Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ҺӘМ БАШКОРТ ХАЛЫК ИҖАТЫ

Халыкның иҗат көченә, аның бөеклегенә нык ышанган Тукай: «... халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул»,—дип язды. Тукай бигрәк тә татар халкының авыз иҗатына зур ихтирам белән карады, бик яшь чагыннан алып, гомеренең соңгы елларына кадәр аны җыйды, өйрәнде, үз әсәрләрендә, башка милләтләрнең бөек язучылары кебек үк, бик оста файдаланды һәм халык иҗатын гыйльми яктан эшкәртүгә дә күңел куйды. Тукай шул ук вакытта башкорт халкының авыз иҗатына да зур ихтирам Һәм мәхәббәт белән карады. Бай башкорт фольклорының аерым җәүһәрләре белән ул Уральск шәһәрендә «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укыганда ук таныша башлый. Г. Тукай 1895 елда ук халык җырларын язып бару өчен махсус дәфтәр булдырган һәм бу дәфтәргә ул кыска һәм озын көйгә җырла.на торган 28 җырны язып алган. Шул дәфтәрдә, 28 җыр арасында, дүрт’башкорт халык җыры да бар: «Фатыйма» («Сибай кантон»), «Эстәр- ле», «Сәрмәсән буе», «Агыйдел». Ул җырларның эчтәлекләре күбесенчә көндәлек тормыш, мәхәббәт мәсьәләләренә кайтып кала. Ләкин шул ук вакытта, ул башкорт җырларының кайберләрендә социаль эчтәлекле, патриотизм идеясен күтәргән юллар да бар. Мәсәлән, «Сәрмәсән буе» көендәге: ’ н Тау буйкайларыннан барган чакта Очраттым Бохар мулласын; Бохар муллалары шуны әйтте: — Сиптертегез фани дөньясын, — дигән юлларда ислам дине әһелләре — муллаларның икейөзле булулары, кешеләрне дөньяга, тормышка төкереп карарга, ваемсыз булырга өндәүләре ачык әйтелгән. Кара да урман артларында кызыл бөрлегәннәр кан кебек; Чит илләргә чыкса ялгыз егет, йөри закладтагы мал кебек, — дигән юлларда үз туган илен ташлап, Ч)ит илгә киткән егетләрнең «закладтагы мал кебек» йөрүләре туры һәм ачык әйтелгән. Бу юллар аша без башкорт халкының XIX йөзнең азагында ук руханиларга, муллаларга ничек тискәре каравын аңлыйбыз. Тукай тарафыннан моннан алтмыш елдан артыграк элек язып алынган җырларның күбесендә татар һәм башкорт фольклорының җыр жанрына хас булган җыр куплетының баштагы ике юлы белән соңгы ике юлы арасында, эчтәлек ягыннан, бәйләнеш юк. Моңа югарыда китерелгән соңгы җыр мисал була ала. Ләкин байтак кына җырларда без моның киресен дә күрәбез. Ягъни җыр куплетындагы юллар эчтәлек ягыннан бер-берсенә тыгыз бәйләнгән булалар. Мисалга югарыда китерелгән җырның беренчесен күрсәтергә мөмкин. Тукай әдәби эшчәнлегенең дәвамында да бөтен яклап үз туган халкы — татар халкына бик якын торган башкорт халкының җырлары, көйләре белән нык Х 64 кызыксынган, аларны язып алган, аларны башкаручы кешеләргә зур ихтирам белән караган. Мәсәлән, «Мәкаләи махсуса» дигән юл язмаларында ул Уфада элекке башкорт җырларын, көйләрен оста башкаручы һәм скрипкада да уйнаучы Әхмәтфаиз Давытов дигән башкорт белән очрашуын, танышуын әйтеп үтә. «Монда һәр көн, — дип яза Тукай,— мөхәддисе кәбир 1 Әхмәтфаиз Давытов белән күрешәбез. Ул скрипкада маташтыра, әле- гә яхшы уйный алмый. Ләкин җырласа, мин андый җыруны бөтен гомеремә тыңлар идем. Аның гади сөйләшүдә дә металлический вә музыкальный тавышы җырлау заманында бөтен көчен вә гольвия- тен7 8 изһар итә» 9 . Шулай итеп, ул башкорт җырчысының талантына дөрес бәя бирә, башкорт җырларының-көйләренең моңлы, ятышлы, дәртле булуларын әйтә. Шунда ук кайбер галимнәрнең башкорт халкының һәм аның эченнән чыккан талантларның үлеп бетүгә, югалуга баруын — «монка- риз булачагына иман» әйтүләрен тирән кайгы һәм үкенү белән искә алып: «ләкин милләтебез диңгезенең энҗеләре төптә ятып, «ул-бу»- лары гына өскә калка шул», — ди 10 . Тукайның башкорт халкының авыз иҗатына якын торуы һәм аны белүе әсәрләрендә дә күренә. Мәсәлән, ул «Тәфкилев», «Ашказар», «Агыйдел», «Сакмар», «Дим буе» дигән җырларны язып ала, аларнын кайберләренә комментарийлар бирә һәм шулар нигезендә үзе дә татар һәм башкорт халыклары тарафыннан сөеп җырлана торган җырлар («Агыйделкәй», «Сакмар су» һ. б.) иҗат итә. Тукайның башкорт сәсәннәренә — акыннарына да йогынтысы бар. Башкорт сәсәннәре, башкорт фольклорындагы аерым битләрне, көйле әкиятләрне сөйләгәндә, еш кына Г. Тукай стиленнән файдаланалар. Бигрәк тә 1930 еллардан соц башкорт фольклорында һәм сәсәннәр иҗатында Г. Тукайның «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык хикәясе» исемле атаклы әсәрләренә охшаган байтак кына 7Мөхәддисе кәбир — хәдисне (пигамбәр сүзен) күп белүче. 