Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ШИГЫРЕНДӘГЕ РИТМИК АЧЫК ИҖЕКЛӘР КАЯН КИЛӘ

1 Мәсьәләнең тарихы дигән сүз бу. Шуңар күрә дә без Ор- хон ташларына, шул ташларга уеп язылган борынгы төрки документларга мөрәжәгать итәбез. Менә Талас язмасы. Ул безнең эраның V—VI йөзләренә карый. Язуны безнең заманда төрле галимнәр укыганнар. Без С. Малов укыганча алабыз L Галимнәрдән берсе дә бу язуны шигырь булу ягыннан күзәтмәгән. Без аны шул яктан алабыз: Аты Чур(а), утыз угълан, асыйгъ ачыйг адырылмыш. Сизә талчыйгъ, әрән сезә, углан Чур улаю калмыш; Катыный толи калмишә...2 3 4 Бу юллар дүртәр иҗекле дүртәр буынга бүленә алалар, беренче ике юл ахырларында рифма да бар кебек; шигырь өзелгән, икенче строфаның юл башы гына сакланган дияргә дә мөмкин түгелме? Болардаң соң без Мәхмүт Кашгариның 1073—74 елларда язылган «Дивани лөгатит төрек» әсәренә киләбез. Анда борынгы төрки халыкларның 250 мәкале, 231 строфа шигыре бар. Шушы материаллар безгә борынгы төрки шигыренең торышы турында фикер йөртергә шактый мөмкинлек бирәләр. Таштагы әсәрләрнең язуда теркәлүе М. Кашгаридан элегрәк. Шулай да 2 С. Малов, Памятники древнетюркской письменности Л., 1950, 74—75 битләр. 3 Хәзергечәсе: «Аты Чура иде. Утыз егет, сездән, дөнья малларыннан һәм нигъмәтләреннән ул аерылды. Хатыны тол калды». 4 С. Малов, Памятники древнетюркской письменности, 33 бит. 5 Tajap шигыренең төзелеше турында журналның 1958 елгы 4 нче санында безнең мәкаләне карагыз. Кашгаридагы мәкальләрнең байтагысы таштагы язмалардан борынгырак булырга тиеш. Шушы хәлне күздә тотып, без шигырь төзелешен мәкальләрдән башлап тикшерү дөрес булыр дип уйлыйбыз. Күлтәгин истәлегендә мондый урын бар: «Эним Күлтәгин кәргәк болтын; өзим сакыйнтим, көрүр кө- зим көрмәз тәг, белир белигим бел- мәз тәг болтын, өзим сакыйнтим» Без моннан: Көрүр көз им көрмәз тәг, Белир белигим белмәз тәг, — дигән өлешен аерып алабыз. Бу — әйтем яки берәр шигъри парчадан өзек булса кирәк. Безгә монда шигъри ритмның тёп чарасын билгеләп үтү әһәмиятле5 . Ул исә буын- ара ачыклыгыннан гыйбарәт һәм, әйтемне урталайга бүлеп, сул якта дүртәр иҗекле ике, уң якта өчәр иҗекле ике буынга аерып тора. Асылда монда һәр юлны әйтер өчен кирәк булган бер күләм сулыш кыска гына пауза белән ике кисәккә бүленә. Сулышның ике өлешлёгә әверелүе (беренче буын һәм икенче буын) парчаның телдән әйтелешен М 142 дә ритм тудыра. Без буынара ачыклыгыннан торган ритмик чара нигезендә бер күләм тыныш, бер күләм пауза ята дип әйтә алабыз. Иң борынгы төрки шигырьдә ритмны оештыручы башлангыч һәм төп чара әнә шушы — буынара ачыклыгы булган булса кирәк. Иң борынгы заманда мәкаль бер юллы гына яки күп юллы булгандыр дип кистереп әйтүе кыен. Дөресрәге — аның тегесе дә, бусы да булгандыр, яки күп юллы мәкаль җыйнаклану нәтиҗәсендә бер юлга калгандыр. Ритмның да шул җыйнаклану процессында барлыкка килгән булуы бик ихтимал. Башта аның төп функциясе синтагмаларны үз урыннарына куюдан, мәкальнең төгәл интонациясен табудан һәм беркетүдән торган булса кирәк. Бер күләм тыныш, бер күләм пауза мәкальне ике кисәккә аера. Бу үзе мәкаль составына кергән синтагмаларның чикләрен бик анык һәм бик төгәл итеп билгели, синтагмаларның үзләренә кабарынкы, рельефлы рәвеш бирә, нәтиҗәдә мәкальнең эчтәлеген камиль ачып сала торган интонация табыла. Бер юллык мәкальнең торышы тик горизонталь генә. Шушы торышта аңар синтагма-буын өстәлә ала. Мәхмүт Кашгаридан бер мәкаль алыйк6 : сөскән й’згэ П тәңри || мөгез бирмәс. Шулай да бер юллык мәкальнең буыннар саны, гадәттә, дүрттән артмый. Аңарда моннан ары тик ритмны көчәйтә һәм бизи торган өстәмә чаралар гына кулланыла. Мәсәлән, ассонанс (сузык авазлар кабатланышы) белән аллитерация (тартык авазлар кабатланышы): 1. Азуклыйгъ |] әрукъ армас (I. 130) 2. Иңән иңрәсә || бөтү бызлар (I. 109) 3. Котсыз II көзугька керсә 11 ком ягар (I. 381). Беренче мәкальдә 7 сүз башында «азәр-ар» иҗекләре кабатлана, монда 6Без М. Кашгариның «Дивани лөгатит төрек> исемле әсәренең 1914 елгы өч томлык басмасын алабыз. Барлык мисаллар шуннан китереләчәк, жәяләр эчендә Рим саннары белән томы, гарәп саннары белән томның бите күрсәтеләчәк. 