БЕЗНЕҢ КОЯШ
Кырымның көньяк ярында бөркетләр генә очып менәрлек биек таш кыялар бар. Көньякның эссе кояшы астында кызып утырган бу кыяларда үлән дә күренми, тузан да юк. Шыр ялангач, шома таш өстендә, билгеле, бернинди үсемлек өчен тамыр сузарлык нәрсә калмаган, һәм шунда син 5 Г. Тукай, Академик басма, 2 том, Татарстан дәүләт издательствосы, 1948, 217 бит. 6 Шунда ук. 218 бит. кояш могҗиза күреп хәйран каласын. Кеше менә алмаслык биек кыянын иң очында, таҗ шикелле, күпереп торган түгәрәк бүрекле зифа буйлы нарат үсеп утыра. Ничек ул анда үсә ала, тамырларын канларга суза, каян дым ала, җил-давыллар ничек аны очырып алып китмиләр?! Яшәү көче аңарда шулкадәр куәтле, күрәсең, хәтта ул берничә К 59 йөз метрга күтәрелгән зур таш тауларны тишеп чыга алган. Ул наратның тамырлары җирнең үзәгенә барып җитәдер, ахры, яшәү көчен ул җирәнкәнең күкрәгеннән ала булыр. Шуңа күрә ул һичнигә бирешми горур рәвештә үсеп утыра, ботакларын якякка таратып, иркенләп җәелә, күккә үрмәли. Ул еракка, бик еракка, хәтта диңгез аша карый... Мин шундый горур наратларны күреп узганда, бөек Тукайны искә төшерәм. Тукай! Ул, шул куәтле нарат шикелле, патша режимының коллык ташын тишеп чыккан талант! Ул — патша реакциясенең төпсез караңгылык базыннан күтәрелгән кайнар йөрәкле шагыйрь. Аны халыкның намусы, вөҗданы тудырган, ул халыкның зирәклек чишмәсеннән туенган, халыкның иң якты өметләре, эшчәнлек сыйфатлары белән нурланып үскән. Шуңа күрә ул, кыя башындагы нарат шикелле, һичнинди давыл-гарасатларга бирешми, халык йөрәгенә тоташкан тамырларына. нык басып, горур тора. Тукайны кара эчле бәндәләр милләтче итеп күрсәтергә теләделәр, динче итеп аңлатырга азапландылар. Ә Тукай талантының көче, аңа һөҗүм көчәйгән саен, халыкка як- тырак ачыла барды, яңа нурлары белән балкыды. Тукай бишенче елның таңында татар хезмәт иясе халкының уянуын күрә алды. Ул үзе дә, шул революция дулкыннарында тирбәлеп, киң тормыш диңгезендә йөзә башлады. Рус пролетариатына кушылып, капиталистик стройны штурмларга күтәрелгәндә, татар халкына Тукай кебек хаклык, дөреслек җырчысы кирәк иде. Татар халкының тарихи кискен борылыш ясаган яңа, якты адымын — рус халкы белән бердәм сафка басып, «хөр мәмләкәт, хөр Русия» өчен көрәшүен Тукайдан башка күз алдына китерүе дә кыен. Шушы көрәш сафында ул, билгеле, җитәкләүче булып бармады, ләкин көрәш сафында булучылар аның рухландыручан җырларын ачык ишеттеләр. Ул көрәш мәйданы хәзерләде, көрәшчене батырлык, фидакарьлек, дошманга рәхимсезлек рухында яшәргә илһамландырды. Хаклык өчен, халыклар азатлыгы өчен, гаделлек һәм рухи бөеклек өчен көрәшүнең изгелеген меңнәрнең күңеленә салды... Аның шушы тәэсир итү көче хәзер дә сүрелми, үскәннәнүсә бара. Соңгы җырын «палач балтасына башны тоткан килеш» язган Муса Җәлил тормышында да Тукай рухы, Тукай дәртлелеге чагыла. Тукайның тәэсир итү көче татар яшьләре белән чикләнми. Башкорт һәм казакъ әдәбиятына, үзбәк һәм төркмән шигыриятенә дә Тукай йогынтысы бар. Аның уңай йогынтысын чит ил халыклары да тоялар. Чан Кай-ши палачлары тарафыннан җәзалап үтерелгән егерме дүрт яшьлек уйгур шагыйре Лотфулла Моталлибның сугышчан поэзиясендә дә Тукай рухы яши: Моталллб? Син хакыйкатьне курыкмы» сөйлә, Гайрәт белән дошманнарның юлын билә,— дип җырлаган уйгур шагыйре Тукай поэзиясе чишмәсеннән су эчкән... Тукай поэзиясенең шифалы чишмәсеннән кө.