Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТНЫҢ ҮСЕШЕ ҺӘМ ЗАМАНДАШЛЫК ПРИНЦИБЫ ТУРЫНДА БЕЛИНСКИЙ

Белинский үзенең хезмәтләрендә художество иҗатының асылын һәм әһәмиятен өйрәнүгә бәйле күп кенә мәсьәләләргә кагыла. Эстетика, әдәбият теориясе, тәнкыйть проблемалары һәм әдәбият тарихы мәсьәләләре аның мәкаләләрендә бер үк дәрәҗәдә әһәмиятле урын алалар. Чын мәгънәсендә энциклопедист булган бөек тәнкыйтьче фикерләренең киңлеге һәм тирәнлеге белән дә, шулай ук эстетик бәяләүләренең төгәллеге һәм гүзәллеге белән дә таңга калдыра. Белинский иҗат иткән эстетика системасы, Белинскийның тәнкыйть принциплары һәм әдәбият тарихы концепциясе рус әдәбиятының үсеш тәҗрибәсенә йомгак ясыйлар. Әдәбият теоретигы һәм тәнкыйтьчесе булган Белинскийның карашларында әдәбият үсешенең гомуми закончалыкларын билгеле бер күләмдә тикшерүне дә күрергә мөмкин. Әдәбият теоретигы һәм тәнкыйтьчесе әдәбияттагы яңа күренешләрне күрә белергә, иҗатның реаль торышыннан һәм аның мөмкин булган перспективаларыннан килеп, шул иҗатның үсеше закончалыкларын гомумиләштерә белергә тиешлеген Белинский үзе яхшы төшенгән. ТТТуңа күрә ул үзенең әдәбият теориясенә нигез сала башлаган XIX йөзнең утызынчы елларында ук инде әдәби тәнкыйтьнең асылы һәм аның әдәбият үсешендә тоткан роле турындагы мәсьәләне дә хәл итәргә тырышкан. «Тәнкыйть һәм «Московский наблюдатель»нең әдәби карашлары» (1836) дигән һәм шулай ук башка күп кенә мәкаләләрен Белинский «Тәнкыйть нәрсә ул? Художество әсәренә гади бәя бирүме, теорияне практикада кулланумы яки булган фактлардан килеп теория иҗат итәргә тырышумы?» 4 дигән фикер йөртүләрдән башлый. Художество әсәренә бәя бирү, булган теорияне иҗат практикасына карата куллану тәнкыйтьче өчен бик җитә дигән караш Белинский- ны канәгатьләндерми. Тәнкыйть «эпохада хөкем сөргән фикерне» гәүдәләндерүе мөмкин һәм шул фикернең «... электә булган фикерләр, электә булган тәҗрибәләр һәм күзәтүләр нәтиҗәсе» булуы мөмкин дигән карашка кайбер очракта Белинский юл да куя. Ләкин, ди ул, башка төрле тәнкыйть булырга тиеш, ул тәнкыйть «...алга бер адым булырга, яңалыкны ачарга, белемнең чикләрен киңәйтергә яки хәтта шул белемне тәмам үзгәртергә тиеш», ди. Андый тәнкыйть «...бик сирәк очрый торган һәм бөек күренеш», гади тәнкыйть «яшәмәктә булган төшенчәләрне» генә тараткан, «...корбаннарга бармаган»5 хәлдә, 4 В. Г. Белинский, Тулы әсәрләр Җыелмасы (рус телендә), СССР Фәннәр Академиясе басмасы, II т., М., 1953, 123 бит. Моннан соң барлык цитаталар да шул басмадан китерелә. Шунда ук, II т., 123 бит. Б В. Г. Белинский. 89 андый тәнкыйть яңа юллар сала, корбаннарга бара, ди. Белинскийның фикерен дәвам иттереп, яңалыкны ача торган тәнкыйтьнең, бик табигый рәвештә, өйрәтүе дә мөмкин, ягъни андый тәнкыйтьнең әдипләргә мөрәҗәгать итәргә дә, әдипләргә «яңа юллар» тәкъдим итәргә дә хакы бар дияргә була. Ә инде бары тик «аңарчы булган тәҗрибәләргә» генә нигезләнгән тәнкыйть әдипләргә киңәш бирүдә бик чикле була. Нинди тәнкыйтьне Белинский кыйммәтле һәм файдалы саный соң? Бер яктан, Белинский «... гүзәллек турында үз заманының хөкем сөргән төшенчәләрен аңлатырга һәм таратырга тырышу»— «... тәнкыйтьнең бердәнбер максаты» ’, ди, ә, икенче яктан, шунда ук андый тәнкыйтьнең «файдасызлыгын» әйтә, чөнки андый тәнкыйть «... заманның