Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИҢҮ ЮЛЛАРЫ БУЙЛАП'

СТАЛИНГРАДКА КИЛҮ ЮЛЛАРЫНДА ОБОРОНА СУГЫШЛАРЫ О)

нче дивизиянең штабы 31 июльдә, кич белән, Абганерово •jb станциясеннән бер километрлар төньяк-көнчыгышта, Юркино совхозында, урнашты. Дивизия хәзер генерал Ф. И. Тол- бухинның 57 нче армиясе составына керә иде. 1 августта кич белән 57 нче армия штабыннан мин түбәндәге приказны алдым: «57 нче армия штабының сугышчан приказы № 031. 30.7. 42 ел... 38 укчы дивизиягә. Капкинск, 2 нче ферма, Абганерово участогында төзелә торган дугада урнашырга һәм шунда оборона тотарга. Дошман танкларының һәм пехотасының төньяк-көнчыгышка үтеп чыгуын тоткарларга. Водино, Абганерово ягыннан килә торган юлны махсус күзәтү астына алырга. Дивизия штабы Юркино-Южнос совхозында була. Уңда — Грозный училищесы курсантларының Кызыл байраклы полкы, сулда — Кызыл байраклы Винница училищесының полкы оборона тота...» Сугышчан приказ кулдан, көч-хәл белән генә танырлык итеп язылган иде. Урынга барып җиткәч, эшнең башкачарак торганлыгы күренде. Мин, полк командирлары белән бергә, урынны бик җентекләп карап чыктым. Оборона сызыгын көньякка һәм көньяк-көнчыгышка таба Мышко- ва елгасы ярлары буйлап корырга булдык. Уңда — Тебенктенерово хуторы, сулда — 2 нче ферма. Тимер юл һәм Котельниково-Абганерово олы юлы дивизиянең оборона полосасы уртасында кала иде. Дивизиянең ОИПТДын, артиллерия полкыннан бер дивизион һәм Чамов полкыннан бер батальон алып, аларны икенче эшелонга чыгардык һәм Абганерово тирәсен каплауга куйдык. Абганерово поселогын исә Чамов полкының ике батальоны саклый иде. Дивизия оборона полосасының киңлеге 25 километрдан ашып китте. 57 нче армия штабыннан килгән приказда күрсәтелгән курсант полклары бу якка бөтенләй килмәгәннәр иде. Шулай итеп, безнең фланглар тагын ачык калды. Армия штабы белән дә, Сталинград белән дә, бездән алда хәрәкәт иткән 64 нче армия частьләре белән дә багланыш бик тиз өзелде... 1 Ахыры. Башы 1, 2, 3, 4 нче саннарда. 64 Абганерово тирәсендә оборона эшләрен җирле халык алып бара иде. Алар тулы профильле траншеялар казыйлар, пулемет мәйданчыклары әзерлиләр иде. 1 августта Абганеровога килү юлларында оборона коручы җирле халыкка Чамов полкы сугышчылары да кушылды. Урындагы хәлләрнең буталчык икәнлеге башта ук күренде. Бар булган мөмкинлекләрне файдаланып, бик тиз генә обстановканы ачыкларга кирәк иде. Мин һәр полктан 10—15 әр кеше алып, өч якка разведка группасы җибәрдем. Әгәр бездән алда сугышучы частьләр булса, алар белән дә багланышка керергә кирәк иде. Уң яктагы беренче группа Тебснктенероводан көньяк-көнбатышка — Җуравскаяга таба чыгып китте. Икенче группа Абганероводан Котельниковога — көньякка юл алды, өченче группа көньяк-көнчыгышка — Перегрузнойга, Сал елгасына таба юнәлде. Сулга киткән өченче группа, бер тәүлек үткәннән соң, кире әйләнеп кайтты. Алар үзләренә бирелгән юнәлештә дошманны да, үзебезнеке- ләрне дә очратмаганнар иде. Калган ике группа дивизиягә әйләнеп кайтмады. Без ни уйларга да белмәдек. Күрәсең, ул группалар, дошман тозагына төшеп, һәлак булганнар иде... Юркино совхозыннан көнчыгышка таба бер километрлар арырак аэродром урнашкан, анда безнең авиация частьләре — истребительләр һәм штурмовиклар тора иде. Алар Сталинградка килү юлларын саклыйлар, разведка ясыйлар, гитлерчыларның якынаеп килгән частьләрен эзләп табып, аларга һөҗүм итәләр .иде. Килү белән мин истребитель полкы командиры подполковник Баранов һәм штурм полкы командиры майор Линник белән танышкан идем. Очучылар фронттагы хәлләр турында хәбәр иткәләп торырга булдылар. 1 августта алар немецләрнен зур танк группасының Цимлянск тирәсенә килеп җитүен, тимер юл буйлап Котельниковога таба барганын хәбәр иттеләр. Бу кыйммәтле хәбәрләр безгә ярап куйды. Мин алдагы көннәрдә дә аларның ярдәменә бик өметләнгән идем, ләкин самолетларны Сталинград тирәсенә күчерделәр, һәм без күршеләрсез, элемтәсез тагын ялгыз калдык. Командующий белән радиоэлемтә әле һаман җайга салынмаган, кирәк хәбәрләр- -не без Сталинградка машиналар белән озата идек. 1 августта, кич белән, Абганерово станциясе дежурные дивизия штабына йөгереп килде: — Өлкән начальникны генерал Толбухин телефонга чакыра! Мин командующий белән хәбәрләшергә сусап тора идем, аның чакыруын ишетүгә, машинага утырып, станциягә киттем һәм телефонга ташландым. Чыннан да телефонда генерал Ф. И. Толбухин үзе булып чыкты. Ул: — Сездә ниләр бар? — дип сорады. Мин булган хәлне сөйләп бирдем: — Дивизия оборонага урнашты. Полклар участокларны ныгыталар. Дивизия каршында әлегә дошман күренми. Көньяк-көнбатышта бик каты атыш тавышлары ишетелә. Разведка җибәрдек. Генерал, немец танкларының тимер юл буйлап Котельниковога килүләрен искәртеп, сак булырга кушты. Дошман танклары һөҗүхМ итсә, бирешмәгез, диде. Приказда күрсәтелгән училищелар кайда? — дип сорадым мин үз чиратымда. Винница училищесы Тингута урманчылыгы янында. Генерал Ва- .силенко дивизиясе дә шунда килергә тиеш, — диде генерал. Тингута урманчылыгы безнең сул флангтагы 2 нче фермадан ун километрлар* чамасында иде. Димәк, алар да безгә ярдә^м итә алмыйлар... Менә генерал Толбухин үзе шалтыратты. Аның кайдан сөйләшкәнен дә аңлап бетереп булмый, сүзләре чак-чак кына ишетелә иде. Тик бу сөйләшү минем күземне ачты: станциядәге коммутатордан ара-тирә файдаланырга була икән! Хәзер мин Сталинград белән турыдан-туры телефон аша сөйләшә алам. Тик Абганероводан көньяктагы барлык станцияләр аша сөйләшергә туры килә... Наташа исемле чибәр генә, аксыл чәчле бер яшь кыз, төнлә дә, көндез дә коммутатор яныннан китмичә. Абганероводан көньяктагы барлык станцияләргә шалтыратып, алардагы хәлне сораштырып тора иде. Әгәр берәр станция белән бәйләнеш өзелсә, ул инде аны немецләр алганын белдерә иде... 3 августта безнең өстә дошманның өч разведка самолеты күренде. Алар, зенит частьләре һәм истребительләр юклыгыннан файдаланып, очып йөрделәр һәм кирәк кадәр фотога төшереп алдылар. Мышкова елгасы буйлап сузылган ныгытылган район да, безнең тыллар да алар- ның күз алдында иде. Бераздан самолетлар көньякка очып киттеләр. Оборона полосасы өстендә немецләрнең «рама»сы күренүе (гитлерчыларның «Фокке-Вульф»ларын без шулай атый идек) бер дә хәерлегә түгел иде инде. Шул көнне иртән Абганерово станциясе аша бер-бер артлы безнең гаскәр төялгән өч эшелон үтеп китте. Бәлки элегрәк тә, төнлә һәм таң алларыннан, бантка эшелоннар да үткәндер, тик без аларын күрми калдык. Иртәнге сәгать унда тагын ике эшелон гаскәр үтте. Болар яңа гына фронтка килгән 208 нче укчы Себер дивизиясе частьләрен төягән эшелоннар, алар көньякка — Котельниково станциясенә таба баралар иде. Үзебезнең оборона районнары аша үтеп барган бу эшелоннарны, платформаларга куелган орудиеләрне, пушкаларны, вагоннардагы таза гәүдәле, кояшта янган нык йөзле, автоматлар, пулеметлар белән коралланган сугышчыларны күргәч без чын күңелдән сөенештек. Мондый егетләр, мондый кораллар барында дошманны Сталинградка җибәрәбезме соң! Бу егетләр, 64 нче армия частьләре белән берләшеп, гитлерчыларны Дон аръягына ыргытырлар дип өметләнеп, эшелоннарны сәламләп озатып калдык. Көндезге сәгать уникедә дивизия КПысына озын буйлы, грузин акценты белән сөйләшә торган бер бригадный комиссар килеп керде (фамилиясе хәтеремдә калмаган). Ул безгә көньяк-көнбатыштан чигенеп килгән аерым сугышчыларны һәм вак-төяк төркемнәрне монда туктатырга һәм үз дивизиябезгә туплый барырга кушты. Иң мөһиме, ул Абганерово станциясе аша Котельниково ягына таба бер генә тимер юл эшелонын да үткәрмәскә боерды. Әгәр гаскәр төягән эшелоннар килсә, безгә аларны станциядә туктатып бушатырга, гаскәрне үзебезнең дивизиягә кушарга һәм аларны ныгытылган Абганерово районында оборонага куярга боерылды. Бригадный комиссар безнең өчен бик күңелсез яңалык әйтте. 64 нче армиянең сул флангысы, Донны ташлап, көнчыгышка, 51 нче армия көньяк-көнчыгышка чигенә башлаган. Немецләрнең зур танк берләшмәләре һәм мотопехотасы тимер юл буйлап Котельниково- га килә икән. Бригадный комиссарны озаткач, мин вокзалга — дежурный янына киттем. Сакал-мыек баскан, арыган кыяфәтле тимер юлчы агай, моннан егерме минутлар чамасы элек Дубовское станциясе белән элемтә өзелде, диде. — Воропановодан шалтыраттылар, тагын бер эшелон гаскәр монда килергә чыккан, — дип өстәде ул. — Эшелонны монда бушатырга туры киләчәк. Абганероводан бер генә хәрби составны да, хәтта вагонны да үткәреп җибәрергә ярамый,— дидем мин. 5. .С. Ә.“ №5. 65 66 Дежурный да борчыла, ул берөзлексез тәмәке тарта иде. Икәүләп телефонистка янына кердек. Наташа башын аппарат өсте- нә куйган да тәмле итеп йокымсырый иде. Аяк тавышлары ишетүгә, ул чәчрәп уянды һәм, хәрбиләрчә төз басып, докладывать итте: — Дубовское станциясе белән элемтәгә кереп булмады. — Беләм, — дидем мин. — Димәк, анда немецләр!.. — Булмас, — диде кыз, куркынган, йокысызлыктан кызарган күзләрен зур ачып. — Моннан бер сәгать элек кенә Дубовскоены бомбага тотканнар иде. Элемтә өзелгән генәдер, бәлки. Тагын бер шалтыратып карыйм әле! Наташа Котельниково станциясен чакыра башлады. Ул станция белән дә элемтә бик начар: тавыш көчкә-көчкә генә ишетелә. Башта җавап бирмәделәр. Унбиш минуттан Наташа яңадан шалтыратып карады. Трубкадан зәгыйфь кенә бер тавыш: — Танклар... Немецләр, — диде дә телефон тынып калды. Чигенеп килгән солдатлар һәм командирлар бу хәвефле хәбәргә ачыклык керттеләр. Бүген иртән Абганерово станциясе аша үтеп киткән 208 нче Себер дивизиясе сугышчылары эшелоны Котельниковога исән барып җиткән. Эшелонны бушата башлаганда гына немец танклары һәм авиациясе, һөҗүм итеп, эшелонны кырып ташлаганнар... Шул ук көнне генерал Толбухиннан тагын приказ алынды: Абганерово станциясе аша бер генә эшелонны да көньякка үткәрмәскә, үтеп бара торган гаскәрне бушатып дивизиягә кушарга. Воропаново ягыннан кузгалган эшелон безнең станциягә кичкә таба гына килеп җитте. Эшелонда, коралланган укчы батальоннан тыш, артиллерия дивизионы һәм дивизиянең химротасы бар. Алар составка яндыргыч шешәләр төягән бер вагон да такканнар иде. Эшелон начальнигына (ул үзе үк батальон командиры да иде) гаскәрне бушатырга куштым, аңа фронт штабыннан һәм генерал Толбухиннан шундый приказлар алынуын әйттем. Эшелон начальнигы — майор югарыдан килгән бу приказны күрсәтүне сорады. Кулымда язма приказ юк иде. Комбат киреләнә башлады: — Рәсми язма приказ булмый торып, мин эшелонны бушатмыйм,— диде. — Сез әллә кайда Себердә булсагыз, киреләнсәгез дә бер хәл иде! Монда, фронт сызыгында... Хәзер үк эшелонны бушата башлагыз! — дип боердым мин. — Алайса безнең дивизия кайда? — дип сорады ул. Озак бәхәсләшеп торырга вакыт юк иде, мин комбатка алда немец танклары барлыгын, аларның менә хәзер килеп чыгу ихтималлары булуын әйтеп, эшелонны тизрәк бушатырга ҺӘхМ оборонага урнашырга куштым. Аларга дивизиянең икенче эшелонында — Юркино совхозы тирәсендә урын күрсәттем. Артиллерия дивизионын артиллерия полкы командирына тапшырдык. Алгы сызыкка үтеп баручылар хисабына өч көн эчендә безнең дивизиядә тагын ике батальон һәм бер артиллерия дивизионы оешты. Сталинград ягыннан килүчеләрне дә, алгы сызыктан чигенүчеләрне дә без үзебезгә куша тордык. Исаевны бездән алганнар иде, аның урынына полк командиры итеп билгеләнгән майор Четвертухин 3 августта гына килеп җитте. Тәбәнәк кенә буйлы, чандыр бу майор миңа бер дә ошамады. Баскан җирендә йоклап йөри торган кешене шундый кыен бервакытта полк командиры итеп җибәргәннәр бит! Молчановка да Четвертухин ошамаган икән. Без икәү генә калгач, ул миңа: __ Кыяфәте бер дә юк бу майорның. Авырый микән әллә? — диде. Нишлисең, уйланып, сайланып торырга вакыт юк. Полкны коман 5* 67= дирсыз калдырып булмый. Мин Четвертухинга полк белән җитәкчелек итү эшенә керешергә куштым... 4 августта, иртә белән, гитлерчыларның самолетлары Абганерово станциясен, безнең КПны һәм буш аэродромны бомбага тота башладылар. Ут системабызның серен ачмас өчен, без, атмыйча,тын гына ятарга мәҗбүр идек. Әле таң атмаса да тирә-як коточкыч эссе иде инде. Дала яна. Кара сөрем белән уралган төтен болытлары җил уңаеннан безнең якка ишелә. Көньяккөнбатышта артиллерия канонадасы бара. Чигенеп килүче-' ләр каралып, тузанланып беткәннәр. Алардан төтен исе, янгын исе аңкый. Роталар, батальоннар оешкан төстә чигенәләр иде. Мин аларны Абганерово поселогыннан көньякка — Аксай елгасы буена озатып торам, аралыктагы рубежларда ныгырга боерам. Менә дошман явы безнең оборонага да якынлаша башлады. Без әзер. Без дошманны көтәбез. Штабны һәм элемтәне мин иртәнге караңгыда ук далага күчерткән идем. Совхозда калуның мәгънәсе юк иде инде. Штаб начальнигы вазифасын вакытлыча үтәүче иптәшкә оборонаның флангларында өстәмә күзәтү пунктлары оештырырга куштым. Абганерово станциясеннән көньяк-көнбатышка урнашкан күзәтү пунктында торганда, көндезге өченче яртыларда, дошманның егермегә якын танкысы килгәнен күреп алдым. Алар көнбатыштан килеп чыктылар да, безнең оборонаның алгы сызыгына якынаерга кыймыйча, үзәнлектә туктап калдылар. Уң флангтагы полк командирына: — Артиллеристларга һәм батальоннарга әйтегез: әгәр танклар безнең өскә килә башласалар, атмый торсыннар, якынрак җибәрик! — дип приказ бирдем. Әмма танклар алга үтмәделәр, алар бераз тордылар да, үзән буйлап борылып, Абганерово поселогына, Чамов полкының оборона сызыгына таба киттеләр. Ярты сәгатьтән соң гитлерчыларның төркем-төркем булып килгән •бомбардировщиклары Чамов оборонасының алгы сызыгын бомбага тота башлады. Полк командирлары үз күзәтү пунктларыннан күргәннәрне миңа хәбәр итә торалар. Тегеннән дошман мотоциклчылары килеп чыккан, моннан танклар... Котельниково — Абганерово юлы буйлап утызлап танк килә... Мотопехота хәрәкәт итә... Хәлнең бик авыр икәнен үзем дә күреп торам. — Хәзер башлана! Атаканы кире кагарга әзерләнергә! — дип боердым мин. Гитлерчылар тукталып та тормадылар, сугышчан сафларын тиз генә рәтләп, поселоктан көньяктарак һөҗүмгә күчтеләр. Бомбардировщиклары аларга ярдәмгә килде. Бу әле төп һөҗүм түгел иде. Болары— безнең оборонаны капшап маташучы дошман разведкасы һәм аның саклау отрядлары гына иде әле. Ничегрәк, янәсе! Безнең позицияләр шактый бердәм җавап бирделәр. Мә, күрегез дигәндәй, пушкалар дошман танкларына туры наводка белән аталар, автоматлар, пулеметлар тоташ тырылдый, сирәк булса да иң кирәк вакытта орудиеләр аваз сала иде. Шулай да биш танк поселок бистәсенә үтеп керде. Моны күргәч, бая үзәнлеккә үтеп киткән дошман танклары да кире борылдылар һәм төньяктан безгә ташландылар. Янымда басып торган Молчанов бик борчылып: — Үтәләр бит! — дип кычкырып куйды. — Үтә алмаслар, мондый атакаларны гына җимердек инде без, — дидем мин тыныч кына. Әле алай ук хәвефләнерлек хәл күренми, не- мецләр Абганеровога керергә тиеш түгел. Андагы- оборонаның ныклы 68 гын белгәнгә мин шулай уйлыйм, ләкин сак булырга кирәк иле. Андый- мондый хәл килеп чыкса дип, мин ОИПТД командиры капитан Каза- ринга приказ биреп куям: сагаеп тор, әгәр дошман, оборонаны өзеп, авылга һөҗүм итә башласа, дивизионыңны танкларга каршы чыгарырга әзерлән! Ләкин гитлерчылар безнең оборонаны өзә алмадылар. Безнең берөзлексез яуган ут аларның планын җимерде: кыр уртасында дүрт танкларын, машиналарын, мәетләрен калдырып, алар кире борылдылар. Бу урыннан үтәрлек түгел, һөҗүмнән гитлерчылар шундый нәтиҗә ясадылар. Менә алар юлларын үзгәрттеләр: танклар һәм мотопехота, поселокны көньяктан урап үтәргә чамалап, оборона дугасы буйлап көнчыгышка юнәлде. Ә монда безнең оборонабыз юк иде. Дошманның Абганерово аша үтәргә маташуын өзүебез, соңыннан немец танкларының һәм мотопехотасының, безне урап үтеп, Плодови- тоега таба китүләре турында генерал Толбухинга хәбәр иттем. Үзем шунда ук Тингута станциясенә—күршеләребезгә разведгруппа җибәрдем. Дошман Плодовитоега барамы, аның максаты ничегрәк, шуны белергә кирәк иде! 4 августта, төш вакытында, көньяк-көнчыгыш фронт штабыннан шифрланган телеграмма килде. Безнең дивизия, 57 нче армия составыннан чыгарылып, генерал М. С. Шумилов җитәкчелек иткән 64 нче армия карамагына кертелгән. Кичкә таба 64 нче армия штабыннан № 025/оп сугышчан приказ да килеп җитте. Анда болай диелгән иде: «...38 нче укчы дивизия, үзенең оборона полосасын 126 нчы укчы дивизия частьләренә тапшырып, Винница училищесы курсантлары, 186 нчы ИПТАП ’, 5 нче ГМП 2 , 103, 104 нче огнемет батальоннары белән берлектә, Сталинградның тышкы дугасының ныгытылган районында: уңнан — Абгансровоны керткән, сулдан — Приволжский совхозын керткән сызыкта оборона алырга тиеш. Бур ы ч: оборона полосасында нык торырга, дошман танкларының һәм мотопехотасының төньякка һәм төньяк-көнчыгышка оборонаны өзүләренә юл куймаска. Дошманны, ныгытылган райондагы частьләр белән берлектә, оборонаның алгы сызыгында ук тар-мар итәргә. Плодовитое, Тингута станцияләре юнәлешен аерым игътибар астында тотарга. Ч и к л ә р: сулдан — Солянканы кертеп, уңнан — Приволжский совхозын кертеп...» Приказ алынуга бер сәгать үтүгә, 64 нче армия командующие генерал М. С. Шумилов телефоннан шалтыратты. Мин армия КПысы- ның да. күзәтү пунктының да кайда икәнлеген белми идем, шуңа күрә генералның кайдан сөйләгәненә төшенми калдым. Командующий дивизия фронтындагы хәлләрне сорашты. Мин генерал Толбухинга донесение һәм алгы сызыкка разведка группалары җибәрүемне бик җентекләп сөйләп бирдем. Командующий минем фикерләрне яхшы дип тапты һәм оборона полосасын Г26 нчы дивизия частьләренә тапшыруны ашыктырырга, үзебезгә батальоннар, дивизионнар белән аерым-аерым, аның приказында күрсәтелгән яңа оборона рубежына тизрәк чыгарга кушты. Тингута станциясен һәм 74 нче километрдагы разъездны беркем дә сакламый, ара ачык. Дошманның моны белеп алып, бер каршылык күрмичә генә, сезнең тылыгызга үтеп керүе ихтимал. Сак булыгыз,— дип сүзен бетерде генерал. Озак та тормый. Юркино совхозы бистәсендә урнашкан безнең дивизия КПысына, дивизия командиры полковник Смирнов җитәкчелегендә, ' I ИПТАП — истребительный противотанковый артиллерийский полк — танкларны жимерүче артиллерия полкы. 2 ГМГ1 —- гвардияче миномет полкы («катюша»лар). 69 126 нчы дивизия штабы килде. Аларның алдагы батальоннары килә башлады, әмма төп көчләре юлда булганга, без үзсбезнсн позицияләрне тапшыра алмый тора идек. Без, Молчанов һәм Смирнов белән өчәү, күзәтү пунктына киттек. Плодовитоега таба Абганеровоны урап үтеп, дошманның күп санлы танк колонналары һәм мотопехотасы бара. Шул ук вакытта 64 нче армиянең бездән алдагы частьләре Аксай елгасына чигенәләр. Дошман авиациясе берөзлексез бомбага тотканга, аларның сафлары шактый сирәгәйгән кебек күренә иде. Чамов полкы сакларга тиенме оборона участогы мине аеруча борчый иде. Кичкә кадәр алар анда барып урнаша алмаячаклар. Димәк, 2 нче фермадан Тингута урманчылыгына кадәр ара кичкә хәтле ачык торачак. Генерал Толбухин Тингута урманчылыгыннан көньяктарак Винница училищесы курсантлары булырга тиеш дип расласа да. мин моңа бик үк ышанып бетми идем. Винница училищесыннан көньяктарак оборонага урнашырга тиешле генерал Васйленконың 15 нче гвардия укчы дивизиясе Дон аръягыннан чигенгәннән бирле тулыландырылмаган. Шуңа күрә оборона сызыгына әле кичә генә килә башлаган бу аз санлы дивизиягә дә әллә ни өметләнеп булмый иде. Немецләр 4 августка Плодовитое поселогында бер танк дивизиясе һәм бер мотодивизия туплап куйдылар, 48 нче танк корпусының һәм 4 нче армия корпусының башка дивизияләре дә көньяктан Абганерово^- га килү юлында. Румын корпусы частьләре безнең гаскәрләрне Аксай елгасына кысрыклыйлар. Әгәр гитлерчылар, Плодовитоеда туктап тормыйча, шул ук көнне Тингута станциясенә таба барсалар, нәрсә булачагын күз алдына китерүе дә куркыныч иде. Танклар һәм башка кораллар белән бик нык көчәйтелгән зур группировка, бернинди каршылык күрмичә, Сталинградка бару юлларына үтеп кергән булыр иде. Ул чагында 62 нче, 64 нче армияләрнең хәлләре бик катлауланып, Сталинград өчен сугыш башка төрлегә әйләнеп киткән булыр иде... Шулай булмый хәле дә юк: 62 нче армия частьләре әле Донның уңъягында сугыша, 64 нче армия чигенеп бара. Алар шактый еракта көньяк-көнбатышта булып, гитлерчыларның безнең оборонаны өзәргә омтылуын туктатырлык, дошманның танклар һөҗүмен кире кагарлык, аны җимерерлек түгелләр иле. Бәлки ул вакыгта Сталинград янында безнең бик көчле резервлар торгандыр, әмма ләкин мин бу хакта берни дә белми идем, соңыннан да ишеткәнем булмады... Ләкин гитлерчылар ахмаклык эшләделәр: туктап калдылар. Бәлки алар Сталинградка көньяктан удар ясау өчен Плодовитоеда көчләрен туплап өлгермәгәннәрдер, ә бәлки үзләренең яраткан тактикалары — авиациясез сугышмау һәм төнлә хәрәкәт итмәү тактикалары аларны туктаткандыр. Ничек булса да булгандыр, әмма бу вакыйгалар Дон ярларында ук ныгыган фикеремне тагын бер кат раслады: немецләр җирдән разведка ясауга бәя биреп бетермиләр, аны оештыра да алмыйлар иде. Гитлерчыларның вак-төяк разведка подразделениеләре генә түгел, хәтта танк частьләре дә, безнең аз санлы группалар белән очрашканда да, туктап калалар, һәм сәгатьләр буе бер урында таптаналар иде. Шуның нәтиҗәсендә алар оттыралар иде. * » * Хәзер Липатов полкы белән яшь кенә майор Н. П. Петров командалык итә. Элек ул шушы ук полкта Липатовның урынбасары булган; оешкан көненнән алып шушы полкта хезмәт иткәнгә күрә, Петров андагы солдатлар, командирлар белән үзләшеп беткән иде. Липатовка бер үк вакытта командир һәм комиссар вазифаларын үтәү кыен булганга, аны командирлыктан азат иттек. Менә шул полк, кичке сәгать сигезгә үзенең оборона участогын беренче булып тапшырып, Плодовитое һәм Тингута станцияләре каршы- 70 еындагы яңа оборона участогына күчте. Майор Чствертухии полкының уң флангтагы батальоны яңа оборона сызыгына күчте банька баталь оннары элеккеге урыннарында калдылар. Алар 2 нче ферма каршы- сында дивизиянең уң флангын каплап торалар иде инде TQU u "чы Дивизия частьләре үз вакытында .килеп җитә алмаганлык- ‘ ’ Дг 1ОВ Ү 3 'иастогыннан китә алмый тора иде. Аның батальоннары Гмипип Р ° На РУбежь,ннан кояш баеганчы кузгалмадылар. Полковник Смирнов оорчыла, мин дә үземә-үзем урын тапмыйм. Смирнов, үз часть- ләрен каршы алырга, аларны ашыктырырга барлык штаб эшчеләрен юлга чыгарып җибәрде. Караңгы төшеп, бераз вакыт үткәч кенә аның частьләре килеп җитте һәм Чамов сугышчылары, рота-рота тезелеп, яңа оборона рубежына юл алды. А1ин Чамов полкын иртәрәк күчерергә уйлаган идем. Чөнки алар- ның полк штабы һәм артиллерия дивизионының бер батареясы элек беркем тарафыннан да сакланмаган участокка —74 нче тимер юл разъезды юнәлешенә барырга тиеш иде. Фронт штабыннан килгән майор белән 2 нче ферма яныннан үтеп барабыз. Ара-тирә тукталып, оборонаның алгы сызыгында дотларда утырган сугышчылар белән сөйләшеп алабыз. Шунда миңа дошманның, Чамов полкы батальоннарының юлда булуыннан файдаланып, аның участогында — фермадан көнчыгышта үзәнлектән 18 танк белән безнең оборона эченә үтеп кергәнен хәбәр иттеләр. Хәзер ул танклар полк штабы һәм артиллерия дивизионы батареясы өстенә киләләр икән. Батарея тиешле позициясенә урнашып та җитмәгән булган. Солдатлар калкулыкның сөзәк ягында снарядларны бушатып кына маташалар икән. Шул чакны дошман танклары, яшеренеп кенә килеп чыгып, пушкадан берничә мәртәбә атканнар... Батарея һәм полк штабы тирәсендә көчле шартлау тавышы яңгырады. Бу хәлләрнең барысы да үз күз алдыбызда үтте, ләкин берни эшләп булмый иде. Дивизия штабы юлда, полклар арасында элемтә җайга салынмаган. Машинага утырып штаб урнашырга тиешле урынга киттек. Абгане- рово ягыннан 74 нче разъездга якынайганда гитлерчыларның 30 танкларын, уннарча танкка ата торган пушкаларын күрдек. Алар разъезд янындагы тимер юлны һәм Сталинград — Абганерово юлын басып алганнар иде. Дошман танклары төньякка карап, ярым түгәрәк итеп, тезелгәңнәр, үзләрен танкка ата торган пушкалар уратып алган. Барысы да туктаганнар, кузгалмыйлар. Безгә станцияне уратып үтәргә туры килде. Юлсыз җирләрдән, чокыр-чакырлар аша барабыз. Дивизия штабына көчкә генә барып җиттек. Штаб 74 нче разъезддан өч километрлар чамасында төньякта урнашып маташа иде. Караңгы төште. Оборонаның алгы сызыгында тынлык. Абганерово— Сталинград юлында автомашиналар, олаулар үтә. 126 нчы дивизиянең тыллары килә. Алда дошман танклары тезелеп торганын алар белмиләр әле. Ә немецләр төп көчләрен һәм авиацияне көтәләр. Шунсыз алар һөҗүмгә бармаячаклар. Менә ике грузовик, Абганерово станциясеннән чыгып, тузан туздырып, 74 нче разъездга таба чаба башлады. Немецләр ул машиналарны якынайганчы җибәрделәр дә, якынайгач, пулеметлардан озын очередь бирделәр. Бер машина канауга барып төште, икенчесе тимер юл рельсларына килеп бәрелде. Алар артыннан чыккан өч машина ялт кына кире борылдылар. Анда хәрәкәтне туктатырга кирәк иде, мин тиз генә юлга регулировщик җибәрдем. 38 нче дивизия фронтында тагын кыен хәл туды. Немецләр, Петров һәм Четвертухин полклары арасындагы ачыклык аша, төн үткәнче разъ 71 ездга кирәк кадәр резервларын китереп өлгерә алалар иде. Аннары не- мецләргә таң белән төньякка, Зеты авылына — 64 нче, 62 нче армияләрнең тылына чыгу һәм тимер юл буйлап көнчыгышка — Сталинградка үтү бер дә кыен булмаячак. Ашыгыч чаралар күрергә кирәк иде... Шикләнүем бик урынлы иде. Немецләрнең оборонаны өзгән зур танк группировкасына каршы .куярлык резерв көчләр безнең тирәдә юк иде. Минем күрсәтмәләрем буенча, штаб эшчеләре Чамовның ике батальонын кыенлык белән генә яңа урынга алып чыктылар. Аның өченче батальоны Абганерово станциясе ягыннан көнчыгышка карап оборона алды. Тингута урманчылыгы яныннан 186 нчы ИПТАПны алып, аны Тингута станциясеннән көнчыгышкарак күчердек. Көньяк һәм төньяк- көнбатыш юнәлешне дивизиянең ОИПТД батареялары, көнчыгышны дивизиянең артиллерия полкы белән капладык. Оборонаны өзеп кергән немец танклары боҗра эчендә калды. Төне буе беркем дә керфек какмады, йокы, ял турында уйлаган да юк. һәркем 5 август иртәсен көтә, фашистларның атакасын каршы алырга әзерләнә иде. Немецләр, безнең оборонаны өзәргә теләп, иртә-таңнан һөҗүмгә күчтеләр. Аларның танклары белән мотопехотасы Петров полкына каршы кузгалды. Немецләр шактый киң фронт буйлап разведка сугышы алып баралар иде. Без дошман атакаларын артиллерия уты белән кире кага тордык. Бүленеп калган танкларына юл салырга теләп, дошман бомбардировщиклары, бер үк урыннарга кайта-кайта, бомба ташладылар, пулеметлардан аттылар. Әмма аның да файдасы булмады. Кичә кич безнең сафларны үтеп кергән танклар, кузгалырга куркып, юлда торалар һәм безнең артиллеристлар белән каракаршы атышалар иде. Безнең разведка Плодовитое янында гитлерчыларның 200 дән артык танк туплаганнарын белдерде. Без ул’ көнне алгы сызыгыбыз алдында немецләрнең 4 танкларын яндырдык, 3 сен җимердек, солдатлары белән 20 автомашинасын кырдык. 5 августта, кич белән, мине 64 нче армиянең командующие генерал Шумилов чакырып алды. Ул, берничә штаб офицеры белән, безнең штабтан ярты километрлар чамасында булган сай гына бер чокырда радиостанцияле машиналарда урнашкан икән. Генерал белән беренче күрешүем иде. Киң җилкәле, урта буйлы, янып торган күзле бу кеше бер күрүдә үк миңа ошады. Ул мине, үз армиясе составына әле генә кергән дивизиянең командирын, хөрмәт белән каршылады. Аны иң элек дивизия фронтында булган обстановка белән таныштырдым, аннары үзем кабул иткән чаралар турында сөйләдем. Генерал безгә, 13 нче танк бригадасы белән берләшеп (алар 6 августта Тингута станциясе янына килергә тиеш икән), 74 нче километрдагы разъездга үтеп кергән дошман танкларын тармар итәргә кушты. Плодовитое юнәлешендәге разведканы көчәйтергә кирәклекне әйтте. Күп кенә кыйммәтле киңәшләр бирде. Командующий яныннан күңелем күтәрелеп чыкты. Үз көчемә, үземә тапшырылган частьләрнең көченә ышанычым арткан иде. Оборонабызның алгы сызыгыннан биш кенә километрда — Плодовитое тирәсендә 200 дән артык дошман танкысы һәм бер дивизия мотопехотасы тупланганын ишеткәч, мин шактый тынычсызлана башлаган идем; югарыдан ярдәм итмәсәләр, безнең хәл шактый кыенлашкан иде. Хәзер мәсьәлә ачык иде инде. Немецләрнең зур танк группировка- лары нәкъ менә шушыннан, безнең сугышчан сафлар өстеннән, Сталинградка үтеп китәргә тели. Бүген булмаса, иртәгә, гитлерчыларның алдагы подразделениеләре артыннан төп көчләре килеп җитәргә тиеш. Хәзер ул көн кебек ачык иде... 72 Дивизия оборонасының ныклыгы турында уйлый башлау белән күңелемә шик-шөбһәләр килә иде. Шикләнерлек урын да бар шул: дивизия киңлеге 20 километрдан артыграк җирдә оборона тота. Батальоннарда солдатлар аз, станковый һәм кул пулеметлары җитми. Полкларның икенче эшелоннары һәм резервлары бөтенләй юк, карабиннар һәм гранаталар белән генә коралланган солдатлар, бер-берсеннән 150—200 метр ара калдырып, дотларда утыралар иде. 6 августта Тингута станциясенә 13 нче танк бригадасы килде. Алар килеп тә җиттеләр, разъездга үтеп кергән дошман танклары белән сугыша да башладылар. Сугышны башта безнең артиллеристлар һәм танк бригадасы алып барды. Укчы полклар исә безнең оборонаны тагын өзәргә маташкан дошман танклары һәм мотопехотасы белән сугышалар иде. Немецләр, иртәдән алып, авиация ярдәмендә 2 нче, 3 нче ферма ягыннан кат-кат һөҗүм итеп карадылар. Әмма Петров һәм Дови- денко полклары нык торалар, һөҗүм итүче немецләр әледән-әле артка тәгәриләр иде. Чамов полкының элекке штаб начальнигы В. И. Довиденко полк белән җитәкчелек итүне әнә шул кыен минутларда, 4 августта, 74 нче километрдагы разъезд янында башлап җибәрде. Кич белән немец танклары полк штабына бик каты һөҗүм иткәннәр иде. Шул чакны майор Чамов хәбәрсез югалды... Дошманның 30 самолеты дивизия КПысын бомбага тотканнан соң, 14 танк, разъезддан аерылып, улый-улый, штаб өстенә киттеләр. Бездән ерак та түгел генерал Шумиловның күзәтү пункты. Пунктта командующий үзе һәм аның штаб офицерлары... Танклар нәкъ безнең дивизия штабы өстенә киләләр. Штабны саклау өчен 186 нчы ИПТАПтан нибарысы ике орудие, ПТРчылар взводы һәм бер взвод сакчы бар. Штабка ике йөз метрлар калгач, танклар туктадылар да пулемет* лардан, пушкалардан ут ачтылар. Барыбыз да, элек әзерләнгән окопларга төшеп, пулеметлардан, ПТРлардан, автоматлардан ата башладык. Әмма танклар һаман безгә якынаялар иде. Болай барса, алар безнең штабны тар-мар итәчәкләре бик ачык иде. Шундый кискен бер вакытта, машинасына пушка тагып, снаряд ящиклары төяп, безнең янга Хәрби Совет члены бригада комиссары К. К. Абрамов килеп җитте. Ул, йөз метрга кадәр якынаеп, пушканы борды да, фланглардагы танкларга ут ачты. Попеляев урынына 3 августта гына килгән дивизия комиссары Тольтм-ан, танкка ата торган мылтык тотып, чокырлар аша алга йөгерде дә, уңайлы урында позиция алып, танкларга ата башлады. Башта куркып үзәнлеккә шуыша башлаган солдатлар, өлкән командирларның батырлыгын һәм куркусызлыгын күреп, кире борылдылар һәм, танкларның карау ярыкларына төбәп, пулеметлардан, автоматлардан ут ачтылар. Анда да, монда да гранаталар ярылды. Дошманның ике танкысы яна башлады, калганнары разъездга кире борылды. Дивизия штабы шулай коткарып калынлы. Ул көнне дошманның 24 танкысы, 34 автомашинасы яндырылды һәм җимерелде. Дивизиянең уң флангысында, Четвертухин полкы участогында да хәл бик катлаулы иде. Полкка каршы дошманның 50 танкысы һәм 1 батальон мотопехотасы һөҗүм итә. Шуның өстенә дошман самолетлары батальоннарны өзлексез бомбага тота иде. ‘_ Четвертухин полкына барам. Бу өзлексез бомбага тоту нигәдер мине шикләндерә, — дидем мин Лосевка. — Казаринның танкка каршы дивизионын әзер тотыгыз. Борисовның артиллеристларын уң флангка күчерегез. Сигналны көтеп торыгыз. — Ә мин Петров полкына барам,— диде Молчанов. Без полкларга киттек. 