ХАЛЫК УЛЫ
Һәрбер халыкның әһәмиятләре тарихта тоткан урыннары белән генә чикләнми торган кешеләре бар. Менә шул кешеләрнең исемнәре еллар үткән саен үсә, зурая бара, алар үзләренең союздашлары һәм үзләренең эшләрен дәвам иттерүчеләр өчен культура казанышларына яңаданяңа юллар ачалар. Габдулла Тукай да шундый кешеләрнең берсе. Татар әдәби теленә нигез салган, милли мәгърифәтнең күренекле эшлеклесе булган, халык авыз иҗатын җыйган һәм ныклап өйрәнгән бу чын шагыйрь, поэтик сәнгатьнең гүзәл үрнәкләрен иҗат итүе белән бергә, татар демократик культурасының идея үсешенең төп тенденциясен дә дөрес билгели алган. Бик ышанып әйтергә була, Тукайның революциягә кадәрге, патша Россиясенең үзендәге барлык бүтәп халыкларны изгән иң караңгы, ин шыксыз реакциясе шартларында, үткән бөтен иҗат эшчәнлеге чын демократизм идеалларына багышланган. 1905 елгы революция башланганда Тукай унтугыз яшьлек егет була. Бу революция аның алдагы бөтен иҗат юлы юнәлешен билгели. Тукай үзен халыкны мәгърифәткә алып чыгу өчен көрәшүче итеп саный һәм үзенең сүзе иҗтимагый һәм культура прогрессының үсүенә ярдәм итә торган иң көчле коралларны берсе икәнен күрә. Ул үзенең поэзиясен изелгән халык массаларына хезмәт итүгә бөтенләе белән багышлый. Патша режимы шартларында бу эш җиңел булмый, бу эш зур фидакарьлек таләп итә. Ул заманнарда һәрбер милли матбугатның нинди кысан рамкаларга куелган булуы, хөр фикерне нинди авыр цензура чикләгәнлеге, һәр милләтнең үзендәге реакцион буржуаз даирәнең һәрбер яңа һәм хөр фикерне ничек эзәрлекләве бик билгеле. Менә шундый коточкыч шартларда Туканның ялкынлы сүзләре барлык киртәләрне үтеп чыга алган. Поэтик кинаяләр юлы белән ул сүзләр һичбер ялгышусыз халыкның күңеленә җитә килгән. Халык үзенең шагыйренең тирәнтен дулкынланган шигырьләрендә үзенең авыр тормыш турындагы хакыйкатьне ишеткән, азатлыкка чыгачагына өмет, рухи көч тапкан. Габдулла Тукай фидакарьлегенең бөек иҗтимагый әһәмияте нәкъ менә шунда. Тукайның интонациясе ягыннан халык сөйләменә бик якын торган һәм шул ук вакытта тасвирлау чараларына сурәтләүгә гаҗәп бай булган искиткеч гади һәм төгәл шигырьләре милли әдәби телнең һәм иҗтимагый аңның үсешендә бөтен бер яңа эпоха ачкан. Тукай, зур сүз остасы булу белән бергә, ялкынлы публицист та. Шагыйрьнең эше гомум халык эшенә әйләнә барган. Аның шигырьләре хезмәт иясе халыкның өметләрен чагылдыра. Прогрессив культураның әһәмиятенә ныклап төшенү һәм киң белемле кеше булып өлгерә алуы өчен Тукай тугандаш рус халкының алдынгы демократик фикере белән җитди таныша, аннан өйрәнә. Революцион демократ язучылардан Белинский, Черңышевский, Некрасов Тукайга якын һәм кадерле- ләр. Тукай, бик хаклы рәвештә, үзен аларның турылыклы шәкерте, аларның демократик идеяләренә иярүче һәм ул идеяләрне дәвам иттерүче дип саный. теле манерасында бөек рус каләмдәше эзеннән бара. Тукайның поэтик мирасы да, Некрасов поэзиясе кебек үк, әдәби жанрларга гаҗәп оаи булуы белән таңга калдыра. 1укай сатирик поэмалар да («Яна Кисекбаш»), халыкның көнкүрешен сурәтләгән зарисовкалар да, Һ Тукайның иҗатында аның поэзиясен Некрасовның идея юнәлеше һәм иҗат манерасы белән якынайта торган сыйфатлар күп кенә. Татар шагыйре, Некрасов кебек үк, хезмәт иясе халкы интересларын бөтен көче белән яклый һәм әдәби 38 хезмәт иясе халкы вәкилләренең портретларын да, туган табигать күренешләрен сурәтләгән әсәрләр дә яза. Тукай лирикасында изелгән һәм ачлыктан үләргә хөкем ителгән ярлы халыкның тирән кайгысы да («Көзге җилләр», «Золым»), халыкның язмышы турында уйлану да, поэтик сүзнең иҗтимагый әһәмияте турындагы фикерләр дә чагыла. Некрасов шикелле үк, ул да хатынкызның хокуксыз булуы өчен нык борчыла. Ислам дине догмалары һәм борынгы гадәт-йолалар богаулап тоткан татар хатын-кызларына ул яктылык, азатлык юлы күрсәтә («Эштән чыгарылган татар кызына», «Фөрьят» һ. б.). Хезмәт иясе халыкны эксплуатацияләп, изеп һәм талап килгән сорыкортларга, һәртөрле кара көчләргә хурлык тамгасы баскан сатирик поэзиясендә Тукай һичшиксез Добролюбов васыятьләрен үтәүче булып эш итә. Тукайның эпиграммалары һәм фаш иткеч шигъри фельетоннары чын мәгърифәтнең һәм хөр фикернең дошманнарын ачулы нәфрәт сүзе белән үтерүне максат итеп куйган бөек омтылышлар белән рухланып язылганнар. Хакыйкатьне һәм халыкны искиткеч дәрт белән сөйгән бу бөек шагыйрьнең гомере гаять дәрәҗәдә кыска булды. Егерме җиде яшендә аны үлем алып киткән. Ә бит ул безнең арабызда була алыр иде. халыкның иң матур хыяллары тормышка ашуның шаһиты була алыр иде. Ул туган Татарстанының социалистик культура иленә әверелүен күрә, азат ителгән хезмәтнең бөек фидакарьлекләреннән рухланып җырлый алган булыр иде. Габдулла Тукайның шигырьләре күптән инде гомум совет поэтик культурасының кыйммәтле милкенә әйләнделәр. Шагыйрьнең тууына 75 ел тулган көндә тугандаш Россиядә аның һәйкәленә чәчәк сала. Габдулла Тукайның зур исеме алдында чын күңелдән русларча башымны иям.