XXII НЧЕ СЪЕЗДНЫ КАРШЫЛАГАНДА
Совет халкы Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә гаять зур уңышларга иреште. Илнең экономикасы алга китүдә булсын, фәннең һәм культураның чәчәк атуында булсын, хезмәт ияләренең тормыш шартлары яхшыруда булсын —безнең уңышларыбыз көн- нән-көн арта бара. Моның шулай икәнен Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы мисалында да ачык күрергә мөмкин. Моннан сигез еллар элек хәзерге нефтьчеләр шәһәре урынында кечерәк бер район үзәге иде. Анда килеп чыгу өчен шактый юллар урап йөрергә кирәк иде. Анда, казылып ташланган чокырлар буйлап йөри- йөри, кирәкле йортны да тиз генә таба алмый идең. Инде менә бүген килеп карасаң, синең каршыңда бакчалары, төз урамнары, ак таштан салынган йортлары белән матур яңа шәһәр калка. Ул ел саен үсә, ел саен матурлана, ел саен көч җыйный бара. Әлмәттә хәзер илле биш меңнән артык кеше яши. Шәһәр әйләнәсендә йөзләгән нефть скважиналары үсеп чыкты. Нефтьчеләр төялгән вахта машиналары һәркөн иртән шәһәрнең барлык якларына чыгып китәләр. Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте хезмәт кешеләренең тормышы матур булсын, уңайлы һәм әйбәт булсын өчен барлык чараларны күрә. Безнең шәһәрдә, мәсәлән, торак йортлар үзәктән ягып җылытуга көйләнгән, кухняларда газ бар, су бар, канализация эшли, йортларга ванналар куелган. Шәһәрдә — алтмыш ике магазин, утыз тугыз ларек, унбер ашханә, ике йорт кухнясы, ике ресторан һәм милли ашлар кафесе эшли, йортлар салу бик тиз бара. Моның шулай икәнен кайбер мисаллар раслый ала. Әле моннан өч ел элек кенә елына утыз ике мең квадрат метр торак мәйдан тапшырылган булса, 1960 елда инде ул кырык мең квадрат метрдан артып китте. Дүрт катлы-торак йортны алтышар ай буена салу заманнары күптән артта калды инде. Төзүчеләр андый йортны хәзер утыз көн эчендә өлгертәләр. Индустриаль алымнар куллану, акыллы машиналарны эшкә җигү кешеләрнең авыр хезмәтләрен җиңеләйтте һәм вакыт та янга кала башлады. Шәһәрнең матур һәм чиста булуы өчен, яшеллеккә бай булуы өчен көрәшү — калада яшәүче һәркемнең изге бурычы. Әлмәт җәмәгатьчелеге ишек алларын, урамнарны яшелләндерүдә байтак катнашты. Комсомоллар көче белән бакчалар утыртылды. Ләкин әле бу өлкәдә безгә илебезнең Ленинград кебек зур традицияле шәһәрләреннән үрнәк аласы бар. Торак йортлар белән бергә, шәһәрдә балалар бакчалары һәм яслеләр өчен унөч капиталь йорт салынды; мастерскойлары һәм тәҗрибә С 80 участоклары булган тугыз эшли, шулардай берсе мәктәп-интер- ■нат, айда дүрт йөз бала тәрбияләнә. Быел май бәйрәме парадында ин- тернат-мәктәп укучыларының тигез сафларда, үз оркестрлары маршына басып үтүләрен һәркем эчке бер соклану белән карап торды. Әлмәттә зур гына больница шәһәрчеге, нефтьчеләрнең Техника йорты, кинотеатр, клублар, кунак йорты, химчистка фабрикасы бар. Татарча һәм русча ике газета чыга. Әлмәт татар театры, республиканың барлык районнарында булып, меңнәрчә тамашачыга культура хезмәте күрсәтте. Узган елны ул Чиләбе һәм Свердловск кебек зур индустриаль шәһәрләргә гастрольгә барды, соңыннан ул шәһәрләрнең хезмәт ияләре, театр исеменә җылы сүзләр әйтеп, рәхмәт хатлары яздылар. Менә биш ел инде шәһәрдә әдәби берләшмә яши, ул шәһәр һәм район нештә яшиләр, шуңа күрә ал арның иҗади үсүләре, тормышны тирәннән белүләре өчен барлык шартлар бар. КПССның Әлмәт шәһәр комитеты нефть каласында яшәүче язучыларның тормыш шартларын уңайлы ,итү, иҗатлары өчен мөмкинлекләрне тудыру турында кайгыртты һәм .