ТУГАНДАШ РЕСПУБЛИКАЛАР МАТБУГАТЫ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ
*Татар халкының сөекле шагыйре Габ ТУРЫНДА - и дулла Тукай әсәрләре халык күңеленә тирән кереп урнашкан. Шуңа күрә дә алар искермиләр, бәлки еллар үткән саен көчлерәк яңгырыйлар. Алар телдән-телгә күчә, бер татар халкының гына түгел, илебездә яшәүче барлык тугандаш халыкларның уртак һәм кадерле мирасына әверелә. Г. Тукай иҗаты, Пушкин, Некрасов, Шевченко, Абай әсәрләре кебек үк, кешелек дөньясының якты киләчәген — коммунизм төзүгә катнаша. Г, Тукайның тууына 75 ел тулу көнен татар халкы гына түгел, Ватаныбызның тугандаш халыклары да киң итеп билгеләп үттеләр. Безнең алда — тугандаш республикаларда Габдулла Тукайга багышланып чыккан газеталар. Казахстан республикасында чыга торган газеталар татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 75 ел тулуга багышланган материалларга киң урын биргәннәр. Габдулла Тукай иҗатын чын күңеленнән яраткан, аны үзенең остазы санаган һәм татар халкының сөекле шагыйре әсәрләрен казакъ халкы арасында пропаганда- , лауга һәм аларны казакъ теленә тәрҗемә итүгә күп көч куйган күренекле казакъ шагыйре Җакан Сыздыков юбилей көннәрендә «Социалистик Казакъстан», «Ленин- 1шл жас», «Казакъ әдебиеп», «Октябрь туы» газеталарының һәрберсендә Г. Тукай иҗаты турында мәкаләләр белән чыккан. «Октябрь туы» газетасының (Казахстан Компартиясенең Көнбатыш Казахстан өлкә һәм Уральск шәһәр комитетлары органы) 26 апрель саны Җакан Сыздыковның «Халык җырчысы» исемле мәкаләсе белән ачыла. Уральск педагогия институтының марксизм-ленинизм кафедрасы укытучысы А. Калтиев «Г. Тукай Уралда революцион күтәрелеш елларында» исемле мәкаләсендә шагыйрьнең Уральскидагы тормышы һәм 154 цион-демократик рухтагы татар> ^әбяят“; ИЫҢ мәйданга килүенә сәбәп булды. Озак ламый татар әдәбияты патша хакимлеге заманында артта калган, изелгән аерым халыклар әдәбиятларына үрнәк булырлык кайбер алдынгы шәхесләрне мәйданга китерде. Революция алды елларында татар әдәбиятының иң мәшһүр вәкиле Габдулла Тукай иде. Ул фәкать хәзерге заман татар реалистик поэзиясенә генә түгел, ә шуның белән бергә, илебездәге бүтән тугандаш халыкларның реалистик поэзияләренә нигез салучыларның берсе буларак танылды. Күп кенә үзбәк, төркмән, кыргыз, казакъ һәм уйгур шагыйрьләре Габдулла Тукайны үз- ләренең остазлары саныйлар. Гомәр Мөхәммәдинең Ташкентта укып йөргән чакларында Тукайдан һәм Һади Такташтан өйрәнгәнлеге мәгълүм. Талантлы шагыйрь Исмәгыйль Саттаров Габдулла Тукайны зур тырышлык белән өйрәнгәнлеген әйтеп, аның поэзиясенә карата чиксез хөрмәте турында яза. Шенҗан уйгур шагыйре Лотфулла Моталлиб Голҗадагы татар мәктәбендә укып йөргән чакларында ук Габдулла Тукай иҗатын өйрәнә, аны үзенең чын идея тәрбиячесе итеп таный. Шагыйрь Назим Искәндә- ров Тукай шигырьләрен һәм поэмаларын зур илһам белән уйгур теленә тәрҗемә итә. Димәк, уйгур әдәбиятына Габдулла Тукайның тәэсире зур... Г. Тукайның үлмәс иҗаты алга сөргән бөек идеяләр һәм Г. Тукай сурәтләгән чынбарлык күренешләре аз санлы бүтән халыкларның тормышлары, милли үзенчәлекләре өчен дә хас...» Аннары Г. Сәдвакасов уйгур шагыйрьләренең Г. Тукай әсәрләрен иҗади