8 Гол ь в и я те н — бөеклеген. 9 И з һ а р итә — ачып бирә. 10 Г. Тукай, Әсәрләр дүрт томда, 4 том, Таткнигоиздат, 1956 ел, 148 бит. әкиятләр барлыкка килгән. Башкортстанның халык сәсәне Ярми Сәете (Сәет Исмә- гыйлов) Бөек Ватан сугышына кадәр дөньяга чыккан «Нужа бабай сәяхәте», «Бәхет-кыз турында сүз» дигән әсәрләрен Тукай стилендә иҗат иткән. Башкортстанның икенче халык сәсәне Фәррах Дәүләтшин- нең «Мунчасын саттылар, үзен төрмәгә яптылар» дигән әсәрендә Тукайның Һәм стиль, һәм идея йогынтысы ачык күренә. Фәррәх та, Тукай кебек үк, зур үткерлек белән революциягә кадәр ярлы крестьянның хокуксыз һәм аяныч тормышын реалистик тасвирлый. Карт сәсән- нәрдән Сәйфулла Сәетов (БАССР, Гафури районы), Гыйндулла Усманов (БАССР, Кушнаренко районы) һ. б. үзләренең байтак әсәрләрен Тукай стиленә ияреп иҗат иткәннәр. 1939 елның язында Башкорт- стан совет язучылары конференциясенә карт сәсән Мостафин да чакырылган иде. Әдәби кичәләрнең берсендә ул үз колхозындагы яраксыз кешеләрдән, ялкаулардан көлеп чыгарылган бер әсәрен сөйләде. Мос- тафинның әсәре «Ник йоклыйсың, иптәш? Әнә тышта яз килә» дип башланып китә. Монда сәсән Мос- тафин әсәренең Тукайның «Мужик йокысы» исемле билгеле шигыре тәэсирендә чыгарылганлыгы бик ачык күренеп тора. Соңгы ун елда башкорт совет прозасында Габдулла Тукайның гүзәл образы гәүдәләндерелә башлады. Мәсәлән, күренекле башкорт язучысы Сәйфи Кудашның «Язны каршылаганда» дигән повестен алырга була. 1912 елның язында Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафуриның Уфада очрашуларын күрсәткән бу повестьта Г. Тукайның башкорт халкының музыкаль фольклорына зур ихтирам белән сокланып каравы ачык күрсәтелә. Тукайны озату кичәсенә, «Сабах» китап магазины складына, Гафури, башкорт кураи- чысы — сукыр Кинҗәбай, элекке шәкерт, жырчы башкорт Фаиз Давытов. прогрессив карашлы укытучы Сафа, типография эшчесе Вәли Ихсанов, извозчик Арслан һәм башкалар килә. Кинҗәбай курайда башкорт халкының данлыклы «Ирәйдек», «Буранбай» һәм башка көйләрен уйный. «Буранбай» көе Тукайга бигрәк тә нык тәэсир итә. «Кинҗәбай бер тапкыр уйнап чыкканчы, — диелә повестьта, — Тукай көйне үзләштерер өчен, аның уйнавын күзәтеп, күзен алмыйча төбәлеп карап утырды. Аннан, иягенә таянып, алдында күпереп утырган шомырт чәчәгенә караган хәлдә, хәрәкәтсез калды. Аның колакларына курай тавышы, бердән, бик ерактан, ташлар арасыннан тау елгасы чылтырап аккансыман тоелды, бердән, калын урман шаулаган кебек булды, бердән, караңгы төндә искән җил белән кылган башлары ысылдаган төсле булып ишетелде. Аның күз алдында, бер-бер артлы әле ялангач текә кыялар, әле чиксез далалар һәм әле горур бөркет канат җәеп йөргән, диңгез кебек зәңгәр бушлыклар үттеләр. Ул үзен шушы зәңгәр бушлык эчендә йөзеп йөргәндәй хис итте. Курайның моңлы тавышы моннан ерагаеп, шушы киң тынлыкка кереп югалгансыман, тынып калды... Рәхмәт, — диде Тукай тирән көрсенеп,— мондый көйне бары халык кына иҗат итәргә мөмкин. Чөнки халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул. шагыйрь ул. ...Петербургтагы профессорлар башкорт халкының бик тиздән бөтенләй үлеп бетәчәгенә иман китергәннәр. Шушы көйне иҗат иткән халыкның рухын үтереп бетерергә мөмкинме соң инде?! Юк, һичничек мөмкин түгел! Ул әле әллә нинди кара көчләр тарафыннан изелгәнгә, кол ителгәнгә күрә генә шушы хәлдә яши. Ә бу хәл, кешегә читтән килгән бер авыру кебек, вакытлы бер хәл генә» ’. Татар халкының бөек улы, зур шагыйре Габдулла Тукайның тугандаш башкорт халкының авыз иҗатына һәм музыкаль фольклорына карашы, мөнәсәбәте, кыскача әйткәндә, әнә шундый.