Логотип Казан Утлары
Повесть

Йолдызым

Ай янында якты йолдыз,

Минем йолдызым гына...

Халык җыры.

Тут ни убавить.

Ни прибавить,—

Ты помнишь все.

 Отчизна-мать.

А. Твардовский.

 

БЕРЕНЧЕ КИСӘК

I

Әни, әни дим! Нигә минем исемемне йолдыз дип куштыгыз? Әни дим... — һай, кызым, йөдәтмәле, җыелышка соңга калам, икенче сөйләшербез. — И, һаман икенче дә икенче... Бер сөйләшмисең минем белән. Кайтасың да чыгып китәсең, кайтасың да чыгып китәсең... Әни дим, әйт инде, нигә йолдыз дип куштыгыз исемемне? — Нигәме? — Нигә шул... — Әй, кызым, нигә башыңны катырасыңдыр. Бар, әйдә, дәресеңне кара, мин киттем. Ашыйсың килсә, әнә өстәлдә каймак бар, күмәч бар. Киттем мин. — Кит, әйдә, бар кит... Гөлзифа ишекне ачам дигәндә тукталып калды. Кара инде, чын-чын- лап үпкәләде бит кызый. Иреннәре яңа чәчәк атып килүче тамчы гөледәй турсайган. Каш араларында, бик нәфис хрусталь вазадагы чак кына чатнап киткән эзләрне хәтерләтеп, ике буй җыерчык хасил булган. Аска текәлгән керфек очлары җем-җем ялтырый ук башлады... — Әбәү, кызым, шулай ачуланып озатасыңмыни инде әниеңне? — Үзең ич... Бер сөйләшмисең. Гөлзифа килеп кызының башыннан сыйпамыйчы, аркасыннан сөймичә түзә алмады. — Җүләркәем минем! Нигә сөйләшмим ди... Ул бер мәлгә тукталып калды. Хәтер әллә кайчангы истәлекләрне кыймылдатып куйды, күңелнең әллә кайсы кыллары тибрәнеп алды... — Әйдә, кызым, хәзер син дәресләреңне карарга утыр да, әгәр бик соңга калып кайтмасам, иркенләп сөйләшербез, яме? Әйдә. Тизрәк кайтырга тырыш алайса.

— Тырышырмын. Әбиең кергәч, онытмыйча гына әйт әле, баудагы керләрне алып кереп куйсачы. Кибә торганнардыр инде.

— Үзем алып керәм, әни. Алып та керәм, төреп тә куям. Тизрәк кайт кына.

— Бигрәк әйбәт булыр. Тартып алганда җәймәләрне генә ертып җибәрмәсәң... йә, хәзергә!

Тышта караңгы төшеп килә иде. Гөлзифа чыгуга күккә күтәрелеп карады, «һай, кызым, күңелләрне әллә нишләтеп җибәрдең әле син үзеңнең нараси сорауларың белән. Кайчаннан бирле инде күккә бер күтәрелеп тә караган юк, әйтерсең, вакыт тими, әйтерсең, вакыт әрәм. Чыннан да, кайчаннан бирле!..» Ә менә кинәт, никадәр генә ашыкмасын, күзләр үзеннән-үзе күккә текәлде. Кайда әле ул, аның йолдызы? Ах, әнә икән. Әнә ул, ни арада шулай бар йолдызлардан алда балкып та өлгергән.

— «Нигә йолдыз дип куштыгыз исемемне?» Әй, кызым, кызым... Җыелыш, партоешманың ачык җыелышы, үзәк бригада авылында булачак, бирегә аларны алырга машина киләчәк иде. Ләкин Гөлзифа җәяү генә барырга булды. Көндезен җепшетеп, кичке салкын белән чиратып җибәргән аяк асты атлаган саен кетердәп-чытырдап кала, чана табаны эзләре буйлап аккан гөрләвекләр күпереп-күпереп торган челтәрләргә әверелгәннәр, ә якында гына, Ашыт суы ягында, тыелгысыз бер гөрләвекнең һаман да һичнигә карамый челтерәп акканы ишетелә иде. Елга, үзенең бу армас шат нәни юлдашын тәбрикләгәндәй, куәтле-моңсу ухылдап куя, бу ухылдау кичке тынлыкта еракларга яңгырый; яңгырый да уң яктагы Чагыл таулары аңа җавап бирәләр, гүя, әйдәгез, бердәмрәк, дип дәрт- куәт авазы салалар кебек иде. Яз, бернигә карамый яз килә иде. Гөлзифа бер кызулый, бер бөтенләй акрын гына атлый башлый, тагын кызулый иде. Соңга калмагаем дип тә ашыга ул, шул ук вакытта, менә шулай киң басу уртасында уйлары белән икәүдән-икәү генә озаграк — күбрәк тә каласы килә иде аның. «Нигә йолдыз дип куштыгыз исемемне?» ...Уйлар, уйлар, кайларга йөгердегез сез?..

 Ул җәйге кичләр Гөлзифаның күңеленә мәңге онытылмаслык булып сеңеп калган. Урак өсләрендә әтисе ерак басуга куна китеп эшли иде дә, көтмәгәндә генә кичләтеп, бер кайтып төшә иде. Атын конюшнига илтеп тормый, шунда ишек алдында гына туара да Алмачуарны арттагы тау астына төшереп арканлый. Үзен сакал баскан, өсте-башы тузанланган була, ә гадәттә кырыс кына караучы кечерәк коңгырт күзләре шундый ягымлы елтырыйлар... Әвеннән кайтканда гына «Уф, кызым, нигәдер бик ардым әле бүген, катык-сөт кенә кабыйк та җәтрәк ятыйк, булмаса» дип йөргән әнисе дә кинәт җиңеләеп, күзгә күренеп матураеп китә. Ни арададыр казан астында чатор-чотыр коры чыбык-чабык яна башлый, җиз самавырга шаулатып су салганы ишетелә. — Кызым, баскыч төбенә ашъяулык җәй дә тәлинкә-кашык чыгар. Әтиең тышта ашарга ярата,—ди әнисе. — Хәзер, әни, хәзер,—ди Гөлзифа, үзе йөгереп чыгуга тизрәк арбага менеп актарынырга тотына. Анда, яңа чабылган хуш исле печән астында, һәрвакыт яшел кушанкалы өлгереп җитмәгән урман чикләвеге яисә бер учлам саламы белән кузаклы борчак була...

Ашап-эчеп бетергәнче кичке эңгер тәмам куерып җитә. Ләкин әтисе дә, әнисе дә өйгә керергә ашыкмыйлар әле, шунда баскыч төбендә ипләп кенә сөйләшеп утыралар. Гөлзифа әтисенең тир исе, аз гына тәмәке исе сеңгән бишмәтенә төренеп, бер читкә барып ята. Салкынча, әмма шундый да рәхәт. Ара-тирә җылымса бер җил битне йомшак кына сыйпап үтә дә борынга тагын печән исе, тәмәке төтене исе килеп бәрелә. Әтисе тәмәкесен чытырдатып суырган саен кара сакаллы ияге, кызык кына бүлтәйгән иреннәре яктырып-яктырып китә, әнисенең аз гына, сиздермәскә тырышып кына елмайган йөзендә дә якты шәүлә уйнаклап ала. Гадәттә, әтисе гел өйдә көннәрдә, күбесенчә әнисе сөйли, әтисе тыңлап кына утыра торган иде. Ә бүген, киресенчә, әтисенең бераз карлыкканрак салмак тавышы күбрәк яңгырый. Үзенең ничек итеп Азии исемле каһарман белән бергәләп акларга каршы сугышып йөргәнен сөйли әтисе. Дөм караңгы бер төнне аклар торган авылга мылтык ата-ата бәреп кереп, тегеләрне ничек пыр туздыруларын да, бервакыт, ботинкасының олтаны кубып төшкәч, курыстан ничек әйбәт итеп олтан әмәлләвен дә бәйнә-бәйнә сөйли. Үзенең шул вакытта атланып йөргән ак бәкәлле атын мактап бетерә алмый. Аннары алар тозсыз ипиләр, капчык-капчык ниндидер кәгазь акчалар турында, лампа урынына чыра яндырулар турында сөйләшәләр. Шуннан соң, әнисенең ничек итеп Галиябану, әтисенең ничек Хәлил булып театр уйнап йөрүләрен сөйләшәләр дә икәүләшеп көлешеп алалар. Гөлзифаның боларны беренче тапкыр гына ишетүе түгел инде, ул аларны әлләни бирелеп тыңламый. Шулай да яныңда гына әтиең белән әниең сөйләшеп утырганда бишмәткә төренеп баскыч төбендә ятуы нинди рәхәт! Иркенләп сулыйсың, ә баш өстеңдә шундый биек карасу күк. Күк йөзе тулы исәпсез-хисапсыз йолдызлар... һай, ул йолдызлар, нәрсәдер вәгъдә итүче, каядыр чакыручы, каядыр өндәүче ерак-ерак серле йолдызлар! Караган саен карыйсы килә аларга. Караган саен уйларыңны әллә кайларга, әллә кайларга алып китәләр алар... Әнә анда, күк гөмбәзеннән бераз көнчыгышка авышрак, Гөлзифаның үз йолдызы. Барлык йолдызлардан да яктырак яна ул. Гөлзифа аны күккә күтәрелеп карау белән үк эзләп таба. Аның йолдызы да Гөлзифаны шунда ук танып ала да күз кыса, аны тәбрикләп шулай яктырып-яктырып җемелди кебек...

Әтисе үз бригадасы басуларында игеннәрнең кайда ничегрәк уңганлыгы, кичә политбүлектән килгән кеше белән ниләр сөйләшүе, алда көннәрнең яңгырга китүе ихтималы турында озак кына сөйләп утыра. Ә Гөлзифаның йолдызы һаман яктырып-яктырып җемелди, каядыр өнди, каядыр чакыра. Кая өнди, кая чакыра икән ул? Нәрсәләр вәгъдә итә икән? Белсәң иде... Юк, барысын да белеп бетереп булмый инде аның, әмма шунысын һичшиксез белеп була: бары тик яхшыга, бары тик яктыга гына өнди, шуңа чакыра аның йолдызы.

...Һәм менә Гөлзифа аякларын баскыч тактасына терәп торып бер талпынган иде, җиңел генә күтәрелеп очып та китте. Нәкъ йолдызларга таба, һаман югарыга-югарыга оча. Әнә аның йолдызы да шулай матур итеп елмаеп, кочакларын җәеп Гөлзифага таба килә... Тирә-як гаҗәп матур йомшак нурга чумган. Шундый рәхәт, шундый шәп! Чү, әтисе дә монда түгелме соң? Аны күтәргән килеш очып бара түгелме?

— Халидә, мендәрен ипләбрәк сал әле кызымның, — ди әтисе һәм бик җайлап беләгенә салган кызының аркасыннан иркәләп сөя, башыннан сыйпый. Кара, җирдә вакытта алай сөйгәне дә юк иде әле әтисенең, ә бирегә очкач, тагын да әйбәтләнгән... И, әтием, җаныем! Әнисе дә монда, ахыры.

— Әйдә, Госман, ят инде үзең дә... - ди. Курыс — юкә кабыгы. Ә Гөлзифа һаман оча, аның йолдызы һаман шулай кочакларын җәеп, бик матур елмая-елмая аны чакырып тора... ...Иртәгесен Гөлзифа уянып чыкканда, әтисе инде күптән киткән, ишек алды уртасыннан капкага таба чирәмне типчеп, арба эзе бормаланып сузылган, шиңә башлаган бер уч печән чәчелеп калган... һәм менә Гөлзифа әтисен искә төшерде исә, нәкъ менә шушы ишек алды уртасыннан капкага таба сузылган ике көпчәк эзе, шул эзгә чәчелеп калган бер уч печән бүгенгедәй булып күз алдына килә дә баса. Гүя, әтисе Алмачуарны җигеп ерак басуга гына киткән дә менә-менә кайтыр да төшәр, әнисе, кинәт яшәреп китеп, кабалана-кабалана чәй куеп җибәрер һәм алар ул вакытлардагыча баскыч төбенә чыгып, озаклап чәй эчеп утырырлар кебек...

Әйе, әтисенең инде дөньяда юклыгына һич кенә дә ышанасы килми иде... Әтисе, бригададагы иртәнге эшләрен карап, өйгә ашарга кайткан, ә Гөлзифа, инде ашап-эчеп, мәктәпкә китәргә җыенып йөри иде.

— Укулар ничек бара, кызым?—дип сорап куйды әтисе өстәл янындагы урындыкка бик салмак кына килеп утыргач. Үзе ике терсәген ике тез өстенә куеп, учлары белән чигәләрен кысып-кысып алды.

— Тырышам инде, әти...—диде Гөлзифа күзләрен идәнгә текәп. Колак яфраклары аз гына кызарып та китте бугай. Кызармыйча булмый да иде шул. Кичә генә укытучы апасы аны арткы партада утыручы малайның борынын сугып канатканы өчен бик каты орышты бит. Канаса соң, дәрес буе гел чәчтән тарткалап утырмас...

— Ярый, тырыш, кызым, тырыш, — диде әтисе. — Менә авылдагы мәктәпне бетергәч, районга барып укырсың. Бәлки шәһәргә дә китәрсең әле. Тырыш.

...Гөлзифа мәктәптән кайтканда әтисе урын өстендә иде. Шул ятудан соң ул тормады. Телсез-авызсыз булып ике көн тешләрен кысып ыңгырашып ятты да мәңгегә күзләрен йомды...

— ...Бигрәк тә суга төшеп кенә югалган күк инде менә, — дип, әнисе еш кына үз алдына сөйләнә торган булды. Элек, әтисе исән чакта, әнисенең ак чәчләре бар иде микән? Гөлзифа хәтерләми. Ә хәзер, кара инде...

Ул елны Гөлзифа бишенче класста гына укый иде әле. Инде менә җиденчене дә тәмамлады. Җәй көннәре эштә — болында, басуда, әвендә үтте. Элекке елларны да җәйге ялларда эшкә йөри иде Гөлзифа. Чүп утарга да, борчак йолкырга да чыкты, әвенгә барып, әнисенә ашлык суыруда да булышты. Ләкин ул вакытларда нәрсә? Басуга йокың туйгач кына чыга идең дә кояш офыкка таба салынуга кайтып та китә идең. Әллә эшкә, әллә уйнарга бара идең — икесе бергә катнаш иде шунда. Быел исә башкачарак. Хәзер Гөлзифа эшкә иртән әнисе белән бергә чыга, кичен хәтта әнисеннән дә соңрак кайта — йорт башы апаларны кызлар үзләре гел алданрак кайтарып җибәрәләр. Дөрес, еш кына иртән әле әнисе уята, үзенә уяну авыррак, һәрвакыт бераз соңгарак калдырып, ашарга әзерләп өстәлгә утырткач кына уятуы начар.

— И, тагын соңга калдыргансың инде... Баксаң, кызлар китеп тә беткәндер әле, — ди Гөлзифа, әнисе биш-алты кат дәшкәч кенә кинәт уянып китә дә күзләрен уа-уа бераз шыңшып ала. — Җәһәтрәк кыймылдасаң, өлгерерсең әле, өлгерерсең, — ди әнисе кызына күтәрелеп карамыйча гына. Башта Гөлзифа узган еллардагы эшендә — чүп утауда йөрде, печән өсте җитүгә болында эшли башлады.  Авыррак идс әле ана печән кабартуда өлкән апалардан калышмыймы өлгереп баруы. Пакусның урталарына кадәр калышмый, маңгайдан агып төшкән тир керфекләрне чылата, кипкән иреннәрне ялап алсаң, әчкелтем тәм килә — шулай да тегеләр белән рәттән бара. Әмма пакусның ахырына таба кулдагы тырма тимер лом күтәргәндәй авырая, кулбашлары сызлый башлый. Бәхеткә каршы, апалар пакус башына җиткәч, печән чабучы егетләр белән әйтешеп-көлешеп алалар, шул арада Гөлзифа да аларны куып җитә иде. Ә яшьтәш кызлары арасында Гөлзифа һичкайчан да беренчелекне бирмәде.

— Кай җирләреңә сыеп бетәдер синдәге шул кадәре көч, Гөлзифа? Армыйсың да, талмыйсың да, — диләр аңа дус кызлары. Бригадир, кап-кара калын кашлы, бөтен йөзен диярлек баскан кап-кара сакаллы, һәрвакыт бераз ачулырак Шәрәфи абый, һәркөнне Гөлзифа эшләгән кишәрлекне үлчәп алгач, аңа күтәрелеп-күтәрелеп карап куя.

Һм-м... Халидә кызымы әле син? Армыйсыңмы бик? Яры-ый... Әниең авырмыймы? Яры-ый... — ди һәм сыңар кулы белән каты гына итеп Гөлзифаның башыннан сыпырып куя да китеп бара. Кинәт борылганда аның буш уң җиңе Гөлзифаның битенә тиеп китә — ул бу кулын герман сугышында, Карпат итәкләрендә югалткан. Беркөнне болынга кибетче Тәкыйнең район үзәгендәге мәктәптә сигезенчедәме-тугызынчыдамы укучы малае Давыт килде. Иңенә клеенка тышлы кечерәк тартма аскан, кулына озын гына ниндидер таяклар тоткан. Тартмада — фотоаппарат, таягы — үзе ясаган өчаяк икән. Кәҗә сыйрагыдай иләмсез генә бу өчаякны җиргә кадап куйды да өстенә очлы гарьмонлы фотоаппарат беркетте. Аннары, башына кара җәймә бөркәнеп, бик озаклап аппаратына борынын төртеп торды. Шуннан соң, кулындагы кәгазьдән карый-карый, берәм-берәм кешеләрне үз янына чакырып, аларны яртышар сәгать буе кыймылдамыйча утырырга мәҗбүр итеп, рәсемгә төшереп алырга тотынды. Гөлзифаны да чакырды.

— Мин алдынгыларны гына төшерәм. Ударникларны. Идарәнең әмере шундый. Менә исемлек, — дип аңлатты ул. — Ләкин кыймылдамаска! Юкса, биш башлы, сигез күзле булып төшәсең... Гөлзифа, «биш башлы, сигез күзле» булып төшәргә теләмичә, кире китә башлаган иде, Давыт аны туктатты.

— Син бит ударник, аңлыйсыңмы? Юкса, нәрсә килеп чыга? Үзе ударник, ә аңында капитализм калдыгы. Аңлыйсыңмы? Әйдә, утыр. Ә миңа идарә һәр рәсем өчен сутый түли. Аңлыйсыңмы?

Берничә көннән соң, чыннан да, аларның рәсемнәре идарә капкасы төбендәге кызыл тактага ябыштырылган иде. Гөлзифа да бар. Алай бер дә «биш башлы, сигез күзле» түгел. Үзенә охшаган диярлек. Тик ул көнне чалт аяз кояшлы көн булса да, рәсемдә нигәдер томанлы булып чыккан...

Кайдан өйрәнде икән ул Давыт рәсемгә төшерергә? Бик башлыдыр шул ул. Физиканы да бик яхшы беләдер. Ә менә Гөлзифаның физика белән алгебраны ул кадәр үк яхшылап үзләштерә алганы юк шул әле. Юкса, физика укытучысы фотога ничек төшерергә икәнен дә сөйләгән иде сөйләвен. Үзең эшләп карамагач, аны ничек белеп бетерәсең. Малайлар аппаратны кулларына тотып, нәрсәләрендер черт-черт боргалап та карадылар, әмма кызларга чират җитмәде... Шулай да, быел, сигезенчедә укый башлагач, бик, бик тырышып укырга кирәк булыр. Тырышсаң, һич тә булмый калмас. Давыт та тырыша микән? Бәлки, башлы булгач, ул тырышмаса да булдыра ала торгандыр... Булса соң? Ә Гөлзифа тырышып булдырыр, һичшиксез, булдырыр! ...Укулар башланырга атна-ун көн чамасы калып бара иде. Гөлзифа ерак басуда көлтә бәйләүдә эшли, арыш урагында авылга кайтып йөрсәләр дә, сабанга төшкәннән бирле аларның өйгә кайтканнары да юк, тушындагы кыр станында гына куналар иде. Бригадирга иртән үк әйтеп куйды Гөлзифа.

— Шәрәфи абый, мин иртәгә районга барып кайтмакчы идем, сигезенчегә керергә документлар илтергә кирәк. Рөхсәт итәрсез микән? — диде. Менә-менә яңгырлар башланмагае дип, шуңарчы уракны ничек тә төгәллисе иде дип, бик тә кызуланып йөргән көннәр иде бу. Шәрәфи абыйсы тәгаен генә бүген үк рөхсәт тә итмәс әле дип, шигәеп кенә сораган иде Гөлзифа. Ләкин бригадирның һәрвакыт бераз ачулырак йөзе кинәт яктырып китте.

— Бик хуп, сеңелем, бик әйбәт. Укырга иттең, алайса? Яры-ый... Кайткач, эшкә чыгып йөрмәсәң дә була инде, укулар башланганчы әйбәтләп ял ит. Бик зур ярдәмең тиде, бик рәхмәт. Укырга булдың, алайса? Яры-ый...

Кызу эш өсте шактый талчыктырган, кичәге, аннан элекке көнге арганнар да әле чыгып бетмәгән, кулбашлары, капчык аскандай, авыраеп тора иде. Шәрәфи абыйсының көтелмәгән җылы сүзе, якты йөзе Гөлзифаның арганнарын, шифалы су бөркеп берьюлы сыйпап алгандай, бөтенләй оныттырды. Кулларының никадәр җитезлек белән хәрәкәтләнгәнен үзе дә сизмәстән шундый гаҗәеп җиңеллек, ташырга торган дәрт белән онытылып та эшләде Гөлзифа ул көнне. Лобогрейка урып киткән буй-буй учма, тырманы селтәп алуга, нәкъ бер көлтәлек булып кул астына атыла, ул арада куллар нидер бораулаган кебек бер хәрәкәт ясап ала да көлтә бавы әзер һәм шул уңайга ук нечкә билле көяз көлтә камылда ятып та кала. Нәкъ уналты көлтәдән соң, ни арададыр, даладагы кечерәк бер юрта кебек җыйнак кына чүмәлә калкып чыга. Чүмәләләр ишәйгәннән-ишәя, Гөлзифаның күзенә үк төшереп бәйләгән ак яулыгы, баксаң, инде иптәшләреннән әллә никадәр алда калкыпкалкып күренеп бара... Бергәләп әйрән эчәргә туктаган арада, авылда беренче уракчы саналган Сабира апасы ачулы-шаян тавыш белән әйтте:

— Үз башыма гына өйрәткәнмен ахры мин сине, сеңелем. Сабира апаңны да уздырдың ич инде. Әбәү, китче-кит!

Күрше кишәрлектә эшләүче, җиденче классны бергә тәмамлаган Асия дә, икәүдән-икәү генә калгач, иреннәрен турсайтып, әйтте:

— Ни булды соң сиңа бүген, Гөлзифа? Синнән калышмыйм ди-ди, беләкләрем өзелеп төшә инде... Шулкадәр шашмасаң! Гөлзифа иптәшен кочаклап алды.

— Беләсеңме, Асия, иртәгә районга китәм. Сигезенчегә керергә гариза бирәм. Алсалар, әмма да укуның кадерен белер идем инде. Моңарчы әллә ничек белеп бетермәгәнмендер кебек... Әйдәме, бергәләп барабыз, ә? Шәрәфи абыйдан сора да... Асия үзенең биленнән Гөлзифаның кулларын дорфа гына этәреп җибәрде.

— Китче, укымыйм мин. Моңарчы баш катыруларым да җиткән. Кызларга нигә кирәге бар укуның? Җүләр лә син... һәм, тырмасын күтәреп, үз кишәрлегенә йөгерде. Гөлзифа, күзләрен зур ачып, аның артыннан карап калды. Кичен Шәрәфи абыйсы Гөлзифаны авылга үзе белән атка утыртып алып кайтты. Әй, әнисе куаныр инде. Кызының кайтасын белми дә ич әле ул. Менә шулай көтмәгәндә генә кайтып керсен әле. Әтисе дә шулай көтмәгәндә генә кайтып төшә иде бит... Шәрәфи абыйсы моннан җиде-сигез ел элек конюшнида янгын чыккач, Гөлзифаның әтисе колхоз атларын ничек итеп коткарып калуы турында сөйләп кайта. Ул арада «салкынайтып җибәрде, туңасыңдыр» дип, сыңар кулы белән ипле генә итеп арба төбендәге бишмәтне Гөлзифаның иң өстенә салып куя. Нинди әйбәт кеше икән ич ул Шәрәфи абыйсы. Гөлзифа моңарчы аннан һәрвакыт бераз шүрли, болай күп сөйләшкәнен дә ишеткәне юк иде әле. Аннары, нигәдер әнисе дә Шәрәфи абыйны бик яратып бетерми бугай. Еш кына ул кичләтеп Гөлзифаларга керә, ләкин озаграк утырса, әнисе хәзер әйтә башлый: «Бар, Шәрәфи, карчыгың көтә торгандыр, кайт инде», ди... Ул чыгып киткәч, акрын гына тагын үз алдына сөйләнеп ала: «Әйтмәсәң, утырасы... Кеше әллә ни уйлар, тиле...» ди.

...Әнисе Гөлзифа кайтуга, чыннан да, бик сөенде.

— Ничек кайта белдең, кызым. Бүген бигрәк ямансулап тора идем. Шулай да күңелем сизенгән икән. Өсте-башы да каралгандыр, кайтып килмәгәе, дим... Ашны да шуңа күрә мулрак салган идем. Гөлзифага үзенең өйдә булмавына инде бик күп, бик күп вакытлар узгандыр, киткәндә әле ул кечкенә бала гына булган да, инде менә олыгаеп кайткандыр кебек иде.

— Әни! — диде ул, көзгедән үзенең кояшта каралган йөзенә, чыннан да калкыбрак киткән буена исе китеп карый-карый. — Әни, беләсеңме, иртәгә мин районга барам. Сигезенчегә керергә гариза илтергә вакыт җитте бит. Әнисе казаннан агач табакка аш бушата иде, битенә аш чәчрәде булса кирәк, чүмеч тоткан кулының җиңе белән йөзен сыпырып куйды.

— Әйдә, кызым, ачыккансыңдыр, ашыйк,—диде. Аш янында Гөлзифа һич туктамыйча Сабира апасының аңа «Әбәү, Гөлзифа, инде син мине дә узып киттең» дигән булуын, кыр станына лагерьдан пионерлар килеп концерт куюларын бик күңеллеләнеп сөйләп утырды. Әнисе аны бүлдермичә генә тыңлый, үзе Гөлзифаны, кунакны кыстаган күк, гел ашарга кыстый иде. Инде бөтенләй ятырга җыенып беткәч, әнисе аның янына килеп утырды да йомшак кына итеп башыннан сыйпап куйды.

— Кызым, — диде, — шулай ук мине ялгыз калдырырсың микәнни инде?

— Нигә, әни?

— Укырга китәм дисең бит.

— Нигә ялгыз калдырыйм ди, әни... — Гөлзифа кинәт сүзеннән тукталып калды. Дөресен генә әйткәндә, Гөлзифаның бу турыда моңарчы бөтенләй уйлап бакканы да булмады. Чыннан да, район үзәгенә кадәр тугыз чакрым бит. Өйгә һәркөнне үк бик кайтып та йөри алмассың. Ярыйла әнисе таза гына булып торса. Ә үткән кыштагы күк авырып ятса...

— Быелга гына калып торасыңмы әллә, кызым? — диде әнисе һаман да Гөлзифаның башыннан сыйпый-сыйпый. — Бер дә җүнле өс-башың да юк бит әле синең...

Гөлзифа әнисенең алдына капланды да тыела алмыйчы кинәт үкси-үкси елап та җибәрде. Юк, укырга китә алмавы өчен еламый иде ул. Бик сораса, әнисе һич тә җибәрми калмас, ничек тә җибәрер, шулай икәне тел төбеннән үк аңлашылып тора иде. Әмма аның бәгырен икенче бер нәрсә кинәт телгәләп үтте: аның бит хәзер әтисе юк... Ул чаклардан бирле инде ике елдан артык вакыт узган, ләкин Гөлзифаның сабый күңеле моңа һаман да ышанып бетә алмый, бу зур югалту ачысы аның күңеленә әле һаман да сеңеп җитә алмаган, чын кайгыга әверелергә өлгермәгән иде. Менә бүген аның сабый күңеле кинәт чын хәсрәт ачысын татыды. Ә бит әтисе әйткән иде: тырыш, кызым, тырыш, дигән иде. Авылда  укып бетергәч, районга барып укырсың, бәлки шәһәргә дә китәрсең әле, дигән иде... Их, әти, әтием, шулай ук бу яхшы теләкләреңне үзең белән үк алып киттеңмени?..

...Күз яшьләрен һичбер тыймыйча үкси-үкси елады Гөлзифа. Моңарчы әле, хәтта әтисе үлгән көннәрдә дә, күз яшьләренә болай ук ирек куйганы юк иде аның, моннан соң да бәлки шулай бик саран гына тамарлар алар. Ананың сизгер күңеле моны бик ачык сизде һәм шуңа күрә ул кызын юатмады да, елаудан да тыймады, сүзсез генә кызының башыннан сыйпавын дәвам иттә. Гөлзифа елады һәм тиздән сулык-сулык йоклап та китте. Ни генә булмасын, бөтен көчен, бөтен яшь дәртен биреп, чын-чынлап эшли белеп һәм чын-чынлап арый да белеп эшләде шул ул бу көннәрдә... ...Таң аллары булды микән, Гөлзифа кинәт уянып китте. Бөтен тәне талгын авыраеп калган. Аз гына да кыймылдыйсы килми. Күз кабаклары калынаеп киткән кебек, керфекләр дымлы һәм күзләрне челт йомсаң, тиз генә ачып та булмый... Өй эче тонык кына сыек яктылыкка чумган. Түр як тәрәзәләрдә көмеш нурлар — ай хәбәрчеләре уйный. Караватка каршы тәрәзә аша бирегә туптуры йолдызлар карый. Әнә аның йолдызы да бар ич! һаман да шулай бар йолдызлардан яктырак булып, аңа, Гөлзифага, карап тора, үзе шундый матур итеп җемелди. Кинәт Гөлзифаның хәтеренә килеп төште: мәктәптә, чыгарыш кичәсендә, директор абыйлары сөйләгән иде бит, «Тиздән безнең мәктәп урта мәктәп булып әвереләчәк», дигән иде. Быел ук булмаса да, киләсе елларда сигезенче класс ачылачак икән, аннары тугызынчы, унынчы... Менә бит... Ә Гөлзифа балавыз сыгып маташа. И, җүләр, шундый чакта елап торырга ярыймы соң!..

 Шәрәфи ишектән кереп сәлам бирә дә беразга сүздән кала. Зур сыңар бияләен салып, аны бик озаклап күк билбавына кыстыра, чал мыегына кунган бәсләрне сыпыргалый.

— Гөлзифа!—ди ул учына йөткеренгәләп. Үзе мич янында булашучы Халидә түтигә бик шүрләп кенә күз төшереп ала. — Сеңелем, син Савраскаңны җигеп, саламга барып кайт инде бүген дә. Юкса, ни сыерларга, ни сарыкларга салырга бер чеметем нәрсә юк фермада. Тот та утлыкка үзең ят менәтерә...

— Нигә, тот та ят, миңа дисә! Сыерлар да тук булыр, минем дә колагым тынар, ичмасам.

— Колагың тынар иде анысы, дөрес. Ләкин нишлим соң инде, сеңелем. Ул кар астындагы эскерт-чүмәлә төпләрен синнән бүтән берәү таба да алмый бит аны. Аннары, синең Савраскадан башка атларның сыңар көлтәне тартып кайтырлык та җегәре калмады хәзер. Әмма синең Савраска бирешми. Әллә әфсүн укып кына тәрбиялисең инде...

— Үзеңне дә, әфсүн укып, күз алдымнан юк итәрмен әле менә күп калкынып торсаң...

— Анысы да булыр синнән. Хи-хи-хи... Ләкин ни, сеңелем, бер генә сүземне тыңла инде тагын. Әйтәм ич, әнә беркөнне Сабира малайларын җибәргән идем, көнозын йөреп, ни бер уч салам таба алмаганнар, ни атны тәмам эштән чыгарып кайттылар... Бар ышаныч синдә.

— Ә мин бармыйм. Ардым. Шәрәфи тагын учына йөткеренгәләп ала.

— Гөлзифа дим, сеңелем...

— Бармыйм булгач, бармыйм. Әллә монда... Бик ачуымны китерсәгез, тотармын да, Саврасканы җигеп, фронтка китеп барырмын әле. Минем ише кызлар да сугыша анда...

Моңарчы сүзгә катнашмаган Халидә түти кинәт башын күтәрә. Шәрәфи дә аңа борыла. Аларның күзләре очрашалар. Икесенең дә карашларында «чыннан да ычкынмасын тагын бу тиле кыз» дигәнсы-манрак уртак бер шөбһә чагылып уза.

— Күп телеңә салынсаң, сырт буйлап табагач белән берне бирермен әле менә үзеңә! Авызыңнан җил алгыры, — ди Халидә түти бик ачулы тавыш белән. Шәрәфи дә тавышын күтәрә.

— Мин дә менә бу яктан ипи шүрлегеңә менеп төшмәгәем!—ди ул һәм чыннан да үз алдына гына бик яман кизәнеп куя. Гөлзифа тыела алмыйча шаркылдап көлеп җибәрә.

— Уф, үләм! Фронтка киткәнче, иң әүвәл монда сугышасы көннәрем бар икән әле. һай, бер генә күрсәгез икән килешләрен. Үләм!..

 һәм көлә-көлә өстенә киенергә тотына. Кара сырма өстеннән брезент плащ киеп, билен әтисеннән калган киң каеш белән буа. Колакчыннарын өскә бәйләгән куян бүрекне егетләрчә аз гына кырын сала. Бу кыяфәте белән ул чыннан да уттай җитез яшь бер солдатка охшап китә.

— Ә сугышка барыбер китәм. Менә күрерсез! — ди ул һәм үтешли генә мич артындагы каеш чыбыркысын эләктерә дә, тегеләр исләренә килгәнче ялт итеп чыгып та йөгерә. Уены-чыны бергә иде бу сүзләрдә. — Их, менә үзем барсам әле! Ник җыенысын бер имән казыкка арт яклары белән шытырдатып кагып куймам! Үзем барсам әле менә...

