СЕЗОН ЙОМГАКЛАРЫ ҺӘМ АЛДАГЫ БУРЫЧЛАР
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының спектакльләре менә бишенче ел инде яңа, мәһабәт бинада бара. Яна бинада күп нәрсәне, билгеле, өряңадан эшләргә туры килде. Галиәсгар Камал исемендәге театр сәхнәсендә файдаланган декорацияләрнең берсе дә диярлек яңа җирдә ярамады. Элек репертуарда булган күп кенә спектакльләр яхшыртылды, яңадан хәзерләнде. Тамашачыларга күп санлы яңа балетлар, опералар күрсәтелде. Билгеле, театр хәзерләгән әсәрләрнең һәрберсе дә уңышлы барды дип булмый. Кайбер әсәрләр бер-ике тапкыр куелу белән үк репертуардан төшеп калды. Шулай ук тиешенчә эшләнмәгән спектакльләр дә булмады түгел. Ачык әйтик: рус совет композиторларының һәм милли республикалардагы күренекле композиторларның иң яхшы, актуаль, бүгенге заманның үткен проблемаларын күтәргән әсәрләрен тамашачыга җиткерү буенча театр әле һаман да канәгатьләнерлек эшләми. Ләкин, шул ук вакытта, театр коллективы ирешкән уңышларга да күз йомарга ярамый. Мәсәлән, классик музыканың иң яхшы үрнәкләре белән Казан тамашачыларын таныштыру буенча театр шактый зур, файдалы эш башкарды. Соңгы биш ел эчендә генә дә театр рус һәм дөнья классиклары, рус һәм татар композиторларының 38 опера һәм балет әсәрен куйды. Чайковскийның «Сихерче», Вердиның «Леньяно янындагы сугыш», Гуноның «Ромео һәм Джульетта». Штраусның «Ярканат» кебек опералары. «йокыга талган гүзәл кыз» (Чайковский), «Мисыр төннәре» (Аренский), «Дон Кихот» (Мин- кус) кебек балет әсәрләре куелуы бу үзе генә дә театр коллективының эзләнүен, кыюлыгын раслаучы матур факт була ала. Театр татар композиторлары белән тыгыз элемтәдә яши һәм алар- ның иҗатын пропагандалау буенча күп эшли. Татар композиторларының һәр яңа операсы, һәрбер яңа балеты иң элек безнең сәхнәдә куела. Н. Җиһановның «Алтынчәч» һәм «Җәлил» опералары, Ф. Яруллин- ның «Шүрәле» балеты беренче мәртәбә Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә күрсәтелделәр. Безнең сәхнә аша алар туган илебез һәм чит ил сәхнәләренә юл алдылар, татар музыкасын дөнья-күләм әһәмияткә күтәрделәр, күп милләтле совет музыкасын баетучы гүзәл әсәрләр рәтенә бастылар. Соңгы дүрт ел эчендә театр татар композиторларыннан X. Вәлиуллинның «Самат», Җ. Фәйзинең «Тапшырылмаган хатлар» операсын һәм «Башмагым» музыкаль комедиясен, Ә. Бакировның «Алтын тарак», А. Ключа ревның «Тау әкияте», Ь • Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балетларын куйды. М ю. .с. Ә." № 6. 145 һәр яңа сезон театрга яңа уңышлар китерә, репертуарны өр-яңа яхшы әсәрләр белән баета, һәр сезон саен театр эшчеләренең тәҗрибәсе зурая, осталыгы арта, кыюлыгы үсә. 1960—61 елгы сезс да да театр күп кенә уңышлы спектакльләр бирә алды, һәрбер спектакльне хәзерләүнең үзенең авырлыклары, катлаулы яклары була, шуның белән бергә, һәр спектакль кабатланмас шатлык, ләззәт китерә, кешенең рүхьш баета, аны канатландыра. Мисал өчен Вердиның «Риголетто» операсын гына алыйк. Кайсы опера театры гына куймады икән бөек композиторның бу үлемсез әсәрен?! «Риголетто»ның меңнәрчә сәхнә вариантлары бар. Бик күп талантлы режиссерлар, художниклар, дирижерлар, артистлар тарафыннан куелган инде ул, Безнең театр сәхнә традициясе бай булган шушы әсәрне яңачарак куярга уйлады, һәм без аңа билгеле күләмдә ирештек тә кебек. Моңарчы