Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНЫҢ РӘСЕМЕ

Үткәнгә әйләнеп караганда, авыл мәдрәсәсендә укып йөргән чаклар хәтергә килә. Бер көнне мөгаллимебез Равил абый чырае гадәттәгедән агарганрак хәлдә сыйныф бүлмәсенә килеп керде. Әле яңа гына урамда чабышып йөреп мышкылдап беткән без, балалар, идәндә эскәмьяләр артында тезелешеп утыра идек һәм, мөгаллим абый безнең тырышлыгыбызны күрсен дип, кычкырып-кычкырып дәресләребезне кабатлый идек. Равил абый ниндидер тонык, саңгырау тавыш белән: — Балалар, шагыйрь Габдулла Тукай вафат, аякларыгызга басыгыз! — диде. Без, нәрсә булганын да аңлап җиткермичә, тизрәк аяк өс калыктык. Равил абый, безнең каршыбызда йөрийөри, шагыйрь Тукай турында сөйләргә кереште. Безнең әле дөньяда яши башлаганыбызга да нибары сигез-тугыз ел; беребезнең дә «үлеп караганы» юк, шулай да үлемнең нәрсә икәнен без инде беләбез. Әнә безнең күрше Габделхак абый вафат булды. Ул бит хәзер бервакытта да, кире бу дөньяга кайтып, безнең кебек тау башында язларын сарык көтеп, утлар ягып, көлдә бәрәңге пешереп йөри алачак түгел; балык кебек чума- чума, Олы күлдә су да керәчәк түгел; юл тузанын туздыра-туздыра, ыргылмага балык чиерттерергә дә чабачак түгел. Әнә вафат булу, үлем нинди әшәке нәрсә бит ул. Дөрес, әни әйтә: үлгән кешенең җаны атна кичләрне кире өйгә кайта, күбәләк булып очып йөри, ди. Ул күбәләкләрне минем үземнең дә кичен тәрәзә пыяласында күргәнем бар. Сөйләшә алмагач, күбәләк булып кайтудан ни мәгънә? Ул күбәләк бит инде Габделхак абый шикелле чума- чума, Олы күлдә коена алмый, Зират елгасында җәйли какы җыеп та ашый алмый, сабан туенда да, Габделхак абый кебек, атта чаба алмый. Габдулла Тукайны да без әнә шушы дөнья рәхәтләреннән мәхрүм булганы өчен кызгандык. Мөгаллим абый Тукайның ятимлеге, авыр тормыш юлы кичүе хакында сөйли. Тукай кинәт безнең/ күңелләребезгә бик якын булып китә. Ул да кайчандыр, безнең кебек үк, бер авыл малае булган икән; тышка чыккан җиреннән өйгә озак кертмәсәләр, кышлый бозлы өй алды идәнендә тыпыр-тыпыр биеп торган икән. Ул миннән дә юашрак булган, күрәсең. Алай кертми торган чакта, ишеккә үкчәсе белән гөрс-гөрс тибәсе калган, өйләре дер-селкенә башласа, бик тиз ачып керткән булырлар иде. Тукайның үзен әйбәт белмәсәк тә,, кайбер шигырьләрен белә идек инде. Сызгыра җил, ыжгыра, тик кар буранын арттыра; Шул вакыт мәсҗет катында дөм сукыр бер карт тора. Бу юлларны укыганда, мин һәрвакыт үзебезнең авыл мәчетен күз алдына китерә идем. Эт тә йөрмәслек әче буранда, таякка таянып, мәчет каршында бер хәерче басып тора. Бу безнең авылның Мипти абзый, икенче төрле әйтсәк, Мипти хәерче (Мифтахетдиннән үзгәрә-үзгәрә шул хәлгә килеп җиткән). Дөрес, Мифта ИБРАҺИМ ГАЗИ Ү 5* 67 хетдин абзый сукыр түгел, аннары ул мәчет каршында хәер сорашмый. Ул күрше-күлән авылларда өйдән- өйгә кереп теләнә. Тик ни өчендер, Тукайның «Теләнче»сен укыганда, шушы дөм сукыр карт үзебезнең