7 Мәкальләрнең хәзерге телгә күчермәсе: 1. Азыклы юлчы арымас; 2. Карт төя иңрәсә, яшь төя бызлар; 3. Бәхете юкның, коега төшсә, өстенә ком явар. 8 Мәкальнең хәзерге телгә күчермәсе: «Тизәк карны чыдатмас, яхшыга яман катылмао. ассонанс һәм аллитерация күренешләре бергә үрелә. Икенче һәм өченчеләрдә дә шулай: «Иң- иц, бөбыз», (кот-көз-кер-комз иҗекләре алынган. Болар ритмик дулкынны бизиләр, нәфислиләр. Ләкин ритмик чара буларак, үзләренең материаллары ягыннан, болар буынара ачыклыкл арыннан бик нык аерылалар: буынара ачыклыгының сыйфаты — тынышлыкта, паузалыкта, авазсыз сулыш кисәге булуда, ә боларның сыйфаты, киресенчә, аваз булуда. Димәк, монда без тыныш, пауза тудырган төп ритмик дулкынны тынышның киресе булган аваз чаралары белән бизәү күренешен очратабыз. Бу үзе бик кызыклы. Берберсенә капма-каршы булган бу ике элементның берлеген тудырган диалектика монда, кече күләмле булса да, әһәмияте белән бик зур. Мо- цардан без төрки шигыренең ритмикасы хасиятендә, бер яктан, тыныш, пауза, икенче яктан, аваз мөһим роль уйный дигән нәтиҗә ясый алабыз. Мәкальнең ике юллы булып әверелүе бөтенләй яңа сыйфат тудыраз элек ритмик чаралар тик горизонталь торышта гына булсалар, хәзер вертикаль торыштагы чаралар да килеп чыгалар. Мәкаль, иңгә үлчәмле булу өстенә, буйга да үлчәмле булып әверелә. Эчтәлек берлеге нигезендә ике юлның үзара ритмик тиңлеген һәм моның да рифма белән камилләштерелүен без мәкальләрнең үз шигъри үсешләрендә яңа баскычка сикереш ясаулары дип әйтә алабыз. Кайбер мисаллар китерик: Тезок (I карда ятмас, Әдгү II өйсез катмас (I. 323). Биредә8 һәр юлның горизонталь торыштагы ритмик чарасы берәр генә: берәр-берәр буынара ачык 143 лыгы. Ләкин ике юлны вертикаль торышта алганда, аларны тиң иткән ритмик чаралар берничә: иң элек рифма күзгә ташлана, аннан буын а р а л ы кл а р ы н ы ң уртаклыгы һәм вертикаль торыштагы буыннарның күләмдә тиңлекләре (икешәр иҗекле һәм дүртәр .иҗекле) бик ачык аерылып тора. Горизонталь һәм вертикаль чаралар киндер тукуда җепләрнең буен һәм аркавын хәтерләтәләр. Киндернең буеннан буена барачак бизәкләр өчен төрле-төрле төстәге җепләр билгеле бер тәртип, билгеле бер төсләр гармониясе белән сузылган булсалар, аркауны да тукучы шундый ук тәртип, шундый ук төсләр гармониясе белән сала бара, нәтиҗәдә тукылган киндердә төзек ритмга салынган, гармонияле бизәкләр хасил була. Нигезе бер салынгач, мәкаль вертикаль ритмик чараларны гел үстерә, арттыра бара. Җөмләдән берсе — бер үк сүзне яки хәтта сүзләр тезмәсен вертикаль торышта кабатлап китерү. Монда беренче чиратта рифмада кабатланган рә- цифләр искә алынырга тиеш: Көндә || ируг юк, Бәктә Цкыек юк (I. 67). Мәкаль рифманы үзләштерү белән генә калмый, үзенең башлам өлешенә дә вертикаль ритмик чаралар ала. Мисалы: Огълан ә иш || эш булмас, Огълак мөңзи || сап булмас (III. 107J. Вертикаль торышта охшаш сүзләр мәкальнең урта буыннарында да китереләләр. Мисалы: Киши аласы ичтин, Елкый аласы тыштин (I. 85J. Бу яңалыкны мәкаль тәмам үзләштерә, үз табигатенә әверелдерә. Ләкин үзләштерелгән бу сыйфатның үз эчендә тагын бер яңалык орлыгы яралгылана. Мәкаль инде сүзнең сүзгә охшаш килүе белән генә канәгатьләнә алмый, бер вертикаль сызыкта торган иҗек, аваз охшашлыгын да таләп итәбашлың. Бу, әлбәттә, халыкта эстетик тойгының үсә, тирәнәя, авазлар гармониясенең берсеннәнберсе нечкә рәк булган хасиятләрен сиземли, ача баруыннан килә. Нәтиҗәдә ачык иҗекләрнең беришеләре мәкальдә билгеле урыннарда вертикаль торыштагы җепкә тезелә башлыйлар. Моны борынгы кешеләр ачык иҗекләр шулай тезелеп төшсен әле, дип эшләмәгәннәр, әлбәттә. Алар моны җанлы тойгы кушуы, авазлар яңгырашында нечкә нәфислеккә омтылу аркасында эшләгәннәр, алар нәкъ шушы урында авазның үзенчәлекле төсмер белән яңгырап китүенә ирешергә тырышканнар, бу авазны ритмик ачык иҗек тудыруы турында үзләренә хисап бирмәгәннәр. Ә бу асылда ачык иҗек кенә була алган, шулай икәнен без хәзер тикшерү юлы белән беләбез, ягъни халыкның рухи эшчәнлеге, эстетик тойгы, эстетик хис зирәклеге тудырган объектив бер сыйфатны без хәзер фәнни яктан килеп ачарга, аның закончалыкларын билгеләргә тырышабыз. Мәкальләрнең вертикаль торыштагы буыннары арасында, бигрәк тә рифмаларда аваз составы ягыннан мөмкин хәтле үзара тулырак охшашлык, хәтта охшаш сузык һәм тартык авазларның билгеле чират тәртибендә килүләре кирәк. Шушы таләп иҗекләрнең дә ачыгын һәм ябыгын вертикаль торышта бер җепкә тезеп төшерә. Мәсәлән (ритмик ачык иҗекләр җәяләр эченә алына): (Нә) (чә) мундуз || эр(сә), иш әд(гү), (Нә) (чә) әгре || эр(сә), юл әд(гү) (I. 382). Монда I—II—VI—IX урыннардагы ачык иҗекләр вертикаль җепкә тезеләләр. Гади юл белән генә тезелгән булсалар да, алар инде ритмны баетуда үз рольләрен уйныйлар, үз күләмнәрендә индивидуаль ритмик функция башкаралар. Бер үк сүзләрне вертикаль багана итеп тезеп төшерер һәм ачык иҗекләрне дә шул рәвешле бер җепкә тезәр өчен, башлангыч, гади эстетик тойгы сизгерлеге җитә. Ләкин авазлар составында үзгәлекләре 144 булган төрле-төрле сүзләр эченнән ачык иҗекне сиземләр, табар һәм җепкә тезәр өчен әлеге тойгының инде шактый үскән булуы кирәк. Анда да бу тойгы башта шигырь юлының теләсә кайсы буынына түгел, бәлки ритмның иң сизгер өлешенә — рифмага игътибар юнәлдергән булса кирәк. Чөнки рифма үзенә эләккән сүзнең аваз-аһәң көченә тулы куәт бирә, аның барлык байлыгын аерып- аерып яңгырата. Ачык иҗекнең аерым акцент белән телгә килүе өчен монда шартлар күбрәк. 