файдаланып, үзләре яшәгән заманның көн тәртибендә торган, үз халыкларының тормыш таләпләренә җавап бирерлек әсәрләр язуларын конкрет мисалларда күрсәтә. Автор Туканның Лотфулла Моталлиб иҗатына йогынтысы турында болай ди: «Мәгълүм ки, Тукай белән Лотфулла күп кенә яклары белән бер-берсенә охшаш иҗтимагый шартларда иҗат иткәннәр. Тукай Россиядә азатлык өчен көрәш барган чорда яшәгән булса, Лотфулла Кытай халкы азатлык өчен көрәшкән чорда яшәде. Тарихи үсештәге мондый охшашлык нәтиҗәсендә Лотфулланың халык азатлыгын яклап, ярлы халыкны көрәшкә чакырып Тукан әсәрләренә аһәңдәш шигырьләр язуы бнк табигый, әлбәттә». «Коммунизм тугы» газетасы болардан тыш Г. Тукайның «Китмибез!» шигырен татар телендә, «Җәйге таң хатирәсе»н һ. Искәндәрев тәрҗемәсендә, Ж. Сыздыков һәм X. һәмраевның Тукайга багышланган шигырьләрен, бөек шагыйрь тормышына караган күп кенә рәсемнәрне биргән. Г. Тукай юбилеен тугандаш үзбәк халкы да зур итеп билгеләп үтте. Бу уңай белән «Шарк юлдузи» журналының апрель санында Гафур Голәм белән Абдулла Ура- зайның «Көрәш һәм дуслык җырчысы» исемле мәкаләсе, Тукай шигырьләренең үзбәк телендә тәрҗемәләре басылган. Үзбәкстан ССР Культура Министрлыгы һәм Үзбәкстан язучылары союзы органы «Үзбекстон маданияти» газетасының 26 апрельдә чыккан санында М. Мирзаахмедов- ның «Азатлык җырчысы» исемле мәкаләсе һәм М. Бабаев тәрҗемәсендә Г. Тукайның берничә шигыре бирелгән. Үзбәкстан Коммунистлар партиясенең Ташкент Өлкә һәм Шәһәр Комитетлары, хезмәт ияләре депутатларының Өлкә һәм Шәһәр Советлары органы «Тошкент ха- кикати» газетасының 26 апрель санында басылган «Татар халкының өлкән шагыйре» исемле мәкаләсендә филология фәннәре кандидаты С. Мамаҗанов болай дип яза: «Габдулла Тукай Азербәйҗанның бөек фикер иясе Мирза Фәтали Ахундов, казакъ акыны Абай, таҗик мәгърифәтчесе Әхмәт Дониш һәм үзбәк демократ шагыйре Фуркат кебек үз әсәрләрендә рус халкы белән дуслык темасын кыю күтәреп чыккан һәм ул теманы мәхәббәт белән яктырткан язучы... Габдулла Тукай исеме Татарстанда гына түгел, барлык совет республикаларында, аерым алганда Үзбәкстанда да, дан казанды. Габдулла Тукай әсәрләре Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр үк үзбәк укучылары арасында күп таралган иде. Алар аның әсәрләрен зур мәхәббәт белән укыйлар иде. Шагыйрьләребез Тукай йогынтысы тәэсирендә шигырьләр язды. Аерым алганда, революцион шагыйрь Хәмзә Хакимзадә Ниязиның кайбер әсәрләрендә, аеруча хатынкызлар һәм дин әһелләре турындагы шигырьләрендә, Габдулла Тукай тәэсире сизелеп тора». Үзбәкстан ССР Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф эшчеләре профсоюзының Республика Комитеты органы «Укитув- чилар газетаси»ның 27 апрель санында Габдулла Тукайның рәсеме, аның турында мәкалә һәм Кодрәт Хикмәт тәрҗемәсендә шагыйрьнең «Бәхетле бала», «Мәктәптә», «Гали белән кәҗә», «Ат, арба, чана» һ. б. шигырьләре урнаштырылган. 