ЯҢА ТРАДИЦИЯЛӘРНЕ ҮСТЕРИК
Илебездә киң колач белән коммунистик җәмгыять төзү барган хәзерге шартларда хезмәт ияләрен марксизм-ленинизм идеяләре рухында тәрбияләүнең әһәмияте артканнан-арта. Совет кешеләре иң гадел, иң гүзәл җәмгыять — коммунизм җәмгыятен төзиләр, материаль байлыкларны тагын да арттыру, «һәркемнән — сәләтенчә, һәркемгә — хаҗәтенчә» дигән коммунистик принципны тормышка ашыру өчен көрәшәләр. Бу көрәш, үз чиратында, кешеләрнең культура дәрәҗәсен күтәрүне, аларның рухи байлыкларын арттыра 'баруны да күз алдында тота. Ә җәмгыятьнең үсеш логикасы шундый: иске җимерелә бара, яңа исә, юлындагы һәртөрле киртәләрне ватып, кыенлыкларны җиңеп, зур ышаныч белән алга бара. Ләкин үлемгә дучар ителгән иске җәмгыять үзенең позицияләрен алай җиңел генә бирергә теләми, әлбәттә. Ул гомерен озайтырга, теш-тырнагы белән яңага каршы торырга азаплана. Иске белән яңа арасындагы көрәш һәрвакыт традицияләр белән бәйләнгән. Искенең җимерелә баруы — бу бит инде үзе үк бер традицион күренеш. Гасырлар буе колонизаторлар табаны астында изелеп килгән илләрне генә алып карагыз: азатлык өчен көрәшкә күтәрелеп, үткән елда гына да 16 ил үзенә бәйсезлек яулап алды. Африкада, Көньяк Америка илләрендә бүген азатлык өчен каты көрәш бара. Кояш чыгуны, кояш баюны туктатып булмаган кебек, гаять прогрессив бу хәрәкәтне дә туктатырга һич мөмкин түгел. Патрис Лумумба васыятьләрен үтәү өчен батыр көрәшен дәвам иттерүче героик Конго халкы, Фидель Кастро җитәкчелегендәге ирекле Куба моның ачык мисалы. Яңалык җиңә, дидек. Совет халкының социализм һәм коммунизм төзүе — <мона ачык мисал. Марксистик тәгълимат белән, бөек Ленин идеяләре белән коралланган совет кешеләре хыялны чынбарлыкка әверелдерделәр, илебездә социализмның тулысымча җиңүен тәэмин иттеләр. Безнең илебез дөньяда иң беренче булып космоска юл ачты, без Гагариннар белән, зирәк галимнәребез, инженерларыбыз, оста куллы эшчеләребез белән горурланабыз. Кайчандыр якты максат өчен көрәштә безнең илебез бер ялгызы гына иде. Хәзер капиталистик чолганыш киртәләре челпәрәмә килеп җимерелделәр. Куәтле социалистик лагерь барлыкка килде. Моннан йөз ел элек К. Маркс: «Европада коммунизм шәүләсе йөри»,—дигән иде. Даһи фикер иясенең хыялы бүген тормышка аша — шәүлә генә йөрми инде, коммунизмның мәһабәт биналары күтәрелә хәзер. Марксизм совет кешеләре өчен, социалистик илләр хезмәт ияләре өчен җиңү байрагы булып җилферди, ул — безнең маягыбыз. Иске белән яңа арасындагы көрәш нәтиҗәсендә ул үзе дә байый һәм тулылана бара. Шуңа күрә дә марксизмны — догма түгел, бәлки конкрет хәрәкәт өчен кулланма, дип йөртәләр. И 7. „С. Ә.“ № 6 97 Соңгы вакытларда '.матбугатта марксистик пропаганданың мөһим тармакларыннан берсе —милли традицияләр турында яза башладылар. Бик кирәкле, ләкин, дөресен әйткәндә, практик яктан әлегә эшләнеп җитмәгән, шактый катлаулы мәсьәлә бу. Дөрес, дөньяга ул әле яңа гына калкып чыккан мәсьәлә дә түгел. Халыклар дуслыгын ныгыту, хезмәт ияләрен интернациональ рухта тәрбияләүне көчәйтә бару Коммунистлар партиясе практикасында һәм марксизм-ленинизм тәгълиматында иң үзәк мәсьәләләрнең берсе булды, хәзерге көндә дә шулай булып