КҮН ФУРАЖКАЛЫ КЕШЕ
Язгы Агыйдел киң җәелеп, салмак кына тирбәлеп ага да ага. Дулкыннар өстендә, моңсу кычкырып, акчарлаклар очып йөри. Еракта пароход тавышлары ишетелә. Ә без яр буенда паром көтәбез. Ул, моторкасын гайрәтле пытылдатып, бертуктаусыз ярдан ярга киләп салса да, һич кенә дә рәхәтләндерә алмый: чамадан тыш бәләкәй булганлыктан, һәр юллауда ике генә машинаны ала. Шуңа күрә елганы кичәргә теләүчеләрнең чираты озын койрык булып сузылган. Көн бик җылы, күк чалт аяз, һава искиткеч саф. Тирә-якта елга исе, чәчәк исе, туфрак исе. Ә без чират торабыз. Берәүләр машиналары янында, йөрәк янганчы, ул янсын дигәндәй, тәмәке көйрәтә; икенчеләр, эш юктан эш табып, йөкләрен ипли. Урта бер җирдә аеруча җанлылык хөкем сөрә. Анда, бер машина янында, зур гына төркем халык җыелган, шау-гөр киләләр. Бармыйча чыдармынмы әллә дигән идем, булмады. Шау-шу һаман басылмагач, ике кулымны аркама куйдым да, ни бар икән дип, шунда киттем. Килсәм, ни күрәм? Бик кызу эш кайный. Берсе, кузов астына кергән дә, «тук» та «тук» шакылдата, икенчесе, түгәрәкләп алган халык уртасында, яныппешеп, насос белән тәгәрмәчкә һава тутыра. Мин райондагы барлык шоферларны да беләм, ә менә монысын танымыйм. Битләре кып-кызыл. Күзләре зәп-зәңгәр. Чал керә башлаган сары чәчләре кара күн фуражкасы читеннән көлтә булып чыгып тора. Өстендә терсәк тирәләре агара башлаган кара күн тужурка. Ачык изүеннән йон баскан киң күкрәге күренә. Насосны еш-еш кына өрдерә дә, әле бер, әле икенче кул сырты белән маңгаен сөртеп куя. Үзе халыкка елмаеп карап: «Әбиең сызгыра беләме?», «Саумы, Мәхүп?» — дип төрле мәзәкләр әйтеп ала. Карап торучылар, шуннан кызык табып, эчләрен тотып көләләр. Мин килгәч, ул тагын бер талпынды да, үкчәсе белән тәгәрмәчкә типте. Булды, брат! Хет, Җир шарын әйләнеп чык хәзер!—диде. Аннан соң кузов астына иелде: — Кая! Әллә җиргә ябыштыңмы? Мин монда озак тормадым. «Шофер — шофер булыр инде. Тапканнар кызык», дип киттем. Бәй, ул шофер булып чыкмады. Азрак йөргәч, карасам, ул чиратның Агыйделгә терәлгән башында, тәгәрмәче чокырга төшкән бер арба тирәсендә бөтерелә. Әле күчәреннән күтәрә арбаны, әле үрәчәсеннән этәрә. Шыплап төялгән тире-яры өстенә утырган 64 Я 5. „с. Ә.“ № 6. 65 бер киленчәк «я» дә «я» дип кычкыруын гына белә. «Менә кем икән ул! Тире җыючы, күрәсең. Әйе, башкача кемнең баштанаяк күннән киенүе мөмкин?» дип уйларга да өлгермәдем, җирән ат арбаны тартып та чыгарды. Юк, ул тире җыючы да булмады. Арба шыгырдап кузгалгач, бөгелеп-сыгылып билен язгала-п торды да, җирдә яткан велосипедын алып, паромга таба китте. Хәзер иаде мине, кем соң бу кызык кеше, дигән -сорау ныклап кызыксындыра (башлады. Артыннан иярдем. Паром күперенә килеп җиттем. Паромы да шуны гына көткән, ахрысы: нәкъ шул вакытта, пытылдап, аргы ярдан кузгалды. Ерактан паром бик зур агач кисәге сөйрәп барган бәләкәй генә кырмыска кебек күренә иде. Кичке шәфәкъ кызыллыгы төшкән Агыйдел, икегә аерылып, паромга юл бирде. Менә тагын да берничә минут. Паром килеп җитте, күпер такталарын шыгырдатып кысты. Карап торучылар читкә йөгерештеләр. Ә күн фуражкалы, велосипедын күпер йөзлегенә сөяде дә, паромга таба йөгереп килде. Паромчы картка кул болгарга тотынды: — Арканны ташла, арканны! Тиздән паромнан чыга башладылар. Күн фуражкалы монда да, әле кулы белән юл күрсәтеп, әле паром белән күпер арасына такталар салышып, мәж килеп йөрде. Ул барысын да бик оста, бик җиңел, бик Тиз эшли иде. Мин хәзер аны һич тә икеләнмичә паромчы дип әйтә алам инде. Әлбәттә, паромчы! Шуңа күрә бөтенесе дә кызыксындыра да аны. Әйтик, тракторчыны комбайнчының хәле борчымыймы? Әлбәттә, паромчы! Шуңа күрә барысына да булышып йөри дә. Паромнан соңгы кешеләр чыга башлагач мин, машинама утырдым да, моторны эшләтә башладым. Алдагылар да кузгалдылар. Әмма шунда ук күн фуражкалы кулын күтәрде. Ашыкмагыз, янәсе! Әйттем бит, паромчы. Паромчы булмаса, юлчылар аны тыңлар идемени? Туктатуының сәбәбе шунда ук ачылды. Кузовына бала-чага утырган бер машина паромга таба үтте. Аның артыннан икенчесе, өченчесе, дүртенчесе. Балалар байраклар күтәргәннәр, җырлашалар. Берәр җирдән экскурсиядән кайтып киләләр, күрәсең. Болай булгач, тагы кимендә ике сәгать кызынырга туры килә. Мин моторны сүндердем дә җиргә төштем һәм, үз алдыма сөйләнә-сөйләнә, паромга таба атладым. — Вакыты вакыт кынамыни? Минуты алтын тора! Ни эшләргә инде, ә? Мин бу сүзләрне, берәр рәтен табып, мине чиратсыз гына чыгарып җибәрмәсләрме икән дип, барысына да ишетелерлек итеп әйттем, ләкин файдасы булмады. Бала-чага төялгән беренче машина әкрен генә килде дә паромга менде. Паром, бәләкәй көймәсыман, башта бер, аннан икенче якка янтаеп куйды. Икенче машина кергәч, ул яртылаш суга сеңде. Паромчы карт машиналарны тикшереп чыгуга өч-дүрт велосипедлы, егермеләп җәяүле дә кереп өлгерде. — Юк, юк, булмый, җәмәгать. Беразыгыз төшегез!—диде паромчы. Халык шаулаша башлаган иде дә, сүзгә паром уртасында торган күн фуражкалы кушылды: — Дөрес, иптәшләр, — диде ул. — Уен түгел бит. Әйдәгез, төшик. Халык, авыз эченнән генә мыгырданып, күңелсез генә ярга атлады. Велосипедын җитәкләгән күн фуражкалы иң алда иде. Юк, алай гына да түгел, паром белән күпер арасындагы текә урынга килеп җиткәч, ул, велосипедын күтәреп, ярга чыгарып салды да, йөгереп -килеп, кешеләргә әйберләрен чыгарырга булыша башлады... Паром әйләнеп кайтканда караңгы төшеп килә иде инде. Ай Агый- делгә зәңгәр нурларын сибә, аның озын койрыклы шәүләсе тирәнгә- тирәнгә чумган, дулкыннар тынмаганга шәүлә калтыранып тора иде. Күн фуражкалы һаман тынгы белмәде, һаман йөгерде. Паромчы 66 ™!""!^Гкүзләрен мөлдерәтеп үзенә карашып торган җәяүлеләр,. 4 Р рипрнп1,тпао белән шөгыльләнә иде. вел Син утыр син дә утыр, - ДИП, ул, иң алда торган унлап кешене эчкә үткәрде дә,’ күн фуражкалыга килеп җиткәч, аптырашта калды,- Дпяйса син дә утыр. Бик ярдәмләштең дә... * * " «Ничек инде, бин дә утыр? Ничек инде, бик ярдәмләштең дә?-дип уйлап алдым мин моны ишеткәч. — Бу паромчы да булмады. Кем соң бу чынлап та?». Үз соравыма нинди җавап бирергә дә өлгермәдем, күн фуражкалы артында торган мотоцикллы берәү: '■* _ Мине генә ал инде, бабакай. Мин почта артыннан китеп барам, — диде. ____„ ‘ _ Почта булмагае чорт булсын, — диде карт, кырт кисеп: — Башыма бәла аласым юк. Күн фуражкалы кинәт тегеңә таба үрелде. Мин хәзер ни оулыр икән, дип, тын да алмый торам. — Утыр, әйдә! Мин төшәм!.. Паромчы карт күн