Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИҢҮ ЮЛЛАРЫ БУЙЛАП

Төнге икедә без, Молчанов белән, батальоннарда идек инде. Сугышчылар һәм командирлар йокламыйлар. Алар алма- шып-алмашып окоплар казыйлар. Резервка күчерелгән батальоннар да яна урыннарында окоп казыйлар, яшеренәләр. Сугышчыларның кәефе күтәренке. Алар үзләренә, коралларына, командирларына, комиссарларына һәм җиңәчәкләренә чын күңелдән ышаналар иде. Көндезге бергә кадәр немецләр ягында бернинди хәрәкәт сизелмәде. Төштән соң немецләрнең сул як флангтагы группировкасына ярдәмгә автомашиналарга төялгән бер батальон мотопехота килде. Алар иңкүлекләргә кача-поса нәкъ Чамов полкы окоплары каршына ук үтеп чыктылар. Көндезге икедә гитлерчылар авиация чакырдылар. Утызга якын бомбардировщик, өч мәртәбә безнең өстән урап, бомбалар ташладылар һәм төньяк-көнбатышка очып киттеләр. Самолетлар яңадан күренмәде. Бу безнең хәлне бераз җиңеләйтеп җибәрде. Авиациядән соң канатланып киткән гитлерчылар өч мәртәбә атакага күтәрелеп карадылар, өчесендә дә безнең бердәм каршылыкка очрап, кузгалган урыннарына кире кайттылар. Хәлиткеч һөҗүм өчен аларнын көчләре җитми иде. Шул сәбәптәнме, кич белән төньякта һәм көнчыгышта аларның басымы сизелерлек йомшады. Без шул урыннардан боҗраны өзәргә мөмкин дигән карарга килдек. Саперлар елганың төбен, ярларын, тирәнлеген тикшерделәр. Чамов полкының ко-миссары политрук Хачатурян, разведчиклары белән, без боҗраны өзәргә чамалаган юнәлешне тикшереп кайтты. Караңгы төште. Петров полкын көньяк-көнчыгыш юнәлешне каплап торырга куйдык. «Катюша»лар ике залп бирделәр, биш минутлык артналет ясадык һәм барлык яралыларны, кирәк-яракларны үзебез белән алып, төньяккөнчыгышка таба дошман боҗрасын өзеп чыктык. Төне буе кызу марш белән барып таң атуга Ольховой Рог тирәсенә барып җиттек. Олы юлга җитәрәк километр ярым калгач, көнбагыш басуында полкларны туктатып, саклык һәм күзәтү чараларын оештырдык. Без, Молчанов белән, уңайлы бер калкулыкта тирә-якны күзәтү ноктасы сайладык һәм дивизияне ялга туктаттык. Комиссар нигәдер бик күңелсезләнгән иде: — Син бүген дивизия артиллериясе начальнигы Гуреловны күрмәдеңме әле? — дип сорады ул миннән. 1 Дәвамы. Башы 1, 2 нче саннарда. Т 138 — Юк, күргәнем юк. Нәрсә бар? — дидем кгин. — Киемнәрен алыштырган, сакал-мыегын үстергән, кулына бер иске сумка алган, таякка таянган. Сумкасында биш кисәк кер сабыны, — дип Молчанов миңа коточкыч әшәке хәбәрне әйтеп бирде. — Партиядәме ул? — дип сорадым. — В1\П(б) члены, һәм шактый күптәннән. Адъютант безнең янга Гуреловны алып килде. Дивизиягә килгәннән соң мин аның белән бер-ике генә мәртәбә очрашкан идем. Чөнки ул элек тә бик сүлпән генә йөреп, аның барлык эшен Лосев алып бара иде. Алдымда басып торган кешене мин башта танымадым. Элек тә карт кыяфәтле Гуреловка хәзер бер дә икеләнмичә җитмеш яшьне биреп була иде. Аякларын чак-чак сөйрәп килә, каралып беткән, бөкрәйгән. — Хәрби чиныгыздан кем сезне мәхрүм итте, гражданин Гурелов? — дидем мин ачуымны көчкә тыеп. Гурелов дәшмәде. Башын түбән игән дә тик басып тора. — Партия билетың кайда? — дип сорады комиссар. Ташламаган икән, искереп беткән курткасының эчен сүтеп партбилетын алып күрсәтте. — Мондый хәлдә сугышчылар янына барырга ничек батырчылык иттегез сез? Киемнәрегез кайда? — дип аңлатып бирүен сорадым мин. — Ертылып, тетелеп бетте. Күренергә оят иде. Шуңа күрә бүген иртән елгага ташладым, — диде Гурелов. Күреп торам, ялганлый. — Сумкагызда нәрсә? — Кер сабыны. Икмәккә алыштырып булмасмы дип алган идем. Гурелов дивизиядә беренче дезертир иде. Әле -моңарчы нинди авыр, кыен хәлләрдә чигенеп килсәк тә бер генә сугышчы да коралын ташламады, киемен алыштырмады. Гурелов белән сөйләшеп торуның файдасы юк иде. Комиссар аны партия җәзасына тартырга булды. — Хәзер үк формагызны табып киегез. Сезнең хурлыклы эшегезне трибунал тикшерер, — дидем мин һәм Гуреловны чыгарып җибәрдем. Дошман белән беренче бәрелештә үк Гурелов юкка чыкты һәм мин аңа туры килгәндә катырак чара күрмәвемә үкенеп бетә алмадым. Анын урынына дивизиянең артиллерия начальнигы итеп артиллерия штабы начальнигы подполковник Лосевны билгеләдек. Комиссар белән икәүдән-икәү генә калгач, без яңа бер карарга килдек. Полк командирларын, комиссарларын һәм дивизиядәге аерым частьләрнең командирларын, комиссарларын бергә җыеп киңәшергә булдык. Җыелганга кадәр полкларның алдагы юлы, язмышы хакында, кайсы юнәлешкә, нинди тәртиптә чигенергә кирәклеген үзебезгә сөйләшеп алырга кирәк иде. Бу авыр һәм җаваплы мәсьәләләрне күптән хәл итәргә тиеш булсак та моңарчы җае чыкмый килде. Менә хәзер икебезгә дә ачык: дивизия бу шартларда бөтен составы белән чигенүен дәвам итә алмый. Артиллерия полкында ике-өч снаряд кына булып, ике танк һәм «катюша» бөтенләй боеприпассыз калганнар. Пулеметчылар һәм автоматчылар бар булган патроннарын соңгы бәрелештә атып бетерделәр. Әгәр дә хәзер полклар дошманның зуррак көчләрен очратсалар, җитди каршылык күрсәтер хәлдә түгелләр. Димәк, алар я безне кырып бетерәчәкләр, я әсир итәчәкләр. Мондый хәлнең булуы бик ихтимал иде. Чөнки без чигенә-чигенә дошманның төп, җитди көчләре тупланган урыннарга килеп чыккан идек. Сугышчыларны һәм булган кадәр коралларны саклап калырга кирәк иде. Моны һәр полк аерым-аерым чигенгәндә генә эшләп була иде. Командирларны, комиссарларны полкларда тулы җаваплы кешеләр итеп калдырып була, һәр полк үзенә аерым маршрут буйлап чигенә. Комиссар минем тәкъдимгә кушылды. 