73 Дивизиянең уң флангысында тупланган танкларның кая барганын белгәннән сон, мин Молчановка шалтыраттым. — Немецләрнең барлык атакалары да кире кагылган. Ләкин Плодовитое янындагы үзәнлектә, 3 нче фермадан көньякта гитлерчыларның күп кенә танклары һәм мотопехотасы тупланган, — диде ул миңа. Кич булды. Даланың киң күкрәгендә авиабомбалар һәм артиллерия снарядларыннан зарарланмаган бер генә жир дә калмагандыр. Хәтта үләннәр дә яна. Абганероводан көньяктарак Плодовитоега таба, юл өстендә кара тузан болыты куптарып, дошман танклары һәм автомашиналары бара иде. Четвертухинга саклык чараларын көчәйтергә куштым. Плодовитое янына разведка жибәрергә боердым. Үзем дивизия КПысына кайттым. Генерал Шумиловка шалтыратырга, мондагы хәлне сөйләп бирергә кирәк иде. Командующий, мине тыңлап бетергәннән соң: — Разъездга үтеп кергән танклар кайда? — дип сорады. — 13 нче танк бригадасы белән атышалар. Танкларын чокырларга яшергәннәр, сакларга пушкалар куйганнар. Шулай да дүртесен шартлаттык. — Миналар биреп, яндыргыч бомбалар белән коралландырып, төнлә саперларны жибәрегез. Танкларга ничек -кенә булса да якынайсыннар һәм аларны юк итсеннәр. Егерме биш танк белән күпме тәкәллеф- ләнеп торырга мөмкин инде? — диде ачуланып командующий. — Иртә- гәгә кадәр берсен дә калдырмагыз! Карагыз: разъездга юл ачылган булсын! Без, Молчанов белән, 13 нче танк бригадасы командиры янына киттек. Алар бездән ерак та түгел. Тунгута станциясендә урнашканнар иде. Аның бригадасында 14 кенә төзек танк калган. Шулар белән булса да, таң атуга, безнең артиллеристлар ярдәмендә, разъездга -кереп поскан гитлерчыларга һөжүм итәргә булдык. Төнлә саперлар һәм танк җимерүчеләр, дошман танклары янына сиздермичә генә шуышып барганнар да, ике танкны яндырганнар. Ләкин гитлерчылар уянып өлгергән. Безнең сугышчылар кире борылганнар. күп кенә кешебез үлгән һәм яраланган иде. Менә 7 август таны атты. 13 нче танк бригадасы тимер юл буйлап һөжүмгә кузгалды. Безнең ОИПТД батареялары аларга ияреп бара. Артиллерия полкы эчкәрге позицияләрдән ярдәм итеп тора иде. Бу юлы безнең танкистлар һәм артиллеристлар аяусыз сугыштылар. Иртәнге сәгать сигезгә разъездда бер генә дошман танкысы да калмады. Мин, тиз генә командующийга шалтыратып, сугыш нәтиҗәләрен хәбәр иттем. — Менә шулай сугышырга кирәк! — дип куйды генерал. Разъездга үтеп кергән танкларны тар-мар иткәч, тимер юл да, Абганероводан Сталинградка кадәр булган олы юл да ачылды. Без шул уңышыбызга куанырга да өлгермәдек, яңадан сугыш башланып китте. Гитлерчылар капитан Довиденко юнәлешен тагын бомбага тота башладылар һәм берничә мәртәбә танк һөҗүмнәрен кабатладылар. Әмма безнең батальоннар әлегә нык торалар иде. Кичкә таба неменләр тагын да зуррак көчләрен сугышка керттеләр һәм сәгать бишләрдә аларның 40 ка якын танкысы 2 нче фермага үтә алды. Ул арада булмады, тар гына урынга дошманның 60 лап самолеты ябырылды. Гитлерчылар, таш өстендә таш калдырмыйча бомбага тотканнан соң, шул аралыкка 70 танкларын, 200 автомашинага төягән солдатларын китерделәр. Алар артыннан артиллерия та-ккан 60 бронетранспортерлары да килә иде. Коточкыч каты сугыш башланды. Гитлерчылар караңгы төшүгә тагын разъездга үтеп чыктылар. Капитан Довиденконың штабы һәм бер батальоны камалышта калды. Полкның артиллерия батареясын дошман танклары изеп ташлады... 74 Полк командиры миңа шуларны хәбәр итте. Мин шунда ук: — Булган резервларны тупларга, .контратака ясап, штабны коткарырга һәм батальонны алып чыгарга! — дип приказ бирдем. — Резервта бер рота автоматчылар гына, .көч җитеп бетмәс, — диде полк командиры, шигәеп. — Караңгы төшүгә ике яктан да һөҗүм итегез, камалыштагылар да, мондагылар да кара-каршы килсеннәр! — дип боердым мин. Ләкин полк командирының ул чаралары көткән нәтиҗәне бирмәде. Дошманның танклары һәм мотопехотасы нык бер боҗра белән батальонны кысып алган иде. Миндә полкның контратакасын көчәйтерлек резерв юк. Нишләргә? — Резервлар килеп җиткәнче, батальон сугышырга тиеш! Әлегә шул приказны бирдем. Дивизиянең барлык урыннарында гитлерчыларның бик күп көчләре һөҗүм итә, безнең солдатлар һәм командирлар тиңдәшсез ныклык белән генә аларның атакаларын кире кагып торалар. Полкның пропаганда инструкторы өлкән политрук Карамышев, батальоны һәм штабы белән камалышта калса да, каушамый, үлгән комиссар урынына басып, камалыштагы группаларны берләштерә. Өлкән лейтенант Овчаренко, штаб начальнигы Попов белән бәйләнешкә керә. Бу группа камалышта калып ике тәүлек буе сугыша, гранаталар бәйләме һәм пушкалар белән гитлерчыларның 12 танкысын, 18 автомашинасын челпәрәмә китерә, 2 ротага якын пехотасын кыра. Боеприпаслары бетә башлагач, безнекеләр, соңгы каты һөҗүмгә күтәрелеп, 8 августта, төнлә, камалыштан чыктылар. Петров полкы оборонасының алгы сызыгын капитан Казаринныц танкка ата торган пушкалар дивизионы каплап тора иде. Гитлерчыларның танклары, полкның уң. флангысын өзеп, дивизионның тылына үтеп кергән. Казаринны танклар һәм дошман пехотасы чолгап алган иде. Чолганыштан чыккач, Казарин миңа үзләрендә ниләр булганын сөйләп бирде. Дивизион позицияләренә 7 августта дошман танклары һөҗүм итә башлаган. — Каушамагыз, якынрак җибәрегез! Кирәкләрен бирергә кирәк! — дип дәртләндергән командир. Ут ачарга вакыт җитә. Дивизион бердәм атып җибәрә. Немецләрнең 5 танкысына ут каба. Дошман каушап чигенә башлый. — Сак булыгыз! — дип кычкыра дивизион политругы Егоров. — Таралмагыз! Алар тагын киләчәкләр. Чыннан да, немецләр озакламый, бу юлы инде өч яклап, тагын атакага килә башлыйлар. — Безне алай гына куркыта алмассың! — дип кычкыра сержант Холодков, иң алдагы танкка төзәп. Дошман пулясы батыр сержантның гомерен кисә. Пушка янына аның урынына лейтенант Гайдай баса. Ул танкларга бер-бер артлы снарядлар җибәрә; үткен күзле, батыр куллы лейтенант ике танкны яндыра. Янган 4 танкысын кыр уртасында калдырып, гитлерчылар бу юлы да чигенәләр. Чигенәләр, ләкин атакалар тукталмый, алар өченче мәртәбә киләләр... дүртенче кат күтәреләләр... Танклар тавышыннан, снарядлар ярылуыннан кыр өстендә колак яргыч гүләү тора. Ләкин безнең дивизион һаман бирелми. Лейтенант Гайдай пушкасының щитын пулялар һәм снаряд ярчыклары иске иләк кебек тишкәләп бетерәләр. Гитлерчылар бу сугышта оста наводчиклар Бутенко, Малдыбеков, Семеновларның «күчтәнәчләрен» татып карыйлар. Лейтенант Мальков, коммунист Ткаченко да дошманны кырыпмы-кыралар. Нәтиҗәдә, немецләрнең 23 танкысын, бер рота пехотасын юк итәләр. 75 Камалышта калган дивизион, ярдәм килеп җиткәнче, гитлерчылар белән каты сугыш алып бара, каушамый. Дошман танклары үкереп килгәндә укчылар, пулеметчылар да каушап калмыйлар. Сугыш башларында солдатларга йоккан дошман танкларыннан курку чире Сталинград далаларындагы әнә шул авыр бәрелешләрдә бетте. Отделение командиры сержант Алексей Кашин белән военфельдшер Катя Коробның даны бөтен дивизиягә таралды. Сержант Кашин окобына гитлерчылар өере якынлаша. Менә алар якында, кырык метрда гына. Кашин автоматтан ут ача. Фашист илбасарлар берәм-берәм җиргә кадалалар. Аларның сафлары сирәгәя, ләкин яңадан-яңа гитлерчылар алга үрмәлиләр. Кашин тирәсендә ут, гарәсәт. «Рус, бирел!» дип кычкыралар гитлерчылар. — Бирелмим. Мәгез! — Кашин окобыннан дошманнар өстенә граната оча. Берәү, икәү... Уннарча фрицлар балчык белән уралып, һавага очалар... Сугышның иң хәтәр вакытында, дошман пулялары, миналары яңгыр кебек яуган чакта, мина кырында Довиденко полкыннан бер солдат яраланып егыла. Военфельдшер Катя Короб, миналардан да курыкмыйча, алга, яралы солдат янына шуыша, аңа беренче ярдәмне күрсәтә һәм ут яңгыры астында солдатны куркынычлы урыннан алып чыга. Ул көннәрдә мондый эпизодларны адым саен очратып була иде. Әмма безнең хәл көннән-көн авырая барды. Бер минут та ял итә алганыбыз юк. Гитлерчыларның зур танк группировкасы һәм мотопе- хотасы оборонабызның үзәгенә — 74 нче километрдагы разъездга — үтеп кергәннән бирле, дивизиянең язмышы бик авыр хәлдә иде. Армия штабында да моны аңлыйлар иде булса кирәк. 7 августта мин түбәндәге приказны алдым: «...38 нче дивизия командирына. 74 нче километр разъездына үтеп кергән дошман танкларын һәм мотопехотасын ярым алка белән урап алуны оештырырга. Дошманга көнчыгышка, төньякка һәм көнбатышка таба җәелергә ирек бирмәскә. Ярым алкадан чыгарга маташа башласалар, аларны юк итәргә». Бар булган артиллерияне, резервларны һәм дивизия карамагындагы 86 ИПТАПны, төн үткәнче, разъезддагы дошман танклары үтәргә мөмкин дип саналган юнәлешләргә куеп чыктык. 13 нче танк бригадасы, барлык төзек танкларын эшкә кушып, көнчыгыш якны, тимер юл буйлап ярым алкага алды. Сигезенче августта, иртән сәгать икедә, мин командуюшийга приказның үтәлгәнен хәбәр иттем. — Бирешмәгез. Бүген безнең резервлар килә. Дошманны ычкындырмаска тырышыгыз. Әлегә сезнең бурыч шул. Андагы танкларны урап алып, тәмам тар-мар итеп ташларга кирәк. Камалган дошманга Плодовитоедан ярдәм үтәрлек булмасын! — диде командующий. Абганерово станциясе тирәсеннән 126 нчы дивизия частьләренә каршы немец һәм румын подразделениеләре әллә ничә тапкыр һөҗүм итеп карадылар. Гитлерчылар, станциянең төньягыннан килеп, разъездга үтеп кергән танк группалары белән кушылырга телиләр иде. Ләкин без аларга кушылырга ирек бирмәдек. 8 августта, ниһаять, безнең резервлар килә башлады. Тннгута тирәсендә шактый гына көчләр тупланды. Станциядән көньяктарак 13 нче танк бригадасы, безнең артиллерия полкы, ИПТАП частьләре һәм «Катюша»лар урнашты. Зеты авылыннан көньякка курсантлар килде. Командующий әле яңа гына фронтка килгән полковник Скворцовның 204 нче ерак көнчыгыш дивизиясен Һәм 254 нче танк бригадасын Юркино янына җибәрде. Шушы өстәмә көчләр, безнең дивизия частьләре белән берләшеп, оборонаны өзгән гитлерчыларны боҗра эченә алдылар һәм оборона сызыгында барлыкка килгән ачыклыкны капла 76 дылар. Гитлерчыларның 4 нче танк армиясе составына кергән йөздәп артыграк танкысы, бер дивизия мотопехотасы «капчык»та калды. «Капчык»ка кереп явызланган дошманга Плодовитоега кире кайтып китәргә дә ирек бирмәскә, ягъни аны көнчыгышка — Тингута станциясенә таба җибәрмәскә, күршебездәге 57 нче армиянең тылына үтеп китәргә дә мөмкинлек бирмәскә кирәк иде. Безнең разведчикларыбыз, Плодовитое тирәсеннән кайткач, гитлерчыларның көнчыгышта бик зур танк һәм мотопехота группировкалары туплаганын хәбәр итте. Гитлерчылар, танклар һәм мотопехотаны бер йодрыкка төйнәп, шушыннан һөҗүм башларга, көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан Сталинградка бәреп керергә чамалыйлар иде. Безнең дивизия полклары алдына бик җаваплы бурыч куелды: гитлерчыларның резервлары ныгытылган районны үтеп китә ал маска тиеш. Разъезддагы гитлерчылар, «капчык»ка эләгүләрен сизеп, көчләрен ашыга ашыга бир тирәгә җыйнадылар: 2 нче, 3 нче фермалар янында аларның 70 кә якын танкысы, танкка ата торган пушкалары һәм пехотасы әйләнмә оборона алды. 8 август контрударга әзерләнеп үтте. Кич белән генерал Шумилов мине һәм комиссарны күзәтү пунктына чакырды. Ялгызым гына генерал янына киттем — Молчанов полкларда йөри иде. Мин килгәндә командующий янында көньяккөнчыгыш фронтының штаб начальнигы генерал Захаров утыра иде. — Дивизиягез аркылы дошман танкларын үткәреп җибәргәнсез дә, хәзер шуларны тар-мар итә алмыйсыз икән, — диде генерал Захаров, мине шелтәләп. Дөрес сүзгә җавап юк, уңайсызланып, бер сүз дә дәшми тордым. — Училище курсантларының барлык полкларын сезнең карамакка бирәм. — Генерал Захаровның тавышы калын, сүзләре салмак иде.— Шуның өстенә сезгә ярдәмгә Танасчишинның мехкорпусы танкларын, 133 нче танк бригадасын һәм «Катюша»лар полкын җибәрәм. Әмма атаканы бик җентекләп әзерләгез. Бүген үк үз дивизиягездәге полк командирлары, артиллерия һәм полковник Скворцов дивизиясе белән дошманны күзәтүне оештырыгыз. Танклар белән бергә хәрәкәт итү планын эшләгез. Разъездга үткән дошман иртәгә юк ителгән булырга тиеш. Генерал Шумиловтан өстәмә күрсәтмәләр һәм киңәшләр алганнан соң, мин тиз генә дивизия штабына кайттым һәм телефоннан комиссарга шалтыратып хәзер үк штабка кайтырга куштым. Ул төнне штаб эшчеләреннән берәү дә йокламады. Аларны гына түгел, дивизиянең политбүлегендәге эшчеләрне дә мин полкларга җибәрдем. Сугышчылар белән сөйләшергә, аларга бурычның никадәрле җитди, җаваплы икәнлеген аңлатырга кирәк иде. Барлык частьләрнең командирларын җыеп участокны өйрәнү үткәрдек. Шуннан соң аз-маз тамак ялгап алдык. Штаб начальнигына Плодовитое авылы һәм Тингута урманчылыгы якларына разведка җибәрергә кушкач, адъютантым Петров белән, машинага утырып, 204 нче дивизиянең командиры полковник Скворцов янына киттем. Эңгер-меңгер чак. Дошманның разведка самолетлары кайтып киттеләр. Юлда баштанаяк коралланган Себер батальоны сугышчылары очрый башлады. Алар Скворцов дивизиясе тупланган урынга баралар иде. Ул дивизиягә мөһим бурыч — Юркино совхозы ягыннан контратака ясау бурычы йөкләнгән. «Әгәр күршенең бар солдатлары да болары кебек икән, мондый күршеләр белән эш чыгар төсле күренә», дин уйлап куйдым мин. Ләкин беренче тәэсир алдый да бит әле! Скворцов — өлкән яшьтәге, салмак хәрәкәтле, җирән сакал-мыек баскан бер полковник — без барганда Юркино совхозының сарык абзары печәнлегендә салам өстендә гамьсез генә сызгырынып ята иде. Шун 77 да ук аның урынбасары һәм штаб эшчеләре урнашканнар. Скворцов, фронт яки армия штабыннан тикшерергә килгән берәр вәкил дип белеп, башта мине кырыс кына каршы алды. Беренче сүзе итеп үзен тикшерүчеләрне яратмавын әйтеп куйды. Безнең кайдан һәм ни өчен килүебезне белгәч, елмаеп җибәрде һәм комиссары Колесник белән штаб начальнигы подполковник Слатовны чакыртты. Сарык абзарлары тирәсендә, штабыннан тыш, Скворцовның батальоннары, артиллериясе, машиналары, полкының тыллары тәртипсез рәвештә өелешкәннәр. Барысы да ялкау гына, эленке-салынкы йөренәләр. Беркем дә окоп казымый, маскировка турында да уйламый. Дивизиянең сугышка яңа килүе, дошман белән танышырга өлгермәве күренеп тора. Командирлар да әле Ерак Көнчыгыштан гына килгәннәр, сугыш чиркәнчеге алырга өлгермәгәннәр. — Нигә шулай бер урынга өелештегез? Окоплар казырга һәм маскировкалар ясарга уйламыйсызмы әллә? — дип сорамыйча булдыра алмады м. — Нигә үз-үзенне күмәргә? Без сукыр тычканнар түгел бит, Ерак Көнчыгыш солдатлары. Алар курка торганнардан түгел, — диде комдив тәкәббер генә. — Кара аны, полковник, иртәгә еларга туры килмәсен, — дидем мин, чынын да, шаяруны да бергә кушып. 204 нче дивизия һәм 254 нче танк бригадасы белән бәйләнеш мәсьәләләрен хәл иткәч, мин Скворцовка тылларын аерырга тагын бер мәртәбә дусларча гына киңәш биреп, дивизия КПысына кайттым. Дивизия штабының начальнигы хезмәтен вакытлыча башкаручы подполковник Суранов 38 нче дивизия штабының № 078 приказ проекты белән таныштырды. Бу приказ нигезендә болай эшләргә кушыла: майор Четверту- хнн һәм майор Петров полклары, дивизиягә тапшырылган Кызыл байраклы Житомир, Краснодар училищеларының курсант полклары, 18G ИПТАП, 13 нче һәм 133 нче танк бригадалары һәм «Катюша» полкы белән берлектә, полковник Скворцовның 204 нче дивизиясе, 254 нче танк бригадасы белән бәйләнешкә кереп, бронепоезд һәм армейский ПАПI ярдәме белән, 74 нче километрдагы һәм 1,5 отметкасындагы разъездга төрле яктан ударлар ясый, анда үтеп кергән дошман танкларын, мотопехотаны тар-мар итеп, оборонаның элеккеге халәтенә ирешә. Капитан Довиденко полкы, Кызыл байраклы Винница училищесы курсантлары полкы, дивизиянең танкка ата торган пушкалар дивизионы белән берлектә, ныгытылган райондагы оборонаны саклый, дошман резервларына оборонаны өзеп, гитлерчыларның камалыштагы танкларына, мотопехотасына кушылырга маташуларына мөмкинлек бирми. Менә шушы приказ нигезендә барлык частьләрдә атакага әзерлек бара башлады. Ул әзерлек эшләре 9 августка, көндезге берләргә, тәмам булды. Барлык частьләр һәм күршеләр белән элемтә булдырылды, җитәрлек кадәр боеприпаслар китерелде, кораллар әзерләнде. Алгы сызыктан Молчанов белән Лосев кайттылар. Артиллерия командующие, артиллерия полкына командир итеп 8 августта гына билгеләнгән майор Борисовка булышып, 186 ИПТАП батареяларына позицияләр сайлашып йөргән икән. — Артиллеристларга ышанып була. Сынатмаслар. Командирлары да тәҗрибәле, сугыш күргән егетләр. «1\апчык»тан бер генә танк та чыгыч кача алмас, алгы сызыкны да бер генә шайтан да өзә алмас кебек. Кырып-себереп түгәрбез үзләрен, — диде миңа Лосев, горурланып. I ПАП пушечный артполк пушкалар белән коралланган артиллерия полкы. 78 — Шулай да сак бул, подполковник! Монда артиллеристлар хәлиткеч көч булачак. Безне дә, үзеңне дә адәм көлкесенә калдыра күрмә. Андый-мондый хәл килеп чыкса, сезгә дә, безгә дә бу дивизиядән ычкынырга туры киләчәк. — Молчанов ярым шаярып әйтсә дә, аның бу сүзләрендә хаклык бар иде. Үзем дә арган идем, әмма комиссарның кыяфәте мине бөтенләй куркытып җибәрде. Ябыккан, яңак сөякләре калкып чыккан, күзләре кырысланып, усалланып калган. Дивизиядә ай ярым гына бергә булсак та, мин комиссарның гадәтләрен бик яхшы өйрәнгән идем инде. Фронтта хәлләр бераз уңайга киткәндә, алгы сызыкта тыныч вакытта ул шаярырга, хыялланырга ярата. Кайвакытта, шундый шуклыкларына карап, мин аның балалыгы чыгып бетмәгән дип тә уйлыйм. Әгәр шушы, балалар кебек яңгыратып көлә белгән, зәңгәр күккә сыенып шуышкан ак болытларга карап, әллә никадәр хыялланып ята ала торган кешенең йөзе кырыс, күзләре ачулы карыйлар икән, ниндидер ж,ит- ди хәлләр булган дип уйла. Комиссар дивизиядәге вак-төяк нәрсәләр өчен дә бөтен күңеле белән борчыла, хәрби эшкә җанын-тәнен бирә торган кеше иде. Шундый кешенең җаваплы бер һөҗүм алдыннан күңел кичерешләрен ничек аңламыйсың? Әгәр дә без бу җаваплы операциягә тиешенчә әзерләнмәсәк, каты һәм нык була белмәсәк, командование безнең аркадан сыйпамаячак. Борчылырлык иде шул... Әйе... Әгәр гитлерчылар резервларын китереп өлгертмәсәләр, «капчык»та калган танклар һәм мотопехотаны тар-мар итәрлек көч әзерләдек без. Артиллерия һәм пехотабыз бермә- бер көчле. Танклар бергәбер диярлек, ләкин безнең якта 40 ка якын «КВ* бар, калганнары да «Т-34» танклары. Гитлерчыларда исә күбрәк вак-төяк танклар. Шулар өстенә безнең солдатлардагы рухи өстенлекне дә искә алсак... Юк, без аларны тар-мар итәргә тиеш! Әмма сугыш — сугыш инде ул. Анда мең төрле көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасмыни?! Барысына да әзер булырга кирәк... 1өн йокысыз үтте. Дивизия штабы җибәргән разведка группасы таң атканда гына әйләнеп кайтты. Алар гитлерчыларның әлеге Плодовитее янына һәм аннан көньяктарак һаман танклар һәм мотопехота туплауларын хәбәр иттеләр. Безнең оборонаның алгы сызыгы каршысында дошманның танклардан һәм мотопехотадан торган аерым-аерым группалары тора икән. Разведка мәгълүматларын алганнан соң, мин шундый фикергә килдем: гитлерчыларның 4 нче танк армиясе Сталинград оборона дугасының көньяк канатында — Плодовитое тирәсендә туплануын дәвам итә, әмма көчле удар ясау өчен немецләр әле әзер түгел. 74 нче километрдагы разъездга 7 августта үтеп кергән танклар һәм пехота дивизиясе дошманның төп көчләренең бер кисәге генә булса кирәк. Безнең каршылыкны очратып, алар туктаганнар һәм хәзер төп көчләренең килүен көтеп торалар, күрәсең... Шулай уйларга нигез дә бар иде: гитлерчыларның танклары разъездны” алдылар, Абганерово — Сталинград трактын кистеләр дә 7 августтан бирле, әйләнмә оборона алып, шул урында тик торалар. Нигә тик торалар алар? Әсирләрнең сөйләвенә караганда, монда гитлерчыларның 14 нче танк дивизиясе танклары һәм 29 нчы мотодивизия частьләре тукталган иде. Штаб эшчеләрен, атака тәмам булганчы, дошман җиңелгәнче, частьләрдә булырга кушып, тараткан идек. Шуңа күрә, кичке аштан соң йоклап алырга дигән уебыз барып чыкмады. Бертуктаусыз телефон шалтырады, штаб янында гына миналар, снарядлар ярылды. Якында гына күк күкрәтеп, җир селкетеп, безнең 79 авыр «КВ»лар үтә торды. Бүген телефоннар да таләпчәнрәк шалтырый. снарядлар да усалрак тавышланып ярылалар, танклар да әллә канларга чакырган кебек, гүлиләрсыман тоела иде. <• * Менә 9 август та җитте. Чалт аяз. Иртә булса да, кояш бар көчен биреп кыздыра. Укчы батальон сугышчылары һәм училише курсантлары атакага кузгалу урыннарында — дошманнан 200—300 метрда гына яталар. Төн чыкканчы алар, сукыр тычканнар кебек, тирән казынып җиргә кергәннәр, пулеметларга, ПТРларга позицияләр әзерләгәннәр: яннарына барып җитмичә, аларны күреп тә булмый. Немец танклары гына урыннарыннан кузгалмаган. Алар кичәге кебек үк, пулеметлар, пушкалар белән уралып, төньякка һәм көнчыг.ышка сикерергә әзерләнгән бик зур җанварлар кебек, разъезд ягыннан карап торалар. Танкларның күбесе җиргә казып яшерелгән. Безнең өстә немецләр- нең ике разведка самолеты оча. Менә иртәнге сәгать биш. Барлык позицияләрдә командирлар «Ут ачарга!» дигән команда бирәләр. Унбиш минутлык артподготовка башлана. Күзәтү пунктыннан карап торганда артиллерия, миномет утыннан һәм танкка ата торган пушкаларның туры наводка белән бәрүеннән немецләргә бик каты зарар тигән, дип уйлаган идем мин. Артиллеристлар бердәм һәм бик төз ата кебек тоелган иде. Менә артналет тукталып, разъезддан көньяктарак янып утырган машиналарның кара төтен болытын җил куып тараткач, гитлерчыларның 70 ләп танкларыннан бары 4 сенең генә зарарланганын күрдем. Башкалары, берни булмагандай, безнең өскә ут сибәләр иде. Димәк, артиллеристлар күбрәк шаулап, азрак эшләгәннәр икән. Безнең танклар исә артиллерия утына бөтенләй кушылмадылар. Биш сәгать унбиш минутта безнең танклар төрле юнәлешләрдән атакага киттеләр. Алар артыннан укчы частьләр һәм курсантлар кузгалды. Безгә бу юлы авиация дә ярдәм итә иде. Ләкин дошман авиациясе дә йокламый булып чыкты. Танклар атакага кузгалу белән күкне немец козгыннары өере басты. Безнең сафлар өстенә 30—40 ар фашист самолеты килә дә төрле зурлыктагы бомба яудыра башлый. Җир тетри, әйтерсең ниндидер гаять зур бер ерткыч җанварны җир астына ябып куйганнар иде, ул, чыдый алмыйча, кагыла, бәргәләнә- сугыла. Анда да, монда да туфрак фонтаннары күтәрелә. Атака башлануга Тингута станциясенә безнең бер бронепоезд килеп, шуннан торып артиллеристларга ярдәм итә иде. Танкларга һәм шул бронепоездга немецләр тәмам каныктылар. Гитлерчылар торган саен басымны көчәйтәләр, менә алар, бронетранспортерларга һәм автомашиналарга төяп, разъездга пехота ташый башладылар. Безнең частьләр 150 метр гына бардылар да атака зәгыйфьләнде. Танклар туктап калды, укчылар, ут давылына чыдый алмыйча, җиргә ятты һәм окоплар казырга тотынды. Солдатлар ачык кырда яталар. Снарядлар, миналар, бомбалар ява, пулялар ыжгыра. Янадан атакага күтәрелергә тырышып карасалар да берни дә чыкмады. Ике сәгать вакыт шулай авыр билгесезлектә, берөзлексез атышып үтте. Шул вакытта безнең күзәтү пунктына фронт штабының начальнигы генерал Захаров килеп керде. 64 нче армия командующие генерал Шумилов исә иртәдән бирле монда иде. Ике генерал да, сугыш барышын күзәтеп торганнан соң, мине һәм 133 нче танк бригадасы командирын (полковник, фамилиясе хәтеремдә калмаган) землянкага чакырып керттеләр, .. , меййЙ 80 — Нәрсә, полковник, атака тукталдымы? Барып чыкмадымы? Эшне ничек рәтлибез соң? — Захаровның тавышында ачыктан-ачык әрләү яңгырый иде. — Эшне барыбер рәтлибез. Монда бер генә гитлерчы да исән калмас, — дидем мин. — Әзерләнергә бер сәгать вакыт бирәм. Разъездга үтеп кергән танкларны һәм пехотаны кырып бетерүне таләп итәм. Оборона элеккеге халәтенә кайтарылган булырга тиеш, — дип боерды миңа генерал. Без, танкист полковник белән, землянкадан чыгып, өскә күтәрелдек. Нидер эшләргә, ниндидер ашыгыч чаралар күрергә кирәк иде. Өметсезләнеп, як-ягыма карандым. Күзәтү пунктыннан ерак та түгел үзәнлектә бригада командирының резервы — 10 «КВ» танкысы тора иде. — Танкларны үзебез белән алыйк та, сугышчан сафларга барыйк,— дидем мин. Полковникның хәле бик начар иде. Аның алгы сызыкка якынайган 20 танкысы, беркая да кузгала алмыйча, шунда туктап торалар. — Киттек, — диде ул. Мин машинамны чакырдым. Подполковник Лосев белән без, 10 танкны ияртеп, алгы сызыкка киттек. Ачык машинада утырып, танклар ияртеп бару бик куркыныч иде куркынычын. Тирә-якта берөзлексез снарядлар, миналар ярыла, һәр адым саен үлем сагалый иде. Күзәтү пунктыннан биш йөз метр да китмәдек, безнең танкларга дошман самолетлары ябырылды. Юнәлешне үзгәртергә, әледән-әле боры- лып-сарылып барырга туры килде. Алгы сафлар янында туктап торган танклар янына җиткәч, без машинадан төштек. Полковник, танклар янына барып, группа командирын чакыртып алды: — Резервны кушып, хәзер үк һөҗүм башлагыз! Флангтан кереп немец танкларын таранга алыгыз! Фашист тагараклары алдында «КВ» танкларының туктап калуына ничек оялмыйсыз? Марш!—дип кычкырды ул, ярсып. Безнең белән килгән танкларга кушылырга боерык биреп, һөҗүм башларга кушты. 32 танк, бердәм үкереп, алга ташландылар һәм разъездга таба киттеләр. Көнчыгыштан тимер юл буйлап 13 нче танк бригадасы танклары кузгалды. 38 нче дивизия, Скворцов дивизиясе частьләре, курсантлар, «Ура!» кычкырып, немец танкларын фланглардан үтә башладылар. Авыр «КВ» танклары гитлерчыларның танкка ата торган пушкаларын, пулеметларны сыта, изә иде. Менә алар немец танкларын таранга алырга киттеләр. Немецләр сафы каушады һәм артка тәгәрәргә кереште. Разъезддан көнчыгышта- рак тупланган немец пехотасы, танкларының тәртипсез кача башлаганын күргәч, шулай ук чигенергә, качарга тотынды. 13 нче танк бригадасы танклары аларны куа китте. Немец танкларының кайберләре генә 2 нче ферма ягыннан качып котыла алды. Калганнары разъезд янында кабер тапты. Соңыннан санап белдек: разъезд янындагы бәрелештә немецләрнең 100 дән артык танкысы, 26 бронетранспортеры бетерелгән иде. Гитлерчыларның 8 бом- бардировшигын бәреп төшердек. Кырларда, үзәннәрдә немецләрнең меңнәрчә үле гәүдәләре аунап калды... 500 гә якын солдат һәм офицер әсир төште. Трофей орудиеләрне, автоматларны, пулеметларны санап бетерерлек түгел иде... Атака тукталып калган иң кыен бервакытта, танклар ияртеп, җиңел машинага утырып сугыш эченә безнең килеп керүебезнең дә тәэсире булмый калмады. Курсантлар атакага күтәрелгәч, без дә аларга иярдек һәм, гитлерчыларны тәмам тукмап бетермичә, алгы сызыктан кайтмадык. Күзәтү пунктына без бик соң гына кайттык. Генерал Захаров та, Шумилов та анда иде әле. — Приказыгыз үтәлде. Разъезддагы һәм аннан көньяктарак булган дошман танклары һәм мотопехотасы юк ителде. Дивизиянең оборонасы элекке халәтенә кайтарылды, — дип командующийларга докладывать иттем. — Җиңү белән котлыйм, — дип, елмая-елмая, командующий миңа кулын сузды. — Дивизиянең барлык сугышчыларына һәм сезгә кушылган часть сугышчыларына рәхмәт белдерегез, — дип өстәде Захаров. Миңа кинәт кенә ничектер бик җиңел, бик рәхәт булып китте. Сугыш алдыннан булган борчылулар, газапланулар онытылды, мин дәртләнеп кычкырып җибәрдем: — Советлар Союзына хезмәт итәм! * « 9 августта, кич белән, мин 64 нче армия штабыннан 028 номерлы оператив приказ алдым. Приказ нигезендә майор Петров полкы, аерым миномет дивизионы һәм артиллерия полкының бер батареясы белән берлектә, 3 нче ферма сызыгында элекке оборона участогында кала. Майор Четвертухин һәм капитан Довиденко полклары үз участокларын 204 нче дивизия частьләренә тапшырырга, 10 августтан 11 енә каршы төндә Зеты авылыннан көнчыгышта тупланырга һәм, командующийның резервында саналып, батальоннарын тәртипкә салырга тиешле иде. Краснодар училищесы курсантлары 204 нче дивизия командиры карамагына, Житомирныкылар 126 нчы дивизиягә тапшырыла иде. Без 74 нче километрдагы разъезд янында ут эчендә кайнаганда, 62 нче армия частьләре Донның уң ярында гитлерчылар белән бик каты сугышлар алып бардылар. Паулюсның 6 нчы армиясе яңадан- яңа өстәмә резервлар китереп торды һәм бары тик коточкыч зур югалтулар бәрабәренә генә 15 августта Донның уңъяк ярын басып алды. Сталинградны көньяк-көнбатыштан яулап алуны планлаштырганда гитлерчылар командованиесе фон Готның 4 нче танк армиясенә зур өмет баглаган иде. Ул армия 5 августтан башлап төрле урыннарда 64 нче армиянең оборонасын өзәргә тырышып карады һәм 62 нче, 64 нче армияләрнең тылына үтеп китәргә азапланды. Фронт һәм 64 нче армия командованиеләре дошманның мәкерле планнарын алдан ук сизенеп өлгерделәр һәм гитлерчылар кайсы урыннан гына һөҗүм итмәсеннәр, шунда ук контрударлар оештырып, фашист-илбасарларны кыра тордылар. 74 нче километрдагы разъездда күп санлы танкларын, мото- пехотасын югалткач, гитлерчыларның 4 нче танк армиясе туктарга мәҗбүр булды. Гитлерчылар тар-мар ителгән частьләрен тәртипкә китерергә тотындылар һәм киң күләмдә разведка алып бара башладылар. Авызлары пешкәч, салкын суны да өреп кабарга әзер иде алар! Безнең күзәтчеләр 13 августтан башлап дошман танкларының һәм автомашиналарының күпләп-күпләп көньяктан Плодовитоега килүләрен хәбәр иттеләр. Бер көн эчендә генә дә гитлерчыларның 200 ләп танкысы һәм 800 автомашинага төялгән пехотасы килгән икән. Шуннан алдагы көнне генә командующий Шумилов миннән: — Дивизия кузгалырга һәм оборонага урнашырга әзерме?—дип сораган иде. Мин армия фронтларындагы хәлнең авырлыгын бик яхшы аңлый идем. Шуңа күрә дивизия әзер түгел, дип әйтергә телем әйләнмәде, йончыган, таркатылган батальоннарны, роталарны һәм штабларны рәткә салырга, сыкрап булса да, ике көн вакыт бирүләрен сорадым. — Бик озак юанырга өметләнмәгез. Дивизияне оборонага күчерү турында иртәгә үк приказ алырсыз, — диде Шумилов. 6. ,с. Ә.- № 5. Q Чыннан да, командующий икенче көнне үк башта телдән генә, аннары язма рәвештә миңа приказ тапшырды. Аңарда караңгы төшүгә юлга кузгалырга һәм 14 августта, иртә белән, Тингута урманчылыгы тирәсендә оборона полосасына урнашырга кушыла иде. Часть командирлары белән яңа урынга барып күзәтү үткәреп кайтырга дип җыенганда гына, күңелгә шом салып, телефон шалтырады. Петров шалтырата: 3 нче ферма янында урнашкан полкка дошман танклары һәм пехотасы һөҗүм итә башлаган иде. Күзәтүне полк командирларына һәм штаб эшчеләренең үзләренә генә тапшырып, шунда ук полк командирының күзәтү пунктына чаптым. Мин барганда сугыш кызып җиткән иде инде. Полк дошманнын 50 ләп танкысы һәм бер полк пехотасы белән сугыш алып бара иде. һавадан бомбалар ява. Җир селкенеп, тетрәп тора. Күзәтү пунктының түбәсеннән бертуктаусыз туфрак коела. Петровны көчкә таныдым. Каскасы да. киемнәре, бите дә бертөсле соры тузан, туфрак белән капланган. Кулында бинокль. Мин дә аның янына бастым. Бер атаканы кире кайтарганнар. Икенчесе башланган иде. — Бернигә карамый алга үрмәлиләр, — диде ул. — Эш кыенгарак китте. Дәшмәдем, хәлнең кыен икәнлеген бер карауда аңлап була иде. Ләкин мин. дошман никадәр генә ярсып алга үтәргә маташмасын, анын үз-үзенә ышанычы аз икәнлеген эчке бер сизенү белән төшенеп алдым. Мондый ышанмау, кыюсызлык бервакытта да уңай нәтиҗәгә китерми... Көндезге икеләргә таба дошманның икенче атакасын да кире кактык. Мин Петровны җиңү белән котладым һәм тиз генә Тингута урманчылыгына — күзәтү урынына киттем. Мин барганда андагы эш тәмам булып килә иде инде. Дивизия алдында торган бурычларны ачыклагач, урындагы хәлләр белән танышкач, дивизиянең яңа оборона полосасы элеккесе кебек үк җаваплы дигән фикергә килдем. 