155 Үзбәкстан Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты, Үзбәкстан Верховный Советы һәм Министрлар Советы органы «Кизил Үзбекстон», «Правда Востока» һәм татар телендә чыга торган «Ленин байрагы» газеталары да Габдулла Тукайның тууына 75 ел тулу көнен киң билгеләп үттеләр Үзбәк шагыйре Уйгун «Кизил Үзбекстон» газетасында басылган «Бөек шагыйрь» исемле мәкаләсендә болай ди: «Г* Тукай үзбәк укучыларына күптәннән таныш һәм якын шагыйрь. Без мәктәп яшендәге чагыбызда ук Тукайның татарча «Ана теле» дәреслегендә басылган гаҗәеп шигырьләрен укый идек. Аның «Бәйрәм бүген», «Туган тел» кебек шигырьләре балачагыбызда ук яттан белгән шигырьләр иде. Бүген татар халкының бөек шагыйре Тукайның гүзәл әсәрләре белән таныш булмаган, алар белән сокланмаган кеше юктыр. Аның әсәрләре күп телләргә, шул җөмләдән үзбәк теленә дә, күпләп тәрҗемә ителде. Без, үзбәк шагыйрьләре, Тукайны чынчынлап үз остазыбыз, үз шагыйребез дип әйтә алабыз. Олы Тукайның тууына 75 ел тулу уңае белән үткәрелә торган туй фәкать татар халкыныкы гына түгел, бәлки барлык тугандаш халыкларның, шул җөмләдән үзбәк халкының да туе. Бу — күп милләтле совет халыклары әдәбияты һәм культурасы туе». X. Алимҗанова «Правда Востока» газетасында басылган мәкаләсен «Үз туганыбыз кебек» дип исемләгән. «Үзбәк халкы Тукай белән күптән таныш, — дип яза ул — Прогрессив үзбәк язучылары Октябрь революциясенә кадәр үк Тукай әсәрләрен татар телендә укыганнар, аның иҗаты аларга уңай йогынты ясаган... Совет чорында Тукай әсәрләре тулысы белән дип әйтерлек үзбәк теленә тәрҗемә ителде. Шагыйрь тууга 75 ел тулу юбилее алдыннан үзбәк укучысы Г. Тукай әсәрләренең бик матур итеп чыгарылган җыентыгын алды. Гафур Голәм һәм Уйгун, Миртимир һәм Әсгат Мохтар, М. Бабаев һәм Р. Бабаҗан татар шагыйренең иҗатына зур мәхәббәт һәм ихтирам белән карап аның әсәрләрен тәрҗемә иткәннәр. Үзбәк халкы Габдулла Тукайны үзенеке, туган шагыйре һәм публицисты итеп ярата. Үзенең оптимистик, якты, тормышчан иҗаты белән ул безнең үзбәк әдәбиятына килеп керде». Күршебездәге башка тугандаш республикалардагы газета-журналларда да Габдулла Тукай иҗатына багышланган күп кенә материаллар басылып чыкты. Чувашстан өлкә газетасы «Коммунизм ялаве» Чуваш АССР- ның халык шагыйре Яков Ухсайның «Татар халкының сөекле җырчысы» исемле зур күләмле мәкаләсен урнаштырган. Р. Чспу- нов «Советская Чувашия» газетасында чыккан мәкаләсен «Габдулла Тукай иҗаты һәм чуваш әдәбияты» дигән темага багышлаган. «Хезмәт халкы үзенең данлы улларын онытмый, ә милләтнең горурлыгы булып әверелгән кеше бүтән тугандаш халыкларның да ихтирамын казана» — дип башлана ул мәкалә. Автор Г. Тукай һәм чуваш әдәбиятының революциягә кадәрге вәкилләре шагыйрь-реалист М. Федоров, революцион- демократик юнәлештә иҗат иткән Т. Семе- нов-Таэр, чуваш поэзиясе классигы К. Иванов әсәрләрендәге уртак моментларны анализлый. Казанда Тукай белән бер үк вакытта чуваш шагыйре Т. Семенов-Таэр яшәгән. Бер-берләрен күреп белмәсәләр дә, аларның уйлары-хисләре бер булган. Чуваш шагыйре дә, Г. Тукай кебек үк, үз әсәрләрендә изүчеләргә, патша хөкүмәтенә каршы протест белдергән. Автор Г. Тукай әсәрләренең чуваш теленә тәрҗемәләре турында киң генә сөйли. «Аның әсәрләрен беренче тапкыр чуваш теленә тәрҗемә итүчеләр, — ди ул, — Г. Эсхель, С. Фомин, Ив. Ивник, Я. Ухсай булды... Г. Тукай поэзиясе П. Хузангай, Я- Ухсай, Ст. Шавлы кебек күренекле шагыйрьләр иҗатында да чагылышын тапты. Алар, татар телен яхшы белүләре аркасында, Г. Тукай