ЯШЕН СУККАН ИМӘН
Г. И. Бакшаев истәлегенә багышлыйм
Минем уйлаган шулай булыр дип... «С Григорий Иванович белән без соңгы тапкыр республика ж больницасында очраштык. Ул да, мин дә санаторийга китәр алдыннан врачка күренергә дип килгән идек. Икебез дә бер үк вакытта, бер үк авыруны баштан кичергән, бергә, бер палатада яткан кешеләр булганлыктан, гомумән, саулыксәламәтлек турында сораштырмыйча, иң башлап «мотор» белән кызыксындык. «Л1отор» дип без йөрәкне әйтә торган идек. Аның җавабы да, минеке дә бер төслерәк булды: «ярыйсы әле», «чыгымламый әле». Карар күзгә дә Григорий Иванович ару гына күренә иде: йөзендә сәламәт алсу төс, йөреш-торышларында җиңеллек, ул чаклы ук юанаймаган да. Инфарктан соң юанаймау биг.рәк тә яхшы инде. Башын бу юлы да һәрвакыттагыча такыр итеп бритва белән кырдырган, — аның башы матур, маңгае киң һәм калку иде. Күзлек кигән. Елмаеп һәм саңгыраурак кешеләрнең барысы кебек бераз кычкырыбрак сөйләшә. Аңа берәү дә илледән артык бирми. Ләкин ул инде илле биш белән бара иде. Хәер, илле биш яшь ир кешегә күпмени ул, чынлап карасаң, гомер уртасы гына бит! — Кая барасың? — дип сорадым мин аңардан. — Безнең кая барулар билгеле инде, — диде ул елмаеп, — Кавказ, Кырымнар бетте безгә. Мәскәү тирәләре генә калды. Авырудан терелүебезгә бер елдан артык вакыт узган иде инде, ләкин бер тапкыр «сигнал» булгач, врачлар безгә гомумән сак кыланырга, еракка барып йөрмәскә, климатны алмаштырмаска киңәш итәләр иде. Бер терелгәч, врач киңәшләре онытыла онытылуын да, санаторий кебек җирләргә врачлардан узып барырга мөмкин булмаганлыктан, яңадан алар каршына киләсең. — Алайса бер тирәгәрәк барабыз икән, — дидем мин шатланып. Барасы санаторийларыбызның урыннарын ачыклагач, аларның бер-бер- сеннән нибары илле-алтмыш километрда гына булулары беленде. — Л1ин үз машинам белән барам, — диде Григорий Иванович.— Беренче якшәмбедә үк мине кунакка көт. Минем ул тирәләрдә булганым бар — гөмбәле урыннар. Син гөмбә җыярга яратасыңмы? — Әллә тагы, — дидем мин, бу эш белән шөгыльләнмәгәнемне сиздертеп. * * ' 20 — Гөмбә җыю, тәмен белсәң, һавада очу кебек үк рәхәт ул, — диде Григорий Иванович. — Балык тоту тагын да шәбрәк. Ә балык тотасыңмы соң? — Кеше тотканны карап торганым бар, — дип көлемсерәдем мин. — Юк, кеше калкавычы йөрәкне тибрәтми. Ә мин быел җәй буе балыкка йөрдем. Шимбә көн машинага утырып Мишә буйларына китәбез, якшәмбе караңгы төшкәч кенә кайтабыз. Мишә балыклары кебек тәмле балыклар беркайда да юк, малай. Шулай уенын-чынын бергә кушып сөйләшеп утырган арада Григорий Ивановичны врач кабинетына дәштеләр. Ул минем кулымны ашыгып кысып: — Алайса, Мәскәү урманнарында очрашканга кадәр, — диде. — Кармагың булмаса, Мәскәү дә сатып ал. Кузнецкий мостта бик әйбәт кибет бар... Ярый, көт, яме! Мин сине гөмбә җыярга да, балык тотарга да өйрәтермен. Минем путевкам Григорий Ивановичныкыннан берничә көнгә элегрәк иде. Санаторийга барып җиткәч тә, врачлар, сестралар кулыннан ычкыну белән үк урманга чыктым. Григорий Иванович килгәнче аз-маз разведка ясап алырга булдым. Бу вакытта әбиләр чуагы шаулаган алтын көз иде. һавалар матур тора: көннәр җылы, рәхәтләнеп күлмәкчән йөрергә мөмкин иде. Яңгырлар яумый, көзге ачы җилләр дә исми. Бигрәк тә урманда тын. Анда ниндидер үзенә күрә бер тынлык, мин әйтер идем, ничектер оеп калган бер тынлык хөкем сөрә иде. Миңа калса, ул тынлыкны, бал кебек, пычак 'белән шакмак-шакмак кисеп алырга мөмкиидер кебек. Санаторий Мәскәү елгасының тугайланып киткән бер җирендә катнаш урман эчендә урнашкан. Авыруларга йөрер өчен маршрутлар билгеләнгән; сукмак кырыйларына кадалган юл күрсәткечләрдә беренче, икенче, өченче маршрут дип язылган. Я’н.