57 нче армия белән кушылган урындагы бу полоса гитлерчыларның Сталинградка көньяк-көнчыгыштан үтеп керү ихтималы бар урын дип санала иде. Армия командующие 38 нче дивизиянең аз санлы булса да тәҗрибәле, чыныккан икәнлеген искә алып, аны тагын төп юнәлешкә куйган иде. Армиянең Хәрби Советы безгә ышана дигән сү-з. Бусы әйбәт әйбәтен... Ләкин мине күп нәрсәләр уйландыра иде. Оборонаның алгы сызыгы бигрәк тә көньяктагы урман кыры бик зәгыйфь ныгытылган иде. Ара- тирә дотлар һәм дзотлар өчен чокырлар казып куйганнар да шунын. белән эшләре беткән. Тирә-якта комлык. Урманчылыкның көньяк чиге дә комлы калкулыклар буйлап үтә. Траншея һә?м окопларны колгалар. ботак-сатак белән сипләргә, ныгытырга кирәк булачак. Әллә никадәр җир эшләрен башкарырга кирәк. Ә вакыт? Аны каян аласың? 14 августта, иртә белән, полклар приказда күрсәтелгән урыннарына килде. Петров полкы элекке урынында калды. Четвертухин полкы һәм дивизиянең ОИПТДы 3 нче фермадан көнчыгыштарак һәм Тингута авылыннан төньяктарак калкулыкларда урнашты. Довиденко полкы Тингута урманчылыгының көньяк-көнчыгыш кырыен һәм 89,5 калкулыгының көньяк үрендә ныгыды. Довиденкога подполковник Сабировның 77 нче ныгытылган районыннан 43 нче ОПАБ 2 ярдәм итеп торырга тиеш иде. Килеп ныгып та өлгермәдек, 3 нче фермадан көнчыгыштарак — ике полк кушылган урынны дошман самолетлары бомбага тота башлады. • Сабиров — запастагы полковник. Хәзер Казанда яши. - ОПАБ — ныгытылган райондагы аерым пулемет-артиллерия батальоны. 6* 83 Утыз минутлык һөҗүмнән соң тирә-яктагы далага ут капты. Ачы зәһәр төтен җиргә сылана, тамакларны, борыннарны ачыттыра, күзләрне ашый иде. Авиация артыннан ук артиллерия һөҗүме башланды. Егерме минут бертуктаусыз аттылар. — Кузгалдылар!—дип кычкырды кемдер. Дошманның 60 лап тан- кысы һәм бер полк пехотасы атакага килә иде. Гитлерчыларның максаты ачык иде: алар, 74 иче разъездны алган кебек үк, Тингута станциясен алырга уйлыйлар, тимер юлга һәм Котельниково — Сталинград олы юлына чыгарга омтылалар иде. Немецләрнең һөҗүме шулкадәр көчле һәм нык булды, күзәтү пунктыннан карап торганда мин 3 нче ферма, урманчылык тирәләрендә безнең оборонадан бер генә нәрсә дә калмагандыр дип уйладым. Дивизиянең ОИПТДына һәм резерв батальонына дошман танкларына каршы чыгарга, аларны станциядән һәм станциягә якын калкулыклардан куып җибәреп, танкка каршы оборона оештырырга приказ бирдем. Артиллерия полкы һәм 43 нче ОПАБ дошманны тоткарлап торырга тиеш иде. Гитлерчыларның уе барып чыкмады. Полк сугышчылары дошманны оборонаның алгы сызыгына бик якын җибәргәнче дәшми-тынмый гына тордылар да, кинәт ут ачып, гитлерчыларны кыйнарга тотындылар. Кул гранаталары һәм танкка каршы гранаталар ярыла башлады. Унике танклары җимерелгәч, бер батальонга якын солдатлары үлгәч, немец-’ ләр Плодовитоега чигенделәр. 16 августта безнең янга фронт командующиенең урынбасары генерал Голиков килеп китте. Оборонаның ныклыгын тикшереп, сугышчан частьләрне карап кайткач, көндезге аш янында генерал Голиков безне Сталинград тирәсендәге хәлләр белән таныштырды. Хәлнең җитди, киеренке икәнлегенә басым ясап, ул бездән оборона эшләрен көчәйтүне, дошманның күп санлы танклары һөҗүмнәренә әзер торуны таләп итте, күзәтү, саклык чараларын арттырырга кушты. Моңарчы дивизия командованиесенә гитлерчыларның Сталинградны басып алу планнары тулысы белән мәгълүм түгел иде әле. Без 64 нче армия фронтындагы — Сталинградның көньягындагы һәм көньяк-көнчыгышындагы хәлләрне ачык белә идек. Гомуми обстановка белән танышкач кына, гитлерчыларның, көнбатыштан «келәшчә» ясап, фон Готның 4 нче армиясе белән Сталинградны алырга, 62 нче һәм 64 нче армияләрне камарга планлаштырулары ачыкланды. 62 нче армиянең каршылыгына очраган гитлерчыларның 6 нчы армиясе Донның уңъяк ярыннан бик еракта таптанып тора, резервлар китертә һәм елганы кичәргә әзерләнә. Көньяк-көнбатышта исә немецләрнең 4 нче танк армиясе, румыннарның 6 нчы армия корпусы белән бергә, 64 нче армиягә каршы яңадан-яңа көчләр тупларга мәҗбүр иде. Гитлерчылар, 64 нче, 62 нче армияләрнең тылларына үтеп китәргә теләп, көн саен һөҗүм итеп торалар, 6 нчы немец армиясенең Сталинградка үтүен җиңеләйтмәкче булалар... 64 нче армия командующие безнең янга көн саен диярлек килеп йөри. Хәрби Совет членнары И. 3. Сердюк, К. К. Абрамов һәм армия политбүлеге начальнигы полковник Смоляков дивизиянең үз кешеләре булып беттеләр. Алар дивизия командованиесенең, штабның, политбүлекнең эшенә көндәлек ярдәм күрсәтәләр, киңәш белән дә, практик яктан да булышлык итәләр иде. Алар ярдәмендә делегатларның партия җыелышын үткәрдек, командирларның һәм политработникларның киңәшмәсе булып узды. Полкларның партия сафлары бу көннәрдә алдынгы солдатлар, командирлар исәбенә шактый үсте: 180 нән артык кешене партиягә, 250 кешене комсомолга кабул иттек. Дивизия политбүлегеннән чыккан агитаторлар, хәлнең авыр, катлаулы һәм кискен икәнлеген бер бөртек тә яшермичә, сугышчылар арасында әңгәмәләр 84 ясап йөрделәр. 64 нче армия һәм безнең дивизия алдында торган кыен, ләкин изге бурычларны аңлаттылар. Алда торган сугышларга корал да, кешеләрнең үзләрен дә әзерләргә кирәк иде. 17 августта немецләрнең 4 нче танк армиясе частьләре 64 нче армиянең бөтен фронты буйлап яңадан һөҗүм башладылар. Алар көньяк- көнбатыштан Абганерово, Плодовитое станцияләре аша Сталинградка бәреп керергә уйлыйлар иде. Гитлерчыларның танк дивизияләренә ярдәмгә сансыз-исәпсез самолетлары очып килде. 20 август иртәсе. Дошман танкларының зур группировкасы һәм күп санда мотопехотасы безнең 38 нче һәм 15 нче гвардияче дивизияләр каршында тупланды. 21 августта, бик каты авиация һәм артиллерия әзерлегеннән соң, гитлерчыларның 24 нче танк дивизиясенең 150 дән артыграк танкысы һәм 297 нче пехота дивизиясе, безнең 15 нче гвардияче дивизиянең оборонасын өзеп, аны Приволжский совхозына чигенергә мәҗбүр итте. Бу — бик авыр хәл иде. Озакламый 38 нче дивизиянең сул флангысында танклар күренде. Алар, 80 бомбардировщик булышлыгы белән, тимер юл буйлап көньякка — 74 нче километрдагы разъездга, Тингута, Абганерово станцияләренә һөҗүм итә башладылар. Гитлерчылар, шушы урыннарны алып, 64 нче армиянең тылына чыгарга ләм бу вакытта көньяк-көнбатыштан һөҗүм итүче частьләре белән берләшергә уйлыйлар иде. 4 нче танк армиясенең частьләре 55 нче кило- • метрдагы разъездга һәм 57 нче армиянең бөтен фронтына һөҗүм итәләр иде. 38 нче дивизия бик авыр хәлгә төште. Безнең дивизия сугышчылары, Винница курсантлары һәм 43 ОПАБ белән берлектә, өч тәүлек буе бертуктаусыз каты сугыш алып бардылар. Туган җирнең һәр карыш җире кургашын, корыч белән чокылып, кан белән сугарылгач кына дошман анда үтә ала иде. Танклар камалышында калган кайбер батальоннар караңгы төшкәч, үзләрен йолып алырга килүче резервларны каршыларга кузгалдылар, дошман боерасын өзгәндә аңа күп бәла-казалар ясадылар. Үземнең аз санлы резервларымны — өйрәнү батальонын һәм ОИПТДны Mint көненә әллә ничә урынга күчерәм, чөнки тегендә дә, монда да бик кискен. каты бәрелешләр булып ала иде. Күзәтү пунктын бер көнгә сигез мәртәбә алыштырдык. Оператив группа белән бергә куркыныч туган һәр урынга бара-бара хәлдән тайдык. Бер үземә бар җиргә дә өлгерергә кирәк иде. Комиссарым Молчановны ул көннәрдә бөтенләй күргәнем булмады. Ул политбүлек кешеләре белән алда — подразделениеләрдә кайнаша. Кайвакытта, минут саен өзелеп торган элемтәне ялгаганда, телефон аша гына ара-тирә сөйләшеп ала идек. Дивизия полкларында югалтулар гаять зур иде. Җаен туры китереп, мин генерал Шумиловтан: — Дивизияне тулыландырырга уйлыйсызмы? — дип сорадым. Ул кашларын гына җыерды: — Якын араларда бер генә кеше дә көтмәгез. Гитлерчыларның танклары, ниһаять. Тингута урманчылыгын алдылар, артиллерия, авиация һәм танклар ярдәмендә алар урманчылыктан теньяктарак тимер юлга чыктылар. Бераздан Тингута авылын да алып, станциягә якын гына калдылар. Әмма аннан ары аларга көньякка, 64 нче армия тылына һәм Сталинградка үтеп китәргә ирек бирмәдек. Полкларны үз вакытында урыннан урынга күчерү, артиллеристларның ста маневрлары дивизиягә гитлерчыларның дәвамлы атакаларын кире кагарга мөмкинлек бирде. Азмы-күпме тын алырга җай чыккач, дивизия, яңа приказ нигезендә, позицияләрен башка частьләргә тапшырып, яңа оборона полосасына күчте. Көнчыгышка һәм көньяк-көнчыгышка йөз тотып, Петров һәм Четвертухнн полклары беренче эшелонда — Зеты авылыннан ун 85 километрда урнаштылар. Довиденко полкын һәм ОИПТДны икенче эшелонга куйдык. Дивизия дошман танкларын һәм мотопехотасын көньякка һәм көнбатышка үткәрмәскә, гитлерчыларга 64 нче армия тылына җәелергә мөмкинлек бирмәскә тиеш иде. Шул ук вакытта безнең дивизия һәм Винница училищесы курсантлары 64 нче армия командующиеның резервлары булып та санала иде. * $ # Сталинград далалары яна. Авиабомбалар, снарядлар һәм яндыргыч пулялардан төрле урыннарда янгын чыккан. Ялкын телләрен җил куа, коры үләнне ут ялап кына бара. Гитлерчылар, Сталинградны саклаучыларның теңкәсенә тиярга теләп, аларны интектерер өчен, махсус яндыргыч бомбалар һәм снарядлар белән далага ут төртәләр, оборонада торучыларны ут боҗрасы эчендә калдыралар иде. Далалар яна. Ә без һаман сугышабыз. Гитлерчылар безнең сафлар өстенә листовкалар ташлыйлар: «Артыгызда Идел, як-ягыгызда танкларның корыч стенасы. Бирелегез!», диләр... Үз каннарына үзләре буылган гитлерчылар алга ыргылалар... Безнең солдатларның тәҗрибәләре көннән-көн арта бара. Алар дошманны торган саен аяусызрак, рәхимсезрәк тукмыйлар. Ялны, ашау- эчүне онытып, көйдергеч кояш нурлары астында, тугай илнең һәр карыш җире өчен корыч ныклык белән арсландай сугышалар. 3 нче ферма янында һәм Тингута урманчылыгы тирәләрендә Довиденко полкы сугышчылары гитлерчыларның алты танк атакасын кире кактылар, бер көн эчендә 22 танк, 1 батальон немец пехотасын юк иттеләр. Дошман дивизия КПысын ике мәртәбә камарга тырышып карады, ләкин икесендә дә, безнең ПТРчыларның һәм автоматчыларның утына түзә алмыйча, хурлыклы рәвештә качып китте. Сугыш иң кызган чакларда да, күз күрмәс, колак ишетмәс каты утлы өермәләрдә дә элемтәбез өзелмәде. 5 августта гына дивизиягә, килгән булса да таләпчән, кыю, тапкыр Ф. Д. Токарев элемтәне бик тиз җайга салды. Кирәк чагында полклар белән дә, күршеләр белән дә, теләсәң армия штабы белән дә сөйләшеп була иде. Элемтәче солдатлар Амангул Умеров, Шакиров утлы фонтаннар арасында, шул гарәсәт, шул җәһәннәм эчендә дә алгы сызыкта йөриләр, элемтә өзелгән урыннарны ялгыйлар, төзәтәләр иде. Бу сугыш вакытында туган батырлык үрнәкләрен санап бетерерлек түгел. Командирлар, политработниклар һәм солдатлар, сугыш тынгач, иптәшләренең батырлыклары хакында сокланып һәм горурланып сөйлиләр иде. Урманчылыктан көнбатыштарак, 3 нче ферма тирәләрендә, майор Четвертухинның полкын дошман танклары чолгап ала. Батальоннарда һәм батареяларда боеприпаслар калмаган диярлек. Дивизия белән дә, башка полклар белән дә элемтә бер арага туктала. Нишләргә? Полк штабы начальнигы элемтәче Сагындыковны дәшеп ала да аңа донесение язылган пакетны тапшыра: — Пакет дивизия штабына я командирына тапшырылган булырга тиеш. Әмәлен үзең тап! Берничә секундтан, атка атланган Сагындыков дивизия командирының күзәтү пунктына чаба. Тирә-якта снарядлар, миналар ярыла, пулялар сызгыра. Гитлерчылар, автоматлардан, пулеметлардан атып, кыю элемтәченең юлын кисәләр. Сагындыков үлән арасына капчык кебек атылып төшә, яраланган аты чабып күздән югала. Немецләр солдатның эше бетте дип уйлыйлар. Янына килеп карыйлар да, кире чабып китәләр. Шуны гына көткән Сагындыков шуыша башлый. Ул пакетны 86 миңа шулай китереп тапшырды. Мин Сагыпдыковны кыюлыгы өчен котлап кулын кысып: — Сине хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итәм, рәхмәт, — дигәч, ул елмаеп: — Советлар Союзына хезмәт итәм,— диде. Элемтәче Сагындыков «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде һәм дивизиядә аның турында махсус җыр чыгардылар... Ике төркем сугышчылар камалышта калалар. Өзелгән элемтәне ялгауны элемтәчеләрдән Дмитриенкога кушалар. Ул, төнге караңгылыктан файдаланып, мең төрле хәйләләр табып, гитлерчыларның сугышчан сафлары аша үтә һәм шул ук төнне иптәшләре янына кайтып, ышанычлы юллардан аларны камалыштан алып чыга. Петров полкында отделение командиры булып хезмәт иткән Кур- вантаев элекке сугышларда да үзен батыр йөрәкле, курку белмәс итеп таныткан иде. Менә аларның батальонына румыннар һөҗүм итә башлый. Курвантаевлар взводы аерата кыен хәлдә кала. Румыннар, фланглардан үтеп чыгып, калкулыкка урнашкан батырларга бирелергә тәкъдим итәләр. Иң кыен чакта взвод командиры һәлак була. Курван- таев командир урынына баса һәм әйләнмә оборона оештыра. Румыннар һаман якынаялар. Арадан бер куркак дошманга бирелергә маташа. Курвантаев хыянәтчене атып ега һәм, окоп өстенә басып, кычкыра: — Ватаныбыз һәм якташларыбыз — казакълар безгә куркаклар, хыянәтчеләр белән әнә шулай гына сөйләшергә куштылар! Тингута урманчылыгыннан төньяктарак исемсез калкулыкта да авыр сугышлар булды. Анда кече лейтенант Безгомоловның бронебойчылар взводы һәм лейтенант Сусловның минометчылары оборона тота иде. Безнең минометчылар дошманның ике ротага якын солдатын кырып салалар. Гитлерчылар пехотага ярдәмгә 20 танк җибәргәч кенә, калкулыкны саклаучыларның эше авырая. Безгомолов бронебойчылары дошманның 6 танкысын яндыралар. Шушы сугышта лейтенант Суслов авыр яралана. Взвод командиры урынына сержант Елинский баса. Миналар калмый, автомат һәм пулеметларга патроннар да бетеп бара. Шулай да беркем дә чигенми. Контратака ясап гитлерчыларны куып җибәргәнче бер кечкенә төркем совет кешеләре калкулыктан китмиләр. Наводчик Джумабаевның батырлыгы да таңга калырлык: батыр наводчик урманчылык янында 6 танкны җимергән. Лейтенант Оразбаев взводы да гитлерчыларның биш атакасына каршы тора. Патроннар, граната калмагач, Оразбаев солдатларын кул сугышына күтәрә һәм румыннарны куып җибәрә. Кыюлар взводы 12 румын солдатын һәм офицерын кадап үтереп, 5 сен әсир ала. Сталинградка илтә торган юлларда Казагстан егетләре әнә шулай сугыштылар. СТАЛИНГРАД ЯНЫНДА ОБОРОНА СУГЫШЛАРЫ 1942 елның 23 августы безнең өчен авыр истәлекләр калдырган көн булды. Ул көнне Паулюсның 6 нчы армиясе, күп санлы бомбардировщиклары ярдәмендә, Вертячий-Песковатка участогында 62 иче армиянең оборонасын өзде һәм, кичкә таба, Рынок-Ерзовка поселоклары участогында безнең гаскәрләрне кысрыклап, Сталинградтан төньяк-көнба- тышта Иделгә чыкты. 62 нче армия Сталинград фронты гаскәрләреннән киселеп калды һәм Сталинградтан еракта — Көньяк-көнбатыш фронты составында сугышлар алып бара башлады. Гитлерчыларның 6 нчы армиясенә аларның 4 нче һава флоты да ярдәмгә килде. Коры җир гаскәрләренә ударны көчәйтергә мөмкинлек 87 эирү өчен, Сталинградны саклаучыларны һәм халыкны куркыту өчен гитлерчылар авиациясе ул көнне шәһәр өстенә 2000 тапкыр диярлек очып килде. Дошманның 100—200 ләп бомбардировщигы өзлексез һавада булды, алар, усал улый-улый, завод-фабрикалар, халык яши торган кварталлар өстенә меңнәрчә фугаслы һәм яндыргыч бомбалар ташлыйлар, торак йортларны, мәктәпләрне, больницаларны, Идел ярындагы нефть саклагычларны — барысын да бомбага тоталар, шәһәр хуҗалыгын җимерәләр иде. Шәһәр коточкыч зур бер ут учагына әйләнгән иде. Ләкин шәһәрне саклаучылар арасында да, халык арасында да гитлерчылар көткән паника күренмәде. Дошманга каршы бөтен шәһәр халкы көрәшә иде. Сталинградка килү юлларын һавадан генераллардан Красовский, Хрюкин һәм Руденконың авиоберләшмәләре саклый иде. Безнең зенит- чиклар һәм истребительләр 23 августта гына да дошманның 100 дән артык самолетын бәреп төшерделәр. Шәһәр халкы да тик ятмый: янгыннарны сүндерә, материал байлыкларны, кешеләрне коткару юлларын эзли иде. Завод җиһазларын, больницаларны, мәктәпләрне, хатын-кызларны һәм балаларны эвакуацияләргә кирәк иде. НКВД частьләре, ополченецлар, эшчеләр, кыскасы — бар халык шәһәрне сакларга басты. Озакламый аларга ярдәмгә хәрби частьләр килеп җитте. Шәһәрнең төньяк бистәләренә үтә алган гитлерчылар алга уза алмадылар. Фашистларның 4 нче танк армиясе, көньяк-көнбатыштан Бекетовка, Красноармейск тирәсеннән һәм Сталинградтан көньяктан, безнең 64 нче һәм 57 нче армияләребезнең оборона сызыгын өзеп, Иделгә үтәргә берничә мәртәбә талпынып караса да, планнары барып чыкмады. Не- мецләр 74 нче разъездда шактый көчләрен югалтканнар, аларның бу юнәлештәге көчләре дә зәгыйфьләнеп, йомшап калган иде инде. Дошманның бик нык кыйналган 48 нче танк корпусы Сталинградка көньяктан һөҗүм итү уеннан баш тартырга мәҗбүр булды. Мин шул көнне Тингута урманчылыгыннан төньякта йөргәндә бер чокырда яраландым: сул ботымны пуля тишеп чыкты. Дивизия медсанбатына китергәндә һушымны җуеп бара идем инде. Зеты авылына урнашкан медсанбатта, машинадан төшергәндә, һушыма килеп, ординарецым Сидорның агарып каткан йөзен күрдем. (Ул мине үлгән дип уйлаган булса кирәк.) Сидор носилкага барып тотына, ничектер ярдәм итәргә тели, кабалана иде. Күңелем нечкәреп китте. Дивизиянең вакытлыча командиры булып артиллерия начальнигым подполковник Анатолий Иванович Лосев калды. Операция өстәленә яттым. Борыныма ачы дару исе килеп бәрелде. Күз алдымнан бөтен үткән тормышым: уку елларым, фронтларда йөрүләрем үтте. «Шулай итеп мин дә сафтан чыктыммыни? Шундый катлаулы, авыр вакытта дивизияне ташлармын микәнни?» дип уйладым. Баш хирург майор Ниммерның кырыс йөзенә күпме генә карасаң да берни белеп булмый. Мин Ниммерга һәм аңа сүзсез генә булышып йөргән хәрби врач майор Зюзюкинга текәлеп карыйм, каты авыртудан тешләремне кысам, ә үзем: — Яра бик тирәнме? Сөяккә тимәгәнме? — дим. Ләкин алар бер сүз дә дәшмиләр, үз эшләренә йотылганнар. Операция тәмам булгач, майор Зюзюкин икенче бер врачка: — Бик тизлек белән Сталинградка, госпитальгә илтегез!—диде. Сталинградка!.. Әйтергә генә ансат... Алар, медсанбат кешеләре, моннан 30 километрдагы шәһәрдә ни барганын белмиләр... Сталинград өстендәге куе төтен болытын гадәти бернәрсә дип уйлыйлар, күрәсең. Мине фронттан ераграк, тынычрак урынга — Сталинградка, госпитальгә озаталар янәсе! Мыек астымнан гына көлемсерәп куйдым. Шулай да каршы килеп тормадым. Мине Сталинградка озатырга җыендылар. 88 Юлга чыктык... Нәриман авылына килеп җиткәндә мин шоферга Сталинградның көньягындагы, безнең армиянең тыл частьләре һәм дивизиянең складлары урнашкан Бекетовка авылына борылырга куштым. Бекетовканы да туктаусыз бомбага тоталар икән. Тик әлегә бомбалар авыл читенәрәк төшкән. Кырыйдагы өйләр җимерелеп, җир белән тигезләнгәннәр. Ә авыл уртасы беркадәр исәнрәк күренә иде. Мине бер землянкага алып керделәр... Тыл буенча урынбасарым һәм майор Зюзюкин икенче көнне таң белән минем янга килеп җиттеләр. Алар телдән генә армия командующие генерал Шумиловның приказын тапшырдылар. Генерал мине Иделнең сулъягына урнашкан госпитальгә озатырга кушкан иде. Приказга каршы чыгу килешмәсә дә, мин командующий исеменә рапорт яздым: Идел аръягына озатмауларын, дивизия исемлегеннән төшермәүләрен үтендем. Рапортны Зюзюкинга бирдем. Ул, минем белән риза түгеллеген сиздерсә дә, карышырга базмады: рапортны командующийга тапшырырга булды. Биргәндерме-юктырмы, анысын белмим. Дөресен әйткәндә, мине ул нәрсә кызыксындырмый, фронттагы хәлләр ныграк борчый иде. Тыл буенча урынбасарыма обстановканы белдереп, дивизия полкларының хәле белән таныштырып торырга куштым. Комиссарны бик күрәсем килә. Ләкин фронтта хәл бик авыр, шуңа күрә Молчанов полкларны ташлап китә алмый иде. Көн саен яныма килеп йөргән штаб эшчеләренең, политбүлек, тыл һәм медсанбат кешеләренең хәбәрләре белән канәгатьләнеп яшәргә туры килде. Алар миңа сугышның барышы, дивизия алдындагы яңа бурычлар, аларның үтәлеше турында шактый тәфсилләп сөйләп торалар иде. Бераздан минем землянкага тыл штабыннан телефон үткәрделәр. Хәзер мин, теләгән вакытымда, дивизия штабына шалтырата һәм кирәк тапканда киңәш-фи- кер әйтә ала идем инде. Дивизия гаскәрләре сүз әйтерлек түгел, әйбәт сугышалар, мин командирларыма, солдатларыма ышана идем. Лосев белән Молчановның кь!ю кешеләр икәнен белгәнгә, дивизиягә дөрес юл күрсәтә алуларында да шикләнми идем. Күңелгә төрле шик-шөбһәләр килсә дә, аларны искә төшерү белән тынычлана төшәм, үзем белән бергә сугышкан, үзем ышанган, яраткан кешеләрнең сынатмаулары бер рәхәтлек, горурлык бирә иде. * * * Көньяктан Иделгә үтеп чыга алмагач, немецләр тактикаларын үзгәрттеләр. Алар 48 нче танк корпусларын ашыгыч рәвештә 64 нче армиянең оборона үзәгенә — көньяк-көнбатышка күчерделәр. 29 августта гитлерчылар, бик каты авиация һәм артиллерия әзерлегеннән соң, Капкинский һәм Тебектенерово участогында — полковник Сорокинның 126 нчы дивизиясе позицияләренә һөҗүмгә күчтеләр, һәм, бернинди югалтулар белән дә исәпләшмичә, дивизиянең оборонасын өзеп, 30 августта Гавриловка янына барып чыктылар. Шул ук вакытта 120,2 нче биеклегеннән һәм 55 нче километрдагы разъезддан Тингута, Бекетовка юнәлешендә аларның күп сандагы танклары һәм самолетлары кузгалды. Бу урындагы сугышларга гитлерчы- лар берьюлы 300 ләп танк, 1000 гә якын самолет, әллә ничә дивизия мотопехота керттеләр. Дошманның, безнең тылга үтеп, 64 нче һәм 62 нче армияләребезне урап алуы куркынычы туды. Ул армияләр һаман да оборонаның тышкы дугасында — Калач тирәсендә, Дон елгасы буенда һәм көньяк-көнбатышта Сталинградка килү юлларында сугышалар иде. Дошманның планын бик тиз сизеп алган Сталинград фронты командованиесе 62 нче, 64 нче армия гаскәрләренә оборонаның урта дугасы- 89 на — Рынок — Орловка — Новый Рогачик рубежына, Россошка, Черв- ленная елгалары буена чигенергә приказ бирде. 38 нче дивизия, командующийның резервы буларак, үз карамагындагы 47 нче һәм 171 нче ОПАБ частьләре белән берлектә, позициясен ташларга һәм 27 августта таң атканчы 118,3 нче биеклеге, Тингутаның төньяктагы, Червленная елгасының төньяк-көнбатыш яры рубежына барып җитәргә приказ алды. Дивизия дошман танкларын һәм мотопе- хотасын көньяк-көнбатышка үткәрмәскә, аларның, Абганерово ягыннан килүче частьләр белән берләшеп, 64 нче армиянең тылына чыгарга маташуларын өзәргә тиеш иде. Дивизиянең тылы һәм медсанбаты 31 августта Бекетовкага чигенде. Минем блиндажыма штаб, тыл һәм медсанбат эшчеләре тулды. Алар фронттагы хәлләр, дивизиядә булган үзгәрешләр белән таныштырдылар. Көньяк-көнбатыштан, Зеты, Блинкиновка, Нәриман авыллары аша дошманның 200 дән артыграк танкысы һәм ике дивизия мотопехотасы һөҗүм итә, дошманның танклар белән көчәйтелгән 297 нче дивизиясе бер үк вакытта көньяктан Сталинградка омтыла икән. Армиянең сул флангысын каплап торган безнең 38 нче дивизия бигрәк тә авыр хәлгә калган, аңарга танклар һәм авиациянең иң каты ударларына каршы торырга туры килгән. Дивизиянең уң флангысындагы полк, 254 нче танк бригадасы белән берләшеп, дошман танкларының һәм пехотасының өч зур һөҗүмен кире каккан, гитлерчыларның 29 танкысын яндырган, җимергән, 8 орудиесен, 40 автомашинасын, 2 батальон гаскәрен юк иткән..* Ләкин әллә нихәтле танклары, самолетлары булган дошман, бернигә карамастан, алга ыргыла иде. Безнең частьләр 31 августка каршы төндә яңа рубежга чигенделәр. Сталинград өчен сугыш аерата аяусыз төс алды. Ерак оборона корылмаларыннан чигенгәндә үк бик зур югалтуларга дучар булган берләшмәләр, әле юньләп коралланырга да өлгермәгән хәлдә, Сталинградның урта оборона корылмаларына урнашып кына маташканда, гитлерчылар яңадан көчле һөҗүмгә күчтеләр. Бик ныклап үткәрелгән авиация һәм артиллерия әзерлегеннән соң, гитлерчыларның 300 дән артыграк танкысы Цыбенко, Гавриловна, Нәриман участогында һөҗүмгә кузгалды һәм, безнең оборонаны өзеп, тимер юл буйлап алга бара башлады. Алар шул ук көнне Бассаргииоразъездына да килеп чыктылар. Гитлерчылар безнең 62 нче һәм 64 нче армия гаскәрләребезне оборонаның эчке корылмаларына чигенергә мәҗбүр иттеләр. 64 нче армия 2 сентябрьдә Сталинградның көньяк-көнбатышында — Песчанко-Ивановка рубежында оборонага урнашты. Ул көннәр бик хәвефле, бик куркыныч иде. Фронтларның һәм армияләрнең Хәрби Советлары, гитлерчыларны Сталинградка үткәрмәскә чакырып, Сталинградны саклаучыларга мөрәҗәгать иттеләр. 64 нче армия командующие генерал Шумиловның 2 сентябрьдәге приказында: «...Хәзер күрсәтелгән рубеж — соңгы сызык ул, аннан ары дошман бер адым да үтәргә тиеш түгел! Чигенергә урын юк! Безнең артыбызда Идел һәм Туган илебез. Бер адым да чигенмәскә! Чигенеп хурлыкка калганчы, данлы үлем белән үлә белик!» — диелә иде. Шул ук көннәрдә 1918 елгы атаклы Царицын оборонасына катнашучылар гаскәргә мөрәҗәгать белән чыктылар. Кулымда әле типографиядә яңа гына басылган, буяу исе килеп тора торган мөрәҗәгать. Имзаларны карыйм: элекке 1 нче Атлы Армиянең 4 нче кавдивизиясе взвод командиры А. С. Назаров, 18 нче кавдивизиянең 3 нче атлы ба- тареясының элекке командиры А. Г. Тровянков, элекке артиллерист наводчик Кызыл Байрак орденлы В. Н. Смолин, элекке сугышчы Н. В. Петров. Алар болай дип язалар иде: «...Әгәр Сталинградны саклаучылар барлык көчләрен бергә тупласалар, дошман тармар ителә 90 чәк—без моңа бик нык ышанабыз. Шундый итеп тукмагыз дошманны, сезнең хактагы, Сталинградны саклаучы батырлар хакындагы дан гасырларга китсен!» Безнең дивизиядә героик Царицын оборонасында катнашкан сержант Котенко бар иде. Ул барлык подразделениеләрне йөреп чыкты. Цари- цынны саклаучылар күрсәткән батырлык, ныклык турында үз күзе белән күргәннәрне солдатларга сөйләде. Котенко, бик яхшы агитатор булу эстенә, батыр йөрәкле разведчик та иде. Ул, дошман тылына әллә ничә кат үтеп кереп, бик кыйммәтле мәгълүматлар алып кайткан иде. Сүзе белән генә түгел, батыр йөрәге белән дә үрнәк булган бу карт сугышчының безнең солдатлар арасында абруе бик зур иде. Мондый авыр көннәрдә шундый ышанычлы, төпле агитаторлар безнең өчен бик файдалы булдылар. Армиянең Хәрби Советы мөрәҗәгатенә һәм Царицынны героик саклаучыларның чакыруына җавап итеп, дивизия сугышчылары изге антларын кабатладылар: Үләргә, әмма приказсыз позицияләрне дошманга бирмәскә! Сугышлар көннән-көн аяусызрак, катырак була барды. 1 сентябрьнең иртәсендә дошманның 2 полкка якын пехотасы, 70 танк белән берлектә, Бекетовкага килү юлларындагы 125,0 һәм 128,2 нче биеклекләренә ташландылар. Өч курган уртасындагы 128,2 нче биеклегенең безнең өчен әһәмияте бик зур иде. Аны алсалар, немецләр Сталинградка, Бекетовкага, Красноармейскига, көньяктан Иделгә кадәр үтәргә мөмкин булган барлык юлларга хуҗа булалар иде. Генерал Шумилов бу биеклеккә аеруча игътибар бирә иде. Лосевка, дивизия белән вакытлыча җитәкчелек итү өстенә, артиллерия командующие буларак та бик күп һәм катлаулы эшләр алып барырга туры килде. Шушы кыен обстановкада аңа ярдәм кулы сузарга кирәк иде. Ярдәмне аңа генерал Шумилов үзе бирде. Мин госпитальгә киткәннән бирле Шумилов дивизияне бервакытта да күзеннән ычкындырмады. Ә мин, турылыклы ординарецым Сидор Новгородовның боерыкларын үтәп, урында ятам. Медицина хезмәтләре капитаны врач Нина Митрофановна Хасина миңа авыз ачарга да ирек бирми. Мин, култык таякларына таянып булса да ишек алдына чыгыйм әле, сыңар күзем белән генә булса да шәһәр өстендә барган сугышларны, тирә-юньне карыйм дип ялынсам да Нина Митрофановнаны күндерә алмыйм. Ул: — Баш хирургның һәм командирның приказын боза алмыйм. Сезгә торырга ярамый, — дип кырт өзә иде. Бүген менә шул аз сүзле врач медсанбатның Бекетовкага күчүен әйтте. 13 сентябрьгә кадәр дивизия хәрәкәттәге оборонада булды: армиянең башка частьләрен тылдан каплап, Елхи һәм Ягодный хуторлары тирәсендә гитлерчыларның танк һәм пехота атакаларын кире кагып торды. 13 сентябрьдә командующий. 661 нче һәм 662 нче ОПАБ частьләрен аңа буйсындырып, дивизияне ПТР батальоны белән берлектә армиянең сул флангысына күчерде. Дивизия, 36 нчы гвардия дивизиясе частьләрен алыштырып, яңа оборона полосасына урнашты: беренче эшелон 125,4 нче һәм 112,1 нче биеклекләрен һәм 1,3 курганының көньяк-көнбатыш якларын һәм Ивановка авылының көнбатыш кырын алды. Бу җирләр оборона өчен бик уңайсыз, кояшта көеп беткән ачык урыннар иде. Сул флангта Ивановка авылыннан Червленная елгасының «сулъяк яры буйлап үзәнлек сузыла. Петров полкы каршында гына тирә- яктагы курганнарга баш булып 128,2 нче биеклеге тора, ә ул биеклектә гитлерчылар иде. 91 Төнлә безнең частьләр оборона позицияләренә урнаштылар. Көндез, эсселектән һәм сусызлыктан барысы да газап чиккәндә, немецләрнең 60 танкысы һәм 2 полк пехотасы безнең частьләргә һөҗүм итте. Җир гагын калтырарга һәм, зәһәр, ачы төтен чыгарып, тетрәргә кереште. Барысы да бетте, бу металл һәм ут җәһәннәмендә берәү дә калмагандыр дип уйларлык иде. Әмма берәү дә качмаган, барысы да туган җир куенында сыеныр урын тапкан иде... $ Купоросное тирәсендә гитлерчылар Иделгә килеп җиттеләр. Фронттан алынган сводкалар һәм разведка мәгълүматлары 62 нче армиянең бүленеп калганын раслады. Ул армия, фланглары белән Идел ярына таянып, гитлерчыларның өзлексез атакаларын кире кагып тора иде. Гитлерчылар 62 нче армиягә каршы, Паулюсның 6 нчы армиясеннән тыш, 4 нче танк армияләренең бер өлешен дә ташладылар. 15 сентябрьдә Мамай курганы янында дошман шәһәргә якын ук килде. Күзләре тонган фашистлар, солдатлары кырылуга игътибар итмиләр, һаман яңадан-яңа көчләр ташлыйлар, тар гына аралыкларга да 200 ләп танк, 1—2 моторлаштырылган яки пехота дивизиясе кертәләр иде. Шул корычка һәм тимергә төренгән частьләргә һавадан -меңнәрчә самолет ярдәм итеп тора. Гитлерчылар Сталинградны саклаучыларны Иделгә алып ыргытырга, армияне аерым-аерым кисәкләргә бүләргә маташалар иде. Гитлерчыларның югалтулары чиксез зур иде. Әмма акылдан язган Гитлер Сталинградка яңадан-яңа дивизияләр җибәрә, сугышта йончыган дивизияләрен өстәмә көчләр белән тулыландыра иде. Немецләрнең танк, моторлаштырылган һәм артиллерия частьләре берөзлексез килеп кенә тора иде. Сталинград янына Гитлер үз ордасының бар мактанычын туплады. Ләкин ул орда шәһәрнең утлы стеналарын үтеп чыга алмады. Немецләр бер урында таптаналар, монда җәелеп сугышырга далалар юк, тирән чокырлар, камыш өйләр, завод корылмалары дошман техникасына борылып-сарылып йөрергә комачаулыйлар иде. Немец фашист генералы Ганс Дёрр «Сталинградка поход» исемле китабында соңыннан болай дип язды: «һәр йорт, цех, су башнясы, тимер юл дамбасы, стена, подвал өчен дә, һәм хәтта җимерекләр өеме өчен дә аяусыз канлы сугыш барды. Бу сугыш үзенең коточкыч расходлары ягыннан танылган беренче бөтен дөнья сугышы белән дә чагыштырырлык түгел иде. Дошман белән безнең ара гаять дәрәҗәдә якын. Авиациянең һәм артиллериянең өзлексез эшләп торуына карамастан, якын сугыштан чыгып булмый. Руслар җирле шартлардан оста файдаланалар, маскировка ысулларын, баррикадаларны корганда да алар, немецләр- гә караганда, остарак та, тәҗрибәлерәк тә, хәйләкәррәк тә булып чыктылар. һәрбер йорт баррикадага әйләнде, алар ныклы оборонада торалар иде». Гитлер үз армиясенең югалтулары белән исәпләшмәскә карар бирде. Җәй бетеп килә, шуның белән бергә Гитлерның бу җәйдә Советлар Союзының нефтькә бай районнарын һәм Кавказны яулап алырга дигән планнары да чәлпәрәмә килә иде. Хәзер инде Паулюсның 6 нчы армиясен һәм фон Готның 4 нче армиясен Кавказ фронтына җибәрү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Нинди юллар белән булса да, Сталинградны алырга Һәм какшый башлаган гитлеризмның политик һәм хәрби авторитетын күтәрергә кирәк; күзләре тонган фашист генераллары, әл* ләни уйлап тормастан, дивизияләрен бер-бер артлы утка тыгалар иде. Сталинградтан төньякта һәм көньякта урнашкан 62 нче армия белән кушылырга теләп һәм шәһәргә һөҗүм итүче гитлерчыларның беркадәр 92 көчен үзләренә тарту максаты белән безнең гаскәрләр кыюрак хәрәкәт итә башладылар. 