 Конюшни өендәме, әвендәме еш кына фронт хәлләре, тагын кемнәрнең ятим калуы, тагын кемнәрнең сугышка китүе турында әңгәмә куердымы, Гөлзифа әнә шулай ярсулы җилкенә башлый иде. Бу вакытта аның аз гына кыйгачрак уелган чем кара күзләреннән хәтәр очкыннар сирпелеп уза, бит алмалары алсулана, кечерәк кенә нык йодрыклары чытырдатып кысылалар...

— Госман мәрхүм каны шул кызыйда, — диләр картлар аңа карап. Аларның күз кырые җыерчыклары җылы нурлар белән җемелдәп китә. Апаларның моңсу күзләре дә күңелле генә елмая. Әмма үзләрен бүгенле-иртәле солдат хисаплап куйган егет-малай-ларның кәефенә бу бер дә ошамый.

— Әйе шул, син генә кирәк ди анда. Койрыксыз калай әтәч.

Картлар исә һаман да Гөлзифа яклы.

— Шаярма, Гөлзифаның күкрәк иркен аның! Ир-егетләр куәте дисеңме, кызлар кайнарлыгы дисеңме — бар да рәхәтләнеп сыя. Чыннан да, моннан ике-өч еллар элекке оялчан гына, юка гына Гөлзифа түгел инде ул хәзер. Буйга әллә ни калыкмаса да, бу тыгыз, йомры гәүдәдә ташырга торган көч-куәт һәм сүнмәс дәрт сизәсең. Бармак төпләре уймакуймак чокырлы бу куллар чыбыркы-дилбегәсен булсын, чалгы-тырмасын, балта-пычкысын булсын нык итеп, җаен-әмәлен белеп тоталар; кечерәк кенә, кытыршы гына куллар җил-салкынны уйлап та бакмый, тырналусыдырылуны бар дип тә белми. Бик күп эшләр башкарырга өлгерде инде бу куллар. Сугыш башланганда яңа печәнгә төшкән көннәр иде. Ике-өч көн эчендә басудагы бөтен чалгылар диярлек хуҗасыз калды. Ашыгыч хәл ителергә тиешле мең дә бер мәсьәлә арасында иң мөһимнәрнең дә мөһиме буларак, бу чалгыларны кемнәргә тоттыру турында да карарлар чыгарылган, вәкилләр билгеләнгән арада, Гөлзифа да Баллы тамак болынында чүмәлә төбендә нәүмизләнеп яткан бер чалгыга юлыкты. Таныш чалгы иде бу. Моннан өч кенә көн элек Давыт кулында иде ич бу чалгы. Шул үзе, әнә сап очы аз гына кәкрерәк, әнә ике ботак эзе дә бар...

Егет унынчыга күчкәч укуын ташлады да райүзәктә бер оешмага эшкә керде, инде менә отпускыга кайткан җиреннән печәнгә чыккан иде. Үзе әле алай оста да чаба алмый, шулай да чыккан, һәм нәкъ менә Гөлзифа биредә булган өчен чыккан иде ул. Кичен эштән кайтып барганда үзе шулай дигән иде бит. Аннары тагын нәрсәдер әйтергә теләгән иде бугай, арттан иптәшләре куып җитте дә әңгәмә өзелде. Нәрсә әйтергә теләде икән ул?

Гөлзифа чалгыны кулына алды. Инде менә Давыт юк. Кайчан гына гөрләп-шаулап торган киң болын тып-тын, буп-буш. Ә кайдадыр туплар шартлый, шәһәр-авыллар яна. Үлем, кан. Гөлзифа бу көннәрдә шулкадәр күп булып, түзәлмаслык булып җыелып өлгергән гасәби ярсу, керфекләрне чылатырлык ачыргалану белән каерылып селтәнеп җибәрде. Чалгы очы тырк итеп җиргә килеп төртелде. Тагын селтәнде, тагын төртелде. Өченче селтәнүдә төртелмәде, әмма үҗәт сарут үләне чыжлап чалгы үткәндә җиргә ятып кына калды да, «бик исебез китә синең ишеләргә» дигәндәй торып та басты. Кызны үчекләгәндәй, чуклы башын әлпән-тилпән селкетеп, тик басып тора...

Теге баштарак җай гына, кыбыр-кыбыр гына печән чабып яткан ак сакаллы Мөхәррәм карт, моны күреп, аның янына килде.

— Каяле, кызым, чалгыңны. Менә болайрак итеп тот син аны. Алай бик зәһәр дә селтәнмә, бик юаш та булмасын. Менә болай. Чалгыңның бөтен йөзлеге кистереп барсын. Менә болай... Каяле, чалгыңны үз буеңа көйләп бирим.

Ул бөгәрҗәсен аскарак төшереп, чалгыны озаклап янады, кайрады да Гөлзифага тоттырды. һәм, гаҗәп, чалгы бөтенләй дә төртелми башлады. Селтәнә торгач, канкорткыч сүсәне-кылганы да җиңелде. Менә икенче пакус, өченче... Әллә ничәнче... Аяклар җиргә нык «итеп басканнар — аларның ни арада алга атлавына да күз иярми кала. Җилкәләр гел бер көйгә матур гына уйнаклап бара. Чалгы нәкъ ярты түгәрәк ясап шундый тиз дә, салмак та чыжлый да чыжлый. Артта тап-такыр яшел буй белән күпереп торган кучкыл-яшел тасма тип-тигез булып сузыла да сузыла...

Мөхәррәм карт чалгысын янарга туктаган саен, үзенең шәкертеннән күзләрен алалмыйча, карап тора. Болынның икенче башында печән кабартучы апалар да, бер-берсенең сүзенә ышанмыйчамы, җыйнаулашып-җыйнаулашып килеп, Гөлзифаның чапканын карап киттеләр. «Монысы хатын-кыз эше, тегесе ир-ат эше» дигән ниндидер чикнең Гөлзифа өчен шулай мәңгегә җимерелүе булды бу көн. Инде урак өсте җитеп, тагын лобогрейкага кемне утырту мәсьәләсе килеп баскач, Шәрәфи абыйсы үзе үк килеп әйтте:

— Әйләнеп карыйсыңмы әллә бер, Гөлзифа сеңелем, — диде. Лобогрейкасында да әйләнде Гөлзифа, әвендә өй биеклеге зур сугу машинасына көлтә дә биреп торды, җилкәсеннән йөзәрләгән-йөзәрләгән капчыклар да үткәрде. Кышның беренче чатлама суыклары башланганда аларны оборона корылмалары төзелешенә җибәрделәр. Кулларда лом белән көрәк булды монда. Туң җирне чикләвек-чикләвек кадәр ватып, ике катлы өйләр сыймалы танкка каршы чокырлар казыдылар. Аннан кайтуга, җылы өйдә әнисе пешергән тәмле умачны ашап кына күп иркәләнеп ята алмады: ерак урманга агач хәзерләү эшенә китәргә әйттеләр. Моңарчы туры килмәсә дә, бу куллар балта-пычкысын тотарга да бик җәптәш булып чыкты, өстәвенә, гади генә имән күсәкнең дә бик хикмәтле серләре ачылды. Колач җитмәслек юан, карга чумып бөреккәндәй озын-озын бүрәнәләр, шул күсәк белән әмәлен белеп кенә каерсаң, 16 ничек чанага менеп утырганын сизми дә кала, эскерт биеклеге өемнәр өстенә дә тәгәрәп кенә менеп китә икән... Урманнан кайтуга әйбәт яңалыклар каршыламады аиы. Хат ташучы Мөхлисәттәйнең иңбашына гына салып кайткан кечерәк букчасы ничәмә өйгә күтәрә алмаслык авыр хәбәрләр дә алып кайткан, әнисе пешерә торган тәмле умач та шактый сыегайган, ә конюшнига килсә, атларның касыкларына карга ояларлык булган иде. Җәен көлтә ташыганда, ашлык илткәндә гел үзе җигеп йөри торган аның Савраскасы, шәфкатьле хуҗасына күзләрен тутырып карап, хәлсез генә кешнәп тә куйгач, Гөлзифаның күңеле тулды, йөрәге ярсып-ярсып тибә башлады. Их, бу сугыш!.. Шул ук вакытта, әгәр үзе өйдә булса, атлар бу хәлгә үк төшмәсләр, һәрхәлдә, аның Савраскасы бу кадәр үк бетерешмәс кебек тоелды аңа. Гөлзифа, Савраскасын муеныннан, маңгаеннан иркәләп сыйпый-сыйпый, шунда ук җиңел чанага җикте дә Баллы тамак болынына китте. Юк, ул киң болын шулкадәр үк коргаксырга тиеш түгел, чүмәлә-богыл төпләре генә булса да калырга тиеш иде. һәм ялгышмады. Икенче көнне басуда кечерәк салам чүмәләләре дә табылды. Бу басу-болыннарның һәр карышы Гөлзифага биш бармагы күк таныш, һәр карышында аның да маңгай тире тамган иде шул.

...Совинформбюроның һәр зуррак белдерүе саен, Мөхлисәттәйнең бөкрәйгәннән-бөкрәя төшеп алып кайткан һәр хәбәре саен; Гөлзифа яңадан ярсулы җилкенә башлый, кечерәк кенә нык йодрыклар тагын чытырдатып кысылалар.

— Их, үзем барсам әле менә! Үзем барсам...

Ләкин ул китмәде. Китәргә тиеш түгел иде ул. Соң, әгәр китсә, Шәрәфи абыйсы һәр кыенрак эш чыккан саен кем янына чабып килер? Еш кына күз яшьләренә тыгылучы апаларны бары тик Гөлзифа гына булдыра ала торган итеп кем юатыр да, аларны яшь аралаш ук кем көлдерер? Аркалык бавы өзелсә дә, олау кыйшайса да шыңшый башларга әзер торган малай-шалайны кем гарьләндерер? Кичке тынлыкта аеруча моңлы да дәртле дә булып бөтен авыл өстенә җәелүче саф күкрәк тавышы белән басу юлларыннан кем җырлап кайтыр? Юк, китәргә тиеш түгел иде ул.

IV

Кышкы озын кичләрен бу кулларда күз иярмәслек тизлек белән бишинә уйный, ул арада зырылдап орчык әйләнә. Халидә түти дә, бер як пыяласы урталай чатнаган күзлеген җеп белән колак артына тарттырып куеп, бармагына шомарып беткән уймагын киеп ала да ямау ямарга утыра. Крәчинне аз бетерсен өчен пилтәсен калкытып куыксыз яндырган җиделе лампа тын гына четерди, суыктан стеналар шартлап куя. Әмма өй эче җылы. Савраска гына исән булсын!

... Бармаклар бишинәнең бишесенә дә берьюлы җан кертеп, шундый җитез эшли бирә, ә итәктәге ак йомгак кечерәйгәннән-кечерәя бара. Әнә ап-ак бияләйнең беләзеге әзер, өч бармакны үзләренә аерым бәйләп менәргә кирәк, ә имән бармак өчен, юри шулай иң азакка калдырып, бер үзенә аерым бармакча бәйләнә. Монысын аеруча җылы, аеруча ипле-сипле итеп бәйләргә кирәк. Шулай булмыйчы соң! Бервакытта да туңмаска, бервакытта да калтырамаска тиеш бит ул бармак, фашистларның йөрәгенә үк төбәлгән пуляны туңмыйчы-калтырамыйчы озатып кына торырга тиеш.

Халидә түти башын күтәрмичә генә сорап куя:

— Ничәнчесе инде, кызым?

— Тугызынчысы, әни.

Бишинә җитезлеген арттырганнан-арттыра.

— Җылы кулларында тузарга язсын инде, — ди Халидә түти. Гөлзифа үз алдына гына елмая. Тугызынчысы! Шуларның кайсысы аңа барып җитәр дә кайсысын ул кияр икән? Әмма кайсысы да булса берсе барыбер аңа барып җитәргә тиеш, һичшиксез, барып җитәргә тиеш, һәм, әлбәттә, бу бияләйнең Гөлзифа бәйләгән, Гөлзифа җибәргән икәнен дә шунда ук белеп алыр ул. Әнә бит һәр бияләйнең беләзегендә зәңгәр ефәк җеп белән матур итеп «Д. Г.» хәрефләре чигелгән. «Даутка Гөлзифадан» дигән сүзләр бит инде ул...

Башта Гөлзифа һәр бияләй эченә кош теледәй генә хат кисәге дә язып салмакчы иде, кире уйлады. Барып җиткәч, болай да белеп алыр әле... Теге көнне, болыннан кайтканда, нәрсә әйтергә теләде икән Давыт Гөлзифага? Их, шунда иптәшләре аз гына килеп җитмичәрәк торган булсалар соң!..

Озатканда тагын кеше бик күп булды. Егет аз гына салган да иде бугай, өзлексез елмая иде. Озатучыларның барысы белән дә, Гөлзифа белән дә гел елмаеп күреште, һәр күрешкәндә көйгә салмыйча гына һаман бер җырны кабатлады:

Газиз башым исән булса,

Әйләнеп кайтыр әле.

Аннары атлар кузгалгач кына сикереп менде дә арба төбенә, иптәшләре арасына сузылып ятты. Башкалар күздән югалганчы кул болгап бардылар, Давыт нигәдер кул болгамады, шул ятудан күтәрелеп тә карамады, йөрәгемә ярамас, күңелем тулыр дигәндер инде. Шулай елмайган көе генә хәтерләрендә калыйм дигәндер...

Хәзер Гөлзифа еш кына аның җырын кабатлап йөри:

Дошманнарны тар-мар итеп,

Әйләнеп кайтыр әле.

Их, кайчан гына дөмектерерләр дә шул фашистны, кайчан гына әйләнеп кайтырлар? Башка кызлар әнә егетләренә чиккән яулыклар бүләк итеп, егетләреннән дә ядкәр өчен берәр нәрсә алып калганнар. Гөлзифа алай итәргә өлгерә алмый калды шул. Менә хәзер сагынганда карарга Давытның да берәр истәлеге булса иде...

Хәер, менә аңа Гөлзифа бәйләгән бияләйләрнең берсе барып җитәр дә, шуннан соң бәлки хат та язар әле. Хаттан, ул язган хаттан да кадерлерәк нинди ядкәр булуы мөмкин. Ә хәзергә Гөлзифа Давытка булган сәламнәрен үзенең йолдызы аша җибәрә. Кичләрен эштән кайтканда чанага сузылып ята да күзләрен йолдызына теки. Бу минутта салкын окопта фашистларга атып яткан җиреннән Давыт та ялт итеп шул ук йолдызга карап куядыр кебек. Хәтта Гөлзифаның шыпырт кына, үзе генә ишетелерлек итеп әйткән «Сәлам, Давыт! Тизрәк җиңеп кайт!» дигән сүзләрен дә ишетәдер төсле...

Халидә түти, ямый торган оегына караган килеш кенә, гадәтенчә, әтисе турында сөйләп утыра. Бала вакытларында ничек үртәшә-сугыша үскәннәрен аеруча сагынып сөйли. Күршеләр генә булганнар алар. Гел бер-берсен үртәшә торган булганнар, еш кына тәпәләшеп тә алалар икән. Әмма, ди, ходайның бирмеше, шул чакта ук чәчләребез чәчкә бәйләнгән булган икән ләбаса. Аз гына бер-беребезне күрми торсак та, борыннарыбыз салына, нәрсәдер югалткан күк йөридер идек шул...

Сөйли-сөйли дә тирән генә бер көрсенеп куя:

— Әй бу сугыш!.. Әтиеңнең дә башына шул сугыш кына җитте инде. Кайтканда бер дә, бер дә яралаимаган-җәрәхәтләнмәгән җире юк иде мескеннең. Ничек түзгәндер, бичара.

Гөлзифа да тирән генә сулап куя. Әмма аның үз уйлары әнисе сөйләгәннәргә караганда да көчлерәк. Менә хәзер, шушы минутларда, нишли икән Давыт? Ул да Гөлзифа турында уйламый микән? И, җүләр, анда, ут эчендә, ничек кызлар турында уйлый алсын ди. Гөрселдәп туплар шартлаган, җир тетрәп торган ут-дәһшәт эченнән мылтыгын ата-ата алга бара торгандыр әле. Күзләре ачу белән алга текәлгән, иреннәре кысылган... Күзләре дигәннән, аның күзләре нинди иде әле? Кашлары кара иде, кап-кара иде — анысы бик хәтердә. Ә менә күзләре нинди иде соң? Күзләре дә кара иде бугай, әллә коңгырт иде микән? Туйганчы бер карарга да өлгерә алмый калды шул. Ләкин шунысы бик хәтердә: нинди матур итеп карыйлар иде ул күзләр.

— Шәрәфи абыең бер дә кич утырмага керми башлады әле бу арада, — ди әнисе үз алдына гына сөйләгәндәй.

 — Бушый алмый торгандыр.

— Бушый да алмыйдыр, бик арыйдыр да, бичара. Бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы чаба-чаба да, кайткач мал-туарын да үзе карый, суын да үзе ташый... Озаккарак китте шул Маһирәнең авыруы да... Гөлзифа әнисенең сүзләрен җөпли, ә уйлары һаман да еракта. Давытның соңгы хаты килгәнгә унтугызынчы көн инде. Җиңелчә генә яраланып, санбатта ятып чыктым, инде яңадан сугышка керәм дип язган иде ул соңгы хатында. (Гөлзифага түгел, әлбәттә, әтиләренә шулай дип язган. Ләкин күрше хатыннары барында, кемгә кайчан нинди хат килүен белүе нәрсә!)

Унтугызынчы көн! Нигә шулай озак язмый икән? Вакыты юктыр инде, сугыш бик катыдыр... Әллә... Юк, аңа берни дә булмаска тиеш. Батыр бит ул. Киткәндә дә әнә ничек көлеп кенә китте... Әнисе инде авылдагы төрле хәбәрләрне сөйләп утыра. Сөйли-сөйли дә тагын баягыча офтанып куя.

— Әй, дөнья!.. Кемгә сугыш, кемгә туй ла ул...

— Нигә алай дисең, әни?

— Соң... Әнә Мортазаны гына күр. Прсидәтел булдым дигәч тә...

Әле фермадан кайтканда очраган иде, авызыннан мичкәдән бөркелгән күк аракы исе аңкый җүнсезнең. Кешеләр кан койсын, сабыйлар бер сынык икмәккә тилмерсен, болар эчеп ятсыннар. Оят та юк кешедә...

Гөлзифаның өстенә кинәт кайнар су береккәндәй була.

— И, әни, алай дисең дә. Бик тырыша бит инде Мортаза абый да. Көн-төн чаба...

— Тырыша... үз корсагы өчен.

— Аның да бит энесе белән кияве сугышта. Алар өчен дә борчыла торгандыр.

Халидә түти кызына карап куя да, бер сүз дә дәшми.

— Белмәссең инде... Әй,дөнья!.. — ди ул бераздан соң.

— Әйдә, кызым, ятырга кирәк, булмаса. Крәчин дә бетә, иртүк торасы да бар.

Утны сүндерүгә нигәдер күз алдына Мортазаның чиертсәң кан чәчрәп чыгардай булып кызарган исерек йөзе килеп баса. Күзләре майланган, үзе тел очын чыгарып калын иреннәрен ялап ала. Әбәү, бигрәк ямьсез инде, чыннан да. Ә бит Давытка кардәш тиешле бугай әле ул үзе. Юк, Давыт агасына аз гына да, аз гына да охшамаган, кая ул! Давыт бит ул... һәм йоклап та китә. Баш мендәргә тидеме, бу инде Гөлзифа өчен әлегә бары тик йоклау өчен генә... Әйе, әлегә... Ләкин гел генә алай булып тора алмый икән шул. Беркөнне Гөлзифа караңгылы-яктылы конюшнида нәрсәдер эзләп ян лапаска кергән иде, ике кешенең пышын-пышын сөйләшүен ишетеп сагаеп калды.

 — Пот ярым чамасы бодай салып җибәрәсе булыр чанасына.

— һаман-һаманга китә түгелме соң инде...

— Күп сөйләнмә, йотасы да йоклыйсы гына түгел.

— Үзең беләсеңдер тагын... Ике бозау башы бер казанда.

Боларның кемнәр икәнен Гөлзифа тавышларыннан ук танып алды. Мортаза белән амбарщик Сәгый ич. Нәрсә турында сөйләштеләр соң алар? Йотасы да йоклыйсы... Ниндидер бозау башлары... Бераздан урам буйлап кайтып барганда, аны кошовка чанага җигүле бер ат юыртып узып китте. Чана инде чаттан борылып, күздән югалгач, әлеге пышылдау Гөлзифаның хәтеренә кинәт яңадан килеп төште.

«Пот ярым чамасы бодай салып җибәрәсе булыр чанасына...» Шунда ук чигәләр буйлап шаулап кан йөгерде, кинәт ачыкланып киткән сизенү үзәкне өзеп алды. Менә нәрсә турында пышылдашканнар икән алар! Әнә бит, нәкъ амбар ягыннан килде ул кошовка. Ләкин кем булды соң ул? Пот ярым чамасы бодай... Ә бит амбарда хәзер бодай чәчүлеккә дә бик такы-токы гына калды. Ничек шуңа да кул сузарга вөҗданың җитәргә мөмкин?.. Көзен, ашлык сукканда, Асиянең чабата төбенә ияреп кайткан ярты уч бодай өчен шушы ук Мортазаның кызны ничек котырып-котырып сүккәне, хурлаганы хәтергә килеп төште. Хәтта судка да бирмәкче иде бит. Аналыкызлы икәүләп елый-елый ялваргач кына тукталып калды. Ә үзе әнә... йотасы да йоклыйсы гына түгел... Нишләргә? Кем белән киңәшергә дә ничек кенә фаш итәргә үзләрен?.. Их, ничек шулай бер дә абайламый калды соң? Керде дә, бераз тыңлап торуга кем икәнлекләрен белгәч, чыгып та китте. Ул вакытта күңелгә бернинди дә шик килмәгән иде шул. Бәлки, чыннан да, бернинди шикләнерлек нәрсә юктыр? Шулай да, нигә бер дә абайламый калды икән?

Гөлзифа, сулуы кабып, идарәгә килеп керде. Кемгә сөйләргә дә ничек сөйләргә икәнлеген ул әле үзе дә белми, ләкин кемгә булса да сөйләргә, нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Идарәдә кеше күп иде. Мортаза үзе дә бирегә килгән, бригадирлар да җыелган, болардан башка тагын районнан килгән иптәш Хәмдиев тә монда иде. Гөлзифаның күзләре керә-керешкә аңа төште һәм иркен сулап уйлап куйды: әнә кемгә сөйләргә кирәк әүвәле, район кешесенә.

Хәмдиев шушы ук авылныкы иде. Кайчандыр ул биредә авыл Советы секретаре булып эшләгән, аннары районга күтәргәннәр. Әнисе, авызы сүздән бушамас бик җилҗак хатын, җае килсә-килмәсә, сөйләп йөри:

— Бик зур урында эшли улым, бик җаваплы эштә. Тормышлары да бик әйбәт. Атвит паек алып тора. Ул мае, шикәре дисеңме, әзер токмачы дисеңме... Әммәсен биреп торалар икән аларга...

Гөлзифа «дөньяда шулай шикәр, вермишель кебекләр бар микәнни соң әле ул хәзер дә» дип шаккатып, ышанырга да, ышанмаска да белми иде. Теге аның саен җәелә бара.

 — Сугышка да җибәрмиләр икән үзен. Син монда кирәгрәк дип әйтеп әйтәләр икән. Алай-болай абайламыйча армиягә алып куймасыннар дип, борын биргәннәр үзенә.

Кайсыдыр бик җитди генә сорап куя:

 — Нәрсә биргәннәр дисең?

— Борын биргәннәр, борын.

— Әә... Борыны печтекиерәк иде шул аның. Кирәк, бик кирәк.

...Гөлзифа, читтән генә күзләрен Хәмдиевкә тутырып карагай килеш, ничегрәк сүз кушарга белмичә торды. Кечерәк кара күзләре калын кара кашлары астыннан артык җитди карыйлар, тавышы, зур борыны аша, артык калын һәм катгый яңгырый иде Хәмдиевнең, бөтен барлыгыннан, үз-үзен тотышыннан шулай катгыйлек һәм җитдилек бөркелеп тора иде. Ниһаять, Мортаза бригадирларга нәрәт биреп бетерде, Хәмдиев аларга озак кына алда торган бурычлар турында сөйләде. Кешеләр өйләренә таралыша башладылар. Гөлзифа, бөтен батырлыгын җыеп, Хәмдиев янына килде.

— Иптәш Хәмдиев, — диде ул, ярым пышылдап.—Минем сезнең белән сөйләшәсем бар иде.

Хәмдиев «бу нинди кош тагын» дигәндәй, Гөлзифаның башыннан аягынача күз йөгертеп алды. Шулай да үзе шактый йомшак итеп әйтте:

 — Яхшы, сеңелем. Хәзер. Инде бригадирлар да таралышкач, бүлмәдә калган тагын берничә кешегә Хәмдиев чыгып торырга кушты.

Йә, сеңелем, тыңлыйм. Халидә кызымы әле син? Исемең ничек әле? Ә, әйе, Гөлзифа. Тыңлыйм, Гөлзифа сеңелем, ни йомыш?

 Гөлзифа шундый җитди кешенең болай йомшак та сөйләшә алуына гаҗәпләнебрәк, үзенең бая гына ишеткән-күргән шик-шөбһәләре турында иркенләп сөйләп бирде. Хәмдиев аны бүлдермичә генә бик игътибар белән тыңлады.

 — Да-а, — диде аннары күзләрен кулындагы карандашына текәгән килеш. Бармакларын карандашы буйлап аска шудырып төшерә дә җәһәт кенә карандашның икенче башын әйләндереп, тагын шудыра, тагын әйләндерә иде. Менә ул бу мәшгуленнән туктап, гәүдәсен урындык артына салып җайлап утырды, уфылдап бер сулап куйды.

— Ләкин, сеңелем, бернәрсәне кулдан ычкындыргансың бит син.

— Нәрсәне, абый?

— Каракны бит аны өстендә тоткан яхшы. Шулай сөйләшеп торганда, өсләренә барып чыгарга кирәк иде сиңа. Яки менә, иң дөресе, сиздермичә генә тизрәк амбарга йөгерергә иде дә Сәгый ашлык җибәргәндә генә, һоп, тотып алырга иде. Менә ничек әйбәт булыр иде...

— Башта бер дә алай шик килмәде шул миңа, абый. Юкса белер идем нишләтәсен. Бер дә абайламый калдым шул. Кем уйлаган бит...

— Да-а... — Хәмдиев тагын тирән генә уфылдап куйды.

— Ничек дип сөйләштеләр дисең әле? — Ул кесәсеннән зур гына блокнотын чыгарып, язарга җыенды. Гөлзифа ишеткәннәрен яңадан кабатлады.

— Тикшерермен мин боларны, сеңелем, һичшиксез, очына чыгарга тырышырмын. Син дә моннан соң уяурак бул.

 Аннары ул бик җайлап кына Гөлзифаның эше, тормышы турында сорашып утырды. Гөлзифа инде саубуллашып чыгып китәм дигәндә, Хәмдиев аны яңадан чакырып алды.

 — Карале, Гөлзифа сеңелем, хәзергә әле бу турыда берәүгә дә сөйләми тор, яме. Икәү генә белик хәзергә. Барыбер очына чыгарбыз. Син дә уяу бул. Килештекме?

— Ярый, абый, ярый. Гөлзифа, өстеннән тау-таш төшкәндәй җиңел сулап, күтәренке күңел белән өенә кайтып китте.

Ләкин көннәр, атналар үтте, Мортаза белән Сәгыйне фаш итү галәмәтләре тиз генә күренмәде. Тора-бара Гөлзифа Мортазаның да, Сәгыйнең дә үзенә булган карашлары ничектер үзгәргәнлеген сизеп алды. Моңарчы гел «уңганым да булганым» дип тәмле тел белән генә сөйләшеп йөргән Мортаза хәзер инде Гөлзифага бик төксе-төксе дәшә, хәтта эшеннән юк кына  гаеп тапкан булып, тиргәп тә ташлый иде. Сәгыйнең исә, Гөлзифага, киресенчә, бик ягымлы һәм бик ярарга тырышып төчеләнүе сизелә иде. Әмма Гөлзифа боларны сизмәмешкә-күрмәмешкә салынды. «Менә Хәмдиев абый эзегезгә басар әле, аннары ничек сөйләшергә белермен мин сезнең белән» ди иде ул эченнән генә.

Тагын көннәр, атналар үтте, тегеләрнең эзләренә басу галәмәтләре күренмәде. Хәмдиев тә яңадан килмәде. Хәер, бәлки килгәндер дә ул, ләкин Гөлзифага бу көннәрдә бер дә җүнләп авылда торырга туры килми иде. Эш белән я МТСка, я станциягә, я урманга җибәрделәр аны, нигәдер гел шулай читтәге эшләргә йөртәләр иде. Айдан артык вакыт үткәч кенә Хәмдиев белән янәдән очрашырга туры килде. Теге көндәге кебек, идарә кешеләре белән сөйләшеп утыра иде Хәмдиев. Гөлзифа, сүзсез сорау тулы күзләрен аңа текәде, ләкин ул нигәдер кызны күрмәмешкә салына иде. Менә биредә эшен бетереп, ашыга-ашыга чыгып та китте...

Нәрсә соң инде бу? Беркөнге сөйләшү турында онытты да микәнни Хәмдиев абыйсы? Әллә «булмастай эш артыннан йөрисең, сеңелем, аннан мөһимрәк эшләр бар әле монда» диюе, шуны сиздерүе микән? Йөзе бик тә җитди иде шул. Әллә, чыннан да, кирәкмәс бер вак эш артыннан йөрим микән үзем дә?.. Шунда кинәт искә килеп төште: соң бит алар хәзергә берәүгә дә сиздермәскә, бу турыда әлегә икәве генә белергә сүз куешканнар иде бит. Әнә шуңа күрмәмешкә салынган, әнә шуңа кеше алдында сүз кушмаган инде ул... Гөлзифа Хәмдиевнең артыннан йөгерде. Теге ашыкмыйча гына эре-эре атлап, әнисе өенә таба кайтып бара иде.

— Иптәш Хәмдиев!.. Абый!

— Әә... Исәнме, сеңелем!—диде Хәмдиев һаман да шулай адымнарын санаган көйгә.

— Абый, тегеләрнең эзләренә төшмәдегезме әле?

— Кемнәрнең ул? — Хәмдиевнең тавышы шактый ачулы иде.

— Шул... Безнең председатель белән амбарщикның дим. Хәмдиев Гөлзифага нәкъ беркөнгечә «бу нинди кош тагын» дигән кебек караш ташлады.

— Мин бит ул вакытта ук әйттем, сеңелем. Каракны бит аны өстендә тоткан яхшы. Хәзер бик авыр мәсьәлә шул инде ул.

Беразга сүзсез генә атладылар. Гөлзифа бу очрашуны зарыгып көтеп алган, бу дәү абыйга сөйләр сүзләре дә, аннан сорашасы- киңәшәсе нәрсәләре дә шактый ишәйгән иде. Кинәт нигәдер болар барысы да онытылдылар, нигәдер берсе дә телгә килмәс булды.

— Аннары, сеңелем, — диде Хәмдиев, — син бу арада эшкә салкын карый башлагансың икән. Ярамый бит алай. Үзең комсомолка. Анда безнең туганнар кан коя, илнең язмышы хәл ителә, ә син тылда ятып җиңү эшенә аяк чаласың. Кара аны!..

— Аяк чалам? Минме?—дип кычкырып җибәргәнен Гөлзифа үзе дә сизми калды.

— Кем әйтә аны?

 — Син алай ярсыма. Безгә барысы да билгеле. Кара аны, сугыш чорының законнары бик катгый.

Ул арада Хәмдиевнең әнисе өенә килеп тә җиткәннәр иде инде.

— Менә шулай, сеңелем, — дип кызга бик кырыс кына карап алды да Хәмдиев, капкадан кереп тә китте. Гөлзифа баскан урынында катып калды.

...Юк, башның мендәргә тиюе һаман-һаман бары тик йоклау өчен генә түгел икән ул. Тормыш шулай кинәт кенә очына чыга алмастай сораулар да китереп куя, мендәр исә шул сорауларга газаплы рәвештә җавап эзләүнең бердәнбер телсез шаһиты да булып тора икән. Язгы чәчүгә чыгар алдыннан колхоз комсомол оешмасының зур җыелышы булды. Җыелышка райкомол секретаре Мөнир Гарәпшин үзе дә килгән иде. Мөнир сугыштан авыр яраланып кайтып (ул әле дә сыңар култык таягы белән йөри), райкомолда эшли башлады. Гөлзифага ул нәкъ менә Давыт яныннан кайткандыр, алар бергә-бергә сугышып йөргәннәрдер, һәм егет, менәменә гадәтенчә шулай моңсу гына елмаер да «ә мин сиңа Давыттан сәлам алып кайттым бит, Гөлзифа» дияр кебек иде. Аннары, һаман да шулай йомшак кына елмайган хәлдә, озаклап, тәфсиллап аңа Давыт турында сөйләп китәр һәм... бәлки әле ахырдан менә болай дип тә өстәр:

— Бик ярата бит ул Давыт сине, Гөлзифа, — дияр. Аз гына сугыш тынып тордымы, гел сине сагынып сөйли, телендә гел син була идең, — дияр.

Нигәдер нәкъ менә шулай дип әйтеп җибәрер төсле итеп карый иде Мөнир Гөлзифага үзенең акыллы коңгырт күзләре белән... һәм шуңадыр инде, бу егетне күргән саен Гөлзифаның күңеле талгын гына, шул ук вакытта мөлдерәмә дә шатлык белән тула иде. Мөнирнең һәр әйткән сүзен йотылып тыңлый, ул кушкан, ул тәкъдим иткән һәр эшне аеруча тырышып, җиренә җиткереп эшли иде Гөлзифа, ул катнашкан җыелышларда бик теләп чыгышлар ясый, җанны өтәләп торган нәрсәләрне туйганчы бушатырга сүзләре дә үзеннән-үзе табылып кына тора иде. Бүген дә җыелышта Мөнир катнашасы булгач, бик ашкынып килде ул. Мөнир бармаклары белән озын чәчләрен сыпырып куйган саен, сөйләүчеләр авызыннан берәр кызыграк сүз чыгып күңелле генә елмайган саен, Гөлзифаның йөрәге рәхәт бер авырту белән кысылып-кысылып куя иде. Бигрәк сөйкемле инде, шулай чәчен сыпырулары, елмаюлары нинди ягымлы, һич көтмәгәндә, Давыт искә төшә дә куя шул чакны... Ә инде Мөнир вакыт-вакыт башын аз гына кырын салып уйга чумып утыра башласа, Гөлзифага чынчынлап күңелсез булып китә иде. Нәрсә турында уйлый икән?..