а килүчеләрне врачлар һәм сестралар бәйнә-бәйнә кисәтеп тә куйдылар: башта беренче маршрут буенча ял итә-итә генә йөрергә. Соңыннан, әкренләп бүтән маршрутларга күчәргә дә рөхсәт булыр, диделәр. Юл мәшәкатьләре мине бераз йончыткан иде, күрәсең, кан басымы йөз сиксәннән узган, кул әледән-әле йөрәк турысын капшый, димәк, йөрәк тә үзен сиздертә (сәламәт кеше йөрәгенең кай урында икәнен дә белми бит). Больницадан чыкканда биреп җибәрелгән һәм шуннан бирле кесәдә йөреп шомарып беткән валидол савытын ачып, берничә таблетканы суырырга да туры килде. Кыскасы, врачларның беренче маршрут турында кисәтеп куярга нигезләре бар иде димәкче булам. Ләкин миңа беренче маршрут бер дә ошамады. Сары ком сибелгән, йомырка тәгәрәтерлек тип-тигез аллея. Як-якларда акка буялган, арка терәгечле урындыклар. Дәваланучылар биредә әкрен генә, җай гына йөриләр. Күпләренең кулында кәкре башлы таяклары да бар, кайберләрен култыклап та йөртәләр. Егерме биш адым киткән саен урындыкка утыралар да тамыр тибешләрен тикшерәләр. Кайсы шунда шатлана, кайсы борчыла. Әмма тегеләренең дә, боларының да кыяфәтләрендә шундый бер нәрсә аермачык сизелә: алар гүя үзләренең чирләрен бик юка пыяладай ясалган бер савыт итеп саклап йөртәләр, «һай төшеп китмәгәе, һай ватыла күрмәгәе», дип борчылалар шикелле. «Юк, болар арасында йөресәң, авырмас җирдән авырырсың», — дидем мин күңелемнән һәм үзебезнең Аккош урманнарын сагынып куйдым. Анда урындыклар да, аллеялар да, һәр адымыңны күзәтүче «усал» сестралар да юк. Күпме йөри аласың, шул хәтле йөри бир. Безне дәвалаган профессор да йөрүдән тыймаган иде, тик арымаска гына кушкан иде. Валлаһи, алтын киңәш бит! Аннары бу ком сибелгән аллеядан һәм аерата «тәртипле» авырулар арасыннан качарга мине мәҗбүр иткән тагын бер сәбәп бар иде: мин 21 биредәге авырулар арасында яшь ягыннан иң кечесе идем. Шуңа курә булса кирәк, очраган берсе: «Шундый яшь башың белән бу картлык авыруын кайдан эләктердең әле?» — дип сорап, авыру икәнемне исемә төшерә, ә мин, дөресен әйткәндә, бөтен көчем белән моны онытырга тел-и идем. Өйдәгеләр: «син авыру, фәлән-төгән», дип әйтә башласалар да җеннәрем кузгала иде минем. Кыскасы, килүемнең беренче көнендә үк мин барлык маршрутларны бер әйләндем дә бирегә кабат аяк басмас өчен аулаграк сукмаклар эзли башладым. Хәер, моның өчен әллә ни көч түгәргә дә кирәк түгел иде. Мәскәү янындагы урманнар кайчандыр без сугышып йөргән Карелия карурманнары да, Уссури тайгалары да түгел. Кайсы тарафка йөз тотсаң да сукмак бар. Мин, шул сукмакларның да кеше-кара азрак йөри торганнарын сайлап, урман эчләренә кереп китә торган булдым. (Билгеле, врач-сестралардан миңа эләгә иде, ләкин берәүне дә палатага бикләп куялмыйлар бит). Кояшлы җылы көннәрдә көзге урманнарда йөрүнең рәхәтлеген, яшел келәм җәйгәнсыман кырпу үләнле ямь-яшел үзәннәргә төшеп, зөбәрҗәт сулы күлләр, вак елгачыклар янында, ауган ике агачны, ботакларын да рәтләп чапмыйча, янәшә куеп ясалган «борынгы» басмалар өстендә туктап, тонык суга карап торуларны, яки егет белән кыз кебек кочаклашып үскән каен белән наратка, яки әйлән-бәйлән уйнарга җыенган кыз балалар кебек бер төптән күмәкләшеп үсеп киткән зифа каеннарга сокланып карауларны, кай чакта коры-сары җыеп учак ягып күңелле чытырдап янган ут янында утыруларны, Мәскәү елгасының текә ярына басып елганың матур борылышларын, аръяктагы күксел