БИЗӘКЛЕ ДИВАРЛАР АРТЫНДА.
.. 1. ТӨННЕ көн ДИП РАСЛАТЫРГА АЗАПЛАНУЧЫЛАР индидер бер илнең бик кансыз, явыз патшасы карт көнендә йоклый алмый газап чигә. Ниләр генә эшләми ул, аны нинди генә табип^ар дәваламый, барыбер файдасы булмый: төннәр буе уяу ята. Ниһаять, вәзирләре киңәше белән ул: «Шушы көннән башлап барлык кешеләр караңгы төннәрне якты көн дип исәпләргә тиешләр», дигән закон чыгара һәм шул законны бозучыларны үлем җәзасына хөкем итәргә куша. Шуннан соң бу патшалыкта «төннәр хәзер, яктырып, кояшлы, якты көннәргә әйләнде» дип, караңгы төннәрне мактаган меңнәрчә китаплар языла. Ләкин сукыр булмаган һәркем, бу законга карап кына, төннең элекке кебек үк караңгы килеш калуына аз гына да ШИКЛӘНМИ. Капиталистик дөньяның бүгенге хуҗалары андый шаккатыргыч законнар чыгармыйлар чыгаруын. Ләкин алар да, югарыда сөйләнгән карт патшадан һич тә калышмыйча, кешеләрне элекке капиталистик строй «халык капитализмы» белән алыштырылды, хәзер ул «гөрләп үсүче системага әйләнде» дип ышандырырга азапланалар. Җитмәсә, гөрләп үсүче «халык капитализмы» системасындагы үрнәк ил дип Америка Кушма Штатларын тәкъдим итәләр. Моннан өч ел элек Америка профессоры М. Лернерның «Америка цивилизациясе. Бүгенге АКШта тормыш һәм идеяләр» исемле* бер китабы дөньяга чыкты. Америкача яшәү принцибын теше-тырнагы белән якларга хәзер торган бу профессор үзенең китабында «бердәм, ирекле һәм чәчәк атучы» АКШ, аның «ирекле һәм бәхетле гражданнары» турында сафсата сата. Имештер, бүгенге АКШта капиталистик строй өчен хас булган изелүче һәм изүчеләр, байлар һәм хәерчеләр дә юк, капма-каршы бу ике сыйныф арасында антагонистик каршылыклар да беткән икән. Америкада эксплуататорлар һәм изелүчеләр күптән беттеләр, бөтен Америка халкы, бер семья кебек, гаять тату һәм дус яши, ди бу профессор. Тормыш фактлары буржуазия идеологларының һәм төрле ревизионистларның бу уйдырмаларын бөтенләй юкка чыгара. Буржуаз пропаганданың, шулай ук аның ачык һәм яшерен агентларының бернинди хәйләләре дә капиталистик стройный, шуның белән бергә Америка тормышының да, чын йөзен — анын ерткычлыгын һәм изүче строй булуын халыктан яшерә алмый. 1959 елда, Америка Кушма Штатларына баргач, Совет Хекүмәте башлыгы Н. С. Хрущев, Америка дәүләт департаменты вәкиле Лоджның үз иҗтимагый һәм экономик системасын үтә төче мактап сөйләгән реченә җавап игеп, болай дигән иде: «...Хәзерге вакытта капитализмның үз тарафдарлары да аны мактарга ояла башладылар. Алар, бу инде К. Маркс язган капитализм түгел, ә бәлки халык капитализмы, 104 капитализм белән К^Маркс язган капитализм арасында бернинди дә аерма күрмим» . П. УЙДЫРМА ҺӘМ АНЫҢ ЧЫГАНАКЛАРЫ Әдәбият тарихында борынгы әкиятләр шул хәтле күп, эш аларның килеп чыгышларын, тарихларын ачыклау мәсьәләсенә килеп җиткәч, әдәбият галимнәре арасында капма- каршы фикерләр туа, зур бәхәсләр кузгала. Америкача яшәү принцибы турындагы әкиятнең тарихы, әлбәттә, ул кадәр үк борынгы түгел түгелеп. Америка Кушма Штатларының промышленность һәм киң куллану товарлары җитештерү, шулай ук җитештерү көчләренең гомуми дәрәҗәсе буенча башка капиталистик илләрне бик нык узып китүе «халык капитализмы», «сыйныфларсыз капитализм» һәм башка шундый әкиятләр тууга сәбәп булган. Буржуазия