Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАҺИ ТУКАЙ, ОСТАЗ ТУКАЙ

Габдулла Тукай турында салкын кан белән, дулкынланмыйча гына язу мөмкин түгел. Әйе, бала чагында кимсетелеп, кагылыпсугылып, кеше ишеге төбендә үскән бер ятимнән меңнәрне, ун меңнәрне үзенә каратырлык, хал. кының культурасы үсүгә бәя биреп бетерә алмаслык зур өлеш кертүче бөек шагыйрь булып җитешкән бу соклангыч талант турында бөтен күңел җылысын бергә җыеп, иң кадерле, иң газиз сүзләр әйтәсе килә. Үлем Тукайның күзен йомдырганга күп еллар үтте. Аннан соң бөек революция Россияне бөтенләй үзгәртеп корды, яңартты, яшәеш кануннары тамырыннан үзгәрде, халык башыннан берничә дәһшәтле сугыш өермәләре узды. Әмма халыкның Тукайга булган мәхәббәте сүнмәде, сүрелмәде, бәлки һаман яңара һәм көчәя генә барды. Аның иҗаты әле һаман да дулкынландыра һәм уйлата, елата һәм көлдерә, алга өнди, дәрт бирә. Күрәсең, шагыйрьнең бөеклеге, аның иҗатының озын гомерле, яшәүчән булуы — аның шигъри көчендә, халык • күңеленең нечкә серләрен, катлаулы борылышларын һәйкәлгә койгандай мәңге онытылмаслык, мәңге искермәслек итеп сурәтләп бирүдә, җәмгыятьнең үсеш юнәлешен, халыкның барыр юлын ерактан күреп, алдан ук белүдә. Күрәсең, халыкның ничә мең еллык озын һәм катлаулы тарихында Тукай русның Александр Пушкины һәм Лев Толстое, украин халкының Тарас Шевченкосы кебек ук йөз елларда бер генә килеп уза торган аеруча кадерле таланттыр. Тукай аша татар халкының шигъри рухы, иҗат сәләте, иреккә омтылучан батыр йөрәге ачылды. Габдулла Тукайның иҗаты безнең әдәбиятыбызның, туган телебезнең үсешенә генә түгел, бәлки халыкның бөтен яшәешенә, аның аңы, культурасы алга китүгә шулкадәр көчле йогынты ясаган ки, хәтта безнең казанышларны Тукайсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Әгәр хәзерге татар совет әдәбияты илебезнең күп милләтле, бай һәм көчле әдәбияты эчендә күркәм бер урын алган икән, әгәр Европа һәм Азиянең бик күп телләренә тәрҗемә ителгән, бөтен дөнья матбугаты мәйданына чыккан безнең шигырьләребез, поэмаларыбыз, романнарыбыз һәм башка күренекле әсәрләребез бар икән, аларда бу бөек кешенең дә өлеше бар, һәр яхшы әсәргә Тукайның да илһам нуры көч биргән. Алыгыз Идел буйларыннан, Кырлай урманнарыннан кузгалып Канадага барып җиткән «Шүрәле» балетын. Бу балетның иң беренче оеткысы халык иҗаты белән Тукайдан башлана. Алыгыз иң күренекле совет чоры шагыйрьләреннән Фатих Кәримне, Муса Җәлилне, шулай ук безнең замандашларыбыздан Хәсән Туфанны, Сибгат Хәкимне һәм баш ка талантлы шагыйрь һәм язучыларны. Әгәр алардан иң хөрмәтле остазлары турында сорашсаң, һәр- кайсы чын горурлык белән иң башта Тукай исемен әйтер иде. Г з* 35 нарына карата үтергеч сатирасы белән усал һөҗүм иткән. Бу бөек җанлы, йомшак күңелле кеше хезмәт иясе халкының моң-зарын, газап- михнәтен, аның теләк һәм омтылышларын шулкадәр тирән сизгән, тора- бара халык кайгысы аның уз кайгысына, шатлыгы үз шатлыгына әверелгән. Әйтерсең, ул — хезмәт ияләренең рухы, намусы, вөҗданы. Шунлыктан аның татар укымышлылары арасындагы һәрбер прогрессив хәрәкәт