ИСХАК ХӘЙРУЛЛИН ШИГЫРЬЛӘРЕ
Татарстан китап нәшрияты егерменче еллар әдәбиятында шактый актив эшләп килгән татар совет шагыйре Исхак Хәйруллинның сайланма шигырьләрен һәм поэмаларын XVIII аерым китап итеп чыгарды. Нибары 84 битлек кенә булган бу кечкенә китап белән танышканда, шушы шагыйрьнең иҗат йөзе, аның поэзиясенең үзенчәлеге турында җылы бер тәэсир кала. И. Хәйруллин күпчелек әсәрләрен авыл тормышына, авыл кешеләренә багышлаган. «Минем лирика» исемле шигырендә, үзенең авыл шагыйре булуына басым ясап, ул болай ди: Җырларымның иң кайнарын сиңа язам. «Ташлады» дип үпкәләмә, якын дустым, Егерменче еллардагы авыл бик үзенчәлекле шартларда яши иде. Аны кара томаналыктан чыгару өчеи бик катлаулы, бик авыр көрәш бара иде. Шагыйрь бу дәвернең ’ үзенчәлеген болай аңлата: Шатлык белән кайгы узышкан Зур бәйгегә туры килдек без. Шатлык белән кайгы узышкан дәвер... Бу юллар Исхак Хәйруллинның үз иҗатына да аваздаш киләләр, аның поэзиясенең төп аһәңен авыл тормышындагы әнә шул үзенчәлекләр билгели. Ул елларда иҗат иткән күп кенә татар шагыйрьләре әсәрләрендәге кебек үк, Исхак Хәйруллинның иң яхшы шигырьләре һәм поэмалары өчен дә революцион пафос, романтик ашкыну, көчле оптимизм хисләре хас. Еллар безне түгел, Без елларны үзебез өстерибез Борма-борма XVIII И. X ә й р у л л и н, Шигырьләр һәм поэмалар, Татарстан китап нәшрияты, 1960 ел, Төзүчесе С. Шакир. юллар өстеннән, — кебек үз көченә зур ышану белән әйтелгән юллар аның шигырьләрендә күп очрый. Яңаны төзү өчен искене, үлемгә хөкем ителгәнне ахырына кадәр җимереп бетерергә кирәк иде, яңа тормышның кадерең белү, Совет дәүләте биргән хокукларның бөтен әһәмиятен аңлау, аларны халыкка җиткерү, бәхетнең зурлыгына төшенү өчен искенең начарлыгын, кабахәтлеген тәмам ачып күрсәтергә кирәк иде. Шуңа ярашлы рәвештә, егерменче еллар поэзиясендә кискен бәрелешләргә — контрастларга корылган шигырьләр күбәйде. Бу үзенчәлек И. Хәйруллин шигырьләрендә дә Сизелә. Аның «Борынгы көзләр», «Бозлы яңгыр» кебек шигырьләре тулысы белән иске тормышны каһәрләүгә, аның барлык әшәкелекләрен ләгънәтләүгә корылган булсалар, күпчелек очракта ул бер үк шигырьдә, иске белән яңаны капма-каршы куеп, берсенең кирәксезлеген, икенчесенең өстенлеген исбатлый. Мондый алым исә шигырьнең ышандыру көчен арттыра, әсәрдә куелган идеяне укучыларга җиткерүне җиңелләштерә. Менә «Ильич лампасы» шигыре. Шигырьнең беренче яртысында «төннәрендә чыра яндырып гомер иткән» иске авыл, «караңгылык, Т 153 •коллык, ярлылыклар...» Ә икенче яртысында «һәр кичләрен балкып» Ильич лампалары ялган совет авылы. Кайсы яхшырак: үзең сайла. Яки дингә каршы язылган «Алар бәйрәм иткәндә» исемле икенче бер шигырьне алыйк. Гарәфә кич... Ә клубта яшьләр кичәсе. Бүген анда: Чулак Зариф доклад укый: диннәр турында! Нигә чулак? Кулын кайда өздергән ул? һәм шагыйрь безне иске, караңгы авыл тормышына алып 1керә. Моннан -күп еллар элек тә — халыкның күпчелеге хәерчелектә изелеп яшәгән, ә байлар исә торган саен симергән вакытларда да— гарәфә кичләр булып торган. Зариф әле ул вакытта саусәламәт, унөч яшьлек малай булган. «Изге» гарәфә кичләренең берсендә авыл бае Лотфи ялчы Гарифҗанның унөч яшьлек шук малаен, 20 тиен бәйрәм сәдакасе белән алдап, үзенә хезмәтче .