менә хәзер без Әлмәт әдипләренең КПССның XXII съездын зур күләмле, эчтәлекле әсәрләр белән каршылауларын канәгатьләнү белән искә алып үтәбез. Шулай ук әдәби . берләшмәнең нефтьчеләр, төзүчеләр һәм интеллигенция арасыннан сәләтле яшь көчләрне табып алу, аларны үстерү буенча да эшләгән эше игътибарга лаек. Әлмәт нефтьчеләре, илебезнең ■барлык хезмәт ияләре белән берлектә, КПССның XXII съездын хезмәт уңышлары белән каршыларга җыеналар. Скважиналар бораулауның темпы көннән-көн үсә. «Әлмәт- бурнефть» трестының 1953 елгы эшен бүгенге эше белән чагыштырып карасак, тау чаклы аерма күрербез. 1953 елда барлыгы 133042 (бер йөз утыз өч мең кырык ике) метр борауланып, еллык задание 90,4% ка үтәлсә, 1960 елда бу тизлек алты мәртәбә артты, ягъни 611 987 метрга җитте. Файдалы тизлек 1953 елда станок-айга 365 метр булса, 1960 елда 2250 метрга чаклы күтәрелде. Моннан сигез ел элек бер бригада елга дүрт мең метр чамасы бораулый иде, ә узган елда бер бригаданың бораулавы 25 мең метрдан узып китте, хәтта аерым бригадалар 30 мең метрдан да арттырып җибәрделәр. Димәк, хезмәт җитештерүчәнлеге сигез ел эчендә биш мәртәбәдән артып китте, бушка үтә торган вакыт 20 мәртәбәдән күбрәккә кимеде. Бик гыйбрәтле саннар бу. Әгәр аларның һәркайсы турында ныклап уйлап карасаң, ничек соң шулчаклы зур тизлекләргә ирешелде дигән сорау тууы мөмкин. Болар бораулау техникасындагы үзгәрешләр белән, бораулаудагы технология белән, буровойлар төзүдәге индустриаль методлар белән бәйле. Ләкин машиналар ничаклы гына куәтле булмасын, беренче чиратта бораулау тизлеген арттыруда төп көч — кешеләр. Машина үзе, кешедән башка, җансыз, салкын әйбер бит ул. Аны хәрәкәткә китерү, аны ничегрәк файдалану кешеләрнең эшкә булган мөнәсәбәтләреннән килеп чыга. Менә монда инде бораулаучыларның батыр хезмәтен, көзге салкын яңгырларда, кышкы аяусыз суыкларда ачык һавада башкарган ге- роик эшләрен берни белән дә алыштырып булмый. Алар язучыларның китапларына керергә, аларның баш геройлары булырга бик тә хаклы кешеләр. Әле күптән дә түгел бит безнең шәһәргә Азербәйҗаннан һәм Украинадан, Куйбышев өлкәсеннән һәм Пермьнән, күршебез Башкортстан- нан һәм ерак Әрмәнстаннан — илхезмәт ияләренә культура хезмәте күрсәтү ягыннан бик файдалы һәм кирәкле эш башкара. Промышленность шәһәрләрендә язучыларның туплануы безнең республикада әле беренче мәртәбә бугай. Безнеңчә, культура үсеше өчен зарури булган мондый иҗат оешмаларын башка индустриаль шәһәрләрдә дә булдыру кирәктер. Культура министрлыгы ■ бу мәсьәләгә җитди карарга тиеш. Чөнки иҗат работниклары бездә турыдан-туры халык белән бәйлә 6. wc. Ә.“ № 6. 