идеологлары АКШ промышленностеның чагыштырмача югары үсешкә ирешүен тәэмин иткән чын, объектив шартларны халык массаларыннан яшерергә тырышалар. Нинди сәбәпләр соң алар? Иң башта шуны күрсәтеп үтәргә кирәк: АКШ монополистлары артта калган илләрне ачыктан-ачык экономик кабалага эләктерүне Америка хезмәт иясе массаларын бик оста яшеренгән изү белән бергә бәйләп алып бардылар һәм баралар. Башка илләрдә промышленностьның үсешен феодаль искелек калдыклары бик нык тоткарласа, АКШ экономикасы андый киртәләрне бөтенләй күрмәде дә.^Уңай географик шартлар, табигый байлыкларның күп булуы да АКШ экономикасының үсошсн тиз- ләтүче уңай фактлар булдылар. Шуның белән бергә, бу ил территориясендә сугышлар гасырлар оуенча булмады, ә башка илләр территориясендә барган сугышлардан АК.Ш монополистлары бары тик оаеп кына калдылар. Беренче һәм __ гЛ’ С ’ ^РУЩСЕ. Тыныч һәм тату яшәр- гә, Госполитиздат, Мәскәү, 1959 ел, 120 бит. Икенче бөтен дөнья сугышлары вакытында, мәсәлән, Америка монополистлары кесәсенә 100 миллиард доллардан артыграк байлык керде. Берәүләр кан койганда, икенче бер халыкларның гасырлар буе тудырган материаль һәм культура байлыклары юкка чыкканда, Америка капиталистлары кесә калынайту, табышларын арттыру белән мәшгуль иделәр. Башка илләргә экономик, политик һәм хәрби басым ясый килеп, АКШ империалистлары узган гасырның ахырларында ук бик күп капиталистик илләрнең экономикасы өстеннән контрольлек итә башлыйлар. Америка экономисты Бу- дишның бик үк тулы 'булмаган исәпләүләренә караганда, АКШ империалистлары бүген дә башка ил халыкларын эксплуатацияләүдән ел саен 4 миллиард доллардан артык саф табыш эләктерәләр. Зур күләмнәрдә алып барылган сугышка хәзерләнү һәм кораллану эшләре Америка монополистларының табышын (берничә ел вакыт эчендә генә дә уннарча тапкырга үстерә. Капиталистлар һаман да баеган, күбрәк табыш алган бер вакытта, хезмәт иясе массасы торган саен хәерчеләнә, аның тормышы авырая бара. Буржуазия ялчылары, төрле ревизионистлар һәм башка «халык капитализмы» тарафдарлары үзләрендә хәзер җитештерү коралларына һәм җитештерү көчләренә капиталистик милек бетте, аның урынына «халыкакционер» милек формасы гына калды дип ышандырырга маташалар. Җитештерү коралларына шәхси милек беткәнгә күрә, АКШта хәзер эксплуататорлар һәм изелүчеләр дә калмады димәкче булалар бу «теоретиклар». Чынлыкта исә, Америка капитализмы аз гына да үзгәрмәде. Башка капиталистик илләргә хас булган барлык объектив законнар Америка капитализмы өчен дә уртак. Ниндидер «теоретикларның» буш шапыруларына, коры сафсаталарына карап кына, капиталистик строй үзенең асылын үзгәртмәгән икән. Әнә, буржуаз статистика чыгарган мәгълүматларга гына .карагыз: хезмәт иясе массаладиләр. Алла 'белсен, мин бүген Лодж сөйләгән Бик хак сүзләр! 