итә, бала көченнән килмәслек эшкә кушып, аның кулын өздерә... Автор безне яңадан бүгенге тормышка кайтара. Чыннан да, дингә каршы доклад -ясау өчен, дин турында кайгырткан булып кыланучы байларның һәм муллаларның чын йөзен халыкка ачып салу өчен, 20 тиенлек көмеш бәрабәренә гомерлек гарип калган Чулак Зарифтан да кулайрак кеше табып булырмы икән?! Шигырь: Әйдә киттек — тыңлыйк! Ни булыр? — Карт ялчының улы ялгыпшас ул — Ул ни әйтсә — шул булыр! — дигән юллар белән тәмамлана. Исхак Хәйруллин уй-фикерләрен укучыларга үтемлерәк итеп аңлату алымнарына зур игътибар бирә. Аның иң яхшы шигырьләре өчен образлылык хас. Ул реаль тормыштагы образлар, халыкка таныш эпизодлар, детальләр кулланырга ярата. «Исемсез поэма», «Кичке җыр» кебек әсәрләре бу яктан аеруча характерлы. «Тормыш кулы минем яңагыма сукты», «төпчек кызын биргән семья кебек авылларда моңсу» дип әйтү өчен, чыннан да, шагыйрь булу кирәктер. Әйе, мондый образлы тәгъбирләр шигырьнең эмоциональ тәэсир көчен бик нык арттыралар. Ләкин һәр очракта да түгел... И. Хәйруллин иҗатында, ясалма янәшә куюлар белән артык мавыгу аркасында, төп идея тиешле яңгыраш таба алмыйча ' тоныкланып, югалып калган шигырьләр дә очрый. Бу — бер И. Хәйруллин иҗатына гына хас нәрсә дә түгел. Егерменче елларда иҗат иткән башка татар шагыйрьләре әсәрләрендә дә шундый ук кимчелекләр очрый, хис һәм фикер бердәмлеге җитми. Менә И. Хәйруллинның «Пар чиләк» шигыре. Шагыйрь шәһәр һәм авыл кешеләре арасындагы бердәмлек, дуслык турында җырларга теләгән. Сүз дә юк, бигрәк тә ул еллар өчен гаять әһәмиятле, актуаль тема бу. Шагыйрь дуслык темасын сурәтләү өчен уңышлы образ тапкан. Шәһәр белән авыл — бер көянтәнең ике башындагы пар чиләк кебек, ди ул. Ләкин автор су ташучы Җомабикә- ләр, аларның туйлары турында язу белән артык мавыга; төп идеягә тиешле басым ясалмый. Нәтиҗәдә укучыларның игътибары төп идеяне ачу өчен дип кертелгән икенче дәрәҗәдәге әйберләргә күчә. Исхак Хәйруллинның кайбер шигырьләрендә гомуми сүзләр, абстракция куп. НЭП чорында Исхак Хәйруллпн- га Япониядә булырга туры килгән. Анда ул Япониянең гаҗәп матур табигате белән танышкан, Япония тормышының каршылыкларын, ач- ялангач эшчеләрне күргән. Соңыннан, анда алган тәэсирләр нигезендә, ул бу илнең табигате, Япония кешеләре турында матур-матур шигырьләр иҗат иткән. Шагыйрьнең «Фуку Якку» исемле зур күләмле поэмасы да Япония тормышыннан алып язылган. Композицион яктан таркау гына булуына да карамастан, бу поэма шактый уңай тәэсир калдыра. Анда ул Япония эшчеләренең коточкыч авыр, газаплы, мәсхәрәле тормышын, Япония эшчеләренең изүчеләргә булган көчле нәфрәтен һәм протестларын тасвирлый. Поэмада иң уңышлы эшләнгән образларның берсе — япон кызы Фу ку Якку. Исхак Хәйруллин балалар өчен дә күп кенә шигырьләр иҗат иткән. Җыентыкка кергән «Язгы шатлык», «Иртәнге җил», «Безнең каен» кебек шигырьләр балаларга хас җиңел тел белән язылган. Шагыйрь табигать күренешләрен шактый оста тасвирлаган. И с х а к Хә й р у л л и н н ы ң ш и гң рьл ә- р.ен Һәм поэмаларың аерым китап итеп чыгарып Татарстан китап нәшрияты файдалы эш эшләгән. Җыентык егерменче еллардагы әдәби хәрәкәтне, шул еллар поэзиясенең үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итә