Логотип Казан Утлары
Очерк

КӘКРЕ ЕЛГА БУЙЛАРЫНДА

I

Куәтле елга дип йөртелә торган кечкенә генә бу инеш тирән чокыр эченнән ага. Чокырның ярлары гаҗәп текә һәм биек. Хәтта урыныурыны белән өч-дүрт метрга җитә. Башка берәр елга булса, ул киң һәм тирән бу чокыр эчендә бөтенләй югалып калыр иде. Ләкин Куәтле елга алай түгел. Ул, кечкенә булуына карамастан, шушы чокыр эчендә үзенә бер төрле зур шау-шу куптарып, ашыга-ашыга, кабалаиа-кабалана ага. Өстәвенә тагы бу чокыр ничаклы гына киң булмасын, Куәтле елга гүяки аңа сыеша алмый кебек тоела: ул, әле уңга, әле сулга борылып, әле бер култыкка, әле икенче култыкка кереп, борыла-борыла ага. Кайбер йомшаграк туфраклы һәм куыш урыннарда, качышлы уйнаучы малайлар кебек, кинәт юкка чыга — җир астына кереп китә. Тик озакка түгел, бик тиз яңадан килеп чыга һәм үзенең юлын дәвам итә. Чокыр төбендәге аксыл-сары, вак чуар ташлар тәгәрәшә-тәгәрәшә аңа «иярәләр. Алар каз бәбкәләренекенә охшашлы саңгыраурак, ләкин бик матур тавышлары белән сөйләшә-сөйләшә гүяки елганы озата баралар. Кызыл балчыклы текә ярлар, әйдә, рәхәтлән инде, үзең теләгәнчә ага бир, дигән шикелле, гүяки аңа уңышлы сәфәр теләп тын гына карап калалар. Куәтле елга шушы тирән чокыр эчендә һаман шулай кыска юлны озынайтып, бер дә кирәкмәгән урыннарда да борылмалар ясап, агым уңаенда үзенә бик күп әкәм-төкәмнәр, шомарып беткән вак ташлар ияртеп, авыл башына килеп җитә. Бу—аңа үзенең шактый озын юлында очраган беренче авыл. Ул аңа керим инде дигәндә генә, гадәтенчә, тагы уйнаклый башлый. Авыл янында ул шулчаклы шаяра ки, аны бу урында кешеләр икешәр-өчәр тапкыр басма аркылы кичәргә мәҗбүр булалар. Син аны бер урында аркылы чыгып, юлыңны дәвам итәсең. Шуннан соң күп тә бармыйсың, Куәтле елга, кайдандыр урап, сиздермәстән генә яңадан синең алдыңа килеп чыга һәм юлыңа аркылы төшә. Сии аны тагы бер кат кичәргә мәҗбүр буласың. Ярый әле биредә, авыл янында, басмалар күп. Әлбәттә, алар махсус салынган басмалар түгел. Аларның берсе елга аркылы сузылган куш киртәдән, икенчесе елга эченә бер-бер артлы тезеп куелган зур ташлардан яки автомобиль тәгәрмәчләренең иске покрышкаларыннан гыйбарәт. Ләкин ничек кенә булмасын, алар күп һәм үз 7. «С. ә.“ № 7. К 97 98 бурычларын шактый яхшы үтиләр. Әгәр алар булмаса, нишләр идең. Аякларыңны чишенеп, чалбарыңны салудан башка чара калмас иде. Бу шаян елга авылга кергәч тә, аннан тиз генә чыгып китә алмый. Башта ул, авыл кырыена килеп җитү белән үк, Мәллә елгасына таба юл. тота, янәсе шуңа барып коярга ашыга. Ләкин авылның урта бер җирендә кире борыла да, үпкәләгән кебек, үзенең чыккан ягына карап ага башлый. Шулай беркадәр араны үткәч, яңадан Мәллә ягына борыла. Инде авылны чыгып китте дигәндә генә, нәкъ менә аерыласы килмәгән кеше кебек, тагы бер тапкыр борылып авылга карап ала. Шуннан соң инде, ничектер барысын да калдырып, Мәллә буена төшеп китә. Менә шушы авылда инде Куәтле елганың исеме дә алышына. Кешеләр аңа Кәкре елга дип яңа исем биргәннәр. Ниһаять, авылның үзенә дә шушы исем кушылган. Кукуруз, көнбагыш үстерүдә, һәм гомумән иген игә белүдә, машиналардан оста файдалануда үзләренең -исемнәре республика киңәшмәләрендә кат-кат телгә алынган коммунист Гариповларны эзләп, без шушы авылга килеп төштек. Колхоз идарәсе урнашкан бинаның тәрәзәсе янында гына аксыл күк төстә җиңел автомобиль тора. Аның кабинасында шофер күренә. Ул идарәдән председательнең чыгуын көтә булса кирәк. Менә ишектән тәбәнәк кенә гәүдәле, түгәрәк йөзле бер кеше чыкты. Ул өйалды баскычында туктап калды һәм, шоферга дәшеп, бола!