105 ры -кулында АКШта булган бөтен акцияләрнең нибары 0,2% гына саклана. Буржуаз матбугатта чыккан мәгълүматларга караганда, бер миллиардер Меллоннар семьясының гына да барлык Америка эшчеләрнекенә караганда берничә тапкыр күбрәк акциясе бар. Рокфеллер һәм Дюйон кебек миллиардерлар кулында барлык хезмәт ияләре кулында булган Һәм эшчеләргә хезмәт хакы формасында бирелә торган бөтен акчага караганда берничә тапкыр күбрәк капитал саклана, ди АКШ статистикасы. Менә бер гыйбрәтле факт. 1957 елда Американың эшкәртү промыш- л ен посте п р ед п ри яти ел әр е н дә э ш - ләүче эшчеләр барлыгы 180 миллиард долларлык продукция җитештергәннәр. Шул суманың 50 миллиард доллары, хезмәт хакына түләү формасында, эшчеләр өлешенә тигән. Ә 127 миллиард артык доллар табыш капиталистлар кесәсенә кергән. Әгәр бу суманы промышленностьның шул ук тармагыннан 1859 елда алынган табыш белән чагыштырсак, 100 ел эчендә эшчеләрне эксплуатацияләү 2,2 мәртәбәгә көчәйгәнен күрербез. Яисә тагын да характерлырак икенче бер мисалга тукталыйк. АКШтагы «Юнайтед Стейтс Стил» дигән корыч кою компаниясе 1 сәгать вакыт эчендә һәр эшчедән: 1939 елда — 13 цент, 1958 елда — 1,8 доллар, ә 1959 елда —2,2 доллар саф табыш алган. Бик күпне сөйли торган фактлар бу. Сыйныфларсыз, сыйнфый көрәшләрсез генә гөрләп үсүче «халык капитализмы» иленең чын йөзе — әнә шундый. Бер якта уннарча миллиард табыш алучы миллиардерлар, икенче якта ачтан үлмәү өчен көне-төне эшләргә, көрәшергә тиешле миллионнарча ярлылар. Беренчеләре торган саен байый, икенчеләре һаман хәерчеләнә бара. Буржуаз экономистларның мәгъ- л ү м атл ар ы н а караганда, А м ер ик а семьяларының нибары 0,5% гына елына 10 меңнән 100 мең долларга кадәр доход ала, ә халык массасының төп өлеше ачтан үлмәү өчен генә кирәк булган акчаны да (Америкада бу минимум 2000 доллар исәпләнә) таба алмый. Хезмәтне капитализм методы белән автоматлаштыру Һәм рационаллаштыру меңләгән кешенең имгәнүе, корбаннар бәрабәренә эшләнә. Сәгатьләрегездә 11 секунд вакытны билгеләп куегыз! Нинди аз вакыт! Шушы кыска ара эчендә бер америка эшчесенең сәламәтлеге югала. АКШ предприятиеләрендә һәр көн 350 эшче сәламәтлеген югалта, имгәнә һәм 62 кеше үлә. Америкача яшәүнең тагын бер үзенчәлекле ягы әнә шундый. III. ГЫЙБРӘТЛЕ ТАНУ «Фактлар шундый: һәр көнне 17 миллион америкалы ач килеш йокларга ята, 15 миллион семья ташландык подвалларда яши, 7 миллион семья елына 2000 доллардан да кимрәк акча таба һәм һәр көн ачтан үлмәс өчен көрәшергә тиеш... 4 миллион эшсезләр бар»... Америка тормышы турындагы бу фактлар кайдан алынган соң? Бәлки, Америка тормышының чын хәлен ачыктан-ачык ачып салган бу кеше капитализм системасының иң зур дошманыдыр, һич алай түгел, бу — Американың яңа президенты Д. Кеннеди сүзләре. Бу фактларны ул сайлау компаниясенә хәзерлек көннәрендә, 1960 елның апрелендә Индиана штаты шәһәрләрендә йөргәндә сөйләде. Хәер, моның әллә ни яңалыгы да юк инде. Шул ук буржуаз газеталарының төрле почмакларында көн саен Америка тормышының чын йөзен ачкан эреле-вак- лы мәкаләләр, Америка тормышыннан гыйбрәтле фактлар басыла килә бит. 1960 елның җәендә бер телевидение компаниясенең махсус хәбәрчесе Эдуард Морроу Америка авыл хуҗалыгы эшчеләренең тормышын кинога төшереп йөри. Күптән түгел Америка телевидениесе буенча Эдуард Морроуның шул документаль фильмы күрсәтелде. Әнә беренче кадрлар. Экранда ярым ач, ярым ялангач балалар төркеме. Алар чүплек башларында төрле калдык-постыклар актаралар — ашарга эзлиләр. Аннан ярты-йорты такталардан салынган сарайсымак каралтылар 106 KVDenen уза. Алга таба кинокамера эш эзләп көне-төне очсыз-кырыисыз юлларны таптаучы миллионнарча