ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ УРАЛЬСК ЧОРЫ ТУРЫНДА
1. «ПУШКИН ХАЛЫК ЙОРТЫ» ҺӘМ ТУКАЙ
Габдулла Тукай 14—15 яшьләрендә үк атаклы рус мәсәлчесе И. А. Крылов әсәрләрен тәрҗемә иткән. 20 яшьләрендә ул рус классик әдәбиятының данлыклы вәкилләре Пушкин, Лермонтов, Кольцов, Некрасов, Толстой, Горький һәм башка бик күпләрне якыннан торып өйрәнгән, әдәби һәм фикери үсешендә аларны үзенә үрнәк итеп куйган. Болар—дәгъвасыз нәрсәләр- Тукайны өйрәнүчеләр моны бертавыштан раслап торалар. Ләкин шундый авыр һәм караңгы заманда, татар авылының иң ярлы катлавыннан чыгып, ачлык- таятимлектә үскән, чынлыкта юньле мәктәп күрә алмаган бу авыл баласы прогрессив рус культурасын ничек шулай тиз үзләштерә башлаган соң? Билгеле булганча, Уральскига килгәч Тукай, дини мәдрәсәдә уку белән бер үк вакытта, өч класслы башлангыч рус мәктәбенә дә йөри. Ул анда ихлас күңел белән рус телен өйрәнә, акрынлап рус әдәбиятын укырга тотына. Без Тукайның прогрессив рус культурасына, әдәбиятына якын килүенә билгеле бер этәргеч хезмәтен үтәгән һәм моңа хәтле кузгатылмаган бер фактка тукталырга телибез. 1899 елда иске стиль белән 26 майда А. С. Пушкинның тууына 100 ел тула. Уральск шәһәренең алдынгы интеллигенциясе моңа зур хәзерлек алып бара. Шәһәрдәге «Башлангыч белем бирүгә ярдәм җәмгыяте» бу датаны билгеләп үтү өчен зур гына программа төзи һәм аны 1899 елның 16 мартында «Уралец» газетасында игълан итә. Программада Уральск шәһәрендә «Пушкин халык йорты»н ачу, анда Пушкинның бюстын кую, түләүсез уку залы һәм китапханә оештыру, әдәбимузыкаль кичәләрне шунда туплау мәсьәләләре күтәрелә. Мәктәп укучылары, яшьләр, гомумән, алдынгы җәмәгатьчелек шушы хәзерлек шатлыгы белән яши. Бөек рус шагыйренең 100 еллыгын билгеләүдән читтә кала алмаган Мәгариф министрлыгы да, уку округларына мөрәҗәгать итеп, бу тантаналы көндә Пушкин әсәрләреннән өзекләр укырга, шагыйрьне искә алу речьләре сөйләргә, аның турындагы мәкаләләрне укырга, Пушкин истәлеге итеп 2 500 укучыны медальләр белән бүләкләргә тәкъдим итә. 18 апрельдә «Уралец» газетасында Н. Бородин имзасы белән «А. С. Пушкин исемендәге халык уку залы һәм китапханәсе» исемле мәкалә чыга. Анда «Пушкин халык йорты»ның ачылачагы, ул йортның 300 кеше сыйдыра алуы, уку залы, китаплар бүлмәсе, китапханә бүлекләреннән торуы языла. Ниһаять, 26 майда, көндез 11 сәгать 30 минутта тантаналы рәвештә «Башлангыч белем бирүгә ярдәм җәмгыяте»нә «Пушкин йорты» тапшырыла. 27 майда чыккан «Уралец» газетасы бөтен бер битен А. С. Пушкинга багышлый. Менә шул вакыйга, бөек рус шагыйре Пушкин тууын билгеләп үтү тантанасына ярты ел буена бар . 1 Г 72 ган хәзерлек, рус башлангыч мәктәбендә укучы Тукайга, һичшиксез, йогынтысыз калмаган. «Пушкин йорты» тирәсенә алдынгы көчләр туплана, һәвәскәрләрдән драма түгәрәге оеша. Түгәрәк А. Н. Островскийның «Кичеккән мәхәббәт», «Кол хатыннар», «Кеше чанасына утырма», «Ярлылык — гаеп түгел», Н. В. Гогольнең «Өйләнү» комедиясе кебек әсәрләрне куя. 1905 ел революциясенең иң җаваплы көннәрендә (ноябрь — декабрь айларында) «Пушкин йорты» драма түгәрәге А. Н. Островскийның «Бәхетле көн», «Котырган акча», A. П. Чеховның «Акчарлаг»ын куя. Бу йорт сәхнәсендә А. М. Горь- кийның «Тормыш төбендә», «Кояш балалары» кебек үткен иҗтимагый эчтәлекле әсәрләре куелачагы турында да игъланнар, газета хәбәрләре басылып чыга. «Пушкин йорты»нда рус классик язучыларының иҗатына бәйле кичәләр оештыру да киң урын ала. Н. В. Гогольнең үлүенә 50 ел, B. А. Жуковскийның үлүенә 50 ел, В. Г. Короленконың тууына 50 ел, Л. Н. Толстойның тууына 75 ел тулу көннәре аңарда зур хәзерлек белән билгеләп үтелә. Ул көннәрдә укучыларга шушы язучыларның китаплары бүләк итеп бирелә, халыкка һәм яшьләргә түләүсез спектакльләр күрсәтелә. «Пушкин халык йорты»нда якшәмбе мәктәбе дә оештырыла. 