Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БӘЙРӘМЕ 19 майда Мәскәүдә, Союзлар йортының Колонналы залында, Габдулла Тукайның тууына 75 ел тулуга багышланган зур әдәби кичә үткәрелде. — Атаклы шагыйрь-демократ Габдулла Тукай реалистик татар әдәбияты үсешенә зур хезмәт күрсәтте, — диде кичәне ачканда РСФСР язучылары союзы идарәсе председателе Леонид Соболев. — Үлгәндә аңа бары 27 яшь иде. Әгәр дә Тукай хәзер безнең арада яшәсә, ышанып әйтергә мөмкин, ул Советлар Союзында иң хөрмәтле язучыларның берсе булыр иде. Тукай иҗаты һәм аның татар әдәбиятында тоткан урыны турындагы докладны Тукай премиясе лауреаты Сибгат Хәким ясады. Тугандаш халыклар вәкилләре — төрле республикалардан килгән язучылар кичәдә бөек шагыйрь турында үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Ленин премиясе лауреаты, таҗик шагыйре Мирза Турсун-задә Урта Азия, Кавказ һәм татар халыклары арасында Октябрь революциясенә кадәр үк урнашкан рухи бәйләнеш һәм бу бәйләнештә Тукайның тоткан урыны турында сөйләде. — Идел ярларында җырлаган шагыйрьнең көрәш авазы иске феодаль Бохарага да ишетелде, — диде ул.— Тукай Урта Азия шагыйрьләренә шул заманның революцион фикерләре белән танышырга ярдәм итте. Күренекле казакъ язучысы Сабит Мука- нов үзенең Тукай әсәрләре белән ничек танышуы турында сөйләде. — Бервакыт минем кулыма гарәп хәрефләре беләи басылган, тышына «Габдулла Тукай» дип язылган бер татар китабы кл- леп керде, — диде ул. — Китап минем күңелемне тетрәтте. Бигрәк тә китапка язылган кереш сүз нык тәэсир итте миңа. Анда шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләнгән иде. Мин Тукай биографиясе белән үземнең авыр, ятим тормышым арасында зур уртаклык барын сиздем. Менә хәзер дә, шул китапны ачкан вакытта, мин анда элекке елларда тамып калган күз яшьләремнең эзен күрәм. Азербәйҗан шагыйре Рәсүл Рза һ. б. лар да халыкның Тукай иҗатына карата олы мәхәббәте турында сөйләделәр. Кичәнең тантаналы бүлегеннән соң, Татарстан АССРның сәнгать осталары көче беләи зур концерт булды. АЛАБУГА РАЙОНЫНДА ОЧРАШУЛАР 18—21 майда язучы Г. Әпсәләмов белән шагыйрь Н. Арсланов Алабуга шәһәрендә булдылар. Шәһәрнең Культура сараенда Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романы буенча укучылар конференциясе үткәрелде. Конференциядә чыгыш ясаган укытучы Хөсәе- нев, Алабуга культура-агарту училищесы директоры урынбасары Каверзин, цех начальнигы Зиннәтуллин, «Промкомбинат» башлангыч партия оешмасы секретаре Павлова, Алабуга метеорология станциясе лаборанткасы Васильева, пенсионерка Евстасьсва, тукучы Сердсадская, милиция мәктәбе курсанты Мөхәммәтев, токарь Июсов, Алабуга педагогия институты студентлары Рәхимова, Шәрәфетдииов һ. б.лар романның идея эчтәлеге, әсәрдә партия эшчеләре, уйлап табучылар образларының бирелеше, аерым образларның эшләнеше турында сөйләделәр. Соңыннан сүз авторның үзенә бирелде. Ул конференциягә катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде, романын язу процессы, үзенең иҗади эзләнүләре турында сөйләде. Әдәбият турында әңгәмә Культура сараенда икенче көнне дә дәвам итте. Бу көнне дә тамаша залы укучылар, әдәбият сөючеләр белән тулы иде. Алар Казаннан килгән кунакларга үзләрен кызыксындырган 158 күп кенә сораулар бирделәр. Г. Әпсәләмов һәм Н Арсланов кичәгә катнашучыларны татар әдәбиятының бүгенге торышы, аерым язучыларның иҗатлары белән таныштырдылар, үзләренең яңа әсәрләрен укы- дылар. Алабуга педагогия институтындагы очрашуга институт укытучылары һәм студентлары катнашты. Очрашуга катнашучылар Г. Әпсәләмов белән Н. Арслановның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар, аларга яңаданяна иҗади уңышлар теләделәр. Районның Морты авылында, «8 март» колхозы членнары белән очрашуга Г. Әпсәләмов, Н. Арсланов һәм Алабуга шәһәрендә яшәүче язучы