139 — Чыннан да, бердәнбер дөрес юл шул. Бу фикергә элегрәк килсәк тә яхшы буласы икән. Минем фикеремчә, полклар төннәрен, анда да юлсыз җирләрдән аерымаерым чигенергә тиешләр иде. Дошманның зур көчләре очрый калганда, сугышып тормаска, читкә китәргә һәм юлның юнәлешен үзгәртергә. Командирлар кая таба һәм ничек барырга кирәклеген үзләре сайлап алалар. Үзебезнең якка чыгу өчен өч юнәлешне билгеләдек. Беренчесенә һәм иң якынына — төньяк-көнчыгышка, Казанская, Серафимовичи станицалары тирәсенә — йөз километр юл үтәргә кирәк. Икенчесенә һәм аз ышанычлысына — Клетское, Калач тирәсенә 230 километр юл үтәргә кирәк. Өченчесенә — көньяккөнчыгышка — Цимлянскоега — 180 километрдан артыграк юл үтәргә. Бу юнәлешләрнең өчесе буйлап та немец- ләр Дон елгасына чыкканнар иде инде. Әмма алар елганы кичә алганнармы, юкмы, монысын без әле белми идек. Майор Николаевның артиллерия полкына вакытлыча гына ОИПТД батареяларын, «катюша»ларны, танкларны, автотранспортны һәм дивизиянең сапер батальонын тапшырырга булдык. Укчы полкларның һәрберсен аерымаерым подразделениеләр итеп расладык һәм аларга беренче юнәлеш буенча чигенергә боердык. Без, комиссар белән, уң флангта Исаев полкына кушылып барырга булдык. Командирлар һәм комиссарлар киңәшмәсендә үземнең шушы фикерләремне сөйләп биргәч, бу эшнең гаять җаваплы икәнлеген, приказны һәр сугышчыга, подразделение командирына җиткерергә кирәклеген кисәттем. Комиссар коммунистларны җыйнарга һәм аларны бу мөһим бурычны үтәү юлында үрнәк булырга, ныклык һәм бирелгәнлек күрсәтергә чакырырга кушты. Җыелган иптәшләргә Гурелов, Полозов һәм Попеляев- ларның хурлыклы эшләре хакында сөйләп бирде. Полклар Донны кичеп чыккач, Сталинград өлкәсендә Логовской, Иловлинская тирәләрендә тупланырга тиешләр иде. Ровеньки яныннан киткән безнең тыллар да, минем боерыкны үтәсәләр, шул тирәдә көтеп торырга тиешләр иде. Комиссар белән икәү генә калгач, без озак кына уйланып утырдык. Тирә-якта рәхәт тынлык. Җир көндезге кояш җылысыннан суынып өлгермәгән әле. Ул җып-җылы. Җиргә ятып иркәләнәсе, ял итәсе, онытыласы килә. Караңгы һәм биек күктә ялтырашкан йолдызларга карап озак- озак ятасы килә... Шулай итеп, приказ бирелде. Бүген әле полклар бар да бергә баралар. Иртәгә алар төрлесе-төрле якка таралырлар һәм дивизия дивизия булудан туктар. Күпме кешенең язмышы, гомере өчен җаваплы икәнлегебезне уйлагач йөрәк сыкрап куя. Без бит ач килеш, коралсыз килеш, билгесез авыр юлга чыгып киттек. Тирәягыбызда, кая гына борылсаң да, баштанаяк коралланган дошман үрмәли иде. — Әйе-е! — дип сузды комиссар. — Авыр безгә хәзер, ләкин алда тагын да авыррак булыр әле. Менә мин әйткән иде диярсез! Сугышып чигенә-чигенә без Харьков өлкәсен калдырдык, Курск, Воронеж, Ворошиловград өлкәләрен үттек, хәзер исә Ростов өлкәсе җирләре буйлап барабыз. Беркайда да дошманны туктатып, ныгып кала алмадык без. Чөнки әлегә инициатива гитлерчылар кулында. Әмма чигенеп барганда без бернәрсәне бик ачык күрдек: беренче уңышлар гитлерчыларга бик кыйммәткә төште. Немец командованиесе никадәр шапырынса да гитлерчылар ул кадәр үк көчле түгелләр иде инде. Дошман тылында йөзләрчә километрларга бүленеп калып, үзебезнең армиянең төп көчләреннән аерым хәрәкәт итсәк тә, без гитлерчы 140 ларга гаять зур бәла-казалар китердек. Без чигенү юлларында итальян пехотасын да, венгр кавалериясен дә, эсесчы шакшыларны да шактый күп кырдык. Немецләрнең ягулыксыз туктап калган йөзләрчә танкларын очраттык без. Алга барган саен гитлерчыларга кыенрак була бара иде. Алар җирле халыкның ярдәменә бик өметләнеп торсалар, совет кешеләре дошманга каршы бердәм рәвештә күтәрелеп чыкты. Дошман тылында партизан отрядлары оешты. Алар гитлерчыларның тылын һәрвакыт хәвеф астында тоттылар, тимер юл күперләрен, юлларны шартлаттылар, гарнизоннарга һөҗүм иттеләр. Боларны күреп, ишетеп бардык без һәм алар безгә дәрт өстәделәр, арыган вакытларда көч бирделәр. 18 июльдә полклар һәркаисы үз юлына чыкты. Комиссар белән без барган Исаев полкы дивизиянең уң флангысын каплап чигенергә тиеш иде. Төнге караңгыда гына алга барабыз. Көндез кояш эсселегеннән гаҗиз булып, аулак чокырларда, ермакларда, иген арасында ятабыз. Икешәр тәүлек кузгалмыйча яткан чакларыбыз булды. Ләкин туган җирнең һәр почмагы, һәр ермагы, чокыры безнең өчен якын булды, туган җир безне дошман күзеннән, самолетлардан, танклардан һәм хыянәтчеләрдән саклады. Аулак, кешесез урыннарга туктап, барыр юлыбызны тикшерә һәм хәл җыя идек. Азык-төлек ягына килгәндә генә безнең хәл көннән-көн кыенлашты. Разведчиклар юнәтә алган бәрәңге авыруларны һәм яралыларны туйдырырга да җитми иде. Тора-бара монда да җаен таптык: махсус билгеләнгән группалар бодай башаклары җыялар иде. Без ул көннәрдә чиләктә пешергән бодай бөртекләрен туйганчы ашадык. Исаев полкы 21 июльдә, Дон елгасына ерак та түгел бер урманга җитеп тукталды. Сугышчылар минем яныма бер кеше алып килделәр. — Коваленко булам мин, Кружилин авылыннан, — диде ул. Башта мин дә, комиссар да бу Коваленко хыянәтче түгелме икән, дип сагайган идек, ул безнең сугышчыларга Дон елгасына барып җитәргә ярдәм итеп торучы намуслы колхозчы булып чыкты. Ул немец гарнизоннарының кайда урнашканын әйтте, һәм уңайлы юлдан безне Донга кадәр озатырга вәгъдә бирде. Мин Коваленкодан: — Бу уңайда кичүләр бармы? — дип сорадым. — Яр буена утырган авылларда кичүләр бар. Тик аларның барысын да немецләр саклый. Сезнең кебекләр елганы салларга утырып кичәләр,— диде ул. Аннары өстәп куйды: немецләр башка урыннарга караганда бу тирәләрдә Донга элегрәк килеп чыктылар, хәзер менә танклар китерәләр. Безнекеләр дә берөзлексез килеп торалар әле. Мин бик күп частьләрне озаттым инде. һәм Кружилин авылының гади бер колхозчысы Коваленко балталар, көрәкләр, баулар табып бирде һәм, бер сәгатьлек ялдан соң, чокыр- чакырлар, урманнар аша безне Донга алып китте. Гитлерчылар авылларда кечкенә гарнизоннар һәм кичүләрдә саклау группалары гына калдырганнар иде. Полк саперлары ашыгыч рәвештә саллар ясый башладылар һәм без Донны кичәргә дә тотындык. Көндезге сәгать өчкә кичү тәмам булды. Без елганың көнчыгыш ярында урманга тупландык. Шул чагында гына гитлерчыларның бер ротасы безне күреп алып пулеметлардан һәм минометлардан ут ачты. Атышлар туктагач, мин бер төркем сугышчыларның үз ара бик каты кычкырышып торуларын ишетеп алар янына бардым: — Нинди бәхәс бу? — дип