билгеле бер моменты белән...» чикләнә, ди. Белинский чын тәнкыйть өзлексез хәрәкәт итә, алга бара, фән өчен яңа материаллар, яңа мәгълүматлар туплый, чын тәнкыйть — ул «алга илтә торган эстетика», ди6 7 . Менә шул яңалыклар ача торган, «алга илтә торган эстетика», үз эченә әлеге бары тик мәгърифәт бирә торган тәнкыйтьнең барлык сыйфатларын алып бетерү өстенә, яңа сыйфатларга да ия булып тора: ул яңа юллар сала, иҗатның чикләрен киңәйтә. Тәнкыйть һәм аның бурычлары турында Белинский үзенең әле утызынчы елларда ук әйткән бу фикерләрен моннан соң бөтен гомере буена эзлеклелек белән яклап һәм үткәреп килә. Эшчәнлегенең соңгы көннәренә кадәр Белинский әдәбият теориясе һәм тәнкыйть яшәмәктәге иҗатны гомумиләштерергә, эшләнгән нәрсәгә бәя бирергә һәм иҗатның тагын да җитлеккәнрәк һәм тагын да югарырак формаларына юл күрсәтергә тиеш дигән карашны яклый. «Алга илтә торган эстетика» булган тәнкыйть, табигый, әдәбиятның үсешен, аның юлларын һәм юнәлешләрен, аның якындагы һәм төп идеалларын аеруча ачык үзләштергән булырга, аларны аңлатырга, әдәбиятка бер процесс итеп карарга тиеш. Димәк, 6 Шунда ук, II т., 123 бит. 7 Шунда ук, II т., 123 бит. Белинскийның мирасында безгә аның аерым әдипләргә һәм әсәрләргә биргән конкрет бәяләре генә түгел, бәлки аеруча аның әдәбият үсеше турындагы өйрәтүе әһәмиятле. Ул өйрәтү бик катлаулы: асылда ул өйрәтү Белинскийның эстетика, тәнкыйть һәм әдәбият тарихы турындагы барлык идеяләрен үз эченә ала, аларны берләштерә. Ул өйрәтү тәнкыйтьченең аерым әсәрләргә анализ ясауга һәм бәя бирүгә килү принципларын да, тәнкыйтьченең методын да шактый тулы характерлый. Белинскийның әдәбият үсеше турындагы өйрәтүендә булган бар нәрсә дә безгә кадерле һәм файдалы. Совет тәнкыйте алдында бик әһәмиятле бурычлар — безнең күп милләтле әдәбиятыбызның тәҗрибәсен гомумиләштерү, аның үсеш юлларын күрсәтү бурычлары тора. Безнең тәнкыйтебез өчен шул «алга илтә торган эстетика» булу чынында менә шуннан тора да. Белинскийның тәҗрибәсеннән файдалану монда бик нәтиҗәле булачак. Белинскийның гаҗәп киң әтрафлы өйрәтүен кечкенә генә мәкаләдә бар ягыннан да тикшерергә, билгеле, мөмкин түгел, без монда ул өйрәтүнең кайбер якларына гына тукталып үтәргә телибез. Тарихи яктан киң мәгънәдә алганда художникның новаторлыгы мәсьәләсен без бу өйрәтүнең иң әһәмиятле мәсьәләләреннән берсе саныйбыз. Нинди сыйфатлары әдәби әсәрне шул милли әдәбият өчен нигез сала торган характердагы факт булырлык дәрәҗәдәге новаторлыкка ия итә соң? Бу мәсьәлә Белинский- ны бөтен гомере буе диярлек кызыксындыра. Үзенә кадәрге заман рус әдипләреннән Кантемирдан алып Ломоносовкача һәм үз заманы рус әдипләреннән Пушкин, Лермонтов. Гогольгәчә барлык зур әдипләрнең диярлек иҗатларын ул шушы караштан килеп тикшерә. Аларның 90 һәоберсендә дә Белинский әдәбиятның үсешен баеткан яңа нәрсәне, пүс җәмгыятенең художество үсешендә нинди дә булса алга атлауны күрергә тырыша. «Кантемир русның дөньяви әдәбияты тарихын башлаучы», ди Белинский . Рус поэзиясенә шигырь төзелешенең яңа системасын биргәне өчен, Ломоносовны ул «рус поэзиясенең атасы, рус шагыйрьләренең патриархы», дип атый8 9 . Фонвизин тормышка якынлыгы белән күренекле урында тора, «аның әсәрләре — шул эпоханың җанлы елъязмасы» 10, дип әйтеп үтә. Күренә ки, Белинский