фуражкалыга күзләрен төбәде: — Кара аны! Бүген бу ярга кабат чыкмыйм. Тәк тә артыгын өч сәгать эшләдем. Бала-чага хакына гына... Моны ишеткәч, йөрәгем ачынып куйды. Халык тагын шаулаша башлады. Тик сүзгә күн фуражкалы кушылгач кына тынлык урнашты. Халык тынычлангач, күн фуражкалы, велосипедын күпер читендә торган берәүгә тоттырды да, теге егетнең мотоциклын паромга кертеште. Паром кузгалып киткәндә генә ул ярга сикереп төште. Шуннан инде мин аның паромчы түгеллегенә тәмам ышандым. — Перекур!—дип кычкырды ул, аяклары күпер тактасына тигәч. Аннан кул сырты белән тирләгән битен сөртеп алды. Эре-эре атлап, яр башына менде, аягын салындырып утырып, папирос кабызды. Халык, төрлесе төрлечә сөйләнеп, машиналар арасына таралышты. Мин ул кешене ныклап күзәтә башладым. Тәмәкесен тартып бетергәч, төпчеген суга чөйде дә, якында гына караеп күренгән таллыкка кереп китте. Күп тә үтмәде, ул i6ep кочак чыбык-чабык күтәреп чыкты. Бераздан, машиналар янына килеп, иң калку урынга учак ягып җибәрде. Яктыга, төнге күбәләкләрдәй, халык җыелды. Мин дә килдем. Карыйм: теге нәкъ учак алдына колачын җәеп, чүгәләп утырган да, нәрсәдер сөйли. Калганнар, баягыча, шаркылдап-шаркылдап көләләр. Бер ай көттем тегене, ике, өч ай... Япмый бит, әй, бу түбәсен. Өе күзгә күренеп чери, каһәр. Түздем-түздем дә бер көнне, таң белән дворга мендем, — ди теге. Сөйли башлаган сүзенең урта бер җиренә туры килгәнмен. Теге ягын аңламый калсам да, кызыксынып соңгы ягын тыңларга булдым. — Шуннан, — ди бу, — бик шәп бер атны җиктем дә, бик дәү итеп арыш саламы төяп төштем. Тегенең тәрәзә каршы- сына тукталдым. — һәй, Мотый абый! Чык тизрәк! Тот аминыңны!—дим. отый тәрәзәдән генә карады да кулын селтәде. Мин, булгач-бул- гач ерыолы ике савап булсын, дидем дә, саламны тегенең өй башына ук бушата башладым... ^ ИИ’ ФУРажкаль1НЫН' ниндидер ялкау турында сөйләгәненә төшенеп, кЬХа о ГЫНа елмаеп “УЗДЫМ. Соңрак кычкырып көләргә үк тотындым. Бу кем икән, дигән соравымны вакытлыча бөтенләй оныттым. яшк ТеГе сө* 1ли ТОРДЫ- Бар бит шундый кешеләр: үзе алап П " * Аа’ ,КЫЗЫГЬ1Н Д а> бозыгын да әллә күпме күреп өлгерә ’X., Т МеНЭ’ анна“ эллэ Күпме өлкэн «улсам Д2. тотып соиләрдәи бер генә мәзәгем дә юк. яныбызга L°J^ra4’ а11 ДЭ ®атты> Чулпан да калыкты. Бер мәлне нәкъ Күн сЬ\тажкяп^П юл буенда мотоцикл белән азапланган бер кяпяП1/пЫСЫНа к ” леп җиттек. Күн фуражкалы тәрәзәдән иелеп-иелеп гда, кулы белән ишарә ясап, миңа туктарга кушты. — Кузгата алмый тора, ахрысы. Утыртып җибәрик инде. Без икебез дә машинадан төшеп, мотоцикл янына атладык. — Менә, — диде күн фуражкалы. — Утыртмаган булган идең дә, артыннан килеп җиттем бит. Нәрсә булды үзенә? Мин килеп җитмәстән үк мотоциклчыны таныдым. Күн фуражкалы теге кичтә, үзе төшеп калып, паромга утыртып җибәргән кеше иде ул. Бөтенләй почта ташучы да булмаган, алдаган, хәерсез. Соңыннан аның тегүче икәнен белдем. Болар икесе дә бер-берсен хәтерләмиләр булса кирәк. Мотоциклчы бер тапкыр гына карап алды да, ачкычлары белән азаплануында булды. Күн фуражкалы мотоциклның бер җирен ачып карады. — Нигә ачкыч белән азапланасың? Контакты өзелгән бит! — Булмас ла!—диде тегесе. Тиздән мотоциклчы да, без дә юлда идек инде...