авылның әлеге шул Мифтахетдин абзый булып тоела иде миңа. Исемдә, «Су анасы» белән дә мин тәмам саташып беттем. Әти үлеп, әни белән икәү генә көн күрә башлаган чак. Җәйге кичләрне, сәкегә түшәк җәеп, йокларга ятабыз. Тәрәзәдән ай яктысы төшә. Кайдадыр этләр өреп-өреп куя. Бүген көндез мин малайлар белән бергә Олы күлдә иреннәрем күгәргәнче су коенып йөрдем. Хәзер шуңа куркып ятам: су анасыннан шикләнмичә ничек мин күлне аркылыга- буйга йөзеп йөри алганмын? Хәзер мин күлгә төшү түгел, якын да бара алмас идем. Анда бит хәзер ай яктысында басмада су анасы алтын тарагы белән чәчен тарыйдыр. Мин моны бик яхшы күз алдыма китерәм. Аякларын суга салындырып утырган, чәчләрен, минем әни кебек, алга таба тарап төшергән, тик, әнинеке кебек, чәч коелса-нитсә дип, яулыгы гына алдына җәелмәгән. Аннары ул ялангач. Чәчләреннән ямь-яшел су ага. Ә юан өянке агачы артына посып, су анасына мин карап торам. Су анасы суга чумуга, онытып калдырган алтын тарагын тиз генә эләк- терәм дә авылга чабам. Мин чабам, минем артымнан су анасы чаба. Түшәктә янәшә яткан әни борыла да: — Нәрсә син мыш-мыш киләсең? Ник йокламыйсың? — ди. Мин, юрган астыннан башымны чыгарып, ян тәрәзәгә карыйм. Ай яктысында, тәрәзәдә яшел чәчле бер карчык басып тора кебек. Ул миңа ишарәли, алтын тарагын сорый кебек. Мин куркам да кинәт кычкырып җибәрәм. Әни, яткан җиреннән терсәгенә калкынып: — Ни булды сиңа? — ди. — Көн буе әллә кайларда чабып йөрисең дә төнлә йоклый алмыйсың, — дип шелтәли башлый. Тукай бала вакытында. Художник X. Казаков картинасыннан. Тукай поэзиясе безнең каныбызга әнә шулай балачакта ук сеңеп калган. Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул... Бу чишмәне дә мин үзебезнең авыл янындагы «Мулла улагы» дигән чишмәгә охшата идем (Ул чишмә хәзер дә бар, без малай чактагы кебек, һаман челтер-челтер улактан агып тора). Кыскасы, Тукайның кайсы шигырен генә укымыйм, аның тасвир иткән картиналарын үзебезнең авыл тирәсеннән таба идем, шагыйрьнең хисләре, ничектер, минем үз хисләрем белән туры килеп кенә тора иде. «Бәйрәм бүген» дигән шигырен укыганда күңелләрем сафлана, һичбер гөнаһсыз булып кала идем мин. Бөтен шайтаннар богауда, минем шикелле пакь күңелле, гөнаһсыз кешеләр, чиста киемнәр киенеп, кабартмалар ашап бәйрәм итеп йөриләр. Без, малайлар, алай-болай бәйләнешеп китсәк, олылар: — Бүген бәйрәм, сугышырга ярамый, — дип, безне тыялар иде, үзебез дә тыелышыбрак йөри торган идек. 68 Кешелек дөньясы өчен зур эшләр башкарган шәхесләр үлгәннән сон да, берничә буын белән бергә, яшәүләрен дәвам итәләр. Әйе, алар дөньядан киткән, ләкин синец өчен алар әле һаман исәннәр рәтендә... Әйтик, Толстой я Горький, я, әйтик, Пушкин... Бу кешеләрнең җанлы образлары безнең күңелләребездә яши. Тукай да шундый кешеләрнең берсе. Ул бишектән алып кабергә тикле безнең белән бергә. Үткән буын аны күреп тә белгән, без исә укып, ишетеп беләбез. Рәсемнәрен күргәнебез бар. Шулай итеп, безнең күңелебездә Тукай образы һаман-һаман яшә- .