81 ыең барлык якларыннан нефтьче осталар Әлмәт яшьләрен яңа эшкә өйрәтергә килгәннәр иде. Аларның иптәшләрчә киңәше һәм дуслык ярдәме Әлмәт бораулаучыларына осталыкларын арттырырга, алай гына да түгел, үзләренең остазларын узып китәргә мөмкинлек бирде. Хәзер тәҗрибә алыр өчен илнең барлык якларыннан нефтьчеләр Әл- мәткә җыела башладылар. Узган ел шундый семинарда илнең унтугыз өлкәсеннән килгән бораулаучылар катнашты. «Әлмәтбурнефть» тресты бораулау темпы буенча илдә иң алгы урыннарның берсенә чыкты һәм техник-экономик күрсәткечләр буенча 1965 елга планлаштырган дәрәҗәгә 1960 елда ук килеп җитте. Трест коллективы XXII съезд хөрмәтенә күтәренке йөкләмәләр алган иде. Быелның беренче кварталы ул йөкләмәләрнең уңышлы үтәләчәген күрсәтте. Беренче квартал йомгаклары буенча трест коллективына РСФСР Министрлар Советының һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл Байрагы белән беренче дәрәҗә акчалата бүләк бирелде. Социалистик ярышның авангардында мастерлар Михаил Николаев, Иван Моржавин, Андрей Кондратьев, Тәлгат Бикчурин җитәкчелегендәге бригадалар — коммунистик хезмәт бригадасы исемен алган бригадалар бара. Нефть чыгаручылар да бораулаучылардан калышмыйлар. «Әлмәтнефть», «Әлкииефть» промысел идарәләре һәм «Бөгелмәнефть» идарәсенең дүртенче промыселы хезмәттә зур уңышларга ирештеләр. Җидееллыкның икенче елында «Әлмәт- нефть» идарәсе коллективы илгә планнан тыш уннарча мең тонна кара алтын бирде. Нефть чыгару мастерлары Корчагин, Зикунов, Соколов җитәкләгән бригадалар үзләре генә дә планнан тыш 246 мең тонна нефть бирделәр. Нефть промышленностендагы уңышлар нефтьчеләрнең һәм төзүчеләрнең фидакарь хезмәтләре аркасында, шәһәр һәм район хезмәт ияләренең бердәм рәвештә тырышып эшләүләре аркасында булды. Промыселларда, бораулау контораларында, төзелеш мәйданнарында төрле милләт вәкилләре: руслар һәм татарлар, башкортлар һәм казакълар, украиннар һәм белоруслар, үзбәкләр һәм әрмәннәр, грузиннар һәм азербәйҗаннар, эстоннар һәм молдаваннар эшли. Алар барысы да XXII съездны лаеклы каршылау өчен бердәм девиз белән: иртәгә бүгенгедән яхшырак эшләргә дип эшлиләр. Ташчылар бригадиры Социалистик Хезмәт Герое Рәшит Саттаров бригадасы хезмәт темпын ай саен арттыра бара, акчага һәм материалларга экономия ясый. Бу бригада салган йортларны Әлмәт- нең кайсы башына барып карасаң да күрергә мөмкин. Шәһәрнең предприятиеләрендә, районның колхозларында һәм совхозларында коммунистик хезмәт алдынгылыгы өчен көрәш моңарчы булмаганча зур хезмәт күтәренкелеге тудырды. 187 бригада, цех һәм предприятие, 543 алдынгы эшче коммунистик хезмәт коллективы яки коммунистик хезмәт ударнигы дигән исем алу өчен көрәшкә күтәрелде. Бу ярышка шәһәр һәм район буенча сигез мең кеше катнаша. 