БӘХЕТЛЕ КЕШЕ
Ул кеше, кызганычка каршы, юк инде. Әмма аның бөтен тормышы якты һәм гыйбрәтле, ул үзенең омтылышлары, эшчәнлеге, кешеләргә, тирә-юньгә булган мөнәсәбәте белән чынчынлап безнең замандашыбыз. Аның иҗади хезмәттә кайнап үткән тормышы күпләребез өчен үрнәк булырлык. Аның турында күренекле совет язучысы А. П. Павленко болай дигән иде: «Мин гаҗәп әйбәт совет интеллигенты янында булдым әле...» Кем соң ул? Татарстанда яшәүче бик күпләргә аның исеме таныш, ул — РСФСРның һәм ТАССРның атказанган врачы Дмитрий Дмитриевич Авдеев. Аның турында бүтән совет язучыларының да фикерләрен китереп үтәсе килә. А. А. Фадеевның «Чехов турында» исемле мәкаләсендә менә мондый юллар бар: «Әгәр мин Чис- тайдагы Дмитрий Дмитриевич Авдеев кебек врачларны беләм икән, Чехов интеллигентлары турында бик кызыксынып укый алмыйм инде. Ул үзенең зур биографиясе, гаҗәеп индивидуаль булуы белән Чехов геройларыннан, король Лир- дан Чебутыкин ничек аерылып торса, шул тикле ерак тора». Л. М. Леонов та Дмитрий Дмитриевичны яхшы белгәнен һәм яратканын әйтә. «Фән хикмәтләре» (1946 ел) исемле мәкаләсендә Леонов аның турында болай дип яза: «Кайдадыр Кама буенда, Чистай дигән кечкенә генә бер шәһәрчектә яшәүче билгесез бер врачны мин дөньяның иң бөек гуманисты саныйм». Әйе, без бу гади рус кешесе Д. Д. Авдеевның безнең Татарстанда яшәгәнлеген сокланып искә алабыз. Бу очеркның авторлары — Дмитрий Дмитриевичның уллары. Арсений Дмитриевич— тарих фәннәре кандидаты, ул хәзер Ленинградта яши һәм эшли. Валерий Дмитриевич — биология фәннәре докторы, профессор — ул Уфада, авыл хуҗалыгы институтында кафедра мөдире булып эшли. д оннан берничә еллар элек Чистай шәһәренең үзәк iw/ft урамнарында озын буйлы, ябык кына бер карт кешене еш А очратырга була иде. Кыш көннәрендә һаман да бер төрле көнгерә тун, кара бәрән тиресеннән тегелгән бүрек кияр иде, ә җәй көне өстендә тупас постау пальто, башында картуз, аякларында озын балтырлы рус итеге булыр иде. Көннең нәкъ бер вакытында, үзе юнып ясаган агач таякны бик дәртле чайкый-чайкый, капкаларыннан чыга да, больница ягына таба китеп бара торган иде ул. Салынып торган зур кашлары, украиналыларныкы кебек калын, озын мыеклары белән ул бер караганда Тарас Бульбага, икенче караганда Максим Горькийга охшый иде. Аны күреп белмәгән кеше шәһәрдә бөтенләй юк иде диярлек. Олысы да, кечесе дә—аның белән очрашканда һәркем үзенчә исәнләшә: 108 зурлар елмаеп берәр ягымлы сүз әйтәләр, ә балалар, әниләре кулыннан ычкынып, йөгереп киләләр дә аның аякларына сырышалар һәм мөлаем йөзенә карыйлар. Аңа төрлечә дәшәләр: берәүләр Дмитрий Дмитриевич дип, икенчеләре татарчалап «безнең доктор абый» диләр. Ә балалар аны «бабакай» дип атыйлар. Кыскасы, ул һәркем өчен дә якын, үз кеше иде. Шулай булмый мөмкин дә түгел — ул якташларының бик күпләрен төрлесен төрле вакыттта дәвалаган, ~ә кайберләрен үлемнән дә алып калган бит. Дмитрий Дмитриевич Авдеевның хезмәт тормышы вакыйгаларга бай һәм бик кызыклы. Ул узган гасырда— 1879 елда савыт-саба белән сату иткән сәүдәгәр семьясында туа. Балачактан ук ул китаплар уку белән бик мавыга, бүтән туганнары кебек сәүдә эшләре белән шөгыльләнергә яратмый. «Малай ипле генә күренә. Митрий архирей булыр»,— дип, атасы аны духовный