кала ул. Милли традицияләр катып калган нәрсә түгел. Совет строеның материаль базасы ныгу, алга китүе белән бергә аның өакормасы да үзгәрә килә. Безнең заманда совет кешеләренең идея ягыннан югары күтәрелүләре, югары мораль сыйфатлары, дуслык һәм үзара ярдәмләшү, коллективизм идеяләре белән сугарылулары бик гүзәл күренеш. Бу сыйфатлар мәңге яшәячәк, алар тамырларын тирәнгә җибәрә барачаклар. В. И. Ленин «Милли мәсьәлә буенча критик заметкалар» дигән мәкаләсендә, 1913 елда ук, иоке милли культура хәзинәләреннән ничек файдалану мәсьәләсен аңлатып, болай дигән иде: «һәрбер милли культурада ике милли культура бар. Пу- ришкевич, Гучков һәм Струвеларның великорус культурасы бар, — ләкин Чернышевский һәм Плеханов исемнәре белән характерлана торган великорус культурасы да бар» *. Татар халкының иҗтимагый үсешендә дә, нәкъ В. И. Ленин әйткәнчә, ике юнәлеш: ишаннар, муллалар, капкорсак байлар культурасы һәм Ямашевлар, Тукайлар, Коләх- метовлар, Камаллар исеме белән йөртелә торган демократик культура булган. Сүз, әлбәттә, революциягә кадәрге көннәр турында бара. Барыбызга да билгеле булганча, марксистлар пуришкевичларның, гучков- ларның культурасыннан, ишаннар, 1 В. И. Ленин, Әсәрләр, 20 том, Татарча басма, 17 бит. муллалар культурасыннан ваз кичәләр, Чернышевский һәм Плехановлар культурасын, Ямашевлар, Тукайлар һәм Коләхметовлар культурасын саклау һәм аның традицияләрен тагын да үстерү, баету өчен көрәшәләр. Марксизм-ленинизм эстетикасы безне пролетариатның культура мирасына, халыкларның иң яхшы милли традицияләренә, үткәндәге әдәбиятның һәм сәнгатьнең иң гүзәл казанышларына бик хөрмәт белән карарга, бик сак эш итәргә өйрәтә. Безнең илебездә антагонистик сыйныфлар, бер-берсеиә дошман милләтләр юк, бары тик бердәм коллектив булып яшәүче социалистик милләтләр генә бар. Нәкъ менә шуңа күрә дә, безнең илебездә эчтәлеге ягыннан социалистик, формасы ягыннан милли культура чәчәк ата. Партиябез милли мәсьәләне, милли традицияләрне дөрес аңларга өйрәтеп килде һәм өйрәтә. Милләтләрнең элекке заманнардан — капитализм чорыннан калган дини-мис- тик карашларын, халыклар арасында дошманлык уты кабызучы, талауга һәм көчләүгә юнәлдерелгән йолаларны, билгеле, чын-чыннан милли традицияләргә кертеп булмый. «Милли үзенчәлекләр», «культураның милли формалары» дигән төшенчәләр астына ишерелгән искелек калдыкларына, милләтчелек юнәлешләренә юл куярга ярамый. Бездә, кызганычка каршы, андый омтылышлар да булмады түгел. Мәсәлән, язучы Салих Баттал «Сигезенчесе кем?» дигән повесть язды. Әсәрнең төгәл эшләнеп бетмәвенә карамастан, автор аның бер өлешен матбугатта чыгарырга ашыкты. Хәтта әсәрнең шул кечкенә генә өлешендә дә автор милли мәсьәләне дөрес булмаган позициядән килеп хәл итәргә, ма рк с изм-ленинизм өйрәтүләре рухына туры килми торган ялгыш һәм зарарлы фикерләр үткәрергә тырыша. Тәҗрибәле язучының болай ялгышуы бик кызганыч, әлбәттә. Мондый хәлнең төрле халыкларда гасырлар буе урнашып килгән гореф-гадәтләргә, традицион күренешләргә марксистик караш җит- 98 мәү нәтиҗәсендә килеп чыкканлыгын әйтергә кирәк. Бервакыт «Сабан туйлары» тупыйда зур гына бәхәсләр булып^ алган иде. Яна эчтәлек белән оаеп килә торган бу бәйрәмгә карата күпчелек иптәшләрнең ои.