КОЛЮША
Зиратның иң ямьсез, иң ялангач бер (почмагында, яңгырлар белән юылып һәм туфрагын җил тузгытып, ишелеп беткән кабер өемнәренең берсендә, ике зәгыйфь каеннан төшкән челтәрле күләгәдә, өстенә иске ситсы күлмәк кигән, башына кара яулык ябынган олы яшьләрдәге бер хатын утыра иде. Аның яртылаш агарган чәченең бер тотамы җыерчыклы сул яңагы өстенә төшкән, нечкәиреннәре бик нык йомылган һәм авызының ике як чите, түбән таба салынып, кайгы сызыгыбулып тора, күз кабаклары да, күп елаган һәм күп төннәрен хәсрәт чигеп йокысыз уздырганкешеләрнеке шикелле, салынкы иде. Ул мин ерактан күзәтеп торган чагында да хәрәкәтсез утырды, янына баргач такузгалмады; тик миңа нурсыз, зур күзләрен күтәреп кенә карады да, бер дә исе китмәгәнкыяфәт белән тагын түбән текәлде, аның бу карашында сорау да, уңайсызлану да һәмкаршысына минем килеп чыгуга ничек каравын чамалап белерлек бүтән бернәрсә дәчагылмады. Аның белән исәнләшкәннән соң, мин биредә кемегез күмелгән дип сорадым. Хатын тыныч һәм карусыз җавап бирде. — Улым... — Зурмы? — Унөченче яшендә... — Күптән үлдеме? — Бишенче ел китте инде... Ул, көрсенеп, битенә төшкән чәчен яулык астына кыстырып куйды. Көн эссе. Кояшүлеләр шәһәрен аяусыз кыздыра; каберләр өстендәге сирәк чирәм кояштан, тузаннан сорытөскә кергән, анда-санда тәреләр арасында боегып тырпайган һәм шулай ук тузан катлавыбелән капланган мескен агачлар да үле кебек хәрәкәтсез торалар иде. — Нәрсәдән үлде инде ул? — дип сорадым мин хатыннан, улының каберенә башымбелән ымлап. Ул кыска гына: — Ат таптады... — диде дә җыерчыклы кулы белән кабер туфрагын сыйпап куйды. — Ничек булды соң ул? Мин үземнең әдәпсезлегемне сиздем сизүен, ләкин мине бу ананың шундый салкынкарашы кызыксындырды һәм ачуымны да китерде. З 52 Ниндидер серле каприз буенча минем «™«ХЫТт“7л\Тшул “Ж-Хг узНузб е Ун ™ХЭреР да күрмәдем. Минем сорау аны яңадан башын күтәреп карарга мәҗбүр итте. Һәм дәшмитынмый, мине баштанаяк күздән кичереп чыкканнан соң, ул акырын гына көрсенеп куйды да, уйга чумган кыяфәт белән ашыкмый сөйләргә тотынды... _ Ә беләсезме ничек булды ул хәл. Аның әтисе казна акчасын туздырганы өчен ел ярым чамасы төрмәдә утырды һәм шул вакыт эчендә £ бар малыбызны ашап бетердек. Байлыгыбыз да шул чаклы гына иде Атасы төрмәдән чыгар чакта мичкә керән яга идем инде. Бакчачы миңа бер йөк эшкә яраксыз керән бирде дә, шуны, киптереп, тизәк белән аралаштырып яктым. Башка ис тия. Пешкән аштан да ис чыга. Колюшка укып йөри иде ул мәлне. Бик тере малай иде ул... һәм йорт җанлы иде. Мәктәптән кайтышлый берәр җирдә утын агачы ^күрәме, йомычкамы, шунда ук култык астына кыстырып, өйгә алып кайта торган иде. Әйе... Яз җитеп, эретә башлаган иде инде, ә ул һаман киез итек киеп йөри иде әле. Чыланып кайта... Киез итекләрен сала, ә тәпиләре кып-кызыл. Нәкъ шул чагында атасын төрмәдән чыгарып, извозчик белән өйгә китереп куйдылар. Төрмәдә паралич суккан булган үзен. Ул сытык чырай белән елмаеп ята, ә мин аның янында баскан килеш: «Минем башымны ашаган бу имгәкне нәрсә белән туйдырырмын икән инде тагын? Урамга гына чыгарып ыргытырга иде үзен», дип уйлап торам. Ә Колюша карый да елый. Ап-ак булып агарынып