семинариягә бирә. Әмма Дмитрий атасының өметен акламый, семинарияне уңышлы тәмамлагач, өйдәгеләргә бернәрсә белдермичә, акчасыз килеш, ерак Себергә китә һәм Томскидагы университетның медицина факультетына укырга керә. Атасы, моны белгәч. улын каргый һәм аңа ярдәм итүдән баш тарта. Ә Дмитрий Дмитриевич бу вакытта инде өйләнгән була, беренче баласын көтә. Шундый шартларда университетны тәмамлау һәм «лекарь» исеме алу өчен, әлбәттә, зур ихтыяр көче, тырышлык кирәк булган. Яшь врачны кафедрада калырга, фәнни эш белән шөгыльләнергә чакырганнар. Дмитрий Дмитриевич моңардан баш тарткан. Ул Казан губернасы, Чистай өязендәге Изгар авылына килеп, медицина участогы мөдире булып эшкә керешә, бөтен яктан тәэмин ителгән тыныч тормыштан караңгы, надан, ярлы авыл кешеләре арасында эшләүне артык күрә... Унбиш авыру салырлык агач барак, кечкенә генә амбулатория һәм аптекасы булган участокта эшли башлый ул. Ә участок тирә-як авылларда яшәүче кырык дүрт мең кешегә хезмәт күрсәтергә тиеш. Дмитрий Дмитриевичның отставкага чыккан ике солдаттан торган «ярдәмче»лә- ре дә була — берсен Иван Максимович, икенчесен Ефимушка дип йөртәләр. Зур семьяларын туйдыру өчен генә анда эшлиләр алар. Ничектер бервакыт Дмитрий Дмитриевич Иван Максимовичка аңа моңа кадәр билгеле булмаган дәвалау ысулы кулланырга куша. — Юк, Митрич, — ди тегесе, бик акыллы сүз әйтергә теләгәндәй җитди итеп, — син миңа ни әйтсәң дә әйт, терелергә язган булса, авыру терелә, әгәр терелми икән, ни эшләсәң дә терелми инде ул. Дмитрий Дмитриевичка акушер да, терапевт та, хирург та, гинеколог та, окулист та булырга туры килә. Ул йогышлы авыруларны да дәвалый, теш тә суыра. Тиешле шартлар булмауга карамастан, бик катлаулы операцияләрне дә ясый. Дмитрий Дмитриевич ул көннәр турында соңрак болай дип искә ала: «Укуны бик яхшы билгеләренә бетердем. Теоретик хәзерлегем яхшы иде шикелле. Ә менә участокка килгәч, сизәм: практик эштә берни дә белмим. Бөтенләй югалып калырга да мөмкин иде бит. Үземдә зур җаваплылык сизү коткарды: мин бит бер үзем генә идем, миннән башка кешеләргә ярдәм итүче юк, барысын да мин эшләргә тиеш. Шулай акрынлап эшләр рәтләнде. Соңыннан, әлбәттә, теоретик белем үз-үзен артыгы белән аклады». Бер заман төнлә белән Дмитрий Дмитриевичны ерактагы бер татар авылыннан чакырып киләләр. Баласын таба алмый яткан анага кичегүсез ярдәм кирәк була. Ана чаршау артында, хатын-кызлар ягында. Берничә карчык чаршау янында «сакта» тора, эчкә үтәргә «шәригать кушмый»,— диләр алар. Ата кеше ни эшләргә дә белмичә сәкедә утыра. 109 — Мил бит доктор, авыруга ярдәм итәргә тиеш, — ди Дмитрий Дмитриевич. — Син ир кеше, — диләр карчыклар, — хатын-кызга карау сиңа харам. Аның янында әби бар. Нәрсә эшләргә кирәк, аңа сөйләп күрсәт, ул үзе карар. Наданлык алдында чигенеп, кире китәргәме? Юк. Ярдәмсез калдырсаң, кешенең үлүе мөмкин... һәм врач ул кыенлыктан чыгу юлын таба, ул мулланы чакырып килергә куша. Бәхеткә, мулла дөнья күргән кеше булып чыга: авыруны карарга рөхсәт итә. Дмитрий Дмитриевич врач буларак үзенең шәхси авторитетын күтәрү турында гына уйламый, бәлки гади халык арасында медицина фәненә карата яхшы караш урнаштырырга тырыша. Ул заманнарда, билгеле инде, халык авыру-фәлән булса, еракка барып врач