болыннарның киңлеген, су буендагы таллыкларны, суда төркем-төркем булып йөзеп йөргән ап-ак үрдәкләрне һәм чалбар балакларын кайтарып су читендә балык каптыручыларны сәгатьләр буе күзәтеп торуларның ләззәтен, җанга тынычлык бөркүен язып тормыйм инде. Бу турыда кем генә язмаган да, кем генә авыз суларын корытып сөйләмәгән. Бер көнне гөмбә җыймакчы булдым. Григорий Иванович алдында бераз мактанырга исәп бар иде, әмма күпме эзләсәм дә бер гөмбә дә таба алмадым. Балыкка бөтенләй төшмәдем, дөресен әйткәндә, кармагым да юк иде минем. Мәскәүдә сатып алырга искә дә килмәгән. Шулай итеп, урманда кул селкеп йөрүдән башка эш калмады миңа. Йөри торгач, бик матур аланнарның берсендә куш имәнгә тап булдым. Ике колач җитмәслек бу мәһабәт имән куәтле ботакларын як-якка җәйгән, ябалдашы куе, яфраклары шаулап, гөжләп торалар. Мин имәнне, тирәләп әйләнеп, төрле яктан күзәтеп чыктым. Бер якта аның яфраклары ямь-яшел, икенче якта аз гына саргая төшкән, өченче якта сарысы куерган, дүртенче якта инде кызгылт төскә кергән. «Никадәр төсләр байлыгы!» дип сокландым мин һәм шунда куе яфраклар арасыннан югарыдан түбән таба сузылган кара күмер эзе күрдем. «Яшен суккан!» дип ихтыярсыздан уйлап алдым мин. һәм ялгышмадым. Санаторийда эшләүче бер карттан сораштырган идем. Ул миңа болай диде: — Бу имәнгә яшен нигәдер бик каныккан шул. Мин белгәндә генә дә аны әллә дүрт тапкыр сукты инде. Башка бер йомшак агач булса, бу кадәр яраларга түзә алмас иде, әллә кайчан корып беткән булыр иде. Ә имән менә бирешми. Кылт итеп Григорий Иванович исемә төште. Ул да бит нәкъ шушы мәһабәт имән төсле: имгәнеп беткән, ләкин бирешмәгән. Ватан сугышы елларында ул, хәрби очучы буларак, әллә ничә тапкыр яраланган; соңыннан очучы-сынаучы булып эшләгәндә тагын нинди генә хәлләргә тармаган. Яңа самолетны сынаганда, әгәр самолет ватыла башласа, ахыр чиктә очучыга парашют белән сикерергә рөхсәт ителә икән. Ләкин Григо- 22 рий Иванович ин хәтәр вакытларда да парашюттан файдаланмаган, егылып төшкән, кабыргаларын сыйдырган, янып-көеп беткәй, әмма самолетын ташламаган... — Миндә бабам холкы, — ди иде ул, шул турыдагы озын-озын хикәяләрен очлап. Аның бабасы җирсезлектән, ачлыктан интегеп Рәсәй буйлап йөри-йөри Вятка карурманына барып чыккан булган. Аңа: «Менә шушы имән төпләрен чистарта алсаң, җире үзеңә булыр», — дип урман кисентелегендә бер алан күрсәткәннәр, йөзәр еллык имәннәрнең төпләрен бер кеше түгел, бөтен бер артель дә казып алырлык түгел икән. Моңарчы да җиргә кызыгып урман төпләргә тотынган һәм билләрен «өзеп» гомерлеккә гарип калган кешеләр аз булмаган биредә. Шулай да Григорий Ивановичның бабасы бу эшкә керешкән. Көн дими, төн дими ун ел буена урман төпләгән, соңыннан шунда нигез корып җибәргән. Өйләнгән елында ул күн итек сатып алган, ләкин итеген гомерендә бары бер генә тапкыр — чиркәүгә никахка барганда гына кигән. Кайтканда ул, инде итеген иңбашына салып, яланаяк кайткан һәм итеген яхшылап дегетләп чолан стенасына элеп куйган. Шунда ук итекләр әллә җитмеш, әллә сиксән ел кадакта эленеп торган. Карт аларны тузаннарын сөртеп яңадан дегетләр өчен генә елына бер тапкыр ала торган булган. Ул аларны хәтта улына да бирмәгән. Оныгына саклаган. Ләкин Григорий Иванович егет булып үсеп җиткәндә ул итекләр тәмам көеп беткән булганнар. Үләр алдыннан, карт үз кулы белән нык имән такталардан үзенә табут ясаган. Эченә кереп ятып караган. Тарраксыман тоелган һәм яңасын ясаган... Ул чакта палатада без дүрт кеше яттык: Григорий Иванович белән миннән кала