к дөрес бәя бирүләре белән беррәттән, бу мәсьәләдә ялгыш фикердә торучылар да булгалады. Хәзер «Сабан туйлары» яңача үткәрелә. Бу — бәхәссез. Татарча көрәш белән ат чабышына гына корылган элекке бу бәйрәм хәзер тар рамкадан чыкты, аның эчтәлеге баеды. Җиңел атлетика һәм спортның башка төрләре буенча ярышлар уздыру кебек бик яхшы чаралар өстәлде. Бу начармыни? һич түгел! «Сабан туйлары»нда инде атларда гына түгел, мотоциклларда да чабышалар, көймәләрдә дә ярышалар. Кем яхшы сикерә, яхшы бии дә кем яхшы җырлый, — болар барысы да борын-борыннан килгән иске бәйрәмне яңа һәм гүзәл эчтәлек белән бизи торган прогрессив алымнар. Аларны беркем дә көчләп такканы юк, алар халыкның культурасы үсүе нәтиҗәсендә туган яңалыклар. Андый хәлне туктатып буламы соң? Юк, булмый! Киресенчә, прогрессив нәрсәләрнең үсүенә, киңәюенә кулдан килгәнчә һәр яклап ярдәм итәргә кирәк. Яңа традицияләр алар бик көчлеләр. Алар, объектив рәвештә, үзләренә үзләре юл салалар. Тагын бер мисал китерик. Сүз дуңгыз ите Әйе, дуңгыз ите! авылларында да эшендә хөрмәтле урынны алып килә. Татарстанда инде дуңгыз ите җитештерүнең гүзәл осталары бар. Үткән елны, мәсәлән, «МЮД» совхозы эшчесе Асия иптәш Имаметди- нова бер үзе генә дә дәүләтнең хәзерләүләр .пунктына ике мең баш дуңгыз симертеп тапшырды. Быел республикабызда дәүләткә 135 мең тонна ит тапшырылырга тиеш. Менә шуның 70 мең тоннасы дуңгыз ите булачак. Элекке заманнарда татар авылларында дуңгыз асрамаганнар һәм аның итен дә ашамаганнар, ә хәзер исә ит җитештерүне арттыруны дуңгыз үрчетүдән башка күз алдына китерергә дә мөмкин түгел. Иске традицияләр менә шулай җимереләләр, ә яңалары менә шулай җиңәләр. Коммунистлар партиясе: пролетариат диктатурасы шартларында милли культура лозунгысы — ул пролетариатның, барлык халыкларның гомуми лозунгысы дип өйрәтә. Башкача була да алмый, чөнки совет строенда милләтләр үзләре дә социалистик милләт булып торалар. Шунлыктан, аларның культуралары да социалистик эчтәлек белән сугарылган. Эчтәлеккә буйсынганы хәлдә, форма әнә шул эчтәлекне ачуга, аның үсешенә ярдәм итәргә тиеш. Шул ук вакытта күп милләтле совет культурасының формаларын да үстерә һәм камилләштерә барырга кирәк. Безнең илебездә моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар. СССР ул — күп милләтле ил. Бу хәл халыкларда гасырлар буе тупланып килгән культура байлыклары белән уртаклашуны киң оештырырга мөмкинлек бирә. Үз чиратында бу — халыкларның бөек дуслыгын тагын да ныгытуга, аларның туганлашуын, дуслык мөнәсәбәтләрен якынайта баруга ярдәм итә. Бөек Ленин: «Социализмның максаты кешелекнең вак дәүләтләргә бүлгәләнгән, һәм милләтләрнең үз кабыкларына бикләнгән булуларын бетерүдән, милләтләрне якынайтудан гыйбарәт, ул гына да түгел, — аларны кушудан да гыйбарәт» ’, — дигән иде. Безнең заманда, коммунизмны кызу темплар белән төзү бурычы уңышлы хәл ителеп килгәндә, халыклар дуслыгы ныгыганнан-ныгый бара. Милли аерымлыклар торган саен кими (баралар, социалистик милләтләр берберсенә .