Логотип Казан Утлары
Хикәя

АНА САГЫШЫ

Шәмсенур әбинең бер гадәте бар. Өй артындагы тирәк башына шәфәкъ кызыллыгы төштеме, урындыгын алып тәрәзә янына килә дә, шау чәчәк аткан кына гөлләрен бер кырый га күчереп, урам якка карап утыра башлый. Күптәннән килә аның бу гадәте. Әле аның Сөләйман атлы бердәнбер улы фронтта иде. Кош теле чаклы гына булса да, хатлары килеп тора иде. Арып-талып эштән кайткан ана, кәҗәсен савып, самоварын кайнатып чәй эчә иде дә тәрәзә каршына барып утыра иде. Менә тәрәзә төбеннән үк, шыплап тутырган авыр сумкасын көчкә күтәреп, йөгерә- йөгерә, хат ташучы кыз үтә. Авыл зур, хат көтүчеләр күп, тизрәк илтеп тапшырыйм, ди торгандыр инде. Әмма ана үзенчә юрый: буш кул белән тәрәзә төбеннән узарга уңайсызлана, тизрәк турларыннан китим, дип ашыгуыдыр бәбкәмнең. Кем белсен, бәлки бу кадәресе дә дөрестер. Ә ул һаман көтә. Тәрәзәсе ачылып китәр дә кына гөлләре төбенә күгәрчен канаты күк кыйгачлап төрелгән солдат хаты килеп төшәр, дип көтә. Хат килгән көннәрдә ул, кайчандыр Сөләйманы алып биргән шәлъяулыгын ябынып, югары очка—кияүгә чыккан кызына йөгерә. Елый-елый кызы белән икәүләп укыйлар кадерле хатны. Тагын укыйлар, тагын... Ә кайвакытларда, шулай көтеп утыра торгач, эштән арып кайткан ана йоклап та китә. Төшендә ул газиз баласын күрә, аның чәчләреннән сыйпый, күкрәгенә кыса һәм кинәт кенә югалта да, сискәнеп уянып китә. Әле генә күргән төше тәэсиреннән айный алмыйча, караңгыда кулын сузып, яныннан улын эзли башлый, көтеп-көтеп тә хәбәр ала алмагач, улының сугыш кырларында ятып калган гәүдәсен күз алдына китерә һәм күкрәгенә тулып ташкан ачы хәсрәтен кайнар күз яшьләре белән юып, бәгырен өзәрлек сыкрану белән: — Башларыңа җитәр микәнни бу мимеч, — дип куя. Еллар үтте. Аналарның йөрәк бәгырьләре башларын салган җирләрдә кызыл йолдызлы һәйкәлләр утырып калды. Шәмсенур әбинең Сөләйманына да туган-үскән җирләренә әйләнеп кайтырга насыйп булмаган, күрәсең. Шәмсенур әбигә күптән инде хатлар килми. Ләкин ялгыз ана һаман көтә, күңеленең иң тирән урынында кечкенә генә өмет чаткысы әле һаман ялтырап-ялтырап китә. Кич булдымы, гадәтләнгән урынына килеп утыра да урамдагы кешеләрне күзәтә башлый. Әнә яшьләр клубка китеп баралар. Киенгәннәр, ясанганнар, шәһәр кешеләре диярсең. Исән булса, минем күз нурым да матур киемнәр киенеп йөрер иде, дип уйлый Шәмсенур әби. Ул арада, күрше хатын 32 ның баласы елаган тавыш ишетелә. Улым да өйләнгән булыр иде, өебездә хәзер яшь бала елар иде, көйли-көйли бишеген тирбәтеп йоклатыр идем балакаемны, дип хыяллана Шәмсенур әби. Еракта, клуб ягында бик күңелле көйгә гармонь уйнаганы ишетелә. Сөләйманымның да тавышы бик моңлы иде, авылда булса күкрәк киереп җырлап җибәрер иде, дип <куя Шәмсенур әби һәм уйларының, татлы хыялларының өметсез булуын исенә төшереп, авыр көрсенеп ала: — Булмады шул инде, күрешү насыйп булмады. Фашист кына башына җитте балакаемның. Беркөнне аңар чит ил маркасы ябыштырылган зәңгәр конвертлы хат китереп тоттырдылар. — Шәмсенур