64 нче армиянең уң флангысы Бекетовка— Купоросное юнәлешендә немеңләргә шактый уңышлы удар бирде. Безнең һөҗүм итүче дивизияләребез, гәрчә 62 нче армия частьләре белән кушыла алмасалар да, уңайлырак позиңияләргә күчтеләр һәм 62 нче армия өс - тенә ябырылган сансыз-исәпсез дошман көчләрен ике якка каршы сугышырга мәҗбүр иттеләр. Сталинградның төньягындагы һәм төньяк-көнбатышындагы гаскәр- ләр дә 18 һәм 19 сентябрьләрдә шулай ук дошманны борчый башладылар. * Ф $ Сталинградның көньягындагы Старая Отрада, Бекетовка, Сталинград ГЭСы торак пунктларын гитлерчылар һавадан да, җирдән дә өзлексез ут астында тоталар иде. Дивизия тылларына һәм медсанбатка ул урыннарда торыр рәт калмады, алар тагын көньяккарак — Красноармейск авылы тирәсенә, Иделнең уң ягына күчтеләр. Бер һава һөҗүме вакытында, мин яткан блиндаж янында бомба шартлап, мин аста күмелеп калдым. «Беттем!» дип уйлаган идем, казып алдылар. Тиздән башыма икенче бер кайгы төште: үпкәләрем ике яктан да авырта башлады. Озак вакытлар юеш, авыр һавалы блиндаждан чыкмый ятуның нәтиҗәсе иде бу. Үпкә ялкынсынуы башлангач та температурам 39—40°ка кадәр күтәрелде. Үпкәләрне дә, яраланган аякларны да рентгенга күрсәтеп тикшерергә кирәк, аны эшли алырлык кыр госпитальләре исә Иделнең сулъягында гына иде. Врачлар сүзен? дә колак салырга туры килде һәм мине кичләрнең берсендә, паромга утыртып, Иделнең сулъягына алып чыктылар. Икенче көйне Иделдән илле километрдагы Средняя Ахтуба тирәсендәге хәрби госпитальгә килеп җиттем. Рентген сөяккә зарар тимәгәнен раслады. Үпкә ялкынсынуы тәмам котырып җиткән иде. Әмма, аяк исән булгач, монысы гына мине артык куркытмады. Терапевтлар һәм хирурглар госпитальгә салырга бик теләсәләр дә, мин икенче көнне үк дивизия тылының икенче эшелонына киттем. «Анда үз кешеләр, алар арасында тизрәк аякка басармын», дип уйлый идем мин. Ординарецым Сидор дивизиябезгә кайтуга шатланып бетә алмый. Ул кат-кат: — Дөньяда иң яхшы врач Нина Митрофановна инде ул, —дип кабатлый иде... Октябрь урталарында, Нина Митрофановнага һәм башка врачларга, сестраларга, няняларга чын күңелдән рәхмәт әйтеп, мин уң як ярга әйләнеп кайттым һәм, кичү янында туры килгән беренче машинага утырып, генерал Шумилов янына киттем. Командующий Иделнең сулъяк ярында армия штабы янындагы землянкасында иде. — Терелеп сезнең янга кайттым!—дип рапорт бирдем мин. Генерал мине шатланып каршы алды. Күрешкәч, башымнан аягыма кадәр күз йөртеп чыкты, кулымдагы таякны күргәч, башын чайкады: — Шактый нык эләккән икән сезгә! Бөтенләй чыраегыз качкан. Бәлки бераз ял кирәктер? — Үз вазифамны үтәргә керешергә рөхсәт итегез. Хәлем бер дә начар түгел. — Карагыз алайса. Дивизия участогында әлегә хәлләр әйбәт. Полклар элекке рубежларында нык торалар. Бер ун көн медсанбатта ятсагыз да була. Нигә ашыгасыз? Кая ул ун көн! Болай да тәмам гарык, шундый вакытта эшсез, бер ай диярлек ятакта аунап кара әле! Командующий күп кенә яңалыклар сөйләде, шулар арасында берсе мине аерата куандырды. 74 нче километр разъездында үткәргән уңыш- 93 лы операция өчен безнең дивизиянең күп кенә командирларын һәм солдатларын армиянең Хәрби Советы бүләкләргә карар биргән, мине дә Кызыл Байрак орденына тәкъдим иткәннәр. Дивизиягә шундый югары бәя бирелүе, безнең командирларга һәм солдатларга шундый зур игътибар күңелемне нечкәртте. Бәлки шул куаныч та тизрәк терелергә ярдәм иткәндер. Мин командующийга чын күңелемнән рәхмәт укыдым һәм үз частема кайтырга рөхсәт сорадым. Озакламый дивизия штабыннан машина килеп җитте, мин бик канәгатьләнеп медсанбат хезмәткәрләре белән саубуллаштым. Бекетовканың көньяк кырыеннан, Сталинград ГЭСы аша үткәндә, Сталинградны саклаучы частьләрне бомбага тотучы немец самолетларын карап бардым. Меңәрләгән кара козгыннар рәт-рәт булып шәһәр тирәсенә ябырылганнар. Авиабомбалар, артиллерия снарядлары һәм миналар шартлавыннан җир тетрәп тора. Берьюлы берничә вулкан аткан кебек шәһәр өстендә төтен, сөрем баганалары күтәрелә. Купоросное тирәләрендә һәм аннан көньяктарак пулеметлар, автоматлар тырылдый. «Октябрь» һәм «Баррикады» поселоклары өчен сугыш бара иде... Дивизия КПысы Бекетовкадан көньяк-көнбатышта тирән бер чокырга урнашкан. Алгы сызыкка моннан биш-алты километрлар чамасы. Командование өчен блиндажларны һәм землянкаларны чокырның як-ягына казыганнар да, «куышларның» ишекләрен плащпалаткалар белән каплаганнар. Эчтә сукыр лампалар төти. КПның төзелеше дә, урыны да миңа ошамады. Әгәр шушы чокыр эченә берәр бомба төшә калса, блиндажларың да, землянкаларың да күккә очачак, керү-чыгу юллары күмелеп калачак. КПны күчерергә яисә өр-яңадан рәтләп, ныгытып корырга кирәк иде. Мин югында дивизиягә яңа штаб начальнигы килгән икән. Аның белән күрештек. Овсянников фамилияле, утыз-утыз биш яшьләрендәге, җитез хәрәкәтле бер кеше. Моңарчы училище курсантлары составында сугышып йөргән. Мин аңа штаб урнашкан урынны яңадан карап, төзәтергә куштым. Фронттагы хәлләр турында белешкәч, Молчанов белән, алгы сызыкка киттек. СССР Верховный Советының 1942 ел 9 октябрь Указы нигезендә комиссар дигән исемнәр бетерелеп, полк һәм батальон комиссарлары политик эшләр буенча командир урынбасарлары булып калганнар иде. Молчанов та хәзер дивизия командирының урынбасары булып санала. Дивизия политбүлегенең элеккеге начальнигы Носковны фронт штабына чакырып алганнар. Аның урынына япь-яшь, ләкин эшне сөя һәм белә торган батальон комиссары Бальшаков начальник булып килгән. Үзгәрешләр шактый иде. Алгы сызыкка барып кайтканда, Молчанов мин югында булган үзгәрешләр хакында бәйнә-бәйнә сөйләп барды да, КПга кайтып җитә- рәк, эчке бер сөенеч белән: — Кыскасы, гитлерчыларны Иделгә чыгармадык! —диде. — Ә ничек азапландылар. Шашып-шашып омтылдылар, хәзер исә без авызлыкладык аларны. Тынычландылар, сукыр тычканнар кебек, җиргә казып керделәр, танауларын күрсәтергә дә шүрлиләр. Молчановның тавышында хаклы горурлану яңгырап китте. Дивизиянең шулай батырларча көрәшүе белән чыннан да горурланырлык иде шул. Сүз уңаеннан ул безнең батальоннар ясаган бер атака турында да сөйләп алды. Дошман гаскәрләрен Сталинград яныннан алдырырга мәҗбүр итү һәм^ позицияләрне ныгыту өчен оештырылган икән ул атака. Үзен-үзе аямыйча, батырларча көрәшүе белән дан тоткан комбатыбыз Иван Васильевич Веселов шул сугышта һәлак булган. Ул батальоны белән бсренчеләрдән булып дошман траншеяларына бәреп кергән. Батальон кул сугышында дошманның 2 ротага якын солдатын 94 кырган, 3 орудие, 2 казып ишерелгән танкны кулга төшергән. Веселов берүзе 18 гитлерчыны дөмектергән. Молчанов кесәсеннән типографиядә басылган җыр тексты тартып чыгарды һәм миңа сузды. Менә ул җыр: СУГЫШЧАН КОМАНДИР ТУРЫНДА Туган иле өчен һәлак булды Веселов — иң якын кешебез. Истәлеген мәңге онытмабыз, Онытмабыз аның эшен без. Кушымта: Комбат әйди безне һаман алга: — Үч алыгыз, курку белмәгез! Аның исеме белән ант итәбез: Сталинградны ятка бирмәбез! Ул командир булды һәммәбезгә, һәммәбезгә иптәш, дус булды. «Дошманыңны тетрәт!» дигән сүзе йөрәктәге үчкә кушылды. Кушымта: Слесарьның кулы чыныгу алган Көрәш кызган авыр елларда. Өйрәнгән ул фашист илбасарны Суворовча* оста кыйнарга. Кушымта. Батырлыгы эчен бүләкләнгән Орденнары бизи күкрәген. Горурлана Ватан аның белән, Үрнәге ул җирдә күпләрнең. Кушымта. Байракларны иеп саубуллаштык Бастык та без табут кырына. Истәлеге итеп җыр тудырдык Данлы көрәш юлы турында. Кушымта. Батальоннарны йөреп чыктык, дивизия командирының күзәтү пунктын карадык, артиллерия полкының позицияләрендә булдык. Ул арада кич тә җитте. Дивизия элекке урынында — армиянең сул флангысында ике эшелон булып оборона полосасы алып тора. Майор Петров полкы һәм дивизиянең өйрәнү батальоны икенче эшелонга чыгарылып, анда 25 сентябрьдән башлап снайперлар әзерләү курслары оештырылган. Оста укчылардан лейтенант Курвантаев, сержант Вәлиев, өлкән лейтенант Иващенко һәм башкалар үзләренә ышанычлы ярдәмчеләр әзерлиләр. Снайперлар батальоннары, роталары, алгы сызыкны үтеп чыгып, тәүлекләр буена дошман офицерларын һәм солдатларын күзәтеп, берәм- берәм чүпләп торалар икән. Лейтенант Курвантаев миңа бер язу бирде. Сентябрьнең ун көнендә шактый дошманны кырган үткен күзле, нык куллы алдынгы снайперлар исемлеге иде ул. Курвантаев— 15, Жекинбаев — 6, Иващенко — 3, Ата- баев—5, Шалимов— 8, Малдыбеков—4, Васильев 12 гитлерчыны кырган. Дивизиянең атаклы снайперлары Зайцев, Медведев, Муратов, Тусу- пов, Увалиев хакында ул көннәрдә Совинформбюро махсус белдереп чыкты. 95 Оборонаның ныклыгын тикшереп, алгы сызыкны җентекләп карап чыккач, мин командирларның Һәм сугышчыларның эшеннән бик канәгать калдым. Траншеялар казылган, хәвефле урыннарга миналар куелган, чәнечкеле тимерчыбык киртәләр ясалган. Алмашлап ял итү өчен уңайлы землянкалар, блиндажлар казылган. Ут системасы да шактый оста урнаштырылган. Батальоннарның оборонасы нык, моңа шикләнергә урын калмаган иде. Алгы сызык хәзер кайбер урыннарда дошманнан 70—100 метрда гына үтә. Гади күз белән караганда да траншея, брустверларындагы румын солдатларының (хәзер безнең дивизиягә каршы румыннар тора иде) батып барган кояш нурларында җылынып бет үтереп утырулары күренә иде. Без Молчанов белән бер землянкага кердек. Монда бер төркем солдатлар ял итә иде. Болар сержант Жуков взводы солдатлары булып чыкты. Әйбәт егетләр. Үзем алар белән сөйләшәм, үзем акрын гына уйланам. Менә кызылармеец Аврюшкин. Тыйнак, аз сүзле егет. Ә шул егет минометтан атып 29 гитлерчыны, 1 пулеметны һәм 1 автомашинаны юк иткән. Аның янында солдатлары-ниләре белән 2 дошман дзотын җимергән Овас Кәримов утыра. Янәшәләрендә пулеметчы Шалимов, сугышчы комсомолец Әҗметдинов, орденлы Усатин... Алар һәммәсе дә ди- ярлык минем белән бик күптәннән бергә баралар. Мин дә аларны бе- ләм, алар да мине. Тәмәке тартабыз. Мин, туган өемә кайткан кебек,, рәхәтләнеп, онытылып китәм... Стеналарда Царицынны саклаучыларның, армия һәм фронт хәрби Советларының Сталинградны саклаучыларга язган чакырулары басылган листовкалар ябыштырылган. Сүз ара сүз чыгып, мин җай белән генә солдатларга азрак үпкәләп тә куям: — Пичек була инде бу, гвардияче иптәшкәйләр, борын астыгызда гына румыннар йөри. Исләре дә китми. Кояшта кызынып, бет үтереп утыралар! Сез күрмәмешкә салынасызмы әллә?.. Кырырга кирәк бит аларны! — Кырып торасы да калмаган инде, ул мамалыжниклар тиздән үзләре дә тәпиләрен сузачаклар. Я ачлыктан, я сары коелып үләчәкләр,— диде арадан бер солдат. — Кичә бер румын солдаты безнең якка чыккан иде. Антонеску аларга кукуруз белән ясмыкны да җибәрми башлаган икән. Солдатлары ач икән. «Кием-салымны алыштырмыйлар», ди.. Бет ашап бетергән үзләрен, сары коелып, чебен урынына кырылалар икән. — Ул солдатны кая куйдыгыз? — дип сорады Молчанов. — Без аны, иптәш комиссар, бик әйбәтләп ашатып-эчерттек тә, кулына ипи тоттырып, кире кайтарып җибәрдек. — Нәрсә? — дип куйды гаҗәпләнгән Молчанов. — Монда борчылырлык бернәрсә дә юк, иптәш комиссар. Ул бер ротаны бу якка алып чыгарга вәгъдә бирде. Чыннан да, бүген иртән карасак, 12 кешелек бер взводны бу якка алып та чыккан. Капралын да иярткән. Көчкә-көчкә йөриләр, җаннары тәннәренә чак асылынып тора. Барысын да штабка озаттык. Без бу хакта ишетмәгән идек әле, Молчанов белән бер-беребезгә карашып куйдык. — Ә теге кояшта кызынып утыручыларны... Аларны курвантаевчы- лар йөзәрләп кыралар. Алар өлешенә керәсебез килми, — диде шаяртып Аврюшкин. — Гитлер да үзенә союзниклар тапкан инде... Солдатлар сүзендә дөреслек бар иде. Румын солдатлары ачыгалар. Сары коелып алар окопларда кырылалар. Кием-салымнары кыш өчен бөтенләй яраксыз. Шуңа күрә румын гаскәрләренең рухы бик төшенке иде. Аларны гестапочыларның күзәтүе һәм гитлерчыларның штыклары гына окопларда тота иде. 96 — Сезнең азык-төлек ягы ничегрәк, бүген кайнар аш ашадыгызмы? — дип сорадьш мин. — Зарланып булмый, әйбәт ашаталар, — диделәр солдатлар хор белән. — Тәмәке ягына килгәндә генә такы-токырак. Аннары бераз кешеләр дә җибәрсеннәр иде. Румын салам торханнарын калкулыктан бик тиз куып төшерер идек. Алгы сызыкка чыкканда, адъютантым, һәрчакны диярлек, бер-ике янчык тәмәке кыстырып бара иде. Солдатлар белән тәмәке көйрәтеп җибәрсәң, шунда алар ничектер ачылып китәләр, үзләренең шатлыкларын, кайгыларын ачып салалар. Бу юлы да, тәмәке тарта-тарта, дусларча ачыктан-ачык сөйләшеп алдык^ Солдатларны бик күп мәсьәләләр кызыксындыра иде: Сталинградта генерал Чуйков гаскәрләренең хәле ничегрәк? Гитлерчылар шәһәрне саклаучыларны Иделгә кысрыклап төшермәсләрме? Кичүләр һаман бармы? Безнең дивизия полкларына нигә өстәмә көчләр килми?.. Шунда кемдер, бер солдатның иңбашына дусларча сугып, болай дип әйтеп куйды: — Әкәмәт әле монда, иптәш полковник. Менә ул бүген ял йортыннан кайтты. Ял йорты түгел, чын оҗмах ди! Землянка эче куанычлы, шат көлү авазлары белән тулды. Чыннан да, командование шундый кызу сугыш барган шартларда да кешеләр турында кайгырта белгән, аеруча яхшы сугышкан солдат һәм офицерлар өчен тылдарак махсус ял йортлары оештырган иде. Юл уңаеннан без дә солдатларның «ял йорты»на сугылып чыктык. Дивизиянең икенче эшелонында, әйбәт җиһазландырылган киң-киң землянкаларга урнашкан иде ул. Без анда ялда булган командирлар һәм солдатлар белән озак кына сөйләшеп утырдык. Без КПга кайтканда караңгы төшкән иде инде. Кичке аштан соң, урынбасарым һәм безгә ярдәмгә армия штабыннан килгән штабның оператив бүлеге начальнигы полковник Г. Лукин белән бергә, эшкә утырдык. Дивизия оборонасын тагын бер мәртәбә күздән кичереп чыгарга, мөмкин булган урыннарда позицияләрне ныгытырга һәм Сталинградка һөҗүм итүче дошман частьләренең игътибарын тарту өчен махсус операцияләр үткәрү планын төзергә кирәк иде... Икенче көнне безгә армия командующие генерал Шумилов килде. Ул иң элек дивизия КПсы, аның ничек урнашуы һәм саклануы белән кызыксынды. Ул көнне генерал Шумиловтан барыбызга да бик нык эләкте. Штаб эшчеләренә, дивизия инженерына блиндажлар һәм землянкалар начар салынган өчен эләксә, башкаларга дивизия КПсын саклауны начар оештырган өчен эләкте. — Немецләр сезнең КПның кайда урнашканын белеп җиткермиләрдер әле. Белсәләр, сезнең барыгызны да шушы чокырда күптән күмеп куярлар иде. Бу оялардан берегез дә чыгып котыла алмас идегез! — диде генерал. Командующий киткәч, Молчанов миңа: — Безнең гаеп инде, күз җитеп бетмәгән, — диде. — Гаеплене эзләп вакыт әрәм иткәнче, эшкә тотынырга кирәк, — дидем мин, һәм шунда ук эшкә керешергә куштым. Саперлар КПны бик әйбәтләп ныгыттылар, киң-киң землянкалар, блиндажлар казыдылар. Без КПларны һәм күзәтү пунктларын, моңарчы иркенләп, ныклап төзәергә туры килмәгәнгә, ул нәрсә гадәткә кермәгәнгә генә аннан-моннан корыштырып куя идек. Сугышлар никадәр генә авыр булмасын, тәҗрибәле командирлар солдатлар хакында, аларның ял итү урыннары хакында да уйларга вакыт табарга өйрәтәләр иде. Сугышта җиңеп чыгу өчен полкларны сугыш кырында урнаштыра белү генә җитми, икенче эшелонны, тылны, медсанбатларны урнаштыра белергә дә кирәк шул. Полкларның оборона участокларында соңгы көннәрдә чагыштырмача гыныч дип әйтерлек иде. Румыннарның 20 нче пехота дивизиясе җиргә казып керде дә күренми. Ләкин ул тынычлык чынында алдавыч тынычлык иде. Дошман көньяк-көнбатыштан Иделгә чыгарга дигән уеннан кайтмаган иде әле. Шул көннәрдә безнең якка качып чыккан румын офицеры Дмитриу, румын дивизиясе частьләре немец танклары белән артиллериясе һәм пехотасы килгәнен генә көтә, тиздән атака башларга җыена, диде. Аларга Елха — 128,2 нче биеклеге һәм Ивановка учас- тогында совет гаскәрләрен алып ташлап, Иделгә үтеп чыгу бурычы куелган икән. Димәк, бер генә минут та йокларга ярамый. Уяулыкны, әзерлекне көчәйтергә, оборонаны активлаштырырга кирәк. Румын офицерының белдерүе генерал Шумилов килеп киткәч бездә туган планны тормышка ашыруны ашыктырды. Без роталарда, батальоннарда оборонаның алгы сызыгын ныклап тикшердек. Командирларны һәм урынбасарларны җыеп сөйләштек, коммунистларның һәм комсомолларның җыелышларын уздырдык. Сугышчан листоклар чыгардык. — Оборонаны ныгытыйк! Сталинградка килү юлларын дошман үтә алмаслык крепостька әйләндерик! Бер адым да артка чигенмәскә! Үлгәнче сугышырга! — дидек без. Артиллеристлар, минометчылар һәм снайперлар кыюрак, усалрак эш итә башладылар. Алар дошманга алгы сызыкта иркенләп йөрергә ирек бирү түгел, хәтта оборонасының тирәнрәк урыннарында да йөртми башладылар. Кыю разведчиклар караңгы төннәрдә, бәләкәй төркемнәр белән, дошман тылына үтеп кереп, боеприпаслар төялгән складларны шартлаталар, обозларга, штабларга, артиллерия позицияләренә һөҗүм итәләр, «телләр» алып кайталар иде. Батальоннар һәм роталар, кинәт һөҗүм ясап, дошман кулыннан уңайлырак позицияләрне тартып алалар, дошман дзотларын җимерәләр, солдатларын кыралар иде. Кайтып берничә көн үтүгә, алгы сызыктан әллә ни ерак та түгел бер үзәнлектә, мин СССР Верховный Советы Президиумы исеменнән сугышчыларга һәм командирларга орденнар һәм медальләр тапшырдым. Бүләк алган һәрбер сугышчы соңгы сулышына кадәр фашист-илбасарлар белән көрәшермен дип ант итте. Артиллерия полкының беренче дивизия сугышчысы Лубның орден алганда әйткән сүзләре барыбызны да тетрәтеп җибәрде. Ул җиргә тезләнде һәм туган ил туфрагын учына алып үпте: — Совет хөкүмәте мине хөрмәт итте: орден бирде. Мин бу бүләкне үз намусыма кабул итеп алам. Менә шушы изге җиребез өчен, Туган илем өчен соңгы сулышымача көрәшермен! Ләкин дошман да тик ятмый иде. Ул Сталинградны саклаучыларга басымын бермә-бер көчәйтте. Күп санлы һәм бик күп төрле резервлар китереп 12 октябрьда моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә нык һөҗүм оештырды. Биш километрга гына сузылган фронтка дошман 3 пехота дивизиясен һәм 2 танк дивизиясен кертте. Гитлерчыларның һөҗүмен куәтләп самолетлары бер көн эчендә 3000 тапкыр очып килделәр. Көне буе һавада моторлар үкереп торды. Аяусыз һава сугышлары барды. Бер көн эчендә гитлерчыларның 100 дән артык бомбардировщигы бәреп төшерелде. Җир өстендә таш өстендә таш калмады. Сталинград трактор заводы территориясендә дә канлы сугышлар булды. Дошман монда 40 лап танкысын, 3 меңгә якын солдат-офицерын югалтты. 1Пуи- дый югалтулар исәбенә дә гитлерчылар уңышка ирешә алмадылар. Алар тар гына аралыкта нибарысы 1,5—2 километрга алга үтә алдылар. Безнең хәлне бераз җиңеләйтергә һәм 62 нче армиядән дошман гаскәрләрен үзләренә каратырга теләп, 64 нче армия гаскәрләре 18 Октябрьдан 21 енә кадәр барлык фронтларда да дошманга каршы актив сугыш алып бардылар. Армиянең уң флангысында генерал Горячев 7. .с. ә.- № б. 98 һәм полковник Морозов берләшмәләренең атакасы бигрәк тә сизелерлек һәм уңышлы булды. Бу көннәрдә без дә активлашып киттек һәм 38 нче дивизия, үз көчләре белән 128,2 нчс биеклегенә һөҗүм итеп, дошманның 2 рота пехотасын, 6 орудиссен, 3 дзотын юк итте, 50 гә якын солдат һәм офицерын әсир алды. Октябрьның икенче яртысында Иделдә боз ката башлады. Бу хәл уңъяк ярга боеприпаслар һәм азык-төлек ташуны бермә-бер кыенлаштырды. Әмма Идел батырлары көинән-көн ныграк, катырак торалар иде. Дошман хәзер адымлап, метрлап, сантиметрлап кына алга бара. Тәүлегенә ун метр алга китү өчен гитлерчылар күз күрмәгән, колак ишетмәгән югалтуларга баралар, 100 ләрчә солдатлары, 10 парча танклары — орудиеләре бәрабәренә генә кыймылдыйлар иде. Ун метр күп җир түгел, ләкин Сталинград өчен ул да күп иде!.. Дошман Сталинградны өч ай чамасы камап торды. Әллә никадәр танклар, самолетлар китереп һөҗүм итте, әмма шәһәрне саклаучыларның рухын, аларның җиңү дәртен сындыра алмады. Гитлерчылар безне листовкалар белән күмәләр, әсир тошәргә чакыралар. «Каршы торуыгыз мәгънәсез!», дип ышандырырга азапланалар иде. Алар безне ката башлаган Идел белән куркыталар, салкын суга батырып бетерәбез, дип яныйлар иде. Ләкин Сталинградны саклаучылар аның саен аяусызрак була бардылар. Бар хисләр, бар уй-фикерләр бергә төйнәлгән, арада бер генә теләк бар — фашистларны кырырга кирәк! Безнең чигенү юллары калмаган иде, сталинградчылар ул хакта хәзер уйлап та карамыйлар, һәркем вакыты, сәгате килеп җитәсен, безнең алга барачагыбызиы белә, аны көтә. Сталинградчылар үч алу сәгате якынаюын тоялар һәм менә шушы хис аларга адәм түзмәслек шартларда да түзәргә, бик кыеп булганда да чыдарга ярдәм итә иде. 0 ’ $ Совет гаскәрләренең контратакага күчүен әзерләү үтә яшерен шартларда алып барылды. Иделнең уңъяк ярында безнең гаять зур көчләр- туплануын хәтта без дә, өлкән сфицерлар да, белмәдек. Командующий да, Хәрби Совет членнары да, безгә көн саен диярлек килеп йорсәләр дә, булачак контратака хакында ләм-мим әйтмәделәр. Сан ягыннан күп көчлерәк булган дошман һаман да өстенлек итә кебек тоела иде безгә. Октябрьның 20 ләрендә Красноармейск авылы клубында армиянең Хәрби Советы члены Абрамов Верховный Совет Президиумы исеменнән безнең дивизия сугышчыларына һәм командирларына орденнар һәм медальләр тапшырды, йөздән артык кеше бүләкләнгән иде. һәм менә шунда, бүләкләнүчеләр алдында ясаган чыгышында, Абрамов дивизия сугышчыларын Сталинградка килү юлларын аерата ныклык, уяулык белән сакларга чакырды. Октябрь ахырларында мин 64 нчс армия командующиеннан дивизия артиллериясе начальнигы подполковник Лосевны безнең армиянең 29 нчы укчы дивизиясенә командир итеп җибәрү турында приказ алдым. Шундый оста артиллеристны җибәрергә бер дә теләгебез юк иде югын, шулай да андый приказ килгәч барыбыз да шатланыштык: сугышчан иптәшнең хаклы үсүенә сөендек. Приказ белән таныштык та Молчанов белән Лоссз блиндажына киттек. Подполковник, плащпалаткага төренеп, йоклап ята иде. Башта дәшеп карадык, уянмады, соңыннан, тарткалап, төрткәләп тә уята алмагач, Молчанов аны топчаннаи сөйрәп- үк төшерде. Лосев шунда гына күзләрен ачты. 7* 99 — Анатолий Иванович, сөенчегә нәрсә булыр икән? Сине күтәрелүен белән котларга рөхсәт ит, — дип мин кулымны суздым. — Яна хуҗалыкны кабул итеп алырга әзерлән. Лосев, йокы баскан күзләрен чет-чет йомгалап, берни аңламыйча, безгә карап торды. — Нинди хуҗалыкны ул тагын? Мин приказны суздым. Укып чыккач ул: — Буш итмәм, сезгә дә бераз селкенергә туры килер. Миңа бүген 34 яшь тулды! Туры килеп торуын әйтегез әле! — диде. Без Лосевны туган көне белән дә, дивизия командиры ител билгеләнүе белән дә кат-кат котладык. Подполковник Лосевны яңа урынга җибәрүнең армия күләмендә һөҗүм алдыннан була торган эш икәнен — кадрларны ныгыту икәнен уйларга ул көннәрдә беребезнең дә башына килмәде... Бер көн үтте. Безнең дивизиягә фронт командующиеның урынбасары генерал-лейтенант М. М. Ионов килде. Озын буйлы, йомшак мөгамәләле бу генерал дивизия КПсына кереп кенә чыкты да минем күзәтү пунктын карарга теләге барлыгын белдерде. Җәяүләп күзәтү пунктына киттек. Әмма дошманның алгы сызыгын һәм 128,2 иче биеклеген моннан күзәтү генә генералны канәгатьләндермәде; ул алгы сызыкка якынрак барырга теләгәнен әйтте. Четвертухнн полкының 2 нче батальон командиры дошман окопларына 120 метрда — беренче траншеядагы дзотта утыра иде. Попов шунда барырга булды. — Көпә-көндез дошманга шулай якын бару сезгә ярап бетмәс бит, — дип, мин шигемне әйттем. — Дошман пулеметлардан һәм минометтан ут яудыра башлар. Генерал өзеп кенә җавап бирде: — Башкалар бара бит әле. Мин кемнән ким? Үлем ике килми! Шуышып диярлек комбат янына бардык. Попов алгы сызыкны бик озак күзәтеп торды. Аны бигрәк тә 128,2.нче биеклегенә урнашкан дошман кызыксындыра иде. Биеклекнең көнчыгыш сыртында немецләр 4 танкларын җиргә күмеп дот ясаганнар. Танкларның башнялары гына күренә. Гитлерчылар безнең траншеялар остснә ара-тирә пулеметлардан, минометлардан атка- лыйлар. Биеклектән көньяк-көнчыгышта Ивановка авылының йортлары чәчелеп утырган. Анда Довиденко полкы сугышчылары урнашкан иде. — Каһәр суккан 128,2 нче биеклеге ш\шы икән. Ике ай эчендә генә дә шушы җир очен күпме гомер киселде. Әле тагын күпме гомер киселәсе бар, — диде авыр сулап Попов. Киткән чагында генерал оборонаны тагып да ныгытырга, дошманның хәрәкәте артыннан бик нык күзәтергә кушты. Ләкин тиздән гитлерчыларның оборонасын өзәргә керешүебез хакында ул да бер сүз дә әйтмәде. Ноябрь башларында армия командующие генерал Шумилов 74 нче километрдагы разъезд һәм Тингута станцияләре янында сугышларда катнашкан берләшмәләр командирларына СССР Верховный Советы Президиумы исеменнән орденнар тапшырды. Полковниклардан Смирнов, Скворцов һәм мин Кызыл Байрак ордены алдык. Шунда командующий безне тагын да саграк булырга, уяулыкны бермә-бер арттырырга чакырды. 15 ноябрьдә пртә белән командующий 38 нче, 157 нче һәм 204 нче дивизияләрнең һәм аларга керә торган башка берләшмәләрнең командирларын җыеп, армиянең сул флангысындагы урынны өйрәнүне үткәрде. Менә шунда гына без күптән көткән сүзләрне ишеттек һәм ул сүзләр барыбызны да сагаерга, дулкынланырга мәҗбүр итте. 100 — Моңарчы без, — диде командующий,— оборона сугышлары гына алып бардык. Начар да сугышмадык. Әмма гомер буе оборонада утырып булмый ич! Безгә дә кузгалырга кирәк! Әгәр без һөҗүм итәргә өй- рәнмәсәк, дошман ныгытмаларын җимерү юлларын онытсак, кирәк вакытта бик кыен хәлдә калуыбыз мөмкин! Ул полк, рота һәм батальон командирлары, штаб эшчеләре белән дои \.ан оборонасын өзү, ныгытмаларны җимерү буенча әзерлек дәресләре үткәрергә к\ шты. — Җыйналып бер сөйләшергә кирәк безгә, — диде дәрес беткәч Молчанов. — һөҗүмгә күчү хакында приказ килеп төшсә, әзерлеккә безнең вакытыбыз бик аз булачак. Ә эшлисе эш муеннан! Бу сөйләшү 16 ноябрьдә көндез булды. Ләкин штаб офицерларын җыеп сөйләшкәнгә кадәр безнең үзебезгә барысын да исәпләп, чамалап, дошман оборонасын өзәргә әзерлек шләренең конкрет чараларын билгеләргә кирәк иде. Шуларның барысын да эшләгәч кенә мин армия командующиенә шалтыраттым. Ул безнең планны яхшы дип тапты һәм: — Тиздән сугышчан приказ алырсыз. Әзерлекне үткәрергә һәм КПны күчерергә рөхсәт итәм, — диде. 17 ноябрьда көндез дивизия командованиесенең җыелышын үткәрдек. Менә шунда мин өлкән командирларны дивизиянең һөҗүм итү планы белән таныштырдым. Дивизиянең икенче эшелонын караңгы төшү белән алгы сызыкка якынайтырга, күзәтү пунктын майор М. Виноградов полкы янына күчерергә булдык. (Авырып киткән майор Петров урынына майор Виноградов килгән иде). Соңра штаб, политбүлек һәм тыл частьләре офицерларын җыеп, аларга да үзебезнең планны белдердек. Алар бик дулкынланып тыңладылар. Бер урында таптану барыбызны да ялыктырган, һәркемнең дә приказны гына көтеп торганы ачык иде инде. Киңәшмәдән соң барыбыз да полкларга таралыштык... Караңгы төште. Көзге кич бер караганда кышкы кичкә дә охшап китә. Кара күктән ап-ак кар бөртекләре коела. Четвертухин полкы янындагы ачык кырдагы чокырга — полк КПсы янына — управление, полклардагы махсус частьләр һәм батальон штабларыннан коммунистлар җыелды. Барлыгы 60 тан артыграк кеше килде. Мин Довиденко полкыннан кайтып кергәндә монда полк командирының урынбасары Кузнецов чыгышы тәмамланып килә иде. һәммәсенең дә йөзләре җитди, кырыс. Дошман оборонасын өзгәндә үз өлешләренә нәрсә төшәсен коммунистлар бик яхшы аңлыйлар: алар башкаларны артларыннан ияртеп, үзлемнән дә курыкмыйча алга барырга тиешләр. — Артиллерист коммунистлар үзләрен аерата җаваплы сизсеннәр,— дип бетерде сүзен Кузнецов. — Алар төз атарга һәм дошманның ут нокталарын кырырга тиешләр. Аларның төз атуына йөзләрчә сугышчыларның гомере бәйләнгән... 17 ноябрьда майор Четвертухин авырып дивизиядән китте. Аның урынына 204 нче дивизиянең элекке штаб начальнигы подполковник Слатовны җибәрделәр. Слатов яшь кеше, ягымлы һәм чибәр командир иде. Киеренке көннәр тиз үтте. 19 ноябрьдан 20 сенә каршы төндә дивизия 64 нче армия Хәрби Советыннан һәм Сталинград фронты Хәрби Советыннан приказ алды. Безнең армиягә уң флангтагы дивизияләре белән Иделдән — Елхага кадәр булган рубежда оборона тоту, ә сул флангтагы полковник Скворцовның 204 нче, полковник Кирсановның 157 нче дивизиясенә һәм безнең 38 нче дивизиягә дошманның Елха — Ивановка участогындагы оборонасын өзү бурычы куелган иде. 101 Безнең дивизия гитлерчылар оборонасының 128,2 нче биеклегенең төньяк өлешен һәм Ивановка авылы линиясен өзәргә тиеш иде. Шул ук вакытта безгә Сталинград фронтының уң флангысындагы удар группаны — 57 нче һәм 51 иче армияләрне каплап тору да йөкләтелгән иде. Фронтның Хәрби Советы приказы мондый сүзләр белән тәмамланган иде: «Приказ бирәм: Сталинград фронты гаскәрләре немец-фашист илбасарларын тукмауда хәлиткеч һөҗүмгә күчәргә, дошманны тар-мар итәргә, Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәргә тиешләр. Иптәшләр! Алга, җиңүләргә! Немец оккупантларына үлем!» Армия һәм фронт Хәрби Советларының приказлары килү хәбәре частьләргә яшен тизлеге белән таралып өлгерде. Ул приказлар, дивизия буенча бирелгән приказ белән берлектә, шунда ук полкларга җиткерелде. Ә фронт Хәрби Советы приказы, типографиядә басылып, роталарга, батареяларга да җибәрелде. Роталарда, батареяларда митинглар башланды. Мактанчык гитлерчыларны тукмарга чакырып ул митингларда полк, батальон командирлары чыгыш ясадылар. Коммунист-агитаторлар траншеяларда, блиндажларда сугышчылар алдында Хәрби Советның приказын укыдылар... Буранлы, салкын төн... Команда авазлары, шыпырт кына сөйләшүләр, атакага кузгалу урыннарына баручы колонналарның аяк тавышлары ишетелә. Ара-тирә яңа позицияләргә күчүче артиллерия тягачлары- ның тәгәрмәчләре шыгырдап куя. Батальоннарны, роталарны күчерү дәвам итә. Аларның сугышчан сафлары туплана. Менә минерлар взводы бара. Алдан атаклы сапер Потапов килә. Мине күргәч, Потапов, взводны туктатып, үзләренең алгы линияне миналардан арындырырга баруларын әйтте. — Төн үткәнче ничә мина алырга тиешсез? —дип сорыйм мин. — 1200 ләп мина. Танкка каршы миналар, — ди Потапов смирно басып. — Формулярларны алдыгызмы? — Так точно, алдык, иптәш полковник. — Берүк кешеләрне саклагыз. Миналардан харап булмасыннар. Дошман уты астына да барып кермәгез. Төн озын, барына да өлгерербез,— дип, мин минерларны озатып калам. Батальон командиры өлкән лейтенант Хачатуров блиндажында мип Молчановны очраттым. Озын, ябык әрмән Хачатуров рота командирлары белән киңәшмә үткәрә иде. Хачатуровның батальоны атакага кузгалу урынына барып урнашкан иде инде. Бу батальонга бик җаваплы бурыч йөкләнде: ул полкның уртасыннан торып һөҗүм итәргә һәм 128,2 нче биеклек янындагы өч курганны дошманнан чистартырга тиеш иде. Батальон һөҗүме юнәлешендә дошманның күмелгән 3 танкысы, 2 доты һәм берничә дзоты бар. Хачатуров рота командирларына соңгы инструкцияләрне бирә, дотларны һәм дзотларны аерып алырга тиешле группаларының хәрәкәт юнәлешен билгели, укчы роталарның танкка ата торган артиллерия белән берлектә һөҗүм итүен ачыклый иде. Комбаттан мин канәгать идем һәм без, Молчанов белән, батальонга сугышчан уңышлар теләп, 3 нче ротага киттек. Солдатлар арасында аерата бер җанлылык һәм күтәренкелек күзгә ташлана. Берәүләр автоматларын, винтовкаларын чистарталар, икенчеләр дискларына патрон тутыралар. Һәркайда да солдатлар үзара акрын гына гәпләшәләр. Берберсенә өйләренең, туган-тумачаларының, я якыннарының адресларын бирәләр, почтальоннарга хатлар тапшыралар. Дөнья хәлен белеп булмый, иртәгә алар күнегелгән окопларны, блиндажларны ташлап, алга — ут эченә кузгалырга тиешләр бит. — Ничегрәк соң, егетләр, румыннарны куарбызмы? — дип сорыйм мин солдатлардан. 