Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТУЙДАН СОҢ

Көз җиткәнен аддан хәбәр иткәндәй, әле арыш урагы бетәр- бетмәс борын ук казлар, әрәмәлектәге су буйларын ташлап, якындагы басуга оча башлыйлар. Иртәрәк майга капланып, авыраеп өлгергәннәре исә, канатларын каерып җилпенә-җилпенә, алар артыннан моңсу гына каңгылдап кычкырышып калалар. Шуннан соң гына алпан-тилпән атлап кырга юнәләләр. Аннары озак та үтми салкынча җилләр дә искәләп куя, болытлар да куерганнан-куера бара, ара-тирә вак яңгырлар сибәләп уза. Кабатлап торасы да юк, һәркем сагынып көтеп .ала торган хозур, ямьле һәм моңсу вакытлар. Ләкин шушында туып-үскән һәм ачысын- төчесен ил белән бергә татыган Гөлниса җиңгинең тагын бер куанычы бар: аның казлары тизрәк тугаеп, алданрак куәт җыеп өлгерәләр һәм ел да беренче булып басуга күчеп китәләр. Быел алар бигрәк тә иртә кузгалдылар. Алай гына түгел, кыска юлларын озынайтып, Гөлниса җиңгинең өй түбәсе турыннан гына очып үттеләр. Кайбер мәсьәләләрдә үзенчә фикер йөртергә яратканлыктан, Гөлниса җиңги, билгеле, моны яхшыга юрап куйды. Әле казлар әллә кая очып күздән югалгач та, ‘ул баскан урыныннан кузгалырга кыймыйча: «Шулай ук та үз теләгемә ирешермен микәнни? Әй, ходаем, әгәр көз Хәсәнем өйләнсә, әйткән нәзерем дә бар ич», — дип шактый уйланып торды. Аңа рәхәт тә һәм, бер үк вакытта, ямансу да иде: тирән итеп сулыш алуы булды, нәрсәдер юксынып, көрсенеп тә җибәрде. Кайчандыр Гөлниса җиңги ваемсызрак иде, ни хикмәттер, нәкъ әнә шул һич кайтмаска узып киткән иркә, назлы кыз чаклары, шул замандагы каз өмәләре, кичке уеннар, аулак өйләре һәм тагын әллә нинди, әллә нинди мәзәкләре, кызыклары келт итеп исенә төште дә күңеле тула язып калды. Аннары УЛЫ турындагы уйлары, татлы хыяллары бу юлы бигрәк тә катлауланып, яңадан өскә калкып чыктылар. Ә бит чынлап та, Гөлниса җиңги Хәсәнне кечкенәдән үк бер дә җил- яңгыр тидермичә тәрбияләп, сөеп, кадерләп кенә үстергән иде. Үзен үзе онытып, баласына булган мәхәббәте белән тәмам исереп, ул ни гомерләр баласының һәр сулышыннан куәт алып яшәде, аның киләчәгенә нинди генә өметләр багламады. Дөрес, Хәсән хәзер буынга утырып җиткән егет инде. Акылы да камил, эшкә дә сәләтсез түгел—нәрсәгә тотынса, кулыннан шул килә. К 37 Әмма шунысы гаҗәп, — һаман өйләнми. Баштарак Гөлниса җиңги: «Хәер, яше яңа кереп бара, бераз дөньяны таный төшсен әле», — дип уйлап юанды. Аннары бит Хәсән азып-тузып та йөрми, кайда гына һәм кем янында гына булмасын, үзен тота белә һәм әнә шул уңай яклары белән халык арасында да танылып килә иде. Кыскасы, борчылырга урын да юк кебек иде. Шулай да, турысын әйткәндә, ана күңеле бөтенләй үк тыныч түгел иде, Хәсәнне ничек тә тизрәк өйләндерү теләге торган саен куәтләнә бара, шуңа күрә ул алдан чарасын да күрә башлаган иде. Тик Гөлниса җиңгинең бу тырышлыклары һаман нәтиҗәсез кала бирде. Ахыр чиктә ул, башка яктан алдырмакчы булып: — йөрәгең юктыр ла синең, улым... Инде картаеп та барам, сәламәтлегем дә шәптән түгел, ахры, актык гомеремдә дә килен рәхәте күрмичә шулай үлеп китәрмен инде, — дип караган иде, Хәсән анысын да ничектер җиңел генә кабул итте: — Әгәр бер үзеңә авыррак туры килә икән, әнә күрше авылдагы Галимә апаның чулак кызын чакыртып алыйк алайса. Үзе кардәш-ыру тиешле дә кеше, —диде.