Николай Иванович исемле бер карт артист һәм Плеханов фамилияле бер төзүче. — Үләргә җыенганда бабаңа ничә яшь булган? — дип сорады Николай Иванович Григорий Ивановичтан. — Туксан. — Туксанга җитсәм, мин имән такталардан гына түгел, әнә төзүчедән әҗәткә алып булса да, тимер-бетоннан табут ясар идем, — диде Николай Иванович сәхнәдә генә әйтелә торган үзенә бер төрле тәэсирле тавыш белән. — Туксанга җитсәм, инфарктыннан да курыкмас идем. Алтмышта күзле бүкән кебек кымшанмый ятулары читен менә. Җитмәсә. дөнья матур хатын-кызлар белән тулган. Гаделлекме бу, мөхәррир? — дип сүз ташлый ул миңа һәм шуның артыннан ук: «Эх-х-х!» — дип көрсенеп ала да: — Эч поша, туганкайлар! — дип башын чайкый. — Артист күңелен аңлый алучы бармы соң?.. Әллә булмаса, «Дубинуш- ка»ны җырлыйбызмы, ә? — һәм ул шунда ук, больница тәртипләрен бозып: — «Эй, ухнем!» — дип җырлап та җибәрә. Аннары җырын ярты сүздә бүлеп, баш очындагы кроватьта яткан Григорий Ивановичка эндәшә, аңардан: «Кайчан да булса синең эчен пошканы бармы?» — дип сорый. — Юк, — дип җавап бирә Григорий Иванович. — Бервакытта дамы? — дип төпченә артист. — Бервакытта да. — Я*, ходай, нинди бәхетле бәндәләрең бар синең! — дип, Николай Иванович инде беркемгә дә мөрәҗәгать итмичә, үзенең эчке монологын башлый: — Ә мин акбурлы түшәмгә карап ята-ята эчпошудан үзехМ дә акбур булып беттем бугай. Авызымда да акбур тәме генә... Тиздән мин акылдан язармын, ахрысы. Аннары мине юләрләр йортына илтеп ябарлар. — Бер-бер нәрсә белән шөгыльләнергә кирәк. Аннары эч пошмый, —- диде Григорий Иванович, уенын-чынын бергә кушып. 23 — Нәрсә белән шөгыльләнергә?—дип сорады Николай Иванович фаҗигалы тавыш белән. — Синең эшең шәп ул. Син яткан җиреңдә дә яңа самолет уйлап чыгарасың. Самолеты булмаса, ком дачасы проектым төзисең... Ә мин нәрсә? Малай чакта мин Калугада Циолковскийда укыдым укуын да, карт, авыр туфрагы җиңел булгыры, миңа бер вакытта да икедән артык билге куймады. Чөнки миннән технический рәт чыкмасын ул алдан белгән. Без шаркылдап көләбез. Барыбыздан да бигрәк Григорий Иванович көлә. Ул Циолковский турында сораштыра һәм хәзерге көндә Циолковский идеяләренең киң күләмдә тормышка ашырылуы турында сөйләп китә. Без аны йотлыгып тыңлыйбыз. Ләкин Николай Иванович та, Плеханов та сөйләгән чакта аның йөзен, күзләрен күрмиләр. Мин Григорий Иванович белән янәшә ятам. Миңа аның илһамланып ялтыраган күзләре ачык күренә. Аларда искиткеч акыл нуры балкый. Сугыштан соң Григорий Иванович, очучы-сынаучы эшен ташлап, авиаконструктор булып эшли башлый һәм бүген дә шул хезмәтен дәвам иттерә икән. Аның янына дусишләре бик еш килеп йөриләр. Килгән берсенә диярлек Григорий Иванович нинди булса да бер яңа идея биреп җибәрә, киңәшләрен әйткән дә юк инде. Үзе дә нәрсәдер уйлый бугай. Аңа күкрәгенә куярлык җиңел генә чертеж тактасы да ясап китерделәр. Кроватеның ике ягында төрле китаплар, белешмәләр тулы. Чертежлар сызган чакта төшеп югалмасын өчен карандашын озын җепкә бәйләп куйган. Билгеле, врачлар эштән катгый рәвештә тыялар. Ләкин алар гел генә палатада булмыйлар бит. Бигрәк тә иртәнге дүрт белән алтылар арасында. Җәй көне бу вакытта якты һәм иҗат өчен иң кадерле сәгатьләр була. Мин Григорий Ивановичка һәрвакыт кызыгып карый идем. Кайчандыр конструкторлар хәзерли торган техникумда укыганлыктан, мин ул биргән идеяләрнең кыйммәтен азмы-күпме чамалый ала идем. Бер көнне мин аңа, шуны күз алдымда тотып: — Сез, Григорий Иванович, бик юмарт җан, — дидем. — Сез иптәшләрегезгә учлап-учлап алтын өләшәсез