1. Алплар бирлә (о)рышма Бәкләр бирлә (то)рышма (I. 159). 2. Эр угълы (мо)ңадмас. Ит угълы (кө)ләрмәс (II. 69); Бу ике мәкальнең беренчесендә1 V урыннан ачык иҗекләр сузылып төшә («о»һәм «то»), икенчесендә IV урыннан сузылып төшә («мо» һәм «кө»). Мондагы ачык иҗекләр үзләренә төрле-төрле тартыкларны ябыштырып килгәннәр, шуңар да аларны күрер күзгә генә аерып булмый, аларны аерыр өчен колакның авазлар гармониясен нечкәләп аера алыр дәрәҗәдә сизгер булуы, дәвамлы күнекмә алган эстетик тойгы, эстетик зиһен кирәк. Без борынгы кешеләрнең моңар билгеләре белән алсак, китерелгән - мәкальләрдә шундый биш ритмик буын барлыгын күрербез: Һәм V—|о|о|-г-|о Болардан беренче дүртесе хәзергә кадәр татар классик шигырь төзелешенең ритмик нигезен тәшкил итеп килә. Әмма борынгы төрки кабилә һәм халыкларның мәкаль иҗат итүдәге шушы принциплары татар халкында сакланганмы? Әйе, сакланган. Кашгарида теркәлгән мәкальләрнең кайберләрең татар халкы, авыз иҗаты байлыгы итеп, бүгенге көндә дә кулланышта йөртә. Шулай ук ритмик төзелештәге хасиятләр дә сакланган һәм яңа таләпләргә карата эшкәртелгән. Мисал өчен халыкта бик популяр булган бер мәкальне генә алыйк: Ха(ты)н алмак||ник(ки)рәк? Көн (дә) батман||ит (ки) рәк, Ит (ки) рәк тин||әйт (ми) мен, Тәр (би) ясе||күп (ки) рәк Бер аңлатма ясамый булмый: классик шигырьдә, бик сирәк булса да, кайчакларда ачык иҗек урынына ябык иҗек китерелә. Әмма шагыйрь сизгер булса, мондый иҗектән соң килүче сүзне сузык авазга башлап китә. Нәтиҗәдә шигырьне укыганда яки телдән әйткәндә, әлеге иҗекне ябып торучы тартык аваз үзеннән соң әйтеләчәк сузыкка ябыша һәм ритмик иҗек ачыла. Тукайдан бер мисал: И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле!15 16 15X. Ярми. Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре. Казан, 1960 ел, 90 бит. 16Г. Тукай. Академик басма. Казан. 1943, 1 том, 353 бит. «Әткәм» дигәндәге «кәм» иҗеге ачык булырга тиеш иде. Тукайда ул, күренә ки, ябык. Ләкин укыганда «әткә-мән-кәм-нең» дип укыла, иҗек ачыла. Мондый хәл мәкальләрдә дә очрый. Югарыдагы мисалда да «хатын алмак» сүзләре «ха- ты-нал-мак» дип әйтелә һәм тиешле урында ачык иҗек барлыкка килә. Хәзерге көндә татар халкы телендә йөри торган мәкальләр арасында мондыйлар аз түгел. Төп ритмик буыннар аларда да төрле вариацияләрдә хәрәкәт итә. Без мәкальләрдән шигырьгә күчик. II Шигырь, барыннан да элек, иҗтимагый эчтәлекле эмоциональ сөйләм. Ритм үзе эмоциональлекне куәтләү чараларыннан берсе. Күлтә- гин истәлегендә үк эмоциональлекне, сөйләм иясенең күңел дулкыннарын без шактый ачык сиземли алабыз. Мондый урыннарда сөйләм ритмга күчәргә омтыла һәм үзенә шигъри парчалардан өземтәләр, халык теленнән мәкальләр дә кушып алып китә. Безнеңчә, бу вакытта инде шигырь иҗат итүчеләр дә булганнар. Әлбәттә, алар шигырьне халык телендәге җырларның, мәкальләрнең законлыклы дәвамы төсендә генә иҗат иткәннәр, ритмик төзелеш ягыннан да алар җыр һәм мәкаль хәзерләгән чараларга гына таянганнар, аларны кулланганнар һәм шунсыз булдыра да алмаганнар дип уйларга кирәк. Җыр һәм мәкальләрдәге ритмик система шигырь ритмик төзелешенең нигезен тәшкил иткән, аның нигезенә салынган. Шушы нигездән килгән хасиятләрне заман барышында шигырь үстергән, баеткан, аның яңа сыйфатларын ачкан. М. Кашгарида китерелгән шигырьләрне аның замандашлары тарафыннан гына иҗат ителгән әсәрләр дип уйлау хата булыр иде. Монда, галимнең замандашлары иҗат иткән әсәрләр белән бергә, вакыт ягыннан аңардан күп элек мәйданга чыккан әсәрләр дә булырга тиеш. 1. - н-мчч П1. -Ң-НЧЧ, iv-Mz±d 10. РС. Ә." №5. 146 Кашгариның кул алдында аерым строфалар гына түгел, күләмле әсәрләр дә булгандыр. Ләкин ул хрестоматия төзүне максат итмәгән, аерым сүзләрнең текстта кулланышын күрсәтүне максат иткән, аерым строфаларны, шигырьләрдән өзеп алып, мисалга гына китергән. Шуңар күрә, тема, эчтәлек, үлчәм һәм рифмалашу уртаклыкларына карап, аерым строфаларны бер бөтен шигырьгә җыеп алырга да мөмкин. Бу әсәрләр үз заманының сулышы белән сугарылганнар. Аларда ил, халык, дәүләт, хезмәт, сугыш, иминлек кебек зур мәсьәләләр турында сүз бара. Әсәрләрнең бу ягын тикшерү аерым хезмәт сорый. Без исә аларның ритмик төзелешенә генә тукталабыз: бер яктан, борынгыга таба киткәндә, аларның ритмик төзелеше мәкальләр белән ничек бәйләнгән һәм, икенче яктан, безгә таба килгәндә, бу ритмик төзелеш язма поэзиягә ничек килеп кергән? — безне, бу очракта, әнә шул