1904 уку елында бу мәктәпкә меңнән артык кеше — 500 ләп зурлар, 530 дан артык бала — йөри. Алар рус теле, арифметика өйрәнәләр. Шулай итеп, бу йорт әдәбият-сәнгать һәм уку-укыту мәсьәләләрен оештыруда зур гына роль уйный. «Пушкин халык йорты» ирек сөюче, шуның өчен көрәшүче хезмәт иясе халкын үзенә тарта торган бер үзәккә әверелә. 1905 елның 17 октябрь манифесты уңае белән күтәрелгән хәрәкәт «Пушкин халык йорты»на да килеп җитә. Демонстрациягә җыелган халык флагларын шунда урнаштырып калдыра («Уралец» газетасы, 1905 ел, 25/Х, «М. Хр».) һәм бу йортның ишеге төбендә «Вечная память»ны җырлый. 1905 елның 16 декабренда Россиядә тимер юл эшчеләре зур күләмдә эш ташлыйлар. Нәкъ шушы көнгә туры китереп «Пушкин халык йорты» идарәсе нәүбәттәге уку көнен билгели. 1907 елның 2 февралендә шәһәрнең эшче һәм һөнәрчеләренең шәһәр күләмендәге җыелышы була. Алар 8 сәгатьлек эш көне таләп итеп чыгалар. 9 майда эшсез калган эшчеләрнең шәһәр җыелышлары билгеләнә. Билгеле, торабара патша властьлары «Пушкин халык йорты»ның эшчәнлеген шик астына алалар. Урал өлкәсе хәрби генералгубернаторы Родзянко 1907 елның маенда «Пушкин халык йорты» идарәсен Россиянең төрле җирләрендә барган эш ташлаулар һәм халык күтәрелешләрен чагылдырган картиналар күрсәтүдә гаепли. «Пушкин халык й'орты»нда лекция укучыларның, Дума турында сөйләгән булып, сул партияләрнең эше турында аңлатуларын дәүләткә каршы эш алып бару, дип бәяли һәм «андый укулар зарарлы һәм куркыныч, шуның өчен андый чыгышларны катгый тыярга» була («Уральские областные ведомсти» газетасы, 1907 ел, 12 май, 20 сан). Болар барсы да беренче рус революциясенә хәзерлек барган чорда һәм революция елларында «Пушкин халык йорты»ның куп кырлы эше турында шактый ачык сөйлиләр. Культура һәм иҗтимагый-политик мәсьәләләрдә бу йорт, чыннан да, үзәктә торган. Габдулла Тукай «Пушкин халык йорты»на яратып йөри. Тукай «Пушкин халык йорты»нда рус классик язучылары әсәрләрен укый башлый, аларның иҗаты турында төпле фикерләр ишетә, аларның тормыш юллары турында лекцияләр, докладлар тыңлый. Тукайның замандашы һәм дусты эшче коммунист А. К. Гладышев бу турыда бик кызыклы һәм әһәмиятле фактлар китерә. 1906 елның 15 апрелендә, А. С. Пушкинның туган көне якынлашып килгәндә, Тукайның «Пушкинә» исемле ода язып чыгуы да шул тәэссөрат- лар белән бәйле булуы күренә. 1906 елның 17 августында «Пушкин халык йорты» алдында бик зур 73 митинг оештырыла. Халык хәрәкәтеннән курыккан полиция чигенергә мәҗбүр булса да, соңыннан, гаскәр чакыртып, халыкны аттыралар, суктыралар. Тукайның яшүсмер чагында ук азатлык, ирек идеяләрен Пушкин исеме белән бәйләве, Пушкинга тирән хөрмәт белән каравы һәм инде җитлеккән шагыйрь булып үскәч тә бөтен иҗат юлында Пушкинны бөек остазы санавы, билгеле бер дәрәҗәдә, әнә шул «Пушкин халык йорты»нда алган мәгънәви тәрбиясеннән дә киләдер, дип уйларга хакыбыз бар.