якыная баралар. Тормышның объектив үсеше, диалектика шуңа алып бара. Моны раслаучы фактлар хәзер бик -күп: республиканың нефть районнарында кырыкка якын милләт вәкилләре эшли. Алар хезмәт фронтында да, көнкүрештә һәм культура чараларында да дуслык, бердәмлек, югары дәрәҗәдә оешканлык үрнәкләре күр- , ' һ. Ленин, Әсәрләр, 22 том, 135 бит. F турында бара. Ул инде татар ит җитештерү 7* 99 сәтәләр. Әнә, сәхнәдә алар оештырган концерт бара. Төрле телләрдә җырлар башкарыла: татарча, русча, чувашча бииләр, биредә кем рус та, кем татар, кем чуваш, конферансье аңлатып бирмәсә, белер, хәл дә юк. Бу авыл районнарында да шулай. Мәсәлән, республиканың иң ерак районнарыннан берсен, әйтик, Актанышны алыйк. Концерт бара: рус кызлары, рус егетләре татарча җырлыйлар — хәтта акцентлары да беленми. Татар кызлары һәм егетләре рус җырларын шундый оста башкаралар — хәйран каласың. Үзешчән сәнгать түгәрәкләре членнары үти торган төрле биюләрне карагыз: үзбәк, башкорт, молдаван, украин, белорус, грузин, азербайҗан, чуваш, удмурт һәм башка халыклар биюләрен карап туймассың! Бүгенге көндә әнә шулар инде традицион күренеш булып әверелде! Төрле милләтләрнең «тел һәм лөгать алмашып» яшәүләре, культура байлыклары белән уртаклашулары нәтиҗәсендә туган хәл бу! Мондый күренешне үстерергә, киңәйтергә һәм тирәнәйтергә кирәк. Ләкин эшне үз агымына гына куярга ярамый: яңа традицияләрне халыкның культура хәзинәсе итеп кертү буенча даими эшләргә кирәк. Моның өчен яңалыкны тоя белү, күрә белү бик әһәмиятле. Әйләнә-тирәңдә нинди процесс бара, ул кая таба үсә, ничек үзгәрә һәм аңа нинди юнәлеш кирәк — боларны ачыклый алмасаң, билгеле, базиска да, өскормага да җитәкчелек итәргә мөмкин түгел. Республикада колхозларны эреләндерү кебек бик мөһим чаралар үткәрелә. Бу— директивалар буенча түгел, бәлки тормыш таләбе буенча шулай эшләнә, авылда техника прогрессы шуны сорый. Мондый хәл производство мөнәсәбәтләрен тагын да киңәйтүгә китерә, төрле милләт кешеләренең аралашуларында моңа кадәр булмаган уңай күренешләр тудыра. КПССның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре иптәш Ф. Табеев чытышларының берсендә бер бик кызыклы факт китергән иде. Соңгы елларда, диде ул, Татарстанда «Дуслык» исемендә күп кенә колхозлар оеша башлады, аларда гадәттә 5—6 милләт хезмәт иясе эшли. Бик күңелле факт: чын-чыннан дус коллективлар оеша, аларның тормышында һәм көнкүрешләрендә милли культураларның бергә кушылып, бергә үрелеп үсүен күрсәтә торган яңа, матур элементлар барлыкка килә. Традицияләр—бик катлаулы мәсьәлә. Иң мөһиме шунда ки, аны дөрес аңларга, марксизм-ленинизм өйрәтүләреннән килеп, практик эштә дөрес куллана белергә кирәк. Бервакыт бездә милләтләрне үз кабыгына бикләп куярга, тел һәм музыка мәсьәләләрендә халыкны иске рамкаларда калдырырга омтылу күренешләре чагылгалап алган иде. Билгеле, ул ялгыш карашлар каты тәнкыйть ителде һәм чын, дөрес юл күрсәтелде. Татар теле грамматикасы, терминологиясе мәсьәләләре буенча да кызу гына бәхәсләр булып узды. Шул чагында бик яхшы тәкъдимнәр, киңәшләр дә булган иде. Кызганычка каршы, мондый сөйләшүләр әлегә кадәр тиешле нәтиҗәсез калып килә. Ә грамматик чуарлыклар исә әле дә бетерелгәне юк. Бер