалар. Н. Исәнбәттә исә алай түгел. Ул ачыктан-ачык әйтә: бу драма түгел, бу курчак уены, ди. Әнә шул курчак уенында, шул комедиядә, әлеге драма авторларының төшенә дә кермәгән тирән мәгънә, зур идея яшеренгән. Әсәрдә семья проблемасы куела, диючеләр хаксыз. Анда семья мәсь 10. „С. Ә." № 7. 145 146 әләсе бар икән, ул бер очтан гына, юл уңаенда гына хәл ителгән. Әсәрнең төп темасы — обывательлек һәм аның зарары. Мещанлыкка баш иеп сәлам бирү, — ди безгә комедия,— әйбәт кешеләрне дә вакландыра, ямьсезли, көлке хәлгә куя. Гыйбрәтле фикерме? Гыйбрәтле фикер. Бербереңә хыянәт итмәскә, тату яшәргә кирәк дип, вәгазь уку түгел инде буСин ни әйтерсең тагы, дускай, «Зифа»ның комедия булганлыгын исбат итү өчен мин әсәргә нәкъ драматизм элементын алып (кергән ситуациягә һәм беренче карашка комедия геройлары итещкарау кыен булган ике образга — Зифа һәм Айдарга гына тукталдым һәм, үземчә, максатка ирештем дә кебек. Алар- дан тыш әсәрдә пьесаның комедия- лелеген тагын да арттыра торган Балтаев, Эсмеральда, Бикәмәт, Кәләмзә образлары да бар. Болар турында киң җәелмәстән, соңгы икесе турында гына бер-ике сүз әйтәсе килә. Бикәмәт белән Кәләмзә пьесага ник кертелгән? Тамашачыны көлдерер өчен дияр идең, көлке өчен көлке Исәнбәт каләменә бөтенләй ят. Төпченә төшсәң, бу шәхесләрнең пьесада шактый зур идея-художест- во функциясе үтәгәннәрен күрү кыен түгел. Алар баш персонажларны аңларга, димәк, әсәрнең идеясен тамашачыга тулырак җиткерергә хезмәт итәләр икән. Бикәмәтне генә карагыз. Айдарга пародия ич бу! Алтмышка җитеп килә торган чукрак Бикәмәт егерме яшьлек Эсмераль- дага «гыйшык тота» һәм чын күңелдән өйләнергә йөри. Моннан соң инде Айдар өчен бу кызыйның кыйммәте никадәр булырга тиеш? Бу бер. Икенчедән, картаеп беткән Бикәмәтнең «гыйшкы», картаеп бара торган Айдарның «мәхәббәт»енә параллель ’куелгач, Айдардагы мавыгуның көлке, мәгънәсез нәрсә икәнлеген аңлау тамашачыга бер дә кыен түгел. Кәләмзә — Эсмеральдага пародия. Биле як-якка бүлтәеп чыгып, гөберле бака кыяфәтенә кергән бу мещанканың, чәч буятып, Эсмераль- даныкы кебек ертык итәкле күлмәк киеп, яшәрергә тырышуында әллә ничаклы комизм бар. Әйе, бөкресе чыгып, теше төшкән мещанлык бүген яшь булып күренергә, заманга җайлашырга тырыша. Яшьлеге белән мактанучы Эсмеральда да чынлыкта яшь түгел, бәлки үлүгә йөз тоткан мещанлык кебек үк карт. Инде югарыдагы дәлилләрне дә җитәрлек түгел дип тапсаң, «Зифа»- ны шул ук авторның «драма» дип исемләнгән «Рәйхан» пьесасы белән чагыштырып карыйк. Рәйхан да мещанлык белән йөзгәйөз бәрелешә, әмма бер карыш та артка чикми. Тар сукмакка борылган Моратны олы юлга кертә алудан тәмам өмет өзгәч кенә, ул, бу кешене бөтен йөрәге белән сөйсә дә, бер селтәнүдә ике араны өзеп ташлый. Җиңел булмаган бу аңарга. Шулай да канына сеңгән о’лы идеал мәхәббәт хакына тез чүгәргә ирек бирмәгән. Әнә шундый шәхесне без драматик герой дип беләбез. Дөрес, карап торышка әсәрдә — бәхетле финал: үзен • эзләп килгән Моратка Рәйхан ире Гәрәйне яратуы, аның белән бәхетле булуы турында әйтеп бирә. Ләкин чынлабрак караганда, Рәйханның бәхетендә китек барлыгын чамаларга мөмкин.- Әгәр Морат иртәрәк айныса, ягъни олы юлга тизрәк чыккан булса, беренче саф мәхәббәткә нигезләнгән семьяда Рәйхан икеләтә бәхетле булыр иде ләбаса. Нишлисең, кискән икмәк кире ябышхмый, хәзер соң инде... Морат ярык тагарак янында калды. Бу аның комедиясе булыр иде, ләкин югалткан нәрсәсе артык зур. Хәтта Гәрәйгә дә җиңел түгел: үзен үлем тырнагыннан йолкып алган кешенең бәхетен урлаган икән бит ул. Менә бу драма, «Зифа» саф комедия булса, «Рәйхан» — саф драма. Тагын бер мәсьәләне ачыклап китик. Антагонистик каршылыклардан азат булган безнең җәмгыятьтә бәлки трагедиягә якын торган драмага җирлек юктыр? Классиклар «комедия» дип атаган жанр