К. Җаманаклы катнашты. Колхозчылар язучы-кунакларны бик җылы каршы алдылар, аларның чыгышларын яратып тыңладылар. Г. Әпсәләмов белән Н. Арсланов Алабугадагы әдәби берләшмәнең эше белән дә таныштылар. Берләшмә членнары язган хикәяләрне, шигырьләрне укып, алар буенча әңгәмәләр уздырдылар, әдәби осталык мәсьәләләренә карата яшь һәм башлап язучыларга консультацияләр бирделәр. ТАТАРСТАНДА ЯШӘҮЧЕ ЯШЬ ЧУВАШ ЯЗУЧЫЛАРЫ СЕМИНАРЫ Татарстан язучылары союзы каршында өч елдан бирле инде чуваш әдәбияты түгәрәге эшләп килә. Бу түгәрәк Казанда яшәүче 14 әдәбиятчыны һәм Татарстан районнарыннан 10 башлап язучыны берләштерә. Соңгы елларда алар тарафыннан шактый гына җитди әсәрләр язылды, чуваш китап нәшриятында түгәрәк членнары язган 6 китап басылып чыкты. Яшь авторларга практик ярдәм күрсәтү максаты белән май аенда Татарстан язучылары союзы идарәсе Казанда яшь чуваш язучыларының иҗади семинарын үткәрде. Бу семинарда катнашу өчен Казанга күренекле чуваш язучылары: Чуваш АССРның халык шагыйре Педер Хузангай, Александр Алга, Стихван Шавлы, Николай Ильбек, Василий Алагер, Владимир Ухли килде. Алар яшь авторларның әсәрләрен укып, фикерләрен әйттеләр, консультацияләр үткәрделәр. Семинарда Бөгелмәдә яшәүче Ф. Савельевның шигырьләр җыентыгы, Аксубайдан килгән Г. Тяманов, В. Ашкеров (Чүпрәле), П. Афанасьев, Ю. Григорьев, А. Петров (Казан) шигырьләре, В. Орлов (Октябрь Норлаты) мәсәлләре, К. Петров һәм И. Антонов (Казан) хикәяләре укып тикшерелде. Аннары чуваш һәм татар язучылары Идел районы Культура сараенда Казан хезмәт ияләре белән очраштылар. КАЗАНДА КИТАП НӘШРИЯТЫ ЭШЧЕЛӘРЕНЕҢ ЗОНА КИҢӘШМӘСЕ Майның беренче яртысында Казанда, язучыларның Тукай исемендәге клубында дүрт көн буена китап нәшрияты җитәкчеләре, китап сәүдәсе, потребсоюз эшчеләренең киңәшмәсе барды. Аида Татарстан, Башкортстан, Удмуртия АССР, Мордовия АССР, Чуваш АССР, Мари АССР, Ульяновск, Саратов, Сталинград һәм Куйбышев өлкәләре башкарма комитетлары каршындагы культура идарәләре, культура министрлыклары, полиграфия предприятиеләре вәкилләре, нәшриятларның җитәкчеләре һәм художество редакторлары катнашты. Киңәшмәгә катнашучылар КПСС Үзәк Комитетының январь Пленумы карарларын пропагандалау мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы фәне казанышлары һәм бу өлкәдәге алдынгы тәҗрибәгә караган китапларны хәзерләү һәм басып чыгару турында җитди сөйләшү алып бардылар. Китап сәүдәсе эшчеләре бу китапларны тарату буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Аннан соң нәшриятларның 1962 ел өчен тематик планнары тикшерелде. ГАБДУЛЛА КАРИЕВНЕ ИСКӘ АЛУ 24 майда СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалының конференц-залында Тел, әдәбият һәм тарих институты күренекле татар артисты һәм театр эшлек- лесе Габдулла Кариевнең тууына 75 ел тулуга багышланган киңәйтелгән Гыйльми Совет утырышы үткәрде. Габдулла Кариевнең тормышы һәм иҗа- дииҗтимагый эшчәнлеге турындагы докладны Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми эшчесе X. Гобәйдуллин ясады. Соңыннан Габдулла Кариев замандашлары истәлекләр сөйләделәр. КПССның ТАТАРСТАН ӨЛКӘ КОМИТЕТЫНДА 4 майда КПССның Татарстан Өлкә Комитетында Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры репертуары буенча фикер алышу булды. Анда республикабызның композиторлары, язучылары һәм артистлары бүгенге музыка мәсьәләләренә карата үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, композиторларның һәм либретто язучыларның хәзерге заман темасына әсәрләр иҗат итүгә игътибарны арттырулары, иҗади оешмаларның үзара бәйләнешне ныгытулары кирәклеге турында сөйләделәр. Майда ук үткәрелгән икенче бер киңәшмә республикабыздагы татар театрлары эшенә багышланды. Киңәшмәдә язучылар, артистлар театрлар эшендәге, кайбер драма әсәрләрендәге, спектакльләрдәге уңышлы һәм кимчелекле якларны күрсәтеп чыгыш ясадылар. Киңәшмәгә катнашучылар драматургларның коммунизм төзүче бүгенге совет кешесендәге яңа сыйфатларны сурәтләгән әсәрләр язуга җитәрлек игътибар бирмәүләрен тәнкыйть иттеләр һәм иҗади активлыкны җанландыру буенча җитди тәкъдимнәр керттеләр. 