газета, әйтик, «газета», икенчесе «гәзит», «газет» дип, берсе «әртил», икенчесе «артель», берсе «секретарь», икенчесе «сәркәтип» дип яза. «Правлениеме» әллә «идарәме», «январь»мы, әллә «гыйнвар»- мы, «колхоз»мы, әллә «калхуз»мы, «больница»мы әллә «бүльнисме»? Язылышы ягыннан да, фонетик яктан да мондый каршылыклар аз түгел әле. Бу өлкәдәге тәртипсез- лекләргә, ниһаять, чик куярга вакыттыр. Бу эштә дә яңалыкның җиңүенә ярдәм итәргә, замана таләпләренә туры килә торган форманы сайлап алырга кирәк. Татар интеллигенциясе арасында татар мәктәпләренә, музыкага карашта ялгыш позициядә торучылар бул талады. «Татар булгач, баласын укырга татар мәктәбенә генә бирсен...», «музыкада бабайлардан килә торган традиция бозылмасын...» Мондый карашларның үз ,100 татар балаларының рус мәктәпләренә кереп укырга омтылулары — бик объектив күренеш. Бу урында бер ачыклык кертеп аласы бар икән: татарчылык белән авырган кешеләр арасында үз баласын рус мәктәбенә биргән интеллигентлар да барлыгын беләдер идек без. Ә үзе татар баласын бары тик татар мәктәбенә генә бирегез дип кычкыра бит! Менә бит ул икейөзлелек! Сүз, әлбәттә, рырга тиеш. — «Моң кирәк! — диделәр «милли үзенчәлек» пәрдәсе артына поскан кайбер интеллигентлар. Нәрсә ул моң? Аның билгеләмәсен эзләп карадылар, барыбер күңелгә ятышлы билгеләмә табылмады. Бу мәсьәлә тирәсендә сүз көрәштерүләрдән шундый нәтиҗә чыгарырга мөмкин иде: бер тавыш белән бөтен көчеңә сагышны сузып җибәрсәң—моң дигәнең менә шуннан килеп чыга икән! Аны пентатоника дип тә әйтәләр, бугай. Янәсе, бу — традиция; ата-бабаларыбыздан калган, буыннан-буынга күчеп килгән, аны ничек тә сакларга кирәк. Аңлашыла ки, сүз моңны бетерү турында бармый, киресенчә, милли колоритны саклаган хәлдә, моңны баета бару турында бара бит. Совет музыка культурасы моңны бервакытта да инкарь иткәне юк һәм булмас та, яңа тормыш үзе белән яңа рухи • азык та, яңа җырлар, яңа музыкаль тавышлар да алып килә. Октябрь кояшы үзенең шифалы нурларын балкытмаган булса, татар халкы үз операсын да, балетын да булдыра алмас, бөек рус халкының культурасыннан, аның мәшһүр музыкасыннан алынган энҗе үрнәкләр белән баю мөмкинлегеннән мәхрүм калган булыр иде. Ә хәзер ул бәхетле: реалистик принципларга таянып, милли музыканы үстерә һәм баета килә. Татарстан республикасы хәзер үзе дә җыр булып яңгырый! Тирән мәгънәсендә алынган милли сәнгать кенә чын-чыннан интернациональ сәнгать була ала. Сүз менә шул турыда бара. Опералар, балетлар, симфоник поэмалар кебек катлаулы әсәрләр иҗат итүче, классик музыка үрнәкләрен уңышлы үзләштерүче талантлы композиторларыбыз белән без урынлы горурланабыз. Тормыш бервакытта да иске традицияләр буенча гына барганы юк, музыка да шул ук гел әзер сукмак буенча гына бара алмый. Татар музыкасы да үсә барып, катлаулыдан- катлаулыга күчә килеп, үзенең үсешен бүген дә дәвам иттерә торган операларга килеп җиткән. Димәк, безнең музыкабыз да иске традицияләрне генә кабатлап килми, бәлки совет кешеләренең яңа зәвыкларына җавап бирә торган яңа музыкаль формаларны да үзләштерә килә икән. Бик гүзәл күренеш бу, шунлыктан аның үсешенә һәр яклап ярдәм итү — зарури эш. Безнең заманда милләтләрне «үз кабыгына» бикләүдән дә начар авыру юк. Гел генә «татарча булсын» дип кабатлап тору да бик тискәре яңгырый. Милли горурлыкны саклау белән бергә, социалистик милләтләрнең культура байлыгыннан киң файдалану, бу юнәлештәге прогрессив элементларны күчерә бару юлы белән заманыбызның культура югарылыкларына омтылу бик кирәкле эш. Г. Тукай «Былтырның хисабы» дигән мәкаләсендә чиләнеп беткән бер милләтчедән бик ачы көлгән иде. «Мәзкүр әфәнде көздән бирле котырып, «Татар халкы», «Татар кызы», «Татар бүреге», «Татар кәхалкыңнан аерылу, аның ихтыяҗларын белмәү нәтиҗәсендә килеп чыкканын әйтергә кирәк. Үз баласын рус мәктәбенә укырга керткән татарлар берәм-сәрән генә түгел бит, дөресрәге —бу хәзер массовый күренеш. Аны туктатып буламы һәм туктатырга кирәкме соң? Булмый һәм кирәкми, әлбәттә! Моның өчен бер генә карарның да, бер генә приказның да көче җитмәячәк. Чөнки татар мәктәпләрендә ана телен, рус телен укытуны яхшырту, камилләштерә бару турында, рус мәктәпләрендә һәм бүтән халыклар мәктәпләрендә бу юнәлештә ирешелгән уңышлар белән уртаклашу, прогрессив алымнарны уртак байлык итеп әверелдерү, КПССның Татарстан Өлкә Комитеты пленумы күрсәтмәләрен төгәл үтәү турында ба 101 веше», «Татар катыгы», «Татар мөгезе» исемнәрендә көн саен диярлек әллә никадәр чүпләр бастырып, китап кибетләрен бөтенләй шуның белән тутырды. Мондый кешеләрне «сары йортка» ябалар ябуын,ләкин бер җәһәте бар: бу кадәр һәр китабын татарның бернәрсәсе белән исемләгән, үзенчә милләтче бер мәҗнүнне япканда да, «татар диваханә- сенә» ябарга кирәк...» ’, ди Г. Тукай. Коммунистлар партиясенең халыклар дуслыгын тагын да ныгыту, хезмәт ияләрен интернациональ рухта тәрбияләү, совет патриотизмын көчәйтү турындагы күрсәтмәләрен тормышка ашыру өчен көрәшкән чакта халык шагыйре Габдулла Тукайның бу сүзләрен искә төшерү бик файдалы бит. Милли традицияләр темасына матбугатта әле бик аз языла, ә лекцияләр бөтенләй диярлек укылмый. Бу темага әле рефератлар да язылганы юк, диссертацияләр дә якланмагандыр, мөгаен. Кыскасы, күтәрелмәгән чирәм бу. Әдәби мирас, культура мирасы турында аз язылмаган, аз сөйләнелмәгән. Боларга да, билгеле, милли традицияләр кебек киң мәсьәләнең мөһим бер тармагы дип карарга кирәк. Дөресен әйткәндә, безнең илебездә кызу темплар белән коммунистик төзелеш барганда, революциягә кадәр «окраиналар», «инородецлар» булып саналган, ярым феодаль хәлдә булган губерналар хәзер социалистик республикалар, крайлар һәм өлкәләр булып әверелгән, аларда индустрия чәчәк атып өлгергән, авыл хуҗалыгы бик нык үскән, халыклар дуслыгы бик нык ныгыган бер вакытта милли традицияләр дигән мәсьәлә һәм аның дөрес юлдан үсеше, дөрес хәл ителеше бик мөһихм мәсьәлә. Бу — марксистик пропаганданың иң мөһим мәсьәләләреннән берсе, безнең көндәлек практик эшебез, искелекнең бетүе, яңаның җиңүе өчен берөзлексез дәвам итәргә тиеш булган көрәшебезгә тыгыз бәйләнгән мәсьәлә. 