чакыру турында уйлап та карамый, җыен им-томчы, кендек әбиләренә, багучы карчыкларга мөрәҗәгать итә. Менә шул томаналыкка каршы көрәшергә, фәннең генә авыру кешене дәвалый алганлыгын исбат итү өчен бик күп хезмәт салырга кирәк була. Ул заманнарда рәсми яктан врач авыруларны бары тик стационарда гына дәваларга тиеш була, урыннарга чыгып ярдәм күрсәтү таләп ителми. Әмма Дмитрий Дмитриевич алай эшкә казнача гына карап тора алмый. Кешенең язмышы турында сүз барганда юл ераклыгы нәрсә ул?! Яшь врач көн-төн, иртә-кич, яңгыр-кар днп тормый, авыру янына чыгып китәргә һич кыенсынмый. Бервакыт яз көне, елгаларда боз өстенә инде су чыккач, доктор капка төбендәге эскәмьядә язгы табигать белән сокланып утырганда, кулына озын колга тоткан бер татар крестьяны килеп аңа сәлам бирә. Ул моннан биш чакырым ераклыктагы бер авылга барып, авыруга ярдәм күрсәтергә чакыра. Ә ике арада — зур чокыр, яз көне аның аша чыгу бөтенләй мөмкин түгел. — Ничек барырга соң анда?—ди Дмитрий Дмитриевич, — чана белән дә, арба белән дә барып булмый бит. Батып ятырбыз... — Нит, — ди теге абзый, — тилегем ни пайдуш! — Соң бит минем атка атланып йөргәнем юк... — Нит, нит, вирхум сапсим нилзя. — Ничек барырга соң? — Пишкум бульна хараша... — Ничек соң җәяүләп чокыр аша чыгарга? — А вот сматри: палка видишь? Мы с тобой идум, палка кладем, па палкам лезим. Айда, пажалыста: бульна нада, Хаким прэме плачет... һәм доктор китә, атка да атланмый, чанага да утырмый, «пишкум» китә. «Хәким җылаудан туктасын» дип сулы кар белән тулы тирән чокыр аша колга өстеннән шуышып чыга һәм авыруны үлемнән алып кала. Ә өйгә кайту өчен кар эреп бетеп, юл төшкәнне көтә. «Яхшылык җирдә ятмас», — ди халык. Докторның яхшылыгы тирә- якка бик тиз тарала, һәркем белән дә ул үз итеп сөйләшә, һәркемгә күңелгә ятышлы сүз таба, — иң мөһиме: ул дәвалаган кешеләр терелеп аякка баса. Ул һәрвакыт кешеләр белән аралашып яши, үз тирәсенә бердәм коллектив туплый. Бергә эшләүче иптәшләрен ул үзенең шәхси үрнәге белән, үзенең хезмәткә, эшкә җитди карашы белән канатландыра. Дмитрий Дмитриевич земстводан больницага квалификацияле кадрлар бирүне таләп итү белән генә чикләнми, булган хезмәткәрләрнең белемен үстерү белән дә шөгыльләнә, үзенең ярдәмчеләрен китап укырга мәҗбүр итә, фельдшерлыкка имтихан бирергә хәзерли. Шулай итеп ул белемле ярдәмчеләр белән эшли башлый. Дмитрий Дмитриевич үз тирәсендәге кешеләрнең тормышын, яшәү шартларын яхшырту турында да өзлексез кайгырта. 110 Кешеләргә игътибар, аларны ихтирам итү, гомумән, бөтен гомере буена аның характерын билгели торган иң төп сыйфат булды... Кешеләрне дәвалаудан буш вакытларын ул һәрвакыт халыкка белем бирү өчен файдалана, лекцияләр укый, белемен халык белән уртаклаша. Яшь врач рус медицина фәненә актив хезмәт итәргә ант итә. Үзенең бөтен эшчәнлеген ул әнә шул антын тормышка ашыруга багышлый, йөри торгач, земстводан тиешле акчаларны алып, Изгарда яңа больница салдыруга ирешә, бу больница әле хәзер дә халыкка хезмәт итә. Больница салынып беткәч, 1913 елны, ул йогышлы авырулар өчен махсус корпус, хезмәткәрләр өчен мунча, квартиралар салдырырга керешә. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң Дмитрий Дмитриевичны Чистайга, районның сәламәтлек саклау бүлегенә күчерәләр. Ул анда медицина эшчеләре хәзерләү курслары оештыра, урыннарда яңа медицина пунктлары ачып җибәрә һәм бик җайлап кына үзенең... начальникларын тәрбияли. Ә бу эш белән революциянең беренче елларында чынлап та шөгыльләнергә кирәк була. Әлбәттә, сәламәтлек саклау эшенә чын-чынлап революция эшенә бирелгән большевиклар билгеләнә. Әмма бит аларның медицинаны белүләре дә кирәк. Ә андый кешеләр ул вакытта сирәк була әле. Дмитрий Дмитриевич Авдеев гаҗәеп тыйнаклыгы, кешеләр белән эш итә белүе һәм, иң мөһиме тирә-якка, шартларга аек, дөрес бәя бирә алуы, иҗтимагый үсешне дөрес аңлавы нәтиҗәсендә аңардан таләп ителгәннәрне җиренә җиткереп тормышка ашыра. Ул кешене аз гына да рәнҗетмичә өйрәтә белә. Үзенә никадәр генә кыен булмасын, башкаларны рәнҗетүгә ул бармады. — Эшләргә кирәк. Бүтәннәре онытыла аның. Андый хәлләрне генә күргәнебез бар инде,—ди торган иде ул андый вакытларда. Ә өйдәге- ләр аны ял итәргә кыстый башласалар, ачулана, «Җитәр вакыты, туйганчы ял итәрбез әле», — ди иде. Бер тармакта эшләр җайланмаса, Дмитрий Дмитриевич үз эшен башка берәүгә тапшыра да, энергиясенә, көченә, эшчәнлегенә хас дип исәпләгән, анда үзен кирәклерәк дип санаган әнә шул кыенрак эшкә күчә иде. йогышлы авыруларны дәвалау эшенә ул нәкъ менә шундый күзлектән карап күчә. Бу тармакта эшләү — җаваплы, мәшәкатьле һәм сәламәтлек өчен дә куркыныч. Андагы бик күп очраклылыкларны алдан күреп эш итә белергә кирәк. Аларны искә алмый эш итсәң, кешене харап итүеңне күр дә тор. Чистайдагы больницаның йогышлы авырулар бүлегендә эшләргә кеше табылмагач, Авдеев үзен шунда күчерүне сорый. Аның җитәкчелегендә бу бүлек соңыннан махсус больница булып үсте. Дмитрий Дмитриевич һәм больницаның башка эшчеләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә йогышлы авырулардан үлүчеләр саны бик иык кими. Авырулар терелеп чыгалар да, Дмитрий Дмитриевичны иң якын кешеләре итеп күреп йөриләр, аңа «үлемнән коткарып калдың син мине», — дип, зур рәхмәтләр укып хатлар язалар. Февраль революциясе турындагы хәбәр бу тирәләргә килеп җиткән көннәрдән башлап Авдеев Изгарда кооператив оештырып җибәрү һәм халыкны арзанлы, яхшы сыйфатлы товар белән тәэмин итү турында хыяллана. Озак та үтми, ул бу хыялын тормышка ашыра. Взнос акчаларын җыя да, сәүдә эшенең рәтен белмим дип тормый, товарлар алып кайта, җыен алып-сатарларга каршы көрәш ача. Акрынлап крестьяннарның күпчелеген кооператив ягына тарта һәм бу көрәштә җиңеп чыга. 111 Бу кооператив Совет власте урнашып, авыл кооперативлары ныгыгач, дәүләт карамагына күчә. Менә Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңеп чыгу хәбәре Изгар авылына да килеп җитә. Халык җыенга җыела, «Качып киткән алпавытның утарын туздырырга, ут төртеп, җир белән тигезләргә», — дип, шаулаша башлый. Дмитрий Дмитриевич сүз ала. — Үз кулыгыз белән салган биналар, үзегез тир түгеп үстергән бакчалар бит алар. Нигә җилгә очырыйк аны, — ди ул һәм алпавыт утарын Халык йортына әверелдерү тәкъдимен белдерә. Шулай итеп зур байлыкны халык файдасына саклап кала. Халык йорты җәмгыятенең председателе итеп бертавыштан Дмитрий Дмитриевич сайлана. Алпавыт Епифан Логутовтан калган бөтен нәрсә Халык йорты карамагына тапшырыла. Ниһаять, алпавыт йортларының берсен клуб