Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘСӘРЛӘРЕ СССР ХАЛЫКЛАРЫ ТЕЛЕНДӘ

Габдулла Тукайның иҗаты, татар әдәбияты үсешендә яңа этап булу белән бергә, башка тугандаш әдәбиятларны баетуда да зур роль уйнады. Г. Тукайның тормыш һәм иҗат юлы казакъ, уйгур, үзбәк мәктәпләрендә өйрәнелә. Башкорт мәктәпләре программасында, 1957 елдан Азербәйҗан югары уку йортларында «СССР халыклары әдәбияты» курсында Г. Тукай иҗаты керә. Тукай иҗатына булган бу зур ихтирамның бер чагылышын аның әсәрләренең СССР халыклары теленә киң тәрҗемә ителүендә дә күрәбез. Г. Тукай әсәрләре иң күп тәрҗемә ителгән телләр арасында рус теле беренче урында тора. Мәс- кәүдәге Лазарев институтының 1914 елны чыккан «Хезмәтләренең» 43 нче китабында татар шагыйре Г. Тукайның Н. И. Ашмарин тәрҗемәсендә «Мәхәббәт», «Өзелгән өмет», «Шүрәле», С. Якуб тәрҗемәсендә «Бишек җыры», Акчурин тәрҗемәсендә «Толстой сүзләре», «Эштән чыгарылган татар кызына», «Теләнче» кебек шигырьләренең рус телендә' басылуы турында языла. Шуның белән бергә, революциягә хәтле рус телендә Г. Тукай иҗаты турында 4—5 мәкалә басылуы да билгеле. Тукайның шигырьләре рус телендә аерым җыентык булып революциядән соң чыга башлый. 1920 елда күренекле художник Һәм шагыйрь П. Радимов Тукайның «Узюлган умид» исемендәге беренче җыентыгын чыгара. 1921 елны П. Радимов тәрҗемәсендә рус телендә Тукайның тагын ике әсәре — «Кәҗә белән Сарык» хикәясе һәм «Шүрәле» поэмасы аерым китап булып басыла. Революциядән соң рус телендә Тукай әсәрләре 22 тапкыр аерым җыентык булып басыла. Аларның тулай тиражы 310 405 данәгә җитә. Аерым җыентыклардан тыш, Г. Тукай әсәрләре рус телендә бик күп тапкыр төрле альманах, журнал, газеталарда басылып киләләр. Рус телендә Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты турында күп санлы мәкаләләр, монографияләр бар. Рус теле аркылы Г. Тукай әсәрләре илебезнең башка халыклары арасында да киң тарала. Г. Тукай әсәрләре тугандаш башкорт матбугаты битләрендә өзлексез басылып киләләр, аның тормышы һәм иҗаты, башкорт әдәбиятын үстерүдә тоткан роле турында дистәләрчә тикшеренүләр бар. Г. Тукайның әсәрләре башкорт телендә 7 тапкыр аерым китап булып чыкты һәм аның шигырьләре башкорт телендә чыккан дистәләрчә альманах, җыентыкларга кертелде. Г. Тукай әсәрләренең күп тәрҗемә ителүе ягыннан казакъ матбугаты өченче урында тора. Казакъ телендә бөек шагыйрьнең зур күләмле өч җыентыгы чыккан, тормышы һәм иҗаты турында казакъ галимнәре, казакъ язучылары, шагыйрьләре каләме белән күп санлы мәка^ ләләр язылган. Г. Тукай әсәрләрен казакъ халкына җиткерү буенча Җ. Сыздыков аеруча күп эшли. Г. Тукайның әсәрләре аерым китап булып уйгур, кыргыз, үзбәк, Г чуваш телләрендә дә басылып киләләр. ЛАоңа хәтле украин телендә Г. Тукайның аерым шигырьләре генә басылып килә иде. 1960 елны украин телендә Г. Тукайның зур күләмле аерым җыентыгы чыкты. Г. Тукай шигырьләрен украин теленә тәрҗемә итү, бу җыентыкны төзү һәм бастырып чыгаруга украин халкының атаклы шагыйре академик Павло Тычина зур хезмәт куйды. Төрле журналларда, җыентыкларда Г. Тукай әсәрләре азербәйҗан, төркмән, латыш, удмурт, грузин, мари һәм башка телләрдә басылган. Аның аерым шигырьләре немец, төрек, инглиз, венгр телләрендә дә чыккан. Габдулла Тукай кыска, ләкин ялкынлы тормышын, иҗатын халкыбызның азатлыгын һәм халыклар дуслыгын җырлауга бирде. Шуңа күрә, тууына 75 ел тулу көнендә, аны бик күп милләт укучылары зур хөрмәт белән искә алалар.