һәрбер әдиптә әдәбиятны баеткан һәм шул әдипкә хас элементны, яңа сыйфатны билгеләп үтә. Кантемирда ул дөньявилыкны, Ломоносовта— шигырь төзелешендәге яңа ысулны, Фонвизинда — реализмны яки, соң чиктә, реализм элементларын күрә. Белинскийның Карамзин турындагы фикерләре бу җәһәттән аеруча кызыклы. Ул рус әдәбияты үсешендәге бөтен бер чорны Карамзин исеме белән бәйләп йөртә. Белинский Карамзин турында болай дип яза: «Җәмгыятьтә китап уку заруриятен беренче башлап Карамзин тудырды, җәмгыятьнең барлык сыйныфларында китап укучыларны ул күбәйтте; рус әдәбиятының мәктәпләр, «галимнәр» эше генә булып түгел, бәлки җәмгыятьнең җанлы кызыксыну әйбере рәвешендә йөртелергә керешелүе беренче буларак Карамзиннан башланды дияргә кирәк». Карамзин «... җәмгыять теле белән, барча кешеләр сөйләшә' торган тел белән яза башлаган; ләкин, оилгеле, ул шул телне идеаллаштырган...». Ниһаять, «Карамзинда рус әдәбияты үзенең Ломоносов бастырган ясалма аякларыннан (хо- дульләрдән) беренче тапкыр җиргә төшеп баскан. Карамзин повестьларында рус җәмәгатьчелеге мәхәббәт, дуслык, шатлык, аерылу һ. б. нәрсәләрне читләштерелгән буш төшенчәләр һәм риторик фигуралар итеп түгел, бәлки беренче тапкыр рус телендә укучының күңелендә үзләренә урын таба торган сүзләр итеп күрде» 4 . Белинский Карамзинның рус әдәбияты үсешенә өч яктан уңай, тәэсир ясаганын әйтә. Беренчедән, Карамзин әдәбиятның яшәве, үсүе өчен ин кирәкле нәрсәне—китап укучыларны булдыруга ярдәм иткән, икенчедән, шулай ук әдәбиятның яшәве өчен төп шартларның берсе тууга — җәмгыятьнең табигый сөйләменә якын торган рус теле тууга китергән һәм, өченчедән, әдәбиятның җәмгыять тормышының реаль эчтәлегенә якынаюына булышкан. Ләкин Белинский «Бичара Лиза» повестеның авторын өзлексез мактаудан ерак тора. Ул Карамзинны һичкайчан да иҗатының әһәмияте әдипнең яшәгән заманы рамкаларыннан чыга торган эшлекле дип санамый. Белинский фикеренчә, «...үз заманы өчен генә әһәмиятле һәм зарури булган Карамзин әсәрләре, үзләренең апогейларына җиткән, җиңү лаврларына уралган хәлләрендә, хәзер нурлы даннары эчендә тавыш-тынсыз гына, һичкемне' борчымыйча гына яталар...» 5 Карамзин әсәрләренең аңардан соңгы заманнарга уңай тәэсире булдымы дигән сорауга Белинский катгый рәвештә юк, булмады, дип җавап бирә. Тәнкыйтьче Карамзин әсәрләренең эчтәлеге һәм формасы белән XIX йөзнең кырыгынчы еллары таләпләре арасында бернинди якынлык та күрми. Яшәгән заманыннан даннары күтәрелеп, аннан соңгы киләчәк заманнарда тагын да көчлерәк яңгырый торган эшлек- леләр һәм исән вакытларында даннары көчле булып та, үлгәннән соң даннары сүнә торган эшлеклеләр турында сөйләгәндә, Белинскпйның икенче типтагы эшлеклеләргә мисал итеп нәкъ Карамзинны алуы бер дә очраклы хәл түгел. Карамзинның иҗатына анализында Белинский әгәр дә әдип үзенең иҗатында заманының җитди ихтыяҗларын чагылдыра алса, гаҗәп зур бөеклеккә ирешә алуын * Щунда У к> V т„ 538—539 битләр. •’ Шунда ук, V т., 541 бит. 8 Шунда ук, VIII т., 614 бит. 9 Шунда ук, VI т., 600 бит. 10Шунда ук, X т., 11 бит. 91 күрсәтә. Карамзин моны эшли алган, ләкин билгеле бер күләмдә генә эшли алган; ул үзенә кадәр яшәгән иҗат кануннары һәм тел формаларыннан китәргә кирәклеген аңлаган, рус культурасы һәм теле үсешендә алга атлый алган. Әмма, икенче