Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ БЕЗНЕҢ ДӘ ШАГЫЙРЕБЕЗ

Габдулла Тукай — татар халкының бөек шагыйре, сөекле улы. Ләкин Габдулла Тукайны фәкать татар халкының шагыйре дип әйтү генә җитми. Ул татар халкының мактанычы, әмма шуның белән бергә Тукай — Россиядә яши торган күп кенә башка төрки халыклар арасында, иң элек аларның укымышлылары арасында киң танылган, яратып укыла торган зур әдип тә. Бөек Октябрь революциясенә кадәрге Россиядә яшәгән халыклар, патша хөкүмәтенең вак милләтләрне кол итүгә юнәлтелгән милли политикасына каршы барып, бер-бер- се белән гел якынлашырга, шагыйрьнең үз сүзләре белән әйткәндә, бер-берсе белән Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып яшәргә тырышалар иде. Үлмәдең снн, һәр кеше күңлендә син, телендә син. М. Гафури. Тукай ул үз заманында ук үзбәк халкы арасында билгеле һәм танылган шагыйрь. Тукайның үзбәк халкына һәм аның әдәбиятына якынлыгын аның шигырьләре, ул шигырьләрнең тел һәм слүбе раслап тора. Мәсәлән, аның «Хөррият хакында», «Шәкерт яхут бер тәсадеф», «И каләм!», «Ифтирак соңында», «Пушкина» дигән һәм башка күп кенә шигырьләрен үзбәкләр тәрҗемәсез дә җиңел укый алалар. Шагыйрь үзе дә үзбәк һәм татар мәдрәсәләре өчен уртак булган күп кенә дәреслекләрне («Суфый Аллаяр», «Бәдәвам» һәм башкаларны) укып белем алган, шәкертлек елларында үзбәк әдәбияты үрнәкләре белән танышканГ 39 Габдулла Тукайның исемен телгә алгач ук, татар әдәбиятының үзбәк әдәбияты белән элемтәсе, алай гына да түгел, гомумән татар халкы белән үзбәк халкының тарихи элемтәсе күз алдыбызга килә. Тарихи элемтәнең тамырларын тикшерү-өйрәнү тарихчылар бурычы булса да, без Россиянең Төрк- станга юл ачуында татар һәм үзбәк сәүдәгәрләре билгеле роль уйнаганнар дисәк, тарихчылар безне гаепләмәсләр дип уйлыйбыз. Татарлар белән үзбәкләр арасында сәүдә эшләре ул элемтәләрнең, билгеле бер дәрәҗәдә, культура элемтәләренә әйләнүенә дә китергән. Төркстанны Россия үзенә кушканнан соң бу элемтә тагы да ныгыган. Үзбәк шәһәрләрендә беренче дөньяви мәктәпләрне оештыруда татарларның роле әйтеп бетергесез зур. Без ул мәктәпләрне оештыручыларның һәм шул мәктәпләрдә укыткан беренче мөгаллимнәрнең исемнәрен хәзер анык белмәсәк тә, аларның татарлар икәнлеге безгә бик ачык. Татар мәгърифәтчеләренең һәм татар укымышлыларының күбесе Бохара мәдрәсәләрендә укыган, үзбәк укымышлыларының да күбесе Оренбургның «Хөсәения», Уфаның «Галия» һәм Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә белем алган. Үзбәкләрнең беренче басма китаплары Казан университеты матбагасында басылган. Хива һәм Ташкентта «Мех басма» дип аталган матбага һәм литографияне беренче башлап Шәһимәрдән абзыйлар оештырганнар. Шушы беренче типографияләрдә хәреф җыйган, үзбәкләрнең беренче китапларын баскан беренче полиграфистларның уллары һәм улларының уллары белән кызлары хәзер дә Үзбәкстаи типографияләрендә эшләп киләләр. 