 Мөнир катнашкан башка җыелышлар кебек үк, монысы да бик җанлы һәм эшлекле үтте. Үзенә карата тәнкыйть сүзе эләкмәгән берәү дә калмады бугай, ләкин берәү дә акланып маташмады. Мөнир җае белән генә әңгәмәне гел киләчәктә ничек яхшырак эшләү ягына таба борды. Җыелышка Мортаза да чакырылган һәм килергә дә вәгъдә иткән иде, ләкин нигәдер күренмәде. Үзе булмаса да, аның турында сүз күп булды. Колхозчылар белән мөгамәләсе ифрат начар, диделәр, бик еш салгалап йөри башлады, диделәр. Аннары менә, күпме генә әйтелүгә карамастан, уку өен җылыту-яктырту турында уйлап та бакмый. Сугыш вакыты дип, ул кадәр үк бетерешергә инде! Әнә күрше авылда уку өе генә түгел, клублары да көн саен ялт итеп, гөр килеп тора. Мортаза турында сүз чыккач, Гөлзифаның бөтен тәне буйлап утлы кырмыскалар йөгереп үткәндәй булды. Их, болар гынамы соң әле Мортазаның гаепләре! Нәрсә беләсез сез! Белсәгез иде...

Хәер, белүчеләр-сизүчеләр бер Гөлзифа гына да түгел бугай. Берничә кешедән ишетте инде ул: «Имәләр инде колхозны, имәләр, бугазларына аркылы килгере», диләр. Ләкин шуннан артыгын нигәдер берсе дә җәелеп сөйләми. Әллә Хәмдиев аларга да «кара аны, сугыш вакытының законнары бик катгый» дип кисәтеп куйды микән?.. Нигә алай дип әйтте икән соң ул Хәмдиев беркөнне Гөлзифага? Әллә... Бу көннәрдә инде ничәнче тапкырдыр, бер үк сорау тагын кабатланды: пот ярым бодайны нәкъ менә Хәмдиевнең үзенә салып җибәрделәр микән әллә?.. Гөлзифаның шулай кинәт кенә |Сүлпәнләнеп, үз уйларына бирелеп утыруын Мөнир дә сизде булса кирәк. Берәрсе сөйләп бетерүгә «тагын кемнәргә сүз бирәбез, иптәшләр?» ди дә туп-туры Гөлзифага текәлә, Гөлзифа дәшмәгәч, «моны ничек аңларга?» дигән кебек, оешма секретаре— укытучы Кадриягә карап куя иде. Җыелыш бетүгә, Гөлзифа тизрәк кайтырга ашыкты. Бераз җир киткәч, арттан кемнеңдер килүен ишетте ул. Мөнир ич бу! Әйләнеп карыйсы да юк, ул! Әнә култык таягы шыгырдап-шыгырдап куя. Гөлзифаның йөрәге дөп-дөп тибеп куйды. Ул адымнарын кызулатты. Арттагы шыгырдау да ешайды. Нәкъ менә аның артыннан килә түгелме соң Мөнир? Гөлзифа тагын да кызурак атлый башлады. Кинәт бик күңелле, бик кызык булып китте аңа бу куышу. Хәзер инде ул йөгерә-чаба диярлек атлый, үзе тын гына гөрелдәп көлеп тә куя, әмма арттагы шыгырдау да һич калышмый иде. Чаттан борылгач Мөнир Гөлзифаны куып җитте.

— Йөгерүеңме бу, Гөлзифа, әллә йөрешең шулаймы? — диде Мөнир, еш-еш сулап. — Ат белән дә куып җитә алмассың үзеңне.

 Гөлзифа күңелле көлеп җибәрде.

— Нигә, ат бик яхшы бит синең, Мөнир абый.

— Ат яхшы, сүз дә юк. Ләкин бераз ял итеп алмыйча булмый әле мондый атта килеп, — Мөнир шундагы бер капка төбе утыргычына килеп утырды.

— Әйдә, Гөлзифа, утыр әле син дә. Шушындый матур кичне чүт кенә соңгарак калып кайтсаң да ярыйдыр инде ул.

— Басып торганда да күренә кичнең матурлыгы. Айга якынрак буласың.

— На ногах правды нет, ди, руслар әйтә. Ялганга урын калдырмыйк әле, утырып сөйләшик.

— Кала гына күрмәсен ялганга урын, — диде Гөлзифа, кабалангандай итенеп көлә-көлә Мөнир янына килеп утырды. Чыннан да, сокланырлык матур иде бу язгы кич, — ае, йолдызы да, шомырт чәчәге исе дә, - серле күләгәләре дә бар, хәтта әнә каршыдагы өй алдындагы бакчада чүт-чүт итеп кенә төн кошы да сайрап куя һәм шуларның барысына да бик килешле генә булып, бу тынлыкта аеруча саф, аеруча нәфис яңгыраш белән челтерәп, соңгы бер гөрләвек акканы да ишетелә иде.

— Әйтерсең, бернинди сугыш та, үлем дә, башка әшәкелеге дә юк, бары тик шушы тып-тыныч матурлык кына бар диярсең дөньяда, — диде Мөнир күкрәк киереп иркенләп сулый-сулый.

— И, шулай гына булсайде!

— Алай гына түгел шул... Менә синең дә бүген авызыңа су капкандай дәшми утыруың бер дә ошамады әле миңа, Гөлзифа. Шул турыда үзең белән сөйләшмәкче идем, ул арада чыгып та сызгансың.

— Миннән башка да сөйләүчеләр күп булды ич.

— Мөмкин булса, боргаламыйча гына, ачыктан-ачык сөйләшик инде без, Гөлзифа.

Мөнир күкрәк кесәсеннән кечкенә генә блокнот чыгарып, тиз-тиз шуның битләрен актарырга тотынды. Бу блокнотны күрүгә Гөлзифаның хәтеренә Хәмдиевнең зур блокноты килеп төште дә, ул тыела алмыйча көлеп җибәрде.

— Бер тапкыр язып алганнар иде инде минем сүзләремне,—диде Гөлзифа, җитдиләнеп.

— Кемнәр язып алганнар иде?

Гөлзифа бик гади генә, үзенең бер ахирәте белән сөйләшеп утыргандай гына итеп, әлеге пот ярым бодай вакыйгасын сөйләп бирде. Шулай да, «ул бодайны әллә Хәмдиевнең үзенә салып җибәрделәр микән» дигән шиге турында, Хәмдиевнең «сугыш вакытының законнары бик катгый, кара аны» дигән сүзләре турында эченнән тынып калды, алары турында сөйләмәде. «Бигрәк артык шигәючән икәнсең, син, кызый» дияр тагын Мөнир, сүз белән үк әйтмәсә дә, эченнән генә булса да шулай уйлавы бар ич...

— Менә нәкъ шушылар турында чыгып сөйләргә иде сиңа, — диде Мөнир.

— Ә син миннән башка да сөйләүчеләр күп булды дисең. Болар турында сөйләүчеләр булмады бит...

Гөлзифа дәшмәде. Мөнир дә беразга үз уйларына чумып утырды.

— Бер караганда, сөйләми торуың яхшырактыр да, — диде Мөнир,— иң элек, райком белән сөйләшербез. Юкса, токтымалга кузгатып, эшне генә бозып куюыбыз бар. Шулай ич?

 Гөлзифа сүзсез генә баш кагып куйды.

— Ә хәзер, әйдә, кайтыйк, Гөлзифа. Вакыт шактый. Әгәр рөхсәт итсәң, егетләрчә итеп кенә, титак-титак килеп кенә, озатып куйыйм үзеңне.

 Юл бик кыска булды. Җплкапкага җиткәч, Мөнир Гөлзифаның кулын кысты.

— Тыныч йокы, Гөлзифа!

— Рәхмәт, Мөнир абый. Үзеңә дә... ...

 Бу төнне дә озак кына йоклый алмый ятты Гөлзифа. Әмма, йоклап әрәм итәсе дә килмәстәй, рәхәт йокысызлык иде бу... Атна-ун көн чамасы үткәч, колхозга район җир бүлегенең инструктор бухгалтеры килде. Колхоз ревкомиссиясе белән бергәләп, өч көн буе ревизия ясадылар. Инструктор, эшен төгәлләп кайтып киткән көнне, Гөлзифаны телефонга дәшеп алды.

 — Сиңа сөйләргә вакыт җитте, Гөлзифа, — диде ул, тавышыннан ук чын-чынлап шатланганлыгы сизелә иде.

— Райком секретаре үзе сезнең колхозга китте. Ихтимал, шушы көннәрдә бик зур җыелыш булыр.

— Рәхмәт, Мөнир абый, рәхмәт. — Гөлзифаның йөрәге теге көнне куышып баргандагы шикелле дөп-дөп тибеп куйды. — Мин үзем дә бармакчы идем дә, врачлар беразга йөрүдән тыйган булдылар. Аяк маташтыра...

— Тизрәк тазара гына күр инде, Мөнир абый.

— Үтәр... Үзеңнең кәефләр ничек соң?

— Жен кебек.

— Әйдә, нык тор анда. Җыелышта беренче сүз сиңа.

Җыелыш бик давыллы узды. Моңарчы «имәләр инде колхозны, имәләр» дип чышын-пышын сөйләнгән сүзләрнең күбесе, ниһаять, клуб залында бөтен тавышка яңгырады. Ләкин Мортаза белән Сәгый «йотасы да йоклыйсы гына түгел» дип, чыннан да, йоклап ятмаганнар, җеп очларын шактый оста яшергәннәр иде. Күп кенә фактларны, шул исәптән, Гөлзифа сөйләгән фактны да теше-тырнаклары белән юкка чыгарырга маташтылар. Җыелыш аларны, «эшләреннән алырга, фактларны ахырынача ачыклап, тиешле чара күрү өчен тикшерү органнарына тапшырырга» дигән карар чыгарды. Председатель булып бертавыштан Шәрәфи сайланды. Ә Шәрәфи урынына бригадир итеп... Монысын инде Гөлзифа башына да китерә алмаган иде бригадир итеп, шулай ук бертавыштан, Гөлзифаны сайладылар.

 VI ...

Айлы кич микән, әллә таң алды микән бу? Бөтен тирә-юнь гаҗәп ямьле нурга чумган: аз гына яшькелт тә, аз гына кызгылт та, алтынсу да, зәңгәрсу да бу нурлар. Әйтерсең, бөтен күк йөзе тоташ салават күперенә әверелгән дә һавадан вак кына эиҗе-зөбәрҗәт яңгыры ява... Ул болын, елгаларны гына күр. Шундый куе, шундый сусыл, шундый йомшак үлән каплаган болынны. Елгасының суы көмештәй чыңлап, рәшә чыгыдай җемелдәп тора. Арырак, песи койрыгыдай зур-зур тук башаклы бодай басуы, тагы да арырак, күксел урман... Ә кем белән шулай бик күңелле куыша-куыша бу болыннар, кырлар, урманнар буйлап баралар соң әле, алар?..

И, Мөнир белән икән ич. «Йөгерүеңме бу, әллә йөрешең шулаймы?» ди Мөнир. Үзе көлә. Менә куып җитте дә Гөлзифаны җитәкләп алды. Нәни балалардай җитәкләшкән кулларын селти-селти баралар. «Арымадыңмы әле, Гөлзифа? — ди Мөнир. — Арымасаң, әйдә, мин сине Давыт янына алып барыйм, хәзер барып җитәбез», ди. «Әйдә, алайса», ди Гөлзифа, үзе эчтән уйлый: «Хәзер үк барып җитмәсәни... Озаграк барсалар да ярый. Нинди күңелле, нинди җиңел икән ич ул Мөнир белән бергә атлавы...»

Чү, тагын кая килеп керделәр алар? Шундый зур бакча микән, әллә берәр шәһәрме бу? Нинди генә агачлар, нинди генә җимешләр, нинди генә гөлләр юк монда! Ә өйләр агачтан да, кирпечтән дә түгел, хрусталь-пыяладанмы, әллә якут-асылташтанмы салынган. Җем-җем ялтырап, һәрберсе үзләреннән зур-зур нур көлтәләре балкытып торалар. Ул бизәкләрен, челтәр-сурәтләрен генә күр! Карап туярлык түгел. Эчләрендә нәрсәдер эшлиләр булса кирәк, «чикчик» чүкегән тавышлар ишетелеп кала. Гөлзифа белән Мөнир һаман да шулай җитәкләшеп, гөлчәчәкләр, гөлҗимешләр, олы-олы яфраклы агачлар арасыннан, нурлы-ямьле өйләр яныннан баралар да баралар. Өйләр эченнән нәрсәдер чүкегән тавыш һаман да ишетелеп кала.

— Чик, чик, чик... ... Гөлзифа уянгач та әле, бу гүзәллекне югалтудан шигәйгәндәй, аз гына да кыймылдый алмыйча ятты. Өй эче караңгы иде әле, ә Гөлзифаның күз алдында һаман да әлеге сихри нурлар балкый, колак төбендә һаман да чик-чик чүкегән тавыш ишетелеп тора иде. Ах, бу бит әнисе шулай чакматашка игәү белән чик-чик сугып, бөжанга ут элдертергә маташа! Гөлзифа сикереп торды. Никадәр маташса да, ай-һай, тиз генә булдыра алыр микән әнисе? Үзенә күрә, осталык кирәк бит аңа. Гөлзифа кулында исә чакматашың сандалдагы очкын чәчеп торган утлы тимергә әверелә. Игәү белән бер селтәнсә, чакматаштан чәчрәгән мең очкыннан коры бөжан пыскып яна да башлый, шуны мич алдындагы күмер арасына ташлап, өреп җибәрсәң, коры чырага ялкынланып ут кабына.

— Станцага баручы булса, шырпы апкайтырга кушасың бар, кызым. Анда кулдан табып була, диләр. Кыен ич болай, — ди Халидә түти һәм Гөлзифадан утлы чыраны алгач, ачулы гына әйтә: — йә, бар, инде аш пешкәнче ятып тор. Көн озын, байтак чабасың бар. Бар әйдә, бар әйткәч!

— Әллә, өйлә җиткәч кенә уятыр идең бугай аннары, — ди Гөлзифа көлеп һәм тиз-тиз генә киенә дә чиләк-көянтә алып суга китә. Ә көн буена, дөрестән дә, аз чабарга туры килми. Моңарчы, үзе бригадир кушкан эшләрдә генә йөргәндә, ике кулына бер эш дигәндәй, әй рәхәтләр дә булган икән ул. Хәзер исә, төннәрен уянып китсә дә, керфекләргә асылынган потлы-потлы йокыларыңны берьюлы качырып, күңелне кырык төрле уй-мәшәкате тырный башлый: иртәгә сукага кемнәрне чыгарырмын икән дә тырмага кемнәрне кушармын икән? Чәчүлек орлык илтергә капчыкларым да җитми бит әле минем...

Урамнан үтеп барганда да колаклар басу ягындагы тонык гөрелдәүне тыңлый: тагын туктамадымы икән тракторы? Ә ничә еллар ныклы ремонт күрмәгән СХТЗ, тырт та пырт килеп, туктап-ватылып ятарга да күп сорамый.

Быел болай да нибары бер трактор җибәрде МТС. Аңа гына ышанып ятсаң, ярты басуың кара калыр. Чәчүгә чыкканнан бирле атларның гына түгел, сыерларның да муеннарыннан камыт төшкәне юк. Ай, ул апаларны сыерларын җигәргә күндерүләре!.. Хәер, беренче көннәрдәге кебек үк түгел инде хәзер. Гөлзифа үз сыерларын җигеп, аттан артык тырмасын тырмалап, шунда, басуда ук сөтен дә савып күрсәткәч, апалар да көн саен бер карганып алалар да эшли бирәләр. Эштә төрле чак була — карганулар да, шактый ямьсез сүзләр дә ишетәсең. Шулай да, күпләр белән уртак тел тапмый калганы юк әле Гөлзифаның. Ләкин бар шундыйлар... Әйтик, Сәгыйгә эшкә әйтергә киләсең. Бервакытта да карышмас, әрепләшмәс үзе. «Ярар, сеңелем, ярар, көчтән килгәнчә, ничек тә тырышырбыз», ди. Берәр ара килеп, эшен тикшерә башлыйсың. Үзе шунда селкенеп йөри, ә күзгә күренгән эше юк. Эшләсә дә нәрсә? Әнә беркөнне сукага чыккан иде. Өстән караганда, шундый әйбәт сукалаган диярсең. Таяк тыгып карый башлагач, ярты җирне чи калдырган. Төрән очы белән тырнап кына каплаткан да киткән, каплаткан да киткән... Ә күп вакыт, шулай «ярар, сеңелем, ярар» дип кала да, борылырга да өлгермисең, Сәгыйдән җилләр исә. Я станциягә, я райүзәккә китеп, әллә нишләп йөри шунда... Ә инде ат белән МТСкамы, бүтән җиргәме җибәрсәң, ике-өч көнсез көтмә Сәгыйне. Кайткач, кырыкмаса-кырык сәбәбен таба. Авырып киттем, ди, менә шундый-шундый бәла килеп чыкты, ди. Соңыннан гына ишетәсең: кешеләргә бәрәңге бакчасы сукалап, утын кайтарып йөргән. Актык ачуларың чыгып, әллә ниләр әйтеп ташлаган чаклар булды үзенә, идарә утырышына да күпме чакырылды. Сәгый, әйткән вакытка, һич соңламый килеп җитә. Башын иеп кенә бар шелтәне, ачулануларны тыңлап утыра. Аннары, җайлап кына, тәмле тел белән генә үзенекен сөйли башлый.

«Менә болай бит ул, туганнар... — ди, — шулай килеп чыкты бит, җәмәгать, нишлим соң?» — ди. — Ә үзе астыртын гына әле Гөлзифага, әле Шәрәфигә карап-карап куя. Шундый әрсез киная, мыскыллы бер тантана чагыла бу күзләрдә, ирексездән, йодрыкларың чытырдатып йомарлана... Гөлзифа, аның кыланышларына артык түзәр әмәле калмагач, Шәрәфи абыйсына әйтте:

— Районга язып бирәм мин ул Сәгыйне, Шәрәфи абый. Акылга утыртсыннар әле бер.

Шәрәфи, тәрәзә аша каядыр караган килеш, тирән генә сулап куйды:

— Тикшерделәр бит инде бер, — диде. Әйе, Мортаза белән Сәгыйне, эшләреннән алган җыелыштан соң, килеп-килеп тә тикшерделәр, болар үзләре дә район юлын шактый таптадылар.

— Мортазасы Хәмдиевнең әшнәсе, Сәгые Мортазаның әшнәсе. Төшәрсең инде аларның эзләренә, бар!—дип сөйләнде авыл халкы. Ничек булса да булды, Мортаза хәзер райүзәктә Заготживсырьеда эшләп йөри, Сәгый биредә селкенә. Ревизия ачкан күпмедер тулмаучылыкны түләделәр дә эш шуның белән йомылды...

Мортаза ял саен авылга кайтып йөри. Гөлзифага бер сүз дә дәшкәне, сәлам биргәне юк. Шулай да бер көнне кичкырын урамда очрагач, зәһәрен тыя алмыйчамы, токтымалга бик төксе итеп әйтте:

— Син, кызый, артык сикереп, үз бәхетең кылларын тартып өзә күрмә. Мортаза кодаңны да исеңә төшерергә туры килмәсен. Дөнья бу!

Һәм китеп тә барды. Плащ итәкләрен җилбәгәй җибәреп, ике кулын да пиджак кесәләренә тыккан, дагалы итекләрен җиргә батырып кертергә теләгәндәй, каты-каты басып атлый. Ни дигән сүзе булды инде бу моның? Үз бәхетең кыллары... Мортаза кодаң... Мортаза кодаң?.. Үзенең Давытка кардәш кеше икәнлеген сиздерүе, шуңа ишарә итүеме әллә?.. Күзләрне күңелнең әллә кай җирләреннән кайнап килеп чыккан ике бөртек яшь томалап алды. Гүя аның әле бөреләнеп кенә килә торган саф мәхәббәт бакчасына теге үзенең пычрак итекләре белән килеп кермәкче дә, шул дагалы үкчәләре белән таптап үтмәкче...

Гөлзифа, кулъяулыгын алып, ашыга-ашыга күзләрен сөртте, башын күтәрә төшеп атлап китте. Ни арада чыгып өлгергән бу әрсез күз яше өчен аның үзүзенә соң дәрәҗәдә ачуы килә, ә йөрәктә, бик тирәндә, нарат шырпысы кереп кадалгандай, нечкә бер авырту сыза иде...

VII

Сугыш җәфасын кешеләр белән бергә басулар да кичерә. Җир башларын, юл буйларын, уем-уем чи урыннарны, тоташ-тоташ кишәрлекләрне әрем, алабута, карга борчагы, тигәнәк, сарут басып китә; әйтерсең, бар улларынкызларын куркыныч дошманны җиңү сугышына озатып, хәзерләп, көч-куәт өстәп торган җир-ананың чәч тарарга вакыты юк... Чүп үләне иген арасында да җитәрлек. Арыш, бодай бу әрсез юлдашларын каргый-каргый гел өскәрәк күтәрелергә тырыша, бернигә карамый шактый тук булып җитлегеп килүче башларын ия төшеп, моңсу гына чайкала. һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә гадәтләнгән, үз артыннан һәрвакыт тәртип-пөхтәлек калдырырга күнеккән Гөлзифаның, чүп баскан җирләрне күргән саен, җаны ачыта, йөрәге әрни иде. Басуда аз гына буш вакыты булдымы, Гөлзифа, арба астына ипләп кыстырып куелган чалгысын суырып ала да ярсый-ярсый җир башларындагы әрсез үләннәрне чабарга тотына, ул арада, иген эченә үк кереп китә дә дөньясын онытып чүп утарга керешә... Быелгы яз аеруча матур килде. Хәер, аның җылы җилләре суык кыш уртасында ук, безнең гаскәрләр дәһшәтле көч булып дошманның үз өненә бәреп кергән көннәрдә үк исә башлаган иде инде. Күңелләр һәр иртәне шул зур яз якынлашуын тоеп уяна торган булды, радиодан һәркөнне диярлек яңгыраган әлеге ягымлы чыңлау шул олы яз тантанасының якынлашып килүче аһәңе булып ишетелә иде. һәм менә ул шатлыклы көн—1945 елның 9 май көне — килеп тә җитте. Җиңү көненең иртәгесен үк ялт итеп Давыт та кайтып җитәр күк тоела иде Гөлзифага. Алай гына булмады. Шактыйдан инде алар хат алыша башладылар. Кыш ахырларының җәяүле буран себереп торган күңелсез генә бер көне иде. Гөлзифа Давытның әнисе Кәримәттәйнең авырып ятканлыгын ишетте, әтисе Тәкый абзый да эш белән сельпо идарәсенә киткән икән. Гөлзифа кергәндә Кәримәттәй, чыннан да, урын өстендә ята, өй шактый салкыича һәм күптәннән җыештырылмаганлыгы сизелеп тора иде. Гөлзифа, хәл белешүгә, шунда ук лапастан утын алып кереп мичкә ягып җибәрде, өйне җыештыргалады, йөгереп кенә чишмәдән су алып менде, самовар куйды. Өстәлдә бер хат ята иде. Гөлзифа аны керә-керешкә күреп алды һәм хатның Давыттан икәнлеген дә искәреп өлгерде. Сүз җае чыгарып, сорады:

 — Давыттан хат киләме, Кәримәттәй? Нәрсәләр яза?

 — Килеп тора хаты. Исәнлек-саулык хәбәреннән тилмертми алай, рәхмәт яугыры. Тик менә үзебезнең генә хат-хәбәргә кинәндерә алганыбыз юк мескенне. Әтисе дә бушый алмый шунда, үзем дә менә...

— Әйдәле, хәзер үк хат язып җибәрик үзенә, Кәримәттәй.

— һай, ни рәхмәтләр генә әйтим, кызым. И, шәфкатьле дә җан инде үзең... Ни рәхмәтләр генә әйтим.

— Кәгазь-карандаш та тапсак.

— Бар, кызым, кәгазь дә, карандаш та бар. Әнә шкафның бу як тартмасында гына. Безнең хәлне беләсең, үзең килештереп яз инде. Минем авырганны язмасаң да ярар. Юк белән хафаландырып маташмыйк. Килештереп яз инде шунда. Үзеңнән дә сәлам язарга онытма, һай. ни рәхмәтләр генә әйтим, кызым. Уңган да соң инде үзең...

Айга якын вакыт үткәч, Гөлзифага өчпочмаклап төрелгән юка гына хат килеп төште. Давыттан! Дәфтәр битенең бер ягында хаты, икенче ягында адресы. Әнисенә хат язып биргәне өчен бик рәхмәтләр әйткән, авыл хәбәрләрен сорашкан. Исән-сау булсак, безнең дә әйләнеп кайтыр көннәр якынлаша, дигән. Кояш шундый якты, шундый нурлы итеп елмая иде ул көнне, бар кешеләр дә шундый ягымлы, шундый әйбәт иделәр. Кулларга эш төткәзеп булмый, аякларга басып торыр урын табып булмый иде. Ә рәхәтләнеп, яңгыратып көлеп җибәрергә сәбәпләре дә гел генә табылып торды...

 Дөрес, шуннан соңгы көннәрдә кояш һаман-һаман алай ук көләч кенә дә булып тормады. Күңел дигәнең әллә нинди шик-шөбһәсен дә табып тора, дөнья мәшәкатьләре дә җитәрлек һәм бригадир күңелен тырнар сәбәпләрнең болай да исәбе-хисабы бармыни...

...Илдә җиңү салютлары яңгыраганнан соң, Гөлзифага әлеге нурлы, көләч һәм армас-талмас халәт яңадан кайтты. Күп булса, берәр айдан кайтып җитәрбез дип яза Давыт та. Авыл һәркөн диярлек каршылый, көтә һәм... бәгырьләрне телгәләп күз яше дә сытылып чыга. Гөлзифа да авылның каршылау шатлыгы белән канатлана, каршылау өмете киселгән апалар белән бергәләп моңланып та ала һәм Гөлзифа да көтә. Урамнар көннән-көн җанлана, ямьләнә бара. Әнә бер малай башына зур пилотка киеп, биленә киң солдат каешы буып чыккан да бөтен тирә-юнь балачагасының күзләрен яндырып йөри. Гайфетдин агай гимнастерка изүләрен чишеп җибәреп, капка-коймалар төзәтеп йөри, күкрәге тулы медальләре селтәнгән саен чың-чың итеп китә. Аргы якта кайсыдыр аккордеон тарта... Кадрияне генә күр, ничек чәчәк күк итеп киенеп чыккан. Кичә генә аның ире кайтты, әнә хәзер бергәләп каядыр баралар. Шундый да матур, затлы һәм килешле итеп киенгән Кадрия, шундый чибәрләнеп, алсуланып, яшәреп киткән. Кулына бер тәлгәш шомырт чәчәге тоткан да шуны әле үзе исни, әле иренә иснәтә. Аннары нәрсәдер әйтешеп, бик күңелле көлешә башлыйлар. Кадрия дә, ире дә институт тәмамлап шушы авылга укытырга килгәндә япьяшь кыз белән япь-яшь егет иделәр әле. Өйләнешеп күп тә тормадылар, сугыш башланып китте... Әнә хәзер шатлыклары дөньяга сыймый, бәхетләренең игечиге юк. Гөлзифа кичен ашыга-ашыга клубка чыгарга әзерләнеп йөргәндә, нигәдер Кадрияне шул зәңгәр якалы ап-ак матур күлмәктән, өрсәң очып китәрдәй нәфис шарфтан, ялтырап торган әйбәт туфлидән килеш күз алдына китерде. Үзенең кат-кат юылудан инде шактый уңган, берничә җирдән белендермичә генә, пөхтә генә итеп ямалган ситсы күлмәген киеп маташканда, кинәт йөрәк бик авырттырып каты-каты тибеп куйды: ә Гөлзифа соң нәрсәләр киеп каршылар икән Давытны? Их, әнә Кадриянеке кебек затлы киемнәрең булса икән ул андый вакытта... Гөлзифа, күлмәгенең бер җиңен генә кигән килеш, урындыкка килеп утырды. Моңарчы әле аның кием-салым турында, гомумән, кызларча ничек тә купшырак-чибәррәк булу турында уйлап та бакканы юк иде. Менә көтмәгәндә генә кызга бу турыда да уй төште һәм кинәт бик тә күңелсез булып китте. Халидә түти теге якта кыштыр-кыштыр килеп нәрсәдер эшләп йөри иде. Әнә бу якка чыга бугай. Тизрәк ычкынырга кирәк. Тагын «йокы калдырып йөрисе юк, болай да таң тишегеннән торып чыгып чабасың» дип сукрана башлар...

Гөлзифа ычкына алмый калды, Халидә түти килеп тә чыкты. Кулына кечерәк кенә бер төргәк тоткан.

— Кызым... Яратырсыңмы инде, мин бер күлмәклек алган идем сиңа. Кирәк ич. Менә сугышлар да бетте... Яратсаң, үзең килештереп тектерерсең шунда...

Гөлзифа очынып килеп әнисен кочаклап алды.

— һай, әнием җаныем! Менә уңышлар бүлгәч, үзеңә дә бер бик яхшы күлмәк алырбыз әле, әни, яме?

Гөлзифа парга сөрелгән җирләрне үлчәп йөри иде. Ул кызу-кызу җир буйлап атлый, ә яныннан ике метрлы адымы белән сажень таягы атлый иде. Менә ул сажень таягы белән ярышып атлый-атлый юл буена килеп чыкты. Станция ягыннан бер ат килә иде. Арбага бер солдат та утырган. Тагын кем кайта икән? Безнең авылныкы микән, әллә узучы гына микән? Бераз якынлашкач, Гөлзифа дилбегә тоткан агайның Мортаза икәнлеген танып алды. Солдат арбадан аякларын теге якка салындырып, бу якка аркасы белән утырган иде. Мортазаны күргәч, Гөлзифа үз юлы белән китеп барырга да уйлаган иде, кыбырсык кызыксыну аякларны атлатмады. Бире үк килеп җиткәч, Мортаза Гөлзифага ялт итеп бер күтәрелеп карады да каерылып торып атына сугып җибәрде. Кара туры, сөлектәй сузылып, алып биреп чабып китте. Нәкъ шул чакны солдат та бу якка таба борылып карады. Гөлзифаның йөрәге бер мизгел бөтенләй тибүдән туктагандай булды, шунда ук бөтен тәнен кыздырып үтеп, биткә кайнар кызыллык йөгерде... Давыт ич бу!

Ат үтеп киткәч, Давыт тагын каерылып карады һәм ат чапкан көйгә арбадан сикереп төшеп калды. Менә бире килә. Үзе елмая... Гөлзифага ул нигәдер гәүдәгә кечерәебрәк калган күк тоелды. Болай гына итеп түгел, шактый зуррак, куәтлерәк итеп күз алдына китерә иде аны Гөлзифа. Ә елмаюы... Елмаюы, киресенчә, артык олысыман кебек...

 — Танырлык та түгел сине, Гөлзифа... Кара инде... Ай-яй... — дип сөйләнә-сөйләнә килде Давыт. Үзе һаман елмая, күзләре Гөлзифаны бөтенләе белән берьюлы күреп бетерергә теләгәндәй, шулкадәр дә йотылып, тутырып карый, ә ирен кырыйлары чак кына дерелди иде...

— Исәнме-саумы, Гөлзифа! —диде ул, кызның кулын ике учы эченә алып.

— Исәнме, Давыт абый, — диде Гөлзифа егетнең карашыннан, аның кул җылысыннан җиңелчә генә башы әйләнеп киткәндәй булды, үзенең тагын да кызара төшүен сизде, ә тавышының шулкадәр дә акрын, шулкадәр дә йомшак чыгуына үзе дә гаҗәпләнде.

— Абый?! Мондый сеңелкәшнең йодрыгына эләксәң, ник абый булганыңа үкенерсең! — Давыт һаман да Гөлзифадан күзләрен ала алмый иде. — Менә шулай итеп, әйләнеп тә кайттык, Гөлзифа, — диде ул, җитди тонга күчеп.

— Бик кыен вакытлар булгандыр, Давыт... Абый дисәм тагын әйтерсең инде...

— Алары үтте инде, әйдә, моннан ары күрергә язмасын. Үзегезнең тормышлар ничек соң?

— Алда яхшыны гына көтәбез инде. Менә уҗымнар да әйбәт кенә чыкты...

— һәм егетләр дә күбәйде диген.

— Егетләр дә күбәя бара. — Гөлзифа күңелле көлеп җибәрде.

— Ә клубны, алай-болай, утынга сүтеп якмагансыздыр үзе?

— Кит моннан! Клуб сүтеп яга башласаң... Әбиләр әйтмешли, аллага шөкер, андый көннәргә үк калмадык.

Алар, сөйләшә-сөйләшә, авылга таба атладылар. Гөлзифаның инде кызаруы-оялчанлыгы үтте, болай баруы бик күңелле дә, бик сәер дә иде аңа. Кара инде, өн микән бу, әллә төш кенә микән? Ничә еллар буе бик ерак та, бик якын да булып хыялда гына гәүдәләнгән Давыт, аның Давыты, менә бөтенләй көтмәгәндә, яныңнан ук атлап бара, хәтта әнә уң як кулбашына аның җылысы ук бәрелеп тора кебек, борынга бик аз гына, бик ягымлы гына булып тир исе дә бәрелеп китә. Чыннан да, әллә төш кенә микән бу? Мортаза арырак киткәч атын туктатты да боларны көтеп тора башлады. Моны күрүгә Гөлзифаның адымнары үзеннән-үзе акрынайды.

— Әйдә, тизрәк кенә кайтып җитеп, Кәримәттәйне куандыр инде, — диде ул туктап, — һай сөенер инде Кәримәттәй, бик тә көтә иде.