сорадым мин. Барысы да тынып калдылар. Шунда сугышчыларның берсе киң җилкәле, дәү гәүдәле бер авто- 141 матчыны түгәрәк уртасына төртеп чыгарды. Автоматчы башын түбән иеп минем каршыма килеп басты. *— Менә шушы күсәк немецне ычкындырган, шуңа күрә аны азрак мунча кертәбез, иптәш комдив. — диде бер сугышчы кырыс кына. — Кайда, ничек ычкындырган? — Теге як ярда. Без кичүгә әзерләнгәндә, — дип ачыклады шул ук сугыш ч ы. Алай да мин мәсьәләне аңлап бетермәдем. Бер солдат сөйләп бирде: — Донны кичә башлаганда гына Гавриловна үз йомышы белән барырга кирәк булган. Агач артында утырганда ул якында гына линия төзәтеп маташкан ике гитлерчы-элемтәчене күргән. Гаврилов шунда ук алар өстенә ташланган. Берсе качып котылган, икенчесен эләктергән бу... Сәгатен, сигаретларын алып калган да үзен җибәргән. Мондый эше өчен атарга кирәк аны, иптәш полковник! Түгәрәк уртасына йодрыкларын йомарлап озын буйлы пулеметчы атылып чыкты һәм кычкырып җибәрде: — Атарга түгел, асарга кирәк аны! Менә шушы биек агачка асарга! Хурлык бит бу! Кулыңа килеп кергән гитлерчыны ычкындыр имеш! Менә шуңа күрә дә гитлерчылар безгә ата башладылар. Аның гаебе ул! Әгәр без теге ярда вакытта ук гитлерчылар килеп җиткән булса ни булыр иде? Әйтегез әле! Мондый хәлнең булганы юк иде әле. Сугышчылар Гавриловны өзгә- ләп ташларга әзер иделәр. Чыннан да, теге ярда немецләрнең килеп чыгуына ул гаепле икән. Гаврилов кулыннан ычкынган элемтәчеләр үзләренең частьләренә кайтып әйткәннәр дә, тегеләр безне куа чыкканнар. Әле дә ярый соңга калдылар. Капитан Исаев белән Молчанов та безнең -янга (килделәр. Мондагы шаушу аларның игътибарын да тарткан иде. Гавриловны уртага этеп чыгарган солдат һаман тынычлана алмый иде: — Кулыннан ычкындырган гитлерчыларның һәрберсе өчен бишәр фрицны үтерергә ант итсен! — дип кычкырды ул. — Бишәрне түгел, унарны үтерәчәкмен! —диде ниһаять Гаврилов. — Кызыл Армия солдаты әйткән сүзне игътибарга алырга кирәк, анысын сугышта күрербез, әлегә таралыгыз, — дидем мин. Очраклы гына оешып киткән иптәшләрчә суд әнә шулай тәмам булды. Донның бу ягына чыгуга иң элек безнең оборонаның йомшаклыгы күзгә ташланды. Без елганы кичеп чыккан урында гитлерчылар һөҗүм итәргә уйламыйлар иде, күрәсең. Яр кырыендагы урман эчләп бераз баргач безне каплау отряды туктатты. Каплау отрядының командиры майор булган коралларыбызны, боеприпасларны һәм атлы олауларны тапшырырга кушты. — Бер генә патронны да, бер генә карабинны да мин сезгә тапшырмыйм,— дидем мин һәм отряд командирына бу юнәлеш буйлап үзебезнең башка полкларның да оешкан төстә чигенеп килүләрен, алардан корал таләп итеп торуның кирәк түгеллеген искәрттем. Каплау отрядлары аерым-аерым чигенүче сугышчылардан яки кечкенә төркемнәрдән генә коралны алырга тиеш иде. Майор килеште Һә1ч мине генерал Крюченкин штабына җибәрде. Үзебезнең тыллар урнашкан урынга барышлый, Харьков янында, Вел. Бурлук тирәсендә бергә сугышкан элекке кавалерия корпусы командир51 генерал Крюченкинны очраттык. Крюченкин штабы Дон елгасыннан ерак та түгел бер авылда урнашкан иде. Исаев полкын авыл янындагы урманда калдырып, без, Молчанов белән, штабка киттек. Генерал штаб урнашкан йортның күршесендә генә тора икән. Без барганда ул кулларын артка куеп ишек алдында аллы-артлы йөренә иде. 142 Озын буйлы, ябык, җитез хәрәкәтле кавалерист Крюченкин безне күргәч, шатлыгын яшерә алмыйча, йөгереп үк диярлек килеп җитте. Күрешкәч, шунда ук сораша башлады: —Каян килеп чыктыгыз әле сез? Ниләр булды? Частьләрегез дә мондамы, әллә үзегез генәме? — Әлегә бер полк белән чыктык. Башка полклар да чыгып киләләр, — дидем мин. Шул чагында авыл очындагы таучык артыннан артиллеристлар колоннасы, автомашиналар, «катюша»лар һәм ике танк килеп чыкты. Үзебезнең артиллеристларны шунда ук танып алдым. Полкны майор Борисов алып чыккан иде. Алар бездән төньяктарак паромнарга төялеп елганы кичкәннәр икән. —Әнә безнең артиллеристлар килеп тә җиткәннәр, — дидем мин. һәм шунда ук сорамый түзә алмадым: — Армиянең штабы кайда? —Рябышев штабы Хәрәкәттәге группага буйсындырылды. Командующий һәм Хәрби Совет члены Сталинградка, фронт штабына киттеләр, — диде ул безгә. Генерал Крюченкинга безнең армия дивизияләрен Хәрәкәттәге группага туплау бурычы йөкләнгән икән. Әлегә без бу хакта берни дә белми идек. Мин генералга үзебезнең Хатнедан башлап Донга кадәр дәвам иткән юлыбыз турында, полкларның хәзерге торышы, Полозовның һәм Попеляевның дивизиянең икенче эшелонын алып качулары турында сөйләп бирдем. Крюченкин бик игътибар белән мине тыңлаганнан соң: — Мин сезнең дивизияне Василенко дивизиясе белән кушарга уйлаган идем инде. Алар да кичә генә Донны кичеп чыктылар. Сезнең дивизия хакында Полозов безгә, алар я кырылып беткәннәрдер, я хәбәрсез югалганнардыр, дигән иде,—диде. — Полозов үзенең штаб комиссарын ияртеп Ровеньки яныннан ук ычкынган иде инде. Ул чагында әле без бик каты сугышлар алып бара идек. Безнең ничек сугышканны каян күрсен ул?! Без дә сугыш кырында Полозовны күрмәдек, — дидем мин. Генералның йөзе караңгыланып, тартышып китте. Аның да Полозов, Попеляев кебекләргә ачуы кайный иде. Чыннан да, дивизия кан коеп сугышып ятканда качып китүдән дә хурлыклырак ни булырга мөмкин соң? Крюченкин безгә Родимцев, Рогачевский, Василенко дивизияләренең дә аерым-аерым камалыштан чыгуларын әйтте. Кулешов дивизиясенең язмышы гына мәгълүм түгел иде. — Сезнең тыллар, медсанбатыгыз һәм зенит дивизионыгыз тулы составлары белән Донны кичеп чыктылар. Алар Логовский, Иловлин- ская тирәсендә тукталганнар. Сезне Василенко дивизиясенә буйсындырырга дигән карарымны үзгәртәм. Полкларыгызны җыегыз, тылларыгызны кушыгыз, Рынок Городище — Орловка тирәсендә тупланыгыз. Өстәмә рәвештә күрсәтмәләрне шунда алырсыз,—дип боерды безгә генерал. Комиссар белән урамга чыктык, һәм капка янында туктап калдык. Бераз гына хәл алырга кирәк иде. Әле полкларыбызның, подразделе- ниеләребезнең барысы