Логотип Казан Утлары
Публицистика

XX ЙӨЗ БАШЛАРЫНДА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ

Россия территориясендә яши торган көнчыгыш халыклары әдәбиятларында XX йөз башларында барган процесслар асылда XIX йөзнең икенче яртысындагы әдәби хәрәкәтнең дәвамы. Шуңа күрә XIX йөздә Азербәй- җанда Мирза Фәтгали Ахундов, Казагъстанда Абай, таҗикларда Әхмәт Дониш, үзбәкләрдә Мукый- ми, Идел буе татарларында Каюм Насыйри кебек язучылар иҗат иткән «яңа әдәбият»ның мәгърифәтчелеге белән XX йөз башы әдәбияты арасында турыдан-туры бәйләнеш булуын әйтергә кирәк. Ләкин революцион вакыйгаларның үсүе һәм 1905—07 елларда башланган революция үзе милли һәм социаль азатлык мәсьәләләрен кискен формада куярга һәм шуның белән «яңа әдәбият»ны иҗат итүчеләр арасында дифференциация ясалуга китерә. Азербәйҗан һәм татар әдәбиятларында бу дифференциация аеруча кискен Р була... 61 Аерымлану татар әдәбиятында тагын да үткенрәк һәм радикале- рак төс ала. Татар телендә көнчыгыштагы беренче социал-демократик матбугат органы — Хөсәен Яма- шев редакцияли торган «Урал» газетасы чыга (1907). Шактый үсеп киткән күп жанрлы әдәбиятта без сыйнфый көрәш мәсьәләләре бик ачык күтәрелгәнен, рус революциясе һәм интернационализм идеяләре пропагандаланганын күрәбез. Әдәби осталыгы ягыннан гомум Европа дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән, революцион эчтәлек белән бик нык сугарылган Габдулла Тукай поэзиясе Россиядәге көнчыгыш халыклары әдәбиятларына йогынты ясый торган бик көчле факторга әйләнә. Моңа ул халыкларның телләре якын булуы да шактый ярдәм итә. Алдынгы татар әдәбиятында зур проза (роман) һәм драма әсәрләре туа. Билгеле булганча, XIX йөзнең ахырларында Россиянең көнчыгыштагы окраиналары язучыларына көнбатыш әдәбиятлары тәэсире сизелә башлый. Ләкин ул әдәбиятлар рус революциясе идеяләренә теләктәшлек күрсәткәнгә күрә, аларга рус классик әдәбиятының уңай йогынтысы күп өлеш көчлерәк була. Әдәбиятта реалистик юнәлеш көчәя, ә татар әдәбиятында дөньяга пролетар караш белән бәйле булган бу юнәлеш социалистик реализмга таба үсә. Татар әдәбиятында, идеяләр көрәшеннән — революцион агымның буржуаз милләтчелек агымына каршы көрәшеннән тыш, әдәби методлар: реализм белән декадентлык башка көнчыгыш әдәбиятлар ында- гыга караганда күп өлеш кискенрәк формада бәрелешәләр. Татар әдәбиятындагы декадентлык ачыктан- ачык иярү характерын ала.