Яңа китаплар
А. Расихның «Бөек могҗиза» исемле китабы урта яшьтәге мәктәп балалары өчен чыгарылган. Туклану азыклары һәм терлекчелек продуктларының кеше тормышындагы әһәмиятен аңлаткан фәнни очерклардан торган бу китап популяр тел белән, укыр өчен шактый кызыклы итеп язылган. Китап «Яктылык балалары», «Кырлар патшасы һәм аның яраннары турында хикәя», «Катлаулы сынаулар» һәм «Әйдәгез, якты чырайлы апалар янына» дигән бүлекләрдән, һәр бүлек кечкенә-кечкенә аерым хикәяләрдән тора. Хнкәядәнхикәягә язучы укучыларны безне чолгап алган табигать, андагы матдәләр, ул матдәләрнең үзенчәлекләре белән таныштыра, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының без белмәгән бик күп серләрен ачып бирә. «...Гөрләп торган урманнарга, я булмаса бил тиңентен булып котырып үлән үскән болыннарга ни җитә!.. Тирәякта сагызлы бөреләрнең яки юкә чәчәкләренең хуш нее аңкый... Борынга тәмле җиләк исе килеп керә... Без — совет кешеләре яшеллекнең кадерен бик беләбез һәм шуңа күрә, кайда гына яшәсәк тә, тирәюнебезне яшеллек бе- лЗн бизәргә ашкынабыз: агачлар утыртабыз, чәчәкләр үстерәбез... Алар, гүзәл булулары өстенә, тагы җир йөзендәге барлык тереклекнең, шул исәптән, кешеләрнең төп таянычы да. Әгәр җир йөзендә яшел яфрак дигән нәрсә булмаса, җан иясе кояш нурларындагы яшәү өчен кирәк булган энергиядән файдалана алмас иде» (7 бит). Нинди хикмәтле көч яшеренгән соң ул яшел яфА. РАСИХ < БӨЕК j МОГҖИЗА { ракларда? Хикмәт яшеллекләрдәге «хлорофилл бөртекләре» дип аталган бик вак әйберләрдә икән! Яшеллекләргә яктылык төште исә, хлорофилл сискәнеп «уяна» һәм углекислота белән судан крахмал, шикәр кебек органик матдәләр ясый башлый. Урыны-урыны белән автор безне фантазия дөньясына алып керә, табигатьтән алырга мөмкин булган искиткеч мөмкинлекләр — «бөек могҗизалар» белән таныштыра. Әйтик, без хлорофилиы ясалма юл белән булдырырга ирештек, ди. Ул вакытта без аны теләгән нәрсәбезгә, әйтик, киемнәребезгә яки зонтка сылый алабыз. Ул чакта зонт кояш нурларыннан органик матдәләр эшләп чыгаручы аппаратка әйләнә. Шулай итеп, без үз организмыбыз өчен кирәкле туклану матдәләрен турыдантуры кояштан ала башлаячакбыз икән. Бу үзе генә дә ни тора бит! «Бөек могҗиза» китабы безгә үсемлекләрдә була торган туклыклы матдәләр турында мәгълүматлар бирә, хикмәтле витаминнарның үзенчәлекләрен, терлекчелек мәсьәләләрен аңлата. Без ит, май, сөт җитештерү буенча якын елларда Америка Кушма Штатларын узып китү өчен көрәшәбез. Терлекчелекне бик нык үстерү, аның продуктивлыгын арттыру өчен мул азык базасы кирәк. Сыерның сөте теле астында, дигәннәр бит бабайлар. Аннан соң әле терлекләр өчен теләсә нинди азык бер үк дәрәҗәдә кыйммәтле дә түгел. Димәк, ашата белергә дә кирәк икән. Бер төр азык, мәсәлән, продукт бирүне әллә ни күп арттырмый. Ә икенче төр азыкларны ашатканда, терлекләрнең сөте, мае, ите бик нык артучан була. Терлекчелек продуктларын арттыру белән бергә, без терлекчелектән алына торган продуктларның үз- 148 кыйммәтен киметү өчен дә: арзан сөт, арзан ит алу йчен дә көрәшәбез. Менә шушы катлаулы мәсьәләләрне алдынгы совет фәненә нигезләнеп эш иткәндә генә уңышлы чишәргә мөмкин. Илебездә бөртекле культуралар чәчү мәйданы ел- данел үсә бара. Җидееллык ахырында бездә 11 миллиард пот ашлык җитештереләчәк. Ашлыгы арткач, аның саламы да күбәячәк бит. Әгәр без шул