да килеп җитмәсә дә, иңебездән авыр таш төшкәндәй булды. Без җиңел сулап куйдык. Чөнки билгесезлек бетеп, яңа сугышчан тормыш башлана иде инде. Ничек дулкынланмыйсың? Әмма без иртәрәк шатланганбыз икән. Безнең дивизиянең хәрби сәләте беткән, шуңа күрә аны тараталар икән дигән имеш-мимешләр таралган булган. Без боларны соңыннан штабта һәм политбүлектә ишеттек. Полозов белән Попеляев кебек салам сыйраклар һаман суны болгатып маташалар иде. 143 Тик бу шатлыклы минутларда без бу имеш-мимешләрне белми идек әле. Ул чагында без күргән җәфаларны, аруыбызны онытып, җиңеләеп Исаев полкына чабышып кайттык. Без кайтканда полк артиллеристлар белән кушылган иде инде. Танк һәм «катюша» командирларына чын күңелдән рәхмәт әйтеп, мин аларга Сталинградка китәргә рөхсәт иттем. Группа штабында аларны туплау урыны шунда дигәннәр иде. Исаев һәм Борисов полкларын алып, без Фролово станциясе аркылы Логовский һәм Иловлинскаяга юнәлдек. Безнең тыллар, медсанбат һәм зеь.Пт дивизионы туктаган урынга кичә Чамов һәм Петров полклары да килеп җиткән булып чыкты. Безнең тылларыбыз белән башка полкларның күрешүе аерата бер тантанага әйләнде. Солдатлар һәм командирлар «ура» кычкырып берберсен кочаклый, үбә башладылар. Күпләрнең күз төпләрендә яшь бөртекләре ялтырады. Монда безне көтеп торучы частьләр техниканы һәм автотранспортны сугышчан әзерлек хәленә китергәннәр, азык-төлек хәстәрләп куйганнар иде. Безне күрү белән медсанбат командиры майор Зюзюкин яралыларны һәм авыруларны аерып алырга боерык бирде. Баш хирург шунда ук операцияләр ясарга кереште. Безнең арада операция кирәк яралылар байтак иде инде. 24 июльгә дивизиянең аерым группалары һәм элемтә батальоннарыннан тыш барлык подразделениеләре камалыштан чыгып бетте һәм без Сталинградтан төньяктарак Рынок поселогы тирәсенә килеп тукталдык. Барып урнашуга ук комиссар белән фронт Хәрби Советына киттек. Әмма маршал Тимошенконы да, Н. С. Хрущевны да анда очрата алмадык. Алар икесе дә частьләргә чыгып киткәннәр иде. Безне Сталинград гарнизонының һәм Сталинград ныгытылган районының начальнигы генерал Толбухин кабул итте. Мин генералга дивизиянең тулы составта Сталинград янына килеп җитүен хәбәр иттем. Дивизиянең торышын, аның штабындагы Носков, Полозов, Попеляев кебек кешеләр хакында сөйләп бирдем. Фронт штабындагы кайбер начальникларның Полозовлар сүзенә колак салып, дивизиянең сугышчан көчен шиккә алуларын һәм аны хәрби берләшмә буларак яраксызга чыгарырга маташуларын әйттем. — Мин үзем дә, комиссар да дивизиянең хәрби сәләте зур дип исәплибез. Шуның өчен аны таркатмавыгызны сорыйбыз. Әгәр кирәк икән, бүген үк сугышка керә алабыз, — дидем мин. Без иң беренче чиратта штабны тулыландыруларын сорадык, Полозов, Попеляев кебекләрнең дивизиядә кала алмауларын әйттек. — Бүген үк фронтның Хәрби Советына доложить итәрмен. Ашыгыч чаралар күрербез, — дип сүзен бетерде генерал. Дивизиянең язмышы уңай якка, дөрес якка хәл ителде. Комиссар белән безнең сөенечнең чиге юк иде. Шатлыгыбыздан без нишләргә белми югалып калдык. Хәтта генералга рәхмәт тә әйтә алмадым. Таштай катып аның каршысында баеып тордым. Күзләремә яшь килеп тыгылды. Шунда мин Воронежны, анда Н. С. Хрущев белән очрашуны тагын бер кат күз алдына китердем. Мин аңа ышанычыгызны аклармын, дигән идем бит. Сугышчан сәләте беткән дип дивизияне тарату, минем өчен дә, комиссар өчен дә, барлык солдатлар, командирлар өчен дә гаять зур хурлык 5^е - ^Якташларыма— Казагыстан сугышчыларына сугышка ал Р дәбиргән вәгъдәмне дә үтәмәгән булыр идем мин. Барыннан Д- Р > Ү- еп барган комдив Доценкога һәм авыр яралан- — Сезнең дивизияне таркатып, аны яңадан оештыру хакында уйлаганыбыз да юк. Хәзер андый вакыт түгел. Дивизиянең барлык частьлә- рен бергә туплагыз, барлагыз. Җитмәгән урта командирларга заявка бирегез. Фронт складларыннан боеприпаслар, азык-төлек алыгыз. Шул эшләрне үтәргә ике көн вакыт бирәм, аннан соң өстәмә күрсәтмәләр алырсыз, — диде Толбухин. 144 ган комиссар Урмановка дивизияне саклап калырга ант иткән идем. Менә шул антымны да үтәдем... Генерал Толбухин безнең күңелләребездәге хисләрне сизеп алды: — Борчылмагыз, дивизиягә шушы көннәрдә сугышчан бурыч та йөкләрбез. Мин сезгә ярдәм итәрмен. Барыгыз, — дип кул биреп, безне озатып калды. Рынокка кайтып, комиссар белән миңа билгеләнгән йортка полк һәм башка подразделениеләрнең командирларын, политработникларын чакырттык. Җыелганнарны иң элек генерал Толбухинда булган сөйләшүләр белән таныштырдык, дивизия алдында торган яңа бурычларны аңлаттык. Полкларда барлык командирларның һәм политработниклар- ның җыелышларын уздырырга, аннан соң кызылармеецларның һәм сержантларның гомуми җыелышын үткәрергә куштык. Майдан алып июльгә кадәр үзебез үткән юлларга бер йомгак ясарга кирәк иде. Полозов белән Попеляев утырышка килмәделәр. Солдатларга күренергә оялалар иде булса кирәк. Алар бу көннәрдә урамда да, бер җирдә дә күренмәделәр. Сугыш һәм авыр чигенү көннәре кешеләрнең ныклыгын, сафлыгын тикшерә торган бер чара булды. Полозов тыныч вакытта Ватанга бирелгән кеше дип саналып, Академиядә алган белеме белән адым саен шапырынып йөрсә, аның эченә оялаган кортлар сугыш вакытында хәрәкәткә килделәр. Ул үзенең намусын таптап, үз җаны өчен генә кайгыртучы вак һәм куркак кеше икәнлеген күрсәтте. 25 июльдә штаб идарәсенең, тыл частьләренең һәм махсус подразделениеләрнең партия җыелышын үткәреп алдык. Артемовна, Шев- ченково тирәләреннән чигенә башлаганнан бирле коммунистларның беренче зур җыелышы иде бу. Беренче булып дивизия комиссары Молчанов сүз алды. Ул 1942 елның маенда Харьковка һөҗүм итү алдыннан партия җыелышында кабул ителгән карарның үтәлешен тикшерүгә тукталды. Ул чагында коммунистлар дивизияне туплау буенча берничә карар кабул иткәннәр иде. Җыелыштагылар Полозов, Попеляев, Гуре- лов кебек куркакларны нәфрәт белән искә алдылар. Чолганыштан чыкканда һәм башка бәрелешләрдә үзләрен күрсәткән батыр йөрәкле сугышчылар исәбенә коммунистлар сафын тулыландырырга кирәклеген сөйләделәр. 