яктан, Белинский фикеренчә, әдип, үзе яши торган заман өчен бик әһәмиятле булулары белән бергә, шул ук вакытта киләчәккә карый торган мәсьәләләрне дә күтәрә белергә тиеш. Карамзин исә моны эшли алмаган, шуңа күрә Карамзин иҗатының әһәмияте ул яшәгән заман рамкалары белән чикләнгән. Фонвизинның иҗаты исә, Радищевның эш чәйлеген әйтмибез дә инде, автор үзе үлгәннән соң да яши, һаман җәмгыять тормышының хәрәкәт итүче факторы булып яши. Тормышны тирәнрәк өйрәнергә, аның әһәмиятле якларын дөрес чагылдырырга, бүгенге көн өчен генә түгел, бәлки киләчәк өчен дә эшләргә кирәк — бөек тәнкыйтьченең замандашларына куйган таләпләре менә шундый. Карамзинның хезмәтләрен тәкъдир .иткәне хәлдә, Белинский аны шулай да яңа рус әдәбиятына нигез салучы дип атамый. Русның тарихи- әдәби процессы концепциясендә Белинский мактаулы бу урынны Пушкинга бирә. Белинскийча, ни өчен нәкъ Пушкин рус халкы әдәбияты үсешендә яңа эрага нигез салучы булып тора соң? Пушкин иҗатының һәм бу зур шагыйрьнең аерым әсәрләренең нинди үзенчәлекләре аны тормышчан көче һаман да үсә барган әдәби юнәлешкә нигез салучы иткән соң? Бу сорауларга җавап Белиискийнын шул ук әдәбият үсеше турындагы гомуми өйрәтүеннән килеп чыга. Шуны хәтердә нык тотарга кирәк, бу өйрәтүдә әдәбиятта заман темасы төп урынны били. Билгеле булганча, Пушкин Белинскийны бөтен эшчәнлеге буе үзенә тартып килә. Ләкин тәнкыйтьче бөек рус шагыйре турында катгый бер фикер әйтергә күп еллар буе кыюлык итми, ул үзен моңа әле хәзерлексез саный. Белинский Пушкин әдәбиятта яңа эпоха 11Шунда ук, V т„ 424 бит. 12 Шунда ук, IV т., 418 бит. 13 Шунда ук, IV т., 422 бит. ачкан шагыйрь яки, дөресрәге, рус әдәбиятын иҗат иткән шагыйрь дигән фикерне беренче тапкыр «1840 елда рус әдәбияты» дигән мәкаләсендә әйтә. Белинский: «Бары тик Пушкиннан гына рус әдәбияты башлана, чөнки аның поэзиясендә рус тормышы пульсе тибә», дип яза ! . Бу, билгеле, бик яңа фикер була һәм Белинский аны шундый катгый һәм туры формада беренче кеше буларак әйтә. Пушкинга һәрвакытта да бик югары бәя бирүенә карамастан, «1840 елда рус әдәбияты» дигән обзорына кадәр, «Әдәби хыяллар»да да, башка мәкаләләрендә дә, Белинскийның мондый фикер әйткәне булмый. Бу фикерне әйтү өчен, күренеп тора, Белинскийда ниндидер бер яңа сәбәп туган. Белинскийда кырыгынчы еллар башында бөтен рус әдәбияты турында оешкан яңа караш менә шул сәбәп үзе булган инде. Белинский хәзер инде рус әдәбиятына яңа таләпләр куя башлый, үзе шул ук мәкаләсендә бик тулы итеп язганынча, әдәбиятның халыкның дөньяга карашы характерына җавап бирүен таләп итә башлый. Халыкның дөньяга карашы гына, бары тик шул гына аның әдәбияты чыганагы була ала—тәнкыйтьченең төп фикере менә шул11 12. Ләкин рус халкының дөньяга карашы үзенчәлекләрен конкретрак билгеләргә керешеп, рус фольклорына, ә аннан соң рус әдәбиятына мөрәҗәгать иткәч, Белинский халыкның дөньяга карашының бер сыйфатын—халык поэзиясендә «халыкның язмышы халыкның әһәмияте белән каршылыкта булуын зәгыйфь бер төшенү» рәвешендә гәүдәләнгән сыйфатын күрә13. Бу халыкның реаль халәте белән аның башкача һәм күп яхшырак яшәве мөмкинлеге арасындагы каршылык әдәбиятта ачык чагылырга тиеш дигән сүз үзе була инде. Әдип менә шул каршылыклы реаль тормыш картиналарын гәүдәләндер- 1 Шунда ук, IV т„ 425 бит. 92 