безнең чорның драмасы, ә водевиле комедиядер? Шуңа күрә алариың тәҗрибәсен һәм терминологиясен үрнәк итеп алу бәлки урынсыздыр? Үткән заман драматургларының иҗат прин- 147 ципларын механик рәвештә бүгенге көнгә күчерү, аларның жанр рамкасына сыйдырырга тырышып язу, әлбәттә, ким дигәндә мәгънәсезлек булыр иде. Чөнки классиклар тарафыннан иҗат ителгән драмалардагы конфликт гадел булмаган иҗтимагый строй белән шәхес арасындагы каршылыкка нигезләнә. Безнең җәмгыятьтә исә андый каршылык юк. Ләкин әле бу авырлыклар, драматик хәлләр, каршылыклар көрәше, иске белән яңаның тартышы беткән икән, дигән сүз түгел. Алар бар, һәм күк күкрәп, яшен яшьнәгән драмага рәхәтләнеп материал була алалар. Әнә шундый пьесада көчле һәм гүзәл шәхесләрнең образы гәүдәләнергә, шундый образларда гына заманыбызның бөеклеге расланырга мөмкин. Безнең чорның драмасы. Вс. Вишневский сүзләре белән әйткәндә, оптимистик трагедия ул. Хәтта геройның үлеме дә коммунизм төзү эшенең тантанасын раслый. Мона мисал артыгы белән җитәрлек булса да, А. Арбузовның «Иркутск янындагы вакыйга»сына гына тукталып китик. Әсәр фаҗига белән бетә. Сергей һәлак булды, аның якты шәхесе, зур идеалы, йөрәк җылысы тәэсирендә тормышның тар сукмагыннан олы юлга чыккан Валя иң кадерле кешесен югалтты. Аның каравы бу кыз яшәүнең чын мәгънәсен тапты. Аның эше, хезмәте, иҗаты Сергей хыялларының, Сергей идеалларының тормышка ашуы булачак. Кыскасы, безнең җәмгыятьтә эчтәлеге, конфликтның характеры, чишелеш рәвеше ягыннан бөтенләй үзгә булып та, драматургии җәһәттән үткәннең бөек осталарының драма һәм комедияләренә тиң булырлык әсәрләрне иҗат итү өчен җирлек тә, мөмкинлек тә бар. Ниһаять, йомгак ясарга вакыт җитте. Без югарыда тормыш материалына .карап, жанрны дөрес сайлауның әһәмияте турында сөйләгән идек. Шуңа өстәп, жанр буталчыклыгының, гомумнрәк итеп әйткәндә, теориянең тиешле югарылыкта тормавының тагың бер зарарын карап китик. Менә син, хөрмәтле дус, комедия белән водевильне -бер тактага куясың, комедиянең асылын тамашачыны көлдерүгә генә кайтарып калдырасың, әсәргә азмы-күпме ах-вах килеп керсә, аны драма тәхетенә утыртырга ашыгасың. Бер син генә шундый юл тотсаң, -ярты -бәла булыр иде. Мондый караш, кызганычка каршы, шактый таралган. Нәтиҗәдә, бу иң элек комедия тамырына балта чабуга китерә. Ничек дисеңме? Менә болай. Әйтик, без, дәррәү тотынып, зоопаркта балалар күңелен ачуга хезмәт итә торган кечкенә ат — пониларны чын ат дип атадык та, моңа барлык кешене ышандырдык, ди. Алдыбызда бурыч тора: ат санын мөмкин кадәр арттырырга. Әлеге понины ат дип кабул' иттек бит инде. Шарт тудырабыз аларга, кадерлибез, каршыларында биемибез генә. Ә чын атларны оныттык: алар ат түгел ич, әйдә кырыла бирсеннәр. Бер заман пониларның баш саны җитәрлек булды. Җибәрәбез узышка — акрын кыймылдый, йөк салабыз—тартмый. Әнә шуның шикелле, җиңел водевильләрне, вак- төяк фарсларны, мәгънәсез буффонаданы комедия рангына күтәреп, шуңа җәмәгатьчелекне ышандыргач, үзендә комедия язуга сәләт сизгән барлык каләм әһелләренең көче буффонадага сарыф ителә түгелме? Халтурачыга исә — җәннәт: зур фикер әйтәсе, баш ватасы юк. Чын комедия, әлеге югары комедия исә язылмый. Беренчедән, ул кыен жанр, талант сорый; икенчедән, аңа ихтыяҗ юк: понига ат паспорты бирдек бит инде, тагын нинди ат кирәк? Жанр мәсьәләсендәге әлеге буталчыклык шулай ук драмага да шаукымын тидерә. Чынлап та бит комедиягә әверелергә тиешле материалны, күз яшенә манчып, драма таныклыгы белән тәкъдим иткәч, •күкрәүле драмага урын, аңа омтылырга стимул каламы? Әлбәттә, юк. Кыскасы, пони үз урынында хезмәт итсен. Безгә ярсып торган чабышкы атлар кирәк, йөк атлары кирәк. Бәхәсебез хәзергә тәмам, хөрмәтле дус. Ышандыра алмаган булсам, рәхим итеп, җавап яз. Кирәк икән, бәхәсне дәвам иттерербез.