Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘРҖЕМӘЧЕ ФИКЕРЛӘРЕ

Ташкентта, Азия һәм Африка илләре язучылары конференциясендә, мин фарсы һәм төрки телләрен белә торган бер Ирак әдибе белән танышкан идем. Кара тутлы йөзле, бик кызу табигатьле бу кеше миңа болай диде: — Минем Россиядә, Идел буенда бер дә булганым юк, ләкин, Габдулла ибне Мөхәммәт Гариф Тукайның «Шүрәле» исемле әсәрен укыгач, мин Россия урманнарының хуш исен тойдым. 5ик матур бер айлы кичтә, бу авылның бер егет Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп. Менә бу юлларны укыганда Россия урманындагы айлы кич алдыңа килә дә баса. ләренең традицион көнчыгыш строфикасы белән — ике юллы шигырь итеп язылганын яки газәл формасында булуын күрәсең. Ләкин гаҗәп хәл: ул әсәрләр барсы да үзенчә бер яңалык көче белән, барыннан да элек, художестволы сиземләү яңалыгы белән шундый нык сугарылганнар ки, әлеге традицион форма ничектер бөтенләй сизелми дә кала кебек. Менә шул формаль үзенчәлеккә таянып, әгәр бер тәнкыйтьче, Тукайның строфалары катып калган дигән нәтиҗә ясаса, бик тә хаксыз һәм хәтта акылсызлык эшләгән булыр иде. Тукай шигырендә канның җанлы тибеше сизелеп тора, ул — тормышның үзе. Шулай итеп поэзиядә могъҗиза туа: эчтәлекнең гаҗәп яңа булуы аркасында безгә форма үзе инде өр-яңа булып тоела. Габдулла Тукайның иҗаты белән күп еллар буе танышып киләсең һәм кинәт аның байтак кына әсәр Тукай үзен Пушкинның, рус реалистик поэзиясенең шәкерте һәм иярүчесе дип шатланып игълан иткән Т 62 беренче көнчыгыш шагыйре, һәм бу гади бер белдерү, декларация генә түгел. Тукай Россия җирендә туган художник булып фикер йөртә, хис итә, иҗат итә, ярата һәм нәфрәтләнә. Көнчыгыш шагыйрьләренең кайсында гына сез түбәндәгечә сурәтләүне, шундый сүзлекне табарсыз икән: Яхшы, хуш. Батты кояш, йокларга яттым кич белән, Өн эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән. Хәтта сурәтләү бер дә булмаган, бәлки настроение генә бирелгән шигырьләрендә дә шул настроениенец агышы — мин темасы турында әйтмим дә инде — русларга хас булган ниндидер кискенлек белән, Лермонтов, Некрасовка хас кискенлек белән ташып тора. Ишеттем мин кичә берәү җырлый, Чын безнеңчә матур, милли көн; Башка килә уйлар төрле-төрле, Әллә нинди зарлы, моңлы көй. « * Сталинабадта искиткеч матур җәй иде. Соңгы көннәрен кичерә торган Садретдин Гайнине креслосында бакча буйлап йөртәләр, ул, кибеп, балалар кулыдай гына булып калган кулы белән озын һәм кыска иҗекләрне санагандай итеп, әкрен генә, ярым тавыш белән Бедил шигырьләрен укый иде. — Дамелла, иске Бохарада революциягә тикле сезнең Пушкин турында ишеткәнегез булдымы? — дип сорадым мин. Садретдин Гайни җанланып китте, ул әдәбият турында сөйләшергә ярата иде: — Әйе, ишеттем дә укыдым да. Тукайдан укыдым, — диде. Рус классик мәктәбе шагыйре Тукай чын-чыниан милли татар шагыйре. Бу сәер дә, ләкин бер караганда бик каршылыклы да булып тоелган, ә чынлыкта органик бердәмлек турында, минемчә, әдәбиятчылар бик аз язалар әле. Ә Тукай шул хәтле милли шагыйрь, хәтта аның икътибас итеп, ияреп язган шигырьләреннән дә татарлык рухы аңкый. Мәсәлән, аның «Теләнче» исемле шигыре Беранженең билгеле әсәренә ияреп язылган. Теләнче элек бай сәүдәгәр булган. Тукай нәкъ татар баеның үзен күрсәтә. Бер заман тоткан иде шөһрәтләре дә даннары Бу сукыр картның Казан, Ханкирмән, Астырханнары. Ул кибетләр, мин сиңа әйтим, ул хисапсыз маллары. Кайсын алсаң, шунсы хәзер: гөлләреме, аллары. Шигырьдә татар мулласы да бик оста сурәтләнә: Биш намаз саен, намаз әһленә кул сузып кала. Күрми һич хәзрәт бу картны, тик кырын күзне сала. Минем Габдулла Тукайдан эшләгән тәрҗемәләремнән иң күп басылганы «Шүрәле» поэмасы. «Туган тел» тәрҗемәсе дә еш кына басыла. Ләкин моңарчы нигәдер ул шигырьнең соңгы ике юлын төшереп калдырып киләләр иде. ‘ Мохтар Эуэ- зовның моңа бик ачуланып: — Нишлисез, мин ул шигырьне балачагымнан ук ядтан беләм. Ничек инде соңгы ике юлны кисәсез!— дигәнен һич онытасым юк. Гафур Голәм, Аали Токомбаев, Мирза Турсунзадэ һәм Урта Азиянең башка күп кенә күренекле шагыйрьләре Тукайны балачакларыннан ук белүләрен һәм яратып укуларын әйтәләр. Җанлы юллар турында. М. Горький Сергеев-Ценскийга язган хатында Тукайның «Өзелгән өмет» шигыре турында әйтә. Ул шигырь рус теленә күп тапкырлар тәрҗемә ителде инде, ләкин ул тәрҗемәләрнең миңа берсе дә ошамый. Газәл формасы бик көчсез итеп, сыгылмалыгы тәмам бетерелеп, ямьсез сүзләр теземе белән бирелгән... 63 Мин үзем дә бу «Өзелгән өмет»не, оригиналына мөмкин кадәр якынрак итеп, формасын, текстын бик нык сакларга тырышып, тәрҗемә иттем, ләкин, ничек кенә булмасын, шигырьнең тексты эченә яшерелгән мәгънәсен таба алмаганмын: тәрҗемә җансыз, рухсыз булып чыккан. Бары тик Анна Ахматова гына ул шигырьнең саф кайнарлыгын, шагыйрьнең искиткеч саф кайгыруын беренче буларак сизә алды һәм шуны рус телендә дә яңгырый торган итеп бирә дә белде. Ахматова оригиналның строфик төзелешеннән бераз читкә китә төшкән, ләкин гаҗәп бер аһәң белән яңгыраган тәрҗемәнең лирик әсәрләндерүе янында ул строфик төзелешләр барсы да ни тора соң!