мәктә... Менә шушы образны художникларның рәсемнәрендә күрәсе килә. Әлбәттә, безнең художникларыбыз, сынлы сәнгать осталарыбыз ясап- ясап карадылар. Алар иҗат иткән образлар безнең күңелләребездә яшәгән Тукай образына туры килә дә, килми дә... һәр кешенең үз күңелендә үз Тукае барлыгын искә алсак, моның шулай булуы гаҗәп тә түгел. Дөньяда яшәгән тарихи Тукай нинди булган соң? Ятим яшьлек! «Асрауга үксез малай бирәм, кем ала?» дип, базарда кычкырып торган агайның кулыннан булачак бөек шагыйрьне бер рәхимлесе үз өенә алып кайта... Габдулла монда озак яши алмый, икенче кулга күчәргә мәҗбүр була... Чандыр, ябык... Армиягә дә алынмый. Бизгәк белән авырый... Гел туңып яши, авылдагы мич башларын сагына... Тукайның кечкенә генә бер шигыре бар. Бу шигырьне мин ямансу минутта уфтанып куюга охшатам. Менә ул юллар: Беттем мин, яшь малай, Беттем гомергә дә; Эссе кан, көчле җан Кайтмас гомердә. Бар микән дөньяда Миннән бәхетсезләр? Хатыным, йортым юк, Ятам номерда. Саргайдым зәгъфран нан сары мин, Бу чокырлы йөзләр Тулмас гомергә. Бу шигырьне Тукай унтугыз яшендә чакта, күңеле сынган минутта язып ташлаган. Замандашларының әйтүенә караганда, нормаль тәнле кешеләрнең беләкләренә ярый торган манишка Тукайның муенына яка урынына яраган. Рәсемнәренә карап та, аның ябык, чандыр, сөякчел кеше икәнен бик ачык күрәбез. Безнең күңелләребезгә дә ул әнә шундый зур башлы, зур маңгайлы чандыр кеше булып кереп утырган. Инде килеп, бүген художник яки скульптор, Тукай бөек шагыйрь, бөек иҗат иясе дип, аны тән ягыннан да зур һәм мәһабәт итәргә тырышса, ул вакытта безнең күңелләр мондый трактовканы кабул итә алмас иде. Художник яки скульптор кешенең тышкы кыяфәтен генә ясарга, тыштан гына охшатырга тиеш дигән карашта торучылар юктыр. Без дә андый карашта тормыйбыз. Әлбәттә, эчке дөньясы, кешенең рухы һәм, даһи кеше булса, аның даһилыгы да рәсемдә, скульптурада ярылып ятарга тиеш дип беләбез. Әйтик, тышкы яктан охшамаган булса, охшату-охшатмауга бөтенләй кул селтәгән булсалар, андый рәсем, андый скульптура кешенең эчке дөньясын бирә алыр идеме? һич! Димәк, эчке дөнья белән тышкы кыяфәт берберен тутыралар икән, берсе булмаса икенчесен биреп булмый икән. Чынлап та, караучы башлап торып скульптурада, рәсемдә оригиналны, бу очракта Тукайны, үзе күреп өйрәнгән, үзенең күңелендә йөртә торган Тукайны эзли, инде тышкы охшауны тапканнан соң гына, шушы тышкы охшау ярдәмендә генә образның эченә керә башлый. Лев Толстой урамындагы Лев Толстой бюсты яныннан узганда, без ни өчен тукталабыз? Чөнки бюстта без традицион Толстой сурәтен күрәбез, шунлыктан тукталып, ихтирам белән карап торабыз. Мәскәүгә баргач, Пушкин һәйкәле каршында бүрегебезне салып туктап торуыбыз да шуңардан — һәйкәл без белгән, без ярата торган шагыйрь образын исебезгә төшерә. Пушкин буйга әллә ни зур кеше булмаган, скульптор