24 еннән 31 июльгә кадәр булган кыска гына вакыт эчендә партия һәм комсомол сафларына күп санда сугышчыларны кабул иттек. Хәрби Советның приказын үтәү өчен без аларны эшнең иң мөһим, иң җаваплы урыннарына беркеттек. Коммунистларның һәм комсомолларның Ватанга чиксез бирелгәнлекләре аркасында гына иң авыр сынауларда да без дивизиянең хәрби сәләтен саклап алып калдык, фашист илбасарлар белән булган аяусыз көрәшләрдә, чолганышта калган вакытларда да җиңеп чыктык. Сугышчыларда булган әнә шундый турылык, Ватанга бирелгәнлек аркасында гына без ач-ялангач килеш, коры кул белән диярлек гаять кыен юлларны үтеп чыктык. Сугышчылар киңәшмәдә яңа йөкләмәләр алдылар. Ул йөкләмәләрнең дә намус белән үтәләчәгенә ышанычым зур иде минем. 25 июльдән 29 ына кадәр без туктаган Рынок тирәсенә дивизиянең аерылып калган солдатлары һәм командирлары килеп бетте. Котельни- ково станциясеннән тәҗрибәле элемтәче-командир, элемтә батальоны штабы начальнигы Дробатенко җитәкчелегендә йөкләре, элемтә кирәк- яраклары белән 85 элемтәче килде. Дробатенко Дониы башта Богучар тирәсендә кичәргә омтылып караган. Ләкин анда немецләр ныгыган булып чыккан. Богучардан көньяктарак икенче мәртәбә кичәргә талпынып караганнар, анда да эш барып чыкмаган. Яр буендагы урманнарга, чокыр-чакырларга ышыкланып алар Дон агымы буйлап 400 километр ара үтеп, Цимлянскига килеп җиткәннәр. Моннан ары барудан мәгънә калмаган. Дошман уты астында Донны аркылы чыкканнар һәм, көч-хәл белән дивизиянең туплану урынын ачыклап, исән-сау монда кайтып җиткәннәр иде. Элемтә батальонының исән-сау кайтуы барыбыз өчен дә зур шатлык булды. Элемтәчеләрдән башка сугыш белән идарә итүнең мөмкин түгеллеген барыбыз да аңлый идек. Ерак юллар үткән, күп җәфалар күргән элемтәчеләрне бик әйбәтләп мунча керттек, аннан соң мин аларга ике көн ял бирдем. Ләкин алар ялдан баш тарттылар һәм зарланусыз-нисез элемтә техникасын яңартырга, төзәтергә керештеләр. — Без хәзер үз өебездә, шуннан да шәбрәк ял кирәкми безгә, — диделәр алар. Ниһаять, дивизия тупланып, җыелып бетте. Дөрес, аның сафлары шактый сирәгәйгән иде. 1942 елның маенда Харьков юнәлешендә сугышка кергән дивизия түгел иде инде ул. Әмма ул сугышырга сәләтле иде, кирәк икән бүген үк, хәзер үк сугышка керергә әзер иде. Дивизиянең бай сугыш тәҗрибәсе бар иде, аның составында сугышның төрле хәлләрен күргән, уйланган, чыныккан солдатлар, командирлар, политра- ботниклар бар иде. Шуның белән бергә аның сафларында меңнәрчә батыр сугышчылар, зирәк, курку белмәс талантлы командирлар юк иде инде. Алар без үткән авыр юлларда, Ватаныбызның һәр карыш җире өчен көрәшә-көрәшә, туган җир туфрагына башларын салганнар иде... 1942 ЕЛ НЫҢ ҖӘЕ. СТАЛИНГРАД ЮНӘЛЕШЕНДӘГЕ ХӘЛЛӘР... Көньяк-көнчыгыш юнәлеш һәм көньяк фронты гаскәрләре, бик нык каршы торсалар да, Дон аръягында дошманны туктата алмадылар. Бик күп өстәмә көчләр туплаган гитлерчылар, безнең частьләрне башта Донның сулъягына, аннары көньяк-көнчыгышка таба кысрыклый башладылар. Безнең гаскәрләр, дошманның көчле дивизияләренә каршы авыр сугышлар алып бара-бара, аларны зур югалтуларга дучар итеп, акрын гына чигенәләр иде. Болай сугышып чигенү, дошманны тоткарлау Дон тамагына чыккан безнең частьләрнең хәлен шактый җиңеләйтте һәм Сталинград юнәлешендә оборона оештырырга да мөмкинлек бирде. 1942 елның июль уртасында нөмецләр, Дон тамагына үтеп чыгып, Ростовка һәм Кавказга таба зур һөҗүм җәеп җибәрделәр. Ул юнәлештә хәл гаять кыенлашты. Сталинград юнәлешендәге хәл аннан да хәтәррәк иде. Чөнки анда Харьков янында йончыган частьләр генә фронтны тота иде. Бу юнәлештә дошманны алга җибәрергә һич тә ярамый, нинди чаралар белән булса да, гитлерчыларның һөҗүмен туктатырга кирәк иде. Югары Башкомандование ставкасы резервындагы 62 нче һәм 64 нче армияләр Дон тамагына килделәр. 12 июльдә Сталинград фронты оешып, аның командующие итеп башта Советлар Союзы Маршалы С. К- Тимошенко, соңрак генерал-полковник А. И. Еременко билгеләнде. Ә фронтның Хәрби Советы члены Н. С. Хрущев иде. Сталинградка килү юлларында кызу эш башланды. Югары Башкомандованиенең күрсәтмәләре нигезендә, партиянең Сталинград Өлкә Комитеты җитәкчелегендә, Сталинград тирәсендә озынлыгы 2 700 километрдан артыгракка сузылган дүрт оборона дугасы оештырылды. Шәһәр халкы белән беррәттән, өлкәдәге авыл халкы да бу эшкә җиң сызганып кереште. Гәрчә бу дугалар, бигрәк тә аларның шәһәрдән ераграк урыннардагылары, каты сугыш көннәренә ярым-йорты гына өлгергән булсалар да, шәһәрне дошманнан саклап калуда алар бик зур роль уйнадылар. ДАасайгаи гитлерчылар командованиесе үз көчләренә артыграк бәя бирә иде. Алар болай дип уйлыйлар иде: 1942 елның маенда Харьковка уңышсыз һөҗүм ясаганнан соң, шактый таркатылган, ләкин Донның сулъягына чыгып өлгер!ән совет гаскәрләре оешкан рәвештә нинди дә булса каршылык күрсәтә алмаячак. Сталинградны алу өчен Паулюсның 6 нчы армиясе дә бик җиткән. Паулюска Рихтгофенның 4 нче һава фло10. .C. Ә.“ №4. 145 146 ты һәм 8 нче авиация корпусы ярдәм итәчәк. Ә аларда ки«м дигәндә 1200 самолет бар. Гитлер генералларыннан фон Бутлер соңыннан болай дип язды: «Гитлер төп көчләрне Сталинградка ташлау буш урынга кизәнү һәм кыйммәтле җәйге чорны югалту булыр дип курка иде»1 . Гитлерчылар командованнесе Сталинград фронты гаскәрләрен фланглардан урап алырга һәм, Донның тар тармагында елганы кичеп чыгып, шәһәрне кулга төшерергә җыена иде. Хәл бик җитди: беренче карашта гитлерчыларның корыч ташкынын һич тә туктатырлык түгел кебек иде. Ләкин бу беренче карашка гына шулай күренә иде. һөҗүмне башлап җибәрүләре белән үк гитлерчылар, безнең, төп оборона сызыгыннан алгарак үтеп, Чир елгасы ярларына урнашкан, 62 нче армия частьләренә бәрелделәр. 