кызыксындыра. Мондагы 231 строфадан ачык иҗекләре тәртипкә салынмаганы тик 7 генә строфа. Моны мәкальләрдәге хәл белән чагыштырганда бер нәрсә ачыла: шигырь үзенең иң зур күпчелегендә мәкальләрнең үз ачык иҗекләрен тәртипкә салган өлешеннән үсенте ала, ачык иҗеге тәртипле мәкальләр өлгесендә үсеп китә. Мәкаль һәм шигырьне бергә бер, пар китереп чагыштыру мәсьәләгә күргәзмәле ачыклык кертер. Беренче пар (беренче урында мәкаль, икенчедә — шигырь): Мондый строфалар саны 5717. Ритмик буыннарның югарыда билгеләп үтелгән тәртибе буенча алганда, боларда V—IV буыннар ялганган. IV буын урынына II буын КИЛГӘЕ строфалар да бар, андыйлары 2318е Үрнәген мәкаль белән пар китергән-’ дә болай чыга: 1. Коругъ(е)гач Кормыш(ки)риш 2. Күрклүк (то) нуг (ү)зүцгә Татлыйгъ (а)шынгъ (а)зинка, Тотгыйл (ко)нук (а)гыйрлигъ, Язсун(җа)вың (бу) зунка (I. 47;-~ Биредә 19 икенче ритмик иҗек баганасы VI урында түгел, V урында;, бер төркем строфаларда (алар 37),. соңгы рифманың ачык иҗеге VI баганага күчерелә20 . V буын, үзе генә өч тапкыр кабатланып, мөстәкыйль үлчәм төзи. Мәкаль белән пар китерер өчен, башта бер аңлатма ясарга кирәк. Ачык, иҗекләр тәртибенең барлыкка килүен югарыда без вертикаль ритмик тиңдәшлекләр барлыкка килү белән бәйләдек. Ләкин Кашгарида ялгыз юлдан гына торган кайбер мәкальләрдә дә ачык иҗекләр тәртибе бар.. Моны ничек аңлатырга? Беренчедән^ ялгыз юллы мәкальләрнең элегрәк парлы юлдан торган булулары һәм бер юлының кулланыштан төшегс калган булуы мөмкин. Икенчедән, ялгыз юлның буыннарын астылы- өстеле куйганда да вертикаль тиңдәшлек туа. Мәсәлән: (А)та угълы (ә)тәч тогар (11.66), — ягъни «Әтәчтән әтәч Көч бир (кый) лып ар(ка)шур, Бир-бир(ү)зә ал(ка)шур, Эзкәр(мә)зип ук(а)тар (I. 202) L Күренә ки, мәкаль белән шигырь бер үк 17 I. 44, 92, 94, 112, 126, 137, 164, 193. 200, 202, 208, 221, 229, 239, 273, 292. 317. 331, 362, 368, 385, 392, 401, 435; 11.38, 45, 114, 152, 160, 172, 176, 183, 269, 272; III. 13, 29: 31, 48, 52, 58, 60, 74, 104, 134, 186, 194, 218, 224, 228, 263, 266, 290, 226. 18 I. 47, 58, 83, 86, 97, 101, 104, 258, 419: II. 5, 88, 139, 198, 209, 255; III. 8, 25, 50, 129, 142, 177, 325, 267. 19 Хәзерге телгә күчермәләре: 1. «Корыган агач сыгылмас, корыган ботак ашланмас»; 2. «Асыл киемеңне үзең ки, (ләкин) татлы ашларыңны башкаларга ашат, кунакчыл буш, даның халыкка җәелсен». 20 I. 66 107, 128, 149, 157, 162, 169, 174, 177, 184, 309, 341, 365, 382, 425, 429; IL 61, 78. 94, 97, 101, 161, 184, 219, 225, 228, 251; III. 4, 72, 96, 120. 271, 275, 291, 316. ритмик өлгедә иҗат ителгән. 1 Хәзерге телгә күчермәләре: 1. «Тәкә ите им булыр, кәҗә ите җил булыр»; 2. «Батырлар бер-берсен үтерешерләр, көчләрен берләштереп яклашырлар, бер-берсен макташырлар, искәрмәстән генә (бер-бер- сенә) ук (э) килмәс, (те) келмәс (I. 172). 1. Әркәч (ә) ТИ Әчкү (э)ти 2. Алплар (а)ригъ эм(бу)лур йыл (бу) лур (I. 87) ал (кый)шүр, 147 та җибәрерләр». ю* 148 туар». Мондагы ике буынны асты- лыөстеле куйсаң, ритмик ачык иҗекнең беренче урыннан тезелеп төшкәне күренә. Ягъни бер юллык мәкальләрдәге ритмик ачык иҗекләр дә башта буыннарның вертикаль торышында туган булсалар кирәк. V буын өч тапкыр кабатлана торган пар юллы мәкаль Кашгари- да юк. Шуңар күрә бер юллы мәкаль генә китерәбез: 1. Ысык(ми)шә||сакыйгъ(ка)мугъ су кү(ре)нер (I. 166). 2. Кәлсә(ка)ли||ярлыйгъ(бу)лып, йончыгъ(иы) ма, Кәлдүр (а) нык||булмыш (а) шыйгъ тотма (ө)ма (I, 86). Шигырьнең ритмик ачык иҗекләре мәкальнеке белән уртак1 . Бу өлгедәге строфалар саны Кашгарида егерме бер21 22 . Дүртенче пар: 1. (Ба)лык суда, (кү)зе таштин (I. 316). (Ка)чыш булса, (ка)я кермәс (I. 308). (Ү) күз аза (кый) булгыйнча, (Бо)загу ба(шы) булса йик (I. 58). 2. (Ко)ди кыйкрыйп (у) гуштирдим, (Я)ны кару (ки) риш кордым, (Ту) куш ичрә (о)рыш бирдим, (Ә)рән күреп (ба)ши тыйгъди (II. 69). Боларда ачык иҗек баганалары беренче һәм бишенче урыннарны биләп торалар. Мондый строфалар саны егерме23. Икенче буыны өч иҗектән торган строфаларны да шушылар рәтенә куярга була. Алары җиде 24 . Мәкальләр арасында мондыйлары бар: 1. Күп (сү) күткә кош (ку) нар, Күрк(лү)кшсгә сүз(кә)лир (I. 268). 2. Көн (гә) бакса күз(ка)мар (I, 286). Буыннарның мондый тәртибе соңрак "язма поэзиядә иң активы булып әверелә. Кызганычка каршы, Кашгарида моның үрнәкләре 2—3 строфа белән чикләнә. Без аларны 21Хәзерге телгә күчермәсе: 1. «Сусаганга барлык нәрсә су булып күренер»; 2. «Мохтаҗ, йончыган мөсафир килә калса, булганча ашыңны аңар тәкъдим ит, саранлык күрсәтмә». 22 I. 79, 86, 94, 115, 355, 356, 358, 367, 434; II. 22, 120, 237, 254, 286; III. 19, 34, 189, 203, 311. 