саламны, басуларда чертеп яки яндырып әрәм иткәнче, сөткә, иткә, майга әйләндерсәк, яхшырак булмасмы?! Чыннан да, саламда да туклыклы матдәләр бар бит. Салам клетчаткага бик бай. Әнә шул клетчатканы таркату ысулларын таба алсак, терлекләр өчен ул иң туклыклы азык матдәләренең берсенә әйләнәчәк. Моның өчен химик реактивлар кирәк икән. Ә җидееллыкның ахырында бездә теләсә нинди химик реактив та җитәрлек булачак. Димәк, терлекчелекне үстерү өчен зур перспективалар ачылачак. «Без күп гасырлардан бирле иң әйбәт кешеләр хыялланган гадел һәм бәхетле тормыш төзибез. Без коммунизм төзибез. Ләкин коммунизм ул материаль байлыклар булса гына туа ала. Шул исәптән, туклану азыклары, терлекчелек бирә торган туклану продуктлары мул булырга тиеш. Әгәр минем язганнарым синдә кызыксыну уятса, алар коммунизм өчен көрәшнең бер әһәмиятле өлкәсе булган терлекчелекнең хезмәтенә, осталарына, белгечләренә, галимнәргә карата хөрмәт тудырса, мин бик шат булырмын»,— диелә китапның ахырында. Ышанып әйтә алабыз: «Бөек могҗиза» китабын укучылар яратып укырлар. Г. Камалов. 1 Мәктәп сәхнәләре өчен яраклы драма әсәрләренә мохтаҗлык гаҗәп зур бездә. Драматургия мәсьәләләре буенча үткәрелә торган төрле киңәшмәләрдә дә, татар совет балалар әдәбиятының торышын тикшерүгә, үзешчән сәнгать коллективларын яхшы репертуар белән тәэмин итүгә багышланган җыелышларда да бу турыда һәрвакыт әйтелеп килә. Шуңа күрә бу юлдагы һәрбер хезмәт, һәрбер яңа китап зур игътибар белән каршы алына. Татарстан китап нәшрияты, балалар өчен дип язылган сәхнә әсәрләрен җыеп, аларны аерым китап итеп чыгарды. «Мәктәп сәхнәсе» дип исемләнгән бу җыентыкка барлыгы алты пьеса тупланган. Төрле авторлар тарафыннан һәм төрле әдәби осталыкта язылган ул пьесаларны бер нәрсә берләштерә — алар барысы да хезмәт темасына багышланганнар. Укытуны хезмәт белән бәйләү, балаларны хезмәт күнекмәләренә өйрәтү, аларда физик хезмәткә мәхәббәг тәрбияләү иң әһәмиятле мәсьәләләрдән саналган бер вакытта язучыларыбызның шул ук проблемаларны күтәрүләре бик куанычлы хәл, әлбәттә. Китап Г. Нәбиуллинның «Алтын нарат» исемле пьесасы белән ачыла. Автор мавыктыргыч сюжет алымнары тапкан, физик хезмәтнең поэзиясен шактый оста күрсәтә алган. Әсәр, чыннан МӘКТӘП i 1 СӘХНӘСЕ ? * i да, балаларда хезмәткә мәхәббәт уятырлык. Җыйнак һәм җанлы күренешләр, җиңел һәм йөгерек тел әсәрнең әдәои кыйммәтен арттыралар. Г. Нәбиуллинның «Тын елга буенда» исемле пьесасы да нигездә уңышлы язылган. Образлары эшләнгән, әсәр җыйнак, уңышлы конфликт табылган. А. Әхмәтнең «Иптәшләр белән» һәм Г. Бакировнын «Безнең матуркайлар» исемле пьесалары күтәргән темалары белән әһәмиятле- ләр. Аларның беренчесендә коллективизм идеяләренең көче күрсәтелә, дин сөреме белән агуланган семьяда яшәүче Тәнзилә исемле кызның иптәшләре һәм укытучылар коллективы ярдәмендә дөрес юлга чыгуы сурәтләнә. «Безнең матуркайлар»да 6 класс укучыларының сыерлар фермасын шефлыкка алулары турында языла. Ләкин җыентыкка кертелгән пьесаларның зур өлешенең сыйфаты, кызганычка каршы, түбән, алар әдәби яктан начар эшләнгәннәр: конфликтлары анык түгел, образлары бик ясалма, композицияләре таркау. Мисал өчен Н. Дәүлинең «Дуслар» исемле пьесасын алыйк. Пьесада Бөек Ватан сугышы елларында әтиәни- сез, йорт-җирсез калган Коля исемле рус малаеның үз тормышлары да бик үк Җиңел бармаган Фатима апалар семьясында җылы почмак, яхшы дуслар табуы турында сөйләнә. Ләкин, турысын әйтик, автор сайланган материалын, әйтергә теләгән фикерен укучыларга җиткерә алырлык әдәби алымнар таба алмаган. Әсәрнең анык бер конфликты да, эзлекле бер сюжет линиясе дә юк, нәтиҗәдә пьеса артык озын, ялыктыргыч һәм таркау чыккан. Пьесада беренче пәрдәнең яртысы буе мәктәп балаларының Зоя турында укулары һәм аның батырлыгына сокланулары языла. Икенче яртысында Фатима апалар өенә Коляның китерелүе тасвирлана. Икенче пәрдәдә вакыйгалар колхоз бакчасында бара. Пионерлар колхоз бакчасын шефлыкка алганнар икән дә, хәзер менә Гата бабайга ярдәмгә килгәннәр. Шунда Гариф исемле «шаян, тыңламаучан» бер пионер, эшлисе урында, уен ягын гына кайгыртып йөри. Автор нинди генә начар сыйфатлар такмаган бу «тыңламаучан» пионерга. Ул ялкау да, булдыксыз да, куркак та, сугыш чукмары да, мактанчык та, урлаша да һ. б., һ. б. Бөтен пәрдә буенча пионерлар, колхоз председателе, Гата бабай әлеге тәрбиясез малайдан көләләр, аны яхшы, әйбәт булырга өндиләр. Өченче пәрдәдә мәктәп балалары сугышчыларга җибәрү өчен әйбер җыйныйлар. Анык эшләнгән конфликт булмау аркасында «Безнеп матуркайлар» пьесасының да әдәби кыйммәте нык кына кими. Пьесада матур гына билгеләнгән образлар бар, ләкин, сюжет таркаулыгы аркасында, алар да ахырга кадәр җиткерелмәгәннәр. «Мәктәп сәхнәсе» җыентыгына кертелгән күпчелек пьесалар өчен уртак булган тагың бер кимчелеккә тукталыйк. Нигәдер, безнең балалар өчен язылган әсәрләрнең күбесендә конфликт итеп олылар белән балалар арасындагы каршылыклар гына алына. «Алтын нарат»- та төп бәрелеш агач урларга йөрүче Зөфәр белән пионерлар арасында бара. «Иптәшләр белән» пьесасында мәктәп балалары һәм укытучылар Тәнзиләнең начар абыйсы һәм әбисенә каршы көрәшәләр. «Безнең матуркайлар»да балалар сыер савучы Фәүзия белән каршылыкка керәләр. Нигәдер, бу әсәрләрнең һәрберсендә һәм һәрвакыт апалар белән абыйлар — тискәре, ә балалар — уңай образлар итеп бирелгәннәр. Без балалар белән олылар арасында конфликт булмый, дип әйтергә теләмибез, әлбәттә. Әмма һәрвакыт андый конфликт белән генә мавыгу ярамый бит. Олылар белән балалар арасындагы каршылыкларны сурәтләгәндә буяуларны аз гына дөрес салмадыңмы, тормыш чынлыгы югала. Зурлар образлары схемага я карикатурага әверелеп китәләр, ә балалар кирәгеннән арты» акыллы башка әйләнәләр, «Безнең матуркайлар’»да. мәсәлән, фермага беренче мәртәбә килгән 6 класс балалары шулкадәр «акыллы башлар», шулкадәр күп бе» ләләр ки, акыллы киңәшләрне уңга да, сулга да «сибәләр» генә. Сыерларга саламны ничек итеп салу, онны ничек кушу, идәннәрне цементлау кирәклек турында да— барысын да беләләр һәм барысын да бив җиңел генә эшләп тә куялар. Фәүзияне фермада калдыруның да әмәлен шул ук Гамилләр таба, . олылар аларга бары тик ярдәм итеп кенә йөриләр була. Мәктәп сәхнәләре өчен язылган әсәрләрдә тематиканы, алымнарны бик НЫБ төрләндерәсе бар әле. Җыентыктагы әсәрләрдә хәреф хаталары, начар җөмләләр, фикер төгәлсезлек» ләре дә очрый. Г. Нәбиуллинның пьесасы бер урында «Тын елга буенда» дип, ә эчтәлектә «Тын елга» дип басылган. «Эш беткәч уйнарга ярый» бер пәрдәлек пьеса диелгән, ә текст башына ни өчендер зур итеп «беренче пәрдә» дип язып куелган. «Алтын нарат»т® Фәрид, ә «Безнең матуркай- лар»да — Фәрит йөри һ. б., һ. б. Азат Әхмәдуллаң^