в диде: — Син, карыйсы эшләрең булса, карый тор. Тамагыңны да туйдыр, без басуга айгыр белән чыгабыз, аны машина белән эзләп табып булмас. Сүзнең бригадир, коммунист Әбүбәкер Гарипов турында барганы безгә мәгълүм иде. Ләкин ни өчен: «Аны машина белән эзләп табып булмас», ди председатель? Бу кадәресе безгә баскыч башында торганда аңлашылмаган иде. Аның каравы, сөлек кебек озын гәүдәле, кара айгыр җигелгән тарантаска утырып, Мәллә буена килеп җиткәч, без мәсьәләгә төшендек. Монда, чокырлы-чакырлы тар яр буеннан, чыннан да, машина белән үтәрлек түгел икән. Ләкин шушы уңайсыз урыннардан кара айгыр ялт итеп үтә дә китә һәм дилбегәне аз гына тарту белән күз ачып йомганчы тиешле якка борыла да, тагы үз көенә генә юырта башлый. Тарантас, аның койрыгына тагылган уенчык кебек» бөтерелеп бара. Мәллә буендагы кукуруз басуында бригадир Әбүбәкер Гариповны эзләп йөрибез. — Мотоцикл тавышы да ишетелми, ул гадәттә шуның белән йөри,— ди председатель, вакыт-вакыт тыңланып, һәм, кара айгырны туктатып, кукуруз арасына кереп китә. Шунсы гаҗәп, айгырның хәтта дилбегәсен дә чалып куймый, аны үз иркендә калдыра. Ә кара айгыры һич кузгалмый, туктаган урынында катып тора бирә. Дөрес, колакларын шомрайтып як-якка карап ала, туктаусыз авызлыгын чәйни, аякларын алыштырып баса. Тик беркая китми. Менә ат бу! Председатель артыннан без дә кукуруз арасына керәбез. Шаулап торган урманмыни! — Эчкәрәк керсәң, монда адашып калуың да бик мөмкин икән,— ди минем юлдашым — яшь журналист. — Мөмкин, мөмкин, әле шушы көннәрдә генә мондый хәл булды, — дип сөйләп китә председатель. Кичәме, өченче көнмедер, бер колхозчы апаның иртә белән чыгарып җибәргән бозавы кичен әнкәсен -имәргә кайтмаган. Бу апа икенче көнне иртүк торып басуга бозау эзләргә киткән. Шул чыгып китүеннән 7* 99 ул үзе дә тиз генә кайтмаган. Төш вакыты җиткән, көн кичкә авыша башлаган, әлеге апа һаман юк та юк икән. Күршеләре аптырашта калганнар. Араларыннан берсе, кукуруз басуында адашып йөрми микән дигән уйга килгән һәм аны эзләп Мәллә буена барган. Шунда, кукуруз басуында тавыш биреп йөри торгач, апаны да, бозауны да табып, икесен бергә алып кайткан. Яшь журналистыбыз җитәрлек тәҗрибә туплаган кеше булса кирәк, ул председатель күрсәтеп йөргән урыннарны карау белән генә канәгатьләнмәде: «Әбүбәкер Гарипов бәлки участокның аргы башындадыр?» дигән сылтау белән, кукуруз басуын урап чыгарга әйдәде. Ләкин участокның кайсы гына ягына барма, анда кукуруз уңышы бертөрле иде. Биредә квадратлар шулкадәр тигез ки, әгәр кукурузны чәчкән вакытта участокта булмаган булсаң, хәзер аның кайсы буй як, кайсы аркылы як икәнен һич кенә дә аера алмыйсың. Алга карасаң да; артка карасаң да, уңга борылсаң да, сулга борылсаң да—гел бер төрле квадратлар. Механизаторлар теле белән әйткәндә, менә шушылай була икән ул дөрес чыккан квадратлар. — Ул бит аягын алдан киенә, шуңа күрә аның бригадасы һәр кайчан алда бара,—ди председатель, Әбүбәкер Гарипов турында. — Ул чәчү машиналарын башта биләмле пар җирләрендә сыиап-көйләп карый. Квадратларның дөрес чыгуына тәмам ышанып җиткәч, аларны кукуруз чәчү өчен билгеләнгән участокка кертеп җибәрә. Машиналарның ничек эшләүләрен тавышларыннан белә. Ничек белмәсен, утыз ел буе бригадир. Өстәвенә үзе тракторчы, үзе комбайнчы, үзе шофер, һәммәсенә дә документлары бар. Кирәк икән, ул теләсә нинди машинага утыра. Кыскасы, аның белмәгән