62 нче армиянең төп көчләре Донның көнбатыш ярында — Клетская-Суровкино рубежында — оборонада тора иде. Июль ахырларында Югары Башкомандование ставкасы резервыннан 64 нче армия дә килде һәм Донның көнбатыш ярында— Суровкино-Верхне-Курмоярская рубежында — оборона тота башлады. Бу урыннарда каты сугышлар башланып китте. Немеңләр күп санлы танклар, механикалаштырылган частьләр китерткәч кенә июль ахырларына Донның көнбатыш ярын басып ала алдылар. Әмма, Донның үзенә җиткәч, аларның атакасы өзелде. Сталинград фронтының танк армияләре, контрудар ясап, немецләрнең 6 нчы кыр армиясен туктаттылар. Немецләрнең ул армиясе, авыр югалтуларга дучар булып, Дон тирәсендә буталып бетте. Сталинградка килү юлларында, әле шәһәрдән бик еракта ук, бу фронттагы совет гаскәрләренең батырларча каршылык күрсәтүе.гитлерчыларның планнарын челпәрәмә китерде. Алар элгәрге уйларыннан баш тартырга мәҗбүр булдылар. Паулюсның 6 нчы армиясе белән генә, Сталинградны басып алып, Иделгә чыгып булмаслыгын аңлаган гитлерчылар тиз генә 4 нче танк армияләрен Кавказ юнәлешеннән монда бордылар. Алар румыннарның 3 нче армиясен, итальяннарның 8 нче армиясен дә шушы юнәлешкә туплый башладылар. Июльнең соңгы числоларында немецләрнең 4 нче танк армиясе Ннколаевск-Цимлянск тирәләрендә Донны кичеп чыкты. Немеңләр, Котельниково-Сталинград тимер юлы буйлап, шәһәргә көньяк-көнбатыштан һөҗүм итәргә җыеналар иде. Аларның 6 нчы армияләре, 4 нче танк армияләре белән бергә, Сталинградтан төньяктарак Идел ярына чыгарга һәм шәһәрне төньяктан камарга тели иде. Безнең хәл тагын да авырайды. Совет гаскәрләренең 64 нче армиясеннән сулдарак, Дон елгасы буенда, сугышларда шактый йончыган 51 нче армиябезнең частьләре оборона тота иде. Ул частьләр, аерым- аерым вак төркемнәр булып, әллә кайларга сузылган киң фронтка урнашканнар. Аларны, һичшиксез, көчәйтергә кирәк, ләкин ничек?.. Сталинград фронты карамагында бу көннәрдә бернинди дә резерв юк иде. Сталинград гарнизоны һәм Сталинград ныгытылган районының начальнигы генерал Ф. И. Толбухинны шәһәрнең көньяк-көнбатыш ягындагы килү юлларына безнең дивизияне җибәрергә бәлки менә шул хәл мәҗбүр иткәндер. Безгә шәһәрнең ерак дугаларының берсендә — Кап- кннскАбганерово рубежында — оборонага урнашып, тимер юлны һәм Котельниково-Сталинград олы юлын каплап тору бурычы йөкләтелдс. 1942 елның июль ахырлары. Сталинградта кояшлы, эссе көннәр тора. Чия һәм алма бакчалары күләгәләренә поскан кечкенә генә агач һәм таш өйләр зәңгәр рәшә эчендә изрәп утыралар. Идел ярына 25 25 «Мировая война 1939—1915». Оператив обзор. 1957. М. 190 бит. ю* 147 таба назлы яшь каеннар аллеясы сузылган. Кояшта ялтырап яткан Иделнең киң күкрәген ярып, пароходлар, агач, икмәк, нефть төягән баржалар тын гына үтеп тора. Дөньяның менә шушы матур бер почмагында тиздән тарихта тиңдәше булмаган канлы сугышлар башланыр дип әле беркем дә уйламый. Зәңгәр рәшә тирбәлгән кырлардан, алма агачларының салкынча күләгәләреннән рәхәт тынычлык агыла. Кая монда сугыш, үлем турында уйларга?.. Кешеләр ваемсыз гына га- дәти, көндәлек эшләре белән шөгыльләнәләр: причаллар гүләп тора, яр буенда балыкчылар утыра, кемнәрдер бакчаларда, ындырларда кайнашалар... Безнең белән бергә камалыштан чыккан 13 нче гвардия укчы дивизияне, Рогачевский дивизиясен һәм элекке 28 нче армиянең кайбер частьләреи, яңадан оештыру өчен, Иделнең сулъягына җибәрделәр. Сталинград янына соңрак чыккан безнең 38 нче дивизияне һәм генерал Василенконың 15 .нче укчы гвардия дивизиясен, сугышчан сәләтләре югарырак дип исәпләп, монда калдырганнар иде. Безнең дивизияләр, Сталинград янында — Рынок поселогы тирәсендә тукталып, шунда сугышка әзерләнергә боерык алдылар. 38 нче дивизия июльнең 29 ларына тупланып бетте. Полкларның барысында да штат буенча каралган батальоннар, роталар төзелде, дивизиянең кирәк кадәр махсус частьләре оешты. Дөрес, подраз- делениеләр сан ягыннан зәгыйфь иде, чөнки без өстәмә көчләр алмадык, кирәк кадәр коралыбыз да — бигрәк тә пулеметларыбыз, минометларыбыз — юк иде. Без сораткан урта командирларны да җибәрмәделәр. Шуның аркасында дивизиядә взвод командирларына, рота политрукларына һәм кече командирларга кытлык зур иде. Җитмәгән командирлар урынына сугышларда батырлык һәм кыюлык күрсәткән солдатларны — коммунистларны һәм комсомолецларны билгеләдек. Ул көннәрдә, чынлап әйткәндә, дивизиянең штабы да юк иде әле. Штаб начальнигы Полозовны һәм аның комиссары Попеляевны фронтның Хәрби Советына чакырып алдылар, һәм без алар турында яңадан ишетмәдек тә. Дивизиядә калган штаб начальнигының ике ярдәмчесе полкларда барган эшне күзәтеп торырга өлгермиләр, хәтта дивизия штабындагы агымдагы вак-төяк эшләрдән дә арына алмыйлар иде. Без, комиссар һәм дивизиянең артиллерия командующие итеп яңа гына билгеләнгән подполковник Лосев белән мин, полклардан кайтып керә дә алмыйбыз. Бөтен вак-төякне алдан исәпләргә, барына да өлгерергә, һәммәсен уйлап эшләргә кирәк. Авыр камалыштан чыккан, йончыган дивизияне яңадан аякка бастыру (бигрәк тә ул көннәрдә!) кыен, бик кыен иде... Донның көнбатыш ярында: Чир елгасы буйларында, Вер.хне-Бузи- новка тирәсендә безнең 62 нче армия гитлерчыларның Сталинградка һөҗүм итеп килүче 6 нчы армиясе белән каты сугышлар алып бара. Көньяктарак, Дон аръягында һәм Дон тирәләрендә, 64 нче армия дивизияләре немецләрнең 4 нче танк армиясенең аерым частьләре белән сугыша. Резервтан килүче безнең эшелоннар Сталинградтан көньяк-көнбатышка таба үтеп кенә торалар. Көндезләрен шәһәр өстенә дошманның разведка самолетлары килеп чыга. Төннәрендә дошман бомбардировщиклары, аерым-аерым гына, шәһәр өстенә үтеп керергә маташалар, ләкин безнең прожекторлар аларны сукырайта, пулеметлар һәм зенит артиллериясе, ут ачып, аларны куып җибәрә. Гитлер очучылары, шашынып, бомбаларын аннан-моннан шәһәр өстенә ташлап, кире борылалар. Генерал Ф. И. Толбухин әледән-әле мине телефонга чакырып тора. Эшнең барышын бик нык сораша, ашыктыра, техниканы һәм автотранспортны төзәтүне тизләтергә боера иде. 148 30 июльдә дә шундый ук