бит. — Кызганыч түгел. Үзебезнең кешеләр, — диде ул уйчан гына. — Кадереңне белсәләр ярый, — дип сүзгә кушылды Плеханов,— югыйсә шулай килеп чыга: син аларга ярдәм итәсең, алар соңыннан синең түбәңә тукмак кундыралар. Менә мин берәүне кеше иттем дияргә ярый, ә ул хәзер миңа сәлам дә бирми. — Бер кеше дә ялгышырга мөмкин, ә минем шәкертләрем йөзләп,— диде Григорий Иванович. Николай Иванович сүзгә катнашмый ята иде. Йоклый дип уйладык без. Ләкин ул кинәт башын калкытты да, гадәтенчә шаяртып: — Кичә мин Григорий Ивановичның иптәшләре белән сөйләшүен ике сәгать тыңлап яттым, — диде. — Ике сәгатьтә телгә алып сөйләрлек ике сүзләрен төшенмәдем. Миңа калса, алар күкне шартлатырга җыеналар. Григорий Иванович^ рәхәтләнеп көлеп җибәрде, — яраткан эше турында артистның шулай серле итеп сөйләве аңа бик ошый иде, күрәсең. — Менә ком дачасы салырга җыенуын миңа, ичмасам, бераз аңлашыла,— дип Николай Иванович сүзен дәвам итте. — Консультант та янда гына, — ул кулы белән Плехановка күрсәтеп алды. — Әле уйлап торам, театрдан китәргә туры килсә, әллә миңа да ком дачасы салыргамы икән? Григорий Иванович, проектыңны бушлай бирерсең бит, ә? Әлбәттә, Николай Иванович. Теләсәң синең өчен заказ буенча яңасын да төзеп бирә алам. 24 — Ләкин әгәр мип дача салсам, стеналарын бүрәнәдән күтәртәчәкмен. Консерватор дисәләр диярләр, — безнең театрда бу сүз хәзер бик модада, теләсә кемнең йөзенә бәреп «консерватор!» дип әйтә алабыз. Григорий Иванович дача өчен төзү материалы итеп балчыктан файдаланырга уйлый иде. Бу хакта алар Плеханов белән озак-озак сөйләшәләр, чама белән сметасын да төзиләр иде. Ләкин Николай Иванович мондый дачаның арзанга төшүенә һәм гомумән моннан рәт чыгуына ышанмый иде. — Әйдә сөйләгез, исәпләгез, ләкин минем комнан аркан ишкәнне күргәнем юк әле, — ди ул, кулын селтәп. — Юк, кирәкми, салмыйм дача! —дип кычкырып җибәрә ул шуның артыннан ук. — Аллага шөкер, бер инфарктым бар инде, икенчесе ишек төбендә көтеп тора. Ни пычагыма миңа дача? Юк, мөмкинлек булса, мин диңгезгә китәр идем. Быел безнең театр җәйге гастрольләрен Сочида үткәрә. Спектакль беткәч, арткы ишектән чыгып ак эшләпәле, алсу күлмәкле яшь кенә бер кызны култыклап диңгез буена төшсәң... Дулкыннар тавышын тыңлый-тыңлый кулын үпсәң... — Әй, юкны сөйләмик әле, Николай Иванович. Сезнең яшьтә кызлар кулын үбәргә... — дип башлый Плеханов, ләкин Николай Иванович аңа артык сөйләргә ирек бирми: — Үпсәм, нәрсә була? Нинди гөнаһысы бар аның? Менә синең ише дәрте сүнгән кешегә карт алашаны кочты ни дә уйнаклап биеп торган чибәркәйне кочты ни. — Сез дә тыштан гына кызарган буласыз, Николай Иванович,— дип Плеханов артистны чәнчеп ала. Ләкин Николай Ивановичның теленә шайтан төкергән. Бер сүзгә ун белән җавап кайтара. — Юк, кадерле төзүчем, — ди ул, — юбилеем вакытында коньягымны эчә-эчә беләсезме күпме гомер теләделәр дуслар миңа? Шуның бөтенесе димим, чиреге генә кабул булса да абзаца йөз яшәргә җитә. Әгәр беләсегез килсә, чын тормыш кызлар янында гына ул. Кызлар янында рәте калмаган кеше, әлбәттә, әнә Григорий Иванович кебек, ком дачасы салу турында уйлый. Минемчә, Григорий Иванович һавада оча-оча шундый аяныч хәлгә калган да. һавада ниләр генә булмый ул. Бер вакытны мин әнә Григорий Иванович уйлап чыгарган «У-два»да Казаннан Ярославльгә очтым. — «У»ларны миңа кадәр уйлап чыгарганнар, — ди Григорий Иванович. — Ә миңа барлык самолетлар «У-два», — ди артист күзен дә йоммыйча,— Ярославль театрына мине Хлестаковны уйнарга чакырдылар. Ул чакта Хлестаков— минем