— Хуш иттек, алайса, хәзергә. Очрашырбыз ич әле. Клубны сүтмәдек дисең бит. Давыт, медальләрен чыңлата-чыңлата, йөгереп китте,- арбага сикереп менеп утыргач, Гөлзифага кул болгады. Гөлзифа да аңа кул болгап куйды да, борылып, басуга таба атлады. Бераз китүгә, яңадан әйләнеп карыйсы килде аның, ләкин ни арада уянып өлгергән кызлык горурлыгы алай итәргә кушмый иде. Тик, межа сукмагыннан шактый эчкә үтеп, инде бөтен уй-хисләре белән икәүдән-икәү генә калгач, Гөлзифа, сажень таягын көянтә күк итеп иңбашына аскан килеш, күбәләктәй очынырга, зыр-зыр әйләнергә тотынды. Давыт, аның Давыты кайтты! Башта, гәүдәгә кечерәк күк тоелган иде дә, алай түгел икән лә. Гөлзифага караганда озынрак та әле. Ә күзләре... Күзләре аның кара түгел икән ләбаса. Чәчләре дә, кашлары да, сакал-мыек төпләре дә кап-кара, ә күзләре соры икән. Аз гына коңгырт каймалы бик сөйкемле соры күзләр. Шулай да, нинди чибәр үзе! Бу чибәрлеге белән күпләрне үзенә каратырлык ул. Чү, алай дигән белән дә, берәрсен чыннан да каратып куймасын тагын. Юк, юк, ул бары тик Гөлзифаныкы гына. Гөлзифаның Давыты. Кичен идарә утырышы булды. Хәмдиев тә килгән иде. Аны күрүгә ук уйлап куйды Гөлзифа: рәхәтләнәбез генә икән бүген утырышып! Ашыгыч хәл ителергә тиешле туксан тугыз мәсьәлә табар бу, үз нотыгы гына да дилбегә буе булыр...

...Уф, ахыр чиктә, дилбегәнең дә очы булмый хәле юк. Гөлзифа, идарәдән чыгуга, клуб янына күз салды. Тәрәзәләрдә утлар сүнгән иде. Урамнар да тынып калган. Шулай буласы билгеле иде инде... Әй, дөнья, кире килсә дә килер икән. Ничек ашкынып, ничек зарыгып көтеп алган иде бит Гөлзифа бу кичне. Давыт та әйткән иде бит, очрашырбыз әле, диде... Көткәндер инде. Их, Хәмдиевнең шул дилбегә буе нотыгын тыңлар өчен (болай да туйган) үзенең өр-яңа күлмәген беренче мәртәбә киеп чыктымыни соң ул бүген? Идарәгә килеп керүгә үк Хәмдиев Гөлзифага күзләрен майландырып:

— Карачы, ничек чәчәк ата бит кызлар егетләр кайтышка. Просто, чәчәк ата!—дип тә бер ачуын чыгарган иде... Аннары нотыгы...

Көткәндер инде Давыт. Туктале, чыннан да көтте микән соң? Әллә... Гөлзифа ашыга-ашыга Асияләр өенә таба атлады. Сорашасы иде бит, ничегрәк үтте икән кичә? Давыт та чыкты микән?.. Асияләр өендә дә ут сүнгән иде инде. Әле ишеккә, әле тәрәзәгә килеп, йодрыкларны шактый авырттырырга туры килде.

— Кайсы төн пәрие йөри анда?

— Фәхрияттәй, җаным, Асия бер генә мәлгә чыгып керсенче, әйтәсе эш бар иде.

— Җиде төн уртасында ниткән эш ди инде ул тагын? Шул кадәр дә кыбырсык җан булырсың икән!

— Фәхрияттәй җаным, чыгып кына керсен инде.

Асия дә сукрана-сукрана чыкты.

— һай, тора-бара бигрәк шашасың, Гөлзифа. Иртән килсәң, качар дидеңмени эшеңне? Китче инде...

— Асия җаным, ачуланма инде, ни... Син иртәгә, ни, конюшни артындагы тиресне төяп торырга чыгарсың, яме. Юкса, башка бригатлар басуларына чыгарып бетерә.

 — Әй, китче, төн йокыларымны бүлдереп, шуны әйтмәсәң. Ачуымны китерсәң, иртәгә бөтенләй дә чыкмам әле эшкә. Бик кирәге бар иде...

— Асия дим, тукта инде, ни...

— Туктамыйм да, иртәгә эшкә дә чыкмыйм. Менә шул! Китче инде...

 — Асия дим, тукта инде, ниме? Бүген клубка чыктыңмы?

— Чыкса соң...

— Ничек, күңелле үттеме кичәләр? Кемнәр бар иде? Асия, җигүле ат сыярдай булып ачылган авызын капламый-нитми, бик озаклап иснәргә тотынды.

— Ничек дип... Үтте инде шунда, — диде, һаман да иснәвен тыя алмыйча сакауланыбрак.

— Кемнәр бар иде?

— Соң... Бар да бар иде. Сабира малае гармунын уйнамаган булып ялындырмакчы иде, Мидхәт кызык итте үзен. Сандык хәтле аккордеонын күтәреп алып килде дә әйттерә генә...

 — Тагын кемнәр бар иде?

— Теге фельдшер кыз Флүрә дә чыккан булган. Моңарчы өнендәге аю күк кенә ята иде... Әй боргалана-сыргалана! Тәкый Давыты янында бөтерелгән була. Үләрсең килешенә! Аның кайтканын ишеткәнсеңдер, Давытның?

— Ә? Кем дисең?

— Тәкый Давыты. Анысын да әйтер идем...

— Нәрсә?

 — Соң... Армиядән җүнле кайтамыни ул егетләр... Кызыл ирен, буялган каш күрсәләр, башлары әйләнергә генә тора.

— Кемнең?

— Чукракландыңмы соң син? Кем дә кем... Барысы да бер чыбыктан сөрелгән инде аларның, егетләрнең. Давытны да әйтер идем... Укымышлы кыз тапкан, янәсе...

— Әә, әйе шул... Асия дим, син иртәгә чыга күр инде, яме. Юкса, әйтәм ич,башка бригатлар тиресне үз җирләренә чыгарып бетерәләр...

— һай, шаштың шул тиресең белән тәмам. Әйтер идем инде...

Гөлзифа, Асия кереп китүгә, йөгерә-йөгерә диярлек өйләренә таба ашыкты. Әйтерсең, аның өстенә менә-менә бик иләмсез, нәрсә ябырылырга тора, әйтерсең, тигәнәк-сырганак кыяфәтендәрәк шундый бер котсызлык инде аңа ябышып та өлгергән икән дә, шулай йөгерсәң, коелып төшеп каласы икән... Ни сөйләде ул Асия? Флүрә Давыт янында бөтерелә... Укымышлы кыз тапкан... Башлары әйләнергә тора... Ниләр сөйли бит! Юк, теләсә генә нәрсә әйтсеннәр, Давыт андый түгел. Мөмкинме соң, аның. Гөлзифаның Давыты бит ул. Мөмкинме соң! Теләсә генә нәрсә әйтсеннәр, теләсәләр генә ни уйласыннар, Давыт андый түгел. Юк, юк!

Эчтә нәрсәдер авырттырып, чәнчеп, бимазалап тора иде. Их, ичмаса, тагын беразга кайтмыйчарак кына торган булсачы! Шулай сагынып, зарыгып, хыялланып көтүләре күңеллерәк кенә булган икән ул... Инде менә кайтты да бөтен тынычлыкны алды... Ай, юк, кайтсын! Ул бит Гөлзифаныкы. Ул Гөлзифаны көткән. Флүрәсе дә Гөлзифа булмаганга гына шулай аның янында бөтерелә алган. Давытның башы да әйләнмәгән, укымышлы кыз да тапмаган. Юк, юк!

Икенче көнне Гөлзифа Давытның военкоматка киткәнлеген ишетте. Аннан кайтуга, күрше авылдагы туган-тумачалары белән күрешергә китүен дә озын колаклар бик тиз җиткерделәр. Таңнары кайчан аткандыр да кичләре ни арада җиткәндер бу көннәрнең. Чәчү беткән, печәнгә төшмәгән дигәндәй, эшнең ипчек тә сыеграк чаклары да иде инде, югыйсә. Әмма Гөлзифа алны да, ялны да белмәде. Парны тизрәк төгәллисе, басуга тиресне күбрәк чыгарып каласы, чүп утауны тизләтәсе бар. Шулар өстенә, районнан бер-бер артлы кәгазь явып кына тора: юл төзүгә фәләнчә ат, фәләнчә кеше җибәрергә, райздравка фәләнчә кубометр утын ташып бирергә, заготконторага ябага-ял тапшыру планын тизрәк үтәргә... Гөлзифа җилдәй оча, уттай бөтерелә — сәгатенә җиде җиргә җитешә. Күңеленә аз гына да сүрелергә ирек куймаска тырыша ул. Күңеле сүрелдеме, җанга ямьсез икенче бер уй шунда ук зиһенен чуалта башлый. Шулай ук Давытның аны яратмавы микәнни? Нигә шул тикле дә җүләр булды соң ул, нигә юк белән хыялланды? Хәзер кайларда йөри икән дә кемнәргә күз ата икән? Их, җүләр кызый, тиле кызый...

Ул да булмый, Гөлзифа Саврасканы тимер ход арбага җигеп алган да ерак басуга таба элдертепме-элдертә... Җил никадәр генә күзләргә тузан-туфрагын тутырып маташмасын, менә бу буйдагы инде әллә никадәр чүп басып өлгергән уҗымнарны да күрми үтеп булмый. Их, тизрәк утыйсы иде бит үзен. Чүбеңне дә утарбыз, тирес-көл сулары белән дә сыйлап җибәрербез — барыбер үстерербез, колакларыңнан тартып булса да үстерербез, бодайкайларым! Инде сугыш вакытлары түгел, хезмәт көненә дә әйбәт кенә бүләрбез. Шуннан соң, матур гына бер яулык, өскә бер жикет аласы булыр. Аякка нәрсә алырга икән? Әллә биек үкчәле туфли алып җибәрергәме? Клубка киеп чыксаң, шәп булыр иде ул... Әй, кирәкмәс лә, йөреп тә булмас әле аның белән, әдәм көлкесенә генә калып бетәрсең. Иң яхшысы, матур гына бер чүәк карыйсы булыр. Шулай киенеп җибәргәч, күрсен иде аннары Давыт!.. Үкенергә туры килмәсен әле үзенә... Савраска колакларын артка салып, инде кушаяклап чаба, Гөлзифа, аның саен дилбегә очын баш өстендә зыр-зыр әйләндерә. Өлгерәсе-җи- тешәсе эшләрнең кимер исәбе юк, йөрәкнең дөрләп януын басар әмәл юк...

VIII

 Алар яңадан бер атнадан соң гына очраштылар. Клубка әле яшьләр яңа җыелып килә, уеннар башланмаган, күңелле шаушу кубып өлгермәгән, һәркем кемнедер һәм нәрсәдер көтә иде. Гөлзифаның да күзләре ишек ачылган саен сиздермичә генә шул якка карап ала, шунда ук теге читтәрәк утырган Флүрәне дә күзәтеп алырга өлгерә иде. Флүрә исә зур күксел күзләрен ишек ягыннан бөтенләй диярлек алмый, үзе әледән-әле чуар ефәк кофтасының якаларын пөхтәли, колакларына төшеп азаплаган сары бөдрәләрен ипләргә тотына.

«Көтәсеңме?—ди Гөлзифа эченнән генә. — Әйдә, көт! Теге көнне, Гөлзифа югында, аның янында бөтерелгәнсең дә бит, менә бүген ничегрәк кыланырсың икән?..» Ишек ачыла да ябыла, ачыла да ябыла, ә Давыт һаман күренми әле. Гармонь «Әпипә»ие әйттерә башлады, уртага чыгып биюләр китте. Менә Гөлзифаны да чакырдылар. Гөлзифа теләр-теләмәс кенә чыккан иде. Кинәт ишек ачылды да Давыт килеп керде. Аның килеп керүе булды, түгәрәк уртасындагы Гөлзифа үзе дә көтмәстәи кинәт ташып киткән тыелгысыз бер шуклык белән дөпелдәтеп басып куйды да салмак нәфислек һәм тыйнак дәртлелек тулы очыну белән бөтерелеп биеп тә китте. Бер үк вакытта аның куаныч тулы күзләре егеткә туптуры итеп, тутырып, ләкин яшен тизлегедәй бер генә мизгел карап куярга да өлгерделәр. Бу мөлдерәмә куанычтан тыш, тагын әле никадәр яшьлек кайнарлыгы, никадәр сагыну, хәтта никадәр фидакарьлек тә һәм шуларның барысын бергә кушып, никадәр өзелеп сөю бөркелә иде бу карашта!

Давыт, бусагадан атлауга, сихерләнгәндәй басып калды. Флүрә, ул килеп керешкә озын эскәмиядә бер якка кысыла төшеп, үз янында буш урын хәзерләде, астыртын гына ияк кагып егетне чакыра башлады. Ләкин Давыт күзләрен Гөлзифадан ала алмыйча, һаман да шулай басып тора бирде. Гөлзифа Давытның үзенә төбәлгән бу карашын бөтен барлыгы белән тоя һәм аның саен алсуланыбрак, аның саен очыныбрак бии иде. Теге көнне басу юлында очрашканда да шулай тутырып, йотылып караган иде Давыт. Ләкин бүген егетнең карашында сәер елмаюның әсәре дә юк, бары тик чын соклану, чын гаҗәпләнү һәм онытылып сихерләнү генә бар, бу караш инде алай уңайсыз кызарырга да мәҗбүр итми, бары тик чәчәктәй алсуландыра гына, күңелдә әлеге сагаю да кабынмый, киресенчә, самими омтылу гына көчәйгәннән-көчәя бара иде...

Бу ялкынлы, дәртле һәм җитез нәфислек биюе акрынлап бөтен залны биләп алды. Яшьләр барысы да биючегә дәрт-куәт биреп кул чабып тора башладылар, кайсыдыр «бас, кызым, әпипә»не такмакларга тотынды, кайсыдыр баскан җирендә тыпыр-тыпыр биеп тора, кайсыдыр «һоп! әйдә!» дип кычкырып җибәрә, хәтта урыидык-өстәлләр, бөтен стеналар да Гөлзифага кушылып бииләр кебек иде. Гөлзифа аның саен очынып-очынып бии иде. Кинәт кенә, бер дә көтмәгәндә, аңа эчке бер сизенү аерым ачык итеп пышылдагандай булды: «Җитәр, Гөлзифа, чамадан ашып китмәгәе...» Гөлзифа шунда ук, көйнең ахырын да көтмәстән һәм бик алай көйгә дә китереп тормастан тагын бер бөтерелеп әйләнде дә йөгерә-йөгерә урынына барып утырды. Барысы да котырып кул чабарга, егетләр бер-бер артлы аның каршына тыпырдап биеп килеп, яңадан уртага чакыра башладылар. Гөлзифа көлә-көлә ике кулын да тиз-тиз селтәп, бу чакыруларны кире кага торды, ахырда, почмакта бергәрәк җыелып басып торган кызлар арасына эчкә үк кереп тә качты. Бер үк вакытта ул Давытның шулай да Флүрә янына килеп утыруын, ләкин үзе һаман да, инде сиздермәскә тырышып булса да, гел Гөлзифага таба карап-карап куюын, Флүрәнең исә, көтелмәгәндә генә яшенле яңгыр астына эләккән коштай бөтенләй бөрешеп, боегып калуын да ни арададыр күзәтеп алырга өлгерде.

— Әйдәле, Асия, чыгып кына керикче, — диде ул ахирәтенең биленнән кочып алып.

— Чүсәнә! Авырттырасың... Чыкмыйк әле, бик күңелле ич.

— Әйдә инде, Асия. Бигрәк бөркү монда. Бер генә сулыш алып керик...

— Син инде!.. Бер капсаң, өзми ыргытмассың. Әйдә, алайса.

Алар, нәни кызчыклардай җитәкләшеп, йөгерә-йөгерә чыгып киттеләр. — Һай, Гөлзифа җаным, биеп тә карадың!

— Әллә тагын...

 Бераз баргач, Гөлзифа кемнеңдер, юк, «кемнеңдер» түгел, нәкъ менә Давытның ашыга-ашыга үз артларыннан атлавын тоеп алды.

— Асия, әйдәле, җәһәтрәк атлыйкчы.

— һай, Гөлзифа, җаным, нишләвең соң инде?.. Әллә ни булды сиңа бүген.

Гөлзифа моннан ике ел элек тә үз артыннан куган аяк тавышларын хәтерләп алды. Мөнир шулай куган иде бит. И, кызык та булган иде... Инде менә арттан Давыт куып килә... Кызу-кызу атлый башлый да нигәдер беразга туктап кала, тагын ашыга-ашыга атлап китә. Гөлзифаның йөрәге дә ашыгып-ашыгып тибеп куя, шунда ук аяклары да кызулый... Ах, куып җитә бугай Давыт.

— Әйдәле, Асия, әйдәле тизрәк...

— Әй, нишләвең соң инде?.. Мөнир белән куышуы нинди күңелле, ә куып җиткәч тагы да күңеллерәк кенә булган иде ул. Ә хәзер нигәдер шүрләтә... Их, тизрәк куып җитсен иде инде, ичмасам...

 — Кызлар, нигә бик иртә кайтырга уйладыгыз әле? — диде Давыт куып җитүгә һәм уртага кереп ике кызны култыклап алмакчы итте.

— Өйрәнгәнсең икән!—диде Асия, кулын тартып алып.

— Без алай култыклашып йөрергә гадәтләнмәгән шул, — диде Гөлзифа да, тын гына көлеп.

— Бетте, бетте, алайса. Кумасагыз, менә яныгыздан гына барыр идем.

— Без алай тешләмәгән этне кумыйбыз, — диде Асия һаман да шул какшамас җитди тавыш белән. Давыт та, Гөлзифа да көлешеп алдылар, Асия көлмәде һәм ни арададыр, ни могҗиза беләндер, кинәт кенә юкка да чыкты.

— Бәй, кая китте бу Асия?—диде Гөлзифа, чын-чынлап гаҗәпләнеп як-ягына карана-карана.

— Җир йоттымы әллә үзен, — дигән булды Давыт.

— Чыннан да, кая китте соң инде бу? — Гөлзифа кире борылып китә үк башлады.

Давыт аны туктатмакчы булды:

— Гөлзифа!

— Әү?

— Гөлзифа дим...

Давыт ашыгып килеп Гөлзифаның кулыннан тотып алды.

— Гөлзифа дим, беләсеңме?.. Сии бит... Юк, үзең дә белмисеңдер әле, син бит... Син нинди яхшы, ну... бик тә яхшы бит син, Гөлзифа! Үзең дә белмисеңдер әле... Гөлзифа!

— Сөйләнгән бул әле... — диде Гөлзифа, аска гына карап.

— Флүрәң ишетсә менә...

— Ни сөйлисең син, Гөлзифа? Нинди Флүрәң?.. Их, Гөлзифа, үзеңнең никадәр дә яхшы икәнлегеңне үзең дә белмисең икән әле, болай булгач...

— Сөйләнгән бул...

— Чыннан әгәр, Гөлзифа!

— һи!.. Тукта, кая китте соң инде бу Асия?

— Әйдә, эзликме үзен?

— Әйдә.

Һәм алар ул төнне сызылып таң беленгәнче, җырчы кошлар йокыларыннан уянганчы, Асияне «эзләп» йөрделәр. Урам-тыкрыкларда алар үтмәгән сукмак калмады, һаваларда алар күзләмәгән йолдыз калмады. Сукмаклар да, йолдызлар да Асияне табып бирмәделәр, әлбәттә, әмма ике йөрәк һәр даим саен бер-берсен ныграк табыша баралар иде. Ни генә булмасын, ничә генә еллар буе күңелдә гәүдәләнмәсен, бу әле Гөлзифаның Давыт белән чын-чынлап беренче очрашуы, Давытның да Гөлзифаны чая бер кыз итеп кенә түгел, ә нәкъ менә үзе әйткәнчә, «нинди яхшы... ну, бик яхшы» итеп шулай ук тәүге мәртәбә күрүе иде шул бүген, һәм алар өй түрендәге агачлар юри шулай матур итеп шомырт чәчәге таҗлары сибеп куйган сукмаклар буйлап йөрделәр дә йөрделәр. Сөйләшә-сөйләшә дә, бер сүз дә дәшешмичә дә, бик күңелле көлешә- көлешә дә, бик-бик җитди булып та атладылар алар. Бик сак кына култыклашып та, икесе дә ике кулларын җай гына селтәп тә, икесе дә сукмакның иң ипле төшләрен бер-берсе өчен калдырып, икесе ике чит буйлап та, тар сукмакка икесе дә бик иркен сыешып та атладылар... Әйе, тикмәгә генә Гөлзифа бу минутларны шулкадәр зарыгып, сагынып көтеп алмаган икән. Аның Давыты нинди яхшы, хәтта хыялдагы Давытка караганда да яхшырак икән. Өстәвенә, бу көннәрдә бөтенләй дә юкка гына хафаланып йөргән булган икән ич ул. Давыт аныкы, бары тик аныкы гына икән...

— Сагындыңмы мине, Давыт?

— Бик, бик сагындым, Гөлзифа!

— Сагынгансыңдыр инде! Әйткән буласың...

— Өзелеп-өзелеп, үлеп-үлеп сагындым, Гөлзифа!

— И, сөйләнгән булулары...

— Сөйләнгән генә буламы? Ышанмыйсыңмы? Каяле менә үзеңне... һәм кочаклар кысылганнан кысыла, иреннәр иреннәргә үрелә.

— Шулай да, минем кадәр үк сагынмагансыңдыр, Давыт.

— Син үзең минем кадәр үк сагынмагансыңдыр әле, Гөлзифа.

— Юк, минем кадәр үк булмас.

— Юк, мин катырак сагындым.

Бакча арты тау астындагы карт өянке менә ничә мәртәбәләр инде шушындый кайнар пышылдашуларның шаһите. Күпне күргән бу чал өянке гашыйкларны ят күзләрдән ышыклау өчен юри шулай ботакларын түбән үк игән дә юри шулай аулаккарак китеп үскән...

Көндезләрен эш арасында очрашканда вәгъдәләшү сүзләре бик кыска була:

 — Шундамы?

— Шунда.

 Ә вакытын әйтеп торуның кирәге дә юк — идарәдә нәрәт бирү төгәлләнмичә, Гөлзифа барыбер бушый алмый. Давыт озакламый райүзәктә сугышка киткәнче эшләгән урынында ук эшли башлады. Ләкин велосипедына атланып ала да тугыз километрдан көн саен диярлек кайтып йөри иде.

— Бик арымадыңмы, Давыт?

Элек исәпләп карыйк. Син менә һәр өйгә диярлек тукталып эшкә әйтә-әйтә авылны әйләндеңме? Әйләндең. Идарәгә, конюшнигә, амбарларга ничәшәр сугылдың? Ну, ярар, берәр генә булсын. Болар кимендә дүрт километр. Басуларда кимендә сигез сәгать йөрдең. Сәгатенә биш километрдан кырык километр. Плюс әлеге дүрт километр. Ә минеке унсигез генә. Анысы да әле велосипедка атланып. Йә кайсыбыз арган булырга тиеш?

— Мин дә бит басуга Саврасканы җигеп чыгам. Бару-кайту Савраскада. Ә анда баргач, сажень таягыңны асып әйдәме тәпи-тәпи. Беләм мин!

— Җүләркәем минем.

— Күп сөйләнмә, әйдә, кил, алдыма ят та ял ит.

Гөлзифа алай алга ятып тормаса да, егетнең күкрәгенә башын куеп, беразга сүзсез кала, һәр кытыршысы, һәр сөяле таныш куллар акрын гына аның чәчләреннән иркәли.

— Давыт, син бу кулларыңа теге өч бармаклы бияләй киеп сугыштыңмы? Бар идеме синең андый бияләең?

— Бар иде. Ә нигә?

— Болай гына... Ниндирәк иде бияләең?

— Ниндирәк дип... Төрлесе булды инде. Сырып теккәне дә, бумази эчлесе дә.

— Ә йоннан бәйләгәне?

Йоннан бәйләгәнен кияргә туры килмәде бугай... Нигә алай бияләйләр турында бик кызыксынасың әле?

— Болай гына... Бик туңмадымы кулларың диюем. Менә шушы кулларың...

 һәм «шушы куллар» аны яңадан кысып-кысып кочаклый. Шулай да. Гөлзифа бәйләп җибәргән бияләйләрнең берсе дә Давытка барып җитә алмаган икән...

— Давыт!

— Йә, Гөлзифа, ял ит инде бераз.

— Армадым бит мин бөртек тә... Давыт, карачы, күктә нинди күп йолдызлар.

— Күп инде алар.

— Шулар арасында синең үз йолдызың да бармы, Давыт?

—һәркемнең дә күктә үз йолдызы була башласа, ничек йолдыз җитсен ди.

— Ә минем бар. Әнә ул. Җидегән йолдызны күрәсеңме? Шуның сап ягыннан өченче йолдызга кара да ике йолдыз арасы кадәр тагын уңгарак кара. Менә шул инде минем йолдызым. Юк, тимер казык йолдызы түгел, аны һәркем белә. Минеке әнә астарак. Әнә ничек якты яна ул. Таптыңмы?

— Таптым. Ләкин күктән түгел, җирдән таптым. Менә ул!

Давыт, Гөлзифасын кочаклап, шашына-шашына аның битләреннән, чәчләреннән, колакларыннан үбә башлый. Карт өянке алкын гына яфракларын шыбырдатып куя... һәр гашыйклар кебек, алар да бу минутларда бәхет-сәгадәт канатларында гына очалар, бары тик сөю-мәхәббәт дулкыннарында гына чайкалалар иде. Дөньяда бер-берсенең кайнар сулышлары бар да, бер-берсенең кул җылысы бар, татлы иреннәр бар да, шул иреннәр пышылдаган чиксез сөйкемле сүзләр бар, — калганы каядыр читтә, каядыр еракта. Бүтән бер генә нәрсәнең дә әһәмияте юк бу минутларда, хәтта әлеге чиксез сөйкемле сүзләрнең дә мәгънәсе нидән гыйбарәттер, кирәге шул чаклы гына...

Әмма шунысы бик мәгълүм: бу сүзләр шулкадәр дә кадерле, кирәкле; кулларның шулай бер-берсен әле каты гына кысып-кысып куюлары, әле бик йомшак иркәләүләре, битләрне, муеннарны рәхәт кытыклаучы кайнар сулышлар — менә шулар инде бәхетнең дә иң зурысы, иң югары чиге иде бу минутларда. Хәер, бу минутларда гына да микән әле? Давыт өчен ничек булгандыр, әмма Гөлзифага шушы минутларның мөкатдәс җылысы янәдән дә очрашканга чаклы сүрелми, киресенчә, көчәя генә бара иде.

Урак өстенең иң кызу көннәре иде бу. Гөлзифа, иреннәрендә, маңгаенда Давытның иреннәре җылысын һаман да тойганы хәлдә, шыпырт кына кереп өй алдындагы ятагында ике-өч сәгать черем итеп ала да кояш белән бергә тора. Торып чыгуга, өстенә мең төрле эш-мәшәкате берьюлы ябырыла. Тегесен бу эшкә, монысын бу эшкә кушып чыгарга кирәк. Кайсысына тәмле тел белән, кайсысына катырак торып дәшәсең, ә кайсыберсе белән тозлап-борычлап та сөйләшмичә булмый. Аргы басудагы учма үрә дә башлаган, тизрәк җыясы иде. Ә Татлы тамак ягындагы чүмәләләрне кибәнгә куймыйча ярамас, сугып өлгертеп булмый. Комбайн урып киткән никадәр җирдә салам эскертлисе бар, җилгәрәсе, киптерәсе ашлык та шактый өелде, көшелләр дә кызып ятмагае. Сушилкага ягарга утын алып кайтырга берничә ат җибәрергә кирәк. Их, көлтә ташырга бүген дә атларым бик аз кала инде, әвендә тагын сукрана башларлар...

Гөлзифа, һәрвакыттагыча, җилдәй оча, уттай бөтерелә. Ул арада кулына башаклар тоткан Хәмдиев аны туктата да колакка тукый башлый:

— Менә кара, бригадир иптәш, бер квадрат метрдан сигез башак җыеп алдым. Кайда монда югалтуларга каршы көрәш, кайда монда югары уңыш өчен бөтен резервларны туплау? Бөек юлбашчыга биргән изге вәгъдәне шулай үтисезмени сез? Карагыз аны...

— Давай, давай, сеңлем, икенче алай район алдында йөз кызарырлык булмасын, — ди председатель Әхмәтша да төче бер җитдилек белән.

Әхмәтша председатель булып әле яңа эшли башлады, ә Шәрәфи абыйсы хәзер ферма мөдире. Шөпшә белән төклетура выжлавыдай яңгыраган (Гөлзифага гел шулай тоела иде) бу җан көеге шелтәләр бер кавым бөтен кәефне җибәрә җибәрүен, әмма андый күңел кыбырсуларына бирелеп торыр чаклармыни! ...Карт өянке, аларны сәламләгәндәй, шыбыр-шыбыр яфракларын җилпеп куя.

— Ардыңмы, Гөлзифа?

— Бер бөртек армадым.

— Ә мин бераз ардым бүген, Гөлзифа. Райүзәктәге колхозга өмәгә чыккан идек. Таяклар белән күтәреп ташып, салам эскертләдек... Җитмәсә, кайтышлый велосипедым ватылды, сөйрәп кайттым.

— һай, бичара!.. Сыртына велосипедын күтәргән дә ди берәү, телләрен асылындырып кайтып килә ди. Маңгаеннан шыбырдап тир ага ди, аякларын көчкә-көчкә сөйри ди... Күрсәң иде бер генә кыяфәтләрен.

 — Көләсең син...

— Бетте, бетте, көлмим. Әйдә, менә алдыма ят та ял ит.

Алдыңдагы шушы аз гына бөдрәрәк йомшак чәчләрне, салкынчарак киң маңгайны назлап утырулары нинди күңелле!

— Гөлзифа, җүләр булганмын бит мин сугышка кадәр.

— Нигә алай дисең, җүләрем минем?

— Тугызны бетереп унынчыга күчкәч укуны ташладым бит, җүләр дими ни дисең. Янәсе, тизрәк эшкә керәм дә акча эшли башлыйм. Менә хәзер сводка җыеп, цифыр чүпләп утыр инде — шул да булдымы эш! Җитмәсә, өмә дигән булалар да көн аралаш колхозга куалар. Туйдым тәмам.

— Җае чыгар әле, Давыт. Әнә сугышка кадәр кичке мәктәпләр бар иде бит, тагын шундыйны ачарлар. Инде райүзәктә ачарга да җыеналар бугай, беркөнне Мөнир шулай дигән иде. Давыт, башын күтәреп, Гөлзифаның кулын каты гына кысып тотып ала.

— Күрәм, Гөлзифа, син гел Мөнир дә Мөнир дип кенә торасын әле!

— Әбәү, әллә көнләшә инде?

— Көнләшермен дә!

— Чыннан да җүләр икәнсең, алайса.

— Җүләр шул, — ди Давыт...

Якында гына онытылып-онытылып сайраган кошчык кинәт туктап кала; үз сайравына ошашрак суырып- суырып үбешү чутылдавы аңа бик гаҗәп тоела, күрәсең... Урак өсте шактый озакка сузылды. Ул арада өзмәс-куймас яңгырларга китте. Ни комбайн белән урып булмый, ни лобогрейкалар белән әллә ни эш чыгара алмыйсың: иртән егып киткән учма кичкә үрә дә башлый. Абзыйлар өсләренә кожан киеп бодай чабарга чыктылар, әбиләр дә кулларына урак алды, мәктәп балалары да борчак, җитен йолкыйлар, шәһәрдән булышка, килгән көнне үк китәр көннәрен саный башлаучы бер машина апалар җибәрделәр...

Хәзер инде Давыт алай һәр көнне кайтып йөри алмый. Гөлзифа гадәттәге вакытта чал өянке янында озак кына ялгызы басып тора да кире борыла иде. Шулай да, Давытның түземлелеге дә ике-өч көннән артыкка сузыла алмый, бөтенләй көтмәгәндә, яңгыр көндәгедәй дә аяусыз койган бер кичне тездән пычрак ерып кайтып төшә дә, алар, сүз куешкандай, шул ук өянке төбендә очрашалар иде. Гөлзифа көлә-көлә басуда, әвендә булып үткән төрле кызыклы хәлләрне сөйли башлый.

— Сабира апа малае әмма дә кызык булды бүген. Олау өстендә кулларын бөеренә таянып кукраеп бара иде, бер чоңгылда әйләнеп торып барып төшмәсенме!.. Бөтен бите кап-кара, тешләре генә ап-ак ыржаеп тора. Без көләбез, теге күзләрен челт-челт йомгалап янтыгын ышкый... Аннары менә Чүкәми Мәчтүрәсенең әкәмәтен сөйләмәдем әле. Бүген иртән килеп керсәм, ахух итеп урын өстендә ята бу. Бер сүз әйтә алмый, ә үзенең яңаклары бик яман күпергән. Башта аптырап калдым, өстәлгә карасам, коштабак тулы бәрәңге, самавыры да кайнап утыра. «Мәчтүрәттәй, мин әйтәм, бик мохтаҗларга аванс бирергә исемлек төзи идек без. Сине дә шул исемлеккә кертик микән, юк микән дип керүем иде», дим. Шулай дип әйтүем булды, мендәргә капланды да чалт-чолт чәйни башлады бу, аннары голт итеп йотып җибәрде дә, шуннан ары гына телгә килде. Мине эшкә әйтергә килә дип котычыгып, шулай ашап утырган җиреннән авыруга сабышып ятуы икән ул бичараның... Аннары, бүген Мөхәррәм бабай да эскерт куярга чыккан иде, әллә нинди мәзәк такмаклар әйтеп, эчләребезне катырып бетерде. Болай ди:

Трактор сөрер әле,

Комбайн урыр әле,

Уф-аллаларга төярлек,

Безгә дә булыр әле.

Давыт башта көлә-көлә тыңлый, ахырга таба көлми башлый, йөзе уйчанлана.