1 Габдулла Тукай, Әсәрләр, 4 том, 121 бит. Буыннан-буынга күчеп килгән аралашу, экономик һәм культура мөнәсәбәтләре, ниһаять, географик хәл традицияләрнең ныгып урнашуына, үсешләренә йогынты ясамый калмыйлар. Безнең республиканың географик хәле бик уңай. Ул РСФСР территориясендә, ягъни Рә- сәйнең нәкъ урта бер җиренә урнашкан. Бу татар халкының зур бәхете. Чөнки аңа бөек рус халкы һәм башка тугандаш халыклар белән элек-электән тыгыз элемтәләр урнаштырырга, хуҗалык һәм культура хәзинәләре белән алмашырга, авыр язмыш хәленнән чыгу өчен көрәштә бергәләшергә, бер сүз белән әйткәндә, «хәл-әхвәл» белешеп торырга ярдәм иткән. Гасырлар буе килгән тарих моны яхшы белә. Бөек Октябрь революциясе Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, халыклар дуслыгы байрагын тарихта булмаган яңа югарылыкка күтәрде, бу — зур тарихи җиңү! Әйе, татар культурасының үсеше рус культурасы белән нык бәйләнгән. Төптәнрәк уйлап караганда, бу очракта «йогынты» сүзен куллану үзе генә дә күп нәрсәләр турында сөйли: традицион дуслык элемтәләре, туганнарча аралашулар булмаган тәкъдирдә нинди йогынты турында сөйләргә мөмкин соң?!. Гел Тукай искә төшә, ничек җырлый бит ул: ...Рус җирендә без әсәрле, эзле без, Тарихында бер дә тапсыз көзге без. Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып... һич бетәрме тарихи бу бергәлек?— Без туган бер җепкә бергә теркәлеп. Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез... Бөек рус халкы белән татар халкы арасында күп гасырлар буе буыннанбуынга килгән дуслык элемтәләре турында Габдулла Тукайдан да остарак әйтеп булмас! Татар совет язучылары да үз әсәрләрендә бөек рус халкы белән, илебезнең бү- тән халыклары белән борын заманнан килгән безнең дуслыгыбыз турында бик оста һәм матур итеп язып килделәр. Бу инде татар совет әдәбиятының мактаулы темасына әверелде. Ләкин бу тема әле тагын да үстерелергә, яңа шартларга ту- лысынча җавап бирсен өчен язучы каләме бу юнәлештә шомара барырга тиеш. 1960 елда, культура эш- леклеләре белән партия һәм хөкүмәт җитәкчеләренең очрашуы вакытында, КПСС Үзәк Комитеты Президиумы члены, КПСС Ү(зәк Комитеты секретаре иптәш М. Суслов бо- лай диде: «Бары тик бер милли культураны икенчесеннән аерымлап торган нәрсәне генә, яки бары тик халыкның үткәне белән, аның тарихы белән бәйле нәрсәне генә, социаль һәм милли изү шартларында халыкның авыр тормышын чагылдырган нәрсәне генә милли традиция дип санау дөрес булмас иде. Яңа традицияләрне, коммунистик төзелешнең барышында совет социалистик милләтләрнең үзара мөнәсәбәтләрендә оеша торган уртак сыйфатларны сизгеррәк күрергә һәм якларга кирәк. Милли культура үсешендә илебез халыклары тормышында һәр көнне туып килә торган яңа коммунистик нәрсәне барлык чаралар белән якларга һәм үстерергә кирәк!»1 Гомерен кичергән, ә күп очракларда халыкка дин башлыклары тара- ,’<<Совет әдәбияты» журналы, №9, I960 ел, 7—8 битләр. фыннан гасырлар буе көчләп тагып киленгән традицияләргә каршы яңа традицияләрне куярга кирәк. Латвия ССР да хәтта яңа традицияләрне кертү буенча махсус Советлар төзелгән һәм алар бу юнәлештә зур эш алып баралар. Бу эшкә иҗат оешмалары да зур ярдәм күрсәтәләр. Бик дөрес эшләнә. Чөнки 6v эш хезмәт ияләрен, бигрәк тә безнең яшьләребезне, коммунистик рухта тәрбияләү белән бәйләнгән. Шунлыктан, мондый чараларны үткәрү бик файдалы эш. Безнең тарихчыларыбыз, әдипләребез өчен бу мәкаләдә