1G2 — Куарбыз да, берсен дә калдырмыйча кырып та бетерербез! — Бу сүзләрне бездән алда гына солдатлар белән әңгәмә уздырырга килгән полкның комсомол комитеты секретаре кече лейтенант Нигъмәт Әхмә- тов әйтә. — Мин дә взвод белән атакага барам, — дип ости ул горурланып. — Взводта коммунистлар һәм комсомоллар ничәү? — дип сорады Молчанов. Әхмәтов янында утырган сугышчы: — Барлыгы 12 кеше, — дин җавап бирде. Солдатлар белән аны-моны сөйләшеп тордык та, аларга уңыш теләп, күзәтү пунктыбызга кайтып киттек. юн үтел килә. Кандадыр, еракта, төньякта һәм төньяк көнбатышта, кечле артиллерия канонадасы ишетелә..Бу гөрләү бүген иртән үк башланган иде. 19 иоябрьда иртән Көньяк-көнбатыш һәм Дон фронты гаскәрләре Зур җирдән һөҗүмгә күчтеләр. Бу алариың канонадасы. Алар төнлә дә һоҗүмне туктатмаганнар, гитлерчыларны кыйпыклар. Алар безнең каршыга киләләр иде. Күзәтү пунктына барышлый, мии иртәгә безнең фронтта булачак хәлләрне күз алдыма китердем. — Иртәгә шушындый ук канонада безнең участокта да яңгырар! Киңлеккә чыгасы иде тизрәк! — дидем мин Молчановка. Молчанов уйланып бара иде. Ул да: — Әйе, мин дә иртәгәге көн хакында уйлыйм, — диде. Икебез дә, беразга тукталып, ерак канонаданы тыңлап тордык. Бүген ул канонада безгә әллә нинди тылсымлы музыка булып тоела иде. КАМАЛУЧЫЛАРГА КОНТРАТАКА 20 ноябрь иртәсе. Җил юк. Җир өстен куе томан сарган. Салкын. Иртәнге уйнарга томан тагын да куерды; үзәнлекләр, чокыр-чакырлар, калкулык өсләре бөтенләй күренмәс булды. Сәгать унбергә билгеләнгән артиллерия уты томан таралганчы билгесез вакытка кичектерелде. Караңгыда ук кузгалу урыннарына барып урнашкан безнең дивизия сугышчылары атакага ыргылырга сигнал көтәләр иде. Күзәтү пунктыннан мин полкларга шалтыратып, алардан атакага әзерлекләрен сорыйм. Слатов белән Довиденко: «Барысы да тикшерелде, барысы да әзер» — дип хәбәр итәләр. Әмма Виноградов күзәтү пунктыннан күңелсез хәбәр килде: җир каткан, шуңа күрә саперлар алгы кырыйдагы миналарны алып бетерә алмаганнар. Мин шунда ук, бар эшемне ташлап, шул полкка киттем. Тизрәк чарасын күрергә кирәк. Миналар алынмаган кырга танкларны да, пехотаны да кертеп булмый. Тиз генә Потаповны чакыртып алдым. — Ни булды сезгә? Нигә төнлә миналарны алып бетермәдегез. Хәзер нишләрсез инде? — дип сорадым ачуланып. — Эш дәвам итә. Өстәмә командалар җибәрдек. Җир туңган, миналар күп, ә кеше аз, — диде Потапов. Илле яшьләрне узса да нык гәүдәле, урта буйлы, бу өлгер кешене мин байтактан белом, һөнәре буенча минер ул. Беренче бөтен дөнья сугышына да катнашкан. Бөек Ватан сугышы башланганчы Сталинградта төзү эшендә булган: торак йортлар салган, трактор заводын төзүгә катнашкан, баржалар ремонтлаган. Ул шушы һөҗүмгә әзерлек көинәрсипә.ч элек җиңелчә яраланган иде. Мин Потаповны ял итәргә һәм дәваланырга медсанбатка озатырга кушкан идем. Пәтапов тсшс- тырнагы белән каршы килгән: _ Юк инде, медсанбатка барып тормыйм... Җиңел яра белән шундамы? Әнә Сталинградны күрәсезме? 1<см төзегән аны? Мин төзедем. Күпме кортлар салыштым мин. Соңра баржалар ремонтладым. Шундый 103 җаваплы, вакыт килеп җиткәч Потапов медсанбатта ятсынмы? Юк, Сталинградка килү юлларын биш бармагым кебек беләм мин. Шул юлларның барысына да миналар тезеп чыгачакмын. Немец, кая гына борылса да, тозакка төшсен!.. Менә бүген Потапов үзе куйган миналарны кире алырга тиеш. Катып туңга әйләнгән җирне атака башланганчы, дошманның күз алдында казып алырга тиеш ул аларны... Калкулыкта утырган нсмецләр һәм румыннар алгы сызыкны даими күзәтеп торалар, аз гына .хәрәкәт сизсәләр дә, ут ачалар. Минерларның бер группасы, бурычны үти алмыйча, борылып кайткан. Шактый минерлар, дошман пулялары тиеп, миналы кырларда ятып калганнар. Томан тарала башлады. Көзге кояш далага сүрән генә нурларын сибә иде. Менә урылмый калган һәм тапталып беткән бодай кыры. Сәгать көндезге бер. Өченче яртыда немецләрнең котын ала торган дәһшәтле «Катюша»лар залп бирергә тиеш. Ашыгырга, бик нык ашыгырга кирәк. Потапов, бер төркем минерларны ияртеп, әлеге участокка китә. Немецләр, аларны шунда ук күреп, ата башлыйлар. Пулялар ■яңгыры ява, снарядлар, миналар ярыла. Минерларның беразы үлә, калганнары яралана. Бары тик Потапов кына исән кала. Ул бер үзе алга шуыша. Ул кичә алынмый калган 261 нче минаны куптаргач кына кире борыла. Лачма суга баткан, шулай да күтәренке күңелле Потаповны КПда күргәч мин бик шатланам. Үз күзләремә үзем ышанмыйча, озак кына аңа карап торам. — Приказ үтәлде, миналар алынды, танкларга һәм пехотага юл ачылды, — дип Потапов докладывать итә. Аның смирно басып торуы бу юлы мина ничектер сәер тоела, шатлыгымнан аны кочаклап алам, яңакларыннан үбәм: — Котлыйм сезне, туган, җиңү белән котлыйм! Кыюлыгыгыз өчен сезгә старшина званиесе бирәм һәм хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итәм,— дим. Алгарак китеп булса да, әйтеп китәргә туры килә: Потапов Кызыл Т1олдыз ордены белән бүләкләнде һәм батальонның саперлар взводы •командиры итеп билгеләнде. Аның батырлыгы турында солдатлар җыр чыгардылар: Җиңелүне белмәс Потаповны?! Батырлыгын мактыйм ?кыэымда... Гранаталар түгел, якын дусты — Көрәк иде аның кулында. Гвардия данын байрак итеп Көрәште ул сугыш кырларында, — диелә ул җырда. Сулдагы күршеләребез артиллерия әзерлеген бездән иртәрәк башла- .дылар. Аларның атуына безнең тирәдә дә җир тетрәргә тотынды. Төнь- яккөнбатыштагы канонада һаман безгә таба якыная. Тугызарлап тезелешкән штурмовикларыбыз баш очыбыздан гына очып үтәләр: дошманның артиллерия позицияләренә һәм резервларына һөҗүм итәләр. Томан таралды. Ябалак-ябалак кар яварга кереште. Шулай да 128,2 нче биеклеге ачык күренә. Без андагы һәр чокырны бик яхшы беләбез. Үзәкләргә үткән биеклек булды ул! Ике ай эчендә уннан артыграк мәртәбә кулдан кулга күчте. Дошман анда дотлар, дзотлар корып бетергән, танкка каршы ата торган пушкалар, пулеметлар белән ныгыткан, траншеялар белән ергалаган, чәнечкеле тимер чыбык белән урап, тау итәгенә миналар тезеп чыккан. Ниһаять, һөҗүмгә сигнал яңгырады. Барлык телефончылар сигналны кабатлыйлар. Бездә тын диярлек. Кинәт, һаваны ярып, көчле орудие залпы яңгырый. Дошман ныгытмалары өстенә төрле зурлыктагы мец- 104 нәрчә снарядлар очалар. Снаряд төшмәгән бер карыш җир дә калмаган кебек тоела. Менә танкеткаларга куелган кечкенә калибрлы «Катюша»лар — М-8 ләр, ташбакалар төсле үрмәләп, ут позицияләренә килеп чыктылар. Биш минуттан алар артыннан улап зуррак «Катюша»лар — М-13 ләр китте. Иң соңыннан, утлы койрыкларын селки-селки, безнең солдатлар шаяртып «Иван Грозный» дип йөртә торган снарядлар оча башлады. Батальон командирларының күзәтү пунктларыннан күккә кызыл ракеталар чөелде. Бу — атакага сигнал. Артиллерия утын дошманның эчкәреге оборонасына күчерде. Төтенгә һәм тузанга ышыкланып, пулеметлардан. автоматлардан ата-ата, Конев, Хачатуров һәм Блинов батальоннары штурмга киттеләр. Аларның сул ягыннан капитан Довиденко батальоннары бара. Алар да бердәм күтәрелде. Уңда Слатов батальоннары. Барысы да тиз һәм үз көчләренә ышанып баралар. Һөҗүм итүчеләрне дошман уты туктата алмый. Виноградов полкыннан шалтыраттылар. Бөтен армиягә даны таралган взвод командиры, снайпер, коммунист лейтенант Абдибай Курван- таев, взводы белән, дошман траншеяларына беренче булып бәреп кергән. Алар, дошманның алты контратакасын кире кагып, бер рота пехотасын кырганнар. Бер үзе 15 гитлерчыны дөмектергән Курвантаев шушы бәрелештә батырларча һәлак булды... Дошман позицияләренә һөҗүм башлануга бер сәгать тә үтмәде, сугышчан листоклар чыкты. Кече лейтенант Оразбаев, өлкән сержант Тусунов, солдат Ильинның даны бөтен дивизиягә таралды. Дошманның котырынып атуына карамастан, алар гитлерчыларның траншеяларына ташланганнар. Өлкән командирлары һәлак булгач, подразделениеләр белән җитәкчелек итүне үз өсләренә алып, сугышчыларны үз артларыннан иярткәннәр. — Сталинградчылар, алга! — дип кычкырган комбат коммунист Конев. Аның сугышчылары дошман окопларына барып кергәннәр. Конев авыр яраланган... Майор Виноградов полкы шундый тизлек белән һөҗүм итте, хәтта алга баручы танкларны да узып китте. Батальоннар шулай бердәм алга барганда, җиңү инде безнең якта дигәндә, уңайсыз хәл туды. Гитлерчыларның траншеялары каршына ук барып җиткән Виноградов полкының сул флангтагы роталары ятарга мәҗбүр булды. Мин дивизиянең элемтә начальнигына майор Виноградовны телефонга чакырырга боердым. Бер секунд та кичегергә ярамый иде. — Нигә яттыгыз? — дип сорадым мин майордан. Виноградов, көрмәкләнгән телен көч-хәл белән кыймылдатып: — Дошман уты... комачаулый, — диде. Янымда Молчанов басып тора иде. Мин Виноградовның хәлен шунда ук аңлап алдым һәм, бер сүз дә дәшмичә, трубканы Л1олчановка суздым. Ул трубкага колагын куеп алуга: — Исерек бит ул! — дип кычкырып җибәрде. Мин, Молчанов һәм ординарецым Сидор белән, Виноградов янына чаптым? Барып керсәк, блиндажда шактый нык салган Виноградов утыра, янында телефончыдан башка берәү дә юк. ’ _ Сезне командирлыктан алам, хәзер үк командующий янына М2рШ» _ дидем мин. Адъютантымны донесение белән Шумиловка җи бәрдем. Виноградовны да аңа иярттем. Полк командирын урыныннан алу җиңел эш түгел ул. Ә менә сугыш шундый кызган чакта кеше урынына кеше табуы тагын да кыенрак. Безнең бәхеткә димме, нәкъ шул вакытта госпитальдән полк командиры майор Петров кайтып төште. Ул, ярты сүздән үк эшнең нидән гыйба 105 рәт икәнлеген аңлап алып, атака өзелгән урынга — траншеялар алдында яткан роталар янына йөгерде. Биш минутлык артналет ясадык. «Катюша»лар дивизионы да бер залп бирде. Сугышчылар алга ташландылар һәм дошман окопларына барып та керделәр. Кыска гына, ләкин бик каты кул сугышы булып алды. Дошманның солдат һәм офицерлары качып котыла алмадылар. Автоматлар һәм гранаталар аларцы дөмектерде. Атака башлануга утыз минут үткәч, мин командующийга шалтыраттым: — Дошман оборонасының алгы сызыгы өзелде. Полклар алга бара. 128,2 нче биеклегенең курганнарын атакалыйлар. Румыннарның 20 нче дивизиясе солдатларын әсир иттек. Уңдагы күршебез Кирсановны ашыктыруыгызны сорыйм. Ул шактый артта калды. — Уңдагы күршегез дошманның бик каты каршылыгына очрады. Күршегез алга бик акрын бара. Аңа артык игътибар бирмәгез. Ун флангыгызны каплый төшеп, алга баруыгызны дәвам итегез. Толбухин- нан артта калмагыз! — диде Шумилов. Мин Виноградовны командирлыктан алып, аны Хәрби Совет карамагына озатуымны әйттем. — Дөрес эшләгәнсез, — диде командующий. — Хәрби трибуналда хөкем итәрбез! Гитлерчылар биеклектәге ныгытмаларына нык ышаналар: дотлар, дзотлар, танклар белән ныгытылган тау битләрен алар үтеп керә алмаслык дип саныйлар иде. Алар биеклеккә румыннарның бригада генералы Дмитриу гаскәрләрен урнаштырганнар иде. Сугыш кыза башлагач та румыннар таралышып беттеләр. Генерал үзе дә сызган икән. Әсир төшкән бер солдат безгә шуны сөйләде. һөҗүм башланганга бер сәгать үтте дигәндә биеклекнең иң биек курганында кызыл флаг җилферди башлады. Димәк, безнекеләр биеклекне дошманнан азат иткәннәр. Күп тә үтмәде, майор Петров, телефоннан шалтыратып, шатлыгын уртаклашты: өлкән лейтенант Хачатуров батальоны биеклектән дошманны куып чыгарган һәм кызыл байрак кадаган иде. Биеклекне алу хәбәрен ишетүгә мин, адъютантыммы ияртеп, шундакиттем. Элемтә үзәген һәм күзәтү пунктын шунда күчерергә боердым. Яңа күзәтү пактына якынайганда без румыннарның элекке оборонасының алгы сызыгы кырыеннан үттек. Моннан ерак та түгел немецләр танкларын җиргә күмеп дотлар ясаган булганнар. Ләкин «Катюша» залплары бу рубежны шундый чәрдәкләп, теткәләп бетергән, снаряд төшмәгән бер генә урын да табып булырлык түгел иде. Танклар да әйләнеп кенә төшкәннәр, алар тирәсендә йөзләрчә үлекләр ауный. Менә бездән йөз метр сулдарак өч амбразуралы дзот. Бөтен якка да ут ача торган итеп ясалган бу дзотка «М-30» ракетасы снаряды төшеп, ике пулеметын да унар метрга атып бәргән. Алгы сызыктан безгә таба конвойсыз-нисез генә йөзләрчә румын солдатлары һәм офицерлары килә. Аларның коралларын алганнар да тылга җибәргәннәр. Безне күргәч алар: «Гитлер капут» дип кычкырырга тотыналар. Алар шулай, үлми калуларына шатланып, тезелешеп безнең тылга баралар. Майор Петровның 128,2 нче биеклегендә урнашкан күзәтү пунктыннан көнбатыш та, көнчыгыш та бик яхшы күренә. Полклар, дошманның каршылыгын җимереп, мина кырларын үтә-үтә, алга баралар. Саперлар юлларны миналардан арындыралар, чистартылган урыннарны билгеләп, танкларга һәм пехотага юл салалар. Күзәтү пунктына ун солдатын иярткән румын капралын алып килделәр. Румыннарның 39 нчы артиллерия полкы турында анык белергә 1CG кирәк иде. Капрал орудпелэрксц санын һәм канда урнашуларың бик төгәл әйтеп бирде. Мин шунда ук, Довидснксны һәм Петровны телефонга чакырып, яңа приказ бирдем. Петров полкына, 112,5 иче һәм 93.7 иче биеклекләрен азат иткәч, беркадәр көче белән төкьяк-көнбатыштаи румыннарның артиллерия позицияләрен урап алырга, Довиденксга шул ук позицияләргә көньяккөнчыгыштан һөҗүм итәргә һәм дошман оруднсләрси кулга төшерергә куштым. Кичке сәгать бишкә барысы да тәмам булды. Безнең кулга төзек £9 орудие, орудие расчетлары, корал төялгән берничә склад, 300 гә якын ат һәм башка енк күп төрле трофейлар төште. Дешмап оборонасына тирәнрәк үтеп кергән саен, мин солдатлары- бызның батырлыгына, куркусызлыгына соклана бардым. Ләкин сугыш корбансыз булмый инде ул. Кичә генә сау-сәламәт булган, якын, кадерле дусларым — солдатлар, командирлар — берәм-берәм үләләр иде. Полк командирының политик эшләр буенча урынбасары батальон командиры Хачатуровның үлгәнен хәбәр итте. Хачатуров батальоны, башкалардан аерылып, шактый алга үтә, гитлерчыларны тукмый, кыра. Тиз вакыт эчендә алар 200 гә якын әсир алалар, 6 орудиене, 4 танкны кулга төшерәләр. Батальон гитлерчыларны куып барганда дошман пулясы батыр комбатның гомерен өзә. Ул: — Алга, дуслар!.. \ч алыгыз, — дип әйтергә генә өлгерә. Шундый хәлләр хәтердә калган. Бик кызу бәрелеш барганда батальон белән ике арадагы телефон элемтәсе өзелә. Линиягә якын барырлык булмый. Адым саен диярлек снаряд ярыла, көзге яңгыр кебек пулялар сибелә. Менә шундый мәхшәр эчендә батыр элемтәче кыз Любовь Калмыкова линия оуйлап китә дә өзекне табып ялгый. Полкның санинструкторы, пәдразделениенең комсомол комитеты секретаре Зинаида Федушкина, солдатлар белән бергә, 128,2 нче биеклеген штурмларга бара. Ул кыюлыгы белән башкаларны дәртләндерә, алга өнди. Батыр кыз яралана, ләкин сугыш кырын ташламый, аңын югалтканчы алгы сызыкта яралы командирларга Һәм солдатларга ярдәм күрсәтә. Саный башласаң бик күп шундый мисаллар китерергә булыр иде. Дивизия, атака белән мавыгып, уңъяк күршесеннән аерылып, шактый еракка үтеп керде. Уңъяк күршебез — 1ә7 нче дивизия дошманның, 29 нчы мотодивизиясенең бик каты каршылыгына очрап, әллә ни алга китә алмады. Сулъяктагы 169 пчы дивизиянең 680 нче укчы полкы, Червленная елгасы буйлап Нариманга һөҗүм итеп, Андреевханы алды. Ләкин гитлерчылар бу полкка каршы зур көч туплап өлгерделәр. Полк тукталды һәм Андреевка авылы кырында елга буйлап оборонага урнашырга мәҗбүр булды. Безнең дивизиянең сул флангысы, Червленная елгасының уңъяк яры буйлап, алга китте һәм төньях-көнчыгыштан Нәриман авылына барып чыкты. Елганың сулъягындагы 680 нче полк белән элемтә озелде. Румыннарның 128,2 нче биеклеген ташлап качулары һәм совет гаскәрләренең иемеңләрнең удар группасын куып алга баруы немец фашистларын куркуга салды. Гитлерчылар, көньяк-көнбатыштагы тимер һәм шоссе юлларын капларга, үз гаскәрләрен камалышта һәм удар астында калдырмаска теләп, резервларын, Сталинград яныннан алып, безнең дивизиягә каршы ташладылар. Кичке алтыда Сезнең разведчиклар майор Петровның уң флангысын- да дошман танклары һәм күп санлы пехотасы күренүен әйттеләр. Бу хәбәрне әсирләр дә раслады. Гитлерчыларның 371 нче пехота дивизиясе һәм 29 нчы мотодивизиясе китерелгән иде. Минем карамакта бер генә танк та юк иде. Телефоннан капитан Ка- заринга шалтыратып, танкка каршы ата торган пушкалар дивизионын танкларга каршы куярга, уңайлы позицияләр сайларга куштым. Уң 107 •флангтагы полк командирына йозс б<-ләп 'ишьлкка һәм тоньяк-көнба- тышка борылырга һәм, дивизиянең уи флашысын саклап, оборонага күчәргә боердым. Башка полклар һөҗүмне дәвам итәргә тиешләр иде. Ләкин ул арада дошман танклары бик уңайлы позицияләргә чыгып • өлгерделәр цә, бер рәткә тезелеп, котырынып ата да башладылар. 40 ка якын танк. Хәл шактый авыраеп китте. Немец танклары, 20 машинага төялгән пехоталарын ияртеп, дивизиянең уц флапгысыида — ике полк .арасындагы урынга контратака ясый башлады. Безнең артиллеристлар утны шул якка күчерделәр. Бераздан, янып утырган 5 танкысып калдырып, дошман чигенде. Мин командующийга шалтыраттым. — һөҗүмне туктатыгыз. Булган кадәрессн кулда тотарга, уңайлы рубежларны ычкындырмыйча, оборонада ныгырга! — дип боерды генерал Шумилов. Көне буе өзлексез дәвам иткән сугыш бераз тына төште. Кыр өстси- _дә ара-тпрә төрле төстәге ракеталар кабына да бар җир тагын караңгылыкка чума. Кайдадыр сирәк-мирәк кенә снарядлар, миналар ярыла. Усал чыелдап пулялар очып китә. Дошман танклары гөрләве ишетелә. Безнең уц флангтагы полк көндезге сугышта шактый зарарланган иде. Шушы вакытлыча тынычлыктан файдаланып, көчләрне барлап чыгарга, яңадан оешып өлгерергә кирәк иде. Штаб эшчеләре, яңа приказлар алып, полкларга таралыштылар. Капитан Довиденко полкы сул • флангта үз урынында калып шунда оборонага урнашты. Ә Слатов полкы, уц флангтагы Петров полкын алыштырып, шул участокта ныгыды. Танкка каршы ата торган пушкалар дивизионы әлегә үз урынында калды. Дивизиянең артиллерия полкы төн үткәнче яңа позициягә күчте. Бар урында да гитлерчыларның контратакаларын каршы алырга нык әзерлек барды. Төн уртасында миңа капитан Довиденкодан кайгылы донесение тапшырдылар: полк командирының политик эшләр буенча урынбасары өлкән политрук Злобинский һәлак булган иде. Борис Злобинский дивизиядә иң эшлекле, талантлы, шул ук вакытта үтә тыйнак һәм батыр политработиикларның берсе иде. Сугышчылар аны чын күңелдән хөрмәт итәләр иде дип әйтү генә аз, алар аны чын-чыннан яраталар иде. Ул болай үлгән икән. Червленная елгасы буйлап Нәрпман өчен каты һөҗүм барганда, кич белән 8 нче укчы ротаның командиры яра- .лангап. Шул вакытта анда булган Злобинский сафтан чыккан командир урынына баскан. Рота гитлерчыларның танк атакаларын өч тапкыр кире каккан. Злобинский ПТРдан атып өч танкны җимергән, аннан соң, пулеметка күчеп, бер взвод дошман пехотасын кырып салган. Аны шул чакны үтергәннәр... 20 ноябрь иртәсе җитте. Сәгать сигез. Озак кына артиллерия әзерлеге үткәргәч, иемецләр контратакага күчтеләр. Алар 128,2 нче биеклеген кире кайтарырга, флангтан үтеп, 57 нче армиянең удар группасының тылына чыгарга һәм ул армияне таркатырга телиләр иде. Көндезге икегә кадәр немецләр алты тапкыр атакага күтәрелеп карадылар.һәм алтысында да, безнең каршылыкка чыдый алмыйча, артка чигенделәр. Гитлерчыларның югалтулары коточкыч зур булды. Полк командирлары сәгать өчтә гитлерчыларның яңа атакага әзерләнүләрен хәбәр иттеләр. Капитан Довиденко полкы каршысына 40 тан артыграк фашист танкысы килә иде. Үз чиратымда мин командующийга хәбәр иттем: — Дошман тагып да көчлерәк атака ясарга әзерләнә. Дивизиянең һәр полкы каршысыпда күп санлы танклар һәм мотопехота тупланды,— дидем. — 128,2 нче биеклеген һәм аның янындагы курганнарны ныгытыгыз. Биеклекне дошман кулына бирмәгез! Бу эш өчен сез башыгыз белән җавап бирәсез! — диде миңа генерал. 108 Ашыгыч чаралар күрергә кирәк иде. Мин дивизиянең артиллерия начальнигы майор Борисовка 128,2 нче биеклегендә пушкаларын туры наводка белән атарга көйләргә куштым. Үземнең резервымны — өйрәнү батальонын шунда җибәрдем һәм капитан Мусоринны биеклек гарнизонының начальнигы итеп билгеләдем. Ул арада булмады, дошманның 30 бомбардировщигы биеклекне бомбага тота башлады. Гитлерчылар, алты көпшәле минометлардан ата-ата, өч яктан контратакага кузгалдылар. Слатов полкының уң флан- гысына 111,4 нче биеклеге ягыннан 20 танк һәм 1 батальон пехота, уртадагы Петров полкына 95,7 нче биеклегеннән 30 танк һәм 1 полк пехота, сул флангтагы Довиденко полкына 77,4 нче биеклегеннән 70 кә якын танк һөҗүм итә иде. Полк командирлары гитлерчыларның танклары һәм пехоталары килүе турында бер-бер артлы хәбәр итәләр. Танклар безнең сугышчан сафларны ерып кереп киләләр иде. — Бер адым да чигенмәгез! Танкларны һәм гитлерчыларны юк итегез! — дидем мин. Безнең солдатлар дошман танкларына каршы бик каты сугыштылар. Тегендә дә, монда да дошман танклары төти, безнең сафлар арасында шатланып кычкырган тавышлар яңгырый иде. Танклар җимерүче снайпер Ткаченко, дошманның 40 танкысына бер үзе каршы торып, 4 танкны яндырды. Биеклек тирәсендә металл гөрләве, моторлар тавышы бик озак яңгырап торды. Ниһаять, танклар кире борылды. Рота командиры өлкән лейтенант комсомолец Н. Тимофеев үзенең ротасы белән башкалардан шактый алда — бик әһәмиятле позициядә тора иде. Рота немецләрнең 4 орудиесеи кулына төшерә. Менә дошман танклары, пехотасы контратакага килә башлый. Тимофеев орудиене үзе корып, үзе төзәп ата. — Фриц пушкаларыннан фрицларга ут! — дип кычкыра ул. Менә бер танк яна башлый, аннан икенчесе кабына... Тимофеев һаман ата да ата. Гайрәтле сугышчыны яралыйлар... Ләкин ул 5 танкны яндырып өлгерә. Үлеме якынайганын сизеп котырган дошман тагын да усаллана. Бернинди югалтуларын да, янган-җимерелгән танкларын да уйламый ул. Гитлерчылар ут эченә яңадан-яңа көчләрен куа гына торалар. Ниһаять, алар, Слатов һәм Петров полклары арасына үтеп кереп, 128,2 нче биеклегенең өч курганын басып алалар. Аларны куып кына чыгарасы да бит, резервлар юк. Булган көчләр белән тагын дошманга ташланабыз. Довиденкога, беркадәр сугышчыларын көньяккөнбатышка сакларга куеп, төп көчләре белән дошман сафларының флангысына һәм тылына удар ясарга куштым. Безнең арага үтеп кергән дошманны төньяк- көнбатышка алып ыргытырга кирәк дидем. Үземнең фикеремне әйтеп, командующийга шалтыраттым. Ул миңа уңыш теләде. Артиллерия полкы һәм «Катюша»лар биш минутлык артналет ясадылар. Аларның бердәм удары дошманга шактый зарар китерде. Полклар моны бик тиз сизделәр һәм, бердәм «ура» кычкырып, алга ыргылдылар. Гитлерчыларны көнбатышка алып ташладык. һөҗүм башланганга ике көн үтте. Безнең дивизия шактый мул уңыш җыйган иде инде: румыннарның 20 нче пехота дивизиясенең 3 батальон солдатофицерларын кырдык, 26 танкысыи яндырдык, 1 артиллерия полкын сафтан чыгардык. Дивизия үткән урыннарда — тауларда, чокырларда һәм үзәннәрдә — бар җирдә дә дошман солдатлары үлекләре ауный, җимерек танклар, пушкалар чәчелеп ята иде. 517 солдат һәм офицерны әсир иттек, 39 орудие, 18 миномет, 36 станковый пулемет-, әллә никадәр кул пулеметы, автомат, склад, автомашина кулга төшердек. 109 Яшермим, безнең югалтулар да сизелерлек иде. Бигрәк тә танк атакаларына каршы тору авыр булды. Ике көн өзлексез һөҗүм итү, шуның өстенә немецләрнең өзлексез контратакаларын кире кагу дивизияне шактый йончытты. Шуңа күрә 21 ноябрьда командующий, безнең урынга 36 нчы гвардияче дивизия частьләрен китереп, дивизиябезне резервка •чыгарды. 36 нчы дивизия 22 ноябрьда иртән һөҗүмне дәвам иттерде. Ул, немецләрне 110,8 иче биеклегеннән куып, безнең уңышларны ныгытты. Шулай итеп 22 ноябрь киченә 64 нче армия частьләре Елха — Попов — Балка — Караватка рубежына чыкты. Бездән сулда Сталинград фронтының удар группасы участкасында да — 51 нче һәм 57 нче армияләр фронтларында да дошманның оборонасы өзелгән иде инде. Менә шул урынга Сталинград фронтының механикалаштырылган һәм кавалерия берләшмәләре килеп керде. Алар 22 иоябрьның киченә көньяк-көнбатыштан дошманның төп группировкасын урап алдылар. 23 ноябрьда Карповка янында, алар төньяккөнбатыштан һөҗүм итеп килүче Көньяк-көнбатыш фронтының хәрәкәттәге төп көчләре белән — генерал Родинның танк корпусы белән кушылдылар. Гитлерчыларның 6 нчы кыр, 4 нче танк армияләренең 22 дивизиясе Сталинград янында камалышта калды. Баштанаяк коралланган 330 мең кешелек дошман армиясе тозакка төште. Дошманны камау һөҗүме вакытында гына безнең гаскәрләр гитлерчыларның 95 мең солдатын һәм офицерын үтерделәр, 72 400 солдат һәм офицерын әсир алдылар. 134 самолет, 1 722 танк, 2 232 орудие, 7 306 автомат, корал, азык-төлек, башка кирәк-яраклар төялгән йөзләрчә складлар, 5 меңнән артыграк автомашина безнең кулга төште. Гитлерчы дивизияләрне Сталинград янында камау бурычын безнең фронт гаскәрләре намус белән башкарып чыктылар. 22 ноябрьда иртә белән безнең дивизия Бекетовка авылы янына килеп туктады. 1942 елның 20 һәм 21 ноябрьларында Сталинград шәһәре өчен барган каты, аяусыз сугышларда һәлак булган сугышчыларыбызны Глубокая янында зур ихтирам белән күмдек. Бөтен армиягә даннары таралган күп кенә батыр солдатларыбыз һәм горур, батыр йөрәкле командирларыбыз белән мәңгегә аерылыштык без. Күзләребездә яшь иде, йөрәкләребездә үч ярсуы яна иде. — Безнең социалистик Ватаныбызның бәйсезлеге өчен һәлак булган батырларга мәңгелек дан! Әйе... кайнар каннары белән үзләренең дуслыгын мәңгегә беркеткән - кемнәр генә шушы туганнар каберлегендә ятып калмады... Полк командирының политик эшләр буенча урынбасары, еврей егете Борис Злобин- •ский... снайперлар взводы командиры, казакъ улы Абдибай Курвантаев... рота командиры, рус егете Н. Тимофеев... батальон командиры, курку белмәс әрмән Хачатуров... Онытылмаслык батырлар бит алар!.. Аларның кайнар дуслыгы, дошманны тукмаулары хакында дивизиядә җыр туды, һәм без ул җырны сугыш беткәнче җырлап йөрдек. Сталинград курганында ятып калган бу утлы йөрәкле егетләр безнең белән ■әллә кайларга кадәр ияреп бардылар. Ул җырны тулысы белән күче- .реп үтәсем килә: СУГЫШЧАН ДУСЛЫК ТУРЫНДА ҖЫР Туп тавышлары яңгырый Бозып төнге тынлыкны. Бердәм дуслыкның йөрәге Ут эчендә чыныкты. . Рус солдаты, кыю әрмән, Еврей һәм казакъ улы, Саф алдыннан, Көнбатышка Ярып бардылар юлны. 110 Борис безгә чын дус иде, Әткәбездәй зур җанлы... Кайгыны бергә кичердек, Бергә кудык дошманны. Снайпер Курвантаевны Мәцге сакларбыз истә; Күрсәткән батырлыклары Күңелдән китми һич тә. Аньгд исеме өлгерде Еракларга таралып. Фашистларны утка тоттык Анардан үрнәк алып. Онытмаслык сабак бирдек Кан эчүче этләргә. Дан җырлыйбыз Тимофеев Шикелле егетләргә. Бэтен полк кабатлады Хачатуровныд сүзен; — Baian өчен алга, дуслар! Илбасарларга үлем! Үч һәм нәфрәт ташкыныннан Дошман явы тетрәде... Ирек нурына төренде Идел ана күкрәге. Батырларның мәнге үлмәс Эшенә сокланабыз. ALT иттек без: фашистлардан Үч алмый туктамабыз! $ Диаметры 40—45 километрга җиткән боҗрада камалышта калган гитлерчылар алдан ук бик ныклап ясалган ныгытмаларын теш-тырнак- лары белән саклыйлар иде. Дошман командованиссе Сталинградка сузылган канлы тәпиен алырга җыенмын, ул Гитлер вәгъдә иткән ярдәмне көтә һәм моңарчы күрелмәгәнчә карыша иде. Камалышта калган гитлерчыларның көньяк һәм көньяк-көнбатыш канатында оборонага урнашкан 64 нче армия берләшмәләре, Сталинград фронтының һәм Көньяк-көнбатыш фронтының башка гаскәр берләшмәләре белән бергә, шушы боҗра эчендәге дошманга һөҗүм итә башладылар. Безнең дивизия командующиеның резервында барысы икс көн генә ял итә алды. 25 ноябрьда инде кузгалырга приказ булды һәм без, командующий приказы нигезендә, Бекетовка авылының төиьяк-көнба- тышында оборонага урнаштык. Полкларга ашыгыч рәвештә кораллар, боеприпаслар китерделәр. Ләкин сирәгәйгән батальоннарга бер генә солдат та өстәлмәде. Оборонага урнашкач та без тик ятмадык. Дошман оборонасын өзү буенча өйрәнүләр үткәрдек. Алда торган җитди бурычлар сездән хәзер икеләтә осталык таләп итә иде. Батальоннарда штурм группалары төзедек, чаңгычылар отряды оештырдык. Армия штабы боерыгын үтәп, 5 декабрьдан алып дивизиядә перегруппировка ясадык. Полклар атакага кузгалу урыннарын алдылар. 6 сыннан алып 7 декабрьгә кадәр мин комбатлар белән урынны өйрәнүне үткәрдем. 8 декабрь иртәсенә һөҗүмгә әзерлек эшләре тәмам булды диярлек. Хәтергә нык сеңеп калган 00244 нче номерлы сугышчан приказ 64 нче армия штабыннан 7 декабрьдә килде. Бу приказ нигезендә, безнең дивизия, үзенә буйсындырылган башка частьләр белән, 8 декабрь 111 таңында атакага кузгалу урынына урнашып бетәргә тиеш иде. Курган янындагы үзәнлектә мин полк командирларының киңәшмәсен үткәрдем, аларны командующийның приказы белән таныштырдым. Бергәләп булачак һөҗүмнең детальләрен ачыкладык... Иренеп кенә таң атты. Салкын Сталинград далаларының ялангач күкрәгендә, үзенә сыеныр урын тапмыйча, төньяк җиле исә. Ни әйтсәң дә — декабрь. Даланы юка, ләкин каты кар каплаган. Төнге караңгылыкта атакага кузгалу урыннарына барып урнашкан сугышчылар, туң җирне чокып, сай гына окоплар казып кергәннәр. Барысы да тизрәк атака башланганын көтә. Яктылык сызылу белән безнең сафлар өстендә дошман миналары һәм снарядлары ярыла башлады. Гитлерчылар безнең кыймылдаганны сизеп алганнар, шуңа күрә иртә таңнан кәефсезләнәләр, безнең планнарны бутарга, позицияләрен саклап калырга тырышалар иде. Кичә кич киткән разведчиклар иртәнге сәгать биштә генә әйләнеп кайттылар. Алар исмецләрнең 523 иче пехота полкы солдаты Рудольф Шперлингиы алып килделәр. Сорау алганда әсир менә нәрсәләр сөйләде: — Безнең полкның югалтулары санап бетерерлек түгел. Роталарда хәзер нибарысы сигезәр-унар кеше генә калды. Солдатларның рухы бик төште, салкыннан, ачыгудан интегәбез. Икмәкне көненә 30—50 грамм гына бирәләр. Солдатлар эт һәм карга ашыйлар. Мин тәрҗемәче аркылы солдатка сорау бирдем: — Алайса нигә солдатлар безнең якка чыкмыйлар? — Барысы да берәр могҗиза булмасмы дип көтә. Командование вәгъдә иткән ярдәмгә өметләнәләр әле. Боҗраны езел булмаслыгына күптән ышансалар да, тыштан ярдәм көтәләр. Сезнең якка чыгарга теләүче солдатлар күп, ләкин апдыйларны офицерлар ата. Солдатның башын тинтерәтеп бетерделәр инде. Бирелмәскә, соңгы пуляга хәтле сугышырга, дип көне-төне колак төбендә акыралар. Офицерлар бездән соңгы сулышка кадәр сугышырга, әсир төшмәскә дип кул куйдырып расписка алдылар. Әгәр шул сүзебезне үтәмәсәк, Германиядә калган туганнарыбызны атып, мал-мөлкәтләребезне тартып алачаклар... Чыннан да, Сталинград янында камалышта калган немец солдатларының холе коточкыч иде. Кышкы киемнәре юк дип әйтерлек. Салкыннар башлану белән кем нәрсә юнәтә алса, шуңа төренгән. Кайсысының муенында хатын-кыз шарфы, иске чүпрәк-чапрак, аякларында агач һәм салам башмак. Декабрь салкыннарына агач башмак белән каршы торып буламы соң? Немецләр өшиләр, туңалар, интегәләр иде... 8 ноябрьда, нәкъ иртәнге сәгать 8 дә, безнең артиллерия әзерлеге башланды. Бераздан полклар кузгалды... <0 минуттан дошман оборонасының алгы сызыгы безнең кулда иде инде. Икенче сызык өчен сугыш башланды. Без дошман сборснасының эченә 5—6 километрга үтеп кердек. Гитлерчылар, хәлләренең авыраюын күреп, ашыгыч рәвештә Сталинград яныннан резервларын — танкларын һәм пехоталарын китерә башладылар. Слатов полкына каршы 25 танк, Довидснко полкына каршы 20 дән артык танк тупланды. Алар, күп санлы пехоталарын ияртеп, безнең частьләргә каршы контратакага кузгалдылар. Безнең сугышчылар, алга барудан туктап, җиргә яттылар. Әмма куелган бурыч үтәлгән иде инде. Алынган позицияләрне дошманга кире бирмәскә генә кирәк. Безнең дивизия, дошманның күп санлы көчләрең үзенә каратып, чөй кебек гитлерчылар сборснасының эченә ярып кергән иде. Командующий алынган позицияләрне ныгытырга приказ бирде. Бе.