2. УРАЛЬСКИДА ЧЫККАН РУС ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТЫ ҺӘМ ТУКАЙ
Тукайның прогрессив рус культурасын, әдәбиятын өйрәнә башлавында Уральскида рус телендә чыгып килгән вакытлы матбугат та зур гына роль уйнаган. А. К. Гладышев һәм карт эшче А. Т. Ватинның сөйләүләренә караганда, Тукай 1905 елның башларында «Уралец» газетасына наборщик булып эшкә керә. Ләкин бу газетаны 1906 елның февралендә властьлар туктаталар һәм аның урынына «Уральский дневник» чыгарыла башлый. Тукай аның типографиясендә дә эшли. Бу газеталар, идея эчтәлекләре ягыннан шактый чуар булсалар да, халыкның азатлык көрәшенә караган материалларга күп урын бирәләр. «Уралец» һәм «Уральский дневник» битләрендә алдынгы рус әдәбияты, прогрессив рус язучылары турында күп кенә парчалар басыла, газеталар матур әдәбият әсәрләрен царизмга каршы көрәш коралы итеп оста гына файдаланалар. «Уральский дневник» газетасы, мәсәлән, 1905 елның 24 февралендә, крепостное право бетерелүгә 44 ел тулу көненә багышлап, «Азатлык көрәшчеләре» исемле махсус сәхифә чыгара. Анда А. Н. Радищев, А. И. Герцен, Н. Г. Чернышевский, А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов һәм Н. А. Некрасов кебек әдипләрнең искелеккә каршы көрәштә зур роль уйнаулары әйтелә, аларның әсәрләреннән өзекләр китерелә. «Уралец» газетасының күп кенә саннары Л. И. Толстой иҗатын пропагандалауга багышлана. Толстойга 75 яшь тулу уңае белән газетада (112 нче сан) язучының биографиясе, иҗаты турында очерклар чыга. Беренче рус революциясенең иң кызу көннәрендә Уральск сәхнәсендә Л. Н. Толстойның «Караңгылык патшасы» дигән драмасы куела,. «Уральский дневник» газетасында бөек әдипнең «Нигә?» исемле хикәясе басылып чыга (1906 ел, 67 сан). А. М. Горький исеме дә бу газеталарда бик популяр була. 1899 елда ук «Уралең» (19 сентябрь, 111 сан) А. М. Горькийның тулы биографиясен урнаштыра. Аннан соң да бу газетада М. Горький әсәрләре даими рәвештә урнаштырылып килә, укучылар Горький әсәрләренең идея эчтәлекләре, күтәргән проблемалары белән таныштырылып барыла. Бөек рус язучылары турында шундый материаллар басылган бер вакытта типография эшчесе булган Тукай, кем белә, бәлки, ул материалларның кайберләрен үз кулы белән үк җыйгандыр?! Г. Тукай, Уральск газеталарында басыла килгән әдәби әсәрләрдән һәм революцион-демократик эчтәлекле мәкаләләрдән идея юнәлеше алу белән бергә, аларның кайберлә- реннән турыдан-туры иҗат эшендә дә файдалана. "Мәсәлән, «Уральский дневник»иың 1906 ел 15 октябре санында И. Җилкинның «Тормыш юллары» исемле мәкаләсе басыла. И. Җилкин анда Беренче Думаның халыкка бернәрсә дә бирмәве турында яза, аның эшлексезлеген фаш итә. Ул Дәүләт Думасы турында халык арасында