 — Бүген дә безне күрше колхозга бәрәңге казырга җибәрделәр. Тәмам каныктылар...

— Конторда счут салып утырып кына буыннары катып бетә күрмәсен, бераз физкультура булсын, диләрдер.

— Син дә мыскыл итеп утырган булма инде, Гөлзифа... Их, булсын иде хәзер кулымда аттестат, китәр идем дә барыр идем укырга.

— Ой, ничек булмаган! Мине калдырып китәр идең бугай...

— Көләсең син, Гөлзифа. Чыннан әйтәм, китәр идем. Гомер буе ечут салып, өстәвенә, кая кусалар шунда дырк-дырк чабып йөрерсеңмени?.. Синең Мөнирең әйткән теге кичке мәктәпнең дә тиз генә булыр исәбе күренми.

— Мөнир үзе дә укырга китте бит. Партия мәктәбенә. Күңелеңнең бер чите түгәрәкләнсә дә була.

Давыт сүзсез генә Гөлзифаның кулын кысып куя. Карачы, әллә чыннан да көнләшеп йөргән булган инде? Җүләркәем минем! Булмаганны... Шулай да, укырга китә алмавына артыграк кайгыра. Анысы, дөрес, аңа укырга кирәк. Теге вакытта да укырга бик маһир иде бит ул. Укыр да бик зур кеше дә булыр әле ул. Башы йомры аның... Укырга дигәннән, Гөлзифаның үзенә дә бу турыда ныклап уйлый башларга вакыт түгел микән? Теге вакытта да сигезенче класска укырга китә алмый калды бит... Урып-җыю кара көз җиткәч кенә төгәлләнде. Тиздән дәүләткә ашлык тапшыру планын да районда беренчеләрдән булып үтәп чыктылар. Йөкләмә үтәлде, әмма амбарлар да бушап калдылар. Ниятләр шактый мулдан, өметләр тагын да шәбрәктән иделәр. Башта бик чамалап кына исәпләп-хисаплап караган күк иделәр инде, югыйсә. Хезмәт көненә килодан һич ким бүлмәскә, фуражга, страховой һәм ярдәм фондына да калдырырга, калдау җирләрне дә капларлык итеп орлыкка салып куярга, бераз теге-бу кирәк-яракка да өлеш чыгарырга иде исәпләр. Уйлаганча гына булып чыкмады. Уңыш алай начар булмаса да, җыеп алулары бик авырга килде. Аннары менә, МТС эшләре өчен натуралата түләүләр дә бик бөлдерде. Уйлаганнан ике-өч өлеш артык каердылар. Шуның өстенә, «сездә уңыш әйбәт» дип, районнан ике тапкыр өстәмә план җиткерделәр... Әйе, ниятләр шәптән иде. Гөлзифа Кадрия апагыздан һич тә ким киенмәячәк, Халидә түтинең дә өс-башын караячаклар, шуннан кала, өйне дә сипләтеп җибәрәчәкләр иде әле. Нихәл итәсең, елы бигрәк үч итте бит. Түкми-чәчми генә җыеп алганда да өметләр болай ук киселми иде, югыйсә...

Әй, төкер башына! Алда тагын язы, тагын көзе бар. Ә җир ул, кадерен белеп, күңелен күреп торсаң, шундый игелекле, шундый юмарт. Быелгыдан мең мәртәбә яхшырак уңыш үстерербез, йөкләмә үтәргә дә, натуралата түләүләренә дә җитәр, бүтәненә дә калыр. Хезмәт көненә исә, быелгы өчен дә өстәп түләрлек булыр. Ә өс-баш дигәннән, әнә Флүрәләр киенсен-ясансын. Алай затлыдан булмаса да, кияргә-салырга бар ич әле Гөлзифаның да. Ач та калырлык түгел. Баз тулы бәрәңге, сыер сөтен биреп тора; менә тиздән сөт йөкләмәсен тутырып бетерсәк, сөткә-майга аптырамабыз... Барысыннан да, барысыннан да бигрәк, аның Давыты бар бит әле! Алай чүпрәккә кызыга торганнар данмыни ул Давыт. Кадерлем минем, бәхетем минем!

 Кышлар җитте. Давыт велосипедын чаңгыга алмаштырды. Бурлаттай кызарып, кара бөдрәләрен манчып алгандай тир белән чылатып, көн аралаш кайтып йөри. Үзе көлә, үзе еш-еш сулый. Укырга китә алмавына да алай бик офтанмый хәзер. «Китаплар сатып алдым, бик яхшылап хәзерләнәм дә, язга өлгергәнлек аттестатына имтихан бирәм», ди. Гөлзифаның да аннан калышыр исәбе юк. Ул да сигезенче класс дәреслекләре табып алды. Укыштыра торырга кирәк, булдырып булса, берничә елдан Давыт кебек өлгергәнлек аттестатына имтихан тапшырасы иде. Шуннан соң... Шуннан соң алар Давыт белән бергә-бергә институтка китәрләр. Һәм бер заман институт тәмамлап кайтырлар. Давыт инженер, ә Гөлзифа югары белемле агроном. Райүзәктә яисә МТСта эшләрләр инде алар аннары. Ә Ташлыярга кайтып, туган колхозларына гел ярдәм итеп торырлар. Әй күңелле дә көннәр көтә әле аларны алда! Бакча артларындагы, тын тыкрыклардагы аулак сукмаклар буйлап алар шул күңелле көннәр турында хыялланып йөриләр иде. Йөри торгач, тездән карга бата-бата үзләренең өянкеләре янына да килеп чыгалар, карт танышлары аларны көмештәй бәс белән коендырып каршылый, гашыйклар әлеге ян ботакка янәшә сөялеп тагын хыялга чумалар иде. Шулай хыялланалар-хыялланалар да, кинәт кенә икесе берьюлы көлеп җибәрәләр.

— Камыты әзер, тайның бары тик туасы да үсәсе калды.

И җүләрләр дә соң инде без. Хыял дигәнең ни арада әллә ниләр булдырып өлгерә.

— Әнә шул хыялны тормышка ашыру өчен тырышырга кирәк, Гөлзифа.

— Тырышсаң, нигә булмасын.

— Акыллым минем.

— Җүләрем минем.

— Тилекәем син минем.

 Салкын яңаклар кайнар иреннәр белән очраша, туңуны белмәс куллар якаларга, иңбашларына кунган карларны эретә...

IX

Яз бик иртә килде. Гадәттә бу вакытта әле ташу яңа кузгала, тау битләре генә ак юрганын ачып ыргыта иде. Ә быел инде юлларда тузаннар оча. Кояш җәй урталарындагы күк кыздыра. Чәчүләр дә иртә төгәлләнде. Чәчүләр төгәлләнде, ләкин басулар әле һаман да кап-кара. Җир, үз куенындагы зәгыйфь шытымнарны чамадан ашып кыздыручы кояш йөзенә чыгарудан сагая; җир түземсезләнеп, офтанып, әлсерәп яңгыр көтә. Явып китсен иде хәзер яңгыры, шатланып бер иркен сулар иде дә җиркәй, шифалы тамчылардан көч- куәт алган шытым-балакайларын хәерле юл теләп киң дөньяга, кояшка таба озатыр иде. «Үсегез, ныгыгыз, җитлегегез, — дияр иде җиркәй, кешеләргә туклык, муллык һәм шатлык китерегез!» — дияр иде. Ләкин яңгыр юк. Җиркәй көндезләрен бит-иреннәре аяусыз чатнап ярылуын кырыс түземлелек белән кичерә дә төннәрен тын гына ыңгыраша; таңнарда аның каш-керфекләрендә гадәттәгечә мең төрле төс белән чык энҗеләре дә җемелдәми, әйтерсең, бу вәсвәсәле шомнан җир-ананың күз яшьләре дә кипкән... Кешеләр тарихта әлегәчә тиңе булмаган сугыш җәфасын кичерделәр, кешеләр моңарчы дөнья күрмәгән вәхшилек, золым, караңгылык чумасы — кара фашизмны җиңеп чыктылар. Инде менә бөек җиңү тантанасы балкыган йөзләрдән дары сөреме дә юылып бетмәс борын, корылык-ачлык җәзасы да төшмәсен иде инде кешеләргә. Бу бәхетләрен бөтен күкрәкләре белән иркен сулап төзесеннәр иде инде кешеләр... Җир-анакай әнә шуңа офтана, төннәрен тын гына, сиздермичә генә әнә шуңа сыкрана...

Гөлзифа Савраскага утырып көн саен басуларны әйләнә, сак кына туфрак казып, әле һаман да җир өстенә борын төртеп чыгып җитә алмаучы ап-ак шытымнарны кат-кат карый, дерелдек эссе дулкыннары тибрәлеп торган капкара басуларга озак кына текәлеп тора иде. Кичләрен ул уку өеннән җыеп алып кайткан агрономия китапларын актара башлый. Мондый иртә язларда, яңгырсыз җәйләрдә нишләргә икән дә ничек үстерергә икән игеннәрне? Бу газаплы сорауга Гөлзифа кулына эләккән китапларның берсе дә анык кына җавап бирми иде әле. Их, бардыр инде ул андый китаплар, мондый чакта нишләргә икәнлеген белүче галимнәр дә бардыр. Ләкин кайдан табасың да андый китапларны, ул галимнәрне кайда күрәсең?.. Менә шуның өчен дә укырга, институтларга җиткәнче укырга кирәк шул... Иртүк торып яңадан басуга йөгерә Гөлзифа.

«Мондый вакытта без әүвәле җир өстенә тиресен, калдык-постык бар саламын чыгарып җәя идек. Шулай итеп дымны саклап өлгергән кишәрлекләрдә, нинди генә корылык елларында да иген уңмый калмый иде» ди әнә Мөхәррәм карт. Гөлзифа бригаданы хәзер әнә шул эшкә күтәрде. Булдыра алган кадәр, картларның бу тәҗрибәсен кулланып калырга иде. Район җир бүлегеннән «дымны саклау өчен фәлән кадәр гектарда ике эздән тырмаларга» дигән язу-план да килде. Басу буйлап ком бураныдай тузан туздырып йөрүнең күпме файдасы тиядер, шулай да монысын да эшләп карамыйча булмас... Их, яумады бит тизрәк яңгыры да! Соңырак барыбер явыр явуын. Әнә Әтнә якларында яуган ди бит. Арча якларында да бик әйбәтләп, тәмам сеңдереп явып үткән диләр. Кайчан соң безгә дә килеп җитәр икән инде шул шәфкатьле болыт?..

 Давыт белән дә алар бу көннәрдә сирәк очрашалар иде. Өлгергәнлек аттестатына имтихан бирер көннәре якынлашты Давытның. «Күп кайтып йөрмә, әйдә, ныклап хәзерлән» дип Гөлзифа үзе бик каты кисәтеп куйды. Сагынсаң да, нихәл итәсең, аның каравы, шулай сагынып-зарыгып күрешүләре үзе ни тора. Ләкин егет тагын әллә ни күпкә түзә алмаган, өч көн үтүгә, тузанга манчылып, кайтып та җитте. Чырае нигәдер караңгы.

 — Син монда, миңа кайтмаска кушып, үзең...

 — Нәрсә, нәрсә, җүләркәем минем?

— Соң... Миңа кайтмаска кушып, теге... егетләр белән...

Гөлзифа, бармак очлары белән егетнең бөдрәләрен чуалтып җибәреп, тыела алмыйча шаркылдап көләргә тотынды.

— һай, көнче капчыгым минем.

Әмма егетнең иреннәре һаман да турсайган килеш иде.

— Көлгән булма, ичмасам.

— Әбәү, әллә чыннан әйтүе инде?

— Бик шаярасым килеп тормый.

Гөлзифаның да көлүе киселде. Карачы, чын-чынлап көнләшеп утыра ич бу. Әллә берәрсе котырта микән аны? Беренче тапкыр гына да түгел бит инде шулай кыланулары... Кемдер әйткән иде шул аны, көнләшү булмаса ярату да булмый ул, ярату белән көнләшү алар икесе гел бергә йөриләр, дигән иде. Шулайдыр инде, күрәсең. Яратадыр да, шуңа күрә көнләшәдер дә инде, кадерлем минем...

 Гөлзифага үзенең бары тик аны һәм мәңге аны гына сөюе турында тагын бер кат антлар эчәргә туры килде. Егет шуннан соң да алай тиз генә ачылып китмәде әле китүен, әмма Давытның, аның Давытының, шул рәвешчә «гыйшык утында януын» күрү Гөлзифага ничектер күңелле, әллә нинди бер газаплы күңелле иде. Аның өчен, менә Гөлзифа өчен, шулай янып көя бит ул, бичаракаем...

Ике көннән соң Давыт яңадан әйләнеп кайтты. Бу юлы аның күңеле күтәренке, күзләреннән әледән-әле тыелгысыз бер куаныч очкыннары сирпелеп-сирпелеп китә иде.

— Беләсеңме, Гөлзифа, — диде ул үзләренең өянкеләре янына килеп җитүгә. — Беләсеңме, мин быелга имтиханнарны калдырып торырга булдым бит. Чын ышанычлы итеп хәзерләнеп бетә алмадым кебек әле...

 Гөлзифа башта аптырап ук калды. Нәрсә, шуңа тулган айдай балкып, шуңа иркен сулап кайтуы микәнни инде моның? Сәеррәк әле бу...

— Нигә алан уйладың, Давыт?

— Беләсеңме, Гөлзифа, тапшыргач-тапшыргач, нәять итеп тапшырасы иде инде аны. Бишлегә генә! Институтка да имтиханнарсыз гына керерлек булсын. Нигә кат-кат чиләнергә? Монысы белән Гөлзифа да бик тиз килеште. Шулай шул, мәктәптә укыганда ук гел алдынгылар чутында йөри иде шул ул, хәзер дә баш бирәсе килми торгандыр инде. Институтка да имтиханнарсыз гына керерлек булса, чыннан да, нинди әйбәт булыр. Тәгаен генә, ирешер дә! Зиһен ягын мулдан каерган егет ул... Өстәвенә, Гөлзифага да аны куа торырга бик мач килә ич бу. Көз-кыш басылыбрак утырса, икенче язга өлгергәнлек аттестатына имтиханнарны бергә-бергә тапшырып куймагайлары. Кадрия апасы да булышырмын диде бит. Ул арада Давыт йомшак кына итеп Гөлзифаның иңбашларыннан тотып алды.

— Аннары, беләсеңме нәрсә, Гөлзифа, — диде ул ничектер кыюсызланып кына.

— Ни... беләсеңме нәрсә...

— Нәрсә?

— Нәрсә дип... Шуны әйтмәкче идем... — Давыт тирән генә сулап һәм гүя сулышы җитми калудан курыккандай кызу-кызу берьюлы әйтеп салды: — Кайчан соң без бергә булырбыз икән, Гөлзифа?

— Бәй, менә бергә утырабыз ич инде.

— Юк, көлмә әле син, Гөлзифа. Мин чынлап сөйләшәм.

— Соң, менә чыннан да бергә утырабыз ләбаса, — диде Гөлзифа һаман да күңелле көлеп, ә йөрәге каты-каты тибеп куйды, үзенең колакларына кадәр кызаруын да сизде ул. Нәкъ шул мәлне Давыт аны ашкынулы бер хәрәкәт белән кысып кочаклап алды.

— Гөлзифа дим! Кайчан соң без бергә тормыш корып җибәрербез? Мин артык түзә алмыйм... Синнән башка бер генә минут та тора алмыйм мин. Гөлзифа...

Гөлзифа, көлүдән туктап, бик җай гына, сак кына биленнән Давытның кулын алып куйды.

— Белмим шул, Давыт... Бер дә уйлаганым юк бит әле минем бу турыда, — диде ул. Тавышының шул кадәр дә йомшак, шул кадәр дә сабыйларча буйсынулы чыгуына үзе дә сәерсенде. Юк, дөресен генә әйткәндә, уйлаганы бар иде аның бу турыда, Ләкин әле бу ерак, бик ерак киләчәк иде аның өчен. Аңарчы әле укыйсылары, Давыт инженер, Гөлзифа агроном булып чыкканчы укыйсылары бар. Шуннан соң... Шуннан соң инде әнә бергә тормыш корып җибәрергә дә мөмкин булыр. Бик күңелле яшәрләр алар. Эштә дә гел бер- берсенә ярдәм итәрләр, җәйге ялларда, әнә Кадрия апалары кебек, Кара диңгез буйларында да йөреп кайтырлар. Балалары булыр. Шундый сөйкемле кызчык белән шундый шук бер малай. Юк, алай артык шук та түгел, таман гына... Ләкин әле бу бик, бик ерак киләчәк. Аңарчы әле, егет белән кызның бергә-бергә, шул матур киләчәккә таба шактый юл үтәселәре бар. һәм менә бөтенләй көтмәгәндә...

Давытның кайнар куллары Гөлзифаның кулларын кысканнан кыса, кайнар сулышы Гөлзифаның бер як муенын, чигәләрен пешереп алгандай итә иде.

— Нигә сузарга, Гөлзифа?.. Әгәр син сүзеңне әйтсәң, мин бүген үк әти-әнинең ризалыгын алам. Син дә әниең белән сөйләш. Нигә сузарга, Гөлзифа? Суза башлагач, булмый ул аннары... Таһир белән Зөһрә күк, Хәлил белән Галиябану күк әллә ниләр булып бетәр. Белмәссең дөньяны... Гөлзифа дим, әйт инде сүзеңне?

— Белмим шул, Давыт, белмим...

 — Их, Гөлзифа! Бигрәк яратам шул мин сине. Әгәр андый-мондый үземә була алмый калсаң, нишләрмен мин? Белмим, түзә алмамдыр. Дөньяда яшәүнең ни яме кала миңа аннары? Гөлзифа дим, әйт инде сүзеңне?

 — Ичмасам, уйларга вакыт бир, Давыт.

— Менә рәхмәт! Иртәгә шушы вакытка кадәр, ярыймы?

Гөлзифа, сүзсез генә баш какты. Ул кайтканда, Халидә түти керләр үтүкли иде. Керә-керешкә Гөлзифа керләр арасында Шәрәфи абыйсының да шактый уңган күк күлмәген, тез башлары җамаулы чалбарын танып алды. Менә ике елдан артык инде Шәрәфи абыйсы тол калды. Шуннан бирле Халидә түти аның керләрен уа, еш кына кереп, идәннәрен юып, тегесен-монысын караштырып чыга.

— Бигрәк бәхетсез булды инде, бичара, — дип, күршесен гел кызганып та сөйли. Әмма күзгә-күз очраштылармы, Халидә түти Шәрәфине күзен дә ачырмыйча тирги башлый:

Йөрисең шунда галах булып, — ди. — Өйләнәм дисәң, беткәндер сиңа берәр тол хатын. Шул гомердән бирле... Тамагың тәрбияле, өстең- башың караулы булыр иде, ичмасам. Үз кадереңне үзең җуеп йөрмәсәң соң, хода бәндәсе!.. Шәрәфи, күзләрен чет-чет йомгалап, юаш кына тыңлап тора.

Йә, шул кадәр үк сүкмәсәнә инде, кем, Халидә, һәр нәрсәнең үз җае бар ләбаса, — ди. Гөлзифага моңарчы болар барысы да бик гадәти, ничектер үзеннән-үзе шулай булырга тиеш кебек кенә тоела, ул аларга игътибар да итми иде. Бүген исә күршеләрнең күптәннән үк килә торган шул рәвешчә бер-берсенә сәер генә мөгамәләләре Гөлзифага кызык булып китте. Ул арада, әнисенең, ишек тавышы ишетелүгә, бу күлмәк белән чалбарны җәһәт кенә керләр арасына яшереп куюын да күргәч, ирексездән, елмаеп куйды.

— И, әни, иртәгә үзем юармын дип кенә тора идем лә керләрне. Тагын билем-билем дип ятырсың әле, — диде Гөлзифа, әнисе кулыннан үтүкне алып.

— Үзе егылган еламас, әйдә, кайгырма бер дә, — диде Халидә түти һәм, мич янына китеп, табак-савытлар шалтыратырга тотынды. Гөлзифаның куллары үтүк йөртә, керләрне төреп куя, ләкин күзләре кулларының эшен бөтенләй дә диярлек күрми иде.

«Кайчан соң без бергә булырбыз?.. Нигә сузарга?.. Белмәссең дөньяны...» Гөлзифаның колак төбендә Давытның әнә шул сүзләре өзлексез яңгырый, муенда, чигәләрдә һаман да аның кайнар сулышы сизелеп тора кебек иде. Гаҗәп, әнисенең әнә шулай Шәрәфи күлмәкләре белән мәш килүен күргәч, аеруча көчле яңгырый башлады Давытның сүзләре. Нигә алай икән?.. Әй, Давыт, Давыт! Ашыгасың түгелме соң син? «Әллә ниләр булып бетмәгәе» ди. Аларның мәхәббәтенә нәрсә булыр икән? «Таһир белән Зөһрә күк, Хәлил белән Галиябану күк...» И, җү- ләр, хәзер инде ул заманнармыни! Җүләр, җүләр. Шулай да, бик сәердер ул, ир белән хатын булып торулары... Әбәү, әллә ниләр килә башка... Юк, юк, ашыгасың, Давыт... «Әйт инде, сүзеңне, Гөлзифа? Иртәгә шушы вакытка, яме?» Их, Давыт, нәрсә дип кенә әйтергә соң инде сиңа? Әнигә сөйләсәм, нәрсә дияр икән? Ай, ничек оялмыйча әйтерсең! Булмаганны. Халидә түти нигәдер берәм-берәм үтүкләнгән керләрне карый башлады. Гөлзифа күлмәкләрен кулына алгач, озак кына карап тора, куллары белән сыпырып куя, сизелер-сизелмәс кенә иреннәре дә кыймылдый иде.

— Бер катын гына булса да затлыданрак кием-салым ясыйсың бар, кызым, — диде ул үз алдына гына караган килеш. — Бигрәк инде үзеңне карамыйсың. Гел генә эш артыннан чабып... Кирәк ич. Ястык- мендәр тышлык әйбәтрәк ситсы да карыйсы иде. Гөлзифаның йөрәге тагын каты-каты тибеп куйды, тагын колак яфраклары кызарып китте бугай. Нәрсә, әллә сизенә микән әнисе?

— Булыр әле әни, — диде ул, үтүгенә иелә төшеп. Халидә түти моңсу гына кызына карап куйды.

— Булыр иде канә, елы гына менә... И раббым.

... Карт өянке аларны нәкъ вәгъдәләшкән вакытта каршылады. Яфракларын шып та тибрәтмичә бик сагаеп, бик әсәреп калган иде чал өянке бу кичне, хәтта ботакларын да моң гына аскарак игән кебек иде...

Йә, уйладыңмы, Гөлзифа? — диде Давыт, түземсез бер каударлану белән кызның уң кулын ике куллап тотып алып күкрәгенә кысты.

— Давыт, акыллым, нигә шул кадәр ашыктырасың? Уйламыйча гына хәл итә торган эш түгел бит. Ичмасам, тагын иртәгә тикле генә көт инде, Давыт, яме?

Егет, иңбашларын бер иңле күтәреп, бик тирән сулап куйды.

— Уйларга кирәк, әлбәттә. Ләкин...

— Бүгенгә бу турыда бөтенләй дә сөйләшми торыйкчы, Давыт. Зиһеннәрем үк чуала башлый минем аннары... Яме, Давыт?

Һәм алар ул кичне бу турыда ләм-мим сөйләшмәделәр, ниндидер бүтән нәрсәләр турында гына сүз булды. Әмма кызның күңелле көлүләренә, аңа кушылып, егетнең дә кыска-кыска кеткелдәп куюларына тәмам күнегеп беткән чал өянке бүген мондый шат авазларны ишетмәгәч, бик гаҗәпләнде булса кирәк, яфракларын һаман да шулай аз гына да шыбырдатмыйча, ботакларын салмак кына ия төшеп, тып-тын утыра бирде... Икенче, өченче көннәрне дә карт өянке кызның шул ук «тагын бүгенгә генә сөйләшми торыйкчы бу турыда» дигән пышылдауларын гына ишетте. Егет, бик тирән көрсенеп кенә булса да, риза була иде. Ә шуннан соңгы булган сөйләшүгә чал өянке бик тә сәерсенде.

— Уйладыңмы, Гөлзифа? —диде егет күрешүгә үк тагын иң беренче сүзе итеп.

— Бүгенгә генә... — дип әйтә башлаган иде кыз, егет кинәт читкә борылып куллары белән өянке ботагына тотынды да сыгылып төште. Ул арада өзгәләнүле бер сыкрану белән сулкылдый ук башлады.

— Нишләвең бу, Давыт? Нәрсә булды? Давыт...

— Кыз, тәмам каушап калып, егетнең чәчләреннән сыйпый, йомшак кына итеп җилкәсеннән селкеп куя иде.

— Нигә шул кадәр... газаплыйсың син мине... Гөлзифа?—диде егет, сулкылдавын тыя алмыйча. — Беләм мин... Нигә шулай сузганыңны беләм... Мөнирне көтәсең син. Аны якынрак күрәсең... Шулай ук... Мин шул аксактан киммени? Гөлзифа дим...

 Кыз, корт чаккандай, кинәт кулларын егетнең җилкәсеннән алды.

— Беренчедән, синең Мөнирне хурларга хакың юк! Печәнлектән егылып төшеп аксамаган ул. — Кызның тавышы кискен, нык иде. — Икенчедән, бу җүләр көнләшүеңне кайчан башыңнан чыгарып ташларсың икән инде син? Юкса... Юкса, кара аны, Давыт, мин мәңге риза түгел.

Егет башын күтәрде. Кул аркалары белән күзләрен сөртте.

— Нишлим соң, Гөлзифа? Син һамаи-һаман суза башлагач, әллә ниләр күңелгә килә ич. Әй, Гөлзифа, белмисең генә... Әгәр үземә була алмый калсаң, түзә алмам мин.

— Җүләрләнмәсәнә инде, Давыт, нигә синеке булмыйм, ди…

— Шулай булгач, нигә сузарга?

— И, Давыт, белмим, нигә шул кадәр ашыгасыңдыр? Сөйләшкән идек ич инде.

 — У-у, юк, Гөлзифа, түзә алмыйм мин. Юк, юк! Гөлзифа дим...

— Ичмасам, көзгә кадәр генә түз, Давыт. Егет, урыныннан сикереп торып, кызны җилтерәтеп күтәреп алды.

— Менә рәхмәт, Гөлзифа! Кадерлем минем, багалмам, бәхетем. Димәк, риза? Көзгә кадәр үк тә калдырмабыз әле бәлки, ә?

— Бәлки... уйлашырбыз әле.

Ничә айлар буе аларның бар очрашу шатлыкларын, бар эч серләрен үз итеп тыңлап торган карт өянке, ниһаять, аларның кавышу вәгъдәләшүләрен дә ишетте. Нәкъ шушы көннәрне икенче берәүләр дә нәкъ шушы хактарак сүз алып бардылар...

Мортазалар өендә булды бу сөйләшү. Өйдә Мортаза белән Тәкый үзләре генә иделәр. Өстәлдә башланган ярты тора, суган, кыяр, чи күкәй кебек ашыгыч кына эләктергән кабымлыклар таралып ята иде. Гадәттәгечә, күбрәк Мортаза сөйли, Тәкый исә, түгәрәк кара сакалын сыпыргалый-сыпыргалый, үзенең «ие... эһм»нәрен генә әйткәләп, сүзгә бик саран кушыла иде.

— Әйдәле, кода, тотыйк әле моны. Шулкадәр дә булма инде, — дип, Мортаза кунагын әледән-әле кыстый. Әмма Тәкыйнең җавабы һаман да бер.

-  Булмый, кода, булмый... Ие... эһм. Моңарчы тоткан нәрсәм булмагач...

Мортаза кинаяле генә елмая.

— Синең ише тәүфыйклы кибетче, белмим, дөньяда икәү булса, шуның берсе синдер инде аның... Туйлар да итәргә торасыз бугай, анда да капмассың микәнни?

— Моңарчы тоткан нәрсәм булмагач. Ие... эһм...

Мортаза стаканны ялгызы гына каплап куя, тозга манып суганын, кыярын каба. Чырае җитдиләнә, маңгай җыерчыклары тирәнәя.

— Шул, Халидә кызымы инде булачак киленегез?

— Ие. Эһм... Аллаһе боерса.

— Дөресен генә әйткәндә, кода, бер дә муафыйк кызны сайламаган ул сезнең егет. Аның күптәннән шул кыз белән чуалганын да ишеткәнсездер инде, әмма ләкин ата-ана булып бер дә азрак акыл бирә белмәгәнсез икән. Юк, теләсә генә ни әйт, бер дә кулай кызны сайламаган егет.

— Ие. Эһм...

— Син менә үзең уйлап кара, кода. Кем соң ул Халидә кызы? Җиргә ябышып яткан бер корт ич. Ә хәзерге заманда җиргә ябышып ятып һич тә мантый алмыйсың. Ачыктан-ачык әйтәм, юк, мантый алмыйсың. Үзең уйлап кара, маңгай тирен түгеп иген игә игенче, ә үзенең тамагы ипигә туймый. Бар булган уңыш —фьють!! Әйдә, элеватор юлына. Заданиесе, натурплатасы, тегесе-монысы. Җитмәсә, быел менә бөтенләй корыга китте... Юк, кода, теләсәң генә ни әйт, җиргә ябышып ятып мантый алмыйсың хәзер.

— Ие. Эһм...

— Анысы, бар иде ул җирнең, ягъни мәсәлән, ипинең кодрәтле чаклары. Амбарың буш булмаса, ярты авыл синең алдыңда биеп тора иде. Әнә теге елларны, мин председатель чакта... һи-һи-һи... Бөтен район кешеләре абзаң алдында ярты чакрымнан бүркен сала иде. Әйтәм ич, кем ничек булдыра ала... Әмма ләкин Халидә кызыннан түгел. Булмый аннан... Менә күр дә тор, егетне дә җиргә тартыр әле ул. Анысына булдырыр. Чая нәрсә. Тик йөрерләр аннары икәүләп бер тиенсезгә ел бүе чабата туздырып көн уздырып. Ахырдан исенә төшәр төшүен егетнең, әмма ләкин соң булыр.

 — Егет алай төшеп калганнардан түгел. Үзе чамалар әле.

— Егеттә баш бар, сүз дә юк. Зиһенле малай. Менә шуңа күрә дә әйтүем инде, кода, тәки әрәм була бит малай бу кыз белән бәйләнеп китсә. Каян шул кадәр егетнең башын әйләндереп өлгергән диген аны. Чая нәрсә шул... Кия, булмаса булган икән, күтәреп җибәрик инде моны, кода.

— Булмый, кода. Кыстама. Ие.

Мортаза тагын стаканын ялгызы гына күтәрә. Бер суыруда голт итеп чи күкәй эчеп җибәрә.

— Менә нәрсә, кода, — ди ул, урындыгын, кунагы янынарак тартып. — Әле эш узмаган, уйлашыйк без бу турыда. Әйтәм ич, булмый ул хәзерге көндә җиргә ябышып ятып. Ә бит менә дигән шәһәр кызлары килер иде егеткә. Чибәрлеге дисеңме, акылы дисеңме — егет бар яктан килгән.

— Ие. Эһм.

— Син Югары Ташлыярның Кәби Хәбибулласын яхшы беләсең, инде. Хәзер калада тора. Пләтәндә бик һәйбәт үз өйләре бар. Бик иркен, бик бай яшиләр. Тәмам көйләп җибәргән ул тормышны. Мортаза кунагының колагынарак иелә төшеп, ярым пышылдап сөйли башлый:

— Шуның Зөлхәбирә исемле кызы үсеп җитте хәзер. Менә, ичмасам, кыз! Ул чибәрлеге, ул уңганлыгы, ул үткенлеге! Магазинда эшли. Әмма ләкин кибетченең синең ише аягүрә йоклап йөри торганнарыннан түгел инде, һи-һиһи... Күңелеңә авыр алма тагын, шаярып кына әйтүем. Әмма ләкин кызның үткенлеге хак. Вак-төяк расходка дип кенә дә көн саен учына бер-ике кәгазьне йомарлап кайта... Менә шул. Яз көне баргач, мин аңа Давыт турында сүз салып караган идем, кызның исәбе юк түгел. Егет армиядән кайтканда бер-берсен күреп калганнар алар. Шуннан бирле кыз үзе дә гел читләтеп кенә миннән Давыт турында сорашып тора иде. Күңелендә барын сизеп сүз салуым иде минем дә...

— Ие. Эһм.

— Кайткач, мин егетнең дә кылларын тартып караган идем дә, әмма ләкин, әлеге дә баягы, Халидә кызы тәмам башын әйләндергән моның...

— Болай, әнисе дә Гөлзифаны бик ошатып, бик яратып сөйли.

— Әй, кода, хатын-кыз сүзен сөйләп утырма, ичмаса... Болай эшлик без, кода. Әле эш узмаган. Син тот та шушы арада егетне калага җибәр. Туй кирәк-яраклары карарсың диген, берәр йомыш әйткән булып, Хәбибуллага да керергә куш. Менә шунда Зөлхәбирә бик тиз аңына китерә инде аны, йоклап калганнардан түгел кыз.

 — Белмим шул, кода, белмим.

 — Сабый булма әле син шул кадәр дә, үз файдаңа сөйлим ләбаса. Мәйлең тагын... Әмма дә ләкин, шәһәр кодасы булу үзеңә дә зыян итмәс иде. Барсаңкайтсаң, дигәндәй, тегесе-монысы кирәк чаклар була... Аннары, дус-иш шәһәр тулы аларның, Давытны да момент эшкә урнаштырачаклар. Ә биредә Халидә кызы белән бәйләнсә, тәки икәүләп җир корты булып ятачаклар алар. Менә күр дә тор. Әйтәм ич, булмый ул хәзер җиргә ябышып ятып. Ел буе бер тиенсезгә чабата туздырып йөрүдә ни мәгънә бар? Яшьләргә, кая кирәк, шәһәр ягын карарга кирәк инде ул хәзер.

— Белмим шул, кода. Әнисе Гөлзифаны да бик яратып, бик ошатып сөйли юкса.