23 I. 70, 124, 146, 181, 252, 259, 300, 332, 335, 380; II. 20, 69, 105; III. 165, 175, 187, 240, 241, 246, 250, 299. Китерелгән строфаның хәзерге телгә күчермәсе: «Түбәнгә кычкырып (гаскәремне) җыйдым, дошманга төзәп җәя кордым, сугышып, ата башладым, сугышчыны күрдем, (ул) башын алып качты». 24 I. 48, 166, 199, 277, 307; II. 192: Китерелгән мәкальләрнең хәзерге телгә күчермәсе:! 1. «Тармаклы ботакка кош кунар, җүнле кешегә сүз килер»; 2. «Кояшка баксаң, күз камашыр». 25Хәзерге телдә: «Сөеклем үзе еракта, (ләкин) күз каравы мине әсир итте». соңрак файдаланыр өчен калдырабыз. Төрки халыкларның соңгы заманнардагы поэзиясендә ачык иҗекле ритмик буыннарның төзелү өлгеләре 4—5 төр белән чикләнә. Өлгеләр исәбе җыйнакландырылган. Ләкин борынгы мәкальләрдә һәм шигырьләрдә ачык иҗекле ритмик буыннарның үзара бәйләнешү өлгеләре күбрәк. Мәсәлән, соңгы заман шигырьләрендә шигырь юлларын өчәр иҗекле буыннар белән башлау һәм алардан соң дүртәр иҗеклеләрне тезеп китү күренми. Борынгы поэзиядә исә бу бар. Мәсәлән, мәкальдә25: Угъ(ра)гыйм кән(дү)ерак, Бол(на)дый мә (ни) карак (II. 21). Тикшерүдән бер нәтиҗә чыга: борынгы төрки кабиләләр үз поэтик иҗатларын авыздан язуга, мәкальдән шигырьгә күчергәндә язма шигырьнең ритмик төзелешен тулысын- ча мәкальдән, аның да үз ачык иҗекләрен тәртипкә салганыннан алганнар. Мәкальдән килгән орлык безнең эраның икенче мең елы башланганчы шигырьдә бик нык үстерелгән, язма поэзиянең гомуми сыйфатына әверелгән. Мәкальләрдә ачык иҗекләр тәртипкә салынмаган иң борынгы чор—төрки шигыре үсешендә беренче баскыч дип атасак, ачык иҗекләрне мәкальдә генә түгел, шигырьдә дә үзләштерү икенче баскычны тәшкил иткән. Безнең мең елыбыз башланганда инде шигырь төзелеше өченче баскычка күчәр өчен бөтен кирәкле сыйфатларны үзендә өлгерткән. XI—XIV гасырлар барышында ул өченче баскычка күтәрелгән дә. Болай дию белән без төрки халыклар шигыре үсешенең 1 149 Юсыф Баласагунидан алып, Котб, Харәзми, Хоссам Катип кебек талантлар аша Рабгузыйга кадәр булган юлын күздә тотабыз. Юсыф Баласагуни үзенең атаклы «Кутадгу билиг» («Бәхет китабы») әсәрен 1069 елда язган. Төрки телендә язылган күләмле һәм авторы мәгълүм булган шигъри әсәрләрнең бу хәзергә беренчесе. Аның турында кызыклы тикшеренүләр бар. Соңгы елларда чыккан хезмәтләр дә әһәмиятле1 . Без әсәрнең бу урында тик шигырь төзелешенә генә тукталабыз. Аның шигыре менә нинди: (Нә)чә бәг||(ка)рынттиН (ка) рыймаз||(ө)зи (Тә)лнм бәг||(кә)чүрдн||(кә)силмәзЦ(сө)зи 26 27. (Э) миклик|| (у)’рагут|| (кө) сәкчи|[ (бо) лур Баласагуни үз поэмасының шигъри формасы өстендә уйланганда, әлбәттә, үзенә кадәрге төрки поэзиянең тәҗрибәсенә таянган, аны һичшиксез үзләштергән. Төрки халыклар шигыренең үз үсешендә без әйткән икенче баскычтан өченчесенә күтәрелүе, бу тарихи сикереш, бер карашка бик гади нәрсәдән тора: шигырь юлы озайтыла. Башта шигырь юлына бер буын, аннан икенче буын өстәлә. Ике буынлы шигырь юлы башта өч буынлыга, аннан дүрт буынлыга үсә (без монда дүртәр иҗекле өч буынлы шигырьне кертмибез). Баласагуни да әллә нәрсә эшләмәгән кебек. Ике шигырь алыйк28: 1. (И)зимни (ө)кәрмән, (Би)лигни (йе)кәрмән, (Кү)иелни (тө)кәрмән, Әрдәм(ү)зә төр (лә) нүр (II. 192J. 2. (Я)раттын (я) шел җаш, (Са)кырдн (ө)руң каш, (Тн)знлди (ка)ра кош, Төн-көн(ү)зә йөр (кә) нүр (I. 277)). Монда һәр буын өчәр иҗекле, һәр буын башында — ритмик ачык иҗек (тик строфаларның соңгы юллары гына 26 Карагыз: А. Валитова. О некоторых поэтических особенностях «Кутадгу билиг». М., 1960 г.; она же. К вопросу о фольклорных мотивах в поэме «Кутадгу билиг» (жур. «Советское востоковедение». 1958 год. № 5. 27 С. Малов. Памятники древнетюркской письменности. МЛ — 1951 г., 241 стр. Хәзерге телдә: «(бу дөнья) ничә бәкне картайтты, үзе картаймый, күпме бәкләрне үткәреп җибәрде, үзенең исә сүзе киселмәс». «Бала имезүче хатын ашамчак булыр». 28 Хәзергечә: 1. «Тәңремне мактармын, белемне табармын, күңелемне бирермен, ул (күңел) яхшылыкка юнәлер»; 2. «(Тәңре күкне) зәңгәр фирүзә төсендә яратты, (аңар) ап-ак (йөзек) кашлар сипте, Юпитер йолдызы калыкты, төн артыннан көн килде». башкача үлчәмдә, ләкин үзара алар да аерым ритмик тиңлектә киләләр). (И)знмни (ө)кәрмән, (бн)лигни (йе)кәрмән... (Я)раттый (я)шел җаш, (са)кырди (е)рүң каш... Баласагуни, дүрт юлны ике юлга салып, шигырь юлын шулай озайткан һәм соңгы иҗекне кисеп ташлаган. Тик шул гына! Шигырь югарыда китерелгән мәкаль калыбына утырып калган. Шагыйрь халык иҗаты биргән бер бөртек бу орлыкны, үрчетеп, киң мәйданга сипкән. Менә шунда аның новаторлыгы. III Буын өстәп, шигырь юлын озайту бер карауга гына гади эш кебек. Тикшереп баксаң, бу гаять тирән сыйфат яңалыкларын китереп чыгарган күренеш. Без югарыда буын- ара ачыклыгының хас билгесе