— Артык бер кашыктан әллә ни бөлмәбез әле,— дип тә өстәде ул аннары. Гөлниса җиңги күңел рәнҗүе белән: — Әйе, шул гына калган иде, — дип, кырт кисеп кенә куйды. — Үлсәм үләрмен, ләкин җыен әрәм тамаклар асрап, әтиең төсе булган төп нигезне таркатыр хәлем юк. Ачуым да килмәгәе, юкка гына колга тикле буй үстермәгәнсеңдер ич? Җилкуар кеше шикелле гомер-гомергә ялгыз яшәргә җыенмыйсыңдыр бит? Ә инде Хәсән мут егетләрчә купшыланып йөри башлагач, Гөлниса җиңги ничектер сагаеп калды. Шуңа күрә улы өйдә юк чакларда шыпырт иткән тавышка җиде төн уртасында сискәнеп уяна да: «һай бу бала! Ярый ла әллә кемнәр белән буталып, юлдан язмаса... Күзе төшкән кызы рәтле нәрсәме икән соң? Алла белсен, нинди йорттандыр бит әле? Ата-аналары кемнәрдер?..» — дип пошынып уйлана торган иде. Хәер, без капчыкта ятмый дигәндәй, бара-тора анысы да ачыкланды: кызы ярыйсы гына булса кирәк, сыер савучы Рәхилә икән. Гөлниса җиңги аны бөтен ягы белән ошата иде. Менә хәзер дә, Хәсән турындагы уйларының дәвамы рәвешендә, әнә шул кыз аның күз алдына килеп басты. Әйе, сүз юк, тырышлыгы да, уңганлыгы да бар. Шулай да бу юлы Гөлниса җиңги Рәхиләнең бер ягын уйлап куркыбрак калды: бигрәк чатнап торган чая нәрсә. Әле кыз чагында шулай. Андый затның, кияүгә чыккач, ирен саннамавы *да бар. Хәер, саннаган тәкъдирдә дә, ана тәрбиясенә җитәме соң инде? Ә бит Хәсән аның карамагында гына иркәләнеп үскән бала. Хәзер дә яңа ачылып килгән чәчәк бөресе шикелле генә: керләнмәгән саф чагы. Рәхилә шуның кадерен белерме, җил-яңгырдан саклый алырмы? Әгәр киресенчә булса, ана йөрәге моңа ничек түзәр? Хәсән аның бердәнбере, бөтен карап торганы бит. Бер куанып, бер сагышланып нәрсәдер эчтән генә сызланып йөри торгач, Гөлниса җиңги кичкә таба әйбәтләп мунча ягып җибәрде. Әйтерсең, кунак-төшем заманы: суның салкынын да, кайнарын да әллә нихәтле әзерләде, идәнен дә сап-сары итеп юып чыгарды. Хәтта хуш исле каен себеркесен дә үзе үк пешереп йомшартып куйды. Гөлниса җиңгинең куанычына каршы, Хәсән бик вакытлы кайтты. Ишектән керә керүгә үк ул аны ашыктыра башлады: — Әниеңне мактап йөрисең икән әле, рәхмәт инде, улым, — диде.— Бүген мунча өлгерткән идем, бар, өстеңне дә шунда гына чишенерсең. Югыйсә, җәйге мунча гына, ташы да әллә кем түгел, үзең беләсең, бик юка, озын-озак маташсаң, я сүрелеп куяр. — Ни атна кич түгел дигәндәй, бәй, бүген нинди мунча? — диде Хәсән, бераз гаҗәпсенеп. 38 — Атна кичне ничектер көтәсе килмәде инде шунда. — Башка сүз таба аямаганлыктан, Гөлниса җиңги тагын ашыктырырга тотынды. — Күп сөйләнеп торма, я, я, баруыңны бел. Югыйсә, әйтәм ич... Хәсән ирексездән көлеп җибәрде: — Болай булгач, хәзер сиңа ышаныч юк, әни, тиздән көн аралаш яга башламагаең... "— Әй, улым, алай димә әле; дөнья хәлен белеп булмый, бүген шулай, иртәгә тегеләй дигәндәй, төрле чак туры килүе мөмкин, — диде Гөлниса җиңги, ничектер кисәк кенә күңелсезләнеп. Аннары Хәсәннең бала чагындагы шикелле: «томалавын алай иртә томаламаган идем мунчаны, псе-нне юк кебек. Шулай да сакланыбрак керә күр, яме? Алмаш киемнәрең алгы бүлмәдәге эскәмиягә таслап куелган. Баш юа торган су мич янындагы чуен чүлмәктә», — дия-дия, ул аны баскыч төбенә кадәр озата чыкты. II Урып-җыю төгәлләнер алдыннан гына эреле-ваклы яңгырлар һаман ешая барып бер-берсенә ялганып китсә дә, озакка сузылмады, көз быел бик әйбәт, бик матур килде, уңышы да мул булды. Гомумән, авыл