гәндә генә халыкның аңын чагылДЬАсылда, Белинский монда үзенең сәнгатьтәге революцион-демократик идеалының формулировкасын бирә, әдәбият тормышны дөрес сурәтләргә, заман белән бик нык бәйле булырга тиеш, ди. Халык иҗатында халыкның халәте белән аның өчен яңа тормыш мөмкинлеге арасындагы каршылыкны «зәгыйфь бер төшенү» генә гәүдәләнгәнгә күрә, халык иҗаты бу таләпне канәгатьләндерми, шулай ук Пушкинга кадәрге чор әдипләренең иҗаты да бу таләпне канәгатьләндерми. Әсәрләрендә халыкның дөньяга карашы үзенчәлекләре тулы гәүдәләнгән беренче рус әдибе Пушкин була, менә шуның өчен дә Белинский рус әдәбияты нәкъ Пушкиннан башлана, ди дә. «1840 елда рус әдәбияты» дигән мәкаләсендә Белинский Пушкинның иҗатын төрле яктан характерлый. Тәнкыйтьче «Таш кунак», «Бакчаса- рай фонтаны», «Чегәннәр», «Саран рыцарь», «Моцарт белән Сальери», «Египет төннәре»нә бәя бирә. Бу әсәрләрнең барысы да, аның карашыңча, дөнья күләмендәге бөек иҗат әсәрләре. Ләкин Пушкин рус әдәбиятын алар белән ачмаган, дип раслаган Белинский, Пушкинның бөтен дөнья күләмендә дан казанган бөек әсәрләр иҗат итүен таныганы хәлендә, шулай да Пушкинның ул әсәрләрендә «әле чын мәгънәсендә рус әдәбияты күренми», ди 1 . Белинскииның фикерен аңлавы кыен түгел: шагыйрь чын-чыннан милли булсын өчен, үзенең әсәрләрендә милли эчтәлеккә ия булырга тиеш. Ә алда күрсәтелеп үтелгән әсәрләр ул билгеләүгә туры килмиләр. Ләкин әсәрнең милли эчтәлекле булуы үзе генә җитми әле. Әгәр ул әсәр тарихтан әзер килеш күчереп алынса, бу хәл ул әсәргә шул милли әдәбият өчен нигез булып ята алырлык сыйфатлар бирә алмый. Пушкинның гаҗәп киң колачлы дөнья күләмендәге даһилыгы турында сөйләгәндә, Белинский бо- лай ди: «...Пушкин шул ук вакытта башлыча рус шагыйре, ләкин тарих үзе аңарга 14 Шунда ук, IV т., 425 бит. Шунда ук. 16 Шунда ук. 17 Шунда ук әзер эчтәлек һәм дөньяга әзер караш биргән «Полтава»да да һәм «Борис Годунов»та да түгел, ә бәлки «Евгений Онегин»да рус шагыйре. Монда ул үз заманы рус тормышын төбенәчә сосып биреп бетерә алган...»14 «Евгений Онегин»—менә ул Пушкинның рус әдәбиятына нигез ташларыннан берсе булып яткан әсәре, рус әдәбиятының башлангычы. Пушкин аны язганда «әзер эчтәлек»- кә ия булмаган, ул эчтәлекне Пушкин үзе иҗат иткән. Пушкинның романын характерлап язганда, Белинский «Евгений Онегин»— «..моңлы әсәр!..», «Аңарда субстанциаль көчтән мәхрүм булган тормыш үз-үзе белән каршылыкка керә»15, ди. Тәнкыйтьче романның геройларын олы җанлы, бик гүзәл кешеләр саный, ләкин ул геройлар үзләрен чолгаган мохитка чит кешеләр, «...үз кешеләре араларында — алар дошманнар арасындагы кебек, үз өйләрендә — алар дошман оясындагы кебек...», «... аларны чолгаган чынбарлык коточкыч — алар шул чынбарлыкның корбаннары булып һәлак булалар, Онегин шикелле аның әһәмиятенә төшенмәгән, ләкин аңа ышанып караган саен тизрәк һәлак булалар»16, ди. һәм, ниһаять, тәнкыйтьче: «Бөтен бу роман—тормышка ашмаган өметләр, теләгенә ирешмәгән омтылышлар поэмасы...» дигән нәтиҗә ясый17 . Билгеле, бу әле Пушкинның романына тулы характеристика түгел, Белинский ул характеристиканы соңыннан Пушкин турында язган башка мәкаләләрендә бирә, ләкин, шуңа карамастан, инде җитди фикер әйтелгән дияргә була. Иң әһә- миятлесе шунда: бу романны Белинский олы җанлы кешеләрне, «бик гүзәл