Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮР МЕНГӘНДӘ

Файдалы казылмалар эзләп, кеше аяк басмаган кыргый тайга урманнары эченә беренче сукмак салучы геологларга, моңарчы җилләр генә хуҗа булган далага килеп, яңа шәһәрнең нигез ташларын салырга керешкән беренче төзүчеләргә, билгеле, бик кыен, авыр була. Сәнгатьтә дә шулай. Күптән үткән, зур-зур каләм осталары тарафыннан бик нык өйрәнелеп, уннарча әдәби әсәрләрдә тасвирланган чорлар турында әсәр язуга караганда, бүгенге көннең актуаль проблемалары, героик тормышыбызның бүгенге кешеләре турында һәр яктан камиль сәнгать әсәре тудыру күп тапкыр авыррак. Бүгенге совет кешеләренә хас иң характерлы сыйфатларны гомумиләштереп, җанлы әдәби образларда бүгенге тормышның иң үзенчәлекле, иң әһәмиятле вакыйгаларын сурәтләгән әдәби әсәрләр иҗат итү кыен, бик кыен, әлбәттә. Аның каравы, кешелек җәмгыятендә беренче буразналарны сызучы бу кешеләрнең эше дә күп мак- таулырак, алар күрсәткән кыюлык та күбрәк тәкъдир ителә, һәм бу аңлашыла да. Чөнки киң колач белән коммунизм җәмгыяте төзүче совет кешеләренә, беренче чиратта, замандашлары турында язылган сәнгать әсәрләре, бүгенге тормышны дөрес яктырткан, яшь буынны коммунизм рухында тәрбияләүгә хезмәт итә торган югары идеяле әсәрләр кирәк. Заман темасына язылган әсәрләргә булган мохтаҗлыкны, бу эшнең әһәмиятен татар совет язучылары да яхшы аңлыйлар. Бүгенге кеше образын сурәтләүгә багышланган шигырь һәм XXXVI Барлас Камалов, Үр менгәндә, хикәяләр, Татарстан китап нәшрияты, 1961 ел. поэмаларның, хикәя һәм повестьларның ел саен күбрәк басылуы әнә шул турыда сөйли. Барлас Камаловның әле яңа гына Татарстан китап нәшриятында чыккан «Үр менгәндә» XXXVI исемле хикәяләр китабы да безнең игътибарны, иң элек, заман темасына язылган хикәяләрне эченә алуы белән үзенә тарта. Б. Камаловны безнең көннәрнең әһәмиятле проблемалары, бүгенге яшь кеше, аның рухи дөньясы һәм мораль сыйфатлары кызыксындырган. Менә — «Үр менгәндә» хикәясе һәм аның төп герое Илсур Сабитов. Бу образ аша язучы яшь кешенең характерын һәм аның рухи дөньясын тәрбияләүдә таза, яхшы коллективның һәм файдалы җитеш- терүчән хезмәтнең ролен күрсәтергә теләгән. Башта ук әйтеп куярга кирәк, автор, нигездә, максатына ирешкән. Илсур образы моңа дәлил була ала. Әнисе канаты астында гына, җиляңгыр күрмичә генә үскән Илсур, унынчы классны тәмамлаганнан соң, институтка керә алмыйча кала. Умыртка сөякләре дә ныгырга өлгермәгән яшь егеткә беренче мәртәбә чын тормыш белән очрашырга туры килә: язмыш аны Ташбуадагы шикәр заводы төзелешенә китерә. Ә тормыш дигәнең матур һәм кызыклы, шуның өстенә, авыр да, катлаулы да. Ул сиңа гел елмаеп кына тормый. Хикәядә Илсур, ипФ 141 тәшләре ярдәме белән, тормышта очраган беренче авырлыкларны җиңеп чыга, беренче сынауларны уңышлы үтә. Алда әле, бәлки, тагын да зуррак кыенлыклар очрар. Тик ни генә булмасын, бер аякка басканнан соң, без инде аның юлның ахырына кадәр нык, егылмыйча барачагына ышанабыз, авырлыклар аша үз юлын тапкан бу егеттә безнең көн кешеләренә хас матур сыйфатлар оешып килә, аңа безнең көн кешеләренең орлыгы салынган. Ләкин хикәядә безгә ошаган, без өмет баглаган Илсур образы җиңел генә тумады. Пакъ, саф