Поэзия
ӘНИГӘ
Урын табалмыйча җилләр тузды, Түбә итәкләрен тарады; Авыраеп аккан ак болытлар Кара чырай белән карады. Хәтеремә кереп тамыр җәйгән Сабый чакның шушы бер көне. — Әткәң үлгән, — диеп пышылдадың, Күз яшьләрең чыкты бөркелеп... Артта калды инде авыр еллар, Күтәрелдек яңа үрләргә. Син өйрәндең, әни, күз яшеңне йөрәгеңә бикләп көләргә. И түземле әни! Тормыш буйлап Елап түгел, дөрләп атлыйсың. Ә кайгыңны... Чал чәчеңә яшреп саклыйсың. ӘТИГӘ Без тиңләштек, әти, яшь ягыннан, Икебез дә чәчәк кебекләр. Чыгып басыйк әни каршысыиа, Без — егерме яшьлек бөркетләр. Егерме яшь! Язгы Идел кебек Шаулап аккан чагы гомернең, Үтеләсе юллар алда, ди-ди, Канатланган чагы күңелнең. Алда, бер-берсеннән якты булып, Алмашыныр бик күп иртәләр; Еллар мине бәлки картайтырлар, Чал сакаллы бабай итәрләр. Ә син, әти, Буйсынмассың еллар агышына, Гел егерме яшьтә калырсың, Минем аша, Оныкларың аша Киләчәккә атлап барырсың. Син, картаймас өчен, Үлмәс өчен, Саклар өчен яшьлек чагыңны, Туган илнең газиз туфрагына , Агызгансың соңгы каныңны. СИНЕ СӨЮЕМ С*ине усал һәм тәкәббер диләр, Артык горур диеп сөйлиләр. Янып йөрмә юкка, ташла аны, Башка берәр кызны сөй, диләр. Юк, мин алай бөтен яктан килгән Матурларны эзләп йөрмәдем. Син тормышның үзе кебек чибәр, Үзе кебек чуар, гүзәлем. Мин яратам сине тулы килеш, Уй-хыялым түгел икеле. Елмаюың ничек сокландырса, Ачуың да шундый сөйкемле. ТӨШЕНИМ ДИСӘҢ СӨЮ СЕРЕНӘ... Буйга җиткән кыздай тулган ай, Ярсыз йөргән кыздай боек ай, Әйтче, нигә туган ягымда Чит җирләрне сагынам мин болай. Ах, ул җирләр, Урал буйлары, Мәхәббәтем шыткан җир икән, Сөйгән ярың калган чит җирләр Туган җирең белән бер икән. Ул ерактан тагын матуррак, Акыллырак булып күренә. Ераккарак китеп тор икән Төшеним дисәң сөю серенә.