халкының күңеле көр һәм киң иде. Әгәр дә ки мондый бәрәкәтле, тук елларны борын заманда төшендә дә күрмәгән чал картлардан берәрсе: — Әй, оланнар, белсәгез иде, без өйләнгән кара елларны, арыш умачына да тилмерә-тилмерә, җан кыйнап кына яңага барып элгәшә торган идек бит, кырылып бетмәгәек, дип котлар да калмый иде, — дип уфтанып куя икән, анысы да хәзерге бәхетле тормышны мактавы тына. Шулай ук кышы да шыксызга охшамый — бик матур башланды. Дөрес, соңгы атнада, көннәр сурәнләнү белән, карлы-бозлы яңгырлар яу- галап тартышып карады каравын. Ләкин анда да әллә ни куәтләнеп китә алмады, бер аязыткан арада кисәк кенә котырып җибәрде дә, курпы шикелле куеланып үсеп утырган арыш уҗымнарын каплап, тиз генә кар ятты. Ә чана юлы төшкәч, имин халык, сый-хөрмәтен һич кызганмыйча, кунак-төшем белән мавыкты. Шуңа күрә сабан туйларындагы шикелле шау-гөр килеп кардәш-ыру, дус-иш һәм таныш-белешләр белән якыннан аралашып бер күңел ачып алу авыл халкы өчен хозурга әйләнде. Тырышкан ташка кадак кагар дигәндәй, ничек тә үз теләгенә ирешеп, Гөлниса җиңги дә шул бер уңайдан улының туен уздырып җибәрде. Ләкин, озак, бик озак вакытлар буена зарыгып көткәненең үчен кайтарып, шулай зурлап үткәрде ул аны, олы туй исеме белән халык теленә кереп калды. Аннары шунысы да гаҗәп күңелле иде: нәкъ шул араларда гына көннәр йомшарып китте дә өстән җиңелчә кар явып торды. Әйе, бу да үзенә күрә бер рәхәт иде, гүя, ничектер, менә артык шашынып узынырга ирек бирмичә, сабырлыкка, тыйнаклыкка һәм сафлыкка чакырып, өндәп тора кебек иде. Иң ахырдан яшьләр табыны уздырылды. Биредә инде ачы бал мулрак иде, һавалана-һавалана уен-көлке белән мавыгып, һәртөрле мәзәк корып, яшь-җилкенчәк таңга кадәр кәеф-сафа корып, күңел ачып утырды. Хәсән исә алар арасында да үз чамасын югалтмады, мәҗлес ачылу уңае белән бер-икене күтәрде дә бүтән якын да килмәде. Аның каравы башка сый-хөрмәтнең һәммәсеннән дә авыз итә-итә берөзлексез ашавын белде һәм ашаган саен ничектер ачыла гына барды: күбрәк сөйләде, күбрәк көлде. Соңгы бокалларны күтәргәндә дә, Хәсән тәмләп кенә куйды. Гөлниса җиңгинең дә күңеле булган, бик хуш иде, хәтта, куанычы эченә сыймаганлыктан, кече якка чыгып, яшерен генә, елап та алды. Ул тегеләй дә артык алҗыган иде, бу рәхәт күз яшьләре белән бергә актык 39 җегәре дә бөтен буыннарыннан суырылып чыкты, ахры: хәл җыярга утырган җиреннән шулай изрәп төште дә бераз йокымсырап китте. Күпмедер вакыттан соң Гөлниса җиңги, сискәнеп, күзләрен ачып җибәрсә, гаҗәп хәл: өй эче тып-тын. Түр якка чыкса, тагын да таң калды: кай арададыр табын ялт иттереп җыештырып куелган, һәммә нәрсә элекке урыннарына тәртип белән урнаштырылган. Өнеме бу? Әллә, югыйсә, туй мәҗлесен төшендә генә күрдеме һәм менә хәзер^тик йокы исрегеннән һаман айный алмаганга күрә генә, нәрсәдер абайлап җиткермиме? Алай дисәң, өйнең һавасы ук әйтеп тора —ниндидер ят исләр сеңгән. Әйе, ишек янындагы чөйдә берсенең бүреге дә онытылып калган. Гөлниса җиңги, ни өчендер, сәерсенеп кат-кат шуңа карап куйды, аннары кинәт кенә күңелсезләнеп: «Йокыга зирәклегем дә бар иде ләбаса, адәмнән оят бит: туй үткәндә генә кунакларың синнән башка таралсыннар, имеш», — дип уйлап алды. Улы белән килененең бу вакытта каядыр югалып торулары өчен дә инде борчыла башлаган иде. Ләкин Рәхилә : — Әй, көне матур бүген, әни. Тышта