әби, менә сиңа хат бар. Әллә нишләп китте әби. Бөтен тәне хәлсезләнеп, калтыранып куйды, ялварулы күзләрен хат ташучыга төбәде. Хат чыннан да Шәмсенур әбигә иде. Ерак герман җиреннән, немец карчыгы Гертруда Миллердан иде. Берлин шәһәреннән ерак түгел бер авыл читендә сугышта үлгән командирның кабере бар, ди. Әлеге Гертруда дигән карчык шул каберне хөрмәтләп саклый, ел да чәчәкләр утырта икән. Чөнки аның да газиз улын, фашистларга, кешеләрне шундый ачы хәсрәткә салган явызларга, каршы көрәшкәне өчен, концлагерьда җәзалап үтергәннәр. Хәсрәтле ана улының кабер туфрагын да күрә алмаган. Фашистлар аның улын кайнар мичкә тыгып яндырганнар. Гертруда әби күптән инде авыл читендәге каберне, үз улыныкы төсле итеп, кадерләп тота: көн дә аның янына бармый калганы юк икән. Шәмсенур әби боларның барын да кияүдәге кызының улы Зөфәрдән белде. Ул Зөфәрне үзенең улына охшата. Аның төсле үк буйчан буласы, бит алмалары да Сөләйманымныкы шикелле чокырланып тора, чәчләренә хәтле абыйсы күк кыйгачлап тараган бит, гомере озын бул- гыры, дип сөя иде ул оныгын. Малай инде сигезенче класста укый. Немецчәне дә яхшы гына сукалый. Әбисенә килгән хатны да, сүзлеккә карый-карый булса да, укып чыкты. Гертруда әби кабергә күмелгән лейтенант Сөләйман Хәкимовның туганнарын инде берничә ел эзләгән, һәм менә Советлар Союзыннан адрес алгач, Шәмсенур әбигә хат язып җибәргән. Аны үзләренә кунакка чакырган. Бармыймы соң Шәмсенур әби! Газиз улының кабер туфрагын кочаклап бер елаудан да зур бәхет юк бит инде аның өчен. Ул Сөләйманының сандыкка таслап тутырган киемнәрен алып, аларны сыпыра- сыпыра, тере кеше белән сөйләшкәндәй утыра. «Менә күрешер көн дә бар икән, балакаем», — дип, бертуктаусыз аккан күз яшьләрен яулык почмагына сөртеп ала. Аның йөрәге түзми, сабый баладай кабалана, тизрәк юлга чыгарга ашкына. — Тизрәк озатсана, Сәлихҗан, — дип, ул колхоз председателен йөдәтеп бетерә. — Аз гына сабыр ит инде, Шәмсенур әби. Бүген җыендың да чыгып китүең түгел бит. Чит илгә бару диләр аны. Язу-сызуын карарга кирәк, алып йөртүчесе, тәрҗемәчесе кирәк дигәндәй, менә Казаннан туристлар барырга җыена икән. Шулар белән җибәрербез, — дип тә карадылар. Әмма Шәмсенур әби аларны ишетергә дә теләми. — Тылмач кирәк түгел миңа. Әнә Зөфәрем белән җибәрегез. Ул үзе бик әйбәт тылмач. Немечтән килгән хатны да шартлатып укын бирде. Алып та йөрер, тылмач та булыр. Юл тапмас дип тә курыкма- гыз. Ана йөрәге баласы янына бара белә ул. Ана йөрәген белмисез әле сез, — дип куя. Ләкин андый ерак юлга чал чәчле карчыкны ундүрт яшьлек малайга гына ышанып, кем чыгарып җибәрсен соң? Шәмсенур әби никадәр 33 ашкынса да, никадәр ялварса да, Мәскәү белән сөйләшкәнне, төрле язу-сызулар әзерләгәнне һәм Казаннан китәчәк туристларның вакыты җиткәнне көтәргә туры килде. Алар барасы авыл Берлиннан йөз чакрымлап ераклыкта, кечкенә генә бер елга буенда утыра икән. Ике ягына агачлар утырткан матур юл белән авылга барып керделәр. Юлчыларны озын буйлы, таза