£ бу оборона линиясен 10 дскабрьга кадәр ныгыттык һом 10 нда, коман- 112 лующийның яңа приказыннан соң, позицияләребезне 169 нчы дивизия частьләренә тапшырдык. 11 декабрьдә кич белән без тагын Бекетовка авылы янына җыелдык. Дивизия монда бераз ял итәргә, вәгъдә ителгән өстәмә көчләрне кабул итәргә, материаль частен ныгытырга тиеш иде. Генерал Шумилов телефоннан миңа: — Дивизиябезгә өстәмә көчләр килә... Соңгы сугышларда катнашкан солдатларга ял бирегез. Бик әйбәтләп хәл җыйсыннар, коралларын һәм техниканы рәткә салсыннар. Сугышка яңа көч белән керерлек булсыннар, — диде. Сөйләшүне тыңлап торган Молчанов тирән сулап куйды. — Ниһаять, — диде ул. — Җиде айга якын сугышып өстәмә көчләр ллганыбыз юк бит. Әйтергә генә ансат. Җиде ай! Ә дивизиянең артиллерия начальнигы Борисов ышанмыйча торды. — /\\онда нидер килеп чыгар әле, — диде ул шикләнеп. — Тагын берәр тишекне томаларга җибәрерләр. Аның шикләнергә урыны да бар иде шул. Бер-бер көтелмәгән хәл килеп чыкса (ә сугышта командующий көтмәгән хәлләр аз буламыни?), командующий резервка барып тотынмыйча нишләсен? Тота да кирәк урынга илтеп кертә. Борисовның сизенүе дөрес булган икән. Без авыл янында урнашып, йокы туйдырып алырга да өлгермәдек, армия штабыннан 0268 номерлы яңа приказ килеп төште: «38 нче двизия, 1159 ПАП РП\ белән берлектә, 15 декабрьда, сәгать биштә, түбәндәге маршрут буенча юлга чыга: Бекетовка, Ивановка, Тингута станциясе, 74 нче километрдагы разъезд, Абганерово станциясе. 16 декабрьда, кичке сәгать сигездән дә калмыйча, Абганерово поселогы янында тупланырга. Дивизия командиры кирәкле күрсәтмәләрне Сталинград фронты вәкиленнән ала. Вәкил дивизияне Абганерово станциясе янында каршы алачак». Менә сиңа ял! Менә сиңа хәл җыю! Ни эшлисең, сугыш сугыш инде ул. Мондый ашыгыч приказның килеп чыгу сәбәбен генә ачыклыйсы калды. Тиздән анысын да ачыкладык. Көньяк-көнбатыштан, Котельникове ягыннан, дошманның яңа көчләре — генерал фельдмаршал Ман- штейнның «Дон» армиясе группасы килә икән. Манштейн Сталинград янында камалышка эләккән гитлерчыларга ярдәмгә ашыга. Аның группасында шактый нык йодрык төйнәлгән: анда немецләрнең 4 танк дивизиясе, румыннарның 2 корпусы тупланган. Шушы көчләр белән Манштейн, күп санлы авиация һәм артиллерия ярдәмендә, 12 декабрьда 51 нче армиянең оборонасын җимереп, Аксай елгасына үтеп чыкты. Ул Котельниково — Сталинград тимер юлы буйлап 6 нчы армиясе часть- ләре белән кушылырга чамалый иде. Шушы зур йодрыкка каршы генерал Труфановның өзлексез сугышларда арыган-йончыган 51 нче армиясе тиңдәшсез каршылык күрсәтте. Әмма Труфанов гаскәрләре, дүрт көн дәвам иткән канлы сугышлардан соң, Аксай елгасы ярына чигенделәр. Елга буенда сугыш тагын да дәһшәтлерәк булды. Безнең дивизия немецләрнең оборонаны өзеп алга үткән әнә шул группировкасына каршы торырга һәм Сталинградка килү юлларын дошманга бирмәскә тиеш иде. 15 декабрьда, иртәнге сәгать алтыда, күрсәтелгән маршрут буйлап без юлга чыктык. Декабрь салкыны җелекләргә үтә. Көчле җил һәм буран, һава салкынайганнан-салкыная. Утыз градустан да артып китте. Без тупланырга тиешле якка бара торган бердәнбер юл калын кар көртләре белән капланган. Алдан юл салып тракторлар, артиллерия тягачлары бара. Иңнәренә, җилкәләренә йөк аскан сугышчылар җәяүлиләр. Адым саен диярлек туктарга, көрткә баткан машиналарны, пушкаларны сөйрәп чыгарырга туры килә. Юл читләрендә җимерек дошман танклары, машиналар ауный. 74 нче разъездга җитәрәк җимерекләр тагын да күбрәк очрый башлады. Абганерово станциясе янына җитәрәк дошманның ватык техникасы тагын да күбәйде. Гитлерчылар тылга җибәрү өчен җимерек танкларын, машиналарын монда ташыганнар икән. Станциядә кукуруз һәм ясмык төялгән эшелоннар тора. Гитлер һәм Антонескуның гаскәрләренә дигән сыен безнең авиация чәчеп ташлаган. 16 декабрьда без Абганерово станциясенә килеп җиттек. 17 дека- брьда иртән мин Молчанов белән Абганерово поселогына урнашкан 51 нче армия штабын эзләп киттек. 51 нче армиянең командующие урта буйлы, ябык кына гәүдәле генерал Труфанов, кулларын артка куеп, бүлмә буйлап йөренә иде. Безне күргәч, ул йөрүеннән туктады. Сәламләгәч, утырырга тәкъдим итте. Үзе дә өстәл янына килеп утырды. Кыска гына итеп әйтеп куйды: — Я, сөйләгез. Минем сөйләгәннәрне тыңлап бетергәч: — Дивизиядә яраклы ничә сугышчы бар? — дип сорады. Минем җавапны ишеткәч, аның кашлары җыерылды, йөзе чытылды. Генерал, башын түбән иеп, безгә карамыйча гына: — Нигә җибәрделәр инде сезне монда? Нишли алам мин мондый дивизия белән? Трофейлар җыярга килдегезме? — дип мыгырданды. — Дивизиянең сугышчан сәләтенә шикләнмәгез. Без җиде ай шулай сугышабыз әле. Начар сугышмыйбыз, — дидем мин. — Монда румын боламыклары белән түгел, танклар белән сугышырга кирәк. Танклар белән, ишетәсезме? — диде ачуланып генерал. Менә ул урыныннан торды һәм тагын арлы-бирле йөрергә тотынды. — Танклар белән дә сугышырга туры килгәләде, — дидем мин тыныч кына. Әмма мондый кырыс һәм салкын каршылаудан минем каным кайный башлаган иде. Ирексездән хәтеремә генерал Шумилов, Хәрби Совет членнары Сердюк һәм Абрамов килеп төште. Мин үземнең аз санлы, йончыган дивизиям белән алар кул астына 64 нче армиягә килдем. Ләкин нинди ягымлы итеп, зур игътибар һәм хөрмәт белән каршы алганнар иде алар безне! Без тиз арада шул сугышчан семьяда үз кешеләр булып киткән идек. Алар бер дә дивизиядән көлеп, мыскыллап тормадылар, ә ышанып, җаваплы, иң авыр урыннарга җибәрделәр. Дивизиягә мондый салкын, игътибарсыз караш миңа бер дә ошамады. Яңа командованиенең шундый ашыгыч, дуамал бәя биреп ташлавы әрнетте. Үзем өчен генә түгел, сугышчан юлдашларым, канлы көрәшләрдә сыналган солдатлар-командирлар өчен әрнедем мин. Молчановның да йөзе кып-кызыл булган, ул да йөрәге ярсуыннан нишләргә белмичә утыра иде. Бүлмәдә тагын бер генерал бар иде. Труфанов, иреннәрен тешләп, йөрдейөрде дә аның белән киңәшә башлады. Безнең дивизияне кая илтергә һәм нинди бурыч йөкләргә дип аптыраган иде ул. Мин тыңлап тордым-тордым да: — Август башларында дивизия бу урыннарда булган иде инде. Ул чагында без Мышково елгасы яры буйлап, Капкинска — Абганерово станциясе рубежында оборона сугышлары алып бардык. Бәлки хәзер дә сез безне шунда җибәрерсез? — дидем. Командующий белән сөйләшү шулай тәмамланды. Аның приказы нигезендә дивизия 17 декабрьда август айларында генерал фон Готның танк армиясе белән сугышкан элеккеге рубежда — Ивановка — Тебек- тенерово — Абганерово станциясе сызыгында оборонага урнашты. Уйлап карасаң уйланырлык та бар. Кайчан гына фон Гот гаскәрләре белән сугыша идек. Ә хәзер алар Сталинград янындагы «тозак»та, ә без монда... Дивизия оборонага урнашып та бетмәде, сулъяк күршебез белән тоташкан арага — Васильевкадан һәм Ивановкадан көньяк-көнчыгышта дошман танклары Мышково елгасына бәреп чыктылар. Громыслов- 8. „с. ә.- № 5. 114 ка һәм Васильевка тирәләрендә дә каты сугышлар башланды. Гитлерчыларның пехотасы, 30 танк ярдәмендә, подполковник Слатов полкын уң флангтан үтеп китәргә маташты. Беренче атаканы артиллерия һәм пулемет уты белән кире кактык. Гитлерчылар, болай гына эш чыкмаслыгын күреп, тагын 20 танк китерделәр. һавада немецләрнең 30 бомбардировщигы күренде. Безнең болай да аз санлы сафлар өстенә зур-зур бомбалар, снарядлар яуды. Дошман дивизиянең уң флангысына тагын атака ясады. Ләкин бу юлы да уңышка ирешә алмады. 22 танкларын югалткан гитлерчылар килгән җирләренә кире киттеләр. Абганерово станциясе янында Довиденко полкының зенит-пулемет часте сугышчылары дошманның «фокке-вульф 189-А» разведка самолетын бәреп төшерделәр. Ике немец очучысын әсир алып, 51 нче армия штабына җибәрдек. Алар фронт өчен шактый кыйммәтле мәгълүматлар бирделәр. 19 декабрьда Мышково елгасы буенда дошман танклары күренү белән мин генерал Труфановка хәбәр иткән идем. — Уң флангыгызны көчәйтегез. Сезнең ул яктагы күршегез бераз уңга каерылган, алгарак та киткән. Нык торыгыз, — дигән иде ул миңа. Мин. уң флангны ныгыту ниятеннән чыгып, капитан Казаоиннын ОИПТД батареяларын шунда күчердем, артиллерия утын да шунда юнәлттем һәм миңа буйсындырылган ПАП РГКАны да шунда җибәрдем. Сугыш нәтиҗәләрен мин генерал Труфановка хәбәр иттем. Ул, бер сүз дә дәшмичә, мине тыңлап торды да: — Җиңү белән котлыйм һәм дивизия сугышчыларына рәхмәт бел- дерәм. Егет икәнсез! Безнең резервлар килеп җиткәнче нык торыгыз,— диде. Командующийның безнең дивизиягә кимсетеп каравы шулай үзгәрде. Без моңа чын-чынлап шатланыштык. Димәк, без Хәрби Советка үзебезнең сугышчан сәләтебезне шушы авыр участокта да күрсәтә алдык. Әмма, шатланып, юанып тора торган чак түгел иде. Безнең фронтта хәл гаять дәрәҗәдә авыр, чуалчык иде. Гитлерчыларның Мышково елгасына барып чыккан Котельниково группировкасы Сталинград янында камалышта калган Паулюс гаскәрләреннән нибары 30—35 километрда гына тора. Гитлер командованиссенең планы буенча бу группировка һөҗүмгә күчкәч, камалыштагы гитлерчылар аларга каршы килергә һәм алар Зеты авылы тирәсендә очрашырга тиеш иде. Төнлә Мышково елгасына генерал-лейтенант Р. Я. Малиновскийның 2 нче гвардияче армиясенең алдагы частьләре килә башлады. Бу армиянең бер полк командиры, урынны өйрәнү группасы белән, кичә кичтән үк Тебектенеровога, подполковник Слатов штабына килгән иде. Ул юлның кыенлыгыннан бик зарланган иде: — Бөтен юлларны кар күмгән. Частьләр әллә кайларга сузылып килә, тыллар артта сөйрәлә. Солдатлар, ялны, ашауны онытып, техниканы җилкәләренә күтәреп баралар. Минем полк көн азагына сезнең уң флангыгыздагы частегезне алыштырырга тиеш. Миңа шундый боерык бирелгән. Тик менә белмим: көн азагына батальоннар килеп җи- тәрме-юк.мы? Мин Юркино совхозына — үз штабыма борылып кайттым. Дивизияне күзәтү пунктына Сталинград фронты командующие урынбасары генерал Захаров килгән иде. Мин бик җентекләп үзебездәге хәлне сөйләп бирдем. Ул шунда ук приказ бирә башлады: — Дивизиянең уң флангысындагы оборона участогын 2 иче гвардияче армиядән яңа килгән полкка тапшырыгыз. — Мин әле генә полк командирын күрдем. Ул урынны өйрәнү группасы белән генә килеп җиткән. Батальоннары юлда икән әле. 8* 115 Шушы сүзләрне әйтүем булды, генерал Захаров мине орыша да башлады. Ул минем сүзләргә ышанмады, мине обстановканы белмәүдә гаепләде. Полк килеп җиткән булырга тиеш, диде. Ахырда түзмәде, Слатов полкына шалтыратты. Теге полкның командиры анда иде әле. — Мин бернәрсәне дә белергә теләмим! Батальоннар килгәнме- юкмы, анда минем эшем юк. 38 нче дивизиянең уң флангысын алыштырырга приказ бирәм. Приказны үтәмәсәгез, Ватанга хыянәт итүче санап сезне атачакбыз! — диде ул полк командирына. Генерал Захаров ул төнне безнең күзәтү пунктында үткәрергә булды. Ул һәр ярты сәгать саен, телефоннан шалтыратып, полкның килү- килмәвен сораша иде. Ләкин батальоннар һаман килеп җитә алмыйлар. Буран көчәйгәннән-көчәя бара, юллардагы көртләр тагын да биегрәк өеләләр. Салкын сулышны кыса иде. Төнге сәгать икедә генералның түземе бетте. Ул үзе янына штаб начальнигы майор Овсянниковны һәм дивизия контрразведкасы начальнигы майор Семеновны чакырып алды: — Әгәр 2 нче гвардияче армиянең полкы иртәнге алтыга дивизиянең уң флангысын алыштырмаса, полк командирын атарга, шул хакта акт төзегез, — дип боерды. Миңа борылып: — Ә сез бу приказның үтәлешен күзәтегез! — диде. Үзе шунда ук йокларга ятты. Алтынчы яртыга кадәр мин КПда, Овсянников белән Семенов Слатов штабында полкның килүен көтеп интектек. Безгә таныш булмаган полк командирының язмышы өчен барыбыз да борчыла идек. Захаров йокларга яту белән, мин, батальоннарны ашыктырырга кушып, Зеты юнәлешенә чаңгычылар отряды җибәрдем. Безгә килергә чыккан 2 нче гвардияче армия частьләренең тыллары еракта калуын исәпләп, алар килеп тупланырга тиешле Тебектенерово янына, чаналарга төяп, азык- төлек җибәрттем, кухняларда алар өчен кайнар аш пешерттек, чәй куйдырдык. Бу авыр, хәвефле төнне беркайчан да онытмам. Полк командирының язмышы минем бар тынычлыгымны алды. Кызганычка каршы, ул командирның фамилиясе хәтеремдә калмаган. Озын буйлы, өлкән яшьләрдәге, «XX лет РККА» медале һәм гвардия значогы таккан кеше иде ул. Нинди юллар белән булса да 2 нче гвардияче армиянең командующиена, я булмаса дивизия командирына Захаровның приказы турында хәбәр итәргә теләдем. Алар полк командирын коткарып кала алалар. Ләкин аларның кайда икәнлеген белми идем. Сәгать алты җитте. Тебектенерово янына теге полкның разведка подразделениеләре һәм саклык частьләре килә башлады. Бозланып каткан, арыган солдатлар, тирән кар ерып, көч-хәл белән атлыйлар иде. Сәгать нәкъ алтыда күңелләрне шомландырып телефон шалтырады. 51 нче. армия штабыннан Захаровны сорыйлар иде. Аны уятырга туры килде. Телефоннан сөйләшкәч, ул, миннән: — Гвардиячеләр килделәрме, сезне алыштырдылармы? — дип сорады. Мин, күземне дә йоммастан: — Участокны тапшыра башладык! — дип җавап бирдем. Уң флангны тапшырып бетерү турында телефоннан хәбәр итәргә приказ биреп, Захаров ашыгыч кына 51 нче армия штабына китте. Ә 2 нче армиянең батальоннары сәгать сигездә генә килеп җиттеләр һәм килгән уңайга ук оборонага да урнаша бардылар. Мин Слатов полкын икенче эшелонга чыгардым һәм командующийга хәбәр иттем. Декабрь ахырларында фон Гот группировкасының һөҗүме тукталды. Камалыштагы немецләрнең дә боҗраны өзеп чыгу куркынычы бетте. Безгә, Сталинград янына кайтырга кушып, Сталинград фронты штабыннан приказ килде. Сугышчылар Сталинградка кайту хәбәрен зур шатлык һәм канәгатьләнү белән каршыладылар. Башланган эшне барыбызның да бетерәсе 116 без килә, ахырга кадәр сталинградлылар булып каласыбыз килә иде. Сталинград янына кайткач, дивизия Бузиновка авылы янында тупланды һәм генерал Ф. И. Толбухинның 57 нче армиясе составына кертелде. 62 нче һәм 64 нче армияләр белән бергә хәрәкәт иткән бу армия, Сталинград фронтыннан Дон фронты составына күчерелгән һәм камалышны өзеп чыгарга маташкан гитлерчы группировканы тәмам тар-мар итәргә әзерләнә иде. Бу фронтның командующие генерал-полковник К. К. Рокоссовский, Хәрби Советы члены Н. С. Хрущев иде. * * * Сталинград янында камалышта калган 330 мең гитлерчының хәле көннәнкөн кыенлаша барды. Дон фронты гаскәрләре аларны төрле яктан һаман кысып киләләр. Боҗра кысылган саен гитлерчылар катырак торалар, бу аларны санап бетергесез югалтуларга дучар итә иде, Камалыштагы 330 мең солдатофицердан 80 меңнән артыгы декабрь аенда гына я кабергә керде, я әсир төште. Кышкы салкын да аларның кирәген бирә иде. Солдатлар да, офицерлар да өшиләр. Немецләр арасында ачлык канатларын көннән-көн киңрәк җәя бара. Гитлерчыларның такы-токы гына ашап торулары, көненә 50 грамм гына икмәк алулары (аны да алгы сызыктагы немецләр генә ала, фашистлар штабларына, тылларына ипинең чыраен да күрсәтмиләр) безгә мәгълүм иде. Гитлерчылар боҗра эчендәге мәчеләрне, этләрне, чәүкә-чыпчыкларны ашап бетерделәр. Бушка кан коймас өчен Совет Командованиесе 1943 елның 8 январенда Паулюска ультиматум белдерде: мәгънәсез һәм кирәксез каршылыкны туктатырга, корал ташларга тәкъдим итте. Солдатларның һәм офицерларның гомерен саклап калу, иминлек бирү, сугыштан соң теләсәләр— Германиягә, теләмәсәләр — башка илләргә китү хокукы бирелү, хәрби форманы саклау, орденнарга, хәтта офицерларның салкын коралларына тимәү гарантияләнә иде. Гитлерчы командование ультиматумны кире какты. Дивизия Бузиновкага килеп җиткәч тә без, Молчанов белән, 57 нче армия командующие генерал Ф. И. Толбухин янына киттек. Без барганда Толбухин, Хәрби Совет члены Субботин һәм армия штабы начальнигы полковник Лихолетов карта янында, кызып-кызып сөйләшеп утыралар иде. Толбухин, без кергәнне күреп, аягүрә басты һәм, елмая-елмая: — Я, сәфәрчеләр, Готның армиясен дөмектердегезме инде? — дип сорады. — Камалышка үтеп керү куркынычы бетте. Дивизия сезнең карамакка кайтты, — дип докладывать иттем. Генерал Толбухин һәм Хәрби Совет члены мине игътибар белән тыңлап тордылар. Аларны дивизия сугышчыларының саны һәм сугыш техникасының торышы аерата кызыксындырды. Мин сүземне: — Дивизиянең оешканнан бирле бер генә өстәмә кеше дә алганы юк, — дип тәмамладым. — 38 нче дивизияне бик яхшы беләм мин. Бергә сугыштык, күршеләр дә булып карадык! — диде командующий бик җылы итеп. — Кулыбыздан килгән ярдәмне кызганмабыз. Генерал штаб начальнигына шунда ук приказ бирде. Якын көннәрдә дивизиягә өстәмә көчләр җибәрергә, материаль частьләрне тулыландырырга, полкларны тулыландыру эшләрен тизләтү өчен дивизиягә армия штабыннан, политбүлектән һәм тыллардан махсус кешеләр җибәрергә кушты. Саубуллашкан чагында генерал Толбухин болай диде: 117 — Отделениеләрдә оештыру эше алып барыгыз, • батальоннарда штурм группалары төзегез. Хәрби өйрәнүләрне башлагыз. Батальоннар һәм полклар күләмендә өйрәнүләр үткәрегез. Дивизиядә моңа бик шатландылар. Ниһаять безгә дә өстәмә көчләр килә, взводлар, отделениеләр тулыланалар. Армия госциталеннән һәм медсанбаттан дәваланып чыккан безнең командирларыбыз һәм солдатларыбыз турыдан-туры дивизиягә кайта башлады. Яңа кешеләр килде. Полкларда, батальоннарда партия, комсомол җыелышлары үткәрдек. Дивизия кайнап, гөрләп тора башлады. Партия сафларына яңа сугышчылар килә, һәркем сугышка кергәндә үзенең намусын партия, комсомол исеме белән беркетеп калырга ашыга иде. Дошманның ныгытылган позицияләрен алу, торак пунктларында сугышу буенча батальоннар һәм полклар күләмендә өйрәнүләр үткәреп алдык. Бер генә минут та тик ятмадык. Январь башларында дивизия политбүлеге сугышларда катнашкан кызларның гомуми җыелышын үткәрде. Дивизия үткән юлларны искә алып, безнең кызларыбыз алдында торган бурычлар турында Молчанов бик ялкынлы речь сөйләде. Политбүлек начальнигы Большаков та чыкты. Мин дә сөйләдем. Сөйләмәскә мөмкин дә түгел, җыелганнар арасында сугышларда батырлык, фидакарьлек күрсәткән кызлар утыра. Аларны ничек искә алмыйсың? Менә беренче рәттәге Зинаида Федушкинаны алыйк. Кечкенә генә, җыйнак кына чибәр кыз. Аңа нибарысы егерме яшь. Ул Слатов полкының санинструкторы һәм үз подразделениесенең комсомол оешмасы секретаре. Аның күкрәгендә Кызыл йолдыз ордены, «Батырлык өчен» медале балкый. Ул 128,2 нче биеклеген алганда, иң батыр сугышчылар белән бергә, алгы сафта барды. Яраланса да, сугыш кырыннан китмәде, хәленнән килгәнче яралы солдатларга ярдәм күрсәтте. Аның янындагы Екатерина Кононенкога карагыз. Ут кыз, комсомолка. 8 декабрьда, Бекетовкадан төньяк-көнбатышта, дошман ныгытмаларын штурмлаганда, бу зифа буйлы чибәр кыз сугыш кырыннан яраланган 6 командирны, 29 солдатны алып чыкты. Орден-медальләре шуңа шаһит. Менә алар йокысыз төннәр үткәргән, безнең белән авыр юллар кичкән, утны-суны сынаган, шуңа күрә бераз ябыккан, ләкин мөлаем һәм матур кызларыбыз: А. В. Скворцова, М. М. Пивоварова, М. А. Неви- чина, М. Д. Моргунова, Е. П. Бебешко, Е. И. Дудинова, А. И. Калмыкова, М. П. Журавлева һәм башка бик күпләр. Алар арасында безнең иске танышыбыз Катя Короб утыра. Телефончы Любовь Калмыкова да монда. Радистка К. Муравьева да чакырылган бүген. Хатын-кыз врачлар, медсестралар турында сөйләп бетерерлекме соң? Харьков яныннан чигенгәндә, Сталинград далаларында сугышканда алар күпме командирларның, политработникларның гомерен саклап калдылар! Аларның исем-фамилияләрен, күрсәткән батырлыкларын санап та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Ләкин аларның Ватаныбыз өчен барган чиксез каты сугышларда безнең белән уртак язмышны бүлешүләрен, ныклык, түземлелек күрсәтүләрен әйтми китә алмыйм. Аларның күбесе хөкүмәтнең югары бүләкләренә лаеклы булды, ләкин иң мөһиме, кайдадыр Идел тугайлары буендагы авылларга, казакъ далаларындагы совхозларга кайткан бик күп яралылар үзләре янында йокысыз, бор- чулы төннәр үткәргән медсестраларны, врачларны һәрвакыт җылы рәхмәт сүзләре белән искә алалардыр... Җыелыш ахырында дивизиянең җыр һәм бию ансамбле зур концерт бирде. (Җае туры килгәндә әйтеп үтим, бу ансамбль ул көннәрдә эшен өр-яңадан җанландырып җибәрде Һәм солдатлар арасында зур уңыш казанды.) 118 Хатын-кызлар исеменнән чыгып сөйләгән Валентина Кудряшева һәм Нина Курбатова дивизия командоваииесенә һәм Хәрби Советка сынатмабыз, сугышчан бурычыбызны намус белән үтәрбез, дип белдерделәр. 8 январьда 57 нче армия командующие генерал Толбухин армия берләшмәләре алдында камалыштагы гитлерчыларның оборона ныгытмаларын өзеп, аларны тәмам тар-мар итү бурычын куйды. 38 нче дивизия менә шушы полосада алга барырга тиеш: уңда 111,6 нчы биеклеге, сулда Цыбенко поселогы. Бездән уңда полковник Денисенконың 36 нчы гвардияче дивизиясе, сулда полковник Л1орозовның 22 дивизиясе хәрәкәт итәргә тиеш иде. Үч алу сәгате якынлаша иде. КАМАЛЫШТАГЫ ГРУППИРОВКАМИ ТАР-МАР ИТҮ 1943 елның 10 январена каршы төндә безнең дивизия Сталинград янында камалышта калган гитлерчыларның оборонасын өзәргә әзерләнде. Суык көчәйгәннән-көчәя бара. Тын алып булмый. Бүрек колакчыннары, якалар бәсәрде. Коры кар аяк астында шыгыр-шыгыр килә. Беренче эшелондагы полклар алдында кечкенә генә бер инеш бар. Боз өстендәге карны җилләр ялап бетергән, инеш өсте көзге кебек ялтырап тора. Аннан ары хәрби карталарда 111,6, 76, 60, 78,8 саннары белән билгеләнгән биеклекләр бер-бер артлы тезелешеп киткән. Биеклекләрнең көньяк-көнчыгыш кабыргаларын һәм елганың шактый текә уң ярын гитлерчылар көчле ут ныгытмаларына әйләндергәннәр. Арада иң җентекләп ныгытылганы — Цыбенко авылы. 76,0 нче биеклегендә немецләрнең кичә безнең штурмовиклар җимергән эре калибрлы зенит пушкалары, көпшәләрен кыйгайтып, аунап яталар. Безнең уң як күршебез белән кушылган урында — 111,6 нчы биеклегендә җиргә күмеп куелган дошман танклары безне көтә, дотлар мәкерле кара амбразуралары белән безгә текәлгәннәр. Гитлерчылар безнең хәрәкәтне бик ачык күзәтеп торалар. Әмма алар ашыкмыйлар. Биеклек ягыннан бер генә тавыш та килми. Төрле яктан уратылып алынган дошман боеприпасның бәясен белә, атарга ашыкмый. Мин, бинокльне күземнән алып, артыма борылып карыйм. Варва- ровка авылы хәрабәләре арасында бик нык яшеренгән күзәтү пунктымда штаб начальнигы Овсянников, Молчанов һәм дивизиянең артиллерия начальнигы Борисовтан башка тагын күп кенә офицерлар да бар. Бездән ерак та түгел, бераз арттарак, ком карьерында, 57 нче армиянең командующие генерал-майор Толбухин күзәтү алып бара. Аның янында Хәрби Совет членнары. Телефоннан хәбәр итәләр: Толбухин янына Верховный Башкомандование ставкасыннан генерал-полковник Воронов белән фронт Хәрби Советының членнары килгән. Мин дулкынланам. Чөнки без төп юнәлештә. Сталинград сугышларын хәл иткән бәрелештә сынатмабызмы, дошман ныгытмаларын җимерә алырбызмы? Шушы сорауларга җавап эзләгәндәй артыма борылдым. Иң элек урынбасарларымның, ярдәмчеләремнең борчылу тулы күзләрен күреп алам. Алар да минем кебек үк дулкынланалар... Иртәнге, сигез сәгать тулып биш минутта Дон фронты гаскәрләре көчле авиация һәм артиллерия эзерл'ёге башладылар. Дошман оборонасының ныгытмалары өстенә илле биш минут буена меңнәрчә орудие- ләрдән, Минометлардан берөзлексез ут явып торды. Безнең авиация дошманның артиллерия позицияләрен, штабларын һәм тыл частьләрен утка тотты. 119 Сәгать тугызда без кузгалдык. Безнең дивизия генә түгел, башка күрше берләшмәләр дә, бөтен фронт немец-илбасарларының ныгытмаларына каршы ташланды. Бездән беренче булып Слатов полкы күтәрелде. Гитлерчылар тешләре-тырнаклары белән каршы торалар. Әмма слатовчылар аларны беренче траншеялардан куып чыгардылар. Беренче әсирләр — 50 кеше; беренче трофейлар—6 орудие, 10 лап пулемет алынды. Довиденко полкының уң флангтагы батальоны да слатовчы- лардан калышмады, алар да дошманны беренче траншеялардан бәреп чыгардылар, әмма аның 2 батальоны йөзе белән Цыбенко авылына борылып җиргә ятарга мәҗбүр булды. Ярты сәгать үтте. Безнең дивизия дә, күршедәге полковник Денисенко дивизиясе сугышчылары да нибарысы 200—300 метрга гына алга киттеләр. Ә сулдагы күршебез — полковник Морозов частьләре Цыбенко авылы кырындагы кайбер өйләрне алды да туктап калды. Дошманның 111,6 нчы һәм 76,0 нче биеклекләрендәге дотларыннан пулемет, автомат утлары баш күтәрергә дә ирек бирми, йөзләрчә пулеметлар котырынып аталар, пулялар выжылдап оча. Дошман өстенә тагын ун минут орудиеләрдән, минометлардан атып торабыз. Тагын кузгалабыз. Биеклекләрдән немецләрне куып төшерергә кирәк. Әмма атака бу юлы да әллә кая бара алмый. Уңдагы күршебез дә, сулдагылар да бер урында таптаналар. Гитлерчылар авылны дзотлар белән урап алганнар, урамнарга, өй яннарына миналар куйганнар. Дот һәм дзотларын шундый оста ясаганнар, ачык позициядән туры наводка белән атып та, ябык позицияләрдән атып та җимерерлек түгел. Үзләре дә нык торалар. Шушы биеклекләр өчен канлы сугыш бара. Безнең батальоннарда югалтулар шактый зур. Нишләргә? Шул вакытта телефон шалтырый. Аппарат янында армия командующие Толбухин. Сугыш кыры аның үзенә дә бик ачык күренеп тора, әмма ул ашыкмыйча, кызмыйча гына безнең хәлне сораша һәм миңа яңа приказ бирә: — Сезнең карамакка 4 Т-34 танкысын җибәрәм. Биеклекне танклар белән штурмлагыз. Уң як күршегезгә 111,6 нчы биеклеген алырга булышыгыз. Ул чагында аңа да, сезгә дә юл ачылыр. Моңарчы бездә дә, күршеләрдә дә танклар юк иде. Мин полк командиры Слатовны телефонга чакырам: — Дошман күзе алдында карда озак ятарга уйлыйсызмы? — Баш күтәрергә дә ирек бирмиләр, — ди Слатов, усал сүгенеп. — Штурм группасын әзерләгез. Сезгә 4 танк бирәм. Танкларда десант ясап биеклектән гитлерчыларны куарга кирәк! Танклар уң флангтагы полкка килеп тә җитәләр. — Штурм группасын кем алып бара? — дип сорыйм мин Слатовтан. — Үзем, иптәш полковник. — Уңыш телим. Менә подполковник Слатов, штурм группасы белән, танк бронясына утыра. Алар биеклеккә таба китәләр. Пушкалардан, пулеметлардан, автоматлардан амбразураларга ут яудырып, алар дошман сафлары арасына барып керәләр. Уң як тылга— дотлар артына үтеп чыгып, штурм группасы 1,6 нчы курганын ала һәм гитлерчыларның дотларын гранаталар бел*ән күмеп ташлый. 111,6 нчы биеклеге азат! Полк командиры иң калку урынга зур кызыл флаг кадап куя. Полк дошманның 170 солдат-офицерын әсир итә, 3 орудие, 8 пулемет һәм 5 танкысын кулга төшерә. Дивизиягә бирелгән полосада дошманның бик көчле ныгытмасының беренче линиясе өзелде. Хәзер безгә һәм уң як күршебезгә юл ачылды. Карда ятып ялыккан батальоннар алга ыргылалар һәм 111,6 нчы биеклегенә һәм 1,6 нчы курганына урнашалар. 120 Кичке сәгать алтыда мин ике полк арасына — 97,5 нче, 117,4 нче биеклекләре юнәлешендә икенче эшелонымны сугышка керттем. Бу полк, Слатов полкы белән бергә төне буе дошманны эзәрлекләп барды. Гитлерчыларның каршылык нокталары бер-бер артлы җимерелә иде. 11 январь иртәсенә безнең полклар штурм белән дошман ныгытмаларының 76,0 нче һәм 78,8 нче биеклекләрендәге икенче линиясен алдылар. Хәзер сугышлар дошман оборонасының эчкәрге урыннарында — 117,4 нче биеклегендә һәм күп санлы курганнар өчен бара иде. Армиянең Хәрби Советы куйган бурычны без ике көн эчендә уңышлы гына үтәп чыктык. Безнең сулъяктагы күршебез — полковник Морозов дивизиясе Цыбенко авылы өчен сугыша иде әле. Алар алга үтә алмадылар. Дошман ныклы каршылык күрсәтә, бу ныгытылган пунктның һәр йорты, сарай- сорае өчен әллә никадәр югалтуларга барып сугыша иде. Генерал Толбухин миңа, Довиденко полкыннан ике батальон алып, Морозов дивизиясенә ярдәмгә барырга кушты. Батальоннар, уң флангтан һәм тылдан кинәт көчле һөҗүм итеп, авылга бәреп керделәр һәм, шул дивизия сугышчылары белән бергә, 11 январьның иртәсенә авылны дошманнан азат иттеләр. Дошман оборонасы өзелгәч, безнең гаскәрләр шундый бер тизлек белән алга киттеләр ки, полклар төне буе тукталып тормадылар. Ял турында, йоклау турында уйларга берәүнең дә вакыты юк иде. Дивизиянең элемтә начальнигы майор Токарев ул төнне тәмам аптырап бетте: элемтә төенен әллә ничә кат алышырга гына туры килде аңа. Полк командирларыннан берсеннән-берсе куанычлы хәбәрләр килеп тора. Монда сугышчыларның тиңсез батырлыгы турында белдерәләр, тегендә күп кенә әсирләр, трофейлар алынган. Шул сүзләрне раслагандай, дивизиянең махсус туплау урыннарына әсирләрне алып киләләр. Җыен алама-сәләмәгә төренгән, агач башмаклар кигән, ябык, ач солдатлар... Күптән түгел генә батальон командиры итеп билгеләнгән өлкән лейтенант Галимҗанов ком карьерына төнге штурм оештыра. Батальон тиз арада 250 әсир ала, 270 автомашина, 6 орудие, 50 мотоцикл һәм башка күп кенә кирәк-яракларны кулга төшерә. Өлкән лейтенант Цибуля батальоны 97,5 нче биеклеге өчен сугышларда дошманның 1 ротасын кырып ташлый, биеклекне азат итә һәм 12 пулемет, 4 орудие, 152 гитлерчыны әсир ала. Цибуля үзе авыр яралана. Сөекле командирларының канга батып ятуын күргән сугышчыларны бернинди дә дошман туктата алмый: батальон төне буе дошманны эзәрлекли, гитлерчыларның 371 нче пехота дивизиясе составына кергән батальон штабын тар-мар итә, 110 фрицны җәһәннәмгә озатып, 60 ын әсир ала. Миномет ротасының парторгы өлкән сержант Тыртышный минометы белән, ком карьеры янындагы чуалчык, катлаулы дошман ныгытмаларыннан алга үтеп, бик уңайлы позициягә урнаша. Кыю сержант гитлерчыларны чүпли башлый: танкка каршы ата торган 2 пушканы, 2 минометны җимерә, 1 блиндажны күккә очырта, 25 гитлерчыны дөмектерә. Комсомолец Осадчий шуыша-шуыша дошман блиндажы янына килеп җитә һәм, «Рота-а! Минем арттан!» дип кычкырып, алга ташлана. Блиндажга граната ыргытып, бер үзе дошманы өненә барып кереп, уннарча гитлерчылар белән сугыша. 5 гитлерчыны автоматтан атып үтерә, калганнары кулларын күтәрәләр. Осадчий туктап тормый, карга сыенып, шуыша-шуыша, дошман доты янына үтә. Ул доттан пулемет атып тора, безнең күп кенә сугышчыларның гомерен кисә. Осадчий үлем оясына бер бәйләм гранаталар ташлый Һәм пулемет расчеты шул дотта юкка чыга. Икенче эшелонда торган Петров полкы сугышка кергәч гитлерчыларны кысрыклау тагын да көчәйде дигән идем. Шул полкның разведка отряды белән курку белмәс, өлкән лейтенант А. А. Валюк җитәкчелек 121 итә иде. Төнге караңгылыктан, дошман сафларындагы буталыштан файдаланып, Валюк шул төнне разведчикларын шыпырт кына дошман линиясе аша үткәрә. Разведка группасы, төне буе бара-бара, дошман тылына бик эчкә — Бассаргино станциясе янына ук барып чыга. Кечкенә генә отряд, кыю һөҗүм ясап, дошман аэродромын басып ала: аэродромда төп-төзек 18 самолет була. Гитлерчылар, сугыш әллә кайда бара әле, руслар тиз генә бу урыннарга килеп җитмәсләр дип уйлап, блиндажларда гамьсез генә йоклап ятканнар. Батыр разведчиклар аларны берәм-берәм уятып әсир итәләр, бер уңайдан немецләрнең полк штабын, штаб документларын кулга төшерәләр. Отряд командиры шуларны миңа рация аша хәбәр иткәч, разведчиклар белән элемтә өзелде. Дошманның тирән тылына үтеп кергән сугышчыларның язмышы мине бик борчый башлады. Командующийга әле ул турыда хәбәр итми торырга булдым, кайбер нәрсәләрне ачыкларга кирәк иде. Майор Петровка, разведчиклар белән багланышка керү өчен, берничә кеше җибәрергә куштым. Шушы приказны ишеткәч, полк штабындагы повар-инструктор, батыр йөрәкле татар егете Салих Рәхмәтҗанов: — Үзем барам, азык-төлек тә алып барам, — диде. Салихка үзе белән 2 автоматчы да алырга тәкъдим иттеләр, әмма ул баш тартты: — Алар миңа комачау гына булачаклар. Дошман тылында ялгыз- йөрүе җиңелрәк. Әгәр инде безне күрә калсалар, берәү ни, өчәү ни, барыбер әллә ни кырып булмас. Мин Салихның батыр егет икәнен белә идем, барырга рөхсәт бирдем. 