24 майда КПССның Татарстан Өлкә Комитетында үткәрелгән киңәшмәдә республикадагы рус театрларының эше һәм партиябезнең XXII съездын каршылауда алар- ның бурычлары мәсьәләсе каралды. В. И. Качалов исемендәге Казан Зур драма театры директоры Ригорин, Ленин комсомолы исемендәге Казан яшь тамашачылар театры директоры Первин, Бөгелмә рус драма театры директоры Куприянов, Республика курчак театры директоры Юрусов үз коллективларының эшләре турында информация ясадылар. Фикер алышуда катнашкан Казан Зур драма театры баш режиссеры Простов, М. Горький музее директоры Елизарова, Татар дәүләт академия театры директоры Гайнуллин һ. б. лар КПССның XXII съездын лаеклы каршылау өчен иҗади активлыкны көчәйтергә кирәклек турында сөйләделәр, драматургия һәм театрлар эшендәге кимчелекләрне тәнкыйтьләделәр. КПССның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре М. Тутаев Н. С. Хрущевның «Әдәбиятта һәм сәнгатьтә яңа уңышларга» исемле мәкаләсендә күрсәтелгән проблемаларга бәйле рәвештә иҗат эшчеләре алдында торган бурычлар турында чыгыш ясады. 31 майда КПССның Татарстан Өлкә Комитеты Татар академия театры бинасында радио һәм телевидение мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмәгә Татарстан радиосы һәм телевидениесе эшчеләре, КПССның шәһәр, район комитетларының пропаганда бүлеге мөдирләре, газета-журнал редакцияләре вәкилләре, әдәбият-сәигать вәкилләре, элемтәчеләр, техниклар, радиоузелларда эшләүчеләр катнашты. КПСС Өлкә Комитеты секретарем.Тутаев КПССның XXII съездына хәзерлек уңае белән радио һәм телевидение алдында торган бурычлар турында доклад белән чыкты. Ул республикабыз авылларын һәм шәһәрләрен тоташ радиолаштырудагы уңышлар, телевидение тапшыруларының киңәя баруын күрсәтте, алар эшендәге уңай якларга һәм кимчелекләргә тукталды. Фикер алышуга радио-телевидение эшчеләре, театр-сәнгать эшлеклеләре, язучылар, журналистлар, партия эшчеләре катнашты, катнашты. УКУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ 28 майда М. Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркында Ян Винецкий- ның «Безнең көн кешеләре» исемле очерклар китабы буенча укучылар конференциясе булды. Конференциягә автор һәм китап геройларыннан берсе — Советлар Союзы герое М. Девятаев катнашты. Күп кеиә укучылар китап турында үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. М. Девятаев Бөек Ватан сугышы елларында совет кешеләренең батырлыклары турында истәлекләр сөйләде. ӘДӘБИ КИЧӘ 27 майда Бауман районының Лавров исемендәге 10 номерлы китапханәсе, 4 техник училище белән берлектә, бөек татар шагыйре Г. Тукайга багышланган әдәби кичә үткәрде. Кичәдә А. Гумеров Тукай иҗаты һәм хәзерге татар совет әдәбияты турында доклад ясады. Соңыннан училище укучылары Г. Тукай шигырьләрен укыдылар. УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ 11 июньдә В. И. Ленин исемендәге республика китапханәсе М. Горький исемендәге культура һәм ял паркында Г. Әпсәлә- мовның «Мәңгелек кеше» романы һәм «Дустым мәхәббәте» повесте буенча укучылар конференциясе үткәрде. Конференциягә автор Г. Әпсәләмов үзе дә катнашты. КУЛЬТУРА УНИВЕРСИТЕТЫНДА ӘДӘБИ ДИСПУТ 19 июньдә 13 нче фабрика эшчеләре Культура университетының йомгаклау дәресендә Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романына карата автор катнашында диспут үткәрелде. Диспутта фабрика эшчеләре, инженерлары, әдәбият сөючеләр романның әдәби эшләнеше, образларның бирелеше турында фикерләрен әйттеләр. Аерым мәсьәләләргә карата җайлы бәхәсләр булды.