итеп сиплиләр. Докторның каен энесе капчыктан тегелгән пәрдәне матурлап буяп бирә, авылдагы һәвәскәр художник, бик кыска гына вакыт эчендә, ике пот арыш оны хакына «менә дигән» декорация ясый. Беренче спектакль куюга Дмитрий Дмитриевичларның бөтен семьясы дип әйтерлек, фельдшер, укытучылар, агроном, волость башкарма комитеты эшчеләре катнаша. Әлбәттә, Дмитрий Дмитриевич белән аның улыннан башкалар спектакльдә уйнауның ни икәнен дә белмиләр. «Баш режиссер» да, «әсәрне сәхнәгә куючы» да, «спектакльне алып баручы» да Дмитрий Дмитриевич була. 1918 елда Н. В. Гогольнең «Өйләнү» спектакле белән Изгар Халык йорты ачыла. Халык йорты крестьяннарның ял итү урынына әверелә. Аның спектакльләренә күрше тирә-як авыллардан да килеп йөри башлыйлар. Драма түгәрәге эшли башлагач күп тә үтми, халык музыка коралларында уйнаучылар, хор, халыкара аңлашу чарасы булган эсперанто телен өйрәнү түгәрәкләре оешып китә. Тиздән Халык йорты каршында китапханә, балалар бакчасы ачыла. Халык йорты оештырган барлык чараларга Дмитрий Дмитриевич үзе башлап йөри; барлык спектакльләрдә катнаша, оркестрда уйный, хорда җырлый һәм хәтта башкаларга үрнәк күрсәтү өчен эсперанто телен өйрәнә. Чистайга күчкәч тә, Авдеев кешеләрнең яшәү шартларын яхшырту буенча күп эшли, патша вакытыннан калган төрмәне җәмәгать мунчасы итеп төзәтү турында карар чыгарту артыннан йөри һәм моңа ирешә. Әле дә шәһәрдә яшәүчеләр шушы мунчада юыналар. Берсут ял йорты да Авдеев инициативасы белән оештырыла. Бу ял йорты хәзер Союз күләмендә билгеле ял урыны. Ә моннан егерме-утыз ел гына элек аның урынында кеше адашырлык кара урман иде. Дмитрий Дмитриевич бу урынны райстрахкасса председателенә күрсәтә. — Кара син, нинди матур урын! — ди ул, тирә-якка күрсәтеп. — Бу матурлык кешеләрне рәхәтләндерсен. Хезмәт кешеләренең яллары күңелле үтсен. Шулай булгач, әйдә саранланма. Төзик ял йорты. Безне дә искә алып сөйләрләр бер заман! Күңел куеп, тырышып эшләгән кеше яхшы итеп ял итә дә белә. Дмитрий Дмитриевич та ял вакытларын күңелле, файдалы итеп үткәрә иде. Әмма аның ялы берни эшләмичә күккә карап тик яту рәвешендә түгел, файдалы эш белән уза иде. Ул һәрвакыт нәрсәдер эшләде, ясады, үстерде. Бакчачылык белән шөгыльләнүне ул үзе өчен яшь чакларыннан ук 112 иң яхшы ял дип санаган. Олыгайгач та моның белән бик мавыкты: эштән бушаган вакытларында алмагач төпләрен йомшарта, чүп утый, рәт араларын тәртипкә китерә, чәчәкләр үстерә, кунаклар җыеп, үзе үстергән җимешләр белән сыйлый иде. Сәхнәдә уйнау һәвәскәре икәнен әйткән идек инде. Әмма ул сәхнәдә уйнауны вакыт уздыру дип кенә карамады, спектакльләрнең тәрбияви зур әһәмиятен белеп эш итте. «Бу эш кешеләр өчен кирәкме? Кирәк! Димәк, анда ник катнашмаска!» — ди торган иде ул. Ә элегрәк тамашачы крестьяннар арасында сәхнәдә сурәтләнгән вакыйгаларны чын дип уйлаучылар да шактый булган. Мәсәлән, менә шундый хәл турында сөйлиләр. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче яшь кенә бер кыз иртән торып эшкә килә. Күрә: бер төн эчендә балаларның аңа карата мәхәббәте бөтенләй үзгәргән. Нидән болай?