шундый рәхәт, шундый күңелле— каз өмәләре чорындагы шикелле, аязытып, яшь кар өстеннән әз генә катырып җибәргән, — дип сөенә-сөенә кайтып кергәч, үзе дә аңардан ким куанмады. — Ай, рәхмәт, кызым, җиңел аяктан булсын, — диде. Ләкин шунда ук кайтарып әйтте:—Мәшәкатьләнеп йөрмәгәндә дә ярыйсы икән яравын, суыбыз бар иде ич әле. Белмәссең, күрше-күләннәрнең дә әллә нәрсә уйлаулары бар. Әйе, Гөлниса карчык килен күрмәгәндәй кылана, Рәхиләне сукага җигеп тә өлгергән икән, диярләр. — И, әни, син инде бигрәк тә,—диде яшь килен, оялчан гына елмаеп. — Ялкау исемен дә күтәрәсе килми бит. Ярый әле, иптәш кызларым бая өйне тәртипкә салырга булыштылар. Хәзер әнә идәнне дә юып чыгарасы бар, савыт-сабалар да өелеп ята. Тагын суга барып кайтмый булмас, әни. — Анысы шулай инде, кызым, бер уйлаганда синеке дә дөрес, — диде Гөлниса җиңги, һаман куана барып. — Әле тик үзеңне кызганудан әйтүем генә. Чынлап та бит бераз ял итеп алганнан гына әллә ни дөнья җимерелмәс иде әле. Шундый чакта ир кеше үзе белергә тиеш тә соң, ә аның ул-бу исендә дә юк икән, үзе әллә кая китеп олаккан, — дип тә пошынып куйды ул ахырдан. — Ул минем белән бәке уярга төшкән иде, әни, — диде Рәхилә һәм, нәрсәдер исенә төшкәндәй, кабаланып, чиләкләрен бушатырга тотынды. — Ул анда яңа бәке уеп калган иде, инде мине көтеп тора торгандыр. — һе, кара син аны, юньсезне, гомерендә исендә-аңында юкны. Каян бер бүген генә уена килде икән? —диде Гөлниса җиңги, әллә ничек кенә башын чайкап. Яшьлеге аркасында Рәхиләнең зирәклеге җитми калды, ахры, үзе дә сизмәстән: — Дөрестән дә инде, әни, сезнең бу очта бер рәтле бәке юк, күрәсең, — дип ычкындырды. — Шундый тайгак, һич янына барыр хәл юк. Су ала башласаң да газап кына — чиләк сыя торган түгел. Безнең очта, ичмасам, шунысы рәхәт... — И килен, сезнең оч та әллә кем түгел инде, алайга китсә, — диде Гөлниса җиңги, Рәхиләнең сүзен бүлдереп. — Күпер башыгызның бер дә рәте-чираты юк. Язын-көзен иза чиктерүе җитмәгән, җәен дә, бер яңгыр явып үтсә, шул якка барырга котың чыгып тора. — Җәйгә төзәтергә тиешләр бугай, колхозның билгеләп куйган акчасы да бар, ди. Бәлки язгы ташулардан соң... Ләкин Гөлниса җиңгинең уйлары һаман башкада иде: 40 — Бик әйбәт булыр иде дә... — дип кенә куйды ул Рәхиләнең сүзе бетәр-бетмәс борын. Шулай диде дә нәкъ баягыча: һе, кара син аны, юньсезне дигәнсы- ман, көрсенеп җибәрде. III Инде хәзер Гөлниса җиңгинең тормышы түгәрәкләнгән, аңа сокланмаган кеше юк иде. Күрше хатын-кызлары, бергә җыелып, үзара аны- моны сөйләшеп утырганда да, кем дә булса берсе көйләшүгә якын бер тойгы белән: — Шуны әйтәм әле, көн туса — без генә ул мәшәкатьтән арына алмыйбыз. Ә менә Гөлнисаның инде бер кайгысы да юктыр хәзер, — дип арага кыстырып куя торган иде. Хак сүз: Гөлниса җиңги чынлап та бик шөкер итә иде. Әмма ләкин ул үзе, кеше күзенә артык ташланмыйча, әдәпсенеп, эченнән тынып кына яши иде. Башкаларга кушылып ара-тирә зарлангалый икән, анысы да олы дөрескә генә иде. Шуңа күрә, Гөлниса җиңги бервакыт юк кына нәрсә өчен борчылып калгач, аны шелтәләп тә ташладылар. — Дөнья бәясе киленең бар өстеннән, син инде, ахирәт, безгә ияреп кенә зарланасың. Үзеңә күрә бер кылануың гына. Аннары, олы кешегә ул килешми дә, — диделәр аңа. Гөлниса җиңги исә ничектер тамак төбе белән генә кеткелдәп көлеп җибәрде: — Аллага шөкер инде, түр