эХ? америкалыларны төшергән. Бу картинаның дөреслегенә АКШта хәзер беркем дә шикләнми. АКШ дәүләт эшлеклеләре бер мәсьәләдә генә шикләнәләр: кайберәүләр ул эшсезләрне 3 миллионга житә, ди, икенчеләре исә 6 миллионнан да ким түгел дип раслыйлар. Соңгы 20 ел эчендә генә дә АКШта 5 миллионнан артык фермер бөлгән. АКШ дәүләт эшлеклеләре бүгенге йортлары моннан 60 ел элек үк инде сүтелергә тиеш булган. Түләүле медицина ярдәме Америка гражданнарын нинди фаҗигаләргә китергәнен аңлау өчен, узган ел матбугатта басылган бер фактны китерү дә җитәр. Канзас-Сити шәһәрендә бер кеше, ату белән куркытып, кинотеатр кассасыннан 500 доллар акча урлый. Тотыла һәм качарга маташкан чакта администратор тарафыннан атып үтерелә. Ул кеше Америка армиясенең майоры Паркер булып чыга. Ә бит бу кеше Икенче бөтен дөнья сугышында күп 'мәртәбәләр бүләк алган, 3 мәртәбә авыр яраланган батыр офицер була. Зур гына чины булган хәрби хезмәткәр ни өчен җинаять юлына баскан соң? Паркерның әтисе, дәваланырга дип, больницага кергән була. Америка армиясенең майорында әтисен дәвалатырлык акча булмый. Чарасыздан, ул җинаять юлына баса, күп сугышларда катнашкан батыр офицер 500 доллар өчен атып үтерелә. Мондый фаҗигале вакыйгалар Америкада адым саен диярлек очрап тора. IV. «БОЛАЙ ЯШӘГӘНЧЕ — ҮЛЕМ АРТЫК» 1945 елда, фашистлар Германиясе соңгы көннәрен кичергән бер вакытта, АКШ матбугатында фашизмның иң зур җинаятьчесенә — Адольф Г.итлерга нинди җәза бирү турында фикер алышу уздырыла. Күпчелек кеше үлем җәзасының тарихта билгеле булган иң каты төрләрен кулланырга киңәш итә. Фикер алышуда Америка армиясенең негр солдатлары да катнаша. Алар Гитлерны нәкъ негр төсле булганчы карага буярга кирәк һәм ул гомеренең калган өлешен, негрлар кебек үк, Миссисипида уздырсын, диләр, һәм негрлар бер дә юкка гына мондый хөкем чыгармаганнар. Мондый хөкем белән алар негрлар өчен Америкада яшәүнең никадәр газаплы, авыр булуына ишарә ясаганнар. Милли чикләү, Линч суды, кара тәнлеләргә хайванга караган кебек мөнәсәбәт негр халкын шундый дәрәҗәгә җиткергән ки, алар «болай яшәгәнче — үлем артык», диләр. АКШта милли чикләүнең никадәр көчле булуын бер генә кеше дә инкарь итә алмый хәзер. Негрларга кимсетеп карау хәтта грамматика кагыйдәләрендә дә чагыла. АКШ конгрессы кабул иткән законнарда, инглиз теле кагыйдәләренә каршы буларак, «негр» сүзе һәрвакыт кечкенә хәрефтән языла. Флорида штатында закон буенча, мәсәлән, бабасының бабасы негр булган кешегә дә юньле көн күрсәтелми. Кайчандыр, иске Россиядә, аристократия өчен махсус ясалган парклар, бакчалар каршында: «Түбән чиннарны кертмәскә. Этләрне йөртмәскә» дигән язулар торган. Мондый кыргый гадәтләр бездә күптән инде, патша строеның үзе белән бергә үк, чүплеккә себереп түгелде. Ә менә XX гасырда — атом энергиясе табылган һәм космик очышлар дәверендә Америкада тагын да кыр- гыйрак гадәтләр яши. Америка башкаласында торучы негрларга бакчаларга, гостиницаларга, тамаша урыннарына керү тыелган. Негр балалары аклар өчен салынган мәктәпләргә кертелми. Ак тәнлеләр хәтта негрларның этләрен дә җәберлиләр. Америка гадәтләре буенча, негрларның һәм ак тәнлеләрнең этләре, үлгәннән соң, бер үк урынга күмелергә тиеш түгел. Мэриленд штатында негрдан балага