ЛЕНИН УРАМЫ
Бабам минем иске Рәсәй буйлап Җәяү үткән бик күп юлларны. Тын океан ярларына җиткән, йөреп чыккан бөтен Уралны. Эзләгән ул бөтен гомере буе, Эзләгән ул, Бәхет эзләгән. Уена да ләкин кертмәгәндер Оныкларым минем үтәр, диеп, Ильич баскан якты эзләрдән. Мин Казанда яшим, Казанда! Нужа белән кумыйм дөньяны. Өй түремдә юкә чәчәкләре, Торган җирем — Ленин урамы. Үткән саен шушы урамнан мин Сөенечем арта, Шатланам! Моннан, димен, яшь Ульянов үзе Киләчәккә карап атлаган. Машиналар үтә, җәяүлеләр, Яшел утлар бизи юлларны. Бөтен кеше атлый горурланып, — Бу бит,— диләр,—Ленин урамы! Полтаваны, Орел, Ашхабадны, Мәскәүне ал яки Уфаны; Будапештны, Пекин, Братиславны, — Анда да бар Ленин урамы! Без беләбез Ленин урамы ул Чикагода, Лионда да, әйе, булачак! Яшел утлар алга юл күрсәтеп, Юл күрсәтеп, янып торачак!