паузалыкта, авазсызлыкта дидек, киресенчә, ритмик ачык иҗекләрнең хас билгесе авазлыкта, үзенә аерым төсмер белән әйтелә торган ачык иҗек булуда. Боларның беренчесен кулланганда шигырь буыннары һәм шигырь юллары арасында кабатланучы ритмик паузаларның үзара тәңгәллеге, ә икенчесен кулланганда исә аерым төсмер белән әйтелә торган ачык иҗекләр, авазлар тәңгәллеге кирәк. Иң борынгы заманда шигъри сөйләмне ритмик яктан оештыруда төп рольне беренче чара уйнаганын да без инде әйттек. Ачык иҗекләр шушы төп чара тудырган ритмик дулкынның сурәтенә аныклык, ачыклык өстәүче элемент буларак ритмик буын эчендә билгеле бер тәртиптә соңга таба 150 оеша башлаганнар. Бу процесс мәкальләрдә туып, шунда үскән һәм, шигырьгә күчеп, тәмам камилләшкән. Кашгаридагы шигъри строфаларда, күреп үттек, бу инде тәмам өлгергән, җитлеккән фактор. Мондагы шигырь үз тукымасының вертикаль торыштагы җепләренә ачык иҗекләрне төзүдә һичнинди бозуларга юл куймый. Шулай да мондагы шигырьләрдә дә ритмны оештыручы төп чара булып һаман пауза кала әле. Ачык иҗек системалары монда пауза тудырган ритмик дулкынны бизиләр, аңар камиллек, пөхтәлек сыйфатын кертәләр, ләкин дулкынның үзен, кагыйдә буларак, нигезеннән үзгәртә алмыйлар. Мисаллар китерик Я 1. Торган (о)лугъ иш(лә)ка Тирки (о)руп эш(лә)ка, Темлугъ (ка)дир кыйш(ла)ка, Кузти(э)рик ом(ды)ру (II. 45). 2. (Ту)кыйш эчрә (о)риштим, (О)луг бирлә (ка)риштим, (Те)кез атин (я)рыштим, (Әй)дим әмди: «Ал.(Ү)тәр!» (I. 307). Ритмик ачык иҗекләр биредә үз авазларын кискен аерылып торырлык зур көч белән яңгырата алмыйлар. һәрхәлдә мең, мең ярым елдан соң безгә шулай тоела. Үз заманындагы орфоэпия белән әйткәндә, аеру, бәлки, җиңелрәк булгандыр. Шулай да игътибар белән укыганда безнең заман орфоэпиясе дә бу шигырьләрдә ачык иҗекләр бизәген сиземләргә мөмкинлек бирә. Тик, кабат әйтергә кирәк, ачык иҗекләр шигырьләрнең ритмик нигезенә әверелеп китә алмыйлар. Ни өчен бу шулай? Кашгаридагы шигырьләрдә ачык иҗекләр бик төгәл системага салынганнар да, ни өчен кискен аваз яңгыратып һәр очракта үз индивидуаль йөзләрен кабарынкы итеп күрсәтә алмыйлар? Безнеңчә, моның сере ритмиканы оештыруда пауза чарасы белән аваз чарасы арасындагы төп аермада. Ритм тудырыр өчен паузага ике буын аралыгы да җитә, 29Хәзергечә: 1. «Аның кулыннан зур эшләр килә иде, ашауны да булдыра иде, (шундый) кешене кышның каты суыгында (кабергә) куйдылар да, (аңа) яхшылык теләделәр». 2. «Яуда сугыштым, (яуның) башлыгы белән бәрелештем, атка менеп ук аттым Үтәргә: «Ал инде кирәгеңне!» — дидем». 30 Хәзергечәсе: 1. «Язын кар сулары чыкты, гөрләвекләр акты, якты йолдызлар туды, — тыңла сүзем көлкесез». 31 Тукай, Академик басма. Казан, 1943 ел, 264—265 битләр. шушында да ул үзенең көчен күрсәтеп, сөйләмне ике ритмик кисәккә аерып ташлый һәм аның агышына хәлиткеч тәэсир ясый ала. Авазга, ачык иҗеккә исә, үз көчен күрсәтер өчен, бер юлда — ягъни бер рифмадан икенче рифмага кадәр арада — ике тапкыр кабатлану азрак, аңар өч яки дүрт тапкыр кабатланырга кирәк, анда да ул күләме бөтен булган ритмик буыннарда кабатланырга тиеш. Тик шунда гына ул җитәрлек куәт ала, шунда гына ритмик сыйфатын алмаштырып ташлый. Бер тәҗрибә ясап карыйк 29 30 . 1. Яй(бә)рүбән әр(кү)зн, Ак(тый)акыйн мен(де)зи, Тог(ди)ярук йол(ды)зн, Тың(ла) сүзем көл)кү)сез (1.88). 2. Без(ә)сәрле эз(ле)без, Бер (дә) тапсыз көз (ге) без, Юл(ба)рыстан көч(ле) без, Ат(та)н артык эш (ли) без. Ике шигырьдә дә ритмик иҗекләр уртак: II һәм VI урыннардан үтә. Яңгырашлары бер үк. Беренче строфа Кашгаридан, икенчесе — Тукайдан. Без Тукайдагы бер буынны кисеп калдырдык, хәзер аны үз урынына куеп карыйк: Рус (җи)рендә без (ә)сәрле эз(ле)' без, Та(ри)хында бер (дә) тапсыз көз(ге) без, Без (су)гышта юл(ба)рыстан көч(ле) без. Без (ты)нычта ат(та)н артык эш (ли) без31 . Өченче буын ялгану белән шигырь юлындагы ритмик ачык иҗек өченче тапкыр кабатлана һәм тулы куәт ала. Ул үз көче белән ритмик паузаны узып китә, шигырь ике буынлык чагында аның ритмын оештыручы төп функция ритмик паузада булса, шигырь өч буын- лыга сузылгач, ритмик аваз (ачык иҗек) көчәеп китеп, бу функцияне паузадан үзенә тартып ала, шигырьнең төп ритмын үзе оештыра, аның агышына, хәлиткеч куәт белән, үзенең индивидуаль аһәңен 151 кертә. Шигырьдә ике чара үз функцияләрен алмашалар: пауза ярдәмчегә әверелә, ачык иҗек (аваз) үзенә төп рольне ала. Сан сыйфатка әверелә, шигырь үсешендә си- кереш ясала. Мондый хәлнең башлангыч яралгылары борынгы мәкаль һәм шигырьләрдә үк бар. Мәсәлән: Тә (вә)' силкннсә, (и)шәккә йөк(чы)гар (II. 194). Татар мәкале: Юр (га) менгән юл (да)шыннан ай(ры)'лыр. Күп (я)шәгән кор(да)шыннан ай(ры)лыр L Борынгы мәкаль, татар мәкале һәм Тукай шигыре