БЕЗДНА ВАКЫЙГАСЫНА 100 ЕЛ
Ирек! Хезмәт халкы аңында бу төшенчә һәрвакыт бәхетле тормыш мәгънә* сендә йөртелгән. Алар гомер буе ирек өчен — бәхетле тормыш өчен көрәшкәннәр, кан койганнар. 1861 елгы реформа да крестьяннарны алдау гына булып чыга. Алар хәтта реформага чаклы биләгән җирләрен дә ала алмыйлар, күп йөкләмәләрдән котылмыйлар, үзләре өмет иткән һәм хыялланган «иреккә» чыкмыйлар. Яңадан бөтен ил буйлап көчле крестьян хәрәкәтләре башлана. Гасырлар буе рәхимсез рәвештә изелеп килгән крестьян массалары җир өчен, чын ирек өчен көрәшкә күтәрелә. Шундый крестьян хәрәкәтләренең берсе — Казан губернасындагы Бездна кузгалышы. Шушы елның апрель аенда Бездна вакыйгасына 100 ел тула. Шул уңай белән журналыбызның бу санында Бездна кузгалышы, анда катнашучылар, аның җитәкчеләре турында халык арасында сакланып калган кайбер сөйләкләрне урнаштырабыз. Сөйләкләрне СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы эшчеләре X. Ярми һәм X. Гатина Татарстанның Куйбышев, Кузнечиха районнары авылларында язып алганнар. оннан йөз еллар элек Бездна авылында крепостной крестьяннар тотучы алпут Пушкин булган. Ул авылның барлык җирен бер үзе биләп торган. Крепостной крестьяннар атнаның 3 көнен алпутка эшләргә тиеш булганнар. Башка алпутлар кебек Пушкин да крестьяннарны бик озак еллар үз кул астында тотып килгән. Көннәрдән бер көнне крестьяннарны азат итү турында бер закон чыга. Ул закон башта алпут Пушкин кулында саклана. Шуннан соң Пушкин бу законны попка алып барып бирә. Поп аны, беркемгә белгертмичә, чиркәүдә асрый. Шушы Бездна авылында грамотный, бик үткен генә Антон исемле бер кеше була. Ә ул вакытта бит халык укый белми — неграмотный. Антон теге законның чыгуын да, чиркәүдә саклануын да ишетә. Ул шул законны ничек кенә булса да кулына төшерергә план кора. Бервакытны бөтен халык белән чиркәүгә керә дә чиркәү эчендә качып кала бу. Качып калгач, кеше юк бит инде, эзләп таба манифестны. Икенче көнне дә халык чиркәүгә керә бит инде. Шул арада Антон да, халык белән бергә, чыгып китә теге манифестны алып. Чиркәүдән чыгу белән халыкны җыеп аңлата: «Без — бүгенге көннән иреккә чыгарылган халык, без алпутка эшкә барырга тиеш түгелбез», ди. Ширбәтле, Никольский, Кр. Слобода авылы крепостной крестьяннары бергә җыелып сөйләшәләр дә алпутка эшкә чыкмыйлар, совсем отказать итәләр эштән. Эшкә чыкмагач, алпут жандарм чакырта. Жандарм белән дә эшкә куша алмагач, алпут шәһәргә хәбәр итеп войско сорый. Антонны алырга дип киләләр инде. Ә халык, Антонны бирмәскә дип, бөтен тирә-як авылдан җыелган була. Солдатлар халыкны җинәМ 153 ләр — халык бит коралсыз була. Шуннан соң Антонның үзеннән чокыр казыталар. Чокыр янына утырталар багана. Шул багана янында Антонга ак капчык кигезәләр. Крестьяннарны азат итү турындагы манифестны Антонның башына куеп выстрел бирәләр, куркытыр өчен, «Алпутка эшлисезме?» дип. Халык һаман да риза булмый: «Без — хәзер ирекле, алпутка бүтән эшләмибез», диләр. Тагын бер мәртәбә аталар, куркытырга, алай да халык риза булмый: «Эшләмибез» диләр. Аннан соң солдатлар чынлап торып аталар. Күп халык үлә, күбесе яралана. Шул вакытта Антонны да аталар. Безнең Тат. Тактала авылыннан да шушы вакыйгада катнашучылар бик күп булган, тик кемнәр икәнен хәтерләмим инде. Антонны атып 15 кенә минут үткәч, «Атмаска, тереләй тотып китерергә!» дигән хәбәр килеп төшкән. Үтерелгән вакытта Антонга 32—34 яшьләр булган. Җәмәгате, ике- меөчме баласы булган икән дип сөйлиләр иде картлар. Татарстан АССРның Куйбышев районы, Тат. Тактала авылында яшәүче 73 яшьлек Хисмәтуллин Шәрифтән язып алынды. езнең әтинең Тат. Тактала авылында Хәсән исемле бер дусы бар иде. Шуның сөйләгәне әле дә хәтеремдә. Ул: «Антонны атарга дип, безнең авыл аша Чистайдан войско китергәннәр» —дип сөйли торган иде. Александр патша крестьяннарны иреккә чыгарырга кирәк дип бер манифест җибәргән. Бу манифестны Бездна авылының попы крестьяннарга күрсәтмичә яшереп саклаган. Антон шул язуны, поптан яшереп алып чыга да, халыкка укый. Шуның өчен алпутлар Антонны атарга дип хөкем итәләр. Моны ишетеп Бездна авылына җыелган