гәүдәле карчык каршы алды. Аның өстендәге кыска җиңле чуар ситсы күлмәгенә, зәңгәр күз төпләренә җыелган тирән җыерчыкларына, артка тарап куйган чал чәчләренә карагач, безнең авылның пенсиягә чыккан фершель карчыгы төсле икән, дип уйлады Шәмсенур әби. Өйгә кереп тормадылар, күчтәнәчкә дип алган чәкчәк, каклаган каз, баллы шомырт мае салынган чемоданнарын гына куйдылар да, авылның аргы башына, Шәмсенур әбинең улы янына киттеләр. Халык эштә ахры. Урам тып-тын. Кызыл черепица белән ябылган очлы башлы өйләр дә, бөтен җирләргә утыртылган кып-кызыл, сап- сары, зәп-зәңгәр чәчәкләр дә, җил тегермәненең тынып калган елтыравыклы дискасы да, бу тантаналы тынлыкны бозарга кыймыйча, шым гына утыралар төсле. Авыл башындагы ялгыз кабер янында да аларны шундый тынлык каршы алды. Биредә дә бик күп -гөлләр, эре-эре чәчәкләр үсә иде. Чәчәкләр өстенә күбәләкләр килеп куна, бал кортлары безелдәп оча. Ак мәрмәр таш өстендә кояш нурлары уйный һәм алтын хәрефләр белән язылган сүзләрне чагылдыра. Шәмсенур әби улының салкын гәүдәсен кочкандай, яргаланып беткән куллары белән кабер ташын сыйпый башлады. Аның кипкән нәзек иреннәре бертуктаусыз кыймылдый, җыерчыклы йөзе буйлап күз яшьләре тәгәри иде. Гертруда Миллер, ике кулын күкрәк турысына кушырып куйган килеш, хәсрәтле күзләре белән Шәмсенур әбигә карап тора. Сабыр татар карчыгының саран күз яшьләренә олы хөрмәт белән карый ул. Аның олы кайгысын үзенең дә йөрәгеннән кичерә. Телен белмәсә дә, кунагының хәсрәтен аңлый иде ул. Ерак Идел буендагы авылдан килгән кечкенә гәүдәле бу татар карчыгы кичергән сагышлы кайгы аның да кайгысы. Менә ул да улын соңгы тапкыр күргән минутларны күз алдына китерде. Таң алды иде. Авыр дагалы ботинкалары белән шак- шок басып керделәр дә, сабый йокысыдай тәмле йокыдагы улын төрткәләп, алып та киттеләр. — Борчылма, әнием. Озакламый кайтырмын, — дигән иде аның улы Иоганн. Юатып кына әйтүе булган икән бичараның. Менә Шәмсенур әби, киң күлмәгенең тирән кесәсеннән кулъяулыгын алып, »күз яшьләрен сөртте, авыр көрсенеп куйды. Әйтерсең лә ул баласының баш очындагы мендәрен төзәтеп алды: кабер өстендәге чирәмне йомшак кына капшап, сыйпап утырды, бер читкә иелеп төшкән чәчәкләрнең башларын турайтып куйды. Бик озак утырды ул шулай. Ә башын күтәреп карагач, үзе янында басып торган кешеләрне күрде. Эштән кайтып барышларымы, әллә ерак ил кунагын хөрмәтләп килүләреме, баш киемнәрен салып, тын гына торалар. Гертруда әби кунагына торып басарга булышты. Шәмсенур әби бер минутка гына каушап калды. Бар бит дөньяның рәхимле кешеләре, дип уйлады. Менә, күрегез безнең хәсрәтебезне. Яшь аналар бу кайгыны кичермәсен иде. Рәхимле кешеләр, явызлыкка юл куймагыз! — дип әйтәсе килде аның. Тик йөрәгендә туган хисләрне әйтерлек сүзләр таба алмады ул һәм сүзсезлектән гаҗиз булып, янында басып торган тәрҗемәчегә карады. Ләкин сүзләрнең кирәге юк иде бу минутта. Ана сагышыдай көчле сагышны, ана хәсрәтедәй олы хәсрәтне аңламаган кеше булырмы соң дөньяда!