турында патша охранкасына әләк язып торучы Түнтәр мулласына нәфрәте ул шымчы муллага гына түгел, бәлки бөтен патша хөкүмәтенә ялкынлы нәфрәт, усал протест булып яңгырый. «Эчем, тышым Ишми вә игъваны- на злоба белән тулды. Бөтен көтепханәләрне, матбагаларны вә газеталарны ябып бетерсәләр, бу көннән яңа киемнәремне ертып ташлап, яланаяк чыгып йөгерәчәкмен. Күз алдым караңгыланды, милли тормыш, милли хәяттан вә үземнең хыялларымнан тәмам өмет кистем. Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә...» III Халыкка әнә шундый ялкынлы мәхәббәте, изелгәннәр, кимсетелгәннәрнең азатлыгы, аларның бәхете өчен әнә шул фидакарь көрәше Тукайны әнә шулай мәңге онытылмаслык бөек шагыйрь, көрәшче шагыйрь итте. Тукайның мәхәббәт ялкыны һәм нәфрәт уты бөркеп торучы дәртле, ашкынулы иҗаты хәзер инде барлык илләргә таралды. Аны бер Татарстанда гына түгел, бөтен Советлар илендә барлык тугандаш халыклар үз шагыйрьләре итеп яратып укыйлар. Тукай шигыре хәзер дә көчле, аһәңле яңгырый, хезмәт ияләрен изүче, аларны колониаль коллыкта •яшәтүче империалистик залимнарга каршы ул хәзер дә аяусыз, мәрхәмәтсез көрәшкә өнди. ГОМӘР БЭШИРОВ^ III Г. Тукай, Әсәрләр дүрт томда, Казан, 1956 ел, Яисә безнең хәзерге әдәби телнең үсешенә, аның (иң яхшы әсәрләрдә, билгеле!) елдан-ел матурлана, мө- кәммәлләшә баруына игътибар итегез. Иң талантлы әдипләребез кулыннан чыккан хәзерге әсәрләрдә әдәби телнең көче әдәбият тарихында моңарчы беркайчан да ирешә алмаган югарылыкка менде. Татар әдәби теле хәзер сүз хәзинәсенең муллыгы, аһәңлелек мөмкинлекләре, синтаксис чараларының байлыгы белән теләсә нинди нечкә һәм тирән психологик кичерешләрдән башлап иң катлаулы философик төшенчәләргә кадәр барысын да бөтен нечкәлекләре белән тасвирлап бирә ала. Монда да без иң башта бөек Тукайга i бурычлы. Татар халкының теле әдә би тел булып дөньяга килгәндә, аның бишеге янында Каюм Насыйри белән онытылмас Тукай басып торганнар. Ул сабый кыяр-кыймас беренче адымнарын атлаганда, шул ук Тукай аны, якягыннан ырылдап һәм тешләрен ыржайтып мыскыллап торган һәртөрле кара динчеләрдән, кызылбаш пантюркистлардан саклый-сак- . лый, кыю рәвештә зур әдәбият дөньясына җитәкләп чыгарган. Тукай иҗатының моңарчы галимнәр дә, язучылар да әһәмият биреп җиткермәгән тагын бер ягы бар. Без Тукайның гадәттә шигырь теленә сокланабыз да аның тезмәсе ничектер игътибардан читтәрәк калып тора. Хәлбуки Тукайның истәлек һәм хатларында, мәкалә һәм фельетоннарында үткенлек һәм төгәллекнең, матурлык һәм җиңеллекнең соклангыч үрнәкләре бар. Тукайны Тукай иткән, аны халык күңелендә мәңгеләштергән, аны халыкның сөекле шагыйре итеп күтәргән тагын бер гүзәл сыйфаты — , аның халыкчанлыгы, гомер буе халык өчен, аны кайгыртып яшәве. Нинди генә кыен шартларга килеп ' тарымасын, нинди генә шәхси авыр лыклар, тарсыну Һәм җәберләр кичермәсен, Тукай бервакытта да тормышны читтән генә торып, салкын кан белән генә күзәтмәгән. Ул i һәммәсенә үзе катнашкан, көрәшкән, халыкның кыен тормышына азмыкүпме яктылык өстәрдәй һәр чарага үз өлешен керткән, халык дошман-