ритмик төзелеш ягыннан өчесе бер. Ритмик төзелешнең нигездән алмашынуы шигырьнең үз эчендәге кайбер элементларның үзара мөнәсәбәтләрендә дә бөтенләй яңа нәрсәләрне китереп чыгара. Шундыйлардан әһәмиятлесе — сүз белән шигырь буыны арасындагы мөнәсәбәт. Шигырь ритмы буынара ачыклыгына корылганда сүз белән шигырь буыны, үзара килешеп, бик тату хәрәкәт итәләр: сүз ахыры һәрвакыт буын беткән урынга, яки буын эченә туры килә, ике буын аралыгындагы тыныш белән ике сүз арасындагы тыныш бергә килә, алар бәрелешмиләр. Ләкин шигырьне оештыруның төп функциясе ачык иҗекләргә күчкәч, хәл үзгәрә, шигырь буын араларының ачык торуын кирәксенми башлый, еш кына аны сүз белән каплап үткәли. Сүз белән бастырып үтә башлагач, буын аралыгы үзенекен бирмәскә тырыша, үз өстенә төшкән сүзне сулыш кисәкчәсе белән кистерергә омтыла, сүз дә үз нәүбәтендә бөтенлеген саклау өчен көрәшкә керә. Кискен каршылык, киеренкелек хәле туа. Ләкин шунысы кызык: мондый каршылыкның, киеренкелекнең тууы ахыр чиктә файдага булып чыга, шигырьнең аһәңен баета, аңар күтәренке тантаналы яңгыраш бирә. Моның беренче бәпчекләрен без борынгы мәкальдә, борынгы шигырьдә үк сизәбез. Анда юл озаеп, ачык иҗекләр көчәя башладымы, сүзнең буынара 32 Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре. Төзүче X. Ярми. Казан, 1960 ел. 113 бит. 33 Хәзергечә: «Кар бөртекләрен энҗегә санама, эшләткәндә ашатканны хезмәт хакы димә, булмаган нәрсәгә сөенмә, — галимнәр аны хуп күрмәс». 34 Тукай, Академик басма. Казан, 1943, I том. 220 бит. ачыклыгын күмеп үтәргә омтылу тенденциясе барлыкка килә: Менә бер шигырь32 33 34 . Кар (дү) ни еи||җү (са) кыйнмаң, Туз(гу)ны мән||җү (си)зенмәң, Бул(ма)дыйк нәң||гә (сә)винмәң, Бил(гә)ләр а||ни (е)рар (I. 351), Бу шигырьнең беренче ике юлында 1^1 -М I I буыны рәттән дүрт тапкыр кабатлана, нәтиҗәдә ритмик ачык иҗек тулы куәт ала, һәм сүзләр буын арасын каплап үтә башлыйлар: «енҗү», «мәнҗү» сүзләрен буын аралыгы кисә, ләкин сүзләр, үз бөтенлекләрен саклар өчен, киселеп калган «җү» иҗекләрен көчәйтелгән аваз белән әйттерәләр. Мондый очракларда борынгы мәкаль һәм шигырьдә ритмны оештыруның төп функциясе буынара ачыкларыннан китә башлаган, ачык иҗекләр ягына шактый авышкан һәм шигырь юлын озайту мөмкинлекләре өлгереп җиткән була. Китерелгән шигырьдә дә нәкъ шулай. Аның соңгы ике юлын без бер юлга җәеп карасак, бу тагын да яхшырак аңлашылыр: Бул (ма)дыйк нәң||гә(сә)винмәң||бил(гә)ләр а||(ни(е)рар. Тукай шуны ук дәвам иттерә: Көз(ге) төн. МинЦйок(лый) алмыйм. Өй (тү) рендә||җил (е) лый. Җил (е) ламый,||ач(ү) лемнең||кур (ку)сыннан||ил (е)лый ! . Котб, Харәзми, Хоссам Катип кебек шагыйрьләр, Баласагунидан аермалы буларак, унбер иҗекле үлчәмнең дүрт иҗекле буыннардан торганын (ачык иҗеге буын башында) файдаланалар. Бу үлчәм дә шулай ук борынгы мәкаль һәм шигырьләрдән үскән. Без аның төп өлгесен Идел турындагы шигырьдән дә аерып чыгара алабыз («тә- лим» — күп): 152 (Ә)тил суы (а)ка торур, (Кы)я төби (ка)ка торур, (Ба)лык тәлим, (ба)ка торур, (Кү)лүң тәкый (кү)шәрүр (I. 103J. Шигырьнең бер өлешен ике тапхыр кабатлыйк: <Ба)ка торур, (кү)лүң тәкый (кү)шәрүр, (Ба)ка торур, (кү)лүң тәкый (кү)шәрүр. Татар халкында шундый буыннардан тезелгән мәкальләрнең камиллек дәрәҗәсенә җиткереп эшләнгәннәре бар. Ике мәкаль алыйк: 1. (А)насызны (ки)'лен итмә, (А)тасызны (ки)яү итмә. 2. (А)тасы юк—(у)лы куштан, (А)насы юк—(кы)зы куштан1 . Бу мәкальләрнең икенчесе беренчесенә аңлатма була ала. Без аларны шундый хәлгә куеп карыйк та: (А)'насызны (ки)лен итмә: (а)насы юк — (кы)зы куштан, (А}тасызны (ки)яү итмә: (а)тасы юк — (у)лы куштан. Моны Тукай шигыре («Пәйгамбәр») белән чагыштырырга мөмкин: (И)меш тә без (не) өндәргә (а)ңар тәңре (ү)зе кушкан, (Кү)рәмсең нин(ди)} хур ул һәм (җи)һан халкы (а)ңар дошман35 36 . Ритмик яктан алганда, боларның бер-берсеннән һичнинди аермасы юк. Төрки классик шигыре үлчәмнәре әнә шулай барлыкка килгәннәр. Халыклар аерым-аерым милләтләр булып формалашкач та, бу үлчәмнәр күп кенә яклары белән уртак булып калган. Ләкин аерым телләрдә аның яңа-яңа вариацияләре дә туган. Мәсәлән, бөек казакъ шагыйре Абай классик шигырь буыннарыннан үзенчә файдаланган. Аның 1890 елда язылган «Бай •cefiilgi...», «Ата-анага көз куаныш...», «Тайга мшдж», «Ем таба алмай...» дип башлана торган шигырьләре аеруча кызыклы. Соңгысының төзелешен карыйк («Ем таба алмай» сырласа алмай»ны кушып әйтелештә «табалмай» рәвешендә алабыз): Ем(та)ба алмай, От (җа)лындай Тол(ды) кайгы кеү(де)ге. Сыр(ла)са алмай, Сөз(а)ша алмай Бен (де)ге 37 . Казакъ халкының авыз иҗатында да борынгы хәзинәләр югалмыйча сакланып киләләр. Аның да мәкальләре арасында ритмик ачык иҗеккә корылганнары