Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГАБДУЛЛА ВАҺАПОВ ШИГЫРЬЛӘРЕ

 

Һич тә уйламаганда, көтмәгәндә кулга керде бу билгесез шагыйрьнең әсәрләре. 1959 елның көзендә мина Астраханьда булырга туры килде. Көннәрнең берендә, иртәнге 7 ләр тирәсе булдымы икән, бүлмәмә пенсионер укытучы Харис Мәүлүдов килеп керде. «Мин кичә дә килгән идем, ләкин сезне очрата алмадым да бүген тагын туры килмәссез дип куркып, иртүк килдем, гафу итегез», — диде ул’ елмаеп. Аның кулында көрән кәгазьгә тышланган кечкенә форматлы дәфтәр иде. Дәфтәрнең кәгазьләре заман үтү белән саргайган, аерым битләре төшкән, кайсылары ертылып, телгәләнеп беткән. Укып карагач, аның шигырьләр „дәфтәре булуы ачыкланды. Шигырьләрнең күбесе гади язу карасы белән, ә кайберләре шәмәхә карандаш белән язылган. Тышлыкта «Габдулла Ваһапов, Әстрхан» дигән сүзләр сакланган. Кем соң Габдулла Ваһапов? Габдулла Ваһапов 1905—1910 еллар тирәсендә Астрахань шәһәрендә пекарняда икмәк пешерүче булып эшләгән. Начар һавалы, кояш яктысы төшми торган, Тукайча әйткәндә, «җәһәннәмдәй эссе» подвалда көне-төне икмәк пешергән бу кешедә шигырь язу сәләте булган. Мичтә күмәч пешкән арада, пыяласы корымланып беткән лампа яктысында, ул гади һәм самими шигырьләрен иҗат иткән. Ул аларны бастырмаган: бәлки басмаганнардыр, яисә бастыру юлларын белмәгәндер. Шулай да ул язган, эчендәге хис һәм тойгыларны тыеп тору мөмкин булмаганга күрә язган. Басылмасалар да, аның шигырьләре халык арасына керергә юл тапканнар. Астраханьлылар бу халык җырчысын үзләренең мәҗлесләренә чакырганнар, шигырьләрен сөйләткәннәр. Аның кечкенә-кечкенә шигырь дәфтәрләре, кулдан-кулга йөреп, халык арасына таралган. Бүгенге көнлә ул дәфтәрләрнең язмышы билгеле түгел. Хәзергәчә сакланып калган һәм Харис ага Мәүлүдов миңа тапшырган дәфтәрдә барысы 660 юл шигырь бар. Үз шигырьләренең иң зур өлешен Габдулла Ваһапов шул замандагы социаль тигезсезлекнең ямьсез күренешләрен, байларның һәм капиталның (акчаның) бөтен җирдә хакимлек итүен фаш итәргә юнәлдергән, ул кеше көченнән файдаланып яшәүчеләргә каршы сатирик шигырьләр иҗат иткән.