кешеләрне» һәлак итүче чынбарлыкка бөтенләе белән каршы юнәлдерелгән әсәр дип атый. Шундый тормышны шагыйрьнең дөрес 93 сурәтләвең тәнкыйтьче халыкның дөньяга карашының характерлы үзенчәлеген — кешеләрнең язмышы һәм шул ук кешеләрнең билгеләнеше арасындагы каршылыкларны аңлау үзе инде, дн. Белинскийның Пушкин романы турындагы фикер йөртүләреннән чын әсәр тормышны дөрес сурәтли һәм тирә-яктагы мохитка карата тәнкыйть идеясенә ия була дигән нәтиҗә чыга. Менә бу, асылда, әдәбиятта критик реализмның әһәмияте турында рус фәнендә беренче тапкыр әйтелгән фикер була инде. «Евгений Онегин»га югарыда китерелгән бәяне биргәннән соң, Белинский икенче бер «рус әсәрен»— художник Пискарев чынбарлык белән беренче бәрелеше корбаны рәвешендә һәлак булган, ә подпоручик Пирогов, кондитерскида татлы сумса ашаган һәм «Пчелка»- ны укыганнан соң, кан үче алырга җыенуын онытканын сурәтләгән повестьны — Гогольнең «Невский проспект»ын18 очраклы рәвештә генә искә алмый. Белинский Гогольнең повестен да шул чордагы чынбарлык яхшы кешеләрне һәлак итә, ул чынбарлыкта барлык әшәкелекләрне дә гафу итә торган кабахәт җанлы бәндәләр генә рәхәт яши дигән фикерен раслар өчен китерә. «Пчелка» да очраклы китерелми. Ф. Булгариннын «Северная пчела»сы Белинский өчен нәкъ шул заманның әшәке чынбарлыгын гәүдәләндерүче булып тора бит. Пушкинның «Евгений Онегин» романын рус әдәбиятына ниҮез салган, аңарда яңа сәхифәләр ачкан иң мөһим нәрсә Белинский өчен шагыйрьнең ул романда шул заманны тулы ачып бирә алуыннан гыйбарәт. Белинский моңа аеруча игътибар итә. Художество әсәрендә заман принцибын, аның әһәмияте гаять зур булуын Белинский һәрвакытта да билгеләп үтә. Тәнкыйтьче 1845 елда, мәсәлән, менә болай дип яза: «Тамырлары заман чынбарлыгы белән бәйләнмәгән теләсә 18 Шунда ук, IV т., 426 бит. Белинский Гогольнең «Невский проспект» повестендагы түбәндәге урынны күздә тота: һөнәрче немец үзен типкәләп чыгаргач, поручик Пирогов башта бик нык ярсый. Ләкин бу ярсу бик сәер тәмамлана: юл өстеннән генә поручик кондитерским кереп, катламалы икс сумса ашый, «Северная пчела»дан ниләрдер укый һәм инде кәефе шактый яхшырып чыга. 19 Шунда үк, IX т., 40 бит. 20 Шунда ук, VI т., 9 бит. 21 Шунда ук, X т., 291 бит. кайсы поэзия, чынбарлыкны яктыртмаган, аны аңлатмаган теләсә кайсы поэзия— ул эшлексезлек әйбере, вакытны гөнаһсызлык белән, ләкин бушка үткәрү, курчак уены, буш кешеләр шөгыле»19. Аңарчы да, әле 1842 елда ук инде, Белинский: «поэзиянең уңышка ирешүе өчен хәзер талант булу гына җитми: аның өчен тагын заман рухында алга бара белү дә кирәк», шагыйрь—«үз заманы чынбарлыгы патшалыгы гражданины»20 , ди. Белинский әдәбиятта заман темасы һәм заман пафосы эстетик һәм тарихиәдәби яктан хәлиткеч әһәмияткә ия, ди. Яңалыкны ачу роле йөкләнгән әсәрләр өчен бу бигрәк тә зарури. Әдипнең тормышка карашы буенча да, шулай ук темасы буенча да тирәнтен замандаш булган әсәр генә әдәбиятның үсешендә яңа эпоха ача ала. «Евгений Онегин» романының нигез салучылык әһәмияте турында беренче тапкыр «1840 елда рус әдәбияты» дигән мәкаләсендә әйткән фикере белән Белинский эшчәнле- генең соңгы көннәренә тикле аерылмый. «1847 елдагы рус әдәбиятына бер караш» дигән мәкаләсендә «Евгений Онегин» романы турында ул: «... бу поэма бик хаклы рәвештә безнең заман