Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧОРДАШЛАР ҺӘМ РУХИ ДУСЛАР

(Габдулла Тукай һәм Константин Иванов турында уйлар) алыкларның тарихи язмышлары төрлечә булган кебек, аларның кешелек культура хәзинәсенә керткән өлешләре дә төрлечә. Ләкин шунысы бәхәссез: һәр халык өчен уртак, интернациональ мирасны бары тик тирән һәм милли үзенчәлеккә ия булган иҗат үрнәкләре генә баета ала. Беренче карашка сәеррәк булып яңгыраган бу төшенчәнең үз диалектикасы бар. Моның шулай икәнлеге дөнья-кү- ләм культураның үсеш юлы белән исбат ителә. Гомер һәм Данте, Руставели һәм Нәваи, Низами һәм Кол Гали, Шекспир һәм Сервантес, ПУШКИН ҺӘМ Шевченко барыбызга да шуның өчен кадерле, аларның һәркайсы безнең көннәргә үз халыкларының тарихын, язмышын, омтылышларын чагылдыручы буларак килеп җиткән. Әсәренә материал сайлаганда үз иҗатын милли рамкалар белән генә чикләмәгәндә дә (Шекспир), яки милләттәшләре тормышыннан бөтенләй диярлек язмаган хәлдә дә (Руставели), алар чын мәгънәсендә милли художниклар булып саналалар, чөнки бу язучылар билгеле бер халыкның үз телендә иҗат иткәннәр. Дөнья әдәбияты тарихында шулай ук башка характердагы күренешләр дә очрый. Төрле сәбәпләр аркасында, мәсәлән, язучы үз халкы турында бөтенләй башка телдә яки, туган теленнән тыш, тагын икенче бер телдә дә иҗат итә. Осетин шагыйре Коста Хетагуров, коми Иван Куратов, чуваш Спиридон Михайлов-Яндуш (1821 — 1861) ике телдә — үзләренең туган телләрендә һәм рус телендә язганнар. (Биредә мин моңа охшашлы күренешләрнең безнең союздаш республикалар составына керә торган халыклар әдәбиятындагы үрнәкләренә тукталып тормыйм.) Хәзерге көндә Африка һәм Азия континентындагы кайбер илләрнең әдипләре үзләренең туган халыклары турында бу халыкларның милли культура үсешен һәртөрле чаралар белән тоткарлап килгән колонизаторлар телендә язалар. Татар шагыйре Габдулла Тукай һәм чуваш шагыйре Константин Иванов (1890—1915) беренче рус революциясе һәм халыкларыбызныц милли азатлык хәрәкәте дулкынында күтәрелеп чыктылар. Аларның иҗатында, революция тарафыннан уятылып, соңыннан кара реакция көчләре тарафыннан рәхимсез рәвештә бастырылган чордашларының теләк һәм омтылышлары шактый тулы сурәтләнде. Алар үз милләтләренең йокыдан уянуын башлап хәбәр итүчеләр булдылар, бу уянуның төп чагылышын туган телдә күрделәр һәм шул чагылышны иҗатларында зур осталык белән яктырттылар. Тукай һәм Ивановның искиткеч бай фольклор белән сугарылып язылган әсәрләре укучыга бу фольклорны, тагы да баетып, телләребезгә ят булган һәртөрле чүп- чардан бөтенләй арындырып, илһамнары белән чарлап, тутыкмаслык итеп чыныктырып бирделәр, һәм безнең туган телләребез кыйммәтле җәүһәр булып ялтырый башлады, Иванов сүзләре белән әйткәндә, «йөрәкләрне тибрәндереп үтте», халыкларыбызныц милли горурлыгын, аң дәрәҗәсен ул вакытка кадәр һич күрелмәгән югарылыкка күтәрде. Тукайдан дүрт яшькә кечерәк булган һәм аннан ике ел соңрак үлгән Иванов татар туганының язмышы белән азмыкүпме таныш булгандыр дип уйларга кайбер нигезләр бар. Ул Башкортстанда туган, бала вакытта әтисенең күршедәге татарлар һәм башкортлар белән татарча сөйләшүләрен ишеткән. Гарәп алфавиты белән таныш булмаганлыктан, Тукайны оригиналда укыгандыр дип әйтүе кыен. Ләкин, шулай да, Тукайның шигырьләрен яттан белүче