Хәй Хисмәтуллин

ЭШ КЕСӘДӘ

1 г •° у дөньяда тиген килми бер нәрсә дә, Гәрчә сиңа бүләк итеп бирелсә дә, Бәхетсезләр ары-бире бәрелсә дә, һәрбер эшнең башы йөридер кесәдә. Юклык белән кайберәүләр үлсәләр дә, Мулла килми, аңа хәбәр итсәләр дә, Никах кылмый, мәет җыймый муллалар да Акча юклыгын белсәләр кесәләрдә. 3 Тиген килми дөньясында бер нәрсә дә 1 усалар да, торсалар да, үлсәләр дә.’ иген писарь каләм тотмый кәнсәләрдә Акча юклыгын белсә кесәләрдә. 131 9* 4 Күп хатыннар ирләрене сөйсәләр дә, «Җаным кеби сөям сине», — дисәләр дә, Ничә еллар гомер бергә итсәләр дә, Китәр, тормас, акчаң бетсә кесәләрдә. 5 Дус-ишләрең сине якын күрсәләр дә, Унны эстәп, бишне сиңа бирсәләр дә, Дуслар туймас ни барыңны бүлсәләр дә, Ни кылырсың, акчаң бетсә кесәләрдә. 6 Син түз инде, дус-ишләрең көлсәләр дә, Тиле, тинтәк, юләр диеп көлсәләр дә, Танымаслар сине дуслар күрсәләр дә, Акчаң беткәнне белсәләр кесәләрдә. 7 Байлар ярлыны хезмәткә кертсәләр дә, Ярлылар яхшы тормыш көтсәләр дә, Каты хезмәт итеп, корып кипсәләр дә, Байлар аямый ярлыны биртсәләр дә. 8 Гомер ярлылар хезмәттә йөрсәләр дә, Унсигез сәгать хезмәтне итсәләр дә, Ахры алар баемаслар үлсәләр дә, Ярлылар акчасы тормый кесәләрдә. 9 Бездә кызлар бизәнсә дә, төзәнсә дә, Күңеле берлә әллә кемне эзләсә дә, Аннан-моннан яшь егетләр күзләсә дә, Аталары картка бирә егъласа да. 10 «Якма утка, бармыйм картка!»—кыз әйтсә дә, Аямыйдыр баласы янса, көйсә дә; Әнкәсе әйтә: «Кызым, кияү карт булса да, Сөярсең, акчасы күп булгач кесәдә». 11 Хаҗи абзый җитмеш бишләргә җитсә дә, Ак сакалын чәчкерчедән кистерсә дә, Өйләнмәкче була яшь кызлар күрсә дә, Саранланмый бар малыны бетерсә дә. 132 12 Өендә дә өч-дүрт хатыны булса да, Өйләнәдер, туйдырмыйдыр фетнәсе дә, Берсүзсез кыз бирәләр йөзгә җитсә дә, Акчасы күплеген белсәләр кесәдә. 13 Тиен-төлке тунлы туйларда түрләрдә, Алар күрәләр күбрәк хөрмәтләр дә; Ертык-тишек киемнәр булса өсләрдә, Урның булыр ишек төпләрдә, читләрдә. 14 Ишан хәзрәтләрен күрдем мәҗлесләрдә, Яшел чалма-чапаннан түрдә мендәрдә, Утырган бер рәтләрдән бүтән кешеләр дә, Хәтем итте, эләктерде көмешләр дә. 15 Тәгам йиды — яхшы паштет-бәлешләр дә, Кымыз эчте, эчми башка нәҗесләр дә, Ишан, имеш, сөйли бер-бер хикмәтләр дә, Күзе туймый, һаман уйный кесәләрдә. 16 Юктыр докторларның каны, ни кылса да: Тунаса да, тураса да һәм ярса да; Аямыйдыр кул-аягыңны киссә дә, Кисмәсә дә, киңәш бирә: эш кесәдә. 17 Терелер ди, кырык көн генә йөрсә дә, За вход — бер сум, кирәк булыр рецептка да; Кырык көннән соң мөмкин аңа үтерсә дә, Акчаң беткәнен белсә кесәңдә. 18 Күп балалар «әбҗәд»28 укый мәдрәсәдә29, Ничә еллар бер нәрсә дә белмәсә дә, Муллалары мәдрәсәгә кермәсә дә, Укый, имеш, мулласыны күрмәсә 'дә. 19 Мулла бакмый туйда-сыйда йөресә дә, Балаларның баш миләре чересә дә, Мулласына гошер-фитыр китерсә дә, Укытмыйдыр: мулланың күзе кесәдә. 28Әбҗәд — дин сабагы. 29 Мәдрәсә —урта һәм югары уку йорты. Бу урында исә башлангыч мәктәп мәгънәсендә кулланыл’- ГаН, —• A. А. 133 БАЙ — ФӘКЫЙРЬ ^**үзне салсак эшчеләргә, Фәкыйрьләргә, әсирләргә, Фәкыйрь төшкән агыр хәлгә. Дучар улгандыр тар юлга. Бәрелсә дә уңга-сулга, Эше бармыйдыр һич алга, Китә тирән төрле уйга, Хәрҗ 30 һич төшерә алмый кулга. Мохтаҗ булуыннан малга, Ун сум вазифасы айга, Хезмәткә керәдер байга, Айга, елга, айга, елга, Хезмәткә керәдер байга. Бай кемсәнең бәхете бара, Малны алганда себереп кыра, Бар хәерне куйнына тултыра, Сумасыны һаман арттыра. Ашый кәбап 31, эчә сыра, һаман корсак юан тора, Толыбы доха, туны коңгыра32, Кышның суыгымы аны туңдыра? Җәйдә дә пешми: зонтын кора. Рәхәтрәхәт гомерен уздыра; һәр мәҗлестә алга утыра, Мисле бер олуг түрә. Фәкыйрьләрне ким-хур күрә, Бер сүз дәшсәң, куып сөрә, Безем генә братларны кара: Каршы килеп үтеп бара; Алар һәм безне шулай тиң күрә: Сәлам бирсәң, муйнын бора. Байның һич юк ихтыяҗы, Тик башында юктыр таҗы33, Бай кемсәдән була хаҗи, Фәкыйрь аннан идән раҗи 34 . һичбер грош юктыр хәрҗе, Фәкыйрь — башы, муеннан бурычы; йөрәкне тырный нидән мачы. Без, фәкыйрьләр, һаман ялчы.