йолдыз! Аны миннән дә шәп уйнаучы, бел- мим, бар иде микән. Казанда, Ярославльдә генә түгел, бөтен Союзда! «Ревизор»ны караганыгыз бардыр. Хәтерлисездер, Хлестаков Анна Андреевна алдында ничек мактана: «На столе, например, арбуз — в восемьсот рублей арбуз. Суп в каструльке прямо на пароходе приехал из Парижа: откроют крышку — пар, которому подобного нельзя отыскать в природе... И в ту же минуту на улицах курьеры, курьеры, курьеры... Можете представить себе, тридцать пять тысяч одних курьеров!» — дип Николай Иванович гаҗәеп бер осталык белән Хлестаков булып сөйли башлый. Аннары туктый, бик аз гына пауза ясый да бөтенләй икенче тавыш белән дәвам итә:—Хуш, Ярославльгә килеп җиттем. Ә нинди хәлдә килеп җиттем — әйтергә дә оят. Самолет тәрәзәсеннән котым очып карыйм: бер төркем артисткалар каршы алырга килгәннәр! Кулларында чәчәкләр. Безнең артист халкын беләсез, хатын-кызлары гына түгел, ирләре дә үбешә бит... Валлаһи, әгәр кай җирен борырга кирәген белсәм, бер сүзсез самолетны үзем һавага очырып берәр күлгә барып чумган булыр идем. Без көләбез. Дәвам итүен үтенәбез. 25 — Ә нәрсәсен дәвам итәсең аның? Соңыннан сәхнәдә уйнаганда да артистлар, „мине күргән саен, борыннарын яулык белән кысалар иде. Николай Иванович сөйләгән чакта һичкайчан көлми һәм бер темадан икенчесенә гаҗәп оста һәм җиңел күчә иде. Менә ул боегып, башын стенага борып яткан Плехановка карап алды (ул иртәдән бирле күңелсез), һәм: — Шәп, мин әйтәм, синең һөнәр, Алексей Петрович, — дип сөйләп китте.„—Ике кадак белән бер тактадан менә дигән йорт салып бирәсең, шулаймы? Үзеңә дә кала әле, — һәм шуның артыннан ук ул дарулар күтәреп палатага килеп кергән сестрага эндәшә: — Диночка, әйт әле, җаным, кичә үптеме, юкмы? Сөйләп бер шатландыр әле безнең көзге яфрак кебек каткан күңелләрне. Шифалы яңгыр сипкәндәй булсын. Югыйсә Григорий Иванович әнә юләрләнеп ком дачасы салмакчы була, ә Алексей Петрович маңгае белән стенаны тишәм дип тора, мөхәррир кәгазь буйый. Кызыксыз бу эшләр, шулай бит, Диночка? Тукта, китмә! — һәм ул сестраның халат җиңеннән эләктереп ала. — Я, ничек соң, суырып үптеме, әллә болай гынамы? — Николай Иванович, сез әллә нәрсәләр сөйлисез, — ди сестра кызарып. — Сезгә күп сөйләргә ярамый. — Ә күзләрең ни ди? Ай, Диночка, мине алдый алмассың. Мин карт чыпчык. Суырып үпкән! йөрәк белән авыручыларга күп сөйләргә генә түгел, күп көләргә дә ярамый, ә Николай Иванович безне һаман-һаман көлдерә. Ләкин бер көнне безнең палатада да көне буе шат тавышлар ишетелмәде. Күрше палатада ятучы хатын-кызлар Николай Ивановичка язу җибәргәннәр. — Телеңә, ичмасам, сөлек тә салмыйлар, — дигәннәр алар. — Көие буе кәмит уйныйсың. Башларыбыз катып бетте. Бу язу карт артистны һай-һай ничек җәберсетте. Көне буе авызыннан бер сүз чыкмады. Тик кичке аштан соң гына, озын итеп бер көрсенеп алгач: — Кешеләрне көлдергән өчен кырык ел миңа алкышлар яудырып килделәр, ә бүген телемә сөлек! Нинди көннәргә калдым! —диде. Ләкин бу сүзләрне ул шундый итеп әйтте, без өчебез дә кычкырып көлеп җибәрдек. Яңадан безнең палатага күңеллелек кайтты. Без моны телдән әйтмәсәк тә, эчтән бик куандык. Чөнки мондый хәтәр авыру вакытында берәүнең дә үз уйлары белән генә ялгыздан ялгыз каласы килми, һәркем онытылырга, кара уйларны ераграк куарга тели иде. Николай Иванович кебек күңелле кешенең безнең палатабызда булуы безнең өчен күктән төшкән бәхет иде. — Григорий Иванович,—диде артист үзе дә бераз җанланып,— шалтыраттыр әле заводыңа. Бер пропеллер китереп куйсыннарчы