һәм шул шигырьләргә ияреп үзләре дә иҗат тәҗрибәсе ясап караучы кешеләрне Х 42 тыңлаган булуы бик мөмкин. Ихтимал, ул Тукайның, Н. И. Ашмарин тарафыннан тәрҗемә ителеп, 1914 елда Мәскәүдә басылып чыккан Көнчыгыш җыентыгына (Эш- шәркыят) урнаштырылган шигырьләре белән таныша да алгандыр (Лазаревский институты хезмәтләре, 43 нче китап). Бернинди дә нәтиҗә ясап тормастан, шундый кызыклы бер фактны әйтеп үтәсе килә: Тукай һәм Иванов мәктәп дәреслекләре өчен язылган «Елның дүрт фасылы» исемле шигырьне русчадан икесе дә бер үк елны (1911) тәрҗемә итәләр. Иванов аны 1912 елда чыгарылган әлифбага, ә Тукай «Күңел җимешләре» җыентыгына кертә. һәр ике шагыйрьнең Пушкинга һәм Лермонтовка һәрвакыт мөрәҗәгать итеп торулары (Иванов «Купең Калашников турында җыр», «Фәрештә», «Җилкән», «Тоткын», «Дулкыннар һәм кешеләр», «Кыя» Һ. б. әсәрләрне зур осталык белән тәрҗемә итә), аларның үз-үзләренә карата искиткеч таләпчән булулары, рус поэзиясе шедеврлары югарылыгында торып иҗат итәргә омтылулары, бөек әдипләрдән өзлексез өйрәнүләре турында сөйли. Мин үзем Тукайны беренче тапкыр П. Радимов тәрҗемәсендә укыдым. Ләкин миңа «Шагыйрь» исемле шигырьнең чувашча тәрҗемәсе ныграк тәэсир итте. Бу шигырь матбугатта безнең шагыйрь С. Че- гесь тәрҗемәсендә 20 нче еллар башында басылып чыккан иде. Мин шушы көнгә кадәр ул шигырьне сүзен сүзгә диярлек яттан беләм. Бу шедеврның соңгы ике юлы минем күңелдә искиткеч югары гуманистик һәм көчле аккорд булып яңгырый: «Без китәбез, сез каласыз!» — дип җырлармын Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә. Бу оптимизм, яшәүнең үлем өстеннән тантана итүе минем аңымны киңәйтеп, күңелемдәге иҗат тойгысын көчәйтеп, тормыштагы урынымны билгеләде. Татарстанда туган кеше буларак, мин ул якларга әледән-әле кайтка- лап йөрим. Шул кайтуларның берсендә колхоз идарәсе бинасы стенасында Тукай һәм Иванов рәсемнә-ч ренең янәшә эленеп торуларын күрдем. Бу хакта мин үземнең «Таңнан алып таңга кадәр» дигән лирик поэмамда түбәндәге юлларны яздым: Нурда балкып, биек бер йорт тора Көмеш сулы инеш ярында. Безнең тату артель штабы ул, Шунда булып килдем тагын да. Түргә элгән рамда Константин Ниләр уйлый икән тын гына... Рәсеменнән таныйм, татар шагыйре Бөек Тукай аның кырында. Чордашлар һәм рухи дуслар булып Яшәр алар гомер буена — Бөлгенлекнең тамырын йолкып аткан Халыкларның якты уенда. Чордашлар һәм рухи дуслар... Тугандаш халыкларыбыз җырчыларының: Тукайның бездә — Чувашстанда, ә Ивановның Татарстанда популяр булулары әнә шуның белән аңлатыла түгелме соң?! Гүзәл Нарспи үзенең кызганыч язмышы белән кайчандыр шәригать кануннарының корбаны булган татар кызын хәтерләтә. Тукайның «Шүрәле»се халыкчан булуы, оптимизмы һәм юморы белән, бик борынгы заманнардан ук иген игеп, урманчылык эше белән шөгыльләнеп көн күргән, эш сөючәнлеге, төшенкелеккә бирелми торган характеры белән танылган чуваш халкының йөрәгендә дә кайнар теләктәшлек тапты. Патша Россиясендә изелгән башка халыклар кебек үк, чуваш халкы да Тукайның көчле пафос белән әйтелгән тирән мәгънәле сүзләрен үз сүзләре итеп кабул итте: Рус җирендә без әсәрле, эзле без, Тарихында бер дә тапсыз көзге без... Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез. Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук. Безгә Ивановның Тукай турында нинди дә булса фикер әйткәнлеге билгеле түгел: шагыйрьнең күп кенә кулъязмалары безнең көннәргә кадәр сакланмаган. Казанда яшәгән Тукайның Сембердәге тугандашы Константин Иванов хакында ишетүен яки ишетмәвен без шу лай ук белмибез. Ләкин аларның язмышлары уртак булды: икесе дә кара реакция елларындагы иң авыр шартларда яшәделәр; икесе дә ялкынлы иҗат учагында янып беттеләр; икесенең дә гомерен үпкә авыруы кисте. Алдынгы карашлы рус кешеләре тарафыннан «халыклар төрмәсе» дип тамгаланган патша Россиясендә күпчелек талантларның язмышы әнә шундый иде. Әйе, ул каһәрле заманнар, кире әйләнеп кайтмаслык булып, артта, •бик еракта калды. Бер-берсенең культурасы белән якыннан кызыксыну, аны ихтирам итү, һәрбер халыкның тарихи язмышын тирәнтен аңлау, киләчәктә үстерелергә тиешле кечкенә генә яңалыкны да күтәреп алу — безнең халыкларыбыз өчен хәзер әнә шундый бердәмлек, татулык һәм үзара ярдәмләшү хас. Теге яки бу милләтнең «чисталыгын саклап калу турында кайгыртып», тарих чүплегендә казынучы пуристлар яки тарих җирлегеннән аерылып, халыкның көченә ышанмаучы нигилистлар халыкларның культуралары бер-берсенә моңарчы булмаган дәрәҗәдә үрелеп үсү фонында бөтенләй кызганыч бәндәләр булып калалар. Алар бер үк медальнең ике ягын хәтерләтәләр. Җирлексез калган фантазиянең һәм коры демагогии исәпләрнең безнең тормышыбыздагы, безнең социалистик җәмгыятебездәге табигый күренешләр белән һичнинди уртаклыгы юк. Тукай һәм Иванов бу ике төркемнең һәркайсына моннан ярты гасыр элек үк инде кискен отпор бирделәр. Шунысы характерлы, һәр ике шагыйрь үз халыкларының язмышы, киләчәге турында тирәнтен борчылып, дулкынландыргыч итеп язылган һәм үз иҗатларының төп юнәлешен, программасын билгеләгән шигырьләрен бер үк елны (1908) иҗат иттеләр. Биредә мин Тукайның «Милләтчеләр» һәм Ивановның «Безнең заман» шигырьләрен күз .алдында тотам. Беренче рус революциясенең җиңелүе һәр халыкның үз эчендәге төрле катлау вәкилләре арасында булган каршылыкларны тагын да кискенләштерде. Либераль буржуазия һәм аның халык массалары ягында торучы булып кыланган икейөзле ялчылары тиздән үзләренең чын йөзләрен күрсәттеләр һәм дәүләт властьларына, патша түрәләренә хезмәткә ялландылар. Биһүдәдер! Сорыкорттан көтмәк гыйлаҗ. Син бер гали, сатылмаслык иргә мохтаҗ, — дип язды Тукай. Ә Иванов чуваш халкының бу сорыкортларын, әрәм тамакларын һәм ренегатларын түбәндәге сүзләр белән тамгалады: Ләкин кайбер чувашлар, Вак җанлы, кибәк башлар, Урыниан кузгалдылар һәм торып сүз алдылар: «Түрәләр булыйк тизрәк, Безгә зур чиннар кирәк». Чин өчен алар хәзер — Җанын бирергә әзер. Үз итмәс туган телен, Танымас үз нәселен. Тун йөрәкле, буш баш ул — Тере мәет әнә шул. Шулай итеп, милләтчелек һәм милли нигилизмга каршы көрәш алып барып, Тукай һәм Иванов безнең әдәбиятларыбызны чын мәгънәсендә халык әдәбияты итеп расладылар. Без, коммунистик җәмгыять төзүче кешеләр, азатлык һәм гуманизм рыцарьлары булган бөек шагыйрьләребезнең бүген дә безнең белән бергә атлауларын тоябыз. Константин' Ивановның мәңгелек сүзләрен без бүген дә сөенә-сөенә кабатлыйбыз: Бу киң, якты җиһанда Юк кешедән көчлесе! Габдулла Тукайның чакыру авазы бүген дә үзенең тулы көченә яңгырый: «Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!.. Хәерле юлга!»