китте. Үзе атасына караган, ә бите буйлап бөртек-бөртек күз яше тәгәри. «Ни булган аңа, әнкәй?», ди. «Ахыр чиккә җиткән», дим... Әйе. Шул көннән башланып китте, мин сезгә әйтим. Ары чабам, бире чабам, шулай да көненә егерме тиеннән артык таба алмыйм, ансы да бәхетле көнне генә була әле. Үләр дәрәҗәгә җиттем... үз-үземне бетерердәй булдым. Колюшка карап тора-тора да... чырае караңгыланып китә үзенең... Ничектер бер көнне сабырым төкәнде... «Каһәр суккан тормыш, дим. Тончыксам иде... Я сезнең берегез үлсә иде ичмасам», дим. Колюша белән атасына шулай дип әйтеп салдым бит... Әтисе, мин озакламый үләрмен, карганма, бераз гына чыда дигәнсыман, башын иеп куйгалады. Ә Колюша... миңа күзен тутырып карады да өйдән чыгып китте. Соңыннан ачуымнан айныдым айнуын да... тик соңга калган идем инде. Эш узган иде шул. Чөнки Колюша чыгып китүдән бер сәгать тә үтмәде, — извозчикка утырган полицейский килеп җитте. «Ши- шенина ханым сез буласызмы?», ди. Мин шунда ук ниндидер бәхетсезлек булганын сизендем... «Рәхим итеп, больниска барыгыз, сезнең улыгызны купец Анохинның атлары таптады...», ди. Больниска киттем. Пролеткада кызган кадак өстенә утыргандай утырып барам. Үзем эчемнән: «Каһәр суккан хатын син, мәлгун», дип уйлыйм. Барып җиттек. Ята ул, Колюшаны әйтәц, бөтен җире бәйләнгән. Елмайган була үзе, ә күзеннән мөлдерәп яшь ага... Миңа шундый акрын гына эндәшә: «Гафу итегез, әнкәй! Акча околоточныйда». «Ниткән акча ул, Колюша, син ни сөилисең?!» дим. «Җыелган кешеләр ыргыткан акча, тагын Анохин да бирде...» — «Ни өчен?» — «Менә, ди, ниткән өчен...» ди Шуннан акрын гына ыңгырашырга тотынды. Күзләре зур үзенең Мин әитәм: «Колюшенька, күрмәдеңмени соң син?» дим. Ә ул шундый аермачык итеп әйтә: «Күрдем мин аны... колясканы... шулай да ., китәсем мәде... Таптасалар, акча бирерләр дип уйладым, һәм бирделәр...» Менә шулай диде ул. Мин аңладым, ул фәрештәмнең сүзенә төшен- !я ’м а“ С ° Ц ВДе ИНДе’ ИрТӘ беЛӘН ул җан биР де - Үлгәнче аңын җуй- " А 1;<ӘНКӘИ’ ӘТНГӘ ШУНЫ СаТ . Ш алыгыз’ шуны алыгыз, үзегезгә дә алыгыз...», дип сөйләнеп ятты һаман. Акча күп, янәсе. Акчасы чынлап та кырык җиде сум иде. Мин Анохинга барып караган идем дә, биш- лек кенә бирде... «Малай үзе ат астына ташланды — аны барсы да күреп торган, ә син акча теләнеп йөрисең», дип тиргәде әле. Шуннан соң мин артык бармадым. Менә ничек булды ул эш, әфәндем. Ул миңа бу вакыйганы сөйләгәнче нинди салкын карашлы, коры булса, шундый ук кыяфәт белән сүзен бетерде. Зират тын һәм буш; тәреләр, алар арасындагы корый башлаган агачлар, туфрак өемнәре һәм хәсрәт чиккән кыяфәттә шуларның берсе өстендә утыручы хатын—барсы да кешеләрнең кайгысын һәм үлемне хәтерләтә. Ә болытсыз күк аяз һәм коры эсселек бөрки иде. Мин, кесәмнән күпмедер акча чыгарып, шул бәхетсезлекләр аркасында, тере килеш үк үле хәленә килгән хатынга суздым... Ул, башын чайкап, сүзләрен бик сәер сузып җавап бирде: — Борчылмагыз, әфәндем, минем бүгенгә җитәрлек бар... Миңа күп кирәкми бит, бер үзем... хәзер инде... Дөньяда ялгыз кеше... һәм ул, тирән сулап куйганнан соң, үзенең хәсрәт белән кыйшайган нәзек иренле авызын яңадан кысып йомды. С. Әдһәм о в а тәрҗемәсе