безнең палатага. Югыйсә тын алырга мөмкин түгел бит. Җәймәләремә хәтле тирдән чыланды. Аунап ятканнары бардыр әле. Икенче көнне безнең палатага берьюлы ике вентилятор китереп куймасыннармы! Рәхәт булып китте, бөтен палатада җиләс җил уйнап тора. — Кайдан болар? — дип гаҗәпләнеп сорады врач. — Болармы? Боларны, Мансура Хафизовна, минем идея буенча Григорий Иванович уйлап чыгарды, — диде Николай Иванович һәм уң кашын сикертеп куйды. — Әгәр теләсәгез, инфарктны дәвалау буенча сезгә дә яңа идея бирә алам. Иртәгә үк палатада берәү дә калмаячак, барысы тәпи-тәпи йөреп китәчәкләр. — Юк, андый идея кирәкми, — дип елмайды врач. — Ә менә вснтиляторларыгызиың берсен алырмын ахрысы. Хатыннар палатасына кирәк. Анда каты авырулар бар. — Юк, бирмибез! — дип Николай Иванович кырт кисте, — рәхмәт. 26 — Ник алай ачуландыгыз хатын-кызларга? — дип сорады врач. — Бар инде сәбәбе, — дидем мин. — Алыгыз менә монысын, — диде Григорий Иванович, үз өстәлендәге вентиляторга күрсәтеп. Безнең хәлләребез әкренләп яхшыра бара иде. Кабат электрокардиограмма алгач, врач ян белән борылып ятырга рөхсәт итәчәген әйтте. — Менә аппарат кына нигәдер көйсезләнә, — диде ул чыгып киткәндә. Ул арада һавалар да бозыла башлады. Төннәрен дөбер-шатыр килеп күк күкри, давыл кузгала. Ә һава алмашынуы безнең ише авыруларга аерата начар тәэсир итә. Плеханов инде ыңгыраша да башлады. Николай Иванович та авыр сулый. Без Григорий Иванович белән караңгы түшәмгә карап ятабыз һәм... көтәбез, йөрәк үз урынын тыгызсына кебек, кузгала, селкенә, тонык кына авыртып ала. Бу — приступ алдыннан шулай була. — Өч, дүрт, биш, — дип Николай Иванович шыпырт кына үзенең тамыр тибешен санап ята, — ...егерме, егерме бер... Туктый... Туктады... Типми... Котлар оча. Николай Ивановичка: «җитәр иңде сиңа!» дип кычкырасы килә. Иртән Григорий Иванович: — Китерегез аппаратны, үзем карыйм, — диде. Аппаратны китереп аның кровате янына куйдылар. Ул отвертка сорады һәм чалкан яткан хәлендә аппаратны сүтеп ташлады. Аннары сестра аркылы заводтан техник Васильевны чакыртты. Тегесе бер сәгатьтән килеп тә җитте. Икәүләп аппаратны яңадан бер карап чыккач, Васильев кайтып та китте. Кичкә табан заводтан тагын бер кеше килеп, Григорий Ивановичка ниндидер детальләр бирде. Аппаратны җыйдылар. — Әллә төзәттегезме? — дип, ышанмыйчарак сорады Николай Иванович. — Булды, — дип елмайды Григорий Иванович. — Ул чагында мин сезнең яхшы самолет ясавыгызга да ышанам,— диде Николай Иванович. — Моңарчы ышанмый идегезмени? — дип гаҗәпләнде Григорий Иванович һәм бала кебек рәхәтләнеп көлә башлады. — Ышану белән ышануның аермасы бар,—диде Николай Иванович, мәгънәле итеп. Башта Николай Ивановичтан, аннары Плехановтан, иң актыктан Григорий Ивановичның үзеннән электрокардиограмма алдылар. Мин яткан җиремнән аны күзәтеп тордым. Ул үзе төзәткән аппаратка ничектер бик сәер һәм бераз курка төшеп карап тора иде кебек. «Бу гаҗәп бит, — дип уйладым мин эчемнән, — кеше үзенең акылы белән әллә нинди аппаратлар уйлап чыгара, аларга әллә нинди тылсымлы көч бирә, соңыннан шул аппаратлар аның үзе турында нәрсә әйтер дип сулыш алырга куркып тора...» Шушы бетмәс-төкәнмәс истәлекләргә чумып мин урман сукмагы буйлап киткәнмен дә киткәнмен. Тәмам онытылып, чалт аяз көннең болытлавын да абайламый калганмын. Бары тик эре яңгыр тамчылары тамгалый башлагач кына үземнең урманда икәнемне аңладым. Башымны күтәрсәм, ни күрим, күк йөзе кара-кучкыл төскә кергән, урман эче дә караңгыланган, агач башларын шаулатып көчле җил исә. Мин