очрый. Мәсәлән: 1. Ор(та) җүзд! кам(шы) 6epin дау(га) кой Ү(лы) җүзд! кау(га) 6epin мал(га) кой Ki (mi) җүзд! най (за) 6epin җау(га) кой38 . Абай үз шигырьләрендә бу традицияләрне бик зур осталык белән үстерә. Ул, беренчедән, ачык иҗекле буыннарны тезгәндә буынара ачыклыкларын бик төгәл саклый; икенчедән, тели икән, гомуми өлгедән кайбер буыннарны җайлы гына төшереп тә калдыра (югарыдагы мисал), нәтиҗәдә оригиналь, искиткеч матур яңа строфа өлгесе китереп чыгара. Өченчедән, ул бер үк строфа эчендә ачык иҗекле буыннар белән халык шигыре буыннарын гаять нәфис гармонияле бәйләнешкә кертә. Абайның «Онегинның Татьянага язган хаты» дигән әсәре дә ачык иҗекләр белән буынара ачыклыкларына корылган. Шигырьгә Абай аралаш рифма да керткән. Шуңар күрә, буыннар саны һәм ачык иҗекләр торышы ягыннан бу шигырь Тукайның, мәсәлән, «Буран» шигыренә тиң килсә дә, аһәңендә үзгә. Унике иҗекле өч буынлы шигырь безнең заманга ачык иҗегенең әһәмиятен югалткан килеш күчә, шул соңгы хәлендә ул «Кыйссаи йо- сыф»та күренә, татар поэзиясендә хәзерге көнгә хәтле үз әһәмиятен саклый. 35 Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре. X. Ярми. Казан, 1960, 100 бит. 36Тукай, Академик басма. 1 том, 161 '□ИТ. 37 Абай Кунанбаев, Шыгармаларының толык җыйнагы. Алматы. 1954 ел, 1 том, 127 бнт. 38 Казакътың макалдары мең мәтелдери. Алматы. 1957 ел, 31 бит. Төрки халыклар классик шигырь төзелешен гарәпләрдән, ал арның гарузыннан күчереп алганнар, дигән караш байтактан бирле яшәп килә. Безнеңчә, бу нигезеннән үк ялгыш караш. Шигырь төзелешен һәрбер халыкта аның үз тел сыйфатлары, телнең дә фонетик үзенчәлекләре билгели. Бу — аксиома. Гарәп теле, шулай ук фарсы теле дә, фонетик хасиятләре белән төрки телләргә бөтенләй туры килмиләр. Шуңа күрә бу телләр тудырган шигырь төзелешен төрки халыкларга тагарга тырышуның һичнинди нигезе юк. Төрки халыклар ритмик ачык иҗекләргә нигезләнгән классик шигырь төзелешен беркемнән дә күчереп алмаганнар, бәлки үз телләре нигезендә мөстәкыйль рәвештә үзләре барлыкка китергәннәр, үзләре үстереп, үзләре камиллек дәрәҗәсенә күтәргәннәр. Төрки халыкларның шигырь төзелешләрен, гаруз дип, «мәфагыйлүн»нәр белән үлчәп маташулар соңрак килеп кергән һәм догмага әйләндерелгән. Без югарыда ясалган күзәтү шуны раслар дип ышанабыз. Ләкин шигъри идеяләр, жанр, сәнгать осталыгы ягыннан алганда бөек гарәп һәм фарсы шагыйрьләре үткән заманда төрки халыкларның поэзиясе үсешенә гаять зур уңай тәэсир ясаганнар. Аларның мондый тәэсире шулай ук Көнбатыш Европада да көчле булган. Бу уңай белән бөек немец шагыйре Гётене искә төшерү генә дә җитсә кирәк. Әмма мәсьәләнең бу ягы — башка, ул ритмик төзелешкә кагылмый * * # 1905—07 еллардагы революция үз вакытында күп нәрсәләрне яңа яктан танырга мөмкинлек бирде. Хәтта шигырь төзелеше турында да яңача уйларга кирәк иде. Шигырь төзелеше гарәптән күчереп алынган дигән карашны ул вакыттагы күренекле татар шагыйрьләреннән берсе дә якламады. «Фа- гыйләтүн, фагыйләтүн, фагыйләт»не Тукай үзенең «Кисекбаш»ында ирония белән генә телгә алып үтте. Бераз соңрак, 1911 ел башында, С. Сүнчәләйгә язган хатында 39 «Совет әдәбияты» журналы, I960 ел, 4 сан, 141 бит. 40 «Идел» газетасы. 1910 ел, 29 ноябрь, 307 сан. ул болай хәбәр итә: «Ф(атих) Ә (мнрхан) күптән бирле теория словесности язып маташа. Мин дә аңар шул эштә азрак файдалы булмакчы булам. Шулай итеп, икәүләп, бәлки, шигырь вәзеннәре хакында бер кагыйдә вә тәртип чыгармабызмы дип торабыз» ’. Бу сүзләр Тукайның, татар шигырь ритмикасы, аның эчке закончалыклары әле ачылмаган, аларны ачарга кирәк, дигән фикердә булуын күрсәтәләр. Бу елларда шигырь төзелеше өстендә күп кенә уйланган кеше Сәгыйть Рәмиев. Татар шигыренең хас сыйфатларын ул барыннан да элек татар теленең үзеннән эзләүне максат итә. Сәгыйт Сүнчәләй белән бәхәскә кереп, ул болай ди: «Шуны белегез: иң әүвәл без — татарлар, аннан соң гына шагыйрьләрмез. Шуның өчен безнең шигырьләремез татар шигырьләре булырга һәм шуның өчен безнең шигырьләремез татар вәзеннәре белән генә үлчәнергә тиешле. Бер дә сез үзеңезне гарәпләр белән чуалта күрмәңез, шигырьләреңезне гарәпләр вәзене белән үлчәмәңез, аларның вәзене безгә бер дә ярамый... «Гарәп», «гарәп» ди-ди, язуымыз- ны, имламызны, тел кавагыйдемез- не һәм телемезнең бар матурлыгы- ны югалтып бетерүемез җитмәгән, тагы барлы-юклы әдәбият вә барлы- юклы шигъриятебезне дә суга сал- маңыз инде» 39 40 . Фәнни тикшеренү бу сизенүләрнең хаклы булганын күрсәтә. Ритмик ачык иҗекләр системасына нигезләнгән классик шигырь төзелешенең гарәпкә, фарсыга һичнинди бәйләнеше юк, аны төрки телен барлыкка китергән халыклар шул тел нигезендә үзләре мөстәкыйль рәвештә тудырганнар