намуслы, һәрвакыт белемгә, культурага омтылучы, киң күңелле, мөлаем Илсур белән очрашканчы, без әле дистәләрчә ялыктыргыч битләрне укырга мәҗбүр булдык. Без яраткан тере, җанлы Илсур хикәянең икенче яртысында гына туды. Ни өчен шулай -соң? Чөнки автор уй-фикерләрен укучыларга җиткерерлек җанлы образлар, отышлы вакыйгалар таба алмаган, ягъни автор башында туган идеяләр, аны шатландырган яки борчыган фикерләр әдәби әсәр булып формалашып, җанлы образларда эретелеп җитмәгән. Мондый очракларда кайбер авторлар вакыйгаларны телдән коры сөйләп чыгу белән дә чикләнәләр. Б. Камалов алай итми. Тыштан караганда, монда һәр нәрсә үз урнында. Вакыйгалар логик эзлеклелектә үсә. Әсәрдә катнашучылар бер-берсе белән танышалар, сөйләшәләр, кайгыралар, теге яки бу мәсьәлә турында фикерләрен әйтәләр. Аларның сүзләреннән без Илсурның физикадан экзамен бирә алмавын, әнисенең медсестра булып эшләвен, Воинов кебек кайгыртучаи кешеләр ярдәме белән Илсурның Ташбуага килеп эшкә урнашуын беләбез, хикәядә катнашучы калган персонажлар турында кайбер биографик мәгълүматлар ишетәбез. Әйе, логик яктан монда барысы да үз урнында кебек. Илсур хәлендәге кешенең шундый- рак халәттә булуы да бик мөмкин. Бу яктан авторны гаепләп булмый. Ләкин хикәя безне кызыксындырмый: Илсурның кыен хәлдә калуы артык дулкынландырмаган кебек, әлеге персонажларның сүзләре һәм алар авызыннан ишеткән яңалыклар да безне әллә ни мавыктырмый. «Дөньяда андый хәлләр дә була», дибез без һәм хикәяне укуны дәвам итәбез. «Үр менгәндә» хикәясенең беренче яртысында үзенә генә хас характеры, хисләре һәм кичерешләре, кайгышатлыгы һәм омтылышлары булган җанлы әдәби образлар юк. Хикәянең төп героен — Илсур Сабитов образын алып карыйк. Ул вакыйгаларны үстерү, автор фикерләрен җиткерү өчен кирәкле сүзләрне сөйләүче җансыз күләгә кебек кенә әле монда. Ул әле генә гаять нәзәкәтле, оял- чан, кечелекле, культуралы егет иде, ул да булмый, шактый үзсүзле, минминлекле, тәкәббер малайга әйләнә. Бер карыйсың, 1—2 км арага үзенең фанир чемоданын да алып кайтырга хәленнән килмәгән Илсур күз алдына чандыр гәүдәле, ябык малай булып килеп баса. Инде көрәшчеләр секциясенә килгән Илсур нык гәүдәле, киң күкрәкле таза егет булып төсмерләнә. Әле генә ул институтка керә алмаганга ут йотып йөрүче пессимист иде, ул да булмый, Братск, Сталинград төзелешләренә китәргә ашкынучы романтикка әйләнә. Кем ул? Шушы сыйфатларның кайсысы Илсурның үзенә генә хас, кеше буларак кайсысы аның асылын билгели? — Әйтеп булмый. Авторның хыял итүе, фикер агышы алга таба дәвам иткән саен, Илсур гел үзгәрә, гел яңара тора. Шуңа күрә дә хикәядә вакыйгалар агышын, аның сюжет линиясен дә Илсур характерының үсеше, Илсур язмышы билгеләми. Шуңа күрә дә хикәянең беренче яртысы шактый таркау, автор кечкенә генә хикәягә күп кенә икенче дәрәҗәдәге персонажлар кертергә мәҗбүр булган. Менә— С. В. Воинов. Ул хикәянең төп героен эшкә урнаштырган. Кыен моментта аңа ярдәм итәргә, акыллы киңәшләр бирергә тиеш. Инде килеп, хикәядәге башка персонажларны алыйк. Бик акыллы, бик уңган Рашат, автор уйлавынча, төп геройны эшкә өйрәтергә, аңарда спортка 142 мәхәббәт уятырга, Илсурны, гомумән, һәрьяклап тәрбияләргә тиеш һ. б. Бу персонажлар тагын (Воинов, Рашат, Мансур, Әлфия) әсәрдә гомуми фон тудыру өчен дә кирәк хикәянең төп герое — уңышлы булса, кеч- әсәр өчен шулкадәр кертүнең кирәге дә кә, хикәянең икенче яртысында әсәргә шофер Хасәй образы килеп керә. Бу кеше, бәлки, тормышны да аз күрмәгәндер. Ләкин ул күргән-белгәннәреннән дөрес нәтиҗә генә ясарга өйрәнмәгән. Аның тормыш, кешеләр, аларның җәмгыятьтәге урыны турында үзенә күрә бер карашы, башкаларныкыннан аермалы үз фәлсәфәсе бар. Нинди генә шартларда, кайсы гына урында булмасын—ул һәркайда кызарган күзләрен кыскалап, бакыр тышлык ки- дерелгән казык тешләрен ялтыратып торучы җанлы Хасәй. Нәкъ менә тере, җанлы бер индивидуум булганга күрә дә, Хасәй үзенең хикәядәге «функциясен» дә, калган бөтен образларга караганда, күп уңышлырак үти. Менә ул Илсурның (моңарчы әле без дә белмәгән) йомшак якларын сизеп ала да, аны акрын гына үз карамагына эләктерә башлый. Ул болай була: Көннәрнең берендә Хасәй, Шәях- мәт һәм Илсур өчесе бергә ашханәгә керәләр, һәрвакыт салып йөрергә яратучы Хасәй Илсурны аракы эчәргә кыстый. Тегесе эчми. — Ярар, брат. Ялынмыйбыз. Эцмәсәң, эцмә. Безнең мишәр ягында синең ишене кандала сытып кан суырган, диләр. Саранланып җыйган сәмәнеңә сүәктән ташпулат салырсың, — ди Хасәй, Илсурны үчекләп. Нинди егет инде саран дигәнне яратыр икән?! Хасәйнең шул сүзләрне әйтүе була, моңарчы күләгә булып кына йөргән төп героебыз шунда ук җанланып китә: аякка баса, тәпи иөри башлый. Кара әле! Ялган батырлык, кеше алдында сынатмаска тырышу хас икән ич безнең Илсурыбызга! Аның яшендәге башка егетләр кебек үк, Илсур тагын әләкләшүне бер дә яратмый икән. Әнә бит, Хасәй сүзенә карап эчте дә, күпме эләкте үзенә, ә мәҗлестәшләрен барыбер сатмады. Хасәйгә аңа шул гына кирәк тә. Илсурның шул гадәтен сизгәч, Хасәй аны тагын да зуррак җинаятькә тартмакчы була: дәүләт милкен урлашуда үзенә иптәш итәргә уйлый. Тик Хасәй ялгыша. Эш дәүләт милкен урлашуга барып җиткәч, Илсур түзеп тора алмый инде. Исерек Хасәй тәҗрибәсез, кешеләрне әле яңа аңларга өйрәнеп килүче бу мөлаем егеттә чиста намус, зур вөҗдан да булуын күреп бетерә алмый. Илсур дәүләт милкен талаучыларны җавапка тарттыра. Шушы вакыйгалардан соң Илсур бөтенләй яңарып кала, бер башка үсеп китә. Без аны ярата башлыйбыз. Аның өчен шатланабыз. Илсур безнең симпатияне яулап алды. Ә бит, Хасәй булмаса, хикәя дә, Илсур образы да тумас иде. Бер уңышлы табылган образ гына да хикәяне күпмегә яхшырта. Нәкъ ул безгә Илсурның кешелек сыйфатларын күрсәтә алды. Күрәсең, сәнгать әсәрендә үзеңне борчыган мәсьәләләрне укучыларга җиткерү өчен ул идеянең җанлы, тере образларда эретелгән булуы никадәр әһәмиятле икән. Ә уңышлы табылган һәр яңа образ — ул язучының зур ачышы. Җыентыкка кергән «Тәңкә шаукымы» һәм «Очрашу» исемле хикәяләрдә дә автор бик актуаль, әһәмиятле фикер әйтергә теләгән. Ләкин «Үр менгәндә» хикәясендәге кебек үк, монда да әдәби формага салу ягыннан (форманы без киң мәгънәсендә, эчтәлекне укучыларга җиткерү алымы мәгънәсендә аңлыйбыз) кимчелекләр бар. «Тәңкә шаукымы» хикәясендә автор комсызлыкның, гел шәхси байлык турында гына кайгыртып яшәүнең начар гадәт икәнен аңлатырга тели. Әйе, дөньяда төрле-төрле кешеләр бар. Шулар арасында, «Тәңкә