әсәрләрен оригиналда укыйлар. Г. Тукай шигырьләре чуваш мәктәп дәреслекләренә кертелә. Чуваш балалары «Шүрәле» поэмасын аеруча яратып укыйлар...» Казанда чуваш телендә чыга торган «Ленин ялаве» газетасы 25 апрельдә чыккан санында Г. Тукай иҗатына карата К. Фасеев, Ш. Мөдәррис, Р. Чепунов мәкаләләрен, 10. Григорьев, П. Афанасьев, Я. Ухсай тәрҗемәсендә Тукай шигырьләрен, Г. Тукай турында А. М. Горький сүзләрен, П. Ху- зангайның Г. Тукай һәм К. Иванов турында язган шигырен һ. б. материалларны урнаштырган. Башкортстанда чыга торган газеталар юбилейга хәзерлек көннәрендә үк татар халкының бөек шагыйре турындагы материалларга киң урын бирделәр. Юбилей көннәрендә алар шушы датага бөтен бер битләрен багышладылар. «Совет Башкортстаны» газетасы Г. Тукай тууга 75 ел тулу көненә багышланган материалларын «Иң бөек максат безем — Хөр мәмләкәт, хөр Русия», — дигән баш астына туплаган. Башкорт- стан ЛССРның атказанган фән эшлеклесе Әхнәф Харисов «Поэзия каһарманы» исемле мәкаләсендә Тукай иҗатын анализлый, Ибраһим һилалов үзенең истәлегендә Троицк шәһәрендә Г. Тукай белән очрашуы турында яза. Күренекле башкорт шагыйре Сәйфи Ку- даш «Шулай тоелыр» исемле яңа шигырен Г, Тукайга багышлаган: Ничәнче кат аламдыр, белмим, Шигырьләрен сатып мин аның; Менә тагын алып кайттым бүген Тукаемның зур бер томлыгын. Ярты гасыр узган алар өзелеп Тукай йөрәгеннән тамганга. Тик шулай да еллар юлын үтеп Саф һәм җылы булып калганнар. Әйтерсең лә, алар мичтән яңа чыккан Кызарып пешкән икмәк, — күпереп, Бөркелдереп татлы җылы исен Авыз суын тора китереп!.. Шулай менә аның шигыре миңа һәр чак җылы, яңа тоела. Шулай тоелыр алар иртәгә дә Шулай тоелыр гомер буена. Болардан тыш газета Г. Тукай турында В. И. Ленин, А. М. Горький, А. А. Фадеев, М. Гафури, Ш. Бабич, Ф. Әмирхан, Д. Юл- тый, Г. Сәләм, М. Кәрим сүзләрен, С. Агишның «Ул безне таңга калдыра» исемле мәкаләсен, Г. Тукай Уфага баргач тукталган элек «Сабах» китап магазины урнашкан йортның рәсемен һ. б. материалларны урнаштырган. «Советская Башкирия» газетасының Г. Тукай юбилее көнне чыккан санында Башкорт дәүләт университеты доценты Г. Әхәтов белән СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалы фәнни эшчесе С. Сафуановның «Габдулла Тукай — татар поэзиясенең кояшы» исемле мәкаләсе бирелгән. Уфада татар телендә чыга торган «Кызыл таң» газетасындагы «Безнең Тукай» исемле мәкаләсендә Сәйфи Кудаш болай ди: «...Мин Тукайның халыкка хезмәт итүдә нинди зур фидакарьлек белән тулган бик кыска гына булган гомер юлын үзен аның бер шәкерте итеп исәпләгән яшь язучылар өчен бер университет итеп карыйм. Шунлыктан мин бик еш кына киңәшләр сорап әле дә Тукайга мөрәҗәгать итәм һәм кулымнан килгәнчә аңа тугырылыклы бер шәкерт булырга тырышам». Педагог 3. Шакиров үзенең истәлекләрендә 1910 елны «Шәрык клубы»нда Г. Тукайның халык иҗаты турында лекция укуын тыңлавы, анда алган тәэссоратлары турында яза. «Тукайның тавышы күтәренке түгел, ләкин ишетер колакка ятышлы, ягымлы иде»,— ди ул. Аннары ул Тукайның мәдрәсәгә килеп география дәресен тыңлавы, диапозитивлар аша шәкертләрне Камчатка, Сахалин, Манчжурия табигате белән таныштырудан аның күңеле булуы турында сөйли.