нәрсәсе юк. Без кукуруз участогын гына түгел, «Марс» колхозының җиде-сигез мең гектарга җәелгән бөтен басуын әйләнеп чыктык. Ләкин Әбүбәкерне ул көнне күрә алмадык. Хәер, аның турында колхоз председателе Гарифҗан иптәш Галимовның сөйләвеннән чыгып, кече күңелле, белемле, тәҗрибәле, тырыш бу бригадир белән без күңелебездән таныш идек инде. Шулай да аның үзен күрәсе, үзе белән сөйләшәсе килә иде. II Күп йөри торгач, икенче көнне без үзебез күрергә теләгән кешебезне ниһаять эзләп таптык. Маңгаен тирән җыерчыклар каплаган, йөзе беркадәр саргаебрак киткән, инде чәчләре дә сирәгәя башлаган, чандыр гәүдәле бу иптәш үзенең гадилеге, ягымлылыгы белән мине беренче күрүдә үк җәлеп итте. Өстәвенә ул бер дә тартынмыйча сөйләшә торган кеше булып чыкты. Ләкин, дөресен әйтеп үтим, аның белән сөйләшүнең бик үк ансат түгеллеген дә мин шулай ук бик тиз сиздем. Әбүбәкер Гарипов белән кукуруз турында, гомумән авыл хуҗалыгы мәсьәләләре турында әңгәмә алып барганда миңа үземне киеренке хәлдә тотарга туры килде. Мин бу иптәш янында имтихан бирә торган укучы кебегрәк утырырга мәҗбүр булдым. Ул, кукуруз игүдә ирешкән уңышлары, аның һәр гектарыннан ел саен мең центнерга якын яшел масса алуы турында сөйләгәндә, иң элек җирне искә алды. Әйе, ул үзенең сүзен кеше өчен иң изге, иң кадерле, иң зур байлык чыганагы булган җирдән башлады: — Безнең басуларыбыз бөртекле кара туфраклы, җирләребез шулкадәр яхшы, аның туфрагын икмәккә ягып ашарлык. Капиллярность ягыннан безнең туфрак катлавы... 100 Мин кинәт эчемнән генә үземә-үзем сорау бирдем: «Тукта, капиллярность нәрсә соң әле ул»? Аның сөйләгәннәрен тыңлаган арада бу соравыма күңелемнән җавап хәзерлим: «Әйе, әйе, капиллярность туфрак катлавының дымны, шулай ук һәртөрле эремәләрне суыру* ягъни аларны җирнең өске катлавына күчереп йөртү сәләте, әйе, әйе...* Аннары ул кукуруз чәчеләчәк җирнең яхшы хәзерләнгән черемә, грануллаштырылган суперфосфат яратуына, гибрид орлыклар чәчү кирәклегенә, аларны калибрлау мәсьәләләренә тукталып: — Үзегез уйлап карагыз, кукурузны әйтәм, бик көчле үсемлек бит. Тамырны башта турыга җибәрә, аннары ун-унбиш көннән соң үзеп аудармас өчен як-якка суза. Ә бит өч-дүрт метрга күтәрелгәч, ул тәртә юанлыгы була. Шундый гәүдәне тотып тору өчен нинди көчле тамырлар кирәк! Ул игенчелекнең нигезләрен, теге яки бу төр ашлыкның агротехникасын бик нык үзләштергән, халык әйтмешли, су кебек эчкән. Тагы шунысы бар, Әбүбәкер иптәш бу агротехникага катып калган бер белем итеп карамый. Аның үз колхозының җирләренә карата агротехниканың кайсы чараларын, ничек куллану турында үзенең фикерләре, үзенең уйланулары бар. Әйтик, кукурузны берничә ел рәттән бер үк мәйданда чәчү кирәклеген ул бик нигезле дәлилләр белән исбат итә. Аннары ул кукурузның төрле-төрле сортларына, аларның үзләренә генә хас булган сыйфатларына, Казан тәҗрибә станциясенең фәннн эшчесе Ш. Вәлиев үстергән яңа сортларга берәм-берәм туктала. Мин аның белән дә сөйләшәм, шул ук вакытта үзем белән дә сөйләшәм: «Менә сиңа хәзерге заманның игенчесе: капиллярность, вегетация, гибридизация, грануллаштырылган суперфосфат һәм башкалар, һәм башкалар. Революциягә кадәр крестьян телендә бу сүзләр бар идеме? Синең алдыңда утырган Әбүбәкер Гарипов ул гади игенчеме, әллә соң агрономмы?». Ул, җир турында, иген игүнең агротехникасы турында сөйләгәннән соң, механизация мәсьәләләренә кагылып: — Без кукуруз игүне башыннан ахырына кадәр механикалаштыруны үзебезнең алдыбызга бурыч