ЗУР МӘХӘББӘТ ЧӘЧӘКЛӘРЕ
Тукайның искиткеч гүзәл әсәрләре белән мин яшүсмер чагымда, Бохара педагогия техникумында укып йөргән елларымда таныша башладым. Ул вакытларда мин, үзбәкчә сөйләшә белмәсәм дә, үзбәк телен бераз аңлый идем инде, ләкин татар телен аңлау һәм татар әдәбиятын уку минем өчен бик авыр иде әле. Әмма чын поэзия ул шундый тылсымлы көчкә ия, Тукайның таланты шундый гаҗәеп куәткә ия, мин аның җыентыгын кулыма алгач аерыла алмадым; аңарчы таҗик әдәбияты классикларын укыгандагы кебек үк, бөтен җаным-тәнем белән бирелеп укыдым. Матурлыгы белән таңга калдыра торган «Шүрәле» поэмасы миңа аеруча ошады, аның күп кенә юллары күңелемә сеңеп урнашты. Техникумда эш муеннан, дәресләрне бик күп бирәләр иде, ләкин барсын да онытып, барсын ташлап Тукайны укыдым!.. Бөек шагыйрьнең әсәрләре миңа үзем аңарчы белмәгән, бар дип тә уйламаган гаҗәп соклангыч әдәбият дөньясын ачты, мине Татарстанның Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ һәм башка әдипләре әсәрләре белән танышырга рухландырды. Сүзне бик үткен сизә белүе, дөньяга карашы гаҗәп киң булуы, Ватанга һәм халыкка ялкынлы мәхәббәте, хакыйкать өчен җанын фида кылырга хәзер торуы, үз заманының алдынгы идеяләрен пропагандалау буенча армый-талмый эшләве белән Габдулла Тукай таҗик халкының бөек мәгърифәтчесе Әхмәт Дониш- ка бик охшый. Тукай — патша Россиясе шартларында үскән һәм җитлеккән әдип, ләкин ул рус телен һәм рус әдәбиятын өйрәнү-үзләштерү бәхетенә дә, Пушкин, Лермонтов, Лев Толстой, Салтыков-Шедрин һәм Чехов кебек гигант остазлардан өйрәнү бәхетенә дә ирешкән әдип. Тукай шушы классикларның даһилыгы алдында башын ия. Тукайның әсәрләрендә шушы классикларның прогрессив идеяләренә, аларның гуманизмына һәм аларның изелгән һәм кимсетелгәннәрне яклап чыгуларына багышланган сәхифәләр аз түгел. Тукай үзенең халкына шул классиклар кебек үк хезмәт итә. Әхмәт Донишка килсәк, ул рус телен бөтенләй белмәгән, ләкин, Бохара әмире илчелеге составында Россиягә барып килүе һәм рус культурасы белән танышуы нәтиҗәсендә, ул әмир Бохарасында хөкем сөргән феодаль мөнәсәбәтләрне һәм дини фанатизмны бик кискен тәнкыйть итә торган «Наводир-уль-ва- кое» («Сирәк очрый торган вакыйгалар»), «Тарихча» («Кыскача тарих») исемле һәм күп кенә башка әсәрләр иҗат иткән. Беренче рус революциясе канатландырган Габдулла Тукай Татарстанда илһамланып иҗат итә башлаган елларда бөек мәгърифәтчебез Әхмәт Донишның шәкертләре АҗГ Т 56 зи, Садретдин Гайни һәм башкалар Бохарада, Сәмәркандта, Ташкентта эшчәнлекләрен киң җәелдерәләр. Менә шушы фикер ияләренең үсүенә Татарстан фикер ияләре һәм барыннан да элек Габдулла Тукан гаҗәп көчле йогынты ясаган. Мин моны чын рәхмәт белән әйтеп үтәм. Исмәгыйль Гасприн- ский тибындагы һәртөрле пантюркистларның пычрак панисламизм идеяләрен таратып, халык массаларын революцион көрәштән читкә алып китәргә азаплануларын, ләкин ул мәкерле планнарның сабын куыгыдай шартлаганлыкларын без яхшы беләбез. Тугандашыбыз революцион Россия белән бөек дуслык һәм хезмәттәшлек идеяләре, Габдулла Тукай һәм Әхмәт Дониш әсәрләре сугарылган бу бөек идеяләр ул мәкерле планнарга җимергеч удар бирерлек булып чыктылар һәм таҗик һәм татар интеллигенциясенең алдынгы вәкилләре үз халыкларына чын күңелдән хезмәт итү юлына бастылар. Шау-гөр килеп торган тормыш образы поэзиядә еш кына яз белән бәйләнештә, аның белән тиңләштерелеп йөртелә. Халыкларга якты киләчәк юлын ачкан Бөек Октябрьны без тормышыбызның язы дип атыйбыз. Тукайның бик күп телләргә тәрҗемә ителеп, миллионнарча тираж белән чыгарылган үлемсез әсәрләре безнең заманда яңача яңгырыйлар. Татар поэзиясенең шушы гигантының, рухы белән дә үзенә якын һәм үз булган Габдулла Тукайның тууына 75 ел тулуны таҗик халкы зур шатлык белән билгеләп үтә. Шау килеп чәчәкләр ата торган бу язгы көндә без аңа зур мәхәббәтебезнең чәчәкләрен сибәбез.