— һич кенә дә аңлый алмый. Ахырда бер бала әйтә моңа: — Синең кичә балаң булган бит. Әнием сөйләде, үзе күргән,—ди. Ә тәрбияче кыз ул кичне сәхнәдә алданган кыз ролендә уйнаган икән. Өйдә: «шундый «бозык» кыз янына баланы җибәрү ярармы икән?» — дип сөйләшү булгандыр инде... Олыгайгач та ул театр сәнгатен бик ярата иде. Чистайда куелган спектакльләрнең — педагогия училищесындагы «артистлар» куямы аны, Укытучылар йортымы, сәгать заводы эшчеләреме — ул даими тамашачысы булды. Туган як буйлап сәяхәт итәргә, яңа урыннар, яңа кешеләр белән танышырга бик ярата иде ул. һәр җәй саен пароходка утырып, Кама, Идел, Агыйдел буйлап чыгып китә иде. Бу елгалар буендагы тарихи, кызыклы урыннарны, шәһәрләрне, шәһәрләрдәге истәлекле урыннарны ул бик яхшы белә иде. Шуңа күрә — аның өчен бик табигый — Дмитрий Дмитриевич сәяхәт вакытларында бүтән сәяхәтчеләр өчен экскурсовод ролен үти; бүтәннәр үзләреннән-үзләре аның тирәсенә җыелалар, аңа ияреп йөри торганнар иде. Сәяхәт вакытларында күргәннәре турында Дмитрий Дмитриевич һәрвакыт куен дәфтәренә язып бара иде. Ул язмалар авторның бик үзенчәлекле характеры, аның бер вакытта да кул кушырып эшсез тормавы, игътибарсызлыкны, «борын күтәрү»не күрә алмавы турында сөйләүче җанлы документлар булып әле дә саклана. Ул укырга бик ярата һәм бик күп укый иде. Үзенең семья членнарында да китапка мәхәббәт тәрбияләде. Өйдәге китапханәне өзлексез тулыландырып торуны ул үзе өчен мәҗбүри саный иде. Кичләрен Дмитрий Дмитриевичны газета-журналсыз күрү бөтенләй мөмкин түгел иде. Гомеренең соңгы елларында да, авыру вакытларында да китап, газетажурнал — аның иң якын дуслары булды. Яна килгән газетаны укып чыкмау аның өчен җинаять, эшкә бармый калу белән бер иде. Башкаларның агымдагы хәлләр белән таныш булмавын белсә, ул бик нык ачулана иде. Ул үзе укып чыккан китаплар турында аерым бер дәфтәргә язып барды. Шул дәфтәргә язылганча, Дмитрий Дмитриевич бары тик үләсе елны гына да 27 мең бит матур әдәбият әсәрләре укыган! Шундый зур һәм җаваплы эшләр башкара торып, аның шулкадәр күп укуын, күп эзләнүен һич тә башка сыйдырып булмый. Бөек Ватан сугышы елларында Чистайда яшәгән күренекле рус совет язучылары гади провинция врачының матур әдәбиятны, сәнгатьне шулкадәр яхшы белүенә исләре китә иде. Шунысы характерлы: аның үлем алдыннан соңгы сүзләре китап турында булды. Үлем түшәгендә ятуына карамастан, ул Л. Т. Щепкина-Куперник мемуарларын укырга кереште һәм гомерендә беренче тапкыр китапны укып бетермәс борын ябып куйды. Төн уртасында, урында яткан килеш: Я. „С. Ә.- № 7 113 — Әйдә, Щепкинаны укып бетерик, — диде ул улына. — Бер башлаган китапны... һәм берничә минуттан аның йөрәк тибүе мәңгегә туктады... Дмитрий Дмитриевич Авдеев гомеренең соңгы елларында аеруча күп эшләде. Бөек Ватан сугЬтшы еллары иде. һәр совет кешесе — фронттамы ул, тылдамы ул — фашизмны җиңү өчен бөтен көчен биреп тырышты. Врач Авдеев бу көннәрдә — ял димәде, йокы димәде — көрәшнең алгы сафында булды. Ә ул вакытта инде аңарда дәвалап булмаслык авыру - рак билгеләре сизелә башлаган иде. Тәҗрибәле врач буларак, ул моны, әлбәттә, белә иде. Әмма ул аңа әһәмият бирмәде, үзендә куркыныч авыру барлыгын беркемгә дә сиздермәде. Дмитрий Дмитриевич ялга китәргә хаклы булса да, эшләде—аның характеры белән бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел иде. Бу елларда ул педагогик эшчәнлеген дә киң җәелдерде: медицина сестралары