итеп куйдык. Минем бригадамда өч ел рәттән инде механикалаштырылгаи комплекслы звено эшли. Бу звенога Бари Гарипов җитәкчелек итә, — ди. — Сезнең туганыгызмы әллә? — Юк, фамилиябез генә бер төрле, ул да Гарипов, мин дә! Әбүбәкер Гарипов кукуруз үстерүчеләр звеносына бер трактор, бер чәчү машинасы, ике культиватор һәм бер с-илос комбайны беркетелгәнен һәм звеноның ел саен яхшы уңыш алып килгәнен сөйли. Бари Гариповның алдынгыларның район һәм республика киңәшмәләрендә телдән төтмәгәнлеген, гел бүләкләнеп торуын искә ала: — Егетнең бүләкләнми калган елы юк. Аны Халык хуҗалыгы казанышларының Бөтенсоюз Күргәзмәсе Комитеты бер елны велосипед, икенче елны мотоцикл белән бүләкләсә, өченче елны ВЛКСМ Үзәк Комитеты исемле кул сәгате белән бүләкләде. — Комсомолмыни? — дип сорыйбыз. — Комсомол иде, хәзер коммунист инде. — Күрәсе иде аны. — Бүген өйдә юк шул ул. — Кая? — Азнакайга, райкомга китте. — Чакырдылармыни? — Әйе. Шушы көннәрдә генә аны партиягә алдык. Бюродан да үтте. Бүген билет алырга китте. 101 Ill Быел яз иртә башланды һәм ул һәртөрле яңалыкларга, бик зур вакыйгаларга бай булды. Саратов, Воронеж якларыннан атаклы механизатор Мануковский һәм Гиталовның авазлары яңгырады: — Кул көче белән генә эшләп зур уңышларга ирешү бик кыен, хәтта мөмкин дә түгел. Игенчелектә барлык эш процессларын механикалаштырыйк! Шул вакытта тына продукциянең кыйммәтен бик нык киметергә була. Одесса якларыннан искән язгы җылы җилләр белән шулай ук яңа хәбәрләр килде: — Быел тракторлардан тулысынча файдалану гына җитми, аларны чәчү эшендә югары тизлек белән, сәгатенә сигез-тугыз километрга кадәр йөртергә кирәк. Җидееллыкның өченче * язы бездән шуны таләп итә! Украина якларыннан озын сәфәргә чыккан озын эшелоннар, безнең республикабыз территориясендәге тимер юл станцияләренә туктап, кукуруз, шикәр чөгендере орлыклары төялгән вагоннар калдырып киттеләр. — Монда бер генә шытым бирә торган яңа сорт шикәр чөгендере орлыклары, монда тиз өлгерешле яңа сорт кукуруз бөртекләре!—дип гудок бирделәр паровозлар. Республикабыз кырлары аркылы алсу мәк чәчәге кебек янып торган комач эленде. Аңа арыш башаклары, бодай бөртекләре, кукуруз чәкәннәре, борчак кузаклары, тары кыяклары, җитен төймәләре белән быел.гы җәйнең девизы язылды: — 1961 елда республикабыз җирләреннән кимендә 160 миллион пот ашлык җыеп алырга! Сабан ашлыклары мәйданын 92 мең гектарга арттырырга! Борчак чәчүлеген 200 мең, тарыны 76 мең, карабодайны 82 мең гектарга җиткерергә! Бөртекле ашлыкларның гектарыннан кимендә уникеунбиш центнер, чөгендернең гектарыннан йөз илле центнер уңыш алырга. — Сезнең республикагыз — безнең республика. Без сезгә башка елларга чагыштырганда унбиш көн иртәрәк килдек, — дип сайрадылар сыерчыклар быелгы яз башында. — Минем җитмеш биш елдан бирле болай иртә күкрәгәнем юк иде, — дип күкрәде күк һәм яшенле, җылы яңгырлар койды җиргә. Республиканың әле бер почмагында, әле икенче почмагында җиңү нурлары балкыган яңа маяклар кабынды. Хәтта гомер-гомергә сөйрәлеп килгән һәм, дөресен әйтергә кирәк, табигый уңай шартларга бигүк бай булмаган Кукмара районы да терлекчелек продуктлары сату буенча өстенә алган йөкләмәсен үтәп чыкты. Менә шундый бик күп үзгәрешләр, бик күп күңелле хәбәрләр белән килде быелгы яз. Ә апрель иртәсе исә безгә тагы бер зур шатлык китерде. Ул көйне бөтен җир шарына зур хәбәр таралды. Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин космоска очып, исән-сау килеш, җиргә кайтып төште. Бу хәбәр барлык кешелек дөньясын таңга калдырды. Тарихта яңа бит ачылды—1961 елның 12 апрель көне мәңгегә онытылмаслык үзе бер гомер булып калды. IV 1961 елның язында да чәчү эшләрен, гадәттәгечә, Азнакай районының Ык буе колхозлары башлап җибәрде. Ачык әйтергә кирәк, беренче булып башлап та җибәрделәр һәм республика күләмендә беренчеләр- дән булып тәмам да иттеләр. Ык буендагы «Авангард», «Алга», 102 Тельман исемендәге һәм башка колхозлар чәчүнең беренче көннәрендә үк районның Мактау тактасына кертелделәр. Аларның исемнәре газета битләрендә һәм эфир дулкыннарында кабатланып торды. Ә Мәллә буендагы колхозларда, безне аеруча нык кызыксындыра торган «Марс» колхозында чәчү ничек бара икән соң? Коммунист Әбүбәкер^ һәм Бари Гариповлар быел ничек эшлиләр икән? Бик табигый ки, без менә шушы сорауларга җавап табу уе белән Мәллә буйларына ашыктык. Юлда очраган йөк автомобиленең кузовында аягүрә баскан килеш Мәллә якларын карап килү бик рәхәт иде. Ләкин машина дигәнең бик тиз йөри шул. Менә без Куәтле елга исемле поселокка килеп җитеп, аның кырыеннан үтеп тә киттек -һәм Кәкре елга авылына, «Марс» колхозы җирләренә килеп кердек. Шофердан машинаны туктатуны сорап, кабинаның түбәсен шакыйм. Ул кинәт туктап кала һәм кабина тәрәзәсеннән башын чыгарып: — Нәрсә бар, абый? — ди. — Мин шушында төшеп калам инде, тугай! — дим аңа. — Сез бит «Марс» колхозына барам дигән идегез, ул ерак ич әле, бу аларның басулары гына. — Миңа нәкъ әнә басуларында булу кирәк, — дим шоферга. Ул мине, вәкил-фәләндер, дип уйлап алды булса кирәк. — Ә, алай булса, ярый, ярый, абый... — диде. Машина үз юлына китте, мин дә үз юлыма, якында гына сырт буйлап менеп бара торган трактор агрегатына юнәлдем. «Бирәм дигән колына — чыгарып куяр юлына», дигәндәй, бәхетем бар икән, танышларымны эзләп әллә кайларга йөрергә дә туры килмәде, агрегат янына якынлашу белән Әбүбәкерне дә, Барины да танып алдым. Өстенә шакмаклы кызгылт күлмәк, аягына калын табанлы ботинка кигән, ялан башлы Бари, тырпаеп торган озын сары чәчләрен югарыга таба сыпырасыпыра, трактор кабинасыннан сикереп төште дә каршы- га килеп басты. Шул арада чәчкечләр яныннан ашыга-ашыга безгә таба Әбүбәкер атлады. Аның башында колаклары кайтарып куелган бүрек, өстендә сырган пиджак, аягында кирза итек, һәр икесенең дә йөзләрен кояш ашаган һәм һәр икесе дә тузанга чумган иде. Кулларыбызны кысыша-кысыша күрештек. — Нинди яңалыклар бар? — Быел яңалыклар күп, абый. Кукурузны яшел масса өчен генә түгел, ә беренче тапкыр өлгергән бөртек уңышы алу өчен дә чәчәбез. Бусы — бер. Тракторларны югары тизлек белән йөртәбез. Бусы— ике, — диде Бари, үзенә бер төрле дәрт белән. Аларның көндезге ашка туктый торган вакытлары җитеп килә икән. — Вагон янына кайтып тормыйк инде. Шушында гына тамак ялгап алыйк, — диде бригадир. Әбүбәкер, Бари, орлык ташып торучы Камил белән Мөнирә Коры күл дигән бер чишмә буена, ямь-яшел чирәм өстенә тезелешеп утырдылар. Юл сумкаларыннан сөт тутырылган шешәләр, түтәрәм-түтәрәм бодай күмәчләре, пешкән йомыркалар алынды. Аларны сөтле шешәләргә бәреп кабыклардан әрчергә тотындылар. Бик ачыкканнар иде булсалар кирәк, мәсьәләгә бик тиз якын килделәр — берничә минут үтүгә бөтенесе «ялт» иткән иде инде. Бригадир Әбүбәкер агрегатка әмер бирде: — Көн болытлап тора, яңгырга чаклы бетереп булмасмы! Тизрәк тотыгыз, Бари! — диде. 103 Агрегат кузгалып китте. Без, Әбүбәкер белән, сап-сары чәчәкләр баш калкыткан яр буенда утырып