кире борылдым. Урманда, күз күреме чикле булганлыктан, яңгырның тиз узуузмавын чамалый алмадым. Ләкин җил һаман шәбәя бара, урман көчлерәк, ярсыбрак шаулый иде, күк тә күкри башлады. Имән төбенә ышыкланып, әзрәк көтеп тормый булмас ахрысы, яңгыр яхшы ук коярга тотынды. Ул арада күк көтүчесе уттан үргән яшен каенчысын да селтәп җибәрде: урман эчләре ялт-йолт итеп китте. Мин шып туктадым. Шул секундта нәкъ имән башы турында кабынган яшен таш шикелле томырылып түбән төшә башлады һәм чатнап ярылган тавыштан тирә-як бик озак яңгырап торды. Ачы төтен һәм көйгән ис таралды. Мин күземне ачуга коеп яуган яңгыр пәрдәсе үтә бер тармагы чәрдәкләнеп урталай сынган имән күренде... Курку тойгысы кайчакта янаган минутта ук тумый икән. Инде санаторийга кайтып, йокларга яткан идем, төнлә бер заман уянып киттем. Яхшылап кына хәтерләмим, әллә төшемнең дәвамы идеме, әллә күземне ачкан минутта гына бу хәл күз алдыма килдеме, мин ап-ачык итеп яшен суккан имәнне кабат күрдем. Үземә дә яшен уты тигән кебек булды: бөтен тәнем калтырап китте. Кем белә бит, әгәр мин ярты гына минутка алданрак килеп шушы имән төбенә поскан булсам... Мин, башымны мендәрдән күтәреп, тәрәзәдән карадым. Яңгыр туктаган, агачлар арасыннан ай яктысы күренә. Ләкин кайдадыр, кемдер җылый кебек. Әйе, ап-ачык ишетәм: кемдер үкси-үкси җылый. Әйтерсең, урманда адаштырылган ятим бала тәрәзә төбенә килгән дә өйгә кертегез дип ялвара. Мин торып тәрәзә янына килдем, балкон ишеген ачтым, һава сал- кынча, дымсу иде. Ай яктысы. Мин балконга чыгу белән җылау тавышы кинәт тынды. Күрәсең, берәр төн кошы булгандыр да ишек шыгырдау тавышыннан куркып очып киткәндер, дип уйладым. Ләкин йокы качты. Таңга кадәр валидол суыра-суыра уйланып яттым. Инде ике якшәмбе үтте, Григорий Иванович нигәдер һаман килми дә килми. Күңелдә шик туды. Әллә бер-бер хәл булдымы? Тагын ике атнадан соң мин Казанга кайттым һәм мин өйдә юк чакта өелгән җирле газеталарны актарып утырганда кинәт шак катып калдым:, кайгы рамкасы эчендә таныш фамилия: «Григорий Иванович Бакшаев». «Тукта, бу ни бу? Икенче бер кеше түгелме?» — дип коточкыч хәлгә ышанырга теләмәдем. Ләкин бу ул, безнең Григорий Иванович иде. Соңыннан уртак дуслар миңа сөйләделәр: поездга төшәр алдыннан гына Григорий Иванович исеменә Мәскәүдән язу килеп төшкән. Аны махсус самолетлар төзү бюросының баш конструкторы итеп билгеләгән булганнар. Дусларының әйтүенә караганда, Григорий Иванович бу турыда күптән хыялланган. Ләкин көчле шатлык аның авыру йөрәгенә артык тәэсир иткән, күрәсең. Аны больницага алып киткәннәр... Николай Иванович белән без әле дә сирәк-сирәк кенә очрашкалый- быз һәм Григорий Ивановичны искә төшерәбез. Бер очрашуда мин аңа яшен суккан имән турында сөйләдем. —* Әйе, Григорий Иванович шундый имән иде,—диде ул, — әгәр җирдә аның кебек кешеләр булмаса, яшәү бик күңелсез булыр иде. Хәтерлисезме икән, мин больницада ятканда сезгә әллә нинди әкәмәтләр турында сөйли торган идем. Алары аның болай гына... Эч пошканнан һәм эч пошуны басар өчен генә. Ә чынында мин Григорий Ивановичка карап соклана идем. Менә шундый кеше образын, замандашыбызны сәхнәдә уйнарга хыяллана идем. Еш кына без геройларны әллә кайлар- дан эзләгән булабыз, ә алар һәр җирдә безнең үз арабызда, безнең белән янәшә яшиләр, ә без аларны күрмибез. Бу миңа да, сиңа да кагыла, дустым. Без Григорий Ивановичның истәлеге алдында мәңге бурычлы! — Әйе, без мәңге бурычлы!—дидем мин кабатлап. — Тик сүздә генә калмасын иде бу. һәйкәлләр вәгъдәләрдән куелмый.
Май, 1961