халык Антонны әйләндереп ала да, аны бик озак вакытлар патша гаскәрләренә бирми саклап тора. Сөйли торганнар иде: «Шул тирәдәге җиде авыл җиде көн буена Антонны атарга бирмичә саклаганнар икән», — дип. һәр көнне бер авыл саклаган: бер көнне — Тат. Тактала, икенче көнне — Төгәлбай, өченче көнне — Көек, Әҗмәр, Ямбакты, Баллы күл, Иске Салман авыллары саклаган дип. Казаклар халыкны кыра башлагач, Антон үзе халык арасыннан аерылып чыга да: «Минем өчен халык әрәм булмасын, лучше минем үземне атып үтерсеннәр, калган халык рәхәт күрсен», ди. Шунда аны баганага бәйләп атканнар. Антонны атарга дигән гаскәр Чистайдан китерелә. Ул юл Иске Салман аша үтә. Шуңа күрә халык, гаскәрне күреп, «Сугыш булыр, бөтен халык кырылыр» дип бик курыккан, ди. Бу вакыйгада бөтен күрше-тирә авыллары: Көек, Тат. Тактала, Төгәлбай, Ямбакты һ. б. катнашкан. Бик күп халык үлгән, кайсыларының баш капкачы купкан, шулай да «Воля килгән, воля, воля» дигән тавышлар ишетелеп торган. Үлгәннәр арасында татарлар да күп булган, ди. Ул вакытта халыкның тормышы бик авыр, бик кызганыч булган. Халыкның җире булмаган, ә шуның өстенә имана түләгәннәр. Антон атылгач Бездна авылы алпуты куркып, -имениесен сатып, качкан. Шул Пушкин дигән алпутның атасымы, бабасымы — Муса дигән кеше булган имеш дип сөйлиләр иде. Шуның өчен ул Пушкин-Мусин дип йөртелгән диләр. Ул халыкны бик нык изеп, җәберләп тоткан. Халык көченнән файдаланып арткан байлыгы зур булган аның. Элекке Бездна, хәзерге Антоновка авылында Пушкиннан калган таш амбарлар хәзер дә торалар әле. яшТпо?РСп!Н лссрның Әлки районының Иске Салман авылында 87 яшьлек Шагалеев Вафадан язып алынды. Б үвәле алпутлар крестьян тотканнар бит. Бу крепостной крестьяннар өч көн алпутка, икс көн үзләренә эшләгәннәр. Барсының да үзләренең нужасы бар бит, ә крестьяннар беркая бара алмаганнар. Менә бер заманны Бездна авылына бер язу килә. Бездна авылының Антон исемле крестьяны, бу язуның килгәнен белеп, старостадан халыкны җыйдыра. Шунда ул халыкка әйтә: «Крепостной крестьянны иреккә чыгару турында бер язу килгән, ди. Без моннан соң алпутка эшләмәскә, ирекле тормышта яшәргә тиеш. Җитәр инде, алпутка күп эшләдек», ди. Антоннан иреккә чыгу турындагы сүзләрне ишеткән Бездна халкының карты-яше, хатын-кызлары шатлыктан, кулларына үзләре суккан сөлге-тастымаллар тотып, Антонны каршы алалар. Бу хәл алпутка бер дә ошамаган. Алпут Казаннан войско китертеп Антонны аттыра. Ул вакытта алпутлар халыкны бик нык кысканнар, халык бик тарлыкта яшәгән. Кузнечиха районы Төгәлбай авылында 85 яшьлек Хайруллин Мортазадан язып алынды. ин үзем Тат. Тактала авылыннан. Әнием шул авылда гомер итте. Безгә Бездна вакыйгасы турында шул әниебез сөйли торган иде: «Антонны атарга дип китерелгән солдатлар башта безнең авылда торганнар. Атасы көнне генә солдатларны Безднага алып киткәннәр. Аткан вакытта халык бер якка, солдатлар икенче якка тезелгәннәр. Бөтен тирә-як халык шул Безднага җыелган булган икән. Ак халатлар кидереп башта Антонны солдатлар алдыннан уздырганнар. Солдатлар алдыннан узганда ул: «Атканда җиртен җибәрегез инде, җиртен», ди икән. Атылыр алдыннан халыкка әйткән: «Мин бер кеше, минем өчен кайгырмагыз. Бер кеше үлүдән бер ни булмас. дигән. Хәзер байлардан, алпутлардан җирләр китәр, озакламый халык ирекле тормышка чыгар, дигән. Аткач мине олы юл буена күмегез. узган-барган кеше искә төшереп үтсен»,— дигән. Шул сүзләрне әйткәч тә, атканнар аны». Аннан соң тагын Мәрхүпҗамал әби сөйли торган -иде: «Антонны аткач ирем белән без Антонны карарга барырга җыендык. Шунда мин бәйрәм киемнәремне киеп, хәситәләремне тагып куйган идем, .ирем күрде дә: «>Син болай кайда барырга хәзерләндең? Әллә шатлык ишетергә барам дип беләсеңме, киенгәнсең? Анда бит халыкны азатлыкка чыгаручы Антонны атканнар. Сал киемнәреңне, крестьянча гына киен, без бит кайгылы хәбәр ишетергә барабыз», — дип, .икенче простой киемнәр кияргә кушты дип». Безнең авылда Антонны карарга бармаган бер генә кеше дә калмаган, барысы да барган. Кузнечиха районы ТөгәлбаГ; авылында 63 яшьлек Валиахметова Мәүгыйзәдан язып алынды.