ч алган мондый батырларны бик күп санарга мөмкин, чөнки Тукай ул — киң, катлаулы, давыллы тормыш, аңарда һәрвакыт көрәш ялкыны үрли, дошманнарга, кара көчләргә нәфрәт вулканы кайный. Шуңа күрә намуслы һәркем аңа килә, күңеле белән генә булса да аңа эндәшә һәм аның диңгез кебек олы тирән поэзиясеннән күп сорауларга җавап таба ала. Тукай поэзиясе кешелек дөньясын кызыксындырган һәм борчыган бик күп мәсьәләләрне эченә ала, чөнки ул хаклык байрагы күтәргән кеше, кешенең намусын пычрата торган барлык караңгы күренешләргә, политик агымнарга, кешелекне мыскыллап торган идарә итү ысулларына каршы көрәш ачкан шагыйрь. Сусаган саен син аңа киләсең һәм тагын бер тапкыр аның поэзиясенең савыктыргыч көчен тоясың. Билгеле, чишмәнең суын эчеп бетереп булмый, ул киләчәк буыннарга да кала, 60 һәрбер буын аның суын эчеп рәхәтләнә... Рус поэзиясенең кояшы дип аталган даһи Пушкинның нурлы шигырьләре белән җаныбызны җылыткан, шул шигыриятнең нәфислеген тойдырган Тукайга бөтен халык рәхмәте ява. Тукай матбугатка аяк атлаган чакта, татар әдәбияты бөек рус әдәбиятыннан берничә гасырга артка калган иде. Тукайның эш- чәнлеге бу зур дистанцияне бик күпкә якынайтты! Аның җиде-сигез ел эчендә иҗат иткән әсәрләренең әһәмияте гасырлар буе сөеп башкарылган хезмәткә тиң. Чыннан да,, инде ярты гасыр буе галимнәр, тарихчылар. язучылар, телчеләр, сәнгать эшлеклеләре Тукай мирасын өйрәнәләр һәм аңа тирәнрәк чумган саен яңа фикер, яңа матурлык, яңа рух табалар. Тукай поэзиясе, кояш кебек, башка бик күл талантларның үсүенә азык бирә. Ул яңа талантларны — шагыйрьләрне, композиторларны, рәссамнарны, галимнәрне уята! Аның яктылыгы һәркая төшә, һәркемгә җитә. Тукайның тормыш юлы гөлләр белән бизәлмәгән иде. Патша ялчылары, карагруһлар, милләтчеләр һәм котырган буржуа ялчылары Тукайны буарга тырыштылар... ләкин буйлары җитмәде. Чөнки ул халыкның газиз җаны булып әверелгән иде инде. «Ак кул белән күкләрдә йолдыз» чүпләгән Тукай «мәңге көләч һәм мәңге яшь» булырга телә-* де, «Бу кояш сүнсен, җиремә мин кояш булмак телим», — дип язды, һәм ул изелгән халыкларның күгендә кояш булды. Тукан үзе, халык шул кояшка каран, сәгатен төзәтер дип ышанды. Ә халык залимнәр дөньясына каршы көрәшкә күтәрелү вакытын да онытмады, кояш нурларында да җылынды, рухи яңарды. Әйе, Тукай озак яшәмәде, ләкин ул барлык көчен халыкка күчерде, барлык йөрәк җылысын бәхет нурлары балкыткан кояшына бирде. Күмер кебек пыскып яну, озак яну Тукай характерында түгел иде. Ул киң колач белән эшләде, кайнар сулыш белән яшәде, бөтен поэзиясе белән батмый торган кояш булып күгебезгә менеп утырды. «Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле», — дип язды Тукай («Уянгач беренче эшем»). Тукай сагынып көткән заман күптән килде, «мазлумнар дөньясы» үз бәхетен үз кулына алды. Хәзер ул коммунизм җәмгыяте төзи; җидееллык планны каһарманнарча тормышка ашыра, тыныч экономик ярышта Американы куып җитеп, узып китү өчен көрәшә. Шушы көрәшчеләр сафында Тукай да безнең белә.н бер сафта атлый.