— Әй, куй әле шул хатын-кыз сүзен. Әйдә, булмаса булган икән, яшьләр исәнлегенә берне күтәрик! Тәкый, нишләгәненә үзе дә хисап бирмичә ахры, су эчкәндәй генә итеп, алдындагы стаканын төбенә кадәр бушатып куя. Шунда ук аңына килеп, бик яман йөзен чыта, кулларын болгый, пуф-пуф пошкыра һәм буылабуыла йөткерә башлый.

— Фу!.. Кода... Тәмам зиһеннәремне алдың шушы шәйтан вәсвәсәсе белән. Гомеремдә тотмаган нәрсәне. Фу! Зиһеннәремне алдың... Әйе, карт өянке бу сөйләшүне ишетмәде, аның каравы, шуннан атна-ун көн үткәч, егет белән кыз авызыннан бөтенләй ят сүзләр ишетте ул.

— Хатыным минем!—диде Давыт.

— Ирем минем! — диде Гөлзифа.

Һәм ташып торган шатлык, олы куаныч белән икесе берьюлы көлеп җибәрделәр.

— Законлы ир белән хатын, берни әйтә алмыйсың, — диде Давыт, кесәсеннән кечерәк кенә язу чыгарып. — Койрыклар бозга катты инде, нихәл итәсең, — диде Гөлзифа, күңелле көлеп. ... Башта хәл итүе бик тә кыен, хәтта бөтенләй мөмкин дә түгел кебек тоелган туксан тугыз мәсьәлә алга килеп басты. Алар, өйләнешсәләр, кайда торырлар да кайда эшләрләр? Райүзәктә торсалар, Гөлзифа кайда эшләр икән дә, авылда торсалар Давыт кайда эшләр икән? Гөлзифа, әнисен ялгыз калдырып, авылның бөтенләй икенче очына килен булып төшәр микәнни? Әллә Давыт Гөлзифаларга йортка керергә риза булырмы? һай, алай-болай, туган-үскән җирләрдән аерылып китәргә туры килсә, нихәлләр итеп чыгып китәрсең дә читләрдә ничек яшәрсең?

— Ә син үзең кайда торырга теләр идең, Гөлзифа? — диде Давыт кызның соравына каршы сорау белән үк.

— Минме?.. Үзең беләсең, Давыт, карт әнине шул тузып беткән өйдә япа-ялгызын калдырып, ни йөрәкләрең белән чыгып китәрсең...

Давыт, кулындагы ниндидер үләнне өзгәли-өзгәли, беразга үз уйларына чумып утырды.

— Без болай итәрбез, Гөлзифа... Үзебезгә йорт салырбыз да башка чыгарбыз. Үз нигезебезне булдырырбыз. Төп йортта калырга энекәш үсеп килә. Аңарчы менә, картларның күңелен күрер өчен, берәр ай бездә торырбыз, аннары, үз өебез өлгергәнче, сездә... Үз өебез өлгергәч, әби дә безгә күчәр.

— Алай бик әйбәт булыр иде дә бит... Ай-яй, тиз генә өй салулары... Әллә кем әйтмешли, мүклисе дә чутлыйсы гына түгел.

— Тырышсак, барысы да булыр, Гөлзифа.

— Анысы, шулай... Ә син соң, гел шулай көн саен тугыз километрдан кайтып-китеп йөрерсең микәнни?

 — Минме?.. Юк, Гөлзифа, алай йөрүдән тәмам туйдым мин хәзер. Инде кавышкач та көне буена синнән аерылып торыр хәлем юк. Артык булдыра алмыйм. Тотам да, авылга кайтам. Нигә, гарип-горәбә түгел лә мин, колхозда эшләрмен. Тынчу бүлмәдә саргаеп утырганчы, басуда эшләрмен... Гөлзифа боларның барысы да шушы кадәр дә уңай хәл кылынуына шатланып бетә алмый, шул ук вакытта, күңел дигәнең, әллә ничек шигәеп тә куя иде. Әллә инде... Әллә, әйтмәгәнем булсын диген, алдар өчен генә шулай тасма телләнеп маташа микән бу? Азмыни шулай егетләрнең тәти телләренә алданып харап булган кызлар... Ай, юк, юк! Бик ярата бит ул, Давыт аны, Гөлзифаны. Ә гашыйк йөрәкләр бер-берсен сүзсез дә бик тиз аңлап алалар ди. Моннан соң да шулай гел бер-береңне татулык белән генә аңлашып яшәргә язсын.

... Инде тагын бер бик кыены — картларның ризалыгын алу бурычы калган иде. Хәер, Давыт үз әти-ниләре белән сөйләшеп тә куйган бугай инде, ләкин Гөлзифаның әле бу турыда әнисенә бер кәлимә сүз катканы юк. Оялмыйча, ничек инде әни кеше белән бу турыда сөйләшмәк кирәк? Әллә Давыттан яучы җибәрүен сорарга микән? Алай да әллә ничек инде. Әллә кай заманнардагы кебек, теге... Давыт монысының да уртак бер әмәлен тапты.

— Тотыйк та, әниең янына, башларыбызны иеп, икәү барыйк, Гөлзифа. «Без бер-беребезне күптәй яратышабыз, йөрәкләребез бер булып тибә. Хәер-фатихаңны бирсәң икән», диярбез.

— һай, кит, оялмыйчан...

— Юк, Гөлзифа, әти-әнпгә бик зур хөрмәт була ул.

— Анысы шулай да... Оялта ич.

 — Аннары шушы ук сүзләр белән минем әти-әни янына да барсак, бигрәк тә әйбәт булыр.

 Колакларының, бит очларының дөрләп ут капкандай кызуына ничек тә түзәргә туры килде — алар картлар алдындагы изге бурычларын үтәделәр. Тәкый абзый да, Кәримәттәй дә, Халидә түти дә яшьләрнең теләкләренә каршы килмәделәр, ләкин ике яктан да, сүз береккәндәй, хәзергә үк ашыкмаска, һич югында, көзгә кадәр көтәргә киңәш бирделәр. Егет белән кыз аларны башларын иеп кенә тыңлап тордылар һәм... шул кичне үк загска барып язылышып та кайттылар. Икенче көнне Давыт райүзәктәге эшеннән расчет алды. Тагын да икенче көнне әйтте:

— Карчык, — диде, — безгә берәр көнгә аерылышып торырга туры килә бит әле. Калага барып кайтмыйча булмый.

— һәм Гөлзифаның колагына гына шаян пышылдап, өстәде:

—Туй хәзерлекләре күрә башларга кирәк.

— Әбәү, туйны көзгә дип сөйләшкән идек бит.

— Алдан хәстәрлекнең ни зыяны бар? Әти үзе дә кушты, бер амәнәт хат та бирде.

— Нинди хат?

 — Әшнәсенә язган. Хәбибулла Кәбиев дигән кешегә. Теге герман сугышында бергә булганнар алар, шуннан бирле дуслар. Син үзең дә беләсеңдер әле ул Хәбибулла абыйны. Сугышка кадәр район юл бүлегендә эшләп йөрде. «Юл бүлегебез юлда батып калды, коткарыгыз!» дип, «Чаян»да бик кызык рәсемен дә чыгарганнар иде ич... Әнә шуларга тукталырга кушты әти.

— Әйбәт кенә йөреп кайта күр инде, картым.

— Син дә, карчык, әйбәт кенә тор, кара аны.

Һәм тагын икесе берьюлы күңелле көлеп җибәрделәр. Аннары кинәт кенә тынып калдылар. Нигә алай кавышып җитмәс борын ук аерылышып торырга да кирәк булды соң әле? Күңел дигәнең... Бигрәк тиз пошаман төшәргә тора... Әбәү, әллә Гөлзифа үзе дә Давыт кебек үк көнче буласы инде? Ошамаганны...

 Кичә яшенләп-күкрәп, бүген тып-тын гына коеп, күптәннән көтелгән яңгырлар явып үтте, хәзер һава шундый саф, рәхәт-салкынча иде. Аркага чак кына салкын да үтә башлады. Гөлзифа Давытка таба елыша төште. Янында сөекле картың барында, туңып утырырга әле монда!.. Барысы да алар уйлаганча, алар теләгәнчә генә булып тормады торуын. Давыт шәһәрдән кайткан көнне әтисе белән бик каты сүзгә килгән икән, дип сөйләделәр. Тәкый абзый яшьләрнең картлар киңәшен тотмыйча, астыртын гына язылышып куюларына бик җене каткан икән, диделәр. Озын телләр тагын әллә ниләр сөйләп бетерде, әмма Давыт үзе, Гөлзифа бу турыда сораша башласа, кулын гына селти иде.

— Картларны тыңла, үз акылыңны җуйма, диләр бит. Бер ризалыкларын алдык бит инде, тагын ни кирәктер аларга, белмим. Ни булса да булды, шуннан соңгы көннәрне Давыт «эшемне тапшырып бетерәсем бар» дип райүзәккә китеп бара да шунда кунып кайта торган булды. Бу хәбәр Халидә түтигә дә ишетелмичә калмаган, әлбәттә.

— Кызым,—диде, — кияүне үзебезгә чакырсаң нишләр икән? Әтисе белән алай тыныша алмагач, кайтып керәсе килмичә әллә кайдагы фатирына китеп кунып йөрүедер аның. Бу турыда әйткәч, Давыт тагын көлде генә.

 — Тузыныр-тузыныр да туктар әле... Үги малае түгел ич мин аның, ничек тә килешербез... Әмма Тәкый абзыйның килешер исәбе юк иде, ахрысы. Икенче көнне Давыт, авыр гына сулап, әйтте:

— Кыз өенә килеп керү егет кешегә бер дә мактаулы эш саналмый бугай инде үзе. Нихәл итәсең, ояты әтинең үзенә булсын...

Моны ишеткәч, карт тагын да битәр тузынган. Төп йорттан егеткә шырпы да бирмәячәге, туй да ясамаячагы турында сүз җиткерде. Шулай итеп, аларның кавышу көннәре шактый гаугалы башланып китте. Аның каравы, Давытның кайтуын колхозда бик хуплап каршыладылар. Бер кешене бишкә бүләрдәй булып йөргән, күпләрнең армиядән кайту белән, тизрәк шәһәр ягына, тегендә-монда сыптыру ягын караган чаклары иде, егеткә берьюлы берничә эш тәкъдим иттеләр: хисапчы, кладовойчы, яисә, «түрәкара» кебекләрне өнәмәсәң, трактор бригадасына прицепщик, төзүче, атлы эшләр. Давыт прицепщик булуны артыграк күрде. Ни генә әйтмә, булачак инженер кеше бит, машиналар тирәсендә эшләү хәерлерәк булыр. Аның бу эшкә китүен тагын да яраттылар. Хәтта район газетасында «Административ эштән — колхоз производствосына» дип бик зурлап, бик мактап язып та чыгардылар. Шуннан соң, Давытның кырда эшли башлавына атна-ун көн дә үтмәгәндер, Казанның үзеннән дә бик җитди чырайлы бер күзлекле хәбәрче абый килеп төште. Давытны да, Гөлзифаны да сәгатьләр буе каршысына утыртып сорашты-сорашты, язды-язды да бу, икесен бергә дә, ялгыз-ялгыз да рәсемгә төшереп алды. Озак та үтмәде, өлкә газетасында алар турында зур гына очерк басылып чыкты. «Менә алар бүгенге колхоз авылының алдынгы яшьләре» дигәннәр, «Дүртенче бишьеллык батырлары» дип тә җибәргәннәр. Рәсемнәре дә бар. Баш-күзләр, ничектер, сөрмә тарткан — ясаган кебегрәк чыккан чыгуын, шулай да рәвешләре бик килгән...

Бер дә уйламаганда-көтмәгәндә, шундый артыграк күпертелгән мактау сүзләре ишетү әллә ничегрәк булды булуын. Шулай да, Давытның ярты авыл тулы туган-тумачалары ягыннан Тәкый абзыйның үзе башлап җибәргән төрлечә кимсетү-хурлау сүзләре ишетелеп торган бу көннәрдә, тегеләрнең авызларын капларга әмма да мач килде. Гаугасын да кичерделәр, мактау да ишеттеләр, ләкин яңа кавышу бәхетенә ирешкән гашыйк йөрәкләр өчен боларның берсенең дә әллә ни әһәмияте юк, иң әһәмиятлесе болар түгел, иң әһәмиятлесе шул — алар хәзер мәңгегә бергә! Елы килмәгәч, нихәл итәсең, уңыш бик чамалы булды. Кайбер гектарлардан чәчкән кадәресен дә чак кына җыеп алдылар... Әле ярый, Гөлзифа бригадасы басулары алай ук хур итмәде. Әлеге, Мөхәррәм карт киңәше буенча, басуга тиресен, саламын чыгарып җәюнең бик зур файдасы тиде булса кирәк. Районнан килгән агроном әйтә, андый ысул фәндә дә бар ул, мульчирлау дип атала, ди. Бу участокларны ура башлауга Давыт басудан ук кайтмас булды. Ул уракка төшкәннән бирле ярдәмче комбайнчы булып эшли, ләкин кәгазьдә генә шулап йөртелә, чынлыкта исә, комбайнга үзе баш иде. Юкка гына инженер булам дип йөрми икән, җанкисәгем, бик тиз машинаның серләренә төшенеп алды. Комбайны карулый башласа да хәзер көйгә китерә, быелгы сирәк ашлыкларны урырга әллә нинди җайланмалар да ясап бетерде.

— Син үстергән бодайның бөртеген дә түкми-чәчми җыеп алабыз инде аның, карчык, — ди Давыт. Шул тузанга-майга каткан куллары- киемнәре белән кочаклап алмакчы итә.

— Кит, кит, җыйсаң җый, тик якынымда гына юргалама, — ди Гөлзифа, чырыйлап кача-кача. Вагонга кергәч, кечкенә көзгегә күзе төшсә, пырхылдап көлеп җибәрүен үзе дә сизми кала: бит урталарында, муенында кап-кара бармак эзләре. Ни арада гына кагылып өлгергән диген, хәерсез... Гөлзифаның үзенең дә бу көннәрдә җүнләп өйгә кайтканы юк. Эше дә муеннан, аннары, Давыт булмагач бөтенләй шыр булып калган өйгә кайтып та нишлисең? Төннәр кыска, көннәр озын. Озын көннәр ни арада гына үтәдер дә, кыска тәннәр ничек барысына да җитәдер? Озын көннең бөтен арганнарын юып алгандай юкка чыгарырга да, нихәтле сүз, нихәтле уй-хыялларны уртага салырга да җитә шул кып-кыска төн.

... Эскерт төбендә Гөлзифа кулы тиюгә шундый йомшак, шундый ипле-сипле булып киткән җылы-җиләс урынга сузылып барып ятуга, дөньяда ниндидер мендәр-ястыкларның, бөркү бүлмәләрнең бернинди мәгънәсе калмый, һавада, борын канатларын кытыклый-кытыклый агып кергәне аермачык сизелеп, аз гына әчкелтем, аз гына кырку салам исе, әрем исе, кипкән печән исе аңкый. Бөтен тирә-юньдә нәрсәләрдер шыпырт кына кыштырдый, чыңлый, пышылдый, һәм бу кыштырдау, бу чыңлау, бу пышылдау үзләре дә арган тәнгә ял, изрәү һәм рәхәт йокы бирү өчен җир-ананың шулай назлавы, иркәләведер кебек. Башта сүз бер-берсен көнозын ничек сагынулары, бер-берсе турында нәрсәләр уйлаулары, ничек дип искә алулары, бер-берсе турында кемнәр белән ниләр сөйләшүләре хакында бара. Көн буена эшләгән эшләре турында да бәйнә-бәйнә сөйләшәләр.

— Сиңа, карчык, бу участок өчен өстәмә түләү дә тияр әле, — ди Давыт.

— Сиңа да, картым, хезмәт көненә өч килодан бирергә тиешләр, — ди Гөлзифа. Һәм әңгәмә үзеннән-үзе тормышның бүгенле-иртәле ният планнарына кереп китә. Иң беренче, үз нигезебезне, үз куышыбызны булдырырбыз. Эшләр бераз җиңеләйгәч тә, райпланнан алган нәрәт белән урманчылыкка барып кайтырга кирәк. Бәлки агачларын икәүләп үзебез кисеп кайтырбыз. Колхоз ташып бирергә вәгъдә итеп тора. Көздән бурасын буратсак, язга күтәртеп тә өлгерербез, бәлки. Ә кыш көне бөтен озын кичләрне бергә-бергә укырбыз. Имтиханнарны сузмаска иде. Институтта, ихтимал, читтән торып кына уку яхшырак булыр. Юкса, стипендиягә генә тору бик кыенга киләчәк ул. Ә болай эшләрбез дә, укырбыз да...

 — Еллар гына имин торсын да таза-сау гына булыйк. Давыт, барысы да булыр.

—Әлбәттә. Тик әнә Маршалл планнары, Трумэн доктриналары корган булып, теге козгыннар гына бик каңгылдый башлады әле анда.

— Куркыта алмаслар! Әйе бит?

— Әлбәттә. Белмим, нәрсә җитми торгандыр инде аларга?.. Әйдә, Гөлзифа, йоклыйк инде.

— Әйдә.

Беразга тын гына яталар. Ләкин Гөлзифаның сүзләре һич бетәсе юк.

 — Давыт!

— Йоклыйк дидек бит инде.

— Давыт, әнә минем йолдызны күрәсеңме?

— Күрәм. Урынында икән, урламаганнар.

— Давыт, әйдәме, ул йолдыз моннан ары икебезнеке дә булсын, яме?

— Әй, хыялыем минем!

Тормыш булгач, өйдә табак-савыт шалтырамыйча калмый, диләр. Бу сүзләрне әледән-әле бер-беренә этле-мәчеле ырылдашып алырга ярата торган гаиләләргә карата әйтүдән бигрәк, нигәдер, киресенчә, шундый тату, күзгә-күз карашып кына яшәгән ир-хатын турында ешрак кабатлыйлар. Янәсе, кеше алдында алай бик сөешеп-сыйпашып кына яшәгән күк булып кылангач та, сез генә белмисез... Янәсе, аларның да була бер-берсенә бүре булып улаган чаклары... Кеше тормышының матур якларына тап төшерердәй аз гына кытыршылыкны да бик тиз күпертеп, шыксызлап, гаҗәеп бер өлгерлек белән әллә ниләр өстәп бетереп, аннары шул ук гайбәтләренә үзләре дә тәмам инанып, ләззәтләнеп авыз чайкарга яратучылар Давыт белән Гөлзифаны да телләрендә шактый гына әйләндереп алдылар. («И, җанкисәгем, ул кадәр дә үлеп-сөешеп кавышканнарның ут-ялкыннары бик тиз сүрелә шул ул, апакайгынам...») Моңа, ихтимал, Тәкый абзый үзе башлап җибәргән әлеге гауга бик кулай сәбәп, тешкә йомшак азык булгандыр... Әмма кулларны күкрәккә кушырып әйтергә була, Давыт белән Гөлзифаның беренче ширбәтле айларында да, шуннан соң да һич тә алай этле-мәчеле ырылдашканнары да, бүре булып улашканнары да, хәтта бер-берсенә чак кына каш җимереп дәшешкәннәре дә булмады, һәрхәлдә, берсенең кашы җыерыла башласа да, икенчесенең чырае бик тыныч кала иде. Шулай да бер бик ямьсез кич Гөлзифаның хәтерендә мәңге сакланыр. Уракны төгәлләп, булганы кадәр дәүләт йөкләмәләрен дә тапшырып, эшләрнең шактый сыегайган, бераз ал-ял алган көннәр иде инде. Туңга сөрүләрне дә бетереп кайткач, Давыт башка эшкә чыкмыйча, әлеге буралык агач алу, тегесен-монысын хәстәрләү артыннан йөри башлады. Кичләрен исә идарәгә барып утырырга бик ярата, аннары, Гөлзифа нәрәт алып бетергәч, бергәләп клубына, уку өенә сугылалар иде. Ә еш кына Гөлзифа идарәгә чыгып та тормый, «аннан башка да җитәрлек чабасың, бераз ял ит инде, карчыгым» ди дә Давыт иртәнге көн өчен нәрәтне дә үзе язып алып кайта, бригадирлыкның башка вак-төяк Вазыйфаларын да үзе генә очлый иде.

... Ул кичне дә Давыт ялгызы гына чыгып киткән иде. Гадәттәге вакыт күптән үтте, ләкин баскыч такталарының таныш шыгырдавы, ишек келәсенең таныш шалтыравы һаман да ишетелгәне юк. Гөлзифа «көндез вакыт тими» дип идәннәрне дә юып чыгарды, теге-бу эшләрне дә күптән бетерде. Инде дәреслекләрен алып укырга утырды. Ләкин укыганы җүнләп башына керми, колаклары ишек артындагы, урамдагы челт иткән тавышны да тотып алырга гына тора иде. Халидә түти гырылдап йоклый, ул арада кинәт кенә гырылдавыннан туктый да «Кияү кайтмадымыни әле?» дип сорап куя һәм шунда ук тагын гырылдый башлый иде. Менә бик кинәт шапылдап өйалды ишеге ачылды, шунда ук нәрсәдер дөбердәп авып китте... Гөлзифа урыныннан сикереп торды. Давыт өй ишеген шулай да бик җай гына ачып керде. Керде дә Гөлзифага ничектер мескенләнебрәк карап куеп, плащын да салып тормыйча акрын гына караватка килеп утырды.

— Нигә бик соңладың? — диде Гөлзифа да аның янына барып утырып.

— Гөлзифа, китәм мин авылдан... Юк, әйдә, китик без моннан.

Ул Гөлзифага күтәрелеп карады. Күзләрендә көчкә тыелулы усал очкыннар чагылып китте аның.

— Әбәү, нәрсә булды, Давыт? Нигә алай дисең... Әйдә, сал әле өсләреңне.

Давыт Гөлзифаның кулын чытырдатып кысып тотып алды. Янак мускуллары уйнаклап куйды.

— Син шуны әйт әле миңа, — диде ул кинәт. — Мин җәйдән бирле көнне-төнне белмичә, актык көчләрем белән эшләп йөрдемме, әллә шуннан бирле вакытымны шар сугып кына үткәрдемме мин?

— Нигә алай дисең, Давыт? Нәрсә булды соң?

— Юк, әйт әле син, Гөлзифа, эшләп йөрдемме мин, әллә шар сугып йөрдемме?

— Менә кызык! Кем әйтә әле сине шар сугып йөрдең дип? Газеталарга да гел мактап яздылар ич үзеңне...

— Алайса, тагын шуны әйт. Син дә менә кара көздән бирле янып-көеп, арып-әлсерәп, шушындый корылык елында да күзгә күренерлек уңыш үстереп йөрдеңме, әллә бөтен төшең җитү-түгәрәк булып, хозур кылу өчен генә шулкадәр талкындыңмы?

— Туктале, Давыт, ниләр сөйлисең соң син? Берни аңламыйм. Чишен әле өстеңне. Хәзер самовар яңартам.

— Кирәкми. Сораганга җавап бир син. Янып-көеп эшләп йөрдеңме, әллә маеңа чыдый алмаганга гына йөгердеңме?

— Ни сөйлисең син? Кем инде маена чыдый алмаганга эшләп йөрсен...

— Алайса, тагын бер сорауга җавап бир. Шулай маңгай тирләребезне сыккан хезмәтебезгә азмы-күпме түләү алырга тиешме без, әллә моннан ары шул кысыр хезмәт көннәре язылган кенәгәләребезне кимереп яшәрбез микән? Әйт әле шуны!

— Әбәү җаным, менә бер кызык! Сиңа кимендә өч килодан бирергә тиешләр ич... Миңа да, болай тигәненнән тыш, унике центнер өстәмә түләү генә бирәчәкләр. Беркөнне генә...

Давыт, ярсуын тыя алмыйча, кызарып-бүртенеп кычкырып җибәрде.

 — Тот капчыгыңны! Бирәчәкләр ди, көт! Менә!—ул бармакларын әлеге бик ямьсез итеп йодрыклап күрсәтте һәм тагын да ямьсезрәк итеп әйтеп тә салды:

—Тоттырдылар анда... учлап!

Гөлзифа бер мәлгә бөтенләй сүздән калды. Ул әле һаман да ни булганын төшенеп җитә алмый, моңарчы һичкайчан аның ише колакны ярып керерлек сүзләр ычкындырмаган Давытның шундый әшәке сүгенүе аның башына сыймый иде.

— Ничек соң инде бу? — диде ул. — Кем әйтте әле моны сиңа? Ничек инде...

Халидә түти яткан җирендә тирән генә көрсенеп куйды. Давыт моны ишетүгә ярсуын тыя төште, ләкин яңак мускулларын һаман да уйната-уйната, инде артык кычкырмаска тырышып, сөйләп китте:

— Янәсе, мин эмтыес штатындагы механизатор түгел, шуңа күрә, янәсе, миңа әлеге гарантияле өч кило да тиеш түгел. Бирсәләр бирәләр миңа, бирмәсәләр юк — бәям шуның гына кадәр икән минем. Исәпләгәннәр-хисаплаганнар да, миңа берни дә бирмәүне мәслихәт күргәннәр. Күпмедер аванс алганмын, урак өстендә күпмедер ашаганмын — шул җиткән. Быелга шуның белән вәссәлам.

— Ничек инде ул алай, Давыт? Закон бар бит...

— Закон! Закон аларның үз кулларында... Әйтәм ич, янәсе, мин эмтыес штатындагы механизатор түгел, мин прицепщик та ярдәмче комбайнчы гына. Ә кем ярдәмче, кем төп эшләүче булгандыр, аларнын анда ни эше бар? Закон... Сиңа да тапканнар инде алар законны. Колхоз, тулаем алганда, план-йөкләмәләрен үтәп бетермәгән, шуңа күрә сиңа да өстәмә түләү тиеш түгел. Шулай ук күпмедер аванс алгансың, күпмедер ашагансың, шуңа хәер-догаңны укып битеңне сыпыр да моннан ары теш арасына кыстырмыйча да тук булырсың... Чабата башын ничә юкәдән үрәләр әле аны, Әптери агай, дип әйтте ди берәү...

Халидә түти баягыча көрсенеп куйды.

— Әй, ыланнар! —диде.

— Юк, дөрес төгел бу! — диде хәзер инде Гөлзифа, ярсый башлап.— Райкомга барырга кирәк, газетага язарга кирәк. Дөрес түгел бу!

 Давыт кулын гына селтәде. Ул, башын түбән үк иеп, күзләрен идәнгә текәгән дә хәрәкәтсез калган, яңак мускуллары да инде алай уйнакламый, тик җилкәсе генә сизелер-сизелмәс дерелдәп куя иде...

— Юк, дөрес түгел бу!—дип кабатлады Гөлзифа, башын сугышчан төстә югары тотып.—Дөрес түгел! Ничек инде алай үзләре генә хәл итеп куялар? Колхозчылар кайда, гомуми җыелыш кайда? Юк, болай гына калдырмыйбыз моны!

— Их, җүләр генә булдым, — диде Давыт һаман да аска гына караган килеш. Аның тавышында инде баягы ярсу тәмам басылган, тирән бер сыкрану гына калган иде. — Әйткән иде аны әти, Мортаза абый да әйткән иде... Тыңламадым. Җүләр генә булдым. Ник кенә тыңламадым икән?..

Халидә түти коры гына, каты гына тамак кырып куйды. Давыт акрын гына башын күтәрде дә дымсу ялтырап торган күзләрен тутырып Гөлзифага карады. Гөлзифа бу караштан әллә нишләп китте. Барысына да кай ягы беләндер ул, Гөлзифа да, гаепледер дә, моны Давыт бик яхшы беләдер, тик әйтергә генә базмыйдыр кебек тоелып китте аңа. Ләкин шунда ук болай үзен кимсетүле уйлавына үзе үк ачуы килеп, чын ныклык белән кабатлады:

— Юк, болай гына калдырмыйбыз моны!

... Тәрәзәләргә көзге яңгыр чиертә, аргы як урамнан, үзсүзлеләнеп гүелдигүелди, машиналар үткәне ишетелә иде.

XI

Алар яшь иделәр, гашыйк иделәр. Яшьлеккә ташып торган көч, бернинди киртәләрне белмәс көчле омтылыш хас, якты өметләр, матур хыяллар хас. Ә мәхәббәт шул ташып торган көчне, көчле омтылышны бетмәс-төкәнмәс итеп әверелдерә, якты өметләрне тагын да нурландыра, матур хыялларга сихри канатлар бирә. Ләкин яшьлек еш кына гаҗәп түземсез. Ул үзенең якты өметләрен, матур хыялларын менә бүген үк чын итеп күрергә ашыга. Аңа хәтта айлар, ярты еллар, бер еллар гына да көтеп алалмастай озак, барып җитәлмастай ерак тоела, һәм менә шул самими сабырсызлык аркасында ул юлда сөртенгәләп тә куйгалый... Шулай ук мәхәббәтнең дә бер бик сәер гадәте бар икән. Ул үзенең чиксез гүзәллеге белән күзләрне чагылдыручан, хәтта бер-береңнең кайсыбер якларына бөтенләй дә сукыр итеп калдыручан икән...

Гөлзифа беренче карашка никадәр генә җиңел, шук һәм чая табигатьле булмасын, шулай да аңа яшьлекнең бу сабырсызлыгы шактый чит нәрсә иде. Ул кече яшьтән үк эшләп үсте, эшне яратып, бөтен җанын биреп эшли иде ул. Эш күптән инде аның тормышында иң беренче ихтыяҗ булып әверелде. Ә бит хезмәт кешедә сабырлык, ныклык тәрбияләүдә иң беренче бөек остаз да, иң шифалы дәва да ул. Ә менә Давыт яшьлекнең бу кайнар сабырсызлыгыннан азат-имин түгел иде әле... Әмма Гөлзифага да яшьлек юлдашы — мәхәббәтнең әлеге сәер сукырлыгы тулысынча һәм артыгы белән хас булып чыкты. Шушы сукырлык аңа сөйгән иренең әлеге абындыручан түземсезлеген дә, кайбер башка якларын да бөтенләй күрсәтмәде. Моны Гөлзифа соңыннан, һай бик соңыннан гына күрде...

 Авыр еллар иде ул. Әле тарих тузаны белән капланырга иртә ул елларга. Шуңа карамастан, ул елларның авырлыгы инде тарихка хакыйкать булып керде. Ләкин бер нәрсә ул вакытта да һәм һәрвакыт бик ачык иде. Без һәм безнең ата-бабаларыбыз ук хыялланган, омтылган һәм көрәшкән гүзәл киләчәккә әле иртәгә генә аяк басмаячакбыз, аның өчен тагын бик күп тырышлык, көрәш таләп ителә, әле шактый авырлык һәм мәхрүмлекләр кичерергә туры киләчәк. Монда әлеге яшьлек сабырсызлыгы белән генә әллә кая сикерә алмыйсың. ... Давыт үз хезмәтенең беренче хаксыз нәтиҗәсен бик авыр кичерде. Биредә, алар колхозында, күп булса, алар районында гына шушындый хаксызлыкка юл куеладыр, алар колхозында гына шушындый тәртипсезлектер кебек тоела иде аңа. Шуның өчен дә аның биредә күңеле утырмас, эшкә кулы бармас булды. Гөлзифа исә бу хаксызлыкны башкача кичерде.

Давыт хисапчы авызыннан ишетеп кайткан еллык отчет нәтиҗәләре икенче көнне идарә утырышында тикшерелде. Ул еллардагы колхоз тормышының йөрәкләрне әрнетеп килгән яклары, кичә Давыт сөйләгәннән тыш та, туры- дан-туры үзләренә кагылмаганнары да шактый иде әле. Гөлзифа шу- ларның барысын бер селтәнүдә юкка чыгарырдай булып, чын килеш- мәүчән ярсу белән чыгып сөйләде. Озакламый колхозда отчет-сайлау җыелышы үтте. Гөлзифаның чыгышы тагын да кайнаррак, тагын да һөҗүмчәнрәк булды. Бу юлы аны бөтен җыелыш яклады. Идарә бөтенләй яңа составта сайланды. Яңа җитәкчеләр. Яна вәгъдәләр. Еллар буе җаныңны ачындырып килгән нәрсәләрне тәмам бушатканчы чыгып сөйләүләр. Менә шулар барысы бергә җыелып, күңелдә өмет чаткысы булып кабындылар. Бу чаткы тиздән ялкын булып дөрләде. Дөрләмәскә мөмкин түгел иде. Чөнки ул теләгән, ул омтылган мул һәм якты тормышны бөтен ил тели, бөтен ил төзи һәм бөтен ил шуның өчен көрәшә иде. Йөзләгән шәһәрләр, меңләгән завод-фабрикалар сугыш хәрабәләреннән торгызыла, кырларга яңадан-яңа тракторлар, яңадан-яңа машиналар кайта иде. Менә авыл хуҗалыгы уставын бозуларны бетерү турында бик катгый карар да чыкты. Икмәк карточкасы бетерелде, акча реформасы үткәрелде, бәяләр дә төшә бара. Кибеттә товарлар да күбәя. Колхоз үзенең бишьеллык планын төзергә кереште. Бик зур үсеш күздә тотыла... Юк, быел шулай елы килмәгән белән генә, өметсезлеккә бирелергә ярыймы соң! Икенче елга ук менә дигән уңыш үстерербез дә тернәкләнеп китәрбез әле. Аның йөрәк җылысын тоеп, шушындый корылык елында да бер әйләнүгә бункер тулырдай уңыш биргән җиркәйнең икенче елга ук яңа шатлык, яңа байлык китерәчәгенә Гөлзифаның һичнинди шиге юк иде. Гөлзифаның бу якты ышанычы акрынлап Давытка да йокмыйча калмады.

— Алай эмтыес штатында тормаган дипломсыз механизаторга әлеге гарантияле түләү тиеш түгел икән, тотабыз да законлаштырабыз аны,— диде ул алсу-алтынсу төстә генә күренә башлаган киләчәк турында таңга кадәр хыялланып яткан бер иртәне.

 — Барам да тиешле зачетын биреп, таныклык алып кайтам. Бары да үз эзенә төшеп бара кебек иде инде...