Опекушин аны тарихи Пушкинга 69 охшаткан. Әгәр рәсемнәргә күреп гадәтләнгән җыйнак, кечкенә һәм шул ук вакытта шагыйрәнә Пушкин урынына Опекушин бик зур, бик мәһабәт бер фигура ясап бирсә (Пушкин бөек кеше ич!) һәм шуны Тверьской бульварга бастырып куйган булсалар, безгә бөтенләй таныш булмаган бу һәйкәл каршында туктасак та бары тик аптырап карап тору өчен генә туктар идек, хәзерге кебек бүрекләребезне салып, ул Пушкинны сәламләмәс идек. Тукай художникларыбызның рәсемнәрендә булгалады дидек. Биредә ул рәсемнәрнең барсын да тикшереп тормыйбыз, тик үткән елны «Ялкын» журналында басылып чыккан «Тукайның сабый чагы» дигән рәсемгә генә тукталып үтәбез. Профессионаллар карашыннан ничектер, безнең ише гади караучыга художник Хаҗиморат Казаковның бу рәсеме ошый. Нәрсәсе беләнме? Зур башлы, нечкә муенлы, ак чырайлы бу малайда Тукай орлыгы бар. Кечкенә чагында шагыйребез рәсемдәге нәкъ шушы малай төсле булганмы-юкмы, художник һәм безнең өчен бүген ул әһәмиятле түгел, әһәмиятле икенче як: Тукайның безгә мәгълүм тормышыннан, иҗатыннан чыгып, күңел күзе белән артка кайтып карасак, кечкенә Апуш, чыннан да, әнә шундыйрак бер малай кисәге булгандыр дип ышанабыз. Рәсем ышандыра, художник максатына ирешкән димәк. Казаковның рәсеменнән безгә балаларча булмаган җитди карашлы, дәү башлы чандыр гына бер малай йомры маңгае астыннан кара җимеш күзләре белән текәлеп карап тора. Бер кулында агач кашык, икенчесендә икмәк сыныгы, алдында кайнар бәрәңге... Бәрәңгесе чынлап та артык кайнар, ахры (пар бөркелеп тора), малаебыз, кашыгын учлап, сабыр гына аның суынганын көтә («И бәрәңге, син, бәрәңге! Кил, бәрәңге, җан ашым; син генә тәмләтәсең бар ярлылар, байлар ашын».) Ул иркә малай булмаса кирәк, аның утырышыннан, олыларча җитди чыраеннан ук бу ачык сизелә. Бәлки, аның иркәләр кешесе дә юктыр? Ул, атаана кулында бул мыйча, ят кешеләр кулында түгелме икән? Мөгаен, шулайдыр. Югыйсә өч яшьлек балага мондый басынкылык каян килер иде. Аның бит хәзер уйнар, көлер, башкадала йөрер чагы. Ләкин бу ят кешеләр аны кыерсытмыйлар булса кирәк, юк, кыерсытмыйлардыр, үзләренчә хәтта иркәлиләр дә бугай: аягына йон оекбашлар бәйләп киерткәннәр, бәрәңгедән уенчыклар да ясап биргәннәр, утырган урыны да идән түгел, түшәк-ястыклар өелгән түр башына мендерел утыртканнар... Күрәсең, кызганалардыр. Бәлки әле, бу кара җимеш күзле малайны яраталар да булыр? Ләкин шулай да бу адәм валчыгы үзенең ятлар кулында икәнен һич оныта алмый булса кирәк. Яшь кенә башы белән дөньяның әчесен-төчесен татырга да өлгергән, ахрысы? Шулайдыр. Югыйсә, ник ул хәтле сабыр һәм уйчан булыр иде икән? Үксез бала бу, мөгаен, үксез бала... Художник безгә үксез бала рәсемен ясагандыр. Үзенең бит утырган почмагы да әйбәт, кулында икмәге дә бар, өс-башы да начар түгел, шулай да малайның дөньясы түгәрәк күренми, күңеленең бер почмагы китек, янында әти-әнисе юк... Күп еллар үткәч, Апуштан Габдуллага — атаклы шагыйрьгә әйләнгәч, Тукай үзенең бер шигырендә: Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син. һәр ишектән сөрде углыңны мәхәббәт сакчысы. Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең каберең ташы. Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы' — дип, юкка гына уфтанмаган шул инде. Художник ясаган образ безнек йөрәкләребездә яши торган Тукай образын бер дә җимерми, киресенчә, безнең күңелебездә тоныграк, билгесезрәк булган образга ит кундырып, җан кертеп җибәрә, һәм без һич икеләнмичә: сабый чагында безнең Апу- шыбыз әнә шундый булган икән дип ышанабыз. Салынып төшкән тар гына иңбашлары, нәзек куллары, нечкә озын бармаклары — бар да образга бик туры килеп тора. Бу инде Мәҗит тә түгел, Муллаҗан да гүгел, бу художникның хыялындагы, безнең күңелебездәге Апуш... Әлеге теге Равил абый: «Шагыйребез Габдулла Тукай вафат, аякларыгызга калкыгыз!» — дип безне аяк өс бастырып, шагыйрь белән беренче тапкыр якыннан таныштырган минутларда ук күңелебездә утырып калган, гомер буе йөрәк түребездә йөргән Апуш бу... Шуңа күрә дә бу рәсем безгә якын, бу образ безгә газиз... Художник Казаковны уңышы белән котлап, шуны әйтәсе килә: художникларыбыз, сынлы сәнгать осталарыбыз Тукай образына тагын һәм тагын кайтырлар, җанга якын, күңелгә газиз образлар иҗат итәрләр. 71 ҖАМАЛ ВӘЗИЕВА ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ УРАЛЬСК ЧОРЫ ТУРЫНДА 1. «ПУШКИН ХАЛЫК ЙОРТЫ» ҺӘМ ТУКАЙ абдулла Тукай 14—15 яшьләрендә үк атаклы рус мәсәлчесе И. А. Крылов әсәрләрен тәрҗемә иткән. 20 яшьләрендә ул рус классик әдәбиятының данлыклы вәкилләре Пушкин, Лермонтов, Кольцов, Некрасов, Толстой, Горький һәм башка бик күпләрне якыннан торып өйрәнгән, әдәби һәм фикери үсешендә аларны үзенә үрнәк итеп куйган. Болар—дәгъвасыз нәрсәләр- Тукайны өйрәнүчеләр моны бертавыштан раслап торалар. Ләкин шундый авыр һәм караңгы заманда, татар авылының иң ярлы катлавыннан чыгып, ачлык- таятимлектә үскән, чынлыкта юньле мәктәп күрә алмаган бу авыл баласы прогрессив рус культурасын ничек шулай тиз үзләштерә башлаган соң? Билгеле булганча, Уральскига килгәч Тукай, дини мәдрәсәдә уку белән бер үк вакытта, өч класслы башлангыч рус мәктәбенә дә йөри. Ул анда ихлас күңел белән рус телен өйрәнә, акрынлап рус әдәбиятын укырга тотына. Без Тукайның прогрессив рус культурасына, әдәбиятына якын килүенә билгеле бер этәргеч хезмәтен үтәгән һәм моңа хәтле кузгатылмаган бер фактка тукталырга телибез. 1899 елда иске стиль белән 26 майда А. С. Пушкинның тууына 100 ел тула. Уральск шәһәренең алдынгы интеллигенциясе моңа зур хәзерлек алып бара. Шәһәрдәге «Башлангыч белем бирүгә ярдәм җәмгыяте» бу датаны билгеләп үтү өчен зур гына программа төзи һәм аны 1899 елның 16 мартында «Уралец» газетасында игълан итә. Программада Уральск шәһәрендә «Пушкин халык йорты»н ачу, анда Пушкинның бюстын кую, түләүсез уку залы һәм китапханә оештыру, әд