башында тәсбих тартып кына утырсам да кулымнан килә килүен хәзер. Тик, әлеге дә баягы дигәндәй, күңел һаман үзенекен итә бит, һич тә дөньядан аерыласы килми, — диде. — Мактануым түгел, теләгем бушка китмәде: киленнең асылына юлыктым... Әйе, Гөлниса җиңгинең үзе әйтмешли, чынлап та, хода белсен, барына да ничек өлгерә торгандыр бу Рәхилә: ашыкмый да, кабаланмый да кебек, ә менә өе һәркайчан ялт иткән була, аш-суын да нәкъ үз вакытында әзерләп җиткерә. Мунчасы, керемазары да аның өстендә. Фермада иң күп сөт савып алучы да ул. Гөлниса җиңгине әсәрләндергәне тагын шул: олыгая башлагач ул гөлләр белән мавыгып киткән иде. Ни тырышты инде, төрлесеннән-төр- лесен үрчетеп карады. Ләкин берсеннән дә уңмады: менә дигән гөлләре салкынга керү белән бер-бер артлы шиңә барып, корып бетә торганнар иде. Ни гаҗәптер, быел алар да кыш буе шау чәчәктә утырдылар. Берәрсе кызыгып: — Исеме ничек әле теге гөлнең? Ходаның хикмәте, үләм бит, ахирәт, шуның исенә. Ичмасам, кечкенә ботагын бирсәңче, мин дә үстерер идем, — дип сорый-нитә калса, Гөлниса җиңгинең үз җавабы бар, нинди генә якын кешесе булганда да: — Әй, күрше, минем җилем ярамыймы шунда, кагыласым юк. Әнә килен кайткач керсәң, үзе өзеп бирер. Аның кул арты да җиңел, — дип озатып җибәрә иде. Хәсәнгә дә ниндидер җил тиде, ахры. Чөнки йорт-җиргә элек аның бик исе китми, әтисеннән калганга канәгать булып яши, артык бер казык та какканы юк иде. Гомумән, колхозда эшләп, каерып икмәк алу ягын күбрәк кайгырта, икенче төрле әйткәндә, тамагы тук, өсте бөтен икән, аңа шул җиткән, алай бик зурга селтәнми иде. Әмма хәзер Хәсәннең башында бер генә уй — ничек тә нигез яңарту. Тәвәккәлләп, ул әнисе белән хатынына да әйтеп куйды: — Белеп торыгыз: бу өйдә соңгы кышны кышлыйбыз. Киләсен, әгәр исән-сау гына яшәсәк, яңа өйдә каршыларбыз, —диде. Сүзендә торырга яраткан Хәсән сынатамы соң? Ул инде, хәстәренә керешеп, шактый гына агач та юнәткән иде. Гөлниса җиңги дә: 41 — Ай, рәхмәт төшкере! Тагын бер бәхеткә ирешәсе көннәрем бар икән әле, — дип куанып йөри иде. Тик менә яз җиткәч, Рәхилә сүзен тыңлап, Хәсән иң элек кое бурасына тотынды. Дөрес, Гөлниса җиңги үзе дә моңа каршы түгел иде: хатын-кыз өчен кое бик кирәк нәрсә. Бер ниятләнгән булгач, өе дә әллә кая китмәс, өлгерер. Ләкин, шуңа карамастан, әллә нишләтте бу вакыйга Гөлниса җиңгине, Хәсәннең Рәхиләгә бәке уеп йөргән чакларын исенә төшереп бер мәлгә бөтенләй борчылып калды, күңеленнән авыр уйлар кичеп үтте: хатын башы белән, әллә чынлап та ирен үз кубызына гына биетергә исәп тотамы бу килен? һәрвакыт канатланып, очынып кына йөргән була, тыгылмаган җире, эшләмәгән эше юк. Кем белә, алары да бәлки сихерләү өчен генәдер? Югыйсә бит Хәсәннең хуҗалык эшләренә бик исе китми иде, авыр кузгала торган иде. Инде кое тәмамланган, Хәсән, җиң сызганып, өй бурарга керешкән иде. Шулай да Гөлниса җиңгинең күңеле һаман урнашып җитмәде: юк, юк та, Рәхилә берәр йомыш кушып, Хәсәннең эшен бүлеп куя. Ә беркөнне тагарагын да аның кулына илтеп тоттырды. Дөрес, төзәттермәкче генә иде аны Рәхилә. Ләкин Хәсән әйләндергәләп карады да: — Моның нәрсәсен төзәтәсең? Вакыт әрәм итү генә...