булган куелышларда, мәсәлән, герцог, ничектер, җиңел акыллы кеше итеп уйнала иде. Соңгы куелышта режиссер С. Штейн герцог характерындагы деспотизм, рәхимсезлек сыйфатларын үстерә төште. Бу — әсәрдәге конфликтны үткеиләндерде, яңгырашны көчәйтте. Күчерелмә декорацияләр һәм ике катды пәрдә куллану спектакльне җанландырды, аның динамикасын, ышандыру көчен арттырды. «Риголетто»ның соңгы куелышына зур масштаблык, тирән, тетрәткеч трагизм көче хас. Шул ук композиторның «Леньяно янындагы сугыш» исемле икенче бер операсы рус сәхнәсендә, революциягә кадәр дә һәм Совет власте елларында да, бер генә мәртәбә дә куелмады. Музыка сөючеләр бөек композиторның бу әсәре белән беренче мәртәбә Казан сәхнәсендә таныштылар. «Леньяно янындагы сугыш» — тынычлыкны якларга чакыручы ялкынлы гимн ул. Вердиның бу әсәре Австрия басып алучыларына каршы тирән нәфрәт хисе белән сугарылган. Шуның өчен дә капиталистик илләрдә композиторның бу операсы зарарлы дип исәпләнә, аны сәхнәгә кую катгый тыела. Режиссер РСФСРның атказанган артисты И. Шароев һәм художник РСФСРның атказанган сәнгать эш- леклесе В. Мамонтов операның заманча яңгырашын таба алдылар диясе килә. РСФСРның һәм Татарстанның атказанган артисткасы 3. Хисмәтуллина, Татарстанның атказанган артисты И. Ишбуляков һәм артист М. Слипченко операдагы төп рольләрне уңыш белән башкаралар. Күп еллардан бирле инде опера һәм балет театры сәхнәсендә балалар өчен махсус язылган бер генә әсәр дә куелганы юк иде. Быелгы сезонда бу юлда беренче адым ясалды. Балаларыбыз зур бүләк — композитор 3. Хәбибуллинның «Раушан» балетын (Г. Сәлимов либреттосы) алдылар. Яңа балет бик музыкаль һәм бай ритмлы. Аны балалар да, зурлар да яратып карыйлар. Татар халык әкиятләре һәм Г. Тукайның балаларга багышлап иҗат ителгән әкиятләре буенча язылган «Раушан» балетында якты көчләрнең җиңүе сурәтләнә. Балет бик тормышчан, аңарда оптимизм көчле, «Раушан»ны («Шүрәле»дән кала) соңгы елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә куелган милли балетлардан уңышлысы һәм көчлесе дип санарга була. Бөек норвег композиторы Э. Григ музыкасы буенча куелган «Пер Гюнт» балетында, бәлки, кайбер эшләнеп бетмәгән урыннар, бик үк тигез яңгырамаган күренешләр дә бардыр. Ләкин, кайбер кимчелекләре булуга карамастан, ул балет та театр коллективының уңышы булып саналырга хаклы. Тамашачы «Пер Гюнт» балетын җылы каршылады. Бүгенге көндә театр коллективы яңа спектакльләр өстендә эшли. Якын араларда тамашачылар күренекле рус совет композиторы С. Прокофьевның «Таш чәчәк» балеты, азербәйҗан композиторы Р. Гадҗиевның «Ромео — минем куршем» исемле опереттасы белән танышачаклар. Партиябезнең XXII съездына багышлап, театр И. Дзержинскийның «Тын Дон» исемле операсын куярга хәзерләнә- Театрда С. Сәйдәшев һәм А. Ключаревның «Наемщик» операсы буенча репетицияләр бара инде. Муса Җәлил исемендәге татар опера һәм балет театры өчен Ә. Бакиров «Гөлзадә» исемле опера, композитор А. Вәлиуллин Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы буенча шул исемдә балет яза. Киләчәктә театр бүгенге кешеләребезгә, аларның искиткеч батырлыкларына багышланган яңадан- яңа опера һәм балет әсәрләрен куяр, тамашачыларыбызны композиторларның, либреттистларның, артистларның яңа иҗат уңышлары белән шатландырыр дип, ышанып әйтә алабыз