46 коллективка инде бу исем бирелде. Мисал өчен Мария Потапова җитәкчелегендәге буяучылар бригадасын алырга була. Бригадада, яңа техниканы файдаланып, эшне тизләтүгә, уйлап табуга бик нык игътибар бирелә. Комсомолка Моданова тәкъдиме буенча идән шлифовать итү кебек авыр эш машинага көйләнде, ә бу үзе генә дә хезмәт җитештер үчәнлеген 13 мәртәбәгә тизләтте, шул ук вакытта эшнең сыйфаты да күтәрелде. Бригада коллективы тыгызланган һава ярдәмендә югары катларга ком яки цемент ише материалларны менгерү һәм су күтәртү эшләрен машинага көйләде. Бер сөенечле хәлне аеруча басым ясап әйтеп үтәргә кирәк: безнең нефтьчеләр һәм төзүчеләр үзләренә йөкләнгән бурычларны гына үтәп калмыйлар, хезмәтне җиңеләйтү, эшне тизләтү буенча моңарчы яшерен яткан мөмкинлекләрне ачалар. Уйлап табуларның, камилләштерү 82 га кадәр күтәрелде., Промышленность предприятиеләрендә, колхозларда һәм совхозларда яңа кеше, безнең заманның алдынгы кешесен тәрбияләү мәсьәләсе җитди куелган. Бу бигрәк тә коммунистик хезмәт коллективларында яхшы башкарыла. Алыйк шундый бер мисалны. «Әлмәтнефть» идарәсенең икенче промыселында (бу промысел коммунистик хезмәт промыселы дигән исемне алу өчен көрәшә) оператор Корнеев эшли иде. Иптәшләре аның эчеп йөрүен, семьясында үзен начар тотуын, соңыннан хатынын ташлап киткәнен белделәр. Корнеев институтны да ташлаган булып чыкты. Промыселның партия оешмасы, профсоюз һәм комсомол оешмасы юлдан язып барган операторны юлга кертү, аны тәрбияләү буенча зур эш эшләде. Аңа ялгышуын .иптәшләрчә, бик ныгытып аңлаттылар, җәмәгать эшләренә тарта башладылар. Иптәш Корнеев аңа начарлыкка әйтмәүләрен, аңа чын күңелдән ярдәм итәргә теләүләрен аңлады. Эшләгән эшен җиренә җиткереп эшли торган әйбәт оператор гына булып калмады, актив җәмәгать эшчесе дә булып китте. Хәзер ул семьясы белән тату яши, яңадан кичке нефть институтына укырга керде, бик яхшы билгеләренә генә укый; яхшы эшләве һәм үз- үзен башкаларга үрнәк итеп тотуы өчен гади бер оператордан мастер ярдәмчесе итеп күтәрелде. Яки шул ук промыселдан иптәш Игошинны алыйк. Элек ул өзлексез эчә иде. Семьясында гауга куптарган вакытлары да булды. Коллектив аны вакытында күреп, вакытында туктата белде. Хәзер Игошин эшендә дә, семьясында да үзен әйбәт тота, кичке нефть институтында укый. Шулай инде ул: кешеләрнең бер ягы әйбәт, икенче ягы начар дип кенә карарга ярамый, чөнки бер ярамаган эш икенче ярамаган эшне китереп чыгара, шуңа күрә алдынгы коллективлар иң элек төп явызлыкны табарга, аннары шуны бетерергә тырышалар. Хезмәт ияләрен алдынгы эшчеләр һәм актив җәмәгать кешеләре итеп тәрбияләүдә халыкка культура хезмәте күрсәтүнең әһәмияте бик зур. Әлмәттәге клублар, Техника йорты, китапханәләр бу өлкәдә байтак эш башкаралар. Техника йорты төзелгәнгә чаклы шәһәр клубларында күбесенчә республика артистлары гына чыгыш ясый иде, ә хәзер Әлмәт илнең күп кенә культура үзәкләре белән бәйләнешкә керде. Әлмәттә Мәскәү, Ленинград, Казан, Уфа, Саранск, Ульяновск артистлары булды. Шул исәптән дөньяга танылган Мәскәү Зур театры солистлары һәм бертуган Федоровалар чыгыш ясады. Техника йортындагы иркен һәм җайлы тамашачылар залы, фойеларда үткәрелгән төрле күргәзмәләр шәһәр халкының театраль халык булып китүенә, матур итеп, зәвык белән киенүенә гаять зур йогынты ясады. Халык эштән соң буш вакытын киноларда, театрларда, культура университетларында үткәрә башлады. Газета-журнал- лар алдыру да арта бара. Әгәр 1958 елда 21 мең данә газетажурнал таралган булса, быел 40 мең газета- журнал тарала. Радио