—дип яңа тагарак ясап бирергә булды. Ул аның белән ике көн маташты. Хәсәннең әнә шундый тырышыпмы- тырышып яткан чагында, Гөлниса җиңги йомычка җыярга чыкты да бура янында, ничектер, озаграк тукталып калды. — Бурый башлаганыңа кайчан инде, улым, ә алга киткәне әллә ни күренми әле, — диде ул. — Уч төбендә генә әвәли торган нәрсә түгел бит, әни, — диде Хәсән, маңгай тирен сөртеп алгач. — Үзең дә күрәсең ич, тик ятмыйм, кулымнан балта төшкәне юк. — Әнисенең күзләренә ияреп, ул да тагаракка кырын караш ташлады. — Аннары менә бүтән мәшәкатьләре дә аяк астыннан килеп чыгып кына торалар. — Бик күрәм, шуның өчен әйтүем дә,—диде Гөлнисә җиңги.— Рәхилә кубызына күбрәк биесәң, табан асларың да кубып бетәр әле. Ачуым да килмәгәе, ай-ай, аның гына акылы алтын икән: бәкесен дә уеп бир аңа, коесы да тәрәзә каршында гына булсын, имеш. Инде килеп, алтын тагарак та кирәккән, күрәсең. Хәсән иңбашларын җыерып куйды: — Иске авыздан яңа сүз дигәндәй, бу ни диюең, әни?— диде. — һәммәсе кирәк нәрсәләр ич. Гөлниса җиңгинең отыры ачуы кабарды. — Шуны беләсе иде: ни өчен хәзер генә исеңә төште икән, — диде ул, инде Хәсәннең үзенә бәйләнеп. — Әниең үзе генә чакта берсе дә кирәкмәгән иде бит, башкаларын әйткән дә юк, ни сорап ярык тагарагыма шунда калай да сугып бирә белмәдең. Хатын кадере генә кадер, имеш. Аның гына сүзе сүз. — Гөлниса җиңги тагаракка тагын күз төшерде.— Бик канымны корытса, кырып та ташлармын. Минем күземне буа алмас, үз эзенә тиз бастырырмын мин аны. — Мине җүләргә саныйсыңмы әллә? — диде Хәсән, хәтере калганлыктан, әнисенең сүзен бүлдереп. — Мин дә төшеп калганнардан түгел. Юк, үз акылым, үзем беләм. Борынгылар әйтмешли, ир — баш, хатын — муен булырга тиеш. Менә бераз рәтләнеп кенә җитим, күрерсез, эшкә дә йөртмәм әле. Әйе, андый уңган хатынга өй тирәсендә дә җиме табылыр: әнә бакчасы, кош-корты дигәндәй... Аннары бит сиңа да ял кирәк, әни. Ичмаса, карт көнеңдә бераз билең язылыр. Хәсәннең бу турыда авыз ачканы юк иде әле. Шулай да Гөлниса җиңги бик тиз отып алды. Тик, никтер, ышанып ук җитмәде булса кирәк: — Син дә сүз итеп сөйлисең тагы, — диде. 42 — Ә нигә сөйләмәскә? — Бик тыңлар дип беләсеңме әллә ул сине?—тора-тора уйчанлана барып, Гөлниса җиңги көрсенеп җибәрде. — Ярый ла, алла кушып, риза булса... ни әйттең ие дә бит... — һи, исең киткән икән, әни, — диде Хәсән. — Рәтләним генә, аякка гына басыйм, сорап та тормам... IV Шуннан соң күп тә үтмәде. Рәхиләне ферма мөдире итеп билгеләделәр. Гөлниса җиңги: — Мин, мин дигән булдың, сорап та тормам, имеш. Аякка гына бассын, янәсе. Харап, бастың инде, әнә үрә каратып куйды үзеңне. Юкка гына шомаргансың икән өркәк ат шикелле. Колакларың шәлперәеп төштеме инде хәзер? Әнә сиңа шул кирәк. Бара-тора олтырак итәр әле үзеңне, — дип атна буена Хәсәнне әрләүдән туктамады. Бик күтәрелеп бәрелмәкче егет тә, ләкин ничектер дәрманы җитми иде: — Кем олтырак булыр бит әле!..—.дип янап кына куя идеМенә бервакыт Хәсәннең үзен дә фермага билгеләделәр. Сыер абза^ рының түбәсен ябарга һәм башка күп кенә тишек-тошыкларны капларга кирәк икән. Уйнапкөлеп сөйләшергә яраткан бригадир Нурислам: — Икәү ничек тә килешерсез әле, үз хатының уйлап чыгарган мәшәкать ич, — дип шаяртып озатып калды. Хәсән үзе тыңлаучан кеше иде, артык карышып тормады, балтасын кулына алып, китеп тә барды. Әмма юлда очраган кайбер ир-ат тагын шундый уен-көлке сүзләр белән аның күңеленә ут салды. Ферма кызларыннан да берничәсе, чаялыкларына барып, шулай шаяртып каршы алдылар: янәсе, Хәсән егет чагында