1904 елның башларында Ташкентта Еникиевлар йортында үзбәк укымышлыларыннан Өммелхәят (хәзерге медицина фәннәре докторы Зөлфия Өмидованың анасы), Мәрьям биби Өмидовалар, Газим Саттар- ханов һәм Нуретдин Ходаярханов- лар белән бергә татар укымышлы- чарыннан Дибаев, Илкин, Чаиышев һәм Акчурин беренче тапкыр «Мәхәббәт бәласе» дигән спектакль куйганнар. Бәдретдин абзый Исмәгыйлов Сәмәркандтагы беренче мәктәпләрдән «Исмәгыйлия»не ачкан. Аның УЛЫ Габдулла Исмәгыйлов үзбәк телендә беренче оашлап драма әсәрләре язып, спектакльләр оештырган үзбәк язучыларыннан һәм сәхнә эшлеклеләреннән берсе. Хәзер Хәмзә исемендәге һәм башка күп кенә данлыклы театрлары булган, Хәмзә Хәкимзадә һәм Ханнан Уйгур кебек атаклы кешеләребезне җитештергән үзбәк сәхнәсенең ныклап аякка басуында татарның сәхнә осталарыннан Габдулла Камал, Гомәр Деви- шев, СССР халык артисты Хәлил Әбҗәлилов һәм башкаларның хезмәте зур. Рус кызы Мария Кузнецова, үзбәк кызы Лотфи ханым Са- рымсакова һәм татар кызы Мәгъсүмә Кариева — беренче үзбәк совет артисткалары. Үзбәк егетләрен һәм кызларын беренче башлап пианинода уйнарга өйрәтүче музыка укытучылары татарлар — Яушев кызлары. Үзбәкстанда совет властен урнаштыру һәм ныгыту өчен көрәштә татар хезмәт ияләре, үзбәк халкы белән бергә, рус пролетариаты җитәкчелегендә, алгы сафларда бардылар. Фәргана үзәннәреннән алып Хорәзм чүлләренәчә бөтен Үзбәк- стан буйлап үткән Татар бригадасы басмачыларны тар-мар итүдә зур батырлыклар күрсәтте, бригаданың политик эшчеләре исә хезмәт ияләре массасы арасында бик зур политик агарту эшләре алып бардылар. г Совет Төркстаны, Бохара һәм Хива халык республикаларындагы беренче халык комиссарлары һәм җаваплы партия эшчеләре сафында без Шәһит Әхмәдиев, Бари Шиһа- бетдинов *, Нәҗип Хөсәенов, Мус- такый, Бурнашев кебек күп кенә татар укымышлыларын күрәбез. Үзбәкстан матбугатын үстерүдә дә татар укымышлыларының билгеле бер хезмәте бар. Габдулла Дм. Фурмановның «Мятеж» повестен- да аның турында язылган. 40 Авлони, Ширмөхәммәдов, Зыя Сәгыйт, Әгъзәм Әюп, Л. Олимп, А. Якупов һәм башкалар белән бер- рәттә Әхмәт Донской, Вәли Галлә- мов, К. Сорокин, М. Хәсән, Ф. Сөләйман, Ш. Мортазин һәм башкалар үзбәк совет журналистларының беренче отрядын, беренче буынын тәшкил иттеләр. Үзбәкстанда борын-борыннан толмачлар, рәсми тәрҗемәчеләр һәм соңыннан әдәби тәрҗемәчеләрнең дә күпчелеге татарлар була. Үзбәкстанның беренче партия һәм совет мәктәпләрен оештыру буенча да татар укымышлылары күп эшләгәнен әйтергә кирәк, алар үзбәкләрдән партия һәм совет эшчеләрен тәрбияләп үстерү өчен күп хезмәт куйдылар. Ике халыкның әдәбиятына килгәндә, шуны әйтергә кирәк: алар бер-берсенә нык бәйләнгәннәр. Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр үк инде үзбәк халкы арасында татар әдәбияты бик күп таралган. Алдынгы рус культурасын, алдынгы рус иҗтимагый аңын Казагстан далалары аркылы Үз- бәкстанга җиткерүдә татар халкы күпер булды дисәк ялгышмабыз. Татар сәүдәгәрләре аркылы Төркстанга, самавар, шырпы, тимер-чуен әйберләре белән бергә, Казан матбагаларында басылган китаплар да килгән. Габдулла Тукай, 1Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан һәм Галимҗан Ибраһимовның теле үзбәк һәм казакъларга якын һәм җиңел аңлашыла. Татарча китапларның Төркстанда күп таралуының сәбәпләреннән берсе шул. Россиягә кушылганнан соң анда Төркстан халыкларының культура дәрәҗәсе үсә, рухи таләбе көчәя башлый. Колонизаторлык политикасын алып барган патша хөкүмәте, билгеле инде, җирле халыкның рухи теләкләрен канәгатьләндерү белән кызыксынмый гына түгел, бәлки аңа төрлечә киртә корып килә. Шуңа күрә Төркстанда матбагачылык бик акрын үсә. Бу исә китап кытлыгына алып килә. Ул чорларда китаплар бары тик кулдан гына языла; кулъязма китаплар исә, бик