узган ак көндә иң кыен мәсьәлә дип торак мәсьәләсен һәм дәвалануны саныйлар. Ике генә факт китерик. Бүгенге көндә Америка халкының 35% ы ташландык йортларда,, җимерек подвалларда яши. Ныо-йоркның бүген дә әле кеше яши торган кайбер 107 тәиле хатын-кызлар 1,5 елдан алып 5 елга кадәр төрмәгә ябылырга тиеш. Күптән түгел генә Монро шә- Һәр суды шундый хөкем чыгара: 8 яшьлек ике негр баласы тәрбия мәктәбенә ябылуга хөкем ителә. Гаепләнүчеләрнең берсен, ниндидер уен вакытында, ак тәнле кечкенә кыз үпкән, ә икенчесе шундый «зур җинаятьне» эшләргә юл куйган икән Әле 1913 елда ук В. И. Ленин: «...Америкадагы негрларның хәле цивилизацияле ил өчен бик начар: капитализм тулы азатлык түгел, хәтта тулы хокук та тәэмин итә алмый...»дип язган иде. Бүгенге көндә АКШта негрларны милли чикләү, эзәрлекләү тагын да ерткычрак характер алды. Шулай була торып та, «Америка дөньяда иң ирекле, иң демократик ил» дип шапырыну өчен никадәр ялганчы, икейөзле, оятсыз булырга кирәк. Капиталистик тормышның әшәкелекләре моның белән генә дә чикләнми әле. Капитализм ялчыларының, Америкача яшәү тарафдарларының бернинди шапырынулары да, бернинди мактанулары да үләргә хөкем ителгән капиталистик стройның хезмәт иясе халкына каршы булган политикасын яшерә алмас! Ни эшлисең бит, фактлар кире нәрсә, алар белән шаярып булмый. Капитализм системасы тирән каршылыклар белән тулы. «Күптән түгел генә булып узган экономик кризис китергән барлык җимереклекләрне, кыенлыкларны да җиңәргә өлгермәстән, — диелә Коммунистлар һәм эшчеләр партияләре Киңәшмәсе белдерүендә, — күп кенә капиталистик илләр яңа экономик кризис каршына бастылар. Капиталистик произвол ствоның анархистик характеры һаман тирәнәя бара. Күрелмәгән дәрәҗәдә капиталистик концентрация процессы көчәя, монополистларның табышы чиксез арта тора. Монополистик капитализм эшчеләрне изүнең яңа формаларын куллануны бик нык арттырды». АКШта торган саен сыйнфый кө1 В. И. Ленин, Әсәрләр, 18 том, Татарча басма, 509 бит. рәш көчәя бара. «Сыйнфый көрәшнең сүнүе» турында лыгырдаучы буржуазия идеологлары да һәм һәртөрле ревизионистлар да моны яшерә алмыйлар хәзер. Соңгы 6 ел эчендә генә дә 22 мең забастовка булып, шуларда барлыгы 14 миллион эшче катнашкан бер илдә «сыйнфый көрәшнең сүнүе» турында нинди сүз булырга мөмкин соң!? Мондый зур күләмдә эш ташлаулар АКШ тарихында моңарчы беркайчан да булганы юк иде әле. АКШ хезмәт ияләренең соңгы чыгышлары аеруча кискен төс ала баралар. V. УТКА КЫЗЫККАН КҮБӘЛӘКЛӘР Берничә ел элек Венгрия Халык Республикасында «Профессиональ эмигрантлар» исемле бер китап дөньяга чыкты. Аның авторы, Миклоша Сабо, кайчандыр венгр вак авыл хуҗалыгы партиясенең актив җитәкчеләренең берсе булган. Бер чакны, Халык Демократиясе режимы урнашкач, Миклоша Сабо Венгрия парламентына депутат булып та сайлана. Контрреволюцион заговорда катнашканы өчен, ул хөкемгә тартыла һәм, хөкем җәзасын үтәгәннән соң, Австриягә кача. 1957 елда эмиграция шартларына түзә алмыйча, бу кеше яңадан туган иленә кайта. Эмиграциядә тормышның бөтен кыенлыгын үз җилкәсендә татыган М. Сабо үзенең китабында, Америка радиосының кабахәт пропагандасына алданып, Америкага качкан венгр кешеләренең аянычлы, трагик язмышын тасвирлый. Күптән түгел генә «Мадъяр Ифюшаг» газетасы Венгриядән күчеп килгән 15— 16 яшьлек кызларны бозык байларга сатулары турындагы аянычлы фактларны язып чыкты. Бу фактларга узган ел «Комсомольская правда» газетасы язып чыккан венгр егетләрен дә өстәргә мөмкин. Буржуаз пропаганданың ялганына ышанып, 5— 6 егет Венгрия Халык Дем окр атик респу бл икасы нн а н АКШ.