гына әллә кем булып, юкка гына борын күтәреп йөргән икән. Хәзер исә, Рәхилә итәгенә чат ябышкан да артыннан бер тотам калырга курка. Җитмәсә туларның берсе: — Әй, кызлар, хатын итәге астына яшеренеп яшәгән ирләрдә өмет юктыр ла, — дип тә ычкындырды. Аннары тагы Рәхилә дә, иренең кимсенүен сизенмичә, анысын тегеләй, монысын болай итәргә кирәк, дип аның эшенә тыгылып, һаман үз сүзен итәргә тырышты. Хәсән боларын да күңеленә салып куйды һәм шул көнне үк эштән эчеп кайтты да иртә белән башын күтәрә алмый ятты. Аннары да, Рәхилә сүзен гел кире кагып, рәтләп йөрмәде. Барса да аннан-моннан суккалый да: — Миннән начальникка сәлам тапшырыгыз, — дип каядыр китеп югала иде. Хәсәннең үзенчә, бу инде егетлек күрсәтү була, янәсе. Беркөнне тагын кызмача булып кайткач, Гөлнисә җиңгинең йөрәге түзмәде: — Хатын кулы астында гына эшли башлагач, син бигрәк иркенәеп киттең, ахры, — диде. Ачырагын да әйтмәкче иде, әле генә Рәхилә белән сүзгә килешеп кайткан Хәсән: — Син дә каныма тоз салма әле ичмаса, әни, — дип аның сүзен бүлдерде. Икенче бер вакыт Рәхилә: — Ни эшеңнең рәте юк, инде бу ни хәл, атлаган саен эчү, — дип сүз башлаган иде, Гөлниса җиңги аның үзен әрләп ташлады: — Әйтсәм әйтим инде, син үзең сәбәпче, — диде, — син үзең аздырасың, үзең йорттан биздерәсең аны, — дип һаман кыза барды. — Әйе, аздырган да, яздырган да хатын, дип юкка гына әйтмәгәннәр, күрәсең, борынгылар. Менә шулдыр инде ул, ходаем... Хәсән башын иеп кенә утыра иде, ләкин Рәхиләнең: — Улыңны тыясы урында...—дип авыз ачуы булды, ул да: — Әнигә сүз тидерәсе итмә, яме? — дип кабынып китте һәм өйдә 43 зур гына гауга купты. Бара-тора исә мондый ямьсез тавышланулар ешрак кабатлана башлады. Рәхиләнең балага яңа узган чагы иде әле анда. Шуңа күрә гаилә эчендәге бу ыгызыгыны кичерү аңа бигрәк тә авыр иде. Бер заман хәтта эшеннән дә күңеле кайтып йөрде, өйдә бер җылы сүз ишетсә дә, Рәхиләгә барыннан артык тоела, җаны эреп кала торган иде. Коега суга чыкса да, тагаракта кер юарга тотынса да, тату яшәгән вакытларын сагындырып, Хәсән аның күз алдына килеп баса иде. Борчу өстенә борчу дигәндәй, фермада да эшләр шәптән түгел, һаман элекке бер эздән бара. Инде идарәгә дә чакырткаладылар: — Моңа кадәр бик булдыклы идең ләбаса. Шуңа ышанып без сиңа ферма кадәр ферма тапшырдык. Кайчан бу баткаклардан чыгарсың инде? — дип шелтәләделәр. Вакыт-вакыт аларга да хәтере калып куй- галый иде Рәхиләнең- Аяк үрә бастырып тиргәгәнче, үзең ничек яшисең соң, дип кенә сорасалар, күңеле күтәрелеп китәр, эшләве дә җиңеләер төсле тоела иде аңа. Рәхиләнең әле дә хәтерендә: ул ферма мөдире итеп күтәрелгәч, сыер савучы кызлар: — Инде, шәт, аякка басарбыз, Рәхилә үзебезнең арадан чыккан кеше бит, барын да үзе белеп юлга салыр, — дип гаҗәп куанганнар иде. Ә менә хәзер алар да, бозны һаман кузгатып җибәрә алмый бит әле, бу ни булды безнең Рәхиләгә дигәнсыман, борчылып калганнар. Шунысы аңа кадерле иде: салкынаю кая, киресенчә, Рәхиләнең хәленә керергә тырышып яткан көннәре, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торалар. һәм әнә шул иптәшлек, чын дуслык тойгыларыннан куәт алып, Рәхилә күзгә күренеп языла башлады. Ә инде бергәләп этә-төртә торгач, әлеге боз да кузгалып китте. V Каны бозылып калган чакларда, аерылышуны Хәсән ничектер җиңел генә күз алдына китерә иде. Рәхиләнең бала