Поэзия
Шуты елның 7 маенда бөек һинд язучысы, зур фикер иясе һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Рабиндранат Тагорның тууына 100 ел тулды. Бөтендөнья Тынычлык Советы карары нигезендә бу датаны бөтен прогрессив кешелек дөньясы билгеләп үтте. Бөек гуманист, мәгърифәтче һәм халыклар дуслыгы, тынычлык эше өчен ялкынлы көрәшче Рабиндранат Тагор һинд стан милли культурасының якты символы булып тора. Аның иҗаты Британия империализмы кул астында изелүче һинд халкының тормышын, авыр язмышын чагылдыра. Үзенең әсәрләрендә ул ватандашларын бердәмлеккә, бәйсезлек өчен көрәшкә өнди, милли-азатлык хәрәкәтен яклап чыга. Империализмның һәм сугыш чукмарларының чын йөзен кискен фаш итә. Тагорның күпкырлы иҗаты бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Аның күп санлы хикәяләре һәм романнары, шигырьләре һәм поэмалары, пьесалары һәм публицистик мәкаләләре төрле телләргә тәрҗемә ителеп киң масса тарафыннан һаман да яратып укыла. хәят Иләргә түгел, яшәргә телим гомергә, Бәхетле көн кичерергә ил белән бергә. Бәлки, якты киң аланда урый алырмын, Яшь йөрәкләр арасында мәңге калырмын. Хәят — тынмас хәрәкәттә, күңелле, җанлы, Аерылышу, кайгы, шатлык тибрәтә җанны. Бәхет, бәхетсезлек җырын торырмын көйләп, Кешеләрне рухландырып, турысын сөйләп. Җитми калса да йөрәктә көч һәм шигърият, Барыбер дөньяда җырлап яшәргә ният. Сакланырга тырышырмын дуслар телендә, Үзем иҗат иткән җырның шиңмәс гөлендә. Күтәренке күңел белән җырым җырлансын, Әгәр инде шиңә икән — бетсен, югалсын. КИЧҮ Ике авыл арасыннан елга ага, Кичүе бар, бик күп кеше килә аңа. Үтә туган илен ташлап китүче дә, Ераклардан сагынып кайтып килүче дә. Дөньяның дау-көрәшендә сыкрый җамнар, Ташкын булып, дулкынланып ага каннар... Чор үзгәрә, бер-бер артлы еллар үтә, Көчсез — ава... Көчлеләрне бәхет көтә... һәр кешедә олы максат — белем алу,— Сизми бәндә: ширбәт белән эчә агу... 29 Менә шулай дөнья хәленең барышы, Су буенда ике авыл каракаршы. Халык тынмый, очрашалар бер кичүдә: Сагынып кайтучы да, илдән китүче дә!.. Т. Фаикъ тәрҗемәләре. БУШ ӨЙДӘ ^*ешегә син сөю көче бирдең, Ләкин, тәңрем, менә нигә соң Бәндәң синең ялгыз газап чигә, Ә син аны читләп узасың. Әйтә бәндәң: мине онытты, ди. Михнәтнең юк чуты-чамасы. Аналар бит, тәңрем, качып йөрми, Елаганда газиз баласы. Кемгә хаҗәт усал законнарың, Болай да бит эчтә ут кына. Болай да бит үксү, әрнүләр күп. Болай да бит йөрәк кыркыла. Ник бирмисең бераз шатлыгын да. Нигә дәшми синең бу дөньяң? Ник ягымлы йөзөн ачмый безгә, Нигә кумый төнне ул моннан? Туган җирем, әнкәм, ник су каптың, Ник әйтмисең аңа: мин, диген, Туфрак кына түгел, җанлы терәк, Миңа таян һәрчак син, диген! йөрмә, диген, миндә ятимнәрчә, Үги түгел, туган балам син. Тор, күтәрел, күкрәгеңне киереп, Сула илнең изге һавасын!.. Канатлы кош иде кичә күңел, Ә бүген буш, һични юк анда. Куанычың шулай килә, китә, Көн күрәсең шулай җиһанда. Кояшы да була, тик бәхет юк, Ай да калка, ләкин җылы юк; Өй караңгы, дускаем юк минем. Тормышым бар, якты нурым юк. Җан теләгән ярым, җан сөйгән йөз, Күңел тарткан ирен җылысы,— Ничек яшим җирдә сездән башка, Сездән башка тормыш тормышмы? Бу сусаулар, тәңрем, һаман шулай Сусау гына булып ятса соң? Тели Җиһан синең законнарның Җимерергә тимер капкасын! Зыя Ма н с у р тәрҗемәсе. <акма ташы, ялкын дөрләт йөрәгемдә, Зур-зур утлар балкып торсын тирә-юньдә. Саклыйм димә һәм кызганма йөрәкне син, Утлар кабыз — яктырт минем торакны син Җырларымда көне-төне утлар янсын, Мине кабыз һәм үзең дә дөрләп ян син. Кагыл миңа — караңгылык куркып качсын Күкләремдә бик күп йолдыз чәчәк атсын. Күз карашың сүнмәсен һәм сүрелмәсен, һичбер җирдә караңгы төн күренмәсен. Кабын, чакмам — мине әрнү борчып торсын, Дөрлә, йөрәк, кайнар очкын очып торсын. Зәки Нури тәрҗемәсе