ка китәргә һәм «күз кырые белән генә» булса да андагы бәхетле, тигез, ирекле тормышны күрергә хыялланалар. Җае Да чыга. 1956 елның көзендә бу егетләр контрреволюцион фетнәдә катнашалар һәм, ул мятеж хурлыклы рәвештә җиңелгәч, әлеге егетләр Австриягә кача. Егетләр теләкләренә ирешәләр — шуннан аларның берничәсе Америкага эләгә. Баштарак, чыннан да, тормыш начар булмый егетләрнең. Радио, телевидение компанияләре, төрле буржуаз газеталар һәм журналлар, социалистик лагерь илләренә һәртөрле яла ягарга яратучы төрле дини оешмалар шунда ук сырып та алалар үзләрен. Социалистик лагерь илләрен сүгәр өчен бу егетләрдән «материал» туплыйлар. Егетләргә шактый гонорар бирәләр, алар, яхшы гостиницаларга күчеп, бик рәхәт кенә тора да башлыйлар. Ләкин, борынгылар әйтмешли, һәр нәрсәнең бер чиге була бит. Мөмкин булганнарның барын сыгып бетергәч, «демократик ил» өчен бер тиенгә дә кирәге калмый бу егетләрнең. Акча шундый нәрсә инде ул: аның күзе юк. Инде ни эшләргә? Егетләр җайлап кына, яхшы гостиницаларны калдыралар да, ташландык подвалларда яши башлыйлар. Эш эзләп карыйлар. Ә АКШта, алардан башка да, 7 миллион эшсез бар. Демократик Венгриядә һәртөрле байлыклардан файдалана алган егетләр бер телем икмәксез калалар тегендә. Яңадан туган илгә кайтудан башка юл калмый боларга. Яшьлекләрен исәпкә алып, халык хөкүмәте бу егетләрнең беренче гаепләрен гафу итә. Үзләренең Венгрия Демократик республикасына җибәргән хатларында: «АКШта бик рәхәт яшиләрдер дип уйлап, без бик нык ялгышканбыз. Читтән караганда, безгә анда барысы да җитеш, мул, рәхәт кебек тоелган иде. Барганнан соң бу тормышның бөтен авырлыкларын без үз җилкәбездә кичердек. Без сукыр булганбыз», дип язганнар иде алар. Әйе, алар сукыр булганнар һәм борын төбеннән артыкны күрә алмаганнар. Кызганычка каршы, мондый беркатлы кешеләр һаман очраштырма әле. «Правда» газетасының узган елгы 13 ноябрь санында «Кирәген алды» исемле бер кечкенә мәкалә басылды. Мәкаләнең эчтәлеген хәтерлисездер. 1954 елда, «Туапсе» танкерын басып алгач, танкерның гы—М. В. берәү туган илгә хыянәт итә. АКШ хөкүмәте бу кешене советка каршы чыгышлар оештыруда файдалана. Ике ел гомер узып та китә. Үзләренә кирәк мәгълүматларны алып бетергәннән соң, Америка властьлары аны чүплек башына чыгарып ташлыйлар. Шуннан ул кешенең «мәңгелек бәхет» илендә беркемгә дә кирәге калмый. Радиотехника буенча яхшы һөнәр иясе булуына да карамастан, анда ул савытсаба юып торудан да юньлерәк эш таба алмый. Берничә ел шундый хезмәттә йөргәннән соң, Иваньков акылдан яза. Буржуазия идеологлары һәм ревизионистлары Америка тормышын әллә нинди ялган буяулар, афишалар белән капларга маташсалар да, капитализм тормышының иреккә, бәхеткә, азатлыкка каршы булган чын йөзен, аның төп асылын барыбер яшерә алмыйлар. Америка империализмының чын йөзен, аның төп политикасын дөнья халыклары яхшы беләләр хәзер.