11 январьда, караңгы төшү белән, маскхалат кигән, аркасына азык-төлек тутырган капчык аскан Рәхмәтҗанов дошман тылына китте. Рәхмәтҗанов таң атуга кайтып та җитте. Ул разведка группасы командирыннан донесение алып кайткан иде. «Отряд самолетлар янында оборона тота,—дип яза иде Валюк.— Самолетлар барысы да төзек. Гитлерчыларның бер батальоны һөҗүм итеп карады, әлегә артка кудык үзләрен. Песчаная үзәнлегендә гитлерчыларның артиллерия позицияләре: эре калибрлы 26 орудие куйганнар; Тизрәк хәрәкәт итүегезне сорыйм». Донесениене укып чыгу белән генерал Толбухинга шалтыраттым. — Нигә алданрак хәбәр итмәдегез? — диде генерал кисәтеп. — Башта кайбер нәрсәләрне ачыклыйсы килгән иде, — дидем мин акланып. — Поварны хөкүмәт бүләгенә куегыз. Дивизияне ашыктырыгыз, тиз арада Бассаргино станциясен азат итәргә кирәк. Мин сезнең уңышка ирешүегезгә ышанам, — дип генерал Толбухин сүзен бетерде. Рәхмәтҗанов озакламый Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнде. * G £ Дошман ныгытмаларын бер-бер артлы алып, аларның чигенеп баручы частьләрен эзәрлекләп, дивизия 13 январьда 115,4, 110, 105,7 нче биеклекләре тезмәсенә барып чыкты. Бу биеклекләрдән көньяк-көнбатышта ике-өч километрда Бассаргино станциясе урнашкан. Мин Дови- денконың уң флангтагы батальонына Песчаная үзәнлегендәге дошман артиллериясе позицияләренә юнәлергә куштым. Станциядән өч километрлар чамасындагы бу үзәнлекне дошман ныгытылган оборона ноктасына әйләндергән иде. Слатов полкы Баесаргинодан километр ярым гына торган 116, 116,2 нче биеклегенә һөҗүм итә башлады. Озакламый безнең һөҗүмнең нәтиҗәләре дә күренде. Довиденко полкы дошман өстенә шундый тизлек, ныклык белән ташланды, гитлер 122 чылар тәмам каушап калдылар. Артиллерия позицияләрендәге 26 орудие дә, аларның солдатлары да, тягачлары да, башка күп кенә кораллары да безнең кулга төште. Майор Петров полкына теге вакытта бирелгән 4 Т-34 танклары бик ярап куйды. Шулар ярдәмендә ул 110,5, 105,7 нче биеклекләрен дошманнан чистартты һәм, туктап та тормыйча, сиздермичә генә, станциягә һөҗүм итеп, иртә белән Бассаргиноны азат итте. Җимерелми калган вокзал биналарының берсе өстендә кызыл флаг җилферди башлады. Дивизия шул ук төнне тимер юлны һәм Сталинград — Калач олы юлын үтеп чыкты. Дошманның килү-китү һәм чигенү юллары тәмам киселде. Бассаргино станциясен азат иткәндә полк алган трофейларның иге- чиге, әсирләрнең исәбе-хисабы юк иде. Бассаргинога штурмга катнашкан Петров полкының штаб начальнигы, безнең якташыбыз Тәлгать Алмаев шушы сугыштагы батырлыгы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде. Бассаргино станциясен шулай тиз алу армия берләшмәләренең баштагы планнарына да үзгәреш кертте, һөҗүм итү өчен дивизияләргә яңа полосалар бирергә кирәк иде. Шушы алмашулар вакытында генерал Василенконың гвардияче дивизиясе безнең сулъягыбызга килеп җитте. 57 нче армиянең Хәрби Советы безнең сугышчыларга һәм командирларга кайнар котлау җибәрде. Ул көннәрдә аерата батырлык күрсәткән йөзләрчә сугышчылар, командирлар һәм политработниклар хөкүмәт бүләгенә тәкъдим ителде. Безнең хакта фронт газеталары яза башлады. 57 нче армиянең «Сталинский воин» исемле фронт газетасы 1943 елның 15 январенда зур хәрефләр белән «Дошман ныгытмаларын Сафиуллин сугышчылары кебек җимерегез! Камалыштагы фашист башкисәрләрне юк итик! Солдатлар, алга, кыюрак алга!»—дип язып чыкты. «Куркусызларга мактау» исемле баш мәкаләсендә газета түбәндәгеләрне язды: «Идел буе далаларында командир Сафиуллинның курку белмәс батырлары хакында дан яңгырый. Штурм осталары булган совет батырлары, үз юлларындагы дошман ныгытмаларын кырып, алга баралар, дошманга тын алырга да ирек бирмиләр...» Халык алдында торган изге бурычыбызны үтәгәнне сизү рәхәт булса да, бу дан, бу мактаулар безнең башны әйләндермәде. Киресенчә, алга барган саен безнең ул бурычны аңлавыбыз үсә, көчәя, халыкның, Хәрби Советның безгә биргән зур бәясе безне туктаусыз алга әйди иде. Фашистлар табаны астында интегүче күпме авыл, шәһәрләр безне көткәндә онытылып, даннан, макталудан эреп торып буламы соң!.. Бишенче көн инде дошман ныгытмаларын җимереп алга барабыз. Артта җимерек немец танклары, пулеметлары, автомашиналары, тягачлары. Кая гына карама, кар белән күмелә барган дошман мәетләре... Салкын кыш та безгә ярдәм итә. Оборонаның беренче линиясеннән — җылы өннәреннән, блиндажлардан куып чыгарылган гитлерчылар кая барып сугылырга белмиләр. Утыз градуслы салкында, өзлексез зәһәр җилләр астында, гитлерчылар ни талап алган булсалар, шуңа төренәләр. Шыкраеп каткан фрицлар борыннары белән карга кадалалар. Бассаргино тирәсендә ординарецым Сидор миңа бер яңалык әйтте: — Бик шәп бер блиндаж таптым. Дворец диярлек. Менә анда тукталырга була! — Күрсәт әле шул дворецыңны, — дидем мин, һәм без — Молчанов, штаб начальнигы Овсянников — өчәү шул блиндажга киттек. Блиндаж чынлап та гаҗәп яхшы иде. Аны 297 нче гренадер дивизиясе командиры генерал Мориц фон Дреббер өчен махсус ясаганнар икән. . , 123 — Әйе, урнаша белгән бу генерал!—диде Молчанов көлемсерәп. Барын да исәпләп, план белән эшләткән. Ял бүлмәсе, кабул итү бүлмәсе. Складны да, туалетны да онытмаган. Складта ниләр генә юк: француз ромы, төрле аракылар, кыйммәтле консервлар, азыклар, кием- салым. Ә туалет бүлмәсендә... бер тартма тимер тәре. — Ай-яй-ай!—дип көлә Молчанов. Без дә тыела алмый көләбез. Молчанов тау кебек өелеп яткан фашист орденнарына аягы белән тибә. $ $ * 114,7 һәм 116,2 нче биеклекләре сызыгыннан дошманны куып чыгаргач, Слатов белән Довиденко полклары һәм Василенко дивизиясе белән безнең дивизия тимер юл һәм олы юл буйлап гитлерчыларны эзәрлекләп киттек. 15 январьда килгән шәпкә Воропаново станциясенә һөжүм иттек. Бездән уңдагы генерал Шумиловның 64 нче армия берләшмәләре Песчанко авылына, сул яктагы күршебез Алексеевка авылына һөҗүм итте. 11 январьда аэродромны басып алган разведка отряды да безгә кушылды. Килгән уңайга ук дошманны бәреп чыгарырга теләсәк тә, безнең план алай тиз генә үтәлмәде. 17 январьда атаканы кабатлап карадык, анысын да гитлерчылар кире какты. Дошман монда дотлар, дзотлар гына төзеп калмаган, йөзләрчә вагоннарны, паровозларны, бронепоездларны, вокзал корылмаларын оборонага җайлаган. Станция янындагы калкулыклар баш тыкмаслык ныгытмаларга әйләндерелгән. Гитлерчылар безне ут давылы белән каршы алдылар. Оборонасының бу рубежына дошман аеруча игътибар биргән икән. Станциядәге гарнизоннан тыш, монда без куып чыгарган гитлерчылар да шактый күп тупланган иде. Үлемгә хөкем ителүен белгән дошман үзенең яшәү сәгатен сузарга азаплана иде. Мин боларны генерал Толбухинга хәбәр иттем һәм артиллерияне китереп җиткерү, яңа атакага әзерлек өчен полкларны бер 300 метрга артка чигендерергә рөхсәт сорадым. Командующий ризалык бирде, һәм 18 январьда иртән үзенең күзәтү пунктына килергә боерды... Без, Молчанов белән, блиндаж брустверында кара-каршы утырабыз. Молчанов, миңа күтәрелеп карарга оялгандай, башын түбән игән дә тик кенә тора. Атака ясар алдыннан ул мине «Воропановоны килгән шәпкә үк азатитәбез» дип ышандырырга тырышкан иде бит. — Нәрсә, Петр Семенович, без уйлаганча барып чыкмадымы? — дим. Ул уңышсызлыкта аның үзен генә гаепләмәвемне сизеп алды ахры, күтәрелеп карады. Шулай да кулын селекте. — Мактадылар безне, дивизияне үрнәк итеп куйдылар. Ә без нәрсә? Кеше күзенә карар җир калмады. Мин Молчановны тынычландырырга тырышам: — Атаканы әзерлик кенә, барыбер өзәрбез! Караңгы төшкәч полкларны арткарак күчердек. Тиз генә личный составны тикшереп, барлап чыгарга, разведка- оештырырга командирларга ярдәм итәргә кирәк иде. Штаб, политотдел кешеләрен частьләргә тараттык. Үзем, Молчанов белән, Петров полкының 3 нче батальонына киттем. Комбат Дусан Алимжановны күптән беләм дияргә ярый. Урта буйлы, киң битле казакъ ул. Кызыл Байрак, I дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән бу үткен командир әле күптән түгел генә рота командиры иде, хәзер үзенә батальон тапшырылган. Без барганда Алимжанов 4 нче укчы ротасын урнаштырып йөри иде. Яңа гына кичке ашны ашаган сугышчылар, безне күргәч, нигә бүген чәй урынына кайнар су гына бирдегез дип сорый башладылар. Күбрәк татар, казакъ һәм кыргыз солдатлары булган подразделениеләрдә мин 124 чәйне иртән дә, көндез дә, кич тә бирүне закон итеп куйган идем. Анда да ниндидер кишер суы түгел, ә чын-чынлап куе такта чәй! Татар- казакъ солдатлары үз өлешләренә тигән йөз грамм аракыдан баш тартсалар тарталар, әмма куе чәйне (кышкы салкыннарда моның әһәмияте аз түгел!) бик яратып эчәләр иде. Мин казакъ солдатларга якынрак килдем һәм аларга ана телләрендә эндәштем: — Калдәр калай, җолдастар? Беркем дә җавап бирмәде. — Не мәне, ни таус? 9 нчы укчы рота солдаты Шайшен Джумабаев тавышның нидән чыкканлыгын әйтеп салды: — Мондый салкында куе, кайнар чәй эчмичә буламы соң, жолдас полковник! 45 миллиметрлы батарея солдаты Джунусбеков та аны куәтләде: — Мин хәзер бер котелок чәй эчеп бетерер идем! Булсын иде куе кайнар чәй! Комбат Алимжанов аның сүзен бүлдерде: — Отыр, сүләмә жок сүзде! Чәй китерергә тиеш булганнар икән. Тик олау чокырда карга батып калган да килеп җитмәгән. Чаңгыларда сугышчыларны җибәрергә булдык. Шундый сүз чыгу белән чәй китерергә теләүчеләр табылды. Тиздән хуш ис бөркеп торган куе чәйне китереп тә җиткерделәр. Безне дә сыйладылар. Без, Молчанов белән, ирен кырыйларын көйдерә-көй- дерә, кайнар чәй эчкән арада, сугышчылар белән әңгәмә корып алдык. Әле генә булып узган сугыш турында, уңышсызлыгыбыз турында,. Воропановога яңадан һөҗүм әзерләнүе турында күп кенә сүзләр булды. Сүз арасында гына Молчанов бүгенге сугыш турында, кемнәрнең яхшырак сугышуы турында сорап куйды. Солдатлар бер-берсенә карашып алдылар да дәшмәделәр. — Сөйләрлек сүз юкмы әллә? Алайса начар сугышкансыз инде! — дип мин эләктереп алдым. — Нигә начар? Барысы да начар түгел, жолдас полковник, — диде пулеметчы Отбасаров. — Тик юкка лыгырдасы гына килми. — Юк, Отбасаров, алай түгел ул. Әйбәт сугышканнар сөйләсен. Башкалар колак салсын. Чак кына өйрәнсен, тәҗрибәсе артыр. Танкка каршы ата торган мылтыклылар ротасының взвод командиры, орденнар, медальләр белән мул бүләкләнгән Фәрхетдинов Татарстанның Ширәмәт районы Туба авылында туып-үскән. Менә шул кыю егет сүз алды. Ул бүген дошман пулеметын юк иткән икән. Ут өермәсе астында, тирән кар ерып, пулемет куелган дот янына шуышып барган... Актүбә өлкәсенең Уел районыннан килгән миномет взводы командиры лейтенант Касыккул Кидралин үз ротасының Воропаново янындагы үзәнлектән контратака ясарга маташучы гитлерчыларны кыруларын сөйләп бирде. Безнең күптәнге танышыбыз атаклы минер — Саратов өлкәсенең Волжск шәһәрендә туган Андрей Потапов дошман ныгытмаларының янында гына, гитлерчыларның күзе алдында диярлек, 220 минаны алган һәм әллә никадәр «сюрприз»ны юк иткән икән. Башта ничектер күңелсезрәк утырган солдатларның да күзе яна башлады. Әңгәмә соңында кемнең ни сөйләгәнен дә тыңлап бетерерлек түгел иде. Әмма Молчанов та, мин дә бернәрсәне аңладык: солдатлар Воро- пановоны алуларына нык ышаналар. Безнең өчен иң әһәмиятлесе менә шул иде. Әле татар, әле казакъ, әле рус телендә барган әңгәмә таңга кадәр дәвам итте. 125 Иртә белән мин командующийның күзәтү пунктына бардым. Генерал мине бераз пешерер дип уйлап барган идем, алай булмады. Командующий, дивизия алдындагы бурычны искә төшереп, обстановканы тыныч кына сөйләп күрсәтте. Воропаново станциясенә һөҗүмне 21 январьга кадәр әзерләдек. Безнең план буенча дивизия тимер юл буйлап шул ук юнәлештә барырга һәм, станция каршысында дошман ныгытмаларын өзеп, Садовая станциясен азат итәргә, көньяк-көнчыгыштан Сталинградның Ворошилов районында немецләргә каршы һөҗүмгә күчәргә тиеш иде. Бездән уңда 64 нче армиянең дивизияләре, сул якта генерал Василенконың гвардияче дивизиясе хәрәкәт итә иде. Генерал Толбухин безне: — 38 нче Казагстан дивизиясе сугышчылары сынатмас дип уйлыйм,— дип озатып калды. (Казагстанда оешканга күрә 38 нче дивизияне Казагстан дивизиясе дип тә йөртәләр иде). — 38 нче дивизия сынатмас! — дип җавап бирдем мин. Тагын кызу эш башланды. Артиллерияне икенче урынга күчердек, кирәк кадәрле боеприпас ташыдык. Болар барысы да бик авыр, бик мәшәкатьле булды. Тимер юл яныннан үткән бердәнбер олы юлны кар .каплаган; сугышчылар баткан машиналарны, орудиеләрне иңнәре белән күтәреп, тир түгеп этеп чыгаралар иде. Безнең дивизиягә генерал Дмитриевнең артиллерия дивизионнары һәм «Катюшаалар полкы ярдәм итәргә тиеш иде. Авыр орудиеләрне позицияләргә күчерү бигрәк тә кыен булды. 21 еннән 22 сенә каршы төндә мин лейтенант Басалаев җитәкче- .легендәге бер төркем разведчикларны Воропаново янына — дошман тылына җибәрдем. Төннең караңгы булуыннан файдаланып, ул группа, дошманның мәкерле саклык чараларын җиңеп, немецләр линиясен үтеп чыкты һәм таң атканчы бер чокырда яшеренеп торды. 22 январьда, иртән сәгать тугызда, артиллерия әзерлеге башланды. Бер сәгатьтән соңгы аккорд булып «Катюша»лар залпы яңгырады, йөзләрчә снарядлар, утлы койрыкларын усал селкә-селкә, дошман ныгыган тимер юл эшелоннары өстенә очты. Юлдагы вагоннар, платформалар, корылмалар яна. Буяу һәм мазут янудан чыккан куе, кара төтен җир .өстен томалады, һөҗүм итеп килүче безнең сугышчыларны дошман күзеннән яшерде. Полклар атакага китте. Төнлә дошман тылына үтеп чыккан группа шуны гына көтеп тора иде. Менә алар да, автоматлардан, пулеметлардан ут ачып, гитлерчыларның ут нокталарын бетерә башладылар. Капитан Довиденко полкының Полухин дигән солдаты, вагоннар .астыннан шуышып, су башнясы янына барып җитте һәм башня өстенә флаг кадады. Алдан аталар, арттан аталар, ә уртада башня өстендә кызыл флаг җилферди. Гитлерчылар куркуга төштеләр: алар камалышта калдык дип уйлыйлар иде. Ике сәгатьлек каты сугыштан соң дошман ныгытмаларының эзе генә калды. Гитлерчыларның Сталинградка килү юлындагы соңгы терәк пункты җимерелде. Таркатылган һәм өннәреннән куып чыгарылган гитлерчылар ашыга-ашыга чигенә башладылар. Шул ук көнне 64 нче армия гаскәрләре һәм 57 нче армиянең башка дивизияләре, төньяктан һәм көньяктан һөҗүм итеп, эчкәрге дугада да дошман оборонасын .өзделәр, гитлерчыларның Купоросное, Елыпанка, Песчанка, Алексеевка .авылларындагы гарнизоннарын юк итеп, Сталинградка юнәлделәр. Немец илбасарлары контратакалар ясау өчен офицерлардан гына торган полклар оештыра башладылар. Алар, нинди юллар, нинди хәйләләр табып булса да, көнбатышка юл салырга телиләр һәм камалыштан чыгу әмәлен эзлиләр иде. Шул максат белән гитлерчылар Воропаново, Садовая станциясе тирәләрендә безнең дивизиягә контратака 126 ясый тордылар. Әмма безнең сугышчылар һәм командирлар боҗраны һаман кыса баралар иде. Гитлерчылар үләр алдыннан соңгы сулышларын алалар, торган саен рәхимсезрәк сугышалар иде. Иң каты сугышлар Сталинград урамнарында барды... Воропаново өчен барган бәрелешләрдә без дошманның 600 дән артык солдат һәм офицерын әсир иттек, әллә никадәр трофей: йөзләрчә җимерек танклар төялгән эшелоннар, төзек орудиеләр, корал төялгән складлар алдык. Санап бетерерлек түгел. Безнең кулга 700 дән артык автомашина гына төште. Иң куанычлысы шул булды: фашистлар Германиягә озатырга әзерләп эшелоннарга төяп куйган күп кенә совет кешеләрен азат иттек. Гитлерчылар Воропановодан төньяктарак бер чокырда хәрби әсирләр лагере оештырганнар икән. Без аны да азат иттек. Андагы вәхшилекләрне, күз күрмәгән, колак ишетмәгән җинаятьләрне язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Гитлерчылар әсир төшкән совет командирларын, солдатларын теләгәнчә мыскыл иткәннәр, ачлыктан интектергәннәр, кыйнаганнар, атканнар. Без килеп җиткәндә исән калганнары да аякларында басып тора алмыйлар, карда ауныйлар иде. Дошманны куып бара-бара, дивизия 24 январьда Садовая станциясен азат итте һәм көн ахырына Сталинградның көньяк-көнбатыш бистәсенә барып җитте. Икенче көнне иртә таңнан шәһәрнең Ворошилов районын дошманнан чистартырга керештек. Гитлерчылар, хәрабәләргә, зираттагы ташларга, чардуганнарга ышыкланып, безгә ут яудыралар иде. Азмы-күпме сакланып калган йортлар, Дар тавы һәм НКВД биналары өчен бик каты бәрелешләр булды. 26 январьда, көндезге сәгать 3 тә, генерал Толбухин телефоннан шалтыратып, информация тәртибендә, миңа фронттагы хәлләрне белдерде. Бездән сулда хәрәкәт итүче 21 нче армия частьләре (генерал Чистяковның танклары), Гитлер гаскәрләрен икегә аерып, Мамай курганы тирәсендә генерал Чуйков гаскәрләре белән кушылганнар. Шуннан чыгып, командующий безгә төньякка борылып һөҗүмне тизләтергә һәм Царица елгасын кичеп чыгарга боерды. Бу шатлыклы хәбәрне шунда ук полк командирларына җиткердем. Алар бу сөенечне үз чиратларында солдат, командирларына хәбәр иттеләр. Дивизия штабын Садовая станциясенә— алгы сызык янына китердек. Күзәтү пунктын Дар тавындагы НКВД йортына күчердек. Ул көнне дошманның 297 нче дивизиясе составына кергән 523 нче пехота полкын урап алдык. 1000 нән артыграк дошман солдаты, карышып маташуның файдасыз икәнлегенә ышанып, ак флаг күтәреп, безгә әсир бирелделәр. Менә кич җитте. Шундый җил, тын алып булмый, салкын әллә кай җирләргә үтеп керә. Шәһәрнең төрле ягында артиллерия тавышы бер генә минутка да туктамый. Әле уңда, әле сулда гитлерчыларның автомат, пулемет тавышлары яңгырап китә. Безнең дивизия солдатлары подвалларга качып утырган гитлерчыларны берәм-берәм өтеп чыгаралар, йорт артыннан йортны, урам артыннан урамны азат итәләр. Шәһәрдән безнең тылга таба меңнәрчә гитлерчылар китеп бара. Өшегән, алама офицерлар, солдатлар күпләп-күпләп әсир төшәләр. Өлкән лейтенант Блинов батальоны шундый каты һәм җимергеч һөҗүм ясады ки, Куйбышев һәм Ставрополь урамнарына ныгыган гитлерчылар ике урамда берьюлы ак флаг күтәрделәр. Төнге сәгать 11 ләрдә Садовая станциясе янындагы чокырда, безнең дивизия полосасында, алгы сызыкка дошман ягыннан ак флаг күтәргән бер машина килеп туктады. Полк командиры майор Петров телефоннан шалтыратты: — Немецләрнең 297 нче гренадер пехота дивизиясе командирыннан килгән парламентерлар 38 нче дивизия командирын күрергә телиләр. — Алгы сызыкта атышны туктатыгыз, күзәтүне көчәйтегез, ә парламентерларны минем янга озатыгыз, — дидем мин. 127 Юлларның начар икәнлеген белгәнгә, Петров немецләрнең машиналарын полкта калдырып, аларны йөк машинасына утыртып безгә җибәрде. Төрле чиндагы алты немец офицерын, толмачны безнең дежурный офицер штаб йорты янындагы бакчада каршы алды һәм өйгә алып керде. Мине күргәч, алар үрә каттылар. Ал ардан берсе немецчә сөйли, толмач тәрҗемә итеп тора иде: — Без, 297 нче гренадер пехота дивизиясе командиры генерал Мориц фон Дреббер исеменнән килдек. Дивизиянең солдат һәм офицерлары генерал белән берлектә әсир төшәргә, җиңүчеләргә коралларын һәм техниканы тапшырырга әзер. Капитуляциянең шартлары, кайда һәм ничек коралны тапшырырга кирәклеген сөйләшергә телибез. Парламентерларның рәсми язма вәкаләтләре юк икән, алар командирларының телдән генә биргән боерыгы буенча килгәннәр булып чыкты. Шул сәбәпле сөйләшүләр буталчык төс алды. Мин шул хәлне тиз генә генерал Толбухинга хәбәр иттем. Озак та үтмәде, безнең янга армия штабының начальнигы полковник Лихолетов белән армиянең разведка бүлеге начальнигы килеп җитте. Шундый нәтиҗәгә килдек: иртәнге сәгать 8 дә безнең вәкилләр коралны һәм техниканы кабул итәләр. Гитлерчылар оешкан төстә, безнең конвойлар күзәтүе астында, махсус җыелу пунктына озатылалар. Коралны һәм техниканы кабул итү өчен үзебезнең парламентерларны генерал фон Дреббер дивизиясе штабына җибәрергә булдык һәм парламентерлар итеп сугышларда аерата батырлык күрсәткән командирларны билгеләдек. Өлкән парламентер итеп танылган командир, дивизиянең элемтә начальнигы майор Ф. Д. Токаревны куйдык. Капитан Волощук, өлкән лейтенант Быковский һәм толмач аңа иярделәр. Парламентерларны озата барырга 10 автоматчы билгеләдек. Мин майор Токарев алдында шундый бурыч куйдым: — 297 нче гренадер дивизиясе командирын үзен күрергә, аның уйтеләкләрен ачыкларга. Каршылык күрсәтмичә генә әсир төшүчеләргә Кызыл Армиянең Югары Башкомандованиесе исеменнән гомерләрен саклап калуны гарантияләргә. Әйберләренең, орденнарының, өлкән офицерларның салкын коралларының да үзләрендә калдырылачагын аңлатырга. Дивизиянең личный составы, үзләре урнашкан урында коралларын ташлап, ике сәгать эчендә алгы сызыктан китәргә һәм, безнең конвойлар сагы астында, безнең тылга чыгарга тиеш. Әгәр дошман провокация ясарга маташа икән, үз җаегызга карап эш итәрсез! — дидем. Дошман штабыннан әйләнеп кайткач, майор Токарев миңа түбәндәгеләрне сөйләде: — Немецләр оборонасының алгы сызыгын үтеп чыктык. Ләкин аларның парламентерлары төнлә үз штабларына юл таба алмый башладылар. Алгы сызыктан башлап эчкәрәк кергән саен, очраган офицерлары һәм солдатларыннан сорашып кына бардылар. Безнең кем икәнебезне, ни эшләп йөрүебезне белгәч, барысы да бик канәгать булуларын әйтә башладылар һәм бик теләп юл күрсәттеләр. Хәлләренең мөшкеллеген күргән немец солдатлары каршылык күрсәтүнең мәгънәсез икәнен бик ачык аңлыйлар икән. Немецләрнең дивизия штабы Царица елгасының теге ягында — чиркәү янындагы бер йортка урнашкан булып чыкты. Йортны тышкы яктан бер взвод автоматчы саклый. Якыная башлагач, безне туктаттылар. Кыска гына сөйләшүләрдән соң, алар үз парламентерларын өйгә кертеп җибәрделәр, без урамда калдык. Үзебезнең автоматчылар командирына приказ бирдем: өйгә мин, капитан Волощук һәм толмач керәбез, отделение ишек алдында кала, әгәр дә 128 атыш тавышы килсә, өй эченә гранаталар ташлагыз, сакчыларны кырып үзебезнекеләр ягына чыгыгыз, дидем. Көтәбез. Бераздан безне өйгә чакырдылар. Кердек. 70 ләп офицер безне көтеп утыра. Арада дивизия командиры генерал фон Дреббер да бар. 65 яшьләр булыр үзенә. Карт, күпне, күргән бүре. Шулай булса да, таза, озын буйлы, нык гәүдәле. Без кергәндә, ул икенче бүлмәдә, башын иеп, өстәл янында утыра, аның янында өлкән офицерлардан 8 кеше һәм адъютант бар иде. Толмач оберлейтенант Адамгейм да шунда. Адамгейм дигәннәре рус ак эмигранты икән. Танышырга беренче булып генерал үзе күтәрелде. Аннан соң бүлмәдәге офицерлар белән таныштырды. Арада дивизия штабы начальнигы, артиллерия начальнигы, оператив бүлек начальнигы һәм башкалар бар иде. Сөйләшә башладык... — Каршылык күрсәтүнең файдасыз икәнен күрдем, — дип сүз башлады фон Дреббер. — Үземә ышанып тапшырылган солдат һәм офицерларның гомере өчен җаваплылык сизеп, исән калганнарның тормышын саклап калу ниятеннән чыгып, мин Кызыл Армиянең 38 нче дивизиясе командирына бирелергә булдым. Бу дивизиягә каршы без байтактан — Харьковтан алып Сталинградка кадәр сугышып киләбез һәм мин дивизия командирын лаеклы дошман дип саныйм. Сез нинди шартларда безне кабул итә аласыз? — Безнең шартлар менә шундый, — дидем мин немецләргә:— Иң элек бүлмәдәге офицерлар коралларын тапшырсын. Генерал фон Дреббер беренче булып пистолетын чыгарып өстәлгә салды, ә бик әйбәт биноклен миңа сузды: — Очрашуыбызның истәлеге булсын. Немец генералы минем кулны кысты һәм башкаларга да берәм- берәм килеп коралларын тапшырырга кушты. Беркем дә карышмады. Генералга капитуляция шартларын сөйләп бирдек. — Безнең икенче шартыбыз шуннан гыйбарәт, — дип дәвам иттем мин, — алдагы бүлмәдәге барлык офицерларга, сезнең белән элемтәсе сакланган частьләрегезгә — барысына да корал ташларга боерыгыз!.. Беренче бүлмәдәге офицерлар, генерал белән барган сөйләшүне тыңлап, ишек янында өелешеп торалар. Алар ярсыганнар, күзләре уттай яна, үзара кыска-кыска гына, усал сүзләр әйтешәләр иде. Без сагая башладык. Дошман өнендә утырабыз бит! Арадан берәр тилесе атып җибәрсә, бөтен эш харап булачак. Әмма ул-бу булмады. Генералның приказыннан соң офицерлар берәмберәм коралларын ташлый башладылар. Дивизия штабы начальнигы 40 яшьләрдәге немец полковнигы миңа «Вальтер»ын истәлек итеп бирде һәм күз яшьләре белән елап җибәрде: — Нинди җиңелү! Нинди җиңелү! Уңышсызлыклар, югалтулар була иде, ә бу бит тәмам җиңелү! Немец полковнигының ул сүзләре һәм күз яшьләре гитлерчыларның бу капитуляциягә нинди зур авырлыклар, эчке газапланулар белән генә риза булганын сөйли иде. Бүлмәдәгеләр коралларын тапшырып бетерделәр, өстәлләр, тәрәзә төпләре төрле-төрле пистолетлар белән тулды. Фон Дреббер, телефон трубкасын алып, частьләренә шалтырата башлады. Әмма бер полк белән генә элемтә бар булып чыкты. Сөйләшү тәмамлангач, мин телефон чыбыкларын кисеп ташладым... Төнге икенче яртыда сөйләшүләр тәмамлана. 297 нче гренадер пехота дивизиясенең исән калган солдатлары, дивизия командиры һәм штабы белән берлектә, ак флаг күтәреп, 38 нче дивизия штабына таба кузгалалар. Капитан Волощук һәм 5 автоматчы аларны озата килә. Ак флаг күтәреп безнең якка чыгыһ баручы колоннаны күргәч, немецләрнең башка частьләреннән дә унар-унбишәр кеше аерылып, аларга кушыла башлый. Фон Дреббер Сталинград янындагы сугышларда югары начальниклар рөхсәтеннән башка безнең якка үз ирке белән дивизиясен алып чыккан беренче немец генералы булды. Без аның дивизиясен генә түгел, кайбер өлкәнрәк офицерларын да шактый яхшы белә идек. Гитлерчыларның 297 нче гренадер пехота дивизиясе белән 1942 елның июнендә Төньяк Донецта — Печенега тирәләрендә сугышкан идек. Ул вакытта генерал фон Дреббер, 38 нче дивизияне кырып бетердек, дип фюрерына бер генә мәртәбә шапырынмагандыр әле! Ул тәкәббер генерал белән без Тингута станциясендә дә, Цыбенко, Воропаново янында да чәкәләшкән идек. Ниһаять, соңгы очрашу көне килеп җитте... Мориц фон Дребберны безнең дивизиянең КПысына китереп җиткергәндә төнге икеләр иде инде. Блиндажда сөйләшеп утырганда мин немец генералыннан: — Полкларыгыз, солдатларыгыз кайда, генерал әфәнде? — дип сорадым. Фон Дреббер көлемсерәде: — Бу хакта сезгә сөйләп торасы да юк инде! Полклар кайдамы? Исән калганнар барысы да сездә, полковник әфәнде! Солдатларыма корал ташларга приказ бирдем, әмма кайберләре минем приказны да көтеп тормаганнар ахрысы. Генерал хаклы булып чыкты. Без капитуляция иртәнге сәгать сигездә башланырга тиеш дип билгеләгән идек. Ә немецләр дивизиясенең полк һәм батальон командирлары, генераллары безнең КПга килеп җиткәнче үк, коралларын ташлаганнар һәм, 297 нче артиллерия полкы командиры полковник Генрих Фохт һәм 524 нче пехота полкы командиры полковник Вильгельм Пиккель җитәкчелегендә, минем блиндаж янында җыелганнар, аларның солдатлары, колонналарга тезелеп, әсирләрне җыю пунктына баралар иде инде. * Җае чыкканда тагын бернәрсәне әйтеп үтәсем килә: Ленинград блокадасының өзелүе, совет гаскәрләренең Төньяк Кавказдагы уңышлы сугышлары, Воропановодагы хәлләр турында ишеткәч, Генерал фон Дреббер чын-чыннан гаҗәпләнде. Гитлер кбмандованиесе фронттагы чын хәлне генералларыннан да яшереп килгән икән. Башта бик кыенсынып торган генерал бераздан үзләшеп китте, сөйләшә, хәтта шаярт- калый да башлады. — Сезгә ничә яшь? — дип сорады ул миннән. — Утыз биш: — Шундый яп-яшь кеше чал генералны җиңеп, әсир итсен әле! Ул бик борчыла һәм: — Мин Сталинград янында әсир төшкән беренче генерал бит! — дип кабатлый иде. — Беренче, ләкин соңгысы түгел, — дип елмайдым мин. — Әйе, соңгысы түгел, — диде генерал. — Дөресен генә . әйткәндә, менә бу Сталинград янындагы боҗрага килеп капкач та, күп кенә генераллар, шул исәптән Паулюс та, каршы торуның файдасыз, алай гына да түгел, җинаять икәнлеген аңлаганнар иде инде. Тик фюрер үз генералларының фикере белән санашмый. Мин сезнең парламентерла- рыгызның күз алдында әсир төшүемне корпус командирына ^әбәр иттем. Минем донесением әле барып җитмәгән ахры. Безнең сүзне телефон бүлде. Полковник Морозовның 422 нче дивизиясе штабыннан шалтыраталар иде. Алар бригадный генерал ДмитрИу кул астындагы 20 нче румын дивизиясенең тулысы белән коралын ташлаганын хәбәр иттеләр. 9. .C. ә.- МБ. 129 130 — Менә күрәсезме, генерал әфәнде, — дидем мин, — сез хәзер икәү булдыгыз! Дивизия штабында генерал фон Дреббер 14 нче танк корпусы командиры генерал-лейтенант Шлеммерның штабы кайда урнашканын әйтте. Бу белешмә безгә бик кирәк иде. Иртән дивизиянең разведка начальнигы бер группа немец офицерларын, шулар арасында фон Дреббериы да, машинага утыртып, 57 нче армия командующие генерал Толбухинга алып китте. Әсирләрне илтеп кайткач, разведка начальнигы майор Корочев миңа түбәндәгеләрне сөйләде: — Җимерелеп, янып беткән хуторлар аркылы бардык. Кая гына карама, гитлерчыларның мәетләре, ат үләксәләре ауный. Юл читләрендә, чокырларда, авыл урамнарында гитлерчылар ташлап киткән ору- диеләр, танклар, машиналар ята. Авыллардан үткәндә немец генералы таныш урыннарны бик игътибар белән карап барды. Кайчандыр алар хуҗа булган бу авылларда хәзер кызыл байраклар җилферди иде инде. Шунда генералның адъютанты оберлейтенаит Адамгейм түзмәде, болан дип әйтеп куйды: «Менә ул немец армиясенең хурлык һәм үлем юлы!» Генерал дәшмәде, чал башын түбән иеп, уйга калды... Әсирләр шулкадәр күп иде, аларны саклап барырга солдатлар җитми, 100— 200 әсирне безнең 2—3 солдат озатып килә. Ә вак-төяк төркемнәрне, берәнсәрән бирелгәннәрне озатып та тормыйбыз, кая барырга икәнен күрсәтәбез дә, җыелу пунктларына немецләр үзләре баралар иде. Соңгы һөҗүм өчен батальоннарда штурм группалары оештырдык, Тәҗрибәле, күпне күргән командирлар кулы астында бу группалар көне-төне урам сугышлары алып бардылар, берәм-берәм дошманның терәк пунктларын ала тордылар. Царица елгасына якынайганда гитлерчылар каршылык күрсәтүләрен бик көчәйттеләр. Дивизиянең ун флангысына моңарчы икенче эшелонда торган Слатов полкын кертергә туры килде. Алар, тимер юл буйлап бара-бара, 27 январьда Царица елгасы аша салынган күпергә килеп җиттеләр. Елганың сул ярындагы дошман ныгытмаларын җимерү бик авыр булды. Ә елга аркылы салынган тимер юл күпере өчен тагын да авыррак, катырак сугыш башланды. Сулда да, уңда да күршеләребез булмаганга, без турыдан гына бәрәбез. Бирелергә тәкъдим иткән идек, гитлерчылар бик каты атарга тотындылар. Штурм группаларына хәзер үк ярдәм итәргә кирәк иде. Мин артиллерия полкына^ елга ярына ук килеп, туры наводка белән дошман ныгытмаларына атарга һәм аларны кысрыклап чыгарырга боердым.. Шул көнне генә немец генералын һәм дивизиясен әсир итүебез уңае белән армия командующиеннан котлау алган идек. Шушы .