таләпчән булып телефон шалтырады. Генерал мине һәм комиссарны фронт штабына — Сталинградка чакырды. Командующийның нигә чакыруын шунда ук аңлап алдык. Тиз генә ишек алдына йөгереп чыктык та, машинага утырып, Сталинградка киттек. — Без көткән вакыт килеп җиткән, күрәсең, — диде Молчанов. — Юк эш өчен генерал чакырып маташмас иде. — Ансы шулай. Тик менә кая җибәрерләр диген син. Көнбатышкамы, көньяк-көнбатышкамы? Кем карамагына? — дидем мин, аның сүзен куәтләп. — Боепрнпасларны һәм азык-төлекне ничек алып китәрбез? Транспорт ягы бик начар бит. Молчанов дәшмәде. Ул бертуктаусыз тәмәке тарта. Кояшта янып каралган йөзе уйчанланып калган. Күзләре каядыр билгесез бер ноктага, алга текәлгән. Машина җан-фәрман алга чаба, чокыр-чакырларда без, кабинадан атылып чыгар хәлгә җитеп, сикереп-сикереп китәбез, тик мин дә, комиссар да шоферга бер сүз дә дәшмибез. Шофер безнең ашыкканны белә, шуңа күрә ул мөмкин кадәр тизрәк барырга тырыша... Командующийның адъютанты өлкән лейтенант безне белә иде. Шунда ук генерал янына кертеп җибәрде. — Командующий сезне көтә. Юлга -чыктыгызмы икән дип сорап телефоннан да шалтыраткан идем әле, — диде ул. Генерал Толбухин өч катлы йортның икенче катында, кечкенә генә бер бүлмәгә урнашкан иде. Бу минем дивизия Сталинградка килгәннән соң, командующий янына өченче килүем иде инде. Озын буйлы, нык гәүдәле, аксыл чәчле генерал, безне күргәч, урыныннан торды һәм, бик ягымлы сәламләп, кулын сузды: — Сезнең теләк кабул булды. Сугышчан приказ алыгыз. Ул шунда ук, картаны өстәлгә җәеп салып, сөйли башлады: 31 июльдә иртән дивизия, автомашиналарга төялеп, Абганерово станциясе тирәсенә күчә. 1 августка дивизия Сталинград оборонасының тышкы дугасында, Мышкова елгасы буйлап урнашырга тиеш. Уңда—Тебенктене- рово, Абганерово поселогы, 2 нче ферма һәм Абганерово станциясе. Дивизия тыллары икенче эшелонга чыгалар. Саклык чаралары күреп, түбәндәге юл белән барырга: Рынок поселогы, Сталинград, Бекетовка, Нәриман. Зеты, Юркино-Южный совхозы, ниһаять, Абганерово станциясе. Ныгытылган район начальнигы генерал Толбухинга дивизия вакытлыча гына буйсына. Барып җитәр өчен 85 километр ара үтәргә кирәк. Командующийны тыңлап бетергәч, мин аңа үтенечемне әйттем: — Сугышчыларны күчерү өчен автотранспорт бирүегезне сорыйм,— дидем. Генерал уйга калды. Ул кайданрак транспорт алырга .мөмкин икәнлеген исәпли иде булса кирәк. — Пехота өчен генә бирә алам. Артиллерия һәм тыллар үзләрендә булган транспорттан файдалансыннар. һәм менә без әле генә килгән юлыбыздан яңадан дивизиягә чабабыз. Бер минутны, хәтта бер секундны да югалтырга ярамый. Кулда приказ, алда озын, авыр юл... 30 июльдә дивизия көне буе юлга чыгарга әзерләнде. Безнең кара- ?лакка утызлап автомашина килде. 31 июльдә, төнге сәгать икедә, юлга чыгар алдыннан, поселокның төньягындагы мәктәп янында, мин комиссарларга һәм командирларга соңгы приказларымны бирдем. Шуннан соң дивизия штабы эшчеләре, политбүлек хезмәткәрләре полкларга таралыштылар. Молчанов та китте. Мин дә кысан, эссе бүлмәдән саф һавага чыктым. Йокысыз төннәр мине дә шактый арыткан, йончыткан иде. йорт алдындагы эскәмьягә утырып тәмәке кабыздым. Ординарецым — минем юлдашым һәм сакчым, киң җилкәле, каракучкыл йөзле, 149 кысык күзле якут егете, минем уйга батканымны күреп, сөйләшергә базмыйча, читкәрәк китеп, чирәмлеккә утырды. Ул да нидер уйлана. Җылы, тымызык төн. Көньяк күген йолдызлар бизәгән. Ерак, авыр юлларга чыгар алдыннан күккә күз төшә бит ул. Поселоктан ерак та түгел куаклыкта тор-мыш кайный. Кырыс, каты, аяусыз солдат тормышы. Өзек-өзек кенә җыр тавышлары ишетелә, кемнәрдер көлә, команда тавышлары яңгырап китә. Утырам, тыңлыйм, сак колагым бар тавышларны ишетә. Озакка сузылган тынлык мине газаплый башлый. Фронтта тынлыктан да газаплырак нәрсә юктыр. Төрле уйлар, тынгысыз фикерләр башка килә. Ләкин бер уй баштан бер генә минутка да китми. Мин ул авыр уйларымны, зәңгәр төтен йомгакларына урап, очырып җибәрергә тырышам... Алгы сызыкта безне ни көтә? Күршеләр булырмы? Ни өчен генерал Толбухин безнең дивизияне үзенең карамагында вакытлыча гына булачак диде? Нәрсә уйлый ул? Шулай уйланып утыра торгач, көндез дә, кич тә берни дә ашамаганым искә төште. Ыгы-зыгы арасында ашау да онытылган икән. Ординарецыма дәштем: — Сидор! Ашап аласы иде бит! Аннары әйберләрне җыйна. Ул күз ачып йомганчы өйгә кереп китте һәм, котелоклар тотып, килеп тә чыкты. Ашап алгач, мин полкларга киттем. Ялгыз гына каласым килми иде. Тизрәк машинага утырырга да, солдатлар, командирлар арасына... Сәгать бишенче яртыда полклар, инде күнегелгән, җанга якын Рынок поселогын ташлап, юлга чыктылар. Безне сәламләгәндәй, кояш килеп чыкты. Сугышчылар, йокыда изрәгән урамнарны уятып, дөбердәп, Сталинградны үтеп киттеләр... Рынок поселогы һәм Орловка тирәләрендә торганда, миңа еш кына Сталинград урамнарында булгаларга туры килә иде. Көндез дә, төнлә дә күргәнем бар иде ул шәһәрне. СТЗ, «Баррикады», «Красный Октябрь» заводлары янында да булганым бар иде. Менә шул таныш урамнарны үтеп, яр буена чыктык. Иделнең киңлегенә, муллыгына соклангандай җәелеп яткан зур шәһәрне таң яктысына уралган хәлдә беренче мәртәбә күрәм. Кичтән су сипкәннәр ахрысы, кайсы бакчадандыр борынга төн гөлләренең исерткеч хуш исе бөркелә. Шунда ук тамагыма ниндидер кайнар төен килеп утыра. «Шушы матурлык, шушы гүзәллек фашист кабызган утта янарга тиешме?» Мин күңелемнән генә ант итә башлыйм. Юк, ярамый, ирек бирергә ярамый дошманга! Моңарчы сугышканга караганда' биш өлеш, ун өлеш ныграк сугышырга кирәк. Илебезнең алтын бишеге булган Идел ярларында дошман үзенең әҗәлен тапсын, безгә моннан ары чигенергә юл юк! Тирә-яктагы матурлыкны соңгы кат карап калырга ашыккандай, әле трактор заводына борылып карыйм, әле Сталинград ГЭСына күз салам. Баш очымда гына яшел яфраклар шыбырдый. ГЭС торбаларыннан күккә кара төтен күтәрелә. Бүген ул төтен дә миңа шатлык