Дөнья мәшәкатен тавык та чүпләп бетерә алмас, диләр. Яна уңыш саламыннан абзар түбәсен ябарбыз дип торалар иде. Түбә ябарга түгел, башак болгатырга да бик кадерлегә калды салам. Ә түбә бик тузган иде, яңгыры-кары үтеп, тезмәдәге печән күгәрә дә башлаган. Көз бик яңгырлы килгәнлектән, бәрәңге сабакларын да җүнләп киптереп булмады, монысы бөтенләй кызып череп үк бетте диярлек. Ә кара сыерның аннан башка да такы-токы кормының болай әрәм-шәрәм дә булуында ни гаме бар? Ул абзар ишеге түгел, өй ишеге шыгырдап ачылса да хәзер сузып-сузып мөгри башлый. Утлыкка күгәргән-бозылган печәне дә эләккән ахры, шуңамы, бер заман кара сыерның бик яман эче китә башлады. Ни салсаң шуны ялт итеп куя торган талымсыз хайван, хәзер көрпәсен, тозын мул итеп сипкән, пешкән бәрәңге кушып болгаткан сыйлы башакка да борынын төртеп бакмый. Халидә түти «бозавын салмагае» дип бик шөбһәгә төште. Андый вакытта кыздырган арпа бирсәң бик килешә икән диләр дә бит, хәзер генә аны каян табасың. Сыерың белән бозавыңнан берьюлы колак кагасың килмәсә, тапмый хәлең юк, эзләргә кирәк. Ә кемнәрнеңдер синең сыерың шулай хәл эчендә икәнлегендә дә, юклыбарлы азык белән мал-туарны ничек кыш чыгарырбыз дип җиде төн уртасында аһ орып куюында эшләре юк. Авыл Советыннан кәгазь артыннан кәгазь җибәрәләр: сөт йөкләмәңне фәләнчә числога үтә, фәләнчә кадәр ит, йомырка тапшырырга тиешсең. Кәгазь җибәрәләр, кәгазь артыннан йомышчы килә, ул да булмый, кашын-күзен җимереп уполминзаг агенты үзе килеп керә... Болардан ничек кирәк алай котылып өлгермисең, заемына, страховаена, үзара салымына акча сорап, теңкәгә тия башлыйлар. Гөлзифа бер нәрсәгә бик гаҗәпләнә иде. Мондый дөнья мәшәкатьләре элек тә, ул кыз чагында да һич тә ким түгел иде ләбаса. Хәтта, йортны алып бару бер ялгызы җилкәсенә генә диярлек төшкәнлектән, талкыныр-чәбәләнер сәбәпләр артыграк та булгандыр әле. Ләкин ул чакларда Гөлзифа һич тә болай ук җаны айкалганын хәтерләми. Бар борчу-мәшәкатьләре иртән бер колагына керсә, өйләгә онытыла, кичтән бер күңелне тырнап алса, иртәнгә эзе дә калмый иде. Ничектер барысының да җае чыгып, әмәле табылып бара иде шунда... Хәзер исә һәр борчу-гаме бәгырьгә шырпы булып кадалырга гына тора, ә инде берсе өстенә берсе өелә дә башласа, бөтенләй башлар катып китә... Олылар «тормыш баса, дөнья кайгысы саргайта» дип сөйлиләр иде. Ни арада аның да шул рәвешчә басынкыланыр-саргаер чаклары җитте икән соң әле? Бик иртә түгелме соң?.. Моңарчы аларның өендә һәртөрле аһ-зарларга караганда, күңелле уен-көлке күбрәк яңгырый, аз гына сыкрау ишетелә башладымы, Халидә түтинең «җан биргәнгә җүн бирер әле» дип, «илдә чыпчык үлми» дип гаҗәеп бер тынычлык белән әйтеп куюы була, күңелләр бик тиз урынына утыра, өйдә яңадан гадәттәгечә көр тынычлык урнаша иде. Гөлзифа өчен иң авыры, тормышның һәртөрле кыек-китеген, ачысын-төчесен Давыт йөрәгенә артык якын ала, хәстә-сырхауга якын бик авыр кичерә иде. Аның шулай эчтән сыза башлавын Гөлзифа бик тиз сизеп ала да үзенең дә җан тынычлыгы югала, күңелнең әллә кай җирләре әрни башлый иде. Давытны борчуга салган сәбәпнең үзе түгел, ә менә иренең моны шулкадәр авыр кичерүе, сызуы хафага сала иде Гөлзифаны. Бик кызгана иде ул Давытны мондый вакытларында, аның күңелен ничек тә күтәрергә, оныттырырга тырыша иде. Ләкин моңа бик зур түземлек, фидаи төстә сабырлык белән генә ирешә ала иде. Өйдә моңарчы хөкем сөргән көр тынычлыкка нәкъ менә шушы хәл кара күләгә салганлыгын төшенде Гөлзифа. Их, тормышта бөтен ягың да түп-түгәрәк кенә булып торса, Давытның да, җанкисәгемнең, күңеле гел көр генә булып торыр иде дә бит... Кәкрерәк килеп торды шул еллары да. Икенче ел уңышына кадәр генә күңелен ныгыта алса, аннары, үзеннән-үзе җайга төшәр иде төшүен...

 Болай бик тиз борыны салынудан Давыт үзе дә, мондый халәте үткәч, бик уңайсызлана, ояла, әмма моннан котылу юлын да ул үзенчә күз алдына китерә иде.

— Китик без авылдан. Гөлзифа, — дип өнди башлый иде ул. — Тормышмыни ул монда! Тузан-туфрак эчендә иген үстерәм дип чилән-чилән дә, базардан ипи сатып алып кайтып аша. Өстәвенә, түләүләр дип тиреңне тунасыннар. Тормышмыни бу... Китик, Гөлзифа. Китик!?

 Әйтергә генә җиңел. Ата-баба туфрагын калдырып, туган- үскән җирләрне ташлап, ничек чыгып китәргә кирәк?.. Давыт хәзер төзү бригадасында эшли иде. Ул, чыннан да, өлкән тракторчылыкка имтихан тапшырып кайтты. Ләкин МТС штатына кермәде.

— Кыш буе анда ремонтта чиләнергә, салкын мастерскойларында гомерлек чир алырга әле монда! — ди. — Өстәвенә, язга чыгуга әллә кайдагы бер колхозга да җибәрергә күп сорамаслар. Алар штатында булгач, берни әйтә алмыйсың. Төзү бригадасында эшли башлавының да сере бар икән. Осталар белән бергә-бергә булгач, үзебезнең өйне салганда җиңелгә килер ул, ди. Кадагы-пыяласы кебек нәрсәләрне дә иш янына кушып җүнәтүе ансатрак булмасмы, ди. Өй салу ниятен башта быелга калдырып торырга булганнар иде. Соңгы вакытларда Тәкый абзыйның күңеле йомшарып аралар шактый якынаеп китте дә, ата кеше улына өй салуда ярдәм итәргә, акча да биреп торырга вәгъдә иткән. Хәзер инде Давыт әтиләренә бик еш бара, башка туган-тумачалары белән дә йөрешә иде.

...Кар китеп бетмәгән, аяк асты шактый пычрак, салкынча бер көн иде. Давыт тез тиңентен батып, соң гына кайтып керде. Бусагадан атлауга, яңакларын кабартып пуфылдап куйды. Үзе бик кәефле елмая иде.

— Син, карчык, ачуланма инде, — диде ул чайкала-чайкала. — Ни... бераз сыйланып кайтты бит әле картың. Ни... кунак иттеләр...

 — Әлләә, диңгез тубыктан икән бу кешегә,— диде Гөлзифа, гадәтенчә күңелле көлеп. Ә күңелдә кара шом чагылып узды, йомшак табигатьле нәрсә, җыен кайгы-борчуларымны басам дигән булып, эчүгә сабышып китмәсен тагын бу... — Кунактан кайтканга ятып йоклау бик килешә инде аңа, — диде ул, ирен юмалый-юмалый өстен чишендерә башлады. — Кайда кунак булдың соң әле болай?

— Мортаза абый сыйлады, — диде Давыт һәм тагын пуфылдап куйды. Борынга сулышларны буардай әшәке-тынчу, гайрәт чигергеч авыр ис килеп бәрелде дә, Гөлзифа, тончыгып китеп, читкәрәк тайпылды. — Фу, болай эчеп кайта торган булсаң, бер яратмам үзеңне, Давыт, кара аны!

— Юк, юк, Гөлзифа, моннан ары булмас. Валлаһи әгәр, булмас... Шулай да, дөнья бәясе кеше бит ул безнең Мортаза абый, беләсеңме син шуны? Алтын кеше бит ул. Моңарчы белеп бетермәгәнбез әле без аны. Дөнья бәясе кеше икән ул... Миңа әнә бер итеклек күн бирәм диде әле. Сиңа да бер читеклек юнәтергә була ди. Аларда инде ул, жив-сырьеда, күннең иң кәттәләре... Башка кайдан табасың? Алтын кеше ул безнең Мортаза абзый, валлаһи менә! Белеп бетермәгәнбез әле без аны моңарчы...

 XII

 Гөлзифаның басуга чыккан саен күңеле күтәрелеп, сулышлары иркенәеп кайта иде. Күз генә тимәсен, шундый көр булып, сокланырлык матур булып өлгереп килә игеннәр. Чыннан да өметләр аклана, чыннан да ныклап торып аякка басабыз быел. Инде менә түкми-чәчми генә, хәвеф-хәтәрсез генә җыеп алсак... Шәт, җыеп алырбыздыр. Әнә МТСка өр-яңа комбайннар да кайткан. Үзйөрешле комбайннар икән. Яңа чыккан. Бик әйбәт машина диләр. ...Ни арада гына басыикыланыр-саргаер чаклары җитте соң әле, дип, бөтенләй юкка гына пошыргаланып йөргән булган икән. Уракка төшкәннән бирле элеккечә җилдәй оча, уттай бөтерелә Гөлзифа. Минутларны да әрәм уздырмаска, барысына да җитешергә кирәк. Әнә идарә капкасы өстендә буйдан-буйга сузылган комачка ап-ак зур хәрефләр белән «Вакытында урып-җыйдың—оттың, урып-җыюда соңга калдың—оттырдың. И. Сталин» дип язып куелган. Моны истән чыгарырга ярамый. Көннәр дә аяз, коры тора. Комбайннан кайткан, әвендә суккан ашлыкны чистарт та озата бар — киптереп азапланасы да юк. Табигатьнең мондый шәфкатеннән ничек тә күбрәк файдаланып каласы иде. Әмма шушындый әйбәт көннәрнең кадерен генә белеп бетермибез әле. Гөлзифа эштәге аз гына сүлпәнлекне, эленке-салынкылыкны күрде исә, хәзер дөрләп кабынырга тора иде. Кабына да, бик гаҗәпләнә дә иде ул. Авыр корылык елының бар хәсрәтен оныттырырлык итеп игеннәр нинди әйбәт уңдылар, хәзер камылда килеш коелырга, аз гына җилдә дә чәбәләнергә тора, яңгырларга китсә, тагын ни кадәресе әрәм-вәйран булачак, һәр кыймылдамас минуты, һәр гамьсез үткәргән сәгате үз кесәңә суга, үз бәхетеңә үк аяк чала дигән сүз ләбаса. Шушы гап-гади хакыйкатьне дә аңламас өчен йә шыр тиле булырга, йә йөрәгең бер иңле күгәреп каткан булырга тиеш. Гаҗәп, бик гаҗәп иде кайберәүләрдәге шушы кадәр мүкләклек, шул тикле дә туң йөрәклелек. Ерак барасы юк, моңа ошаш сәер карунлык быел Давытта да бик сизелә. Бер карыйсың, дөньясын онытып, рухланып-дәртләнеп эшләп йөри Давыт. «Сыер абзарларында тирес чыгаруны менә шундый-шундый әмәлгә көйләргә исәплибез әле» дип, фермаларга әллә нинди җайланмалар кертү белән дә канатланып йөри. Ул арада карыйсың, егетнең тагын ике кулы салынган, күзләре үк әллә ничек нурсыз карый... Эшкә дә соң гына китә, кояш төшлектән авышуга ялт итеп әйләнеп тә кайта. Шулай кыймылдар-кыймылдамас берничә көн селкенеп йөри дә, идарәдән сорап яисә сорап та тормыйча, шәһәргә китеп бара. «Түбәгә шифр белешәм» ди, «буяулар алып кайтам» ди. Шәһәрдән кайтканда егетнең күңеле тагы да битәр иләсләнгән.

— Их, Гөлзифа, — ди. — Без дә йөрибез инде дөньяда яшибез дип... Тормышмыни бу! Менә, ичмасам, шәһәрдә яши белеп яшәүчеләр бар! Әнә Хәбибулла абыйларны гына ал. Ул йорт җиһазы, ул кием-салым! Ашау-эчүне әйткән дә юк, җаның ни тели. Тегендә-монда чыкканда берәр йөзне ташлау— төкерек кенә аларга... Китик без дә, Гөлзифа, шәһәргә! Ятмыйк монда чиләнеп.

Гөлзифа китү ягына да, китмәү ягына да сүзне озайтмыйча, әңгәмәне йон ятышына гына куертып утыра да, иртәгесен, карыйсың, Давыт үзе дә бу турыда тел ачып маташмый, бар иләс-миләс уйларын тизрәк таратырга теләгәндәй, үз эшенә чумган, әлеге үзе уйлап тапкан тирес түгү җайланмасын тагын да шәбәйтү әмәлләрен эзли, күзләре бик матур очкынланып-очкынланып яна...

 Урак өстендә, кешеләр җитешмәгәнлектән, төзелеш эшләрен туктатып торырга, төзү бригадасы кешеләрен урып-җыю эшенә тартырга дип, идарәнең карары булды. Давыт үзе теләп трактор бригадасында эшли башлады. Суын, ягулыгын ташый, кирәк чагында комбайнга утырырга да ялындырып тормый иде. Әле буяулары да уңмаган үзйөрешле комбайн янында чуалырга аеруча ярата иде ул. Кич кайткач бу яңа машинаны мактап бетерә алмый, «тик менә барабан валикларын ипсезрәк эшләгәннәр, салам чорналып теңкәгә тия, нишләтергә шуны?» дип, төннәр буе әллә нинди сызымнар белән баш вата иде. Уйлана-эзләнә торгач, мондый җайланманы да тапты ул. Комбайнчылар рәхмәт әйтеп бетерә алмадылар үзенә. Ләкин шуннан соң, ничектер бушап калгандай, тагын сүлпәнләнде. Бераз ара көнем узсынгарак кыймылдап эшләп йөрде дә, бер кичне бик кәефе кырылып, тузынып кайтып керде.

— Әллә каторжникмы мин шул тикле! Бәйдәге эт тә түгел, ни хаклары бар аларның...

Ул идарәдән бер генә көнгә шәһәргә барып кайтырга сораган булган, аңа рөхсәт бирмәгәннәр, моның шуңа сүтелүе икән. Гөлзифа да бик җайлап-юмалап кына, уттай эш өстендә кузгалып йөрмәсәң дә ярар иде дип әйтеп карады. Әмма тегенең үз туксаны туксан. Шиферны юллау өчен Хәбибулла абый нәкъ менә иртәгә килергә кушкан, юкса колак кагабыз, ди. Икенче көнне ул китеп тә барды. Кешеләргә эшкә әйткәндә, «безне бик кызулаган буласың да бит, үзеңнең ирең урагыңа төкереп тә бирми, кала юлын таптый» дип әйтергә торуларын, йөзеңә багып әйтмәсәләр дә гел шуңа ымлауларын сизү бик кыен булды булуын Гөлзифага. Әмма ул күңелен башкача юата иде. Әйдә, йөреп кайтсын инде, бер җилләнеп кайткач, күңеле яңадан эшкә утыручан, ярсулары басылучан иде. Тагын шулай булмасмы... Давыт, чыннан да, шәһәрдән кайтуга һичнинди карусыз эшкә тотынды. Ләкин анда шуннан соң еш кына кабынучан әлеге дәртлелек, эше белән чын мавыгу да сизелми иде. Тисә тиенгә, тимәсә ботакка дигән кебегрәк йөри бирә... Сәеррәк иде Гөлзифага иренең мондый халәте, ләкин тагын да сәеррәге шунда иде әле. Гөлзифа бу көннәрдә Давытның үзенә бик текәлеп, сынап, ниндидер ялвару да тулы күзләрен аннан алалмыйча озак-озак карап торуын сизде. Мондый карашларын һич сиздермәскә-белдермәскә тырыша иде ул үзе, Гөлзифа әйләнеп караса, күзләрен шунда ук читкә ала иде. Нәрсә сизенә дә нәрсә әйтергә җыена ул? Нинди ялвару бу? Бик авыр, бик кыен иде мондый билгесезлек. Гөлзифа ничә тапкырлар инде, шушы билгесезлек томанын таратырга теләп, бик җайлап кына сүз башлап карады, ләкин Давыт шунда ук сүзне икенчегә борырга тора, берни булмагандай шатгамьсез күренергә тырыша башлый иде...

...Таң аллары булды микән, әллә кичке шәфәкъ тә сүрелеп бетмәгәнме, Гөлзифа бөтен барлыгын биләп алган бик зур шатлыклы тойгы белән караңгылы-яктыда кинәт кенә уянып китте. Йокысы туепмы, күз кабаклары шунда ук җиңеләеп калды, ә бөтен тәнен рәхәт бер авырлык баскан иде. Нинди шатлык килгән дә яисә нинди шатлык киләчәген сиземләү уяткан аны? Бу турыда уйлап та тормастан, әмма шушы билгесез куанычның рәхәтеннән ләззәтләнеп, Гөлзифа аз гына да кыймылдамыйча, һични уйламыйча тик кенә ятты. Аннары аяк бармакларын ук суза-суза, бик тәмләп киерелеп куйды. Нәкъ шул мизгелдә шушы чиксез шатлыкның, шушы билгесез бәхетнең үзе дә аерым ачык итеп хәбәр салды: авыр карынга ниндидер бер җиңеллек биреп, аз гына авырттырып, шул авырттыруы белән үк рәхәтләндереп тә, тырыша-тырыша ул тибә иде... Тибә! Киң дөньяда үзенә дә киңлек һәм яктылык даулап, алдан ук әнә шул турыда хәбәр биреп тибә. Гөлзифа бик сак кына, йомшак кына итеп кулларын нәкъ ул типкән урынга кушырды да, мул куаныч тулы тын гына елмайды. Давыт, ишетелер-ишетелмәс кенә басынкы ыңгырашкалап, урынына тәмам сеңеп, авыр гына йоклый иде. И, бичара, күңеле дә урынында түгел, йокысы да тынычсыз. Менә хәзер бар борчуларыңны оныттырыйм, күңелләреңне нурландырыйм әле. Әй канатланыр инде! Теге вакытта да, әле моңа үзе дә ышаныр-ышанмас кына әйткәч тә, ничек түбәсе күккә тигән иде бит. Гөлзифа акрын гына иренең чәнечкеле яңакларыннан сыйпап куйды да шунда ук кулларын кире алды. Юк, мондый олы шатлыкны алай йокы аралаш кына әйтеп, әрәм итәргә ярыймы соң! Ул, уянгандагы кебек үк шулай кинәт, шулай ук бәхетле елмаеп, йоклап та киткән. Давыт торырга кузгалганда Гөлзифа да күзләрен ачты.

— Бир әле монда кулыңны, — диде ул юри усал-кырыс тавыш белән.

— Торгыз димәкче буласыңмы? Аннары киендер дә дисәң.

— Кая, бир әле, бир кулыңны. Менә. Сизәсеңме?

— Нәрсәне?

— Их, син! Менә бу турыгарак куй. Әнә бит. Сизәсеңме?

Давыт башта ничектер үртәлгәнсыман турсаеп кына кулын шул җирдә тотып торды. Менә аның күзләре яктырып китте, шушы яктылык аның бөтен йөзен нурландырып җибәрде кебек.

— Карале, әй! Тибә!

— Тибә шул. Их, син...

 Ул арада Давытның күзләрендәге шатлык ниндидер кызгану, ниндидер шигәю белән алмашынды.

— Карале, ни... Бик авырттырмыймы? Гөлзифа көлеп җибәрде.

— Авырттыра ди. Ой, чыдар әмәл юк.

— Шулай да... Ярар микән соң инде сиңа эшкә чыгып йөрергә? Син, тиле, уйлап-нитеп тормастан, капчыгын да күтәрәсең...

— Өйрәтмә мине, яме! Вакыты җиткәч кыл да тибрәтмәм әле. Өйдә тик кырын ятырмын. Суны да үзең китерерсең, байша эшләрне дә... Белеп тор!

Почмак якта Халидә түтинең торып йөри башлаганы ишетелде дә, алар бу турыда сүзне туктаттылар.

...Кичкә кадәр алар очрашмадылар. Гөлзифа очрашуны зарыгып көтте. Эш арасында кинәт Давытның шулай шигәюле-кызганулы мәзәк кенә карашы күз алдына килеп баса да пырхылдап көлеп җибәрүдән үзен көчкә тыеп кала иде ул. «Бик авырттырмыймы?.. Эшкә чыгып йөрергә ярар микән инде сиңа?» И җүләр дә инде. Юк, бу зур шатлыкны аңлап җиткермәде әле ул. Төшенеп бетмәде. Бу көннәрдә күңелен гел нәрсәдер газаплый, нәрсәдер әрнетә иде аның. Менә хәзер ике арадагы бу билгесезлек томанын таратып җибәрергә дә яхшы булды әле бу... Кичен Гөлзифа кайтып кергәндә, Давыт әле өйдә юк иде. Әйдә, чак кына кайтмый торуы яхшырак та. Юынып, өсләрне алмашып, өйне дә бераз җыештырып каршылыйсы иде үзен. Берьюлы җаны эресен...

...Уф, менә хәзер кайтса да була... Шуны гына көткәндәй баскыч такталарының таныш шыгырдавы ишетелде. Менә өйалды ишеге ачылды да нәрсәдер дөбердәде. Гөлзифа ирексездән кашларын җыерып куйды. Ниндидер бик ямьсез бер нәрсәне хәтерләтә иде бу дөбердәү. Давыт җилтерәп ишектән килеп тә керде. Әллә ишектән бәрелгән җилдәнме, өстәлдәге җиделе лампа мелт-мелт итеп сүнеп-яктырып утыра башлады... һәм ул кичнең бөтен хатирәләре Гөлзифаның күңеленә гел әнә шулай караңгылы-яктылы, сүнүле-кабынулы булып сеңеп калган.

 — Артык түзәр әмәлем калмады минем, Гөлзифа, теләсәң генә ни әйт. Китәм мин!—диде Давыт. Керә-керешкә башындагы кепкасын йолкып алды да шап итеп урындыкка ыргытты.

— Чү, китсәң кипкең кирәк булыр ич, ыргытма, — диде Гөлзифа, көлүен тыеп. Менә хәзер Давыт өйдәге ямьне, үзенең өстендәге яңа күлмәкне күреп алыр да, бу кырылуларын шунда ук онытыр дип чын ышану белән көтә иде ул.

— Юк, артык түзә алмыйм! Ни хаклары бар аларның... Җитте!

 — Нәрсә булды инде тагын? — диде Гөлзифа сагаебрак һәм кинәт әлеге ямьсез хатирә искә килеп тә төште. Елга якын моннан элек тә, хезмәт көненә артык берни дә тимәячәген ишетеп кайткан кичне дә, шулай дөбер-шатыр килеп кергән иде бит ул.

— Мондагы түрә-караларның җикеренүләренә ничек тә түзә идем инде. Бүген Хәмдиев килгән дә, идарәгә чакырып кертеп, кычкырып маташа. Капитализм калдыгы, фәлән-фәсмәтән... Ни хакы бар аның?

— Исең китмәсен лә шулкадәр. Аның ише... Ул үзе калдык. — Гөлзифа шунда Давытның мондый ярсулары иртәгәгә тәмам игә килүчән икәнен хәтерләп алды. — Әйдә, Давыт, аша да ят, булмаса. Аргансыңдыр...

— Юк, түзәрләрдән узды бу хәзер, — диде Давыт инде шактый басынкы тавыш белән һәм Гөлзифага күтәрелеп карады. Тагын инде әлеге ниндидер сынау, ниндидер ялвару, әлеге газаплы билгесезлек чагыла иде бу карашта... — Кил әле, Гөлзифа, утыр, сөйләшик әле, — диде ул. Гөлзифа сүзсез генә аның янына килеп утырды. Давыт Гөлзифаның кулын үз кулларына алып, йомшак кына сыйпап куйды. «Менә хәзер күлмәгемне күреп ала да елмаеп җибәрә» дип көтте Гөлзифа.

 — Яшерен-батырын түгел, үзең дә сизәсеңдер, Гөлзифа, быел да хезмәт көненә берни тимәячәк бит. Тисә дә граммнар гына...

 — Нигә алай дисең әле?—Гөлзифа сискәнеп киткәндәй кинәт башын күтәрде:

— Нигә тимәсен икән? — Бала булма инде, күренеп тора. Бүген тагын өстәмә задание килгән. Күренеп тора...

Ул беразга сүздән калды. Гөлзифа да дәшмәде. Әйе, Гөлзифа моны — хезмәт көненә бүләргә быел да бик аз калып барганын үзе дә сизә иде. Бу турыда исенә төшкән саен Давытның нәкъ менә шушы газаплы-ярсулы йөзе күз алдына килеп баса иде аның. Ах, ирен шушындый кыяфәттә күрмәс өчен Гөлзифа әллә нинди тау-ташлар актарыр, әллә ниләр бирер иде дә бит... Юк, быел да ул тау-ташларны актара алмый калды инде... Гөлзифа бу турыда үзе генә, эчтән генә уйлап куйган чакларында бодай ук сызлаулы да булмый, сызлый башласа да, бик тиз басыла, өмет-ышану нуры бик тиз дәвалый иде аны. Ләкин Давытның газаплы ярсуын күрү бу авыртуны әллә ничә өлеш көчәйтте, миләрне томалады.

— Нишләргә соң инде? — дип юаш кына сорап куйды ул. — Нишләргәме? Беләсеңме нәрсә, Гөлзифа... Болай итик без. Шәһәргә китик. Ни бит... Мин инде анда урын да белешеп кайттым.

— Нинди урын?

— «Бытовик» артеленә хисапчы булып. Таныш эш ич... Болай итик без, Гөлзифа. Башта мин үзем генә китим. Урнашып, квартир якларын җайлагач, сине дә алдырырмын. Бәлки, әби дә күчәр. Хәбибулла абый, квартир табып бирәм, диде, аңарчы үзебездә торып торырсың, ди.

 — Ничек була соң инде бу? Давыт кесәсеннән «Прибой» пачкасын чыгарды. Ул үзе бик сирәк тарта, ә өйдә гомердә тартканы да юк иде. Гөлзифа аңа шул турыда исенә төшермәкче иде, Давыт, ашыга-ашыга, папиросын кабызып та өлгерде һәм, зәһәр төтен пыскыта-пыскыта, сөйләп китте.

— Аңла әле син, Гөлзифа. Без бит урта мәктәпне тәмамлап, институтка китәргә, син агроном, мин инженер булып чыгарга дип хыяллана идек. Алдыбызга шуны максат итеп куйдык. Нигә бу максатыбызны коры хыял гына итеп калдырырга? Ирешә алмаслык хыял түгел бит ул. Ләкин... Авылда ятсак, булмый икән бу килештән. Юк, булмый, үзең уйлап кара, Гөлзифа. Безнең инде бергә тора башлавыбызга бер җәй, бер көз, бер кыш, бер яз үтте, яңадан җәй үтеп бара. Шушы вакыт эчендә әлеге максатыбызга таба күпме генә алга атлый алдык соң? Атларсың, бик!.. Аңла әле син, Гөлзифа! Давыт авызыннан чыккан «институт, син агроном, мин инженер» дигән сүзләр Гөлзифаның миләрен томалаган күңелсез уйларыннан айнытып җибәргәндәй булды.

 — Аңлыйм да бит... Бик кыен булыр шул ул шәһәргә урнашулары. Давыт яңадан Гөлзифаның кулын кысып тотып алды.

 — Юк, Гөлзифа, без инде, Хәбибулла абзый белән, барысын да сөйләштек. Син тик ризалыгыңны гына бир. Ике-өч ай эчендә бары да җайланачак. Сиңа да эш табарбыз.

— Белмим шул, Давыт. Ничек була соң инде бу? Ә күңел кузгалып өлгергән иде инде... Менә ни өчен бу араларда шулкадәр дә эчтән сызып йөргән булган икән ул Давыт. Әнә ниләр кубарырга йөрүе икән. Мине риза булмас дип шигәеп, шуңа күрә әйтергә дә базмыйча йөрүе булды микәнни? Нигә риза булмаска? Хәбибулла абыйсы да шулай ярдәм итәм дип торганда... Менә бер заман, институтларны тәмамлагач, шау итеп кайтып та төшәрләр. Нигә риза булмаска? Тик моннан ары алай эчтән сызып йөрмә, Давыт, миңа да авыр, үзеңә тагы да авыррак. Гөлзифа өстәлдәге лампаның сүнәр-сүнмәс утыруын хәзер генә күреп алып, фитилен бора-бора рәтләргә тотынды. Лампа яктырырга ашыкмады. Крәчине беткән ахры...

— Әйдә, Давыт, иртән уйлашырбыз әле. Ятырга кирәк. Өстәл яныннан кузгалуга идән уртасында туктап калды, йомшак кына итеп эченә кулларын куйды: «Нигә мине дә онытасыз?» дигәндәй дулый-дулый ул тибә иде...

XIII

 Башта Давыт атна саен диярлек кайтып йөрде, хатларын да бик еш яза иде. Кайткан саен юл капчыгында күчтәнәче, телендә берәр яңалыгы була иде. Фәлән-фәлән җирдә шундый әйбәт квартир белештем әле, ди. Тик кыйбатрак сорыйлар, нишлик икән? Пропискага керү артыннан тагын фәлән төшкә бардым, тиздән көйләнә... Гөлзифа аны ашыктырмады. «Барысын да берьюлы булдырам дип үзеңне бик бетермә инде, акрынлап җае чыгар әле» ди иде. Давытны да ашыктырмый, үзе дә алай атлыгып тормый иде ул. Китмәү ягына каерып, аның бер генә сүз дә әйткәне булмады. Нияте дә китү ягында иде. Нигә китмәскә? Укырга, үзләренең матур хыялларын тормышка ашырырга китәләр бит алар. Нигә китмәскә? Әмма күңелнең әллә кайсы гына бер җире бу китүгә карыша, китәре- нә нигәдер бик ышанып та җитми иде. Менә-менә аларның тормышларында ниндидер бик зур үзгәреш булыр да, Давыт үзе авылга кайтыр, күңеле тәмам утырып, ныгып кайтыр һәм алар биредә дә бик матур яшәрләр» киләчәк турындагы хыялларын да ничектер башкачарак тормышка ашырырлар кебек иде. Ләкин нинди үзгәреш икән соң ул? Гөлзифа моны үзе дә белми иде, әлбәттә. Шул ук вакытта, Давытны да, үзен дә китү уйларыннан берьюлы кире кайтарырлык, биредә дә үзләренең матур хыялларын тормышка ашырып булачагына Давытны да, үзен дә берьюлы ышандырырлык ниндидер бик зур дәлил табасы, шундый бер бик зур эш эшләп күрсәтәсе килә иде аның. Ләкин нинди дәлил дә нинди эш икән соң ул? Монысы да ачык түгел иде әле. Беркөнне районнан агроном килеп, иген уңышын күтәрүдә яңа агротехник чаралар турында лекция укыды. Тар рәтле итеп һәм аркылы-буйга чәчү, гранул ашламалар куллану, орлыкны кояшта җылыту, тагын башка яңа алымнар әллә никадәр өстәмә уңыш бирә икән. Гөлзифа агрономның һәр сүзен йотылып тыңлады. Икенче язга ук боларны һичшиксез кулланырга кирәк булыр. Никадәр өстәмә уңыш — өстәмә байлык бит.

Аннары быел тагын яңа председатель сайладылар, бик акыллы кешегә ошый. Ул да боларны куллануны бик яклады. Әлеге зур эш, ышандырырлык зур дәлил, бәлки, нәкъ менә шушылардыр? Гөлзифа, Давыт кунакка кайткан саен, аңа боларның барысын да дулкынлана-дулкыклана сөйли иде. Давыт башта шактый кызыксынган кебек тыңлап утыра да, аннары ирен кырыйлары белән генә елмаепт кулын селти:

— Күргән инде... Сөйләгән булалар шунда, — ди. Гөлзифа бәхәсләшеп маташмый иде. Әлеге ышандырырлык дәлил эчен, әлеге зур эш өчен болар гына җитми әле, күрәсең...

Кышка кергәч, Давыт сирәгрәк кайта башлады. Квартир һәм прописка турындагы яңа хәбәрләре дә әллә ни артмас булды. Моңа үзенең, дә бик эче поша, бик борчыла иде бугай. Кайткач, бу турыда сүзне бер дә озайтасы килми, ничектер Гөлзифаның күзләренә туры караудан да кача иде. Тагын күңелен нәрсәдер тырный, тагын инде эчтән сыза аның Давыты... Әмма шул гадәтләре!.. Тизрәк кенә квартирын җайласын да тизрәк кенә күчсәләр иде инде, ичмасам. Җитмәсә, тел кашырга яратучылар күңел рәнҗеткеч әллә нинди сүзләр дә ишеттерә башлады. Имеш, Давытның Гөлзифаны ташларга йөрүе икән бу, шәһәр кызына өйләнергә нияте бар, ди. Әйтмәгәне булсын, туачак баланы да минеке түгел дип әйтәсе килә диме шунда Давытның. Әйтмәгәнем булсын...

Гөлзифа боларны ишетмәскә тырыша, Давытка да болар турында ләм-мим сүз ачмый иде. Әмма корымның карасы йокмый калмый, күңел кыллары никадәр нык булса да тибрәнми булдыра алмый...

Беркөнне Гөлзифа ашыга-ашыга идарәгә таба бара иде, аркасы буйлап әллә нинди хәшәрәтләр йөгереп үткәндәй тоелып, сискәнеп китте. Борылып караса, арттан Мортаза килә иде. Ничектер кылчыклы-кадалучан карый торган күзләрен аңа текәгән. Гөлзифа борылуга ыржаеп кына елмайгандай итте.

— Нихәл, килен? — диде. Гөлзифа башын селкеп кенә исәнләште дә адымнарын кызулатты, бераз китүгә, йөгерә үк башлады. Идарә өйалдына килеп кергәч, туктап сулу алды. Нигә шулкадәр өркетте икән соң әле бу караш? Давытның агасы белән аралары яхшырганнан бирле, Мортаза Гөлзифа белән дә бик үз итеп сөйләшеп йөри, Гөлзифа да аңа караңгы чырай күрсәтми иде. Менә бүген аның күләгәсе үк җан өшеткеч иләмсез, әллә ниткән котсыз... Нигә болай соң?