котлау дәртләндергән солдатлар арслан кебек сугыштылар. Орудие командиры өлкән сержант коммунист Черняков расчеты, орудиесен ачык ут позициясенә чыгарып, туры наводка белән ата башлый. Кыска гына вакыт эчендә черняковчылар дошманның 3 орудиесен, 4 эре калибрлы пулеметын һәм 40 ка якын гитлерчыны юк итәләр... Бер таш өйнең калын стеналы, нык подвалына кереп утырган немец пулеметчылары безнең штурм группасына баш күтәрергә дә ирек бирмиләр. Николай Митрофанов шуышып йорт янына ук барып җитә һәм гитлерчылар өере өстенә граната ташлый... Шундый батырлык үрнәкләре күп булса да, дивизия полклары көненә 400—500 метрлар гына алга бара иде. Дошман карышкан саен, безнең һөҗүм дә катырак була барды. Гитлерчыларны төньяктан, көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан кысрыклаш киләбез. Дошман бәргәләнә-сугыла, ләкин озак түзә алмый, анын сафлары таркала иде. Әсир төшүчеләр көннән-көн арта барды. Полк 131 командирының политик эшләр буенча урынбасары Кузнецов белән- кызык кына хәл була. Ул әсир төшкән ефрейтор Адольф Деннгоф белән бик әйбәтләп сөйләшә дә, аңа, кире үз частенә кайтып, башкаларны да ияртеп килергә куша. Ефрейтор кайтып китә һәм кичкә таба үз4 полкында исән калган 56 солдат белән офицерны ияртеп килә. 28 еннән 29 январьга булган төн шундый һөҗүм хәрәкәтләре белән үтте. Дошман теше-тырнагы белән подвалларга, йорт хәрабәләренә ябыша, бирешмәскә маташа иде. Урамнар, йортлар бер төн эчендә әллә ничә кат кулдан кулга күчеп йөрде. Мондый катлаулы, авыр шартларда дошманны куып бару өчен батырлык кына да җитми, монда осталык, хәйлә, җитезлек тә кирәк иде. Штурмчылар бу сугышларда: «Барысына да өлгер, штыгың белән Дә када, прикладың белән дә бәр!» дигән кагыйдәдән чыгып эш иттеләр. Җимерекләр, хәрабәләр арасында берәм-берәм дә, вак төркемнәргә бүленеп тә, безнең сугышчылар елганың төньяк үзәннәрен саклаучы 14 нче немец танк корпусы гаскәрләрен акрын-акрын җимерә бардылар. Менә өч катлы таш йорт стеналары. Күзәтү пунктыннан ул безГӘ бик яхшы күренә, йортта гитлерчыларның әйләнмә оборонасы. Икенче кат тәрәзәсеннән уннарча пулеметлар өзлексез такылдый, беренче подъездның ишек төбенә генә куелган орудие туры наводка белән атып тора. Көнчыгыш почмакка куелган 2 танкның пушкалары һәм пулеметлары безнең штурмчы группаларга туктаусыз ут яудыралар. Безнең батальоннар йортка ике йөз метр гына калгач җиргә яттылар. Генерал фон Дребберның әйтүенә караганда, бу йортта 14 нче танк корпусының командиры генерал-лейтенант Шлеммерның штабы һәм генерал үзе урнашкан булырга тиеш. Шушы канэчкеч генералны, ерткычлыгы белән дан казанган Шлеммерны тере килеш кулга төшерергә кирәк! Шундый кызып сугышып барганда гына атака тукталып калды. Мин, тиз генә штурм ясаучы полк командирын чакырып алып, танкка ата торган пушкалар китертеп, туры наводка белән ут ачарга куштым. Эчке позицияләрдәге артиллерия полкы да йортка төбәп берничә залп бирде. Туры наводкага куелган пушкалар дошман пулеметларын берәм-берәм чүпли башлады. Моның нәтиҗәсе бик тиз күренде. Гитлерчылар карышуның мәгънәсез икәнен аңладылар. Атакага сигнал бирергә торганда гына беренче катта ак флаг күтәрелде. Без уйлаганнар расланды: йортта чыннан да 14 нче танк корпусының штабы, корпус командиры генерал-лейтенант Шлеммер, аның штаб начальнигы һәм 80 гә якын офицеры тора икән. Румыннарның 3 нче, немецләрнең 297 нче пехота дивизияләренең калдык-постык офицерлары да шушында — Шлеммер канаты астына сыенган булып чыкты. Берничә минут эчендә офицерларны һәм сакчы рота солдатларын : коралсызландырдык. Әсирләрне дүртәрләп тездек тә, генерал-лейтенант Шлеммерны үзен алга бастырып, үзебезнең дивизия штабына алып киттек. Ак флаг күтәреп, артыннан әллә никадәр офицерларын ияртеп, урамнан баручы генералны күргәч, колоннага башка немец частьләреннән һәм берләшмәләреннән офицерлар һәм солдатлар кушыла башлады. . Колоннаны штаб янына китереп җиткергәч, офицерларны, солдатларны^ ишек алдында калдырып, генералны һәм аның штаб начальнигын өйгә чакырдым. Чак кына җимерелми калган йортта безнең штаб урнашкан иде. Шлеммерның әсир төшүе турында шунда ук генерал Толбухинга хәбәр иттем. : — Кыскача гына сорау алыгыз үзеннән, ләкин тупаслык күрсәтмәгез. Аннары штаб начальнигы белән икесен минем янга озатыгыз. Калганнарын җыю пунктына җибәрегез! — диде командующий. • Минем янымда Молчанов белән Овсянниковтан тыш толмач һәм фотокорреспондент та бар иде. Менә ул объективын генералга таба 9* 132 төби башлады. Шлеммер, куллары белән йөзен каплап, читкә борылды: — Зинһар мине рәсемгә төшерә күрмәгез! Беләм, минем хакта газеталарга язарсыз, әмма ватандашларымның ул хакта ишетүләрен, рәсемемне күрүләрен теләмим. Мин сезгә үз ирегем белән бирелдем бит. — Әйе, сезнең барыгыз турында да ватандашларыгыз гына түгел, бөтен дөнья беләчәк. Бер сез генә әсир төшмәдегез ич! Мин фотографка чыгып китәргә куштым. Генералга 65 яшьләрдән артыграк булыр. Чыра кебек ябык һәм озын генералның битен сакал-мыек баскай. Йонга батып бетсә дә тулы генерал формасыннан — җиңнәренә эсэс тамгалары төшерелгән мундир кигән, орденнарын таккан. Тимер тәреләр белән түше тулган. Шлеммер җаны-тәне белән Гитлерга бирелгән, аның турылыклы ялчысы, кара эчле нацист. Беренче бөтен дөнья сугышында ул французларга каршы сугышкан, икенче бөтен дөнья сугышында танк дивизиясенең башында тагын Франция җирен таптаган. Ул Гитлер Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итүдән элек басып алган барлык илләрдә булырга өлгергән. — Хәзер сез безне нишләтәсез инде? — дип сорады ул. *— Сезне, штаб начальнигыгыз белән, командующий янына озатам; Ә солдатларыгызны һәм офицерларыгызны җыю пунктына җибәрәбез < — дидем мин. — Сугыш законнары буенча әсир офицерлар солдатлардан аерылырга һәм . аерым тотылырга тиеш бит. Сугыш законнары? Ә сез аларны үтәдегезме соң? Хәлсез кар-; чыкларны, картларны, бала-чагаларны үтерү, совет әсирләрен мыскыл итү, үтерү — боларны да сугыш законнары буенча алып бардыгызмы? Молчанов, тыңлап утырган җиреннән, ярсып күтәрелде. Генерал башын түбән иде, дәшмәде. Кешелек алдында кылган җинаятьләрен исенә төшерү аның башын авырайтып җибәрде ахры. Бераз тын тор* ганнан соң, ул тагын сорап куйды: * — Сез миңем офицерларымнан һәм солдатларымнан орденнарын һәм дәрәҗә билгеләрен аласызмы? Шлеммер орденнары өчен кайгыра иде. Ләкин бу хакта сорарга уңайсызланып, сүзне башкаларга күчереп маташты. — Без әсирләрдән бернәрсәләрен дә алмыйбыз, аларны үтерми* без дә. Фашист свастикасы төшкән тимерләр, орденнар безгә нигә?,-— дйде: Молчанов һәм толмач аша сорау бирде: — Кызыл Армия коман- дованиесенең Паулюска биргән ультиматумын генерал белмиме әллә? Дңда барысы да әйтелгән бит. Шлеммер: . — Солдатлар гына түгел, генераллар да ультиматумның эчтәлеген белмиләр. Мин дә ул хакта ишетмәдем, — дип җавап бирде. Молчанов, толмач ярдәмендә, Шлеммерны һәм аның штаб начальнигын ультиматумның эчтәлеге белән таныштырды. 4 Сөйләшә торгач, Шлеммер русларның 38 нче дивизиясен яхшы белгәнен әйтте. Ул бу дивизиягә әсир төшәргә бер дә теләмәгән икән. Дон аръягында, Ка'нтемировка тирәләрендә аны тар-мар иттем дип мактанып, Гитлерыннан орден алган дивизиягә ничек әсир төшәсе килсен! Мактанчык Шлеммер тәмам тар-мар иттем дип шапырынган 38 нче совет дивизиясе менә монда, Сталинградта аның 14 нче танк корпусын һәлакәткә китерде... Өстәл янында утырган генерал кинәт кенә елап җибәрде: — Нинди генерал булыйм инде мин хәзер? Барысы да бетте! — диде ул. Ул. Сталинград янындагы җиңелү өчен хәзер фюрерын гаепли, гомумән, Советлар Союзына каршы сугыш ачканы өчен Гитлерын сүгә иде. 133 — Рус солдатлары куркусыз, нык, чыдамнар. Аларга салкын ' да, эссе дә бернәрсә түгел. Ут ява, снарядлар ярыла, өсләренә пулеметлардан, автоматлардан аталар, ә аларның исләре дә китми, һаман алга баралар. Көн димиләр, төн димиләр, һаман сугышалар, — диде Шлем- мер. -п Әгәр руслар, Германия бе^әи бер булып, Англиягә каршы сугышсалар, без аларны бер ай эчендә юк итәр идек һәм бөтен Африканы үз кулларыбызга алыр идек. — Руслар нигә Англиягә каршы сугышсыннар? Алар безгә дошман түгел ич?—дидем мин. — Сезгә дошман түгел... Тик алар... — Генерал ярты юлда сүзен бүлде. v Армия штабына озатыр алдыннан, Шлеммер штаб ишек төбенә җыелган солдатлары алдында чыгып сөйләргә рөхсәт сорады. Мин риза булдым, тик толмачка аның чыгышын , миңа тәрҗемә итеп торырга куштым. Шлеммерның штаб начальнигы, ишек алдына чыгып, әсир солдатларны ишеккә каратып ике шеренгага тезде, һәм, баскычта Шлеммер күренгәч, «Смирно!» командасы бирде. Генерал офицерларының һәм солдатларының колоннасы алдында унбиш минутлар чамасы речь сөйләде. Кыскдча гына әйткәндә ул мондыйрак мәгънәдә җөйләде: «Без — үз бурычыбызны үтәдек. Хәзер, кайда гына булсак та, лаеклы солдатлар булып калыйк, тәртипле һәм буйсынучан бу» лыйк!» Сүзенең ахырында Шлеммерның әле онытылырга өлгермәгән гадәте калкып чыкты: ул кинәт кенә, кулын алга сузды да: «Хайль Гитлер!» — дип кычкырып җибәрде. Сафтагы немец солдатлары белән офи» церлары аның бу кычкыруына каш асларыннан гына карап куйдылар. Арадан ни барысы 3 кеше генә, үзләре дә сизми калып булса кирәк, аңа җавап кайтарды... • Дивизия дошманның шәһәрдәге ныгытмаларын җимереп һаман алга бара. 30 январьда без Белозерский, Каспийский, Больничный урамнарына җиттек. 30 нда, кич белән, генерал Толбухиннан приказ килеп төште. Ул дивизия полкларын көнчыгышка юнәлтергә, 31 январь иртә- сендә үзәк вокзалга таба хәлиткеч һөҗүмгә күчеп, аны алырга, аннан соң, тагын бер талпынып, көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан һөҗүм итеп, үзәк универмагны алырга һәм Паулюс штабын әсир итәргә боера иде. Әсирләрнең сүзенә караганда, Паулюс үзе универмаг подвалында яшеренеп ята иде. 31 январьда, таң атканда, Довиденко полкы солдатлары, Петров полкы сугышчылары белән бергә, дошманнан Сталинград вокзалын азат иттеләр. Каушап калган дошманга исенә килергә ирек бирмичә, алар вокзал янындагы йортлардан гитлерчыларны куарга тотындылар. Тиз арада алар Шәһәр музее бинасына бәреп керделәр. Вокзал өстендә кызыл байрак җилфердәде. Универмагка — Паулюс штабына таба һөҗүм итүче Слатов полкы сугышчылары, шундагы бакчаны (хәзерге Комсомол бакчасы) үткәндә, элек партиянең өлкә комитеты урнашкан бина тирәләрендә, гитлерчыларның каты каршылыгына очрап, акрынрак бара башладылар. Дошман универмагка килү юлларын миналар һәм чәнечкеле тимер чыбыклар белән урап бетергән иде. 64 нче армия частьләре, бездән уңдарак хәрәкәт нтеп, гитлерчыларның каршылык күрсәтүләрен сындырып, Шәһәр театры бинасын, Советлар йортын алдылар, һәлак булган көрәшчеләр мәйданын дошманнан тазарттылар. 31 январьда 38 нче мотоукчы бригада, инженерлык подразделениеләре белән бергә һөҗүм итеп, универмагны алды. Сталинград янында камалган группировканың командующие генерал- фельдмаршал Паулюс, аның штаб начальнигы генерал-лейтенант 134 Шмидт һәм гитлерчыларның 6 нчы армия штабы әсир төште. Бу турыда кызыклы бер документны китереп китү урынсыз булмас. «1943 елның 31 январена каршы төндә 38 иче мотоукчы бригада һәм 329 нчы инженерлык батальоны частьләре универмаг бинасын урап алдылар. Гитлерчыларның 6 нчы армия штабыннан чыккан телефон чыбыклары барысы да киселде. Универмаг подвалыннан Паулюсның шәхси адъютанты полковник Адам чыкты һәм немец командованиесе безнең командование белән сөйләшүләр алып барырга әзер икәнен белдерде. Бу турыда шунда ук 64 нче армия командующие генерал М. С. Шумиловка хәбәр ителде. Командующий сөйләшүләр алып бару өчен иртәнге сәгать сигездән унга кадәр вакыт билгеләп, шул арада атуны туктатып торырга кушты. Нәкъ сәгать сигездә 6 нчы армия штабына полковник Адам белән 38 нче мотоукчы бригада командиры урынбасары подполковник Л. А. Винокур, бригада штабының оператив бүлеге начальнигы өлкән лейтенант Ф. /М. Ильченко килеп керде. Безнең якның беренче вәкилләрен гитлерчыларның 6 нчы армия штаб начальнигы генерал-лейтенант фон Шмидт һәм камалган немец гаскәрләренең көньяк группировкасы командующие генерал-майор Росске кабул итте. Алар фон Паулюс капитуляция турында сөйләшүләрне я генерал Рокоссовский вәкилләре, я армия штабы вәкилләре белән генә алып барырга тели дип белдерделәр. 15 минуттан 6 нчы армия штабына 64 нче армия штабының оператив бүлеге начальнигы полковник Г. С. Лукин һәм армиянең разведка бүлеге начальнигы майор И. М. Рыжов, армия штабы начальнигының политик эшләр буенча урынбасары подполковник Б. И. Мутовин иптәшләр килде. Полковник Адам безнең вәкилләрнең капитуляция турында сөйләшергә вәкаләтләре бармы-юкмы икәнлеген тикшерергә маташты. Әмма делегация моңа катгый рәвештә каршы килде. Безнең делегатлар килеп кергәч, немецләр арасында каушау сизелде: алар шаулаша, бер-берсен төрткәли башладылар. Алар безнең офицерларга караңгы подвалга төшә торган юлны күрсәттеләр, һәм аларны Паулюс штабы бинасына үткәрделәр. 6 нчы армия штабында бу вакытта штаб начальнигы генерал-лейтенант Шмидт, аның адъютанты, немец гаскәрләренең көньяк группировка командующие 71 нче пехота дивизиясенең командиры генерал- майор Росске, аның штаб начальнигы, толмач, алдъютант—барлыгы 7 немец офицеры утыра иде. Тонык янган лампа һәм бәләкәй генә шәм бүлмәне чак кына яктырта иде. Безнең делегация күренү белән, генерал-лейтенант Шмидт та, генералмайор Росске да, башкалар да каушап калдылар, ләкин бераздан исләренә килеп, аягүрә бастылар һәм таныштылар. Безнең офицерлар хәзер үк генерал-фельдмаршал Паулюс янына алып баруны, аны күрсәтүне таләп иттеләр. Бу таләпкә генерал-лейтенант Шмидт Паулюс аерым бүлмәдә, ул бераз авырып тора, аннары армиясе вак-вак группаларга таркалып беткәннән бирле, ул армия белән инде җитәкчелек итми; бу группалар белән Паулюс билгеләгән генераллар җитәкчелек итә; мәсәлән, төньяк группа белән 11 нче армия корпусы командиры, көньяк группа белән 71 нче пехота дивизиясе командиры җитәкчелек итә дип җавап бирде. Паулюс хәзер, хәрби җитәкче булудан бигрәк, гади кеше булганга, сөйләшүләрне штаб начальнигы генерал-лейтенант Шмидт алып барачак, диде. Делегация генерал Шмидт белән Росскега каршылык күрсәтүне хәзер үк туктатуны таләп иткән Һәм немецләрнец көньяк группи- ровкасына тулы капитуляция ясарга тәкъдим иткән ультиматум тап 135* шырды. Капитуляция шартларын немец командованиесе кабул итте. Ләкин немец командованиесе шундый бер искәрмә ясады: беренчедән, генералфельдмаршал хәрби характердагы белешмәләрне генерал-полковник Рокосеовскийга гына бирергә тели, шуңа күрә делегация аңардан нинди дә булса сорау алу оештырмасын иде; икенчедән, подвалдан чыкканда һәм юлда фельдмаршалны кем дә булса үтерүе ихтимал икәнен искә алып, Паулюсның тулы иминлеге саклансын иде; өченчедән, гәрчә фельдмаршал армия белән җитәкчелек итмәсә дә, ул китмичә аның солдатларын коралсызландырмый торсалар иде, ә үзе киткәч инде солдатларының ни эшләүләренә ул җаваплы булудан туктый. Соңгы сүзләрне генерал-лейтенант Шмидт аерата «нечкә хисләр» белән әйгте, хәтта иң соңыннан: — Үз солдатларының коралсызландырылуын күргәндә генералфельдмаршалның йөрәге түзмәс, — дип тә өстәде. Сөйләшүләр барган арада подвалга немец офицерлары, солдатлары кереп тулды, 250 гә якын кеше җыелды, барысы да ашыгалар, кабаланалар, ыгызыгы киләләр иде. Полковник Лукин Көньяк группировка командующие генерал-майор Росске белән аз гына сөйләшеп алганнан соң, Росске немец гаскәрләренә сугыш хәрәкәтләрен туктату турында боерык бирде. Иртәнге сәгать 9. Озакламый монда 64 нче армия штаб начальнигы генерал-майор И. А. Ласкин килде. Ул, капитуляция шартларын икенче тапкыр әйтеп, генерал-майор Росскегә сугыш хәрәкәтләрен туктатырга һәм коралны ташларга тәкъдим итте. Немец командованиесе барлык таләпләрне кабул итте. Немец армиясенең барлык частьләренә немец офицерлары һәм безнең армия вәкилләре китте. Алар каршы; лык күрсәтүне туктату, корал ташлау һәм капитуляция ясау турында генерал-майор Росскеның приказын алып бардылар. Бу вакытта Паулюс штабы урнашкан универмаг янында, генералфельдмаршалның теләгенә каршы килеп булса да, йөзләрчә солдатлар һәм офицерлар коралларын ташлый башлаганнар иде инде» L Озак та үтмәде, подвалдан генераллары һәм штаб офицерлары белән бергә генерал-фельдмаршал Паулюс килеп чыкты. Аны Совет Армиясе командирлары һәм автоматчылары саклап килә иде. Фельдмаршалның йөзе чалшайган, күзләре бер ноктага текәлеп катып калган. * Әсир фельдмаршал, штабы белән бергә, генерал-лейтенант Шумилов штабына озатылды. Паулюс әсир төшкәннән соң камалыштагы немецләрнең Көньяк группировкасының каршылык күрсәтүе бик нык какшады һәм 31 январь*- да бөтенләй туктады. Безнең дивизия частьләре, дошманның каршылык күрсәтүче вак төркемнәрен тар-мар итеп, сәгать көндезге өчкә Идел ярына барып чыктылар. Үзебезгә тапшырылган изге бурычны үтәдек: безгә бирелгән полосада дошманның Көньяк группировкасы тәмам тар- мар ителде. Шул көннәрдә шәһәрнең уртасында, бистәләрендә 14 нче танк корпусы, румыннарның 20 нче пехота, 1 нче кавалерия дивизиясе частьләре һәм башка берләшмәләре коралларын ташладылар. Трактор заводы тирәсенә куелган 3 меңнән артыграк орудиенең бердәм налетыннан соң, 2 февральдә, көндезге сәгать 4 тә, дошманның генерал Штеккер җитәкчелегендәге 40 мең кешелек Төньяк группасы да капитуляция ясады. Көньяк һәм Төньяк группалар капитуляция ясаган урамнар гаять зур корал складларын хәтерләтә иде. Снарядлар тишеп бетергән, авиабомбалар актарган йорт хәрабәләре арасында корар таучыклары ха- ■ 1 СССР Оборона министрлыгы архивы, М. Ф. 341, рп. 311279, д. 1. 136 сил рулд^я, алар яныңа пушкалар, гаубицалар тезелде, тау-тау боепри- паслар өрлде. Кая карасаң, шунда җимерек танклар, автомашиналар тулган иде. Юлларда берөзлексез әсирләр бара. Алар Сталинград урамнары аш^ соңгы мәртәбә үтәләр. Гитлерчылар, арт саннары сынган этләр кебек, әкиятләрдәге явыз рухларның шәүләләре кебек баралар. Як-якларында алар кулы белән җимерелгән Идел буе гүзәле—Сталинград урамнары, завод-фабрикалар. Биналардан калган һәм төтәп утырган таш хәрабәләр, гаеплеләрне җәзалауны сорагандай, фашист-илбасарларны озатып калалар. Гитлерчыларның Сталинградта кылган явызлыкларын, аларның коточкыч кешелексезлеген беркем дә, бервакытта да онытмас! Корыч кыяга әверелгән герой-шәһәр өчен алты ай буе барган канлы, аяусыз сугыш тынды. Гитлерчылар шушы корыч кала тирәсендә 600 мең солдат һәм офицерларын югалттылар, аларның 300 мең солдат һәм офицеры әсир төште. 1 миллионнан артыграк гаскәре яраланды. Бу — гитлерчыларның Көнчыгыш фронтка ташлаган җанлы көчләренең дүрттән берсе дигән сүз иде. Немец илбасарлар белән авыр бәрелешләрдә дивизия совет халкы алдында булган изге бурычын намус белән үтәп чыкты. Ныклык, батырлык, тәртип, оешканлык күрсәтеп сугыша белгәне өчен: Сталинград янындагы җиңүләре өчен 38 нче дивизиягә Оборона Халык Комиссарының 104 нче приказы белән 1943 елның 1 мартында «Гвардияче» дигән мактаулы исем бирелде, һәм ул генерал-лейтенант Шумиловның 7 нче гвардияче—элеккеге 64 нче — армия составына кертелде. Гитлёрның бик сайлап җибәреп торган иң көчле дивизияләренең Сталинград янында шулай хурлыклы җиңелүе Бөек Ватан сугышында хәлиткеч борылыш тудырды. Стратегик инициатива гитлерчылар кулыннан тартып алынды. Сталинград янындагы сугышларга Югары Башкомандующиң И. В. Сталин бик дөрес бәя биреп: «Сталинград янында гитлерчыларның кояшы баеды. Сталинград янындагы кырылыштан соң. немецләр тернәкләнә алмадылар», — диде. ♦ Ф * 4 февральдә Сталинград шәһәренең хәрабәләре арасында — һәлак булган батырлар мәйданында тантаналы митинг үткәрелде. Митингка безнең дивизия составына кергән барлык подразделениеләрнең вәкилләре килде. Дон фронты Хәрби Советының беренче члены, ВКП(б) ҮКның Политбюро члены Н. С. Хрущев, Фронт Хәрби Советы члены, партиянең Сталинград өлкә комитеты секретаре А. С. Чуянов та митингта катнашты. Трибунада командармнар, Хәрби Совет членнары, Сталинград янында даң казанган атаклы дивизияләрнең командирлары, шәһәрнен партия-совет оешмалары җитәкчеләре. Митингны өлкә башкарма комитеты председателе Д. Пигалев ачты. Ул Сталинградны саклаган батырларга — сугышчыларга, командирларга рәхмәт белдерде, аларны зур җиңү белән котлады. Аннары 13 нче гвардияче дивизиянең командиры генерал-майор Родимцев, Хәрби Совет члены Чуянов сөйләде. Иң соңыннан дулкынландыргыч речь белән Н. С. Хрущев чыкты. Ул Идел ярындагы герой шәһәрне саклап калган, дошманның сансыз-исәп- сез дивизияләрен камап, тар-мар иткән Сталинградлы сугышчыларга зур бәя бирде. Сүзенең ахырында Н. С. Хрущев тагын да саграк булырга, хәрби сәләтебезне * көннән-көн арттырырга, гитлерчы илбасарларны тәмам юк итү өчен алдагы авыр көрәшләргә әзер булырга чакырды. Иделнең сулъягына вакытлцча китеп торган шәһәр кешеләре 137» акрынлап кайта башладылар. Алар үзләре элек яшәгән йортларны.түгел, урамнарын да таба алмыйлар: кая гына карасалар да таш, кирпеч,, балчык өемнәре генә калган. Кешеләр торган, яшәгән урыннарын эзли; ләр, миналарга барып бәрелмәс өчен, кайлардан йөрергә мөмкинлеген сорап, сугышчыларга мөрәҗәгать итәләр. Китми калган яисә кайда булса да эшләп торган шәһәр кешеләре кайтучыларны каршы алалар, гитлерчыларның шәһәрдәге явызлыклары, кешеләрне ничек җәберләүләре турыңда сөйлиләр иде. 62 нче армиянең сапер частьләре һәм 64 нче армиядән билгеләнгән махсус командалар шәһәрне чистартырга һәм миналардан арынды- рырга керештеләр. Сугышчылар, халык бедәң бергә, шәһәрне чистарт* тылар, күп сандагы үлекләрне җыеп күмделәр. з * з Сталинград сугышлары тәмам булгач, 38 нче дивизия 1 февральдә Бекетовка һәм Старая Отрада янына ялга чыкты. Шунда 9 февральгә кадәр без ял итуек, частьләрне рәткә салдык. Полкларга өстәмә көчләр килде, яңа киемсалым, корал бирелде. Урамнар буйлап, роталар, взводлар үтеп китә, сугышчылар тактик өйрәнүләр алып баралар, һәр- кайда җырлар ишетелә. Сугышчылар үзләренең яраткан җырларың — сугышларда һәлак булган иптәшләре Тимофеев, Курвантаев, Веселов турындагы җырларны җырлыйлар. Дивизия шагыйре, беренче ранг хәрби техник Ң. В. Раков язган җырны да еш ишетергә туры килә: «Алга, сугышчан Утыз сигезенче» дип атала ул җыр: Авырлыклар безне куркытмады, Сугышларда чыныгу алдык бёз. Җир тетрәткеч көчле һөҗүмнәрдә Сталинградны саклап калдык без. Кушымта: Мылтык һәм туплар белән, Хәнҗәр, штыклар белән Ярсып кыйна фашист үләтне! Сугышчан дуслар, алга! Кадерле Ватан-ана ; Җиңелмәскә безне өйрәтте! 23 февраль көнне бәйрәм иттек. Иртәнге сәгать 10 да Старая Отрадамәйданында дивизиянең парады булды. Трибунада дивизия командо- (ваниесе, Бекетовкадан, Старая Отрададан килгән партия һәм совет оешмалары җитәкчеләре, полк командирлары. Мин, парадка катнашучыларны сәламләп, кыска гына речь сөйләдем. Аннары дивизия штабы начальнигы майор Овсянников Кызыл Армия бәйрәме уңае белән дивизия командованиесенең котлавын укыды. Менә трибуна яныннан рота-рота тезелеп өр-яңа кораллар белән, коралланган, яхшы сугышчан хәзерлекле полклар, дивизиянең башка подразделениеләре үтә башлады. Җилдә янган йөзләр, кырыс карашлар... Алар нык-нык басып, тигез сафлар белән үтәләр дә үтәләр. Мин уйларым белән еракка, булачак сугышларга, бәрелешләргә китәм. Утны-суны кичк.ән, сынмас рухлы бу сугышчыларга карап, миңем күңелемдә рәхәт горурлык хисе күтәрелә. Парадтан соң, шундый ук тантаналы шартларда, Хәрби Совет члены иптәш Абрамов 110 солдат һәм командирга орденнар һәм медальләр тапшырды. Мин II дәрәҗәле Суворов ордены алдым. Февраль ахырларында армия командующие генерал-лейтенант Шумилов өлкән командирларны һәм политработникларны җыеп, чираттагы хәрби исемнәр бирелгән кешеләргә дәрәҗә билгеләре тапшырды. Шулар арасында ул миңа генерал-майор погоннары бирде, 138 Бер көннән соң Сталинград янындагы сугышларның уңышлы тәмам булуын, камалыштагы группировкаларның тар-мар ителүен билгеләп 64 нче армиянең Хәрби Советы кабул итү мәҗлесе үткәрде. Мәҗлескә дивизия командирлары һәм аларның урынбасарлары чакырылган иде. Безнең арада Хәрби Совет членнары Н. С. Хрущев һәм А. С. Чуянов иптәшләрнең булуы кәефебезне тагы да күтәрде. Мәҗлестә, кайбер дивизия командирларыннан соң, мин дә сүз алдым. Дулкынланган идем, ниләр сөйләгәнем тулысы белән хәтердә калмаган, әмма Никита Сергеевич Хрущевка мөрәҗәгать ителгән соңгы сүзләремне гомердә онытасым юк: — Иптәш Хәрби Совет члены! Сез 1942 елның маенда Воронежда фронт штабында мине кабул иткән идегез. Мине ул чакны әле генә дивизия командиры итеп билгеләгәннәр иде. Шул чакта партиябез һәм хөкүмәтебез миңа тапшырган эшне көчемне кызганмыйча башкарып чыгармын дигән идем. 38 нче дивизия кайда гына, нинди шартларда гына сугышмасын. Хәрби Совет приказлары аның өчен изге булды, ул берчакта да бурычын үтәмичә калмады. Нәтиҗәдә аңа данлыклы Сталинград исеме бирелде, ул гвардияче дивизия булды. Дивизиянең личный составы исеменнән Сезне һәм Хәрби Советны ышандырырга рөхсәт итегез: без үзебезгә бирелгән бу изге исемнәргә тап төшермәбез, гитлерчы илбасарларны тәмам дөмектергәнче җаныбызтәнебез белән көрәшербез! Н. С. Хрущев өстәл янында утыра иде. Ул аягына басты һәм башкалар белән бергә кул чаба-чаба, минем яныма килеп, кочаклады һәм үбеп алды... Алма-Ата шәһәренә дивизиядән делегация киткән иде, 3 мартта ул әйләнеп кайтты. Алар белән бергә Казагстаннан да делегация килде. Делегация Казагстан хезмәт ияләре исеменнән уннарча вагон бүләкләр, хатлар алып килде. Казагстан вәкилләре 4 мартта дивизиягә гвардияче һәм Сталинград исемнәре бирелү уңае белән үткәрелгән тантаналы митингта катнаштылар. ♦ * * Менә яңа сугышчан приказ да алынды: тагын Көнбатышка! 5 мартта дивизия частьләре эшелоннарга төялә башлады. Солдатлар озатучы* лар белән, Идел белән, Сталинград белән саубуллашалар. Юлга кузгалган эшелоннарның платформаларыннан җыр яңгырый: Иртәгә яңадан походка, Днепр көрәшкә чакыра. Сталинград солдаты, азатлык Алып бар сөекле халкыңа! Шебенкино янында безне 7 нче гвардияче армиянең командующие генерал-лейтенант Шумилов каршы алды. Аның елмаеп, балкып торган йөзе дивизиянең күрсәтелгән вакытка килеп җитүенә канәгать булуын күрсәтә иде. Әмма безгә Шебенкино янында озак юанырга туры килмәде. Гитлерчыларның Көнбатыш Европадан китерелгән «Көньяк группировкасы», көньяктан һәм көнбатыштан контрһөҗүмгә күчеп, Воронеж фронты гаскәрләрен кысрыклый башлады һәм 16 мартта Харьков шәһәрен алды. 18 мартта алар, Белгородны алып, Төньяк Донецка якынайдылар, кайбер урыннарда елганы да кичтеләр. Гитлерчылар Төньяк Донецның көнчыгыш ярындагы Белгород шәһәренең бер -өлешен — Старый городны, Масловой пристанен, Нижный Ольшанец- ны, Иткны басып алдылар һәм Валуйки, Курск тирәсенә үтеп китәргә маташа башладылар. Безнең дивизия килеп җиткән көнне үк сугышка керде һәм күп кенә авылларны дошманнан азат итте, 23 мартта Старый городны гит 139 лерчылардан чистартты. 28 мартта Төньяк Донецның көнчыгыш ярында— Белгородка каршы гына Черная поляна, Старый город, Михай- ловскиның көнчыгыш бистәсе, Крида һәм Итк разъездлары полосасында оборонага урнаштык. Дошманның Курскига омтылышы барып чыкмады, аларның, Орел шәһәре юнәлешендә хәрәкәт иткән төньяк группи- ровкалары белән берләшеп, безнең Курск дугасындагы гаскәрләрне тар-мар итү планы да җимерелде. Май. Көн болытлы. Әмма һавада дошман самолетлары очмаганда болытлы күк тә безгә матур булып күренә. Севреково авылыннан көн- батыштарак, Разумной елгасы үзәнендә, дивизиянең сугышычлары, командирлары, политработниклары җыелды. Солдатлар яңа киемнәрен кигәннәр, итекләрен ялтыратканнар, сакал-мыеклар кырылган. Сәгать иртәнге унда марш астында мәйданга байрак йөртүчеләр килеп керде. Алдан 7 нче гвардияче армиянең командующие генерал-лейтенант Шумилов белән Хәрби Совет члены генерал-майор Сердюк гвардия байрагын — авыр сугышларда, күп корбаннар биреп яулап алынган сугышчан байракны күтәреп баралар. Сугышчан гвардия байрагының ал хәтфәсенә бөек Ленин рәсеме чигелгән. Аңарда «Безнең Совет Ватаны өчен!» дигән ялкынлы сүзләр яна. Бу девиз безгә сугышларда көч бирде, җиңүләргә өндәде, тиңдәшсез батырлыкларга әйдәде. Командующий, байракны миңа тапшырганда, дивизиянең личный составын югары бүләк белән кайнар котлады һәм сугышчан сәләтләрен тагын да ныграк үстерергә, дисциплинаны ныгытырга, алда торган сугышларда батырлык үрнәге булырга, дошманны гвардиячеләрчә кырырга, партиянең һәм хөкүмәтнең зур ышанычына лаеклы булырга чакырды. Байракны алганда мин: — Байрак янына тезләнегез! — дип команда бирдем. Сафлар тигез генә дулкынланып куйды: командующий да, Хәрби Совет члены да — барыбыз да тезләндек. Мин, байракны өч мәртәбә үпкәннән соң, ант сүзләрен кабатладым. Дивизиянең командирлары, солдатлары батыр булырга, дошманны нык тукмарга, халыкка һәм гвардия байрагына турылыклы булырга ант иттеләр. Оборонаның алгы сызыгыннан ерак та түгел сугыш кырында сугышчыларның ант тавышы эчке бер тантана белән яңгырады. — Шушы гвардия байрагы янында ант итәм: без фашист илбасарларын тагын да рәхимсезрәк тукмарбыз, аларны җир йөзеннән себереп бетергәнче тукталмабыз. Ватаныбыз өчен, партиябез өчен алга! Немец басып алучыларына үлем! Ант иткәннән соң, барысы да аягүрә басты. Мин байракны байрак йөртүчеләргә тапшырдым. Алар, кадерле бүләкне күтәреп, дивизия командованиесе белән бергә, сафлар буйлап үттеләр һәм уң флангка барып бастылар. Оркестр Советлар Союзы гимнын уйный башлады. Гвардия байрагы артыннан тантаналы атлап дивизия узарга тотынды. 1943 елның җәен без әнә шулай каршыладык. Гитлерчылар Белгород янында һәм Орелдан көньяктарак — Курск дугасының флангларында гаять зур көчләр: танклар, орудиеләр һәм пехота туплаганнар иде. Без моны белә идек. Без дошман белән бик каты якалашырга, аяусыз, рәхимсез сугышырга туры киләссн дә белә идек. Аны тагын да рәхимсезрәк, гвардиячеләр кебек кыйнарга без әзер идек... Көннәрдән беркөнне мине коммутаторга чакырып алдылар. Барсам, телефонда армия командующие генерал-лейтенант Шумилов. — Хәзер үк Хәрби Советка килеп җитегез! — Үзем генәме? — Үзегез генә. Адъютантым Петров белән машинага утырдым да китеп бардым. Дивизиянең икенче эшелоннарын, тылларны, медсанбатны үттек. Тиздән баларның барысыннан да аерылырга туры килер дип ул чагында миңем башыма да килми иде. Генерал Шумилов ялгыз гына түгел иде, аның янында Хәрби Совет члены генерал Сердюк, армиянең штаб начальнигы генерал Ласкин һәм артиллерия командующие генерал Петров та бар иде. Өчәүләшеп армиянең Хәрби Советында утыралар. Фронттагы хәлләр, оборона эшләренең торышы турында бер-ике сүз алыштык та, командующий турыдан-туры эшкә күчте: — Корпуслар оештырабыз. Хәрби Совет сезгә гвардияче корпус оештырырга һәм аның белән җитәкчелек итәргә тәкъдим итә. Булдыра алырсызмы? — Армиядә миңа караганда өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк генераллар да күп, — дидем мин. — Мин яшь бит әле, дивизия белән җитәкчелек итәргә генә теләр идем. — Сеаңе корпус командиры итеп билгеләү мәсьәләсе фронт командующие генерал Ватутин һәм фронт Хәрби Совет члены Ң. С. Хрущев белән дә сөйләшенгән, — диде командующий җитди генә. Мин Хәрби Совет членнарыннан: Миңе корпус командиры итеп сез тәкъдим иттегезме, әллә Москәү. билгеләдеме? — дип сорадым. — Армиянең Хәрби Советы тәкъдим итте. Бу сорауны биргәндә шуны күздә тоткан идем, әгәр дә мине корпус командиры итеп армиянең Хәрбң Советы һәм генерал Шумилов тәкъдим иткән икән, кыен вакытларда аларның дусларча киңәшенә, ярдәменә өм^тдәнергә була иде. Сталинград янындагы авыр сугыш көннәре моңа нигез бирә иде. — Мин риза, тик корпусны оештыру көннәрендә сезнең ярдәмегезгә һәм игътибарыгызга бик өметләнәм! Мин җитәкчелек итәргә тиешле гвардияче корпуска Сталинград янында сугышларда катнашкан 3 дивизия керде: генерал Морозов, генерал Скворцов дивизияләре һәм үземнең элекке дивизиям. Аның командиры итеп хәзер полковник Козак билгеләнде. Өч дивизиянең өчесе дә Төньяк Донец елгасының көнчыгыш ярында оборона полосаларына урнашканнар. Корпус генерал-лейтенант Шумиловның гвардияче армиясе составына керә иде... Яна урынга билгеләнүемне уйлап кайтканда ниләр кичергәнемне әйтүе кыен. Полк командиры, дивизия командиры вакытларым, күргән кыенлыклар, авырлыклар хәтергә төште. Сугышчан дусларым белән аерылышасы килми иде. «Сугыш — сугыш инде ул» дип үземне юатырга теләсәм дә, күңелнең әллә нинди нечкә җирләре авырта иде. Тирә-якта ямь-яшел кырлар... Сугыш җәрәхәтләгән, чокыр-чакырлар белән капланган җир кипшенгән һәм, аның яралы күкрәген тизрәк капларга теләгәндәй, яшел үлән тибеп чыккан, анда-санда күз явын алырлык чәчәкләр күренә. Язгы кояш шулкадәр якты, назлы, бер болыт юк, тик кайдадыр ерак офык артында күк күкрәгәнсыман була,..

Беренче китап бетте.