аз булулары белән бергә, бик кыйбат торалар. XIX йөзнең ахырына таба Хива, Ташкент, Сәмәрканд һәм Бохарада ачылган таш басмаханәләрлитографияләр күбесенчә дини, мистик нәрсәләр, ялган классицизмның түбән әхлаклы язмаларын басып чыгарудан бушамыйлар. Культура дәрәҗәсе акрынлап үсә башлаган һәм дөньяга карашы киңәя барган халыкның рухи таләбенә ул укымлыклар, билгеле инде, җавап бирүдән бик ерак була. Шуңа күрә Урта Азия халкы культура ягыннан үзләренә караганда югарырак торган күрше халыклар әдәбиятларын укырга омтыла. Үзбәк укымышлыларының күбесенең өендә татарча роман, хикәя һәм шигырь җыентыклары һәм татар телендә чыга торган газета- журналлар була. Үзбәк укымышлыларының шәхси китапханәләрендә Тукай әсәрләре күренекле урында тора. Тукай әсәрләрен тәрҗемә ителмәгән хәлләрендә дә элек-электән үзбәкләр төшенеп һәм яратып укыйлар. Күренекле үзбәк мәгърифәтчесе Габдулла Авлони шул елларда Тукайның «Туган тел» шигырен, үзбәк теленә тәрҗемә итеп, үзенең мәктәп дәреслекләре китабына да керткәнен әйтә. Тукайның «Шүрәле», «Яңа Кисекбаш», «Япон хикәясе» кебек сюжетлы әсәрләре үзбәк китапханәләрендә аеруча яратып укыла. Ташкент өлкәсенең Яңа юл шәһәренә якын бер урынның «Шүрәле» дип аталып йөртелүе бер дә очраклы түгел. Тукайны үзбәк халкына якынайткан тагын бер сәбәп бар. Россиядә XIX йөздә бик нык үсеп киткән революцион аң һәм рухи күтәрелеш илебездәге барлык халыклар арасында да үзенә җирлек таба. Радищев, Пушкин, Белинский, Герцен, Чернышевский, Добролюбов башлап җибәргән яңа рус иҗтимагый фикере Россиядәге барлык халыкларга да уңай һәм зур йогынты ясый. Россиядәге менә шул бөек иҗтимагый фикер тәэсирендә Идел- Кама буйларында Каюм Насыйри, Габдулла Тукан һәм Мәҗит Гафури, Урта Азиядә Мукыйми, Фуркат, Абай, Әхмәт Дониш һәм Бердах, Азербәйҗанда Мирза Фәтгали Ахундов һәм Нәрнманов мәйданга килә. Алар барсы да үзләренең әсәрләрендә бер үк идеяләрне, үз халыкларының бер үк теләк-өметлә- рен. чын-чыннан милли һәм политик азатлык идеяләрен чагылдыралар. Мәсәлән, Тукай: «Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстой- ларга, Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына, безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәккыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга... яңа-яңа милли шигырьләргә, музыкаларга вә гайре- ләргә мохтаҗ», дисә, шундый ук фикер һәм таләпләрне Фуркат белән Абай һәм Ахундов белән Дониш та үзләренең әсәрләрендә алга сөрәләр. Тукайның фикерләре, демократик идеяләре царизм чорындагы барлык изелгән халыкларның, шул җөмләдән безнең үзбәк халкының да, теләкләре һәм өметләре белән уртак булганлыгы өчен дә бу бөек татар шагыйре без үзбәкләргә якын. Тукай үлгәннән соң үзбәк халкы да татар халкы белән бергә тирән кайгы кичерде. Шагыйрь үлгәннән соң үзбәк укымышлылары матәм мөрасименә катнашу өчен Казанга үзләренең вәкилләрен җибәрделәр. Тукайның үлүе мөнәсәбәте белән Ташкент, Хива, Самарканд һәм башка шәһәрләрдә матәм кичәләре үткәрелде. Үзбәк мәктәпләрендә Тукай иҗаты өйрәнелүе, Тукай әсәрләренең үзбәк телендә эзлекле рәвештә басылып чыга килүе, Ташкентның үзәк урамнарыннан берсе Габдулла Тукаев исеме белән аталуы үзбәк халкының бу зур шагыйрьгә тирән хөрмәтен һәм чын мәхәббәтен раслый, үзбәк һәм татар халыклары арасындагы тарихи дуслыкның ма тур бер билгесе булып тора.