йөргән сатирик җыр-такмакларны да китерә. «Государственная Думага» дигән шигырен («Фикер» газетасы, 1906 елгы 22 октябрь саны) Г. Тукай «Тормыш юллары» исемле ул мәкаләдән файдаланып яза. -S $ Тукай, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе буларак, Уральскида яхшы ук нык чарлана башлый. Нәкъ менә шул елларда Тукай иҗатында социаль сатира көчәя. Надан муллаларны һәм ишаннарны. «Милләт, милләт!» дип, авыз суларын агызып йөрүче сатлык милләтчеләрне, халык җилкәсендә яшәүче сорыкортларны Тукай аяусыз фаш итә, камчылый. «Шүрәле» псевдонимы белән яза башлаган Тукайның ачы сатирасы Уральскидагы татар реакционерларының йөрәкләренә барып керә, үзәкләренә үтә. Кайбер мисалларга күз салыйк. «Уральский дневник» газетасының 1906 елгы 19 ноябрь санында «Җыелышлар иреге» исемле хәбәр басыла. Бу хәбәрдә күрсәтелгәнчә, 17 ноябрьда Уральск байларының җыелышы була. Татар байлары да катнашкан бу җыелыш татар телендә чыккан газета һәм журналларда руханилар һәм «затлы кешеләр»не мәсхәрә итүче мәкаләләр басылуына туктала, шуларга каршы көрәш чаралары билгеләү мәсьәләсен куя. «Уральские войсковые ведомости» газетасының 1906 елгы, 30 ноябрь санында почетный гражданин Хәйрулла Гаделшинның «Җирле мөселман матбугаты турында берничә сүз» исемле мәкаләсе басыла. Мәкалә ислам диненә, дини гореф-гадәтләргә каршы агитация таратуы өчен «Фикер» газетасын сүгә, «Уклар» журналын хатын-кызга ирек, хөрлек таләп итүдә гаепли. Билгеле булганча, «Фикер» газетасында һәм «Уклар» журналының һәр номерында, хәтта һәр битендә дияргә була, «Шүрәле»нец ачы тәнкыйте басылып килә. X. Гадел- шин «Шүрәле»нең шул сатирик әсәрләренә каршы чыга, «Уральские войсковые ведомости» газетасы редакциясенә мөрәҗәгать итеп, чара күрүләрен үтенә. Реакцион көчләр кара теләкләренә бер дәрәҗәдә ирешәләр дә. 1906 елның декабренда «Уклар» журналы туктатыла. Ләкин халык шагыйре һөҗүмен һаман дәвам итә: «Фикер» газетасында «Мактанышу» (1906 ел, декабрь), «Театрның файдасын халыкка ничек төшендерәбез һәм хәзрәттән ничек дөресләтәбез?», «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» (1907 ел, январь) һәм башка сатирик әсәрләрен бастырып чыгара. Реакцион көчләр тагын да котырыналар. 1907 елның февралендә X. Гаделшин Шәрәфетдинов дигән бер сәүдәгәр йортында «мәҗлес» оештыра. Анда, ислам динен хурлаган өчен, «Фикер» газетасы типографиясенә погром оештыру, шул уңай белән губернаторга депутация җибәрү мәсьәләсе карала. Ахырда Гаделшин газетаның нәшире К. Төх- фәтуллинны мировой судка бирә, суд «Фикер» газетасын һәм «Әлгасрелҗәдит» журналын ябарга дигән карар чыгара. Габдулла Тукайның Уральскида яшәгән һәм иҗат итә башлаган еллары, күренә ки, әле бик нык өйрәнүне сорый