куелган мәсьәләләрне җентекләп өйрәнү өчен материаллар һәм документлар җитәрлек. Барыннан да элек, «Татарстан партия оешмасында масса- политик һәм идеологии эш торышы һәм аны яхшырту чаралары» турында КПСС Үзәк Комитетының 1944 елгы карары нигезле кулланма булып тора, һәр эштәге кебек, бу юнәлештә дә марксистик-ленинчыл принципларны саклау — бик мөһим бурыч. Яңа традицияләрнең эчтәлеге социалистик Ватанга, Коммунистлар партиясе эшенә чиксез бирелгән булудан, интернациональ бердәмлекне, халыклар дуслыгын, совет патриотизмын ныгытудан, бер-береңә ярдәмне көчәйтүдән, коллективизм идеяләрен армый-талмый үзләштерә килүдән гыйбарәт. Марксистикленинчыл тәгълимат шулай дип өйрәтә. 103 СӨЛӘЙМАН ГАФАРОВ БИЗӘКЛЕ ДИВАРЛАР АРТЫНДА... 1. ТӨННЕ көн ДИП РАСЛАТЫРГА АЗАПЛАНУЧЫЛАР индидер бер илнең бик кансыз, явыз патшасы карт көнендә йоклый алмый газап чигә. Ниләр генә эшләми ул, аны нинди генә табип^ар дәваламый, барыбер файдасы булмый: төннәр буе уяу ята. Ниһаять, вәзирләре киңәше белән ул: «Шушы көннән башлап барлык кешеләр караңгы төннәрне якты көн дип исәпләргә тиешләр», дигән закон чыгара һәм шул законны бозучыларны үлем җәзасына хөкем итәргә куша. Шуннан соң бу патшалыкта «төннәр хәзер, яктырып, кояшлы, якты көннәргә әйләнде» дип, караңгы төннәрне мактаган меңнәрчә китаплар языла. Ләкин сукыр булмаган һәркем, бу законга карап кына, төннең элекке кебек үк караңгы килеш калуына аз гына да ШИКЛӘНМИ. Капиталистик дөньяның бүгенге хуҗалары андый шаккатыргыч законнар чыгармыйлар чыгаруын. Ләкин алар да, югарыда сөйләнгән карт патшадан һич тә калышмыйча, кешеләрне элекке капиталистик строй «халык капитализмы» белән алыштырылды, хәзер ул «гөрләп үсүче системага әйләнде» дип ышандырырга азапланалар. Җитмәсә, гөрләп үсүче «халык капитализмы» системасындагы үрнәк ил дип Америка Кушма Штатларын тәкъдим итәләр. Моннан өч ел элек Америка профессоры М. Лернерның «Америка цивилизациясе. Бүгенге АКШта тормыш һәм идеяләр» исемле* бер китабы дөньяга чыкты. Америкача яшәү принцибын теше-тырнагы белән якларга хәзер торган бу профессор үзенең китабында «бердәм, ирекле һәм чәчәк атучы» АКШ, аның «ирекле һәм бәхетле гражданнары» турында сафсата сата. Имештер, бүгенге АКШта капиталистик строй өчен хас булган изелүче һәм изүчеләр, байлар һәм хәерчеләр дә юк, капма-каршы бу ике сыйныф арасында антагонистик каршылыклар да беткән икән. Америкада эксплуататорлар һәм изелүчеләр күптән беттеләр, бөтен Америка халкы, бер семья кебек, гаять тату һәм дус яши, ди бу профессор. Тормыш фактлары буржуазия идеологларының һәм төрле ревизионистларның бу уйдырмаларын бөтенләй юкка чыгара. Буржуаз пропаганданың, шулай ук аның ачык һәм яшерен агентларының бернинди хәйләләре дә капиталистик стройный, шуның белән бергә Америка тормышының да, чын йөзен — анын ерткычлыгын һәм изүче строй булуын халыктан яшерә алмый. 1959 елда, Америка Кушма Штатларына баргач, Совет Хекүмәте башлыгы Н. С. Хрущев, Америка дәүләт департаменты вәкиле Лоджның үз иҗтимагый һәм экономик системасын үтә төче мактап сөйләгән реченә җавап игеп, болай дигән иде: «...Хәзерге вакытта капитализмның үз тарафдарлары да аны макта