турындагы сүзләре дә аңа әллә ни тәэсир итмәгән кебек иде. Кыз туса — алимент түли, малай булса — үзенә ала, янәсе. Рәхилә өчен иң авыры — иренең әнә шул балага карашы иде. Шуңа күрә ул һәрвакыт: — Алай икән, моннан соң ул турыда авыз да ачма, ата була белмәгән кешедән, хурланмыйча, алимент сораячагым да юк, баламны да бирмим, — дип кырт кына кисеп куя торган иде. Әмма ләкин аерылышканның иртәгесен үк Хәсән нәрсәдер юксынып уянды. Тамагы да әллә ничек кисәк кенә карлыгып китте — үз тавышы үзенә ят иде. Гөлниса җиңги чәйне тиз генә өлгертмәкче иде, яулыгын артка бәйләп, җәһәт кенә тотынган булды. Тик уйламаганча, зерә озакка тартылды: башка чакта хәзер кайнап чыга торган самоварны иске читек кунычы белән кат-кат өрдерергә туры килде. Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды. Гөлниса җиңги, кичәге шикелле зиһене таралып, өстәлгә тагын артык чынаяк китереп куйды. Ә Хәсәнгә еш кына шулай тоела башлады: өйнең ямен, бар куанычын, әйтерсең, Рәхилә үзе белән алып киткән дә, менә хәзер ул аларны, юмартланып, кайдадыр башка җирләрдә чәчеп, әллә кемнәргә өләшеп йөри идейогышлы авыру шикелле икән ул кайгы-сагыш дигәнең, баладан анага күчеп, һаман куәтләнә барды. Хәсәннең, канаты каерылган коштай, каңгыруын күреп, Гөлниса җиңги бара-тора үзе дә тамактан язды, йокысы да йокы түгел: кичтән бераз черем итеп алса ала, аннары төн буена мич артындагы чикерткә тавышына пошынып чыга. Иртән торуга йөзе таушалган һәм тагын да җыерчыклана төшкән була. Инде яңа өй дә өлгергән иде, ишеген ачасы да, бусагасыннан атлап керәсе югыйсә. Тик менә Хәсән генә никтер ашыкмый: әйтерсең, кайгы- сагышларын үзе белән яңа өйгә ияртеп алып керәсе килми, гүя ул һаман да кемнедер көтә иде. Гөлниса җиңгинең исә: — Җылырак чакта ник күченмибез соң әле? йорт иясе ияләшкәнне көтәсеңме әллә? — дип бик әйтмәкче, ләкин теле әйләнми, киресенчә, ниндидер бер вөҗдан газабы арта гына бара иде. Ә беркөнне улының кулында Рәхилә рәсеме басылган газетаны да күреп калды. Соңыннан Хәсән аны өстәл тартмасына кадерләп салып куйды. Ниһаять, Гөлниса җиңги түзмәде, үзенчә уңайлы вакыт сайлап: — Син инде, улым, миңа рәнҗи торгансыңдыр, бәлки, — диде. Хәсән тиз генә дәшмәде, бары тик борын төбендәге ике бөртек эре шадрасы гына кызарып бүртеп чыкты. Әнә шул ике бөртек нәрсә әллә нишләтте ана күңелен. Улының үсә төшкәч: — Битемне бозгансың, әни, кызгану шул буламыни инде,— дип үпкәләп йөргәне келт итеп исенә төште. Соңыннан ул үзе дә аңа үкенеп яшәде. Чыны да шулай иде: Гөлниса җиңги Хәсәнне кызганып, кечкенә чагында чәчәккә бирмәгән иде. Менә хәзер дә шуңа охшашлы бер тойгы аның үзәгенә үтте. Ләкин ачырак та, газаплыракта иде монысы. Онытылырмы, төзәлерме икән соң йөрәк ярасы? Шуңа җавап биргәндәй, Хәсән тирән көрсенеп куйды, аннары бераздан: — Гаеп миндә, менә, әни, әнә Рәхиләнең йөрәге яралы, — диде-— Ул да бит атаана баласы. Кеше. Иртә белән Гөлниса җиңги казларын урамга куып чыгарды. Аларж канат кагып каңгылдашып алдылар да, ферма ягына таба юл тоттылар. Ләкин хикмәте шунда: Гөлниса җиңги бүген өенә кайтырга ашыкмады, әллә нихәтле җир озатып барды да: «Менә бу юлдан Рәхилә эшкә йөри иде, Сафаларның йорты турысыннан үткәндә, усал этләреннән куркып, карана-карана үтә торган иде», — дип уйланып тукталып калды, һәм ул ерактагы ферма абзарларына озак кына карап торды