калдык. Ике арада әңгәмә яңадан ялганып китте. Аның сөйләгәннәрен тыңлаган арада күңелемнән куанып куйдым: Днепропетровск, Одесса якларында башланган бу яңа хәрәкәт биредә, минем танышларым арасында да үзенә җирлек тапкан икән. Бу яңача эшләүнең мәгънәсенә, мин шушында, Әбүбәкер белән Бари эшли торган басуда аеруча нык төшендем. Элекке елларда алар, мәсәлән, «ДТ-54» тракторына ике чәчкеч яки ике культиватор гына тагып файдаланганнар. Дым каплаган вакытта тырмаларны да шулай ук җитәрлек санда такмаганнар. Аннары тракторларны күбесенчә икенче тизлек белән генә йөрткәннәр. Аларны бик сирәк-сирәк кейә өченче тизлектә файдаланганнар. Димәк, тракторлар сәгатенә күп дигәндә дүрт-биш километр үткән. Аларның тарту көчләре исә илле-алтмыш процентка гына файдаланылган. Ә менә быел алар, алдынгы механизаторларга ияреп, тракторларга өчәр чәчкеч тагып, югары тизлек белән сәгатенә җиде-сигез километр йөртә башлаганнар. Нәтиҗәдә тракторларның тарту көчләреннән файдалану бик күпкә арткан, чәчүнең срогы кыскарган һәм шактый күп ягулык янга калган. Без сөйләшүне һаман дәвам итәбез. — Безнең производство бригадасы составында элекке еллардагы кебек үк быел да механикалаштырылган звено бар, аның җитәкчесе, сезнең танышыгыз Гарипов Бари, — дип күтәрелеп карый Әбүбәкер һәм: — Әнә ничек менеп бара сырт буйлап, — дип өсти. — Быел бу звенога өлгергән орлык алу өчен кырык гектар кукуруз чәчү йөкләнде. Бу участок көздән дә яхшылап черемә белән ашланган һәм туңга сөрелгән иде. Быел яз өстәмә рәвештә тагын беркадәр черемә керттек. Аннары чәчү алдыннан җирне культивацияләүгә кадәр гектарга егерме биш килограмм чамасы суперфосфат керттек. Участокны иртә язда дым каплау өчен ике эздән аркылцга тырмаладык. Шуннан соң ике тапкыр культивацияләдек. Чәчү алдыннан катоклап чыктык. Безнең алдыбызда көньяк-көнчыгышка таба караган күз күреме кадәр кап-кара басу җәелеп ята. Аның нәкъ уртасыннан трактор агрегаты бара. Бу— Бари Гарипов агрегаты. Ул инде өлгергән орлык алу өчен билгеләнгән кукуруз чәчүне тәмам итеп килә. — Бүген бетерәбез, — ди Әбүбәкер.—Эшләребез әйбәт бара, иртә культуралар чәчүне дә вакытында төгәлләдек. Кукурузны да җиренә җиткереп чәчтек. «Чәчтек» дип шуңа әйтәм, бүген төгәллибез инде, — ди бригадир Әбүбәкер Гарипов. Ул нишләптер кинәт күңелсезләнде: — Чәчүен дә чәчәбез, уңышын да күп алабыз. Уңышны болай гына да алмас идек, тик бер нәрсә җанга тия. Нефтьтә эшләүчеләрдән кайберәүләр игеннең кадерен белмиләр. Без маңгай тирләребезне сөртә- сөртә, булсын дип, тырышып чәчәбез. Ә менә без чәчкән игенне таптап үтүче кешеләр дә очрый безнең басуларыбызда. Әйдә әле, әнә анда барып килик. һәм ул мине Куәтле елганың югары ягына таба, урман буена алып китте. Без Мәнәвез поселогы белән Кәкре елга авылы арасындагы машина юлына, дөресрәге, шул юлдагы бер борылмага килеп чыктык. Бу борылма Кәкре елга яклап килгәндә урман авызында. Юл шушы урманга кадәр туптурыга килә дә, урман авызына җиткәндә генә, кинәт борылыш ясый. Шушы борылманы үткәндә машиналарга юл сабышырга туры килә. Ләкин кайбер «кайнар» шоферларның каршы якка килүче машинаның үтеп киткәнен көтәргә сабырлыклары җитми, алар ямь- яшел уҗым өстенә килеп керәләр дә, аны изрәтеп, кап-кара балчыкка әйләндереп чыгып та китәләр. Алар артыннан дуңгыз актарган кебек актарылган җир кала. 104 Бу хәлне сөйләгәндә Әбүбәкернең күзләреннән яшьләр генә чыкмын. — Менә бит, туган, карасаңчы, кимендә ярты гектар уҗым харап булган. Ә бит мондый