поэзиясенә нигез салган әсәр саналырга тиеш»21 , дип яза. Бөек рус шагыйренең шушы үзәк әсәрен тикшерүгә тулысынча багышланган хезмәтләрендә — Пушкин циклындагы атаклы сигезенче һәм тугызынчы мәкаләләрендә—Белинский Пушкин романының нигез салучылык әһәмиятен бигрәк тә тулы ача. Белинскийның Пушкин романының чын-чыннан милли һәм халыкчан сыйфатларын гаҗәп нык тырышлык белән билгеләвең әйтми 94 үтү МӨМКИН түгел. Тәнкыйтьче «Евгений Онегин» романында «... РУ<- җәмгыятен үсешенең бик кызыклы бер моментында алып поэтик сурәтләнгән бер күренешен» күрә һәм бу романда «... халыкчанлык башка теләсә кайсы рус халык әсәрендәгегә караганда да күбрәк»22 23 24, дип таоа. Пушкинның әсәре «... шундый беренче миллихудожество әсәре» булды, аннан соң «Безнең заман герое» һәм «Үле җаннар» язылды» , ди. Пушкин романының нигез салучылык әһәмиятен билгеләве белән бергә, Белинский Грибоедовның «Акыллылык бәласе» комедиясенең дә роле шундый ук әһәмиятле икәнен әйтә. Белинскийның шушы фикерләре тарихи әһәмиятләре ягыннан Пушкин романы белән Грибоедов комедиясен чагыштырып каравы—болар барысы да тәнкыйтьченең бары тик тирәнтен замандаш әһәмиятле әсәрләр генә әдәбиятның үсешендә нигез салучылык әһәмиятенә ия була ала дигән куелышыннан килеп чыгалар. Тәнкыйтьченең фикеренчә, Пушкин белән Грибоедов беренчеләр буларак рус тормышының асылына төшенә һәм аны дөрес сурәтли алганнар. «Нинди дә булса җәмгыятьне дөрес сурәтләр өчен,—дип яза Белинский,— иң башта аның асылына, аның үзенчәлегенә төшенергә кирәк, ә моны җәмгыять нигезләнгән тәртипләр суммасын фактта белгәндә һәм философик бәяләгәндә генә эшләргә мөмкин»25 . Пушкин белән Грибоедов рус халкының «миллилеге сере»нә төшенә алганнар. Алар җәмгыять, ягъни яшәмәктәге строй нигезләнеп тора .торган «тәртипләр суммасына» философларча, ягъни үз заманнары эчтәлегенә һәм киң перспективаларга тирәнтен бәя бирү карашыннан килеп, бәя бирә белгәннәр. Пушкин белән Грибоедов икесе дә рус җәмгыяте философиясенең ике ягын да: «гыйльми, китапчан, тантаналы, бәйрәмчә» ягын да, ягъни рәсми идеологияне дә, һәм «көндәлек, гади, өй эчендәгечә» ягын да, ягъни җәмгыятьнең реаль настроениелә- рен дә бик яхшы белгәннәр, һәм аларның 22Шунда ук, VII т., 432 бит. 23 Шунда ук, VII т., 435 бит. 24Шунда ук, VII т., 440 бит 25Шунда ук, VII т., 443 бит. 26 Шунда ук, VII т., 443 бит. барысын да үзләренең әсәрләрендә бик гүзәл картиналарда гәүдәләндергәннәр. Белинскийның «Евгений Онегин» белән «Акыллылык бәласе»нә биргән бәясе чынбарлыкны «...әйберләрне аңлап»26 эш итү дигән дөрес манера гәүдәләнгәнчә сурәтләү методын раслауга юнәлдерелгән. Тәнкыйтьче аны яңа рус әдәбиятының халыкчанлы- гын һәм җәмгыятьтәге прогрессив ролен билгеләүче иң әһәмиятле сыйфаты саный. Белинскийның Пушкин һәм «Евгений Онегин» романы, шулай ук Грибоедов комедиясе турындагы бик тирән әһәмиятле бу фикерләреннән бу ике бөек әсәрнең рус әдәбияты тарихындагы чын әһәмиятләрен билгеләгән хосусый нәтиҗә генә чыкмый, бәлки һәрбер художество әсәре темасы һәм пафосы ягыннан никадәрле заманчарак булсалар, шул тикле бөегрәк булалар дигән гомуми һәм бик принципиаль нәтиҗә дә чыга. Белинскийның әдәбиятта замандашлыкка шундый нык игътибар итүе ул, бик әһәмиятле теоретик положениене фәнни яктан беренче тапкыр гомумиләштерү булу