Шигърият
ЙӨРӘГЕМДӘ ЙӨРТӘМ СИНЕ
Ял иткәндә ятып укыйм кичтән сине. Тору белән алып укыйм иртән сине, Ак кәгазьдәй намусыма судья итеп, Гомер буе йөрәгемдә йөртәм сине. Т * укай шагыйрь, Тукай остаз, Тукай ага, Кызыл гөлләр башын игән сиңа таба. Идел суы, синең яннан узган чакта, Дулкыннарын әкрен генә ярга кага. Җырларыңа хозурланып ил шатлана, Бүрек салып керәбез без гөлбакчаңа. Яшең белән сугарылган бу гөлләргә Баккан саен сабыйлардай җан сафлана. Күңелләрдә озак еллар, озак еллар Янып торган, уйнап торган нурларың бар; Туган илнең ташларына хисең белән Ядкәр итеп уеп язган юлларың бар. Татар халкы йөрәгенең ярасы син, Ил алдында ил күзенең карасы син; Токымнарның юлларына юлдаш булып, Халык белән мәңгелеккә барасың син.