борылмалар бер генә урында түгел. ЛАенә ничек әрәм була икмәк! Безнең басулар ансыз да ергаланып беткәй, кая карама анда багана, анда канау, анда чокыр-чакыр. Чәчкәй вакытта шул баганаларны әйләнәәйләнә бер тапкыр җаның чыга, урган вакытта комбайннар бәрелмәгәе дип икенче тапкыр газап чигәсең. Мин шоферларга ачу тотмыйм, юк, нишләп ачу тотыйм. Ләкин ии өчен аларның кайберләре икмәкнең кадерен белми икән. Менә шуңа гаҗәпләнәм. Ярый, баганаларын әйләнеп үтеп тә булсын, ди. Ә менә әлеге борылмадагы кебек, теләсә каян юл салып, иген таптатып йөрү ул бит ахмаклыкның да ахмаклыгы. Минемчә, бу турыда каты закон чыгарга тиеш. V Икенче көнне колхозның машиналар паркына киттек. Машиналар күп биредә. Аларны берәмләп санап торуның кирәге юк. Бөртекле ашлык, кукуруз, бәрәңге комбайннары да, бик күп төрле дистәләрчә тракторлар да һәм башка катлаулы машиналар да җитәрлек. Сигез мең гектардан артык сөрү җире булган колхозда, әлбәттә, шулай булырга тиеш. Әбүбәкер Гарипов колхозлашуның беренче елларында ике төрәнле сабаннарны, алты тешле ашлык сугу машиналарын һәм бик күп гади җилгәргечләрне көйләп йөргән механизатор. Ул заманында машина-трактор станциясендә дә күп еллар эшләгән кеше. Шунлыктан барлык иске һәм яңа маркалы машиналарны бик яхшы белә. Хәтта әле хәзергә маркасы билгеле булмаган, ләкин якын араларда эшләнеп чыгачак яңа машиналар турында да хәбәрдар. Әбүбәкер менә шулар турында сөйли. Без аның белән колхоз кырларына иң беренче булып килеп кергән һәм крестьяннарны бил бөгеп иген уру мәшәкатьләреннән гомер буена коткарган, хәзер исә кысасы гына калган иске «Коммунар» янында басып торабыз. — Без менә шушының белән эш башлап җибәрдек. Заводларның бу төр комбайнны чыгармый башлавына күп еллар үтте инде. Шушы еллар эчендә әллә ничә төрле комбайннар чыгарылды. Хәзер исә тракторга тагыла торган ул комбайннарны үзйөрешле яңа комбайннар алмаштырды. Ләкин бу комбайннарның да көннәре саиаулы калып бара. Чөнки техника бер урында гына тормый, машиналар камилләшкәннән- камилләшә. Сез хәзерге үзйөрешле комбайннар турында уйлап карагыз... — дип дәвам итә ул. Аның сөйләгәннәре, чыннан да, дөрес. Акыл белән уйлап карасаң, бик сәер шул: никадәр кыйммәтле комбайннан ел буена бары тик бер айдан артык вакыт кына файдаланыла. Ә калган унбер айда ул лапас астында тик тора. Аның көчле двигателе унбер ай буе эшләмәскә^дучар ителгән. Ә бит бу двигательләрне эшләп чыгару илебезгә бик кыйммәткә төшә. Колхозлар һәм совхозлар игеннәрне урып-җыюның срогын мөмкин кадәр кыскарту максаты белән комбайннарны күбрәк алырга тырышалар. Ә сатып алынган һәрбер өстәмә яңа комбайн ул айлар буе тик торырга мәҗбүр ителгән мотор дигән сүз. Менә бу мәсьәләне уңай, ягъни файдалы якка хәл итү турында илебезнең конструкторлары күп еллардан бирле баш ваттылар. Ниһаять, алар двигательне комбайнның башка частьларыннан аерып алына торган итеп эшләсәң, ничек булыр икән? — дигән фикергә килделәр. Болай иткәндә урыпҗыю тәмам булганнан соң, комбайнның моторын башка эшләр өчен файдаланып булачак. 