хәзерләү түгәрәкләре оештырды һәм анда дәресләр бирде, төрле темаларга лекцияләр укыды, радио буенча чыгышлар ясады. Урындагы хәрби комиссариатта ул Совет Армиясе сафларын яңа кадрлар белән тулыландыру буенча медицина комиссиясенең даими председателе булды. Әлбәттә, Дмитрий Дмитриевич сәламәтлеге буенча бу кыен һәм мәшәкатьле эштән баш тартырга хаклы иде, ләкин ул үзен мобилизацияләнгән санады һәм кем дә булса аны бу эштән азат итү турында сүз кузгатса, бик нык ачулана иде. Шушы киеренке елларда ул Советлар Союзы Коммунистлар партиясе сафына керергә гариза бирде, һәм бу бик табигый иде: халык белән бергә һәм халык өчен күпьеллык эшчәнлеге аның әнә шулай кешелекнең якты киләчәге өчен көрәшүчеләрнең авангарды сафына бастырды. Дмитрий Дмитриевич Авдеев 1952 елның 4 иоябренда үлде. Аның үлгәнен ишеткәч, бик күп совет кешеләре, врачлар, укытучылар, аны күреп белгән язучылар кайгы белдереп телеграммалар җибәрделәр. Александр Александрович Фадеев хезмәт ияләре депутатларының Чистай Шәһәр Башкарма Комитетына җибәргән хатында болай дип язды: «Дмитрий Дмитриевич Авдеевның үлүе уңае белән тирән кайгы белдерэм. Бөтен тормышын хезмәт кешеләренә багышлаган бу кешене мин күреп белә идем. Иске авыл тормышы шартларында да ул үзенең бөтен тырышлыгын крестьяннарга һәм аларның балаларына ярдәм итүгә бирде. Менә нәкъ шуңа күрә ул яңа тормыш строена үзенең бөтен гомере буена хыялланган теләкләренең тормышка ашуы итеп карады. Шуңа күрә ул, врач һәм кеше буларак, үзенең бөтен көчен яңа тормыш строена багышлады. Без, аны күреп белгәннәр, бу ару-талу белмәс хезмәт кешесенең истәлеген күңелләребездә мәңге сакларбыз...» А. А. Фадеев, К. А. Федин, М. В. Исаковский, Л. М. Леонов, И. Л. Сельвинский һәм башкалар, Бөек Ватан сугышы елларында Чистайда яшәгәндә, аның өендә бик еш булганнар, аның иске тормыш, үзенең үткәне турындагы сөйләгәннәрен бик кызыксынып тыңлаганнар. Соңыннан ул сөйләгән хикәяләрнең кайберләре аларның әсәрләренә дә кергән. Леонид Максимович Леонов үзенең «Яу килгәндә» («Нашествие») әсәрен беренче мәртәбә аның өендә укый һәм бу әсәр сәхнәгә беренче тапкыр Чистай театрында куела. Константин Андреевич Тренев та ул елларда язылган пьесаларын һәм хикәяләрен аларда укый. Язучылар Авдеевлар квартирасын «Язучыларның Мәскәү клубы филиалы» дип шаяртканнар һәм: — Әмма Мәскәүдә биредәге кебек составта беркайчан да җыелмый идек һәм биредәге кебек вакытны әйбәт итеп, матур итеп үткәрми идек, — дип сөйли торган булганнар. Петр Андреевич Павленко фронттан, Хәрәкәттәге Армиядән кайткан I чакларында иң беренче Авдеевларга килә торган булган һәм фронт яңалыклары белән уртаклашкан. Ул Дмитрий Дмитриевич Авдеевка бүләк иткән (аңа күп язучылар үзләренең әсәрләрен бүләк итеп биргәннәр) китабына болай дип язып куйган: «Дмитрий Дмитриевич Авдеев’ ка, гөнаһлы җиребезнең иң яхшы кешесенә. Сезнең алда башымны иям. Петр Павленко...» Дмитрий Дмитриевич Авдеевны аз гына да булса күреп белгән кешеләр аны хөрмәтлиләр, яраталар иде. Чөнки башкача булуы мөмкин дә түгел, иң элек ул кеше, чын кеше иде. Аның гомере, тормыш юлы безнең бик күбебезгә, аеруча яшьләргә якты үрнәк булырлык. Ә бүтәннәр өчен гыйбрәтле, үрнәк булырлык итеп яши белгән кеше — ул чын-чынлап бәхетле кеше...