китерә. Гөти, димәк, I ЭС эшли әле, аның йөрәге тибә, ул үлмәгән! Шәһәр уяна, урамнарда-тыкрыкларда кешеләр артканнан-арта. Берәүләр эшкә бара, икенчеләр, төнге сменадан соң, өйләренә ашыга. Идел буе далаларының күкрәген ертып окоплар казырга китеп баручы төркем-төркем кешеләр күренеп кала. Алар яныннан, машиналарга төялеп, яңадан-яңа хәрби частьләр үтә. Безнең сугышчылар төялгән автомашиналар Царица елгасы аша салынган күпер янына килеп туктадылар. Монда ашыгып булмый. Машиналарны шунда ук сталинградлылар сырып ала. «Баррикады» заво- 150 дымың эшчесе Нина Нестерова, солдатларга ягымлы итеп карап, сүз куша: — Фронтта хәлләрнең авыр, бик авыр икәнен беләбез без. Шулай булса да, сугышчы иптәшләр, сезгә ышанабыз. Дошманны монда үткәрмәгез! Картлык тыйгысызлыгы чал чәчле бер бабайны да урамга чыгарган. Ул да машиналар янына килә. — Мин үзем Царицын оборонасында катнашкан кеше, — ди ул. — Без теге вакытта дошманга махы бирмәдек, хәзер сез бирмәгез. Дошман безнең урамнарда йөрер дип ышанмыйм мин. Дөрес әйттемме, егетләр? Егетләр елмаялар, картка баш селкәләр: — Дөрес, бабай, дөрес! Үткәрмәбез! Машиналар шәһәрнең тын бистәләре буйлап чабалар. Эшчеләрнең, һөнәрчеләрнең һәм балыкчыларның агачлар арасына күмелгән кечкенә йортлары, тәрәзәләренә эленгән ак пәрдәләрен селкеп, безне озатып кала... Дала күгендә кояш тагын да аяусызрак ахры. Чир елгасы ярларында, Донның уң һәм сул якларында көне-төне канонада тавышы яңгырый. 62 нче һәм 64 нче армия сугышчылары Сталинградка ыргылган дошман частьләре белән өзлексез сугыш алып баралар. Көньяк-көнбатыштан, Цимлянск станциясе тирәсеннән, гитлерчыларның 4 нче танк армиясе берләшмәләре, безнең оборонаны өзеп, Сальск-Сталинград тимер юлына үтеп чыктылар һәм алар да Сталинградка таба борылдылар. Көнбатыштан Паулюс армиясе үзенең басымын бермә-бер көчәйтте. Бу хәвефле һәм куркыныч көннәрдә Ватаныбыз һәм партиябез Кызыл Армия сугышчыларын корычтай нык булырга, нинди генә көч куеп булса да Сталинградны саклап калырга чакырдылар. Партиянең һәм совет халкының бу урынлы таләбе Югары Башкомандующийның 227 номерлы 1942 ел 22 июль приказында б.ик ачык чагылды. Бу приказ нигезендә безнең гаскәрләргә Югары Командование рөхсәтеннән башка чигенү катгый рәвештә тыелган иде. — Бер адым да артка чикмәскә! — ди иде ул безгә. Кыска-кыска вакытларда гына булып алган привалларда без сугышчыларны шушы приказ белән таныштырдык. Аларның йөзләре тагын да җитдиләнеп, кырысланып китте. Сүзләрнең артык икәнлеген белгәнгә берәү дә дәшми иде. Юлда барганда мин комиссарны очраттым. Ул казакъ халкының Кызыл Армия сугышчыларына хаты килгәнен әйтте. Безнең дивизия Алма-Атада оешканга, ул хат турыдан-туры безгә кагыла иде. Бу хат бөтен дивизияне кузгатып җибәрде. Аны барлык подразделениеләрдә чын күңелдән дәртләнеп укыдылар. «Кадерле сугышчылар — казакъ халкының уллары, Сталинградны батыр яклаучылар! Сез, Кызыл Армиянең башка бик күп сугышчылары белән берлектә, совет шәһәре Сталинградны саклыйсыз. Барлык совет халкының уй-фикерләре сезгә төбәлгән, ирек сөюче барлык кешелек өмет белән сезгә карый. Казагстан хезмәт ияләре дә зур өмет белән сезгә мөрәҗәгать итәләр. Үзенең илен бөтен күңеле, бөтен җаны белән сөймәгән казакъ —начар адәм ул. Сталинградка үкереп килгән фашист танклары алдында каушап калган, чигенгән казакъ — әшәке җан ул. Сталинградны Идел ярындагы гади рус шәһәре генә дип уйлаган казакъ та әшәке бәндә ул. Юк, Сталинград ул тимер йодрык — совет халкының кулы, ул кул фашист дивизияләр алдында каушап .калмый, киресенчә, дошман дивизияләренең маңгаена бәрә, ал арны изеп, сытып ташлый. Сугышчы казакъ! Бел, моннан ары чигенер урын юк. Хәзерге фронт сызыгы артында яткан районнар Совет дәүләте өчен аерата әһәмиятле, аларны югалту безнең хәлебезне чиксез авырайтыр иде. Шушы тарихи авыр минутларда куркынычның күзенә туры карарга йөрәге җитмәгәннәргә, үз җанын саклап калу өчен иптәшләрен бәладә калдырганнарга һәм сугышчан байракларны хурлаган бәндәләргә безнең нәфрәтебез төшсен! Куркаклар һәм йөрәксезләр бездән рәхим-шәфкать көтмәсеннәр, без аларга мәрхәмәт күрсәтмәбез. Хыянәтче куркакларны халык хөкем итәр һәм алар хурлыклы үлем белән үләрләр. Сталинградны саклаучылар арасында бер генә сатлык җан да, куркак та булмас, арагыздан берегез дә үз Ватанын сатмас, дип Казаг- стан хезмәт ияләре ышанып калалар. Әгәр андыйлар очрый икән, аларны панфиловчы 28 герой хөкем иткән кебек үк хөкем итегез. Л1әскәү янында сугышкан батыр якташларыбыз, 8 нче гвардияче дивизия кебек, 28 панфиловчы батырлар кебек сугышыгыз! Гасырлар үтәр, әмма сезнең даныгыз, Сталинградны саклап калган батырлар даны, киләчәк буыннарның күңеленнән мәңге китмәс. Сталинградны дошманга бирмәгез! Бер адым да чигенмәгез! Кыюрак контратакаларга! Дошманга ныграк бәрегез! Ленинның бөек байрагы астында Ватаныбыз өчен, безнең җиңүебез өчен алга!» Бу хатны һәм 227 номерлы приказны сугышчыларга җиткерү өчен комиссарлар, политруклар барлык батальоннарда һәм полкларда кызу эш башлап җибәрделәр. Татарлар һәм -казакълар күбрәк булган часть- ләрдә бу кыйммәтле документларны солдатларның үз телләрендә уку оештырылды. Казакъ һәм татар телләрендә әйбәт сөйләшә торган сержант Тусунов, сержант Курвантаев, сугышчылардан Абышев, Шәри- пов, Мустапакулов һәм башкалар көне-төне бик кызу эшләделәр. Коммунистлар партиясенең чакырулары һәм совет халыкларының мөрәҗәгате сугышчыларны җиңүгә дәртләндерде, алар алдында торган изге бурычның бөеклеген тагын бер кат раслады. «Моннан ары чигенергә ярамый, бер адым да артка китмәскә!» Ватанның бу катгый сүзләрен солдатлар да, командирлар да бик яхшы аңлый иде. Чыннан да, сугышта хәлиткеч вакыт җиткән, әгәр шушы рубежлардан китмәсәк, җиңүгә ирешәчәгебезне барыбыз да аңлый идек. Мондый вакытта озак уйланып торырга ярамый иде. «Үлсәк үләрбез, әмма чигенмәбез!» һәрбер солдат, һәрбер командир күңеленнән әнә шулай уйлый иде. (Ахыры бар).