шаукымы»нда сурәтләнгән карчык кебек, комсызлары да очрый, билгеле. Аларны фаш итәргә кирәк, икән әле. Әгәр Илсур образы кенә генә бер күп персонаж калмас иде. Кем белә, коры гына сөйләнеп чыгып, артык кызыксыну уятмыйча, тәмамланган да булыр иде, бәлки. Бәхет вакыйгалар шулай - хикәя, әлбәттә. Ләкин Б. Камалов, безнең уебызча, хикәянең сюжетын, композициясен дөрес сайлап бетермәгән. Чыннан да, әлеге хикәядәге комсыз карчыкны фаш итү өчен Урал кадәр Уралдан кияве белән кызын кайтару, алар беренче самовар чәйне эчкәндә үк карчыкның юкка тавыш күтәрүе бик табигый түгел бит. Аларны кайтармыйча да, әлеге карчыкның чын йөзен ачарлык вакыйга табылган булыр иде. Аннан соң, нинди генә комсыз карчык булмасын, ул кияве белән беренче мәртәбә очрашканда ук юк кына нәрсә өчен шундый зур тавыш куптарырмы икән? Белмим. Әле, ни генә димә, әдәп саклау дигән нәрсә дә бар бит дөньяда. Әгәр бик кирәк икән, юньсез картын пешерү өчен башка вакыт тапмас идемени?! «Очрашу» хикәясендә ялгышын аңлаган, төзәлгән кешегә ышанырга кирәк дигән фикер үткәрелә. Нигездә уңышлы гына образлар бар. ДА. Шолохов, Л. Н. Толстой, В. Гюго, В. Шекспир әсәрләрен бик нык укып та, үзенең бүлмәдәш иптәшенә аз гына да ышанмаучы Исемсез егетне алыгыз! Бер-ике штрих белән язучы аның тулы образын күз алдына бастыра. Бик акыллы башланып маташкан, вак җанлы бу тип укучыларда көчле нәфрәт хисе уята. Хикәянең төп герое Нияз Закиров та, нигездә, уңышлы чыккан. Автор хикәядә матур гына композицион алымнар тапкан. Ләкин, безнең уебызча, хикәяне «Очрашу» дип исемләү уңышсыз, аннан соң хикәянең соңгы өлеше, ничектер, артык тоела. Алай гына да түгел, соңгы кисәк әсәрнең эмоциональ көчен нык киметә. Чыннан да, кеше буларак, җанлы образ буларак, шактый йомшак эшләнгән райкомол секретаре Гөлнар белән төрмәдән кайткан Нияз арасында интим мөнәсәбәтләрнең әсәр өчен ул кадәр үк кирәге юк кебек. Мәхәббәттән башка да мәсьәлә аңлашыла бит. Аннан соң, Гөлнарныц әнисенең сәгатен моннан бер ел элек нәкъ менә Нияз талаган икән дип раслау һәм аларны очраштыру хикәяне, ничектер, караклар тормышы турындагы маҗаралы язмаларга охшатып җибәрә, һәм бу очрашу төзәлгән кешегә ышанырга кирәк дигән фикерне куәтләүдән бигрәк, «кара сакалың артыңнан калмый икән» дип уйланырга мәҗбүр итә. Барлас Камалов иҗатында иң көчле, игътибарга лаеклы нәрсә — аның әдәбиятта заманның актуаль проблемаларын күтәрергә омтылуы, көчле гражданлык пафосы булса, аның әсәрләренең йомшак ягы — әнә шул яңа фикерләрне, яңа идеяләрне әдәби калыпка салып, формалаштырып җиткерә алмауда күренә. Ә бит барлык төр сәнгать әсәрләре өчен дә таләп уртак. Син кайсы чор турында гына язма, нинди генә актуаль проблемалар күтәрмә—сурәтләнгән вакыйгаларың тормышчан, образларың ышандырырлык, җанлы булсын. Барлас Камалов, яшь язучы булса да, инде күптән яза һәм, турысын әйтик, өметле яза. Аңардан без зуррак, җитлеккәнрәк әсәрләр таләп итәргә хаклы. Моның өчен аның мөмкинлекләре бар. Ул әһәмиятле, кирәкле мәсьәләләрне тотып ала һәм аларны дөрес аңлый белә. Аның күпчелек әсәрләрендә пафос, публицистик ялкын бар. Теле җанлы һәм матур. Тәҗрибәне тагын да үстерергә, тормышны тирәнрәк өйрәнергә, үзүзеңә җитдирәк таләп куярга кирәк.