 ...Күнелләрне берьюлы күтәреп җибәрә торган әлеге зур эшне һай тизрәк кенә тапсаң икән! Себереп кенә җәяүле буран уйнап тора, ә күктә, бик юка ап-ачык болыт ертыклары арасыннан, күзләрне чагылдырып март кояшы елмая иде. Биткә кисәк кенә китереп сипкән уч-уч кардан күзләреңне йомасың, ул арада күзеңне ачсаң, керфек очларында җем-җем тамчылар эленгән. Ыргып-ыргып исеп үткән җил-бураны сулышларны кыса, шуннан соң ук киерелеп бер сулыйсың да борынга кар исе, бөреләр исе, каяндыр чәер исе килеп бәрелә. Яз белән кыш чыи-чынлап тартыш башлап җибәргән шушы кояшлы буранлы көнне бу өйдә киң дөньяның тагын бер хөр хуҗасы үзенең буйсынмас-таләпчән авазын салды. Гөлзифаны больницага озаткан көнне үк Давытка телеграмма сукканнар иде, ләкин Давыт нигәдер кайтып өлгермәде. Бәбәйне алырга Халидә түти үзе килде. Кадерле бәйләүне карт няня кулыннан үзе кабул итеп алды да чын тантаналы горур төстә эре генә ишеккә таба атлады. Гөлзифа, нәкъ-инде баласы аучы кулына эләккән ана боландай, Халидә түтинең әле бер ягына, әле икенче ягына чыга, төшеп китмәгәе дигәндәй бәйләүгә таба кулларын сузыпсузып куя, юрган очларын рәтләгәндәй итә, үзе туктаусыз сөйләнә иде.

— һай, кайтканда салкын тимәс микән инде? Бик төреп бетереп, тончыктырмыйк тагын үзен. Көнен генә күр: үзе кояш, үзе буран. Халидә түти Гөлзифаның өтәләнүләрен күрмәгәндәй, офтануларын ишетмәгәндәй алга гына караган килеш эре-эре атлый бирә, ә үзенең күз кырые җыерчыкларында иурльг бер елмаю балкый иде. Алар кайтышка Сабира апасы өйне майдай җылытып, идәннәрне сап-сары итеп юып чыгарган, шунлыктан өйдә чишмә буйларындагыча сафлык аңкый иде.

— Үз бәхете үзендә булсын, авыру-сырхаулар читтән генә йөрсен, уңганлыгы-җитезлеге белән чәчрәп торсын, чибәрлеге-сылулыгы түгәрәк булсын, — дип, иң изге теләкләр тезә-тезә, Халидә түти бәйләүне чишеп җибәрүгә, нәни кешебез бөтен тавышына җавап та биреп өлгерде. Гөлзифа кабалана-кабалана тагын кызчыгына кулын сузды, әмма Халидә түти аңа һичнинди игътибар бирми, ашыкмыйча гына, сөйләнә-сөйләнә, чүпрәкләрне чишә бирә иде. Аннары бәбәйне шәп-шәрә килеш күтәреп алып, арт алмаларыннан чут-чут үбәргә, ул арада «кычкыр, кызым, катырак кычкыр» дип оныгын түшәмгә кадәр үчтеки чөя башлады һәм шуннан соң гына коты чыгып елар дәрәҗәгә җиткән Гөлзифага бәбәен тоттырды.

— Әйдә, әнисе, ел үсәсен көн үсәрлек итеп имезеп җибәр үзен, — диде. Өйдә бәбәйнең мыш-мыш килеп чәпелди-чәпелди имүе генә ишетелеп торган тынлык урнашты. Сабира апа сүзгә әллә ни катышмыйча, баядан бирле читтәрәк кенә утыра иде. Бераздан авыр гына сулап куеп, әйтте:

— Әй дөнья! Берәүләр килә, берәүләр китә дигәндәй. Шәрәфи абзый да гүр иясе булып куйды бит.

Халидә түти белән Гөлзифа икесе берьюлы аһылдап җибәрделәр.

— Кит инде!

 — һай, бичара...

— Менә син, ә!..

Халидә түтинең күзләреннән бер-бер артлы яшь бөртекләре тәгәрәп чыкты да битләре буйлап агып китте. Ул аларны сөртми, тораташ кебек хәрәкәтсез утыра бирә иде. Гөлзифа әтисе үлгәннән бирле, менә ничә еллар инде, әнисенең күз яшьләрен яңадан күргәне дә юк иде...

Соңгы елларда Шәрәфинең тазалыгы бик какшаган иде, ул күзгә күренеп картайды, ябыкты. Халидә түти аңа әллә нинди үләннәр, җиләкләр кайнатып эчертә, тегесен-монысын пешереп кертә, әмма үзе һаман да көн саен диярлек күршесен тирги иде.

— Үз кадереңне үзең җуеп йөрисең инде шунда, хода бәндәсе. Ни әйтү инде сиңа...

Шәрәфи гадәтенчә күзләрен чет-чет йомгалап, бу көндәлек шелтәне түземлелек белән йотып җибәрә, тагын шул ук «алай бик каты сүкмәсәнә инде, кем, Халидә» ди...

Соңгы көннәренә кадәр ул фермадагы эшен ташламады. Бик кыен, бик борчулы иде аның эше. Көзләрен күз яшьләре белән диярлек ялварып, идарәдән сорый иде ул. «Бар булган азык кадәренчә генә калдырыйк малларны, сигез сыер асраганчы симез сыер асра, дигән бит бабайлар да. Интектермик малларны», ди. Идарәдә кырт кисәләр, план диләр, район барыбызны да асып куяр, тилермә, Шәрәфи абзый, диләр. «Алайса, бу эштән алыгыз мине, күрәләтә малларны үтерер хәлем юк» дип, Шәрәфи абзый бик яман дулый башлый. Ләкин иртәгесен таң тишегеннән үк аны яңадан фермада күрәләр, һәр уч печәне, һәр сәнәк саламы аның үз кулыннан үтә, һәр яңа туган бозавы, һәр бәтие аның тун чабуы җылысын татымый калмый. Әмма никадәр генә талкынмасын, язга печән тагын такраеп кала, яшь терлекләр аякларын да сузгалый башлыйлар...

Быелгы яз аеруча авыр килде. Азык кытлыгы өстенә, терлекләрдә ниндидер авыру таралды. Шәрәфи күптән инде өенә сирәк кайта иде, эшләр болайга киткәч, бөтенләйгә фермада гына кунып-төнеп ята башлады. Халидә түти дә бу көннәрдә үз мәшәкатьләренә чумып, аның янына барып кайтырга һичничек вакыт таба алмый йөрде. Ашавын да, йокысын да оныткандыр инде ул мескен, болан да бик чуар йөрәкле халык, тәмам кырыкка өзгәләнгәндер... Җитмәсә, районнан ниндидер комиссия килгән, диделәр. Баш кешеләре бигрәк миһербансыз нәрсә икән, бу кадәр терлекне үтергән өчен судка бирәм мин сине, башың белән җавап бирерсең, дип Шәрәфигә өстәл сугып җикеренгән икән, дип сөйләделәр. Ул адәм Шәрәфине судка бирергә өлгерә алмый калды. Иртәгесен терлекчеләр эшкә килгәндә, аны ферма өендә мәңгегә күзләрен йомган килеш таптылар...

Бу югалту Халидә түтигә бик авыр тәэсир итте. Икенче көн инде аның сөйләшкәне дә юк. Гөлзифа ничә тапкырлар бик җайлап кына аны сөйләштерергә, күңелен күтәреп җибәрергә тырышып карады, ләкин Халидә түти аның сүзләренә баш ымы белән генә «әйе» яисә «юк» дигәнне аңлатты да, барыбер тел ачмады. Гөлзифа чын-чынлап хафага төште. Нәрсә соң инде бу? Ичмасам, тизрәк Давыт та кайтып җитми. Ни булды икән сон аңа? Эшеннән бер дә бушый алмый микәнни? Кызчыкның туганына инде атна тулып узды, ләкин әле исеме юк иде. Ничек кенә әтисе белән киңәшмичә торып исем кушасың? Тизрәк кенә кайтса, бергә-бергә «исем кушарлар иде. Рәмзия, Зөлфия, Гөлүсә... Күп инде ул матур исемнәр. Тизрәк кенә кайтсын иде әтисе.

Халидә түти өченче көнне генә телгә килде.

— Кызым, булмый бу болай. Җүнлегә түгел бу.

— Нәрсәне әйтәсең, әни?

 — Кияүнең кайтмый йөрүе бер дә җүнлегә түгел бу. Үзең барып кайтмыйча булдыра алмассың.

— Ничек инде? Ә бәбәй?

— Бәбәйгә берни дә булмас. Күбрәк итеп сөт савып калдыр да... Барып кайт.

— һай, белмим шул, әни... Ничек инде?

— Бер көнгә генә берни дә булмас. Сөт савып калдыр да... Әүвәле урак өсләрендә без шулай итә идек әле... Барып кайт, кызым. Бу ни хәл инде бу? Җаны бар микән ул кияүнең, юк микән? Кара аны, ныклап сөйләш! Гөлзифаның күңелендә, бик тирәндә, нәрсәдер тырнап узды. Давытка карата иң беренче шик-шөбһә чаткысы иде бу. Бик зәгыйфь, кабыныр-кабынмас кына иде әле бу чаткы, аңа һичничек ышанасы да килми иде... Ләкин тикмәгә генә кабынмаган икән ул чаткы. Аңа ишекне аллы-гөлле бизәкле озын халат кигән бер кыз-хатын ачты. Кашларын җеп нечкәлеге генә итеп ясаган, җәенке иреннәренең уртасын гына кып-кызыл итеп буяган (ирененең буялмаган читләре, янәсе, ирен түгел, ул шулай уймак авызлы гына).

— Сезгә кем кирәк?—диде бу кызыл ирен, Гөлзифаны баштанаяк күзләре белән капшап чыкканнан соң.

— Давыт шушында торамы?

— Давыт өйдә юк. Нигә иде ул сезгә?

— Кирәк иде, — диде Гөлзифа өздереп кенә һәм алай бик дусларча булмаган карашы, нык адымы белән ишекне яртылаш кына ачып басып торган шушы кызыл иренне чигенергә мәҗбүр итеп, эчкә таба үтте. Шул чигенүдән кызыл ирен, өркетелгән әрләндәй, түрдәге ишектән икенче бүлмәгә үк кереп юлыкты. Гөлзифа алгарак узды, кинәт кенә үзенең эштән чыгып арганлыгын сизде, шундагы диван кырыена гына килеп утырды. Бүлмә эченә күз йөгертеп алды. Идәнгә буйдан-буйга яхшы келәм-юл җәелгән, стенада да келәм, ә каршы як стенада ат чаклы пар аккош рәсеме. Шунда ук пластмассадан ясалган чәчәкле тәлинкәләр дә элеп куйганнар. Утлы-кызыллы кургаш кәгазе тутырып ясалган пыяла рамнардан кемнәрнеңдер үрәгә каткан фоторәсемнәре карап тора. «Ул җиһаз, ул җиһаз!» дип, Давытның сүзләре хәтергә килеп төште. Ул арада түрдәге ишектән әлеге кызыл ирен белән юан гына бер хатын килеп чыктылар. Кызыл ирен инде өстен алмашкан, ул карасу затлы күлмәктән, ялтырап торган яхшы түфлидән иде. Түшенә җем-җем итеп торган зөбәрҗәт кашлы кечкенә генә брошка кадаган, чәчләрен бөдрә-бөдрә күпертеп, матур гына итеп тараган. Бу киенү-купшылануы белән аның хәзер шактый чибәр, ниндидер сөйкемле җәнлек чибәрлеге белән чибәр икәнлеген, бөтен барлыгында, хәтта әнә шул уртасы буялган җәенке иреннәрендә үк күзгә күренеп хатын-кыз кайнарлыгы сизелеп торуын һәм аның ирләрне үзенә җәлеп итә торган тагын ниндидер сыйфаты барлыгын Гөлзифа шунда ук күрмичә булдыра алмады. Күрде һәм аның саен бу кызыл иренгә эчке бер нәфрәте дә көчәя бара иде. Бу юлы Гөлзифаны кызыл ирен белән бергә чыккан әлеге юан хатын башыннан-аягынача күзләре белән капшады.

— Сез Давытның кеме буласыз? — диде ул калын гына тавыш белән.

— Мин ирем янына килдем.

— һе, хәзер генә ир кирәк булдымыни? — диде юан хатын, — теге вакытта себерелергә ир тапкансың бит әле. Инде Давыт кирәк булдымыни? Ирем, имеш!

 Гөлзифаның битенә кинәт кенә шакшы су китереп сипкәндәй булды. Ләкин ул колаклары ишеткән бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп бетә алмый, бу сүзләрнең мәгънәсе бик әшәке, бик рәнҗеткеч икәнлеген дә сизенә, ләкин ул әшәкелек нидән гыйбарәт тә нигә шулкадәр рәнҗеткеч — монысы аның аңына ничектер барып җитә алмый иде әле.

  • Ни сөйлисез сез?! —дип ярсу белән урыныннан сикереп торды. Кызыл ирен әнисе артынарак сыена төшеп, чәрелдәп кычкырып җибәрде.

— Бәлки син уйнаштан туган балаңны да Давытка сыламакчы буласыңдыр? Белмиләр дип уйлыйсыңдыр? Хәзер генә Давыт кирәк булган икән, ә!.. Давыт хәзер минем ирем, белмәсәң бел! Бар, себеркеләрең янына олак, монда эзең булмасын!

...Гөлзифа хәзер үзе дә гаҗәпләнә: шушы кадәр әшәке яла, шушы кадәр мәкерле гайбәт чәчрәтеп торган бу оятсыз авызларга чалтыратып сугып җибәрмичә ничек түзде икән дә ул, битләренә төкермичә ничек чыдады икән?

— Их, сез! — диде ул кинәт кенә килеп тыгылган җирәнүле нәфрәтен бушатырга башка һичнинди сүз таба алмыйча тотлыгып калды.

— Их, сез!—дип кабатлады Гөлзифа һәм кисәк кенә борылды да башын горур-югары тотып, ишектән чыгып китте. Тегеләр, батыраеп китеп, чәр-чәр өреп калдылар.

...Көн аяз, кояшлы иде бугай, юл ташлары өстеннән бөтерелә-бөтерелә гөрләвекләр челтерәп ага иде шикелле. Ә асфальт тротуарлардан, гүя тирләгән ат сыртыннан, җиңелчә пар күтәрелә иде... Юк, көн һич тә аяз түгел, киресенчә, кап-кара болытлы көн иде ахры. Гөрләвекләр дә челтерәми, бу — шулай Гөлзифаның колаклары чыңлый иде бугай. Көне дә, бөтен дөньясы да томанга чумган иде. Кешеләр шул томан эченнән каяндыр түбәннән йөзеп килеп чыгалар да, шунда ук күздән югалалар, тагын күренәләр, тагын каядыр чумып юк булалар... Әнә шул томан эченнән бер күренеп, тагын югалып торган йөзләр арасыннан бик бик таныш йөз дә күзгә чалынды. Бик кечкенә, бәбәй йодрыгы кадәр генә иде әле ул йөз, менә бер заман зурайганнан-зурая барды, менә якын ук килде...

Ах, Давыт ич бу! Күзләре тагын инде ниндидер ялварулы, нигәдер гаепле сыман карый. Әмма шул гадәтләре! Элек, егет чагында нинди матур, нинди нурлы итеп елмая, дөньясын онытып көлә иде бит ул. Нигә хәзер бер дә алай көлми башлады соң әле?.. Әллә бу Давыт түгел, әллә Гөлзифа башка берәүне Давытка ошатамы?

— Гөлзифа! Шушы бик таныш дәшү аны кинәт айнытып җибәрде. Әйе, бу Давыт иде, күзләре нәкъ шулай ялварулы-гаепле карый иде. — Гөлзифа, әйт әле яшермичә генә, дөресме?

— Нәрсә дөресме? — диде Гөлзифа һәм шактый каты кычкырып сорады булса кирәк, үтүчеләр әйләнеп-әйләнеп карап куйдылар.

— Баланың әтисе... Мөнирмени? Әйт дөресен генә, Гөлзифа, яшермә.

Давыт Гөлзифаның кулыннан килеп тотмакчы булды. Гөлзифа шунда ук кулын тартып алды. Ләкин, гаҗәп, анда бу хәбәр баягыча һич тә ярсу уятмады, киресенчә, ул үзен ничектер җиңеләеп киткәндәй сизде. Менә хәзер аңлашырлар-сөйләшерләр дә барысы да ачыкланыр, бу коточкыч мәкерле гайбәттән ул берьюлы арыныр һәм барысы да үз эзенә төшәр кебек тоелды аңа. Шул ук вакытта бу әшәке гайбәтнең кайдан килеп чыкканын да төшенгәндәй булды ул. Әйе, кышын, авыл хуҗалыгы алдынгыларының республика киңәшмәсенә килгәч, Мөнир белән очрашканнар иде алар. Тәнәфес вакытларында бергә сөйләшеп йөрделәр. Киңәшмә беткәч, бер квартал чамасы сөйләшә-сөйләшә бергә үттеләр. Шул чакны халык арасыннан Мортазаның мәгънәле генә елмаеп үткәне дә күзгә чагылып калган иде ич.

Көн, чыннан да, кояшлы-аяз, чыннан да, гөрләвекләр челтерәп ага, юллардан чыннан да җиңелчә пар күтәрелеп тора икән ләбаса. Менә хәзер Давытка барысын да, барысын да әйбәтләп аңлатасы иде дә аны бу мәкерле гайбәт җәтмәсеннән, бу кызыл иренле җәнлек тырнагыннан, бу баш әйләндергеч томаннан, бу келәмнәр, зөбәрҗәт кашлы брошкалар, утлы-кызыллы кургаш рамнар дөньясыннан тизрәк тартып аласы иде! Ах, Давыттан аракы исе дә аңкый түгелме? Бу күңел болгаткыч истән дә тизрәк аралыйсы иде аны...

 — Әллә чыннан да ышандыңмы син шушы гайбәткә, Давыт?

— Андый сүзне ишетүе бик авыр бит ул...

— Әллә миңа җиңелме? Юк, әйт әле, Давыт, чыннан ук ышанасыңмыни шушы кадәр әшәке гайбәткә?

Давыт башын түбән иеп нәрсәдер әйтмәкче булды, ләкин шунда якында гына чын хакимлек яңгырап торган тавыш ишетелде.

— Давыт! Давыт бу тавыштан берьюлы бөрешеп, кечерәеп калгандай булды. Шул мизгелдә үк аны ике яктан ике кул җилтерәтеп култыклап алдылар да каядыр сөйрәделәр. Гөлзифаның күз алдыннан җем-җем ялтырап торган зөбәрҗәт брошка, эчке зәһәр чәчеп торган яшькелт күзләр, икенче яктан, катлы-катлы симез ияк кенә чагылып үтте. Эчтә, үзәктә үк, нәрсәдер шартлап өзелгәндәй булды. Өзелде дә, гүя шул урында ниндидер бушлык хасил булды. Поездга кайчан утырган да кайчан кайткандыр ул, станциядән җәяү генә кайттымы, әллә берәр ат очрадымы? Әллә югыйсә шәһәрдән үк тәпи-тәпи генә атлады микән? Идарә турысыннан үтеп барганда аның каршысына Мөхлисәттәй йөгереп чыкты.

— һай, Гөлзифа җаным, бүген иртәдән бирле сине эзләтеп теңкәмә тиеп беттеләр инде. Тап та тап диләр. Хәмдиев килгән, шул тыкырдата. Кереп кенә чык, Гөлзифа, барыбер тагын артыңнан йөгертерләр. Аякларым калмады инде.

 Хәмдиев аны, чыннан да, бик яман кашларын җыерып каршылады. — Ай-яй, бригадир иптәш! Хезмәт дисциплинасын иң башлап үзең бозып йөрисең. Бригадада нинди тәртип булсын ди бу килештән?

— Мин декретный ялда.

— Беләм. Син бит бригадир, югары дисциплина үрнәге күрсәтергә тиешсең. Идарәдән рөхсәт алып китәләр аны.

— Сез мине нигә чакырткан идегез?

Хәмдиевнең чырае тагын да җитдиләнде, сүзсез генә алдындагы кәгазьләрне актаргалый башлады. Аннары почмагыннан бик пөхтәләп тимерчыбык эләктергеч белән каптырып куелган өч-дүрт бит кәгазьне Гөлзифага сузды.

— Менә шушы актны укып чык та кул куй.

Гөлзифа актны укый башлады. «Игенче» колхозында күксагыз чәчүлекләрен җинаятьчел төстә һәлак итү турында» дип атала иде бу кәгазь. Гөлзифаның бөтен тәне кыйнап ташлагандай йончыган, уйлары чуалган, чигәләре, күз кабаклары, хәтта чәч бөртекләренә кадәр сызлый иде. Шуңа карамастан, ул бу кәгазьдә язылганнарның барысын да гаҗәп ачыклык белән укып чыкты. Анда фәлән гектар күксагызның һәр квадрат метрында ничәсе тишелеп чыгуы, ничәсе бөтенләй тишелмәве, ничәсе шытып чыккач коруы, ничәсе фәлән сантиметр гына тамыр җибәрүе бәйнә-бәйнә санап чыгыла. Аннары пунктлап-пунктлап бу назлы культураның ни сәбәпләр аркасында уңмавы күрсәтелә. Актның дүртенче бите «Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, без, түбәндә кул куючылар, шундый нәтиҗәләргә килдек» дип башлана һәм яңадан а, б, в... пунктлары китә. Бу культура өчен кайбер табигый шартлар да килмәгән, ди «а» пункты. Ләкин ди «б» пункты, төп сәбәп анда түгел, төп сәбәп шунда: гаять әһәмиятле, гаять кыйммәтле бу культураны игү ышанып тапшырылган икенче бригада бригадиры Г. Кәримова үзенең гаять җаваплы эшенә җинаятьчел төстә салкын караган. Ул, Г. Кәримова, түбәндәге агротехник чараларны вакытында һәм яхшы сыйфатлы итеп башкаруны оештырмаган, һәм в, г, д... н пунктлары китә... Ул, Г. Кәримова, ди иң ахыргы пункт, шушы гаять мөһим эшкә җинаятьчел төстә салкын караганы өчен тиешле оешмалар алдында җавап бирергә тиеш. Гөлзифа актны укып чыкты да тыныч кына читкәрәк этеп куйды.

— Иптәш Хәмдиев, монда тагын берничә пункт өстисе бар. Хәмдиевнең салынкы кашлары маңгаеиарак күтәрелде.

— Нинди пунктлар ул тагын?

— Беренчедән, бу культураны игә белмәвемне мии алдан ук әйттем. Язга чыккач кына көчләп тактыгыз. Икенчедән, бригаданың иң яхшы бодай җирләрен шушы культура белән биләп, никадәр бодайдан мәхрүм калдык. Боларны да күрсәтергә кирәк актка. Хәмдиевнең кашлары гына түгел, күзләре дә маңгаена таба менә бара кебек иде. — Акланырга маташасыңмы? Барып чыкмас!

— Аннары, — дип дәвам итте Гөлзифа,—менә монда, нәтиҗә өлешендә, турыдан-туры язып куярга кирәк. Моннан соң, алай токтымалга күп итеп, безгә теләсә нинди культура игәргә план җиткермәсеннәр, сыныйк, өйрәник, аннары күз күрер. Күксагыз безгә әнә шул турыда бик ачы сабак бирде дип язарга кирәк. Шушыларны өстәгәч, мин кул куям. Хәмдиевнең күзләре урынына төште, аннары күзләрен үк каплады.

— Болары турында кирәк урыннарга үзең язарсың. Фәлсәфә сатып утырасы юк. Әйдә, тизрәк кул куй да... Болай да күпме вакытымны алдың. Әйдә, тиз бул.

 — Юк, бу килеш мин кул куймыйм.

— Куймыйсыңмы?

— Куймыйм. Хәмдиев, бик каты итеп өстәлгә сугып җибәреп, урыныннан сикереп торды.

— Әле син район оешмаларын өйрәтергә тотындыңмы? Югары оешмаларның күрсәтмәләрен шулай үтисеңме син? Өйрәтермен мин сине!

— һәм ул теш арасыннан гына ысылдап, иң әшәке, иң әдәпсез сүзләр белән сүгенеп куйды. Гөлзифаның чигәләре буйлап шаулап кан йөгерде. Моңарчы әле ул үзен бик тыныч тотты. Әле көндезен генә кичергән бөтен хәсрәтен дә кулына шушы актны алганнан бирле бөтенләй диярлек онытып торды ул. Алар, көндез кичергәннәр, Гөлзифаның шәхси хәсрәте, ә биредә, менә шушы акт кәгазендә, ничәмә кешеләрнең хезмәтенә бәйле нәрсәләр турында язылган. Боларның икесен һич тә бутарга ярамый. Биредә, бу бик пөхтәләп, бик матурлап-язылган шома кәгазьләрдә, никадәр байлыкның, никадәр хезмәтнең җилгә очуын законлаштырырга, киләчәктә дә дәвам иттерергә маташалар. Дөрес, монда Гөлзифаның да гаебе юк түгел. Күксагыз игү ысулларын ныклабрак өйрәнсәк, чүп утау, рәт араларын эшкәртү вакытларында кешеләр җитмәгәч, башка бригадалардан да ярдәм оештыруны идарәдән ныклабрак, үтемлерәк итеп таләп итсә, бәлки, бу назлы культура алай ук хур итмәс, һич югында, түгелгән хезмәтне азмы-күпме аклар да иде... Ләкин бит һәр ялгыштан сабак ала белергә кирәк. Актка әнә шул сабак турында ачык итеп язарга, кешеләрнең хезмәте, колхозның байлыгы җилгә очуларга артык юл куймаслык итеп язарга кирәк. Ә көндезен кичергәннәр, алары аның, Гөлзифаның үз шәхси эше...

 Шулай уйлый, нәкъ менә шулай дөрес дип ышана иде Гөлзифа. Хәмдиевнең җикеренүе, бик ямьсез сүгенүе кинәт аның уйларын астын-өскә китереп ташлады. Югары оешмаларның күрсәтмәләре... Аларны, андый күрсәтмәләрне, шактый үтәде инде Гөлзифа. Акыллы күрсәтмәләр дә, нигә икәне бик ачык аңлашылып бетмәгән күрсәтмәләр дә җиткерәләр иде алар, моңарчы Гөлзифа бик зур күреп йөргән район кешеләре. Менә хәзер генә Хәмдиевнең шушы йөгәнсез җикеренүе, шушы әшәке сүгенүе дә шулай ук күрсәтмә микәнни? Күрсәтмәләр... Әнә Шәрәфи абый да бик күп үтәде шундый күрсәтмәләрне. Үтәде... һәм үтәп бетерә алмады. Давыт та ниндидер күрсәтмәләргә ышанып кайткан иде бит. Хезмәтемә гарантияле түләү тия дип, чын ышану белән эшләде ул беренче җәйдә. Давыт... Тукта, аның, Гөлзифаның шәхси хәсрәте белән менә шушы акт кәгазендә, шушы «күрсәтмәдә» ниндидер бәйләнеш тә бар түгелме соң? Күрсәтмәләр... Юк, чын күрсәтмәләр, бөек Ленин партиясе күрсәтмәләре, мондый булмый ул. Монда нәрсәдер башка, нәрсәдер бөтенләй, бөтенләй чит...

 Гөлзифаның йөрәге ярсып-ярсып тибә, ә уйлары гаҗәп җитезлек белән колхозның һәм үз тормышының әллә кайчангы да, шунда ук бүгенге генә, көннең дә вакыйгаларын берәм-берәм актара иде. Бу вакыйгалар алай күзаллау кыяфәтендә түгел, ә хәзергә әле шактый буталчык бер уй булып, хәтта уй да түгел, олы бер хис булып аның күңеленнән дулкын-дулкын агылып үттеләр. Бу уй-хистә инде баягыча «монысы — шәхси, монысы эш белән бәйләнгән» дигән һичнинди аерма юк, ә барысы да үрелеп-үрелеп бер үк чишмәдән ага кебек иде. Хәмдиев Гөлзифаның бу ярсулы тынып калуын үзенчә аңлап бугай, тавышын йомшарта төште:

— Әйдә, Кәримова, тизрәк кенә кул куй да... Алай ямьсез булмыйк. Гөлзифа Хәмдиевнең кинәт кенә кулы калтырап китүдән өстәлгә чуалып килеп төшкән акт кәгазьләрен алып, тегенең үзенә таба ыргытып җибәрде. Актның дүрт бите дүрт якка таба очып китте.

 — Төкерәм мин сезнең күрсәтмәләрегезгә! — диде ул ачу белән, ләкин һич тә артык кычкырмыйча.

— Без сезнең күрсәтмәләрегезне бик күп тыңладык инде, моннан ары сез дә безнең күрсәтмәләргә колак салыгыз.

 — Ах, шулаймы? Төкерәсеңме? Кара аны, еларга туры килмәсен. Бу сүзләрең өчен җавап бирерсең. Исеңдә тот! Кара аны... Син... Телефон шалтырады да Хәмдиев трубкага үрелде. Башта бик эре кыяфәттә генә тыңлый башлаган иде ул, акрынлап аның чыраен бик кәефле елмаю каплап алды.

— О, иптәш Гарәпшин, бу сезмени әле? Исәнмесез-саумысыз? Сәламәтлегегез ничек?.. Кайтуыгыз белән сезне, кайтуыгыз белән! Без бик шат, бик шат. Тыңлыйм, Мөнир Сафиевич, тыңлыйм. Әйе... Әйе... Телефон трубкасын элеп куйгач та әле аның йөзе шул ук кәефле елмаю белән яктырып торды. Ләкин Гөлзифага таба борылуга бу елмаю шунда ук юкка да чыкты.

— Димәк, кул куймыйсыз?

— Мин сүземне әйттем инде.

— Карагыз аны! Исегезгә төшәр!..

...Тышта караңгы төшеп килә иде. Өйләрдә бер-бер артлы утлар кабына. Кабына да тәрәзәдән юл өстенә сузылып яктылык төшә. Бу яктылык көлтәләре алтын-көмеш җемелдек тузан белән өретелгән. һавада әчкелтем төтен исе, сөт исе аңкый, кыздырган май исе бррынны кытыклап үтә. Гөлзифа үзенең үлеп тә карыны ачканлыгын сизеп алды. Шунда ук менә, бу якты тәрәзәләр, менә бу төтен исе, сөт исе аңа никадәр якын, никадәр газиз икәнлеген, ни арада инде боларның һәммәсен өзелеп тә сагынып өлгерүен тонды ул. Тойды һәм адымнарын да кызулатты. Аннары менә, барысыннан да бигрәк үзенең нәниен — йөрәк парәсен сагынган икән ич ул. Нишләде икән инде, җанкисәгем, бик еламады микән? Болдырдан күтәрелүгә, ике куллап аратага тотынган хәлдә, туктап калды. Еш-еш сулый, тез буыннары дерелди иде. Башы әйләнеп киткәндәй булып, күзләрен дә йомды. Яңадан күзләрен ачуга, күктә бернинди болытына-ниенә карамастан яктырып-яктырып җемелдәүче йолдызны күреп алды. Аның йолдызы ич бу! Гөлзифа куанычлы елмайды. Ләкин нигә аның керфекләре шулкадәр юеш соң? Бит алмалары буйлап җып-җылы эз сузып, нинди тамчылар ага? Кинәт Хәмдиевнең телефоннан сөйләшкән сүзләре хәтергә килеп төште.

 Иптәш Гарәпшин... Мөнир Сафиевич... Кара инде, димәк, Мөнир кайткан икән ич! Кайту ихтималым бар дигән иде шул. Баянак, ничек моны төшенә алмый калган соң әле ул? Мөнир!.. Гөлзифа елмая, ә яңаклары буйлап җылы тамчылар тәгәри дә тәгәри иде... .

..Ул ишектән дә шулай яшь аралаш елмайган хәлдә килеп керде.

— Ни хәлләрегез бар? Бик елатмадыгызмы? — диде ул, керә-керешкә бик ашыгып кына чишенде дә, кулларын өреп җылыта-җылыта бишеккә таба атлады. Шулай да ул бишек янына килеп җитмәде (үзеннән салкын бәрелмәгәе), үрелеп кенә чыбылдык кырыен ачып, бәйләүдән чак кына күренеп торган кып-кызыл нәни йөзгә күз салды. — Бик исебез китә безнең, — диде Халидә түти. — Авызга сүски эләксә, әнине бар дип тә белмибез без. Тик мыш-мыш йоклый бирәбез. Сүзне шуннан артык озайтмады Халидә түти. Давыт турында да, юл турында да сорашып тормады. Кыштыр-кыштыр килеп ашарга хәзерләп йөри башлады. Гөлзифа йокыдан уянып та җитмәгән кызчыгын имезергә утыргач кына, өстәлдәге тәлинкә-кашыклар белән булыша-булыша, сорап куйды:

— Кызга исем сайламадыгызмы? Гөлзифа баласына иелә төшеп, аны сөя-сөя, исни-исни әйтте:

Йолдыз аның исеме, әни. Йолдыз, йолдызым минем.

Көн буена таш күк каткан ана күкрәге, бәбәйнең мелт-мелт кытыклаучы нәни иреннәре җылысыннан гүя эрегәндәй, рәхәт бушап кала бара, шуның белән бергә, күңелгә дә сиздермәстән генә акрын-акрын ниндидер җылылык саркый кебек иде...

 «Нигә минем исемемне Йолдыз дип куштыгыз, әни?» Әй, кызым, кызым, кайдан килде соң әле синең башыңа мондый сорау? Ә бит, уйлап баксаң, әнә никадәр озын гына тарихы бар икән шул.

Ул Түбән Ташлыяр урамына килеп керүгә, алдагы шоссе юллы урамнан «Победа» машинасы үтеп китте. Районнан берәрсе килде булса кирәк. Кем икән? Әллә Мөнир үземе?.. Ярый әле, Гөлзифа да бик вакытлы кайтып җитте.