белән бергә, тарихи яктан да тирән мәгънәгә ия — ул тәнкыйтьченең крепостной чынбарлыкка каршы протест белдерүе дә. Шул ук вакытта ул иң алдынгы эстетик программа да: әдипләрдән тормышка якынрак булуны, аны дөрес сурәтләүне таләп иткән Белинский изү һәм эксплуатация строена каршы әдәби көчләрне көрәшкә туплый. Әдәбиятның үсешендә шундый зур әһәмиятле роль уйнаган замандашлык принцибы, Белинский билгеләп үткәнчә, бер дә үзгәрми тормый. Тәнкыйть үзенең положениеләрендә һәм гомумиләштерүләрендә һәрвакытта да тормышның һәм әдәбиятның хәрәкәтен исәпкә алып эшләсен дип таләп иткән бөек тәнкыйтьче үзе дә шулай эш итә. Пуш- кин турында «яңа фикер»иең ничек оешуы турында сөйләгәндә (Белинский үзе шул «яңа фикер» позициясендә тора) ул болай ди: «Пушкин кебек бөек күренеш турында яңа фикер кинәт кенә оеша алмас һәм тәмам әзер килеш килеп чыга алмас иде; әмма, һәрбер җайлы нәрсә кебек, ул җәмгыятьнең үзенең тормышыннан үсеп чыгарга тиеш иде;— тормыштагы һәм әдәбияттагы һәрбер яңа көн, һәрбер яңа факт Пушкинга карашның рәвешен дә үзгәртергә тиеш иде»1 . Бу фикер үзенең гомуми мәгънәсендә безнең заман өчен дә әһәмиятле булып тора. XIX йөзнең революцион-демократик тәнкыйтенең законлы варисы булган совет әдәби тәнкыйте, бик табигый рәвештә, Белинский, Герцен, Чернышевский, Добролюбовта булган барлык яхшы нәрсәне үзләштерә. Белинскийның әдәбиятның үсеше һәм әдәбиятта замандашлык принцибы турындагы өйрәтүе аның эшчәнлегенең иң кыйммәтле якларыннан берсен тәшкил итә. Белинскийның тарихи яктан бик зур вакыт эчендәге рус әдәбияты үсеше тәҗрибәсенә йомгак ясаган бу юнәлештәге теоретик положениеләре безнең бүгенге тәнкыйтебез өчен бик күп файда китерә алалар. Алар әдәбиятта заман темасы асылда һәрвакытта да әдәбиятның төп темасы булганын тагын бер тапкыр раслыйлар. Художество иҗаты һәрвакытта да нәкъ шул тема аркылы алга хәрәкәт итеп килә. Белинский заман темасы белән заман пафосы әдәбиятның үсешендә хәлиткеч рольгә ия дип өйрәтә. Бу өйрәтү СССР халыклары әдәбиятларында күп кенә әдипләрнең нигез салучылык әһәмиятләрен күп өлеш киңрәк планда тикшерергә мөмкинлек бирә. Без монда иҗатында замандашлык рухы гаҗәп көчле гәүдәләнгән татар классигы Габдулла Тукайның ролен әйтеп үтәргә телибез, һәрбер очракта күп кенә хосусый мәсьәләләр—нәкъ шул вакыттагы иҗтимагый үсешнең конкрет бурычлары (ә алар Пушкин белән Тукай заманнарында, билгеле, бер үк төрле була алмаганнар), шул милли әдәбиятның прогрессив формаларының үзенчәлекләре һ. б. ш., әлбәттә, искә алынырга тиеш. Ләкин Белинский билгеләп калдырган төп нәрсә— заман темасы һәм заман пафосы әдәбиятның үсешендә »иң әһәмиятле принцип булуы һәрвакытта да үзенең көчен саклаячак. Белинский үзенең Ватаны — Россиянең бөек киләчәген алдан күрә алды. Шовинизмның һәм милли чикләнүчәнлекнең актив дошманы булган Белинский: «Кешеләр бертуган булырга тиешләр, алар бер- берсен хәтта нинди дә булса тышкы һәм формаль өстенлек күләгәсе белән дә мыскылламаска тиешләр»2 , дип яза. Патриот-интернационалист Белинскийның шушы олы җанлы хисләре, аның революцион-демократик аклылыгының искиткеч югарылыгы аны Ватаныбызның барлык халыкларына, барлык кешелек дөньясына якын итәләр, аның идеяләре, анык әсәрләре прогрессив сәнгатькә илһамланып хезмәт итүдә һәрвакыт үрнәк булып торалар.