ХАКЫЙКАТЬНЕҢ КӨЧЕ
Китап укучылар Татарстан- * жда яшәүче рус язучысы Тихон Журавлев иҗатын яхшы беләләр. Аның «Рядовой Антипов», «Комбай- нерлар» кебек повестьлары бөтен Союзга киң таралды. Узган елда Татарстан китап нәшрияты Т. Журавлевның хәрби темаларга язылган хикәяләрен (рус телендә) аерым китап итеп чыгарды. «Устав һәм йөрәк» дип исемләнгән бу китапка тупланган хикәяләрне барыннан да элек Бөек Ватан сугышы елларында, сугышның кайнар эзләре буенча язылулары берләштерә. Ул хикәяләрдә үзенең кайгысы һәм шатлыгы, мәшәкатьләре һәм романтикасы, героизмы һәм поэзиясе булган солдат тормышы сурәтләнә. Беренче карашка, бу хикәяләрнең композияцияләре һәм сюжет линияләре дә үтә гади кебек. Аларда шаккатыргыч маҗаралы вакыйгалар да, тетрәтерлек эпизодлар да юк. Т. Журавлев сугышта һәркөние булып, адым саен очрап торган эпизодларны сурәтли, аның геройлары да, миллионнарча совет кешеләре кебек үк, гади кешеләр. Чыннан да, «Үзебез мыеклы» исемле хикәядәге сержант Головинны, «Медаль» хикәясендәге яшь солдат Бакулинны, «Тылсымлы паластагы ефрейтор Косулинны яисә «Олаучы» исемле хикәядәге исемсез сугышчы егетне алыгыз. Нинди киң күңелле, шул ук вакытта нинди гади кешеләр алар! Кичә генә әле җир сөргән, ашлык үстергән, завод-фабрикадарда эшләгән крестьяннар, эшчеләр бүген, туган илләрен немец басып алучылардан саклау өчен, канлы көрәш кырына килгәннәр. Фронтта да алар, тыныч хезмәттәге кебек үк, намус белән, бөтен көчләрен куеп сугышалар, сыкранмыйлар. Шаяралар, кайгыралар, туганнарын сагыналар һәм үзләрен тыныч тормыштан, бәхетле, рәхәт тормыштан аерган фашизмга нәфрәтләре зур алар- ның. Язучы гади вакыйгалар, гади совет кешеләре образлары аша зур хакыйкать —совет кешеләренең батырлыгын, бөек ихтыяр көчен, дошманга булган иксез-чиксез нәфрәтен күрсәтә алган. Менә — «Мадеминов казлары» исемле хикәядәге снайпер Мама- дали. Аның үткен күзеннән бер генә дошман да котыла алмый. Гаять оялчан, гаять тыйнак бу үзбәк егете бер үзе генә 50 дән артык фашистны дөмектергән... Фашистлар Германиясе җимерелгән, сугыш куркынычлары артта калган. Эшелоннар бер-бер артлы Көнчыгышка агыла — солдатлар туган илләренә кайталар. Юлда алар күргәнбелгәннәре, сугыш эпизодлары турында сөйлиләр, истәлекләре белән уртаклашалар («Куркак»). Сугыштан соң батыр күбәя дигәндәй, арада шапырынып, мактанып җибәрергә яратучылар да табыла, билгеле. — Юк, дөрес түгел. Бомбежка- 152 ларга бервакытта да ияләшеп -булмый ул, —дип. каршы төшә бик нык кәпәренүче бер старшинага иске генә шинельле ефрейтор, һәм ул солдатларга сугышның никадәрле куркыныч, дәһшәтле нәрсә икәнен, үзенең башта ничек курыкканын сөйли. Кайберәүләр бу ефрейторга куркак исемен дә тагарга өлгерәләр. Ә чынында ул күп тапкырлар орденнар, медальләр белән бүләкләнгән батыр сугышчы булып чыга. Нәкъ менә Митрофан («Нигә үтерделәр»...), Гайдамашук («Йомыш»), Ерошин («Экзамен») кебек батыр, чыдам, тыйнак сугышчылар күп булганга күрә дә без фашист илбасарларын тар-мар иттек. Тихон Журавлев хикәяләрендә зур тормыш дөреслеге чагылган