105 Шасси дигән яңа машина эшләп чыгару уе менә шулай туды. Нәрсә соң ул шасси? Ул двигатель куелган тәгәрмәчле рама. Бу рамага теләсә нинди авыл хуҗалыгы машинасын беркетеп була һәм аларның һәрберсе үзйөрешлегә әверелә. Бу машинаның файдалы яклары санап бетергесез. Бердән, аңа беркетелә торган машиналар тагылмалы түгел, ә асылмалы, ягъни җиңелрәк. Бу исә күп кенә металлны янга калдыра. Икенчедән, аны бер генә кеше идарә итә. Өченчедән, ул бик тиз маневр ясый ала. Әбүбәкер Гартшов әнә шундый туачак машиналарның берсе, кукуруз комбайны турында аеруча бирелеп сөйли: — «СКН,-2,6» маркалы бу яңа комбайн белән кукуруз да, көнбагыш та урып була. Ул кукурузның яшел массасын тиешле озынлыкта үзе ваклап һәм вакланган массаны үзе тыгызлап бункерга тутыра бара. Бункерның өсте ябулы булганлыктан, яшел массаның бер бөртеге дә әрәм булмый. Ә бит хәзерге вакытка кадәр без файдаланып килгән кукуруз комбайннарында яшел массаның тузанга әйләнгән туклыклы өлеше автомашинага тутырган чакта җилгә очып китә иде. Хәзер алай булмаячак. Әбүбәкер бу төр яңа машиналарның колхозларга кайтуын түземсезлек белән көтә, аларны алдан үк өйрәнә. VI Соңгы кичне безнең әңгәмәбез космоска очу турында барды. — Без — совет кешеләре өчен бу зур вакыйга көтелмәгән хәл түгел иде, — диде Әбүбәкер. — Без бу көнне көтә идек, без бу көннең якынлашуын йөрәгебез белән сизә идек. Чөнки без үзебезнең партиябезнең, хөкүмәтебезнең көченә, үзебезнең совет кешеләренең кыюлыгына, батырлыгына таянып, шушы көннең туачагына нык, бик нык ышана идек, һәм менә безнең ышанычыбыз акланды — бөек Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин космоска барып кайтты. Бу зур һәм шатлыклы хәбәр җыр булып яңгырады һәм ул язгы гөрләвек тавышлары белән бергә кушылып бөтен җир йөзенә таралды. Максатка ирешү өчен бөтен көчне салып көрәшү һәм ахыр чиктә җиңеп чыгу — безнең совет халкына хас сыйфат. Безнең халкыбыз бары тик җиңүне генә белә. Космоска очу һәм аннан исән-сау әйләнеп кайту исә — бу җиңүләрнең дә җиңүе. Бу — башка бер генә ил белән дә чагыштырмаслык безнең өстенлегебез! Ләкин безнең илебез үзенең бу тиңдәшсез зур өстенлегеннән тынычлык өчен, халыклар иминлеге өчен, халыклар бәхете өчен файдалана. Совет кешесенең космик корабльдә җир әйләнәсендә очуы турында радиодан ТАСС белдерүе бирелгәннән соң озак та үтмәде, тагы бер куанычлы документ — КПСС Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советы Президиумы һәм Советлар Союзы хөкүмәтенең мөрәҗәгате укылды. Бу зур документ — ул 12 апрель иртәсендә космосны яулап алу турында туган яңа җырның музыкасы, шуның көе. Бу музыкада, бу көйдә бомба тавышлары да, кешеләрнең ыңгырашулары да ишетелми, бу музыкада яшәү тавышлары яңгырый. Шулай булгач, тагы бер гаҗәеп көнне көтәргә мөмкин. Әйтик, хәзерге вакытта без илләрдән илләргә, шәһәрләрдән шәһәрләргә, авыллардан авылларга йөреп торабыз. Безнең өчен бу бик гади. Килер бер көн, йолдызларга бару да шулай гади бер хәлгә әверелер. — Кая барасың? — Венерага. Яки: — Каян кайтып киләсең? — Айга барган идем! — диярләр кешеләр. Бу көн ерак түгел инде. Шулай шактый сөйләшеп утырганнан соң, Әбүбәкер Гарипов беренче совет космонавтын Мәскәүдә каршылау вакытындагы тантанага тукталды һәм: — Авыл турында, безнең турыда Никита Сергеевич менә нәрсәләр әйтте,—дип кулына газета алды. Ул анда түбәндәге юлларны кызыл карандаш белән сызып куйган иде. «Авыл коммунистлары һәм комсомолецлары алдында, колхозчылар һәм колхозчы хатын-кызлар алдында, совхоз эшчеләре алдында, авыл хуҗалыгының барлык хезмәт ияләре алдында аеруча зур бурычлар тора. Без авыл хуҗалыгын промышленность белән һәрвакыт бер адымнан барырлык дәрәҗәгә күтәрергә тиешбез». Бригадир, коммунист Әбүбәкер Гарипов турында миңа бик күп уйланырга туры килә: ул — гади бригадир, шул ук вакытта гади бригадир түгел дә. Аны агроном дияр идең, ул агроном гына да түгел, ә инженер да.