точкалары 1958 елда 4 меңнән аз гына артык иде, бу елның беренче айларында ук инде ул 9 меңгә җитте. Китаплар һәм башка культура товарлары сату 1958 ел белән чагыштырганда бер ярым мәртәбәгә артты, ә аракы сату бер ярым мәртәбәгә кимеде. Бу, безнеңчә, шулай ук гыйбрәтле сан! КПССның Шәһәр Комитеты һәм башлангыч партия оешмалары эшчеләрнең гомуми белемен һәм квалификацияләрен күтәрү мәсьәләләренә җитди игътибар итәләр. КПСС Үзәк Комитетының «Хәзерге шартларда партия пропагандасының бурычлары» дигән карары чыкканнан соң, промышленность предприятиеләрендә, колхозларда һәм совхозларда башлангыч экономик түгәрәкләр, эшчеләр белән колхозчытәкъдиме кертүчеләрнең саны елдан- ел арта бараР Әгәр 1958 елда камилләштерүчеләрнең саны бер меңнән азсына артык булса, 1960 елда дүрт меңнән артып китте. Ал ардан килгән файда иске акча исәбе белән алганда 7 миллионнан 22 миллион 6* 83 ларның киң катлавына исәп тотып төзелгән мәктәпләр эшли башлады. I960—61 уку елында шундый мәктәпләрдә 9 меңгә якын кеше укыды. Бездә эшләүче һәр ике кешенең берсе укый. Югарыда без скважиналар бораулауның җиде-сигез ел эчендә гаять тиз алга сикерүен әйтеп узган идек. Ул тизлекләрдә менә шушы укуларның файдасы бик нык сизелә. Промышленность предприятиеләренең матур бер эше итеп авыл хуҗалыгына күрсәткән шефлык ярдәмнәрен әйтеп үтәргә кирәк. Менә монда инде нефть хәзинәсе чыккан яклардагы колхоз авылларының аерым үзенчәлекләре дә күзгә ташлана. 1960 елда шефлар ярдәмендә Алтай тибындагы 25 бина — терлекләр бинасы салынды, 15 ферманың су китерү эше машиналарга көйләнде, ике колхозда механика мастерскойлары төзелде һәм дүрт колхозга электр кертелде. Дәүләткә сатылган ашлыкның өчтән ике өлешен элеваторга шәһәрдәге предприятиеләрнең машиналары ташыды. Кырлардан ташылган кукуруз сабакларының яртыдан артыгын шефлар китерде. Предприятие коллективлары колхозларга һәм (совхозларга шефлык ярдәме күрсәтүнең билгеләнгән яңа чараларын, XXII съездны каршылау уңае белән, кабат карап чыктылар, терлекчелектәге һәм кыр эшләрендәге авыр эшләрне механикалаштыру буенча республиканың барлык промышленность предприятиеләренә мөрәҗәгать кабул иттеләр. Мөрәҗәгатьне КПССиың Татарстан Өлкә Комитеты бюросы яхшы дип тапты. Мөрәҗәгатьтә түбәндәге эшләрне башкару күздә тотыла: Кырык биш терлек фермасына асылмалы юллар үткәрергә, егерме җиде фермага автомат эчергечләр куярга, кырык фермага электр белән сыер саву җайланмалары урнаштырырга. Алтай тибындагы егерме ферма бинасы төзүдә ярдәм итәргә. Дүрт сыер абзары, биш дуңгыз абзары, дүрт механика мастерское, өч автогараж төзүдә булышырга. Тугыз авылда электр үткәрергә, унбиш ындырны механикалаштырырга. Авыр кул хезмәтен машиналарга көйләү һәм электрга күчерү нәтиҗәсендә колхозларда һәм совхозларда йөзләгән кешене башка эштә эшләтү өчен мөмкинлек туачак. Кырык биш фермада асылма юллар кую гына да туксан кешене азат итә, бер йөз дә утыз биш ат бушый, шуның өстәвенә туксан җиде мен сум акча янга кала. Суны машинага көйләүдән сиксән кеше һәм сиксән ат авыр эштән бушый, алтмыш җиде меңнән артык акча янга кала. Быел барлык колхозларда да электр белән сыер саву кертелә. Ә бу эш сыер савучы өч йөз кешене башка урында эшләтергә мөмкинлек бирәчәк, ике йөз уналты мен сум акча янга калачак. Өсте ябулы унбиш ындыр табагын механикалаштырудан соң шулай ук өч йөз кеше авыр хезмәттән азат ителәчәк, егерме мең сум колхоз акчасы янга калачак. Шулай итеп терлекчелектәге һәм кырчылыктагы авыр эшләрне электрга һәм машиналарга көйләүдән дүрт йөз мең (яңа акча белән) сум акча янга кала дигән сүз. Производство алдынгылары белән очрашып фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу колхозчыларга бик әйбәт йогынты ясый. Коммунистик хезмәт бригадасы мастеры иптәш Корчагин, бер төркем операторлар белән, шефка алган «Россия» исемле колхозга барып очрашу үткәрде. Производство алдынгылары бригаданың эше,, тормышы турында, ярышны оештыру тәҗрибәләре, укулары һәм ял вакытларын ничек оештырулары турында сөйләделәр. Нефтьчеләрнең уңай тәҗрибәсе колхозларга да күчә бара. Коммунистик хезмәт бригадасы дигән мактаулы исем алу өчен колхоз авылларында егерме җиде бригада һәм механикалаш- кан звено көрәшә. Шуларның би- шесенә инде бу мактаулы исем бирелде дә. Промышленностьта һәм авыл хуҗалыгында булган бурычларны бергәләп тикшерү, алар турында бергәләп фикер алышу хәзер матур 84 бео гадәткә әйләнеп бара. Промышленностьмын ин яхшы пропагандистлары авылларга чыгалар, -пекци ләр, докладлар укыйлар, К ICC Үзәк Комитетының январь Пленумы карарларын аңлаталар. Алар тарафыннан ИО доклад һәм лекция укылды, теоретик конференцияләр үткәрелде. Колхозларга һәм совхозларга чыгучы пропагандистлар группасында бишалты кеше була, анда КПССнын шәһәр комитеты аппараты работнигы да керә. Шушы елның март аенда «Тукай» исемендәге колхозга беренче бораулау конторынын агитбригадасы барды. Аның составында бораулау мастерлары Кондратьев, Островский, инженер Ганеева, художник Вәлиев һәм авыл хуҗалыгы машиналарын белүче бик әйбәт белгечләр бар иде. Алар колхозның язгы чәчүгә әзерлеге белән таныштылар, фермаларда булып, терлекчеләр белән сөйләштеләр. Кич белән колхоз клубында кунакларның артель членнары белән очрашулары булды, балчык порошогы заводының алмаш инженеры иптәш Ганеева КПСС Үзәк Комитетының январь Пленумы турында доклад ясады. Язгы чәчү вакытында промышленность предприятиеләренең агитколлективлары район колхозларының һәм совхозларының башлангыч партия оешмаларына механизаторларның алдынгы тәҗрибәсен күмәкләштерүдә, ул тәҗрибәне башкаларга җиткерүдә якыннан ярдәм иттеләр. Үзешчән сәнгать көчләре белән 27 концерт бирелде. Узган елда андый концертлар йөзгә якын булган иде. Шефлар ярдәмендә 13 тематик кичә үткәрелде. Быел февраль һәм март айларында КПСС Үзәк Комитетының январь Плену- мы материаллары буенча теоретик .конференцияләр уздырылды. Әлмәт районының колхозлары промышленность предприятиеләренең даими ярдәме аркасында ху- жалыкоештыру ягыннан тагын да ныгый төштеләр. Колхозларның акчалата доходы 1960 елда кырык дүрт миллион (иске акча исәбе белән) сумнан артып китте. Ягъни 1958 елга караганда 15 миллион сумга артыграк булды. Ә бүленми торган фондлар 28 миллион сумга артты. Доход арту район колхозларының яртысына акчалата түләүгә күчәргә, ял көннәре кертергә, түләүле отпусклар булдырырга мөмкинлек бирде. Соңгы елларда „ авылларда 15 меңгә якын торак йорт салынды, бу үзе генә дә колхозчыларның тормыш шартлары яхшырганны әйтеп тора. Район хезмәт ияләре үзләренең алдына түбәндәге бурычларны кундылар: 1961 елда дәүләткә 195 мең центнер ашлык, 32 мең центнер ит, 96 мең ярым центнер сөт һәм 3 миллион данә йомырка сатарга. Гектардан 13— 14 центнер иген уңышы, 500 центнер кукуруз массасы алырга, борчак, карабодай, тары һәм чөгендер үстерүне арттырырга. Мәскәү өлкәсе колхозларының патриотик башлангычы безнең район колхозларында да зур күтәренкелек белән каршы алынды. Серпуховлы- лар башлаган эш һәркемгә ошый. Алдынгы тәҗрибәне киң җәелдерү— авыл хуҗалыгын күтәрүнең төп резервы икәнне тормыш үзе күрсәтә. Моннан ике ел элек район буенча кукуруздан иң югары уңыш «Акташ» совхозының механизаторы Михаил Рузанов ала иде, ул бер гектардан 560 центнер яшел масса алуга ирешкән иде. «Акташ» совхозында барлык механизаторлар диярлек булдылар. Михаил Рузанов тәҗрибә уртаклашудан вакытын кызганмады. Узган ел инде район буенча илле сигез звеноның кырыгы гектардан 500 центнердан артыграк яшел масса алдылар, ә «Акташ» совхозы механизаторы Антонина Милованова бер йөз гектар җирнең һәр гектарыннан 1200 центнер уңыш алуга иреште. «Радио» колхозыннан Атлас Салихов, «Знамя» колхозыннан Григорий Константинов та Михаил Рузановны уздырып җибәрделәр — һәр гектардан 1045 центнер яшел масса алдылар. Менә шуңа күрә дә район буенча кукуруз уңышы уртача 683 центнерга чаклы күтәрелде. Кышка мал азыгы башка елларга караганда күбрәк әзер- ләнде һәм сыерларның сөт бирүе дә арта төште. — Алдынгы кешеләрнең хезмәттә ирешкән уңышлары — ул авыл хуҗалыгының иртәгәге көне, — дип өйрәтә Никита Сергеевич Хрущев. Әнә шул иртәгәге көнне якынайтуның үрнәген серпуховлылар безгә практикада күрсәтеп бирделәр. Ә безнең алдынгыларыбыз, шул матур үрнәккә ияреп, билгеле бер уңышларга да ирештеләр инде. Михаил Рузанов гектардан 30 центнер кукуруз орлыгы үстереп алырга йөкләмә алды. Башка иптәшләр дә аның үрнәгенә кушылдылар. Алдынгы колхозларның арттарак бара торган колхозларга ярдәмгә килүен шулай ук коммунистик хезмәтнең матур яралгылары дип санарга мөмкин. Шәһәр һәм авыл хезмәт ияләренең ирешкән уңышлары зур. Ләкин бездә инде барысы да ал да гөл дип уйлау ялгыш булыр. Промышленностьта да, авыл хуҗалыгында да эшлисе эш күп, кимчелекләр дә байтак әле. Алдынгы тәҗрибәне җәелдерү бөтен зурлыгына куелмаган, беренче карауда гына күреп булмый торган эчкәреге мөмкинлекләрне ачып җибәрүгә дә игътибарны күбрәк юнәлтергә киоәк. Хәзер КПССның Әлмәт Шәһәр Комитеты һәм башлангыч партоешмалар файдаланылмаган мөмкинлекләрне ачуга, производство новаторларының алдынгы тәҗрибәсен киң катлау хезмәт ияләренә